Логотип Казан Утлары
Публицистика

Өмә


1986 ел. Көз ае. Затлы Комлев урамын бер көн эчендә аркылыга казып чыгарга
кирәк. Шунсыз язучыларнын яна бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә
килмәгән Язучылар союзы рәисе Туфан Миннуллиннын көр тавышы әле анда, әле монда
ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны
хәтерләтә ул.
Гариф Ахуновнын Әлмәт бүлегендә эшләгән чагында алган кара-зәнгәр плащы
кызыл балчыкка буялып беткән
—Зарар юк. Шаһидә апан юа аны,—дип каккалады да,—карале, егетем, син бик
һөнәрле икәнсең, черәшеп эшли беләсең, болай булгач, мин синен ижат портретыңны
язам Чиратта—унөченче син,—дип. Камил Кәримовнын аркасыннан кагып алды.
Үзенә карата жылы сүзне сирәк ишеткән Камил Кәримов шикләнебрәк карап куйды
да:
—Мине болай да беләләр, мәшәкатьләнмәгез. Гариф абый.—диде.—Хикәямне
тынламасалар. курайда уйныйм, алай да батмаса. җырлап жибәрәм Җырымны
яратмасалар, биеп күрсәтәм.
—Шулай дисеңме?..
—Сез. Гариф абый. Өчиле авылыннанмы әле?
—Өч түгел, бер өй дә калмады инде анда.
—То-то...
—Син Михалков сыман сөйли башладың әле.
—Татар укучысының өчтән ике өлеше Шәле авылында яши. Шәлем исән
торсын!—дип. Камил Кәримов көрәп һава сулады да. күкрәген кабартып, сикергәк
адымнар белән китеп барды
Мөдәррис Әгъләмов, борынгы стена нигезен тишәргә дип, үзе кадәр отбойный
чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый
башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен унлы-суллы бәргәли, яфрак
кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне
Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да секунд эчендә стенаны умырып та төшерде
Аяз Гыйләжевнен япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере
классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул. ярым канәгать елмаеп, мәгьнале күзлек
пыяласы аша яшьләр ягына—Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат. Зиннур Хөснияр кебек
киң күкрәкле, кызылсу-мул чырайлы яшьләргә карап торды да. тирән сулап:
— Болар иҗатта Фәйзуллинны бәрерләр, ахры,—дип. үзалдына сөйләнеп алды.
—Ни дисез. Аяз абый?—дип сорады Хәйдәр, ана таба иелә төшеп.
— И-и, Хәйдәр булсаң иде ул хәзер, слушай. паринь. Кара инде, ул кыяфәт1 Ул буй!
Ул чибәрлек! И-и-и-их!—дип. Аяз ага Хәйдәрнең ак плащтан, сыгылмалы, көрәк сабыдай
нәзек гәүдәсенә астан өскә карап торды.
—Сиксән икенче елны чыккан брошюра белән ерак китеп булмый шул. Аяз
абый,—диде Хәйдәр.
—Слушай, паринь. бүген алыштырам яшьлегеңә алтмыш ике пьесамны, кырык ике
том прозамны, сандык төбендәге дүрт йөз илле мен юллык шигырьләрне дә өстәп...
И-и-и-их. яшьлекнең кадерен белмисең әле син. слушай, паринь
Ул арада:
—Фәйзуллин алтын тапты!—дип кычкырдылар.
