Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ ЭШЕМ ТҮГЕЛ ИДЕ УЛ


Түрәләр рәтенә ничек килеп эләккәнемне үзем дә сизми калдым! Югыйсә беркайчан да нәчәлник булу турында уйламаган да, хыялланмаган да идем. Күрәсен, миндә үзем дә белмәгән лидерлык сыйфатлары булган. Малай чакта да, егет булырга җыенып йөргәндә дә иптәшләрем арасында авторитет бар иде бугай үзе. Физик көч белән мактана алмасам да, берәүнен дә мина сукканы булмады. Үзем дә, Ходайнын биргәненә шөкер, берәүгә дә кул күтәрмәдем. Ләкин әйткән сүземне тыңлыйлар иде. Чөнки нинди дә булса кызыклы, әкәмәт әйбер уйлап чыгарырга һәвәслек бар иде.
Язучы исемен йөртә башлагач та, рәислеