Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИГЕЗ ТАШЛАРЫН САЛГАНДА


Һәрбер редакциянең үзенен «ломовой аты», авыр йөк тартып баручы хезмәткәре була. «Казан утлары» журналы редакциясендә дә андый хезмәткәрләр булды Редакциянен бүгенге көнен телгә алмаска да мөмкин, чөнки илнен гомуми икътисади куәте үсү белән бергә журналның аппараты да киңәйде. Бүген эш төрләре хезмәткәрләр арасында тигез бүленгән. Барыннан да бигрәк журналга материал эзләп төрле якка чабасы юк. Хәзер роман, повестьларны эзләмиләр, калын-калын кулъязмалар басылырга чират көтеп ята. Язучылар санынын көннән-көн арта баруы калынайганнан-калыная барган шушы журналның мәйданын тарайтып җибәрде. Әле бит без күптән түгел генә тиешле югарылыктагы материалны каян алырга интегә идек. Бөек Ватан сугышы еллары хәтердә нык уелып калган. Партиянен Татарстан өлкә комитеты «Совет әдәбияты» журналын саклап калырга булды. Шул ук вакытта аппараттагы әдәби хезмәткәр штаты кыскартылды. Ул чакта журналны Гомәр Бәширов редакцияли иде. Озак та узмастан. партия оешмасы Гомәр Бәшировны фронтка, озак сроклы командировкага җибәрде. Бөтен эш Абдулла Гомәр җилкәсенә авып калды. 1942 елны Гомәр Бәшировны мин алыштырдым. Гомәр Бәширов Татарстан радиосының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Журналда хәл авырлыгына котып салкыннары килеп кушылды. 1941 елның кышыннан бирле Матбугат йорты ягылмый иде. Менә без Абдулла Гомәр белән икәү «Совет әдәбияты» журналының нәүбәттәге санын әзерлибез. Бүлмәдә бер сәгатьтән артык утырып булмый. Салкын үзәккә үтә. Һәм без урамнан әйләнеп керәбез Матбугат йортына караганда урамда җылырак шикелле тоела безгә. Менә шундый авыр шартларда кемнең нәрсәгә сәләтле һәм ни дәрәжәдә чыдам икәнен күрәсен. Абдулла Гомәр журналга барлык энергиясен салып эшләде. Сугыш сузылган саен кыенлыклар арта бара: кәгазь кытлыгы, типографиядәге авырлык, кулъязмалар җитмәү һәм башкалар. Өстәвенә баш мөхәррир айлар буе чәчү, урып-җыю кампанияләрендә йөри. 1943 елнын жәендә типографиядә җыелмыйча хәрәкәтсез яткан журналларыбызнын саны җидегә җитте Димәк, җиде ай буе без укучыларыбызга журналны җибәрә алмыйча тордык. Бу өзеклекне бетерү өчен, билгеле, партия оешмалары күп тырыштылар. Ләкин типографиянең эшен, сугыш заказларын үтәүне тыярга кемнең кулы күтәрелсен. Ул чакта Абдулла Гомәр дә нәшриятка күчерелде. Без башта Әнәс Камал белән калдык. Бераздан Фатих Хөсни килеп кушылды. 1943 елнын октябрендә мина тагын бер эш йөкләделәр. Мөхәррирлектән бушатмыйча гына Татарстан Язучылар оешмасынын җитәкчесе итеп сайладылар. Бер көнне кич белән мине җитәкче итеп сайладылар, икенче көнне Мәскәүгә юл алдык. Тажи Гыйззәт, Кави Нәҗми. Нәкый Исәнбәт һәм мин Мәскәүгә китәргә һәм СССР Язучылар союзының президиум утырышында Татарстан Язучылар союзынын эше турында хисап бирергә тиеш идек. Язучылар союзы президиумында хисап докладын мин ясадым. Безнең эшебез мактанырлык түгел иде Шуна күрә кимчелекләрне һәм анын сәбәпләрен түкми-чәчми сөйләп бирдем. Утырышны