Борынгы стена тирәсендә юкка булашмаган икән. 1815 елгы янгында харап булган
кытай чынаягына ябышкан авыр металл тоткан Фәйзуллинны чокыр төбеннән күтәреп
алырга дип берьюлы унөч кул үрелде Маңгаеннан шыбырдап тарихи тир аккан
Фәйзуллинны уратып аллылар һәрберсе табылдыкны тотып карарга тели, әмма
Фәйзуллин чынаяк китеген кулыннан ычкындырмый Алтын дигәнен хикмәтле нәрсә,
күз алдында гаип булырга кызыгучан
Менә Фәйзуллин металл өстендәге куныкны теше белән чистартып атлы һәм
бөтенесе тын калдылар. Әлеге металл, чынлап та. атгын төсендә балкып килте Ләкин
үзенеке булмагач, анын алтын булуын берәү дә теләми лие —Ташла, бакыр ич бу!—диде
Эдуард Мостафин —Авыр күренә,—диде Зиннур Мансуров. төкереген йотып — Юарга
кирәк моны,—диде Хәйдәр
Юарга дигәнне ишетүгә. Фәннур Сафинны очкылык тота башлады Икеләнү-
шикләнүләргәТуфан Миннуллин нокта куйды Табылдыкны, акча мәсьәләсендә
ләжрнбале учына салып, сикертеп карады да. сулышсыз калган талпанын йөрәген
бозып:
—Алтын, —диде. —Бәләкәйдән үк алтын арасында аунап үскән малай мин
Ялгышмыйм
Бу рәсми сүздән сон Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды
да. кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, бишләтә көч белән ломга
тотынды Стенанын өске өлешен дә ишеп бетерә иде—көчкә туктаттылар Бер кырыйда
Камил Кәримов офтанып алды «Кирәк бит. ә' Атна буена борынгы нигез буйларын
казыдым югыйсә Эштән сон калып бит Ату тирәмдә көнле! гел Мөсәгыйт Хәбибуллин
тулганып йөрде Табылса, икегә бүләсе була иде Эштән сон калып бит. Илленче елгы
сургыч бөкедән гайре ник бер нәрсә чыксын' Бөтен нәрсә дә шул Фәйзуллинга гына
дигән микәнни' И-и-их*
—Алтын гадәттә акчалы кешегә керә. «Керәсе мал тешенне сындырып керер*
дигәннәр безнен бабайлар.—диде Барлас Камалов
Кара эшләпәдән, иске зәнгәр халаттан, элеккеге амбар мөдирләрен хәтерләткән
Рөстәм Мингалим әче итеп тәмәке суырды да:
—Төкерәм алтыныгызга!—дип. көрәгенә ябышты
—Алтынны гомергә өемә аяк бастырмадым,— диде Галшат Зәйнашева. авыр таш
күтәргән жиреннән билен турайтып. Арада бердәнбер хатын-кыз буларак, таш күтәрү
эшендә ул иде
Бервакыт Мөдәррис Әгъләмнен бәрхет жилән итәгеннән ак нәрсә сузылып төшә
башлады Аптырап, ни микән дип карасак, ак киндергә бизәкләр чигелгән чуклы сөлге
төшеп килә.
—Хатыныннын сөлгесен ияртеп килгәнсен бит'-дип кычкырдылар ана Мөдәррис
үзе дә күреп аллы, әмма югалып кхлыр димә
—Кулъяулык ич ул,—диде дә. чүпләм сөлгене итәк астыннан суырып алып, тирләгән
битен сөртте, кушаяклап сикереп, чалбарын күтәрде да сөлгене биленә урап куйды.
Мөдәррис белән бәхәсләшүнең өметсез икәнен белгән халык селгенс кулъяулык дип
килешергә мәжбүр булды.
Өмә әнә шулай гөр килеп торды Иртәдән карлы-яңгырлы башланган кон Туфан
Миннуллиннын ике каш арасындагы шомлы жысрчыгы белән бергә аяза барды, аяза
барды Каләмнән көрәккә күчкән язучылар, шөкер, сынатмадылар
Күршеләр
Татар язучыларына да икешәр катлы коттеджлар төзелә икән, дигәч, күпләр
ышанмаган иле Менә бит1 Куп вакыт үтмәде-тотен куйдылар Унике җыелыш жысп утра
канга-кдн килеп бачәс дәшкәннән сон бүлешеп та аллылар ’ Ин матурын ПН турысын
Туфан Миңнуллмнга бирергә дигән карар чыгардылар АРЫДЫ Ннчөсл буе Мәскәү
парламентында ушләдс Бүтәннәр трибунага чыгып , ’ уйнаса Туфан чынлап уйный
торган иле. һәр политик менә дигән артнет булст да һәр артист политик түгел нкән шул
Шулай чынлап уйный торгач. Туфан Миннуллин. унлеиде кило ла дүрт йот илле ике
граммга «быгыл. Катайга кайтып төште
Жирәбә салганда аның күршесенә шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов чыкты. Кичтән
Хуҗа Насретдин булып йокыга китә, иртән Тукай булып уяна торган Мөдәррис Әгъләм:
—Яшибез болай булгач!—дип сөенеп куйды.
