Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

РӘШИТ ӘХМӘТҖАН
(1941-1995)
Бәйрәм
Без мәңгегә, без мәңгегә монда!
Эх, бу җирне күпме таптады Безнең йөрәк бәйрәмнәренең Кыңгыраулар таккан атлары.
Чаба атлар, томырылып чаба, Кыңгыраулар чыңлый юлларда.
Ил шатлыгы тынмас булгангамы, Ятлар чыга куллар болгарга.
Чәчте-урды халкым,
Горур булды,
Үз язмышын ятка бирмәде! Кешеләрнең бүген туган җирдән Үлемсезлек алган көннәре.
Алар күргән авыр кайгыларны Онытырмын димә тиз генә. ...Дошман килгән халкым сөягеннән һәйкәл куяр өчен үзенә.
Мин туганмын җиргә шул елларда. Озак яшәремне ил белгән.
Мин туганмын,
Илем дошманнары
Нәкъ мин туган җирдә күмелгән.
Рәхмәт, илем!
Гомер биргәнсең да.
Йөрәк янган сүнми-югалмый.
Туган җирдә дошман каберләре... Каберләрдән ирләр үч &\мый.
Илен яклап утка кергәннәрне Дошман яуда җиңаламыни?! Шундый кешеләрнең нәфрәте Аны ерак җибәрәмени!
Без мәңгегә, без мәңгегә монда!
Эх, бу җирне күпме таптады Безнең йөрәк бәйрәмнәренең Кыңгыраулар таккан атлары!..
1966
МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМ
(1946-2006)
Ышаныч
Безме соң ул? Үзгәрергә тиешме, Колак салып һәр имансыз сүзенә? Мин сүземә ышанган күк ышанам Халкыма, туган җиремә, үземә...
Без бит сабый түгел инде, беләбез Җир шарының әйләнмәсен кирегә...
Иделемә ышанган күк ышанам Халкыма, үземә, туган җиремә.
Куркып түгел, күпме ара үткәнне Белер өчен борылам мин артыма. Икмәккә ышанган кебек ышанам Үземә, туган җиремә, халкыма.
1967
ЗӨЛФӘТ
(1947-2007)
Курку
Ничәнче төн бер үк төш күрәм мин, Мин—исемсез нәни кош икән... Кемдер мылтык төзи астан миңа— Тын алганын хәтта ишетәм.
Йолдыз серен аңламакчы идем, Серен төшенмәкче болытның,— Кемдер мылтык төзи астан миңа!— Сайравымны хәтта оныттым.
Кемдер мылтык төзи, мылтык төзи!
Очам кичке нурда ялтырап.
Күтәр мине, канат, биеккәрәк!
Янчы, кичке кояш, яктырак!.. Күкнең кеме соң сез, сак йолдызлар? Чиксез ерак ялтыр ташлармы?
Әллә инде, афәтләрдән куркып,
Артык биек менгән кошлармы? ...Ничәнче төн күрәм бу төшне мин, Шомландыра ул төш, тетрәтә.
Мин уянам. Шомлы курку белән Кош сулкылдый эчтә— күкрәктә.
Ничәнче төн шомлы төш күрәм мин
һәм куркудан каба сулуым:
Кош булуың хәтта шомлы чакта Җинаятьтер— кеше булуың...
1976
ХАРРАС ӘЮПОВ
(1946-2008)
Төркем-төркем кошлар күтәрелде, Очып узды гомер өсләреннән,— Таралдылар...
Кайдан эзлим инде,
Бу дөньяның кайсы төшләреннән?
Төркем-төркем китеп югалдылар, Бик аз гына миндә булып бар да. Бала чакның моңсу торналары! Тавышыгыз кайсы болытларда?
Безнең өйнең түбә кыегына Оялаган җитез карлыгачлар! Сезнең кебек без дә бишәү идек... Ниләр күрде икән сезнең башлар?
Әллә кайда, ерак-еракларда Ачыргаланалар акчарлаклар,—
Тик аларга мәгълүм иде безнең Мәхәббәттән күккә ашар чаклар.
Тел китергән серле сыерчыклар, Аккошларым, тургай-былбылларым! Бармы тагын берәр белүчесе Ниндилеген безнең бу юлларның?
Төркем-төркем:
Көннәр... айлар...еллар...
Җил дә давыл гомер өсләрендә, Кошкайларым!
Без кайларда икән,
Шул давылның кайсы төшләрендә?!