Александр Фадеев алып барды Мона кадәр ул Казанда ике тапкыр булып киткән һәм безнен хәлләр белән яхшы таныш иде. Бу безнен мәсьәләне президиум утырышына куеп, кулдан килгәнчә гамәли ярдәм күрсәтү, булышу теләге белән эшләнгән иде. Президиумда ачыктан-ачык җитди сөйләшү булды. Әйбәт, эшлекле тәкъдимнәр әйтелде Ләкин Александр Фадеевны мондый сөйләшүләр генә канәгатьләндермәде Шушындагы сөйләшүләрнен гамәли нәтиҗәсе булсын өчен ул безне Партиянен Үзәк комитетына алып барырга теләген әйтте Икенче көнне Таҗи Гыйззәт. Кави Нәжми һәм мин Александр Фадеев белән Үзәк комитетка юнәлдек. Үзәк комитетиын пропаганда бүлегендә мина шактый зур хисап доклады сөйләргә туры килде Татарстандагы әдәби хәрәкәтнен торышы, нәшрият эшләре, язучы кадрларның барсы диярлек фронтнын алгы ут сызыгында булуы, аларнын солдат хезмәтен үтәү белән бергә язучылык эшен дә алып барулары, үзебезнен дә бик авыр шартларда яшәвебез хакында сөйләдем. «Уңышлар турында сөйләмим, кимчелекләр турында әйтәсе килә» дип башлаган идем сүзне. Кызып киткәч, бердәнбер әдәби журналыбызның бик мөшкел хәле турында да сөйләргә туры килде. Кинәт мине сөйләүдән бүлдерделәр «Ничек, сездә журнал чыгамени?» Фадеев мин утырган урындык артында басып тора иде. Сорауны ана да бирделәр «Ә сез. Александр Александрович, бу хәлне беләсезме.'» Миңа Фадеевнын йөзе күренми, ул һаман кулын минем җилкәмә куеп басып тора һәм бик гади нәрсәне раслаган төсле үзснен ягы чи ы тавышы белән «А как же. без җитәклибез»,—диде Фадеев чыннан да бу хәлне белә иде Шуна күрә анын сүзе «Бу шулай һәм шулай булырга тиеш» дигән мәгънәдә янгырады Казанда вакытлыча туктаган хәрби эшелоннардан бер генә данә булса да журнал бирегез дип килүче офицерлар турында, үзем командировкада йөргәндә күрше Башкортстан районнарыннан берәр журнал сорап кеше җибәргән колхоз рәисләре турында, редакциягә килгән хатлар турында сөйләдем Үзәк комитеттагы иптәшләр безнен хәлне яхшы аңладылар, авырлык белән булса да журналны туктатмыйча чыгарып килүебезне хупладылар Бу ссзнен «подвиг» диделәр Бу мактауны бе з Татарстан өлкә комитетының һәм журналда актив катнашучы барлык язучыларның уртак казанышы дип кабул иттек.
Мин рядовой солдат бу сугышта.
Тик бер нәрсә белән аерылам Рядовойлар төнен йоклаганда Мин йокламыйм, шатлык-кайгыдан Бер минут та башка тынгы бирми Окоп почмагында утырам Ашмын да куен дәфтәремне Янып җыр яларга тотынам
Фатих Кәримнен бу шигыре татар фронтовик язучыларынын күмәк портретын дөрес сурәтли. Шәрәф Мөдәррис. Габдрахман Әпсаләмов. Афзал Шамов. Әхмәт Ерикәй' Ибраһим Гази. Шәйхи Маннур. Гадел Кутуй. Мөхәммәт Садри. Хатыйп Госман, Гали Хужи. Фатих Кәрим. Сибгат Хәким. Риза Ишморат. Әхмәт Исхак. Абдулла Әхмәт һәм башка фронтовик язучыларның эзлекле ярдәмнәре булмаса. журналны чыгару мөмкин булмас иде
«Совет әдәбняты»нын һәрбер саны, кимчелекләре булуга да карамастан, теткәләнеп беткәнче укыла, кулдан-кулга күчә Тылдан бик кадерле бүләк төсендә, фронтка юнәлә Хәрби частьләрдән махсус соратып алалар, кичектерми фәлән фәлән саннарын җибәрегез дип таләп итәләр Әгәр дә алар сораган саннар барып җитмәсә, шактый каты шелтәле сүзләр белән хат җибәрәләр Мондый хатларны без тылдан да ала идек, очрашу вакытларында да шушы мәсьәлә күтәрелә иде Шул рә вешчә, «Совет әдәбияты» журналы сугыш елларында халыкнын юлдашы, сердәше, юанычы һәм куанычы булды.