Күченү башланды. Туфанның мәһабәт йорты каршына өч «КамАЗ», кранлы бер
япон машинасы, ике «Волга» килеп туктады. Өлгергән Әстерхан карбызы сыман кызыл
чырайлы шагыйрь егетләр унике суыткычны (эчендәге утыз алты казылык, җиде
каклаган каз, Сергач мишәрләреннән алган ат ите белән бергә), тагын сервант һәм
шунын ише биниһая авыр кирәк-яракларны мамык урынына очыртып кына керттеләр.
Егетләрне сыйлап, җайлап, көч-хәл белән машиналарга төяп җибәргәннән соң, Туфан,
самолет трабына чыккан президент кыяфәтендә, коттеджның икенче катына менде.
Ике канатлы ишекләрне җырлатып кына ачып, балконга чыкты Ерак түгел авыл өйләре
күренә иде. Бакчаларда иелеп, арт белән күкне терәп чүп утаган хатын-кызларга карап
торды. Башы әйләнеп китте. Биеклекне өнәми иде Туфан, шуна күрә самолетка да
утырмый иде. Аскы катта гына яшәрмен, ахры, дип уйлап куйды.
Ул арада, тәрәзәләрне зыңгылдатып, дөбер-шатыр иткән тавыш ишетелде. Караса...
Күрше капка төбенә сабын савыты чаклы гына «Запорожец» килеп туктады. Тәрәзәсендә
Мөдәррис Әгьләмовнын пеләш башы чагылып алды. «Запарай»нын тутыккан,
калҗайган калаен корт ашаган ишеген ача алмыйча азаплангач. Мөдәррис Әгъләм
җыйнак гәүдәсен, йомарлап, тәрәзәдән тышка ыргытты Аксак шофер белән икәүләп, ике
минут эчендә Мөдәрриснең байлыгын ташып та бетерделәр: тутыккан пружина эзе
төшкән бер матрас та тарихка керәсе өч капчык кулъязма-китаплар.
Бераздан калтырча «Запорожец» төтен торбасын җирдән шалтыр-шолтыр
өстерәтеп китеп барды. Мөдәррис өске катка менде, чишенеп ташлады да ялгызак
матраска сузылып ятты:
—Шәп!
Бераздан ул, аскы катка төшеп, болдырга чыкты. Карга канаты сыман кара
трусигының Брежнев чорында тегелгән мул балакларын җилфердәтеп, сажинлы
адымнар белән җирне үлчәргә кереште Ике арадагы ызанга Туфан тимер чөй кагып,
чәнечкеле чыбык сузып өлгергән дә икән. Мөдәррис чөйләрне суыра башлауга, биек
баскычтан Туфанның бөдрә, көр тавышы ишетелде:
—Нишлисең, даһи?!
—Мине шигырь яздырмаскамы исәбен0! Мин үлчәп карадым, нәкъ җитмеш ике
сантиметрга аерма чыга.
—Синен якка кергәнменме?
—Киресенчә, үзеннең якка кергәнсең!
—Ничек үземнен якка?
—Шулай! Миңа җитмеш ике сантиметр киңлектә җирне күбрәк калдыргансың,
казып чиләнсен, шигырь язарга вакыты калмасын дип.
—Ә минем пьесалар язасы юкмыни?!
—Пьесаларның әдәбиятка ни катнашы бар! Драматургия бит ул Сбербанкның бер
филиалы гына!—диде Мөдәррис.
Бу низаг атна буена барды Мөдәррис, ике араны үлчәп, ызанны үз ягына күчереп
куя. Туфан үз ягына. Аптырагач, ике арадагы ызанга Туфан Сафуан Муллагалиевтән
җитмеш ике сантиметр киңлектә тротуар жәйдерде. Шуннан сон тынычландылар.
Шундый борчулы көннәрнең берсендә Туфан «Волга» машинасының, капка
баганасына бәрдереп, ике ишеген умыртып чыгарды Ул арада, кувалда тотып. Мөдәррис
килеп җитте:
—Хәзер төзәтәбез аны, Туфан әкә, кайгырмагыз...
— Кайгырмыйм да. Миңа нәрсә тора ул ике ишек!—диде Туфан.
Ул арада Мөдәррис капканын иңен үлчәп алды:
—Иңе алты метр капканның. Машинаңны аркылы чыгарсан да бәрелми бит
югыйсә...
—Тизлек зур иде. Арт белән чигендем мин, туксан белән,—диде Туфан.
Кол Галидән алып Эдита Пьехага кадәр укып барган Мөдәррис Әгъләмов
техникадан хәбәрдар иде. Туксан чакрым тизлек белән чигенә алырдай машинаның
безнен иллә генә түгел, байлыгы череп ятучы капиталистларда да юклыгын уйлап, бик
аптырап башын чайкады «Арттыра бу. Кичә Аяз Гыйләжев белән утырганнар!
ахрысы-».—дип уйлады Сынган «Астра, сигаретын төкерекләп ябыштырды да фикерле
иреннәре арасына кыстырып куйды
Икенче көнне Туфан утыз ике бройлер чеби алып кайтты. «Волга.ны сарай
кырыена этеп китерделәр
—Чебиләргә менә дигән кетәклек була бу,—диде Туфан
—«Мерседес» булмаганда ярый инде,—диде Мөдәррис
Туфаннын ун як күршесе Гәрәй Рәхим иде. Йортны үз проекты белән төзетеп
куйган шул чукынчык Григорий Рәхим-Гәрәи Радионов Анын мөселман һәм христиан
архитектурасының гүзәл үрнәгендә төзелгән йорты алгы ягыннан карасаң, арткы ягына
чыккан кебек, арткы ягыннан карасан. алгы ягы кебек тоелмый иде.
Гәрәй Рәхим туган авылы Федотовкадан керәшен сарыклары алып кайтты
(Батулла-Турай энциклопедиясендә керәшен сарыгы дип дунгыз атала) Тоз күзле чучка
малайларынын жмбылжык исе әрсезләнеп тирә-юньгә таралды Аларнын үтенне
сытарлык итеп чинауларын Туфан каш җыерып тынлап торды да «Мөдәрристән күрәсе
казалар пүчтәк кенә булыр, ахрысы».-лип уйлап куйды Туфан магнитофонга кадак кагу,
балта-пычкы тавышларын яздырган иде Магнитофонын бар көченә борып, тахтага
сузылып ятты Берзаман торып караса. Мөдәррис тә. Гәрәй дә үз ихаталарында үкертеп
эшләп яталар Бер сәгатьтән сон Туфан арыган кыяфәт белән баскычка чыкты
Шабыр тиргә баткан, еш-еш сулу алган Гәрәй Рәхим чиләгеннән генә күтәреп су
эчте дә:
—Ну эшлисен дә икән, Туфан!—диде
—Ә как же, мин бит крәстиян малае!
«Шигырь-мигырь маташтырганчы, балта тотып эшләсеннәр, файда булыр,
ичмасам»,—дип, үзалдына сөйләнде.
Шулай итеп, бер атна буе магнитофоннан балта-пычкы тавышларын уйнатып.
«Диләфрүэнсн кияүдән аерылуы» дигән яна пьеса язып бетергәннән сон. Туфан дөньяга
чыкты. Караса Гәрәй Рәхимне танырлык та түгел. Хиросима бомбасыннан исән калган
кеше кебек Янагы суырылып калган. Югары Совет ашханәсендә тукланып, матур гына
түгәрәкләнеп килгән корсагы кадакка эләккән футбол тубы сыман шиңгән Кулында
балта Сикәлтәле борынын биетеп, нәселле тешләрен күрсәтеп көлгән була тагын үзе
Мөдәррис исә бер атна эчендә, шигырь сөйләр өчен сәхнәле итеп, иркен сарай
корып куйган Кыяфәт тә элеккечә Кулы коралга ябышып тора каһәрнен Ярлы
язучыларга юкка гына ун ел буе дача төзешеп йөрмәгән икән
—Синсн. Туфан әкә, пычкын тешәлмәгән, балтан да үтмәсләнгән Китер, үткенләп
бирим, аннары пленкана янадан яздырырсын
Туфан бер мәлгә өнсез калды «Менә йөр син моны шагыйрь генә дип. бөтенесен
белеп тора, шайтан алгыры...»
Шагыйрьнең ничек булса да жаена төшәргә дип, Туфан кесәсеннән затлы сигарет
кабы чыгарды — Мә. жүнлене тарт!
—Үземдәге жүнсезеннән дә туйган
«Тукай булса да булыр икән, киребеткән».-дип уйлады Туфан
-Миндә суыткычлар күбәйгән, берәрсен алып чык үзенә -Мин
телевизор карамыйм бит.-лидс Мөдәррис Күршеләр әнә шулай
чөкердәшеп яши башладылар
Марсель