Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР

МУСА ҖӘЛИЛ
(1906-1944)
Бер үгет
Мин күп күрдем филдәй кешеләрне, Киң күкрәкле, тимер бәдәнле,
Тик күрәсе иде эше белән Кеше булган иң чын адәмне.
Кем сокланмас көчкә, тимер сынса һәм су чыкса баскан эзеңнән.
Тик ни файда, көчең филдәй булып, Эшең булса чыпчык тезеннән.
Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан, Көчлелегең белән горурланма! Кешелегең белән горурлан!
һәр адымыңда синең туры акыл. Көчле йөрәк эзен күрсеннәр,
Кылыч белән түгел, турылык һәм Чынлык белән көчле кешеләр.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең маяк булып, Үзеңнән соң килгән буынга.
Утта булган балчык кире купмас. Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас.
1943
ФАТИХ КӘРИМ
(1909-1945)
Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң,- Озын сүзнең кыскасы шул: Күп яшәргә теләсәң,
Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
1944
ХӘСӘН ТУФАН
(1900-1981)
Сәлам әйтегез
Көннәр һаман җилли дә давыллый, Урман шаулый, Идел моңлана... Бәхилләшкән сыман баш иям мин Дулкынланган яшьлек дөньяма.
Үзем монда—сездә, ял йортында, Күңел ләкин читтән, ерактан— Кайларгадыр илткән юл чатыннан Күз сала күк безнең бү чакка.
Хәлне сорап, җанны сыйпап китә Уйга калган иске танышлар,— Сүзләрендә—серле саубуллашу, Күзләрендә—яшерен сагышлар.
Нидер тоя күңел, нидер юрый, Юраганы, бәлки, юш булыр: Хушлашырбыз... Бәлки, бик озакка Мин утырган урын буш булыр.
Кайчан булса исегезгә төшеп Безнең шушы көзге җәебез,
Сездә берәр сагыну хисе туса, Миннән аңа сәлам әйтегез.
Көннәр җилле, төннәр өермәле, Урман шаулый, Идел шомлана... Ерактагы юллар ташына басып, Кул изим күк иркен дөньяма.
1940
СИБГАТ ХӘКИМ
(1911-1986)
Бер татарда ничә йөзләп шагыйрь, һәр шагыйрьне истә тот аерым, Кайта идем уйлап мин шуларга Йогынтысын бөек Тукайның,
Яшен кырны яктыртты шул вакыт. Күренеп китте юлда ат кабат. Күренеп китте басу уртасында Карт карама белән карт нарат.
Яшен кырны яктыртты берьюлы, Менә, дидем, читен мәсьәлә, Кайсына соң күбрәк төште якты? Карамага? Атка? Нәрс әгә?
Яшен кырны яктыртты бертигез, Бер кыр—бер чор кинәт гөлт итте, Кү« алдында җир яшәреп китте, Берсен берсе узышып гөл китте.
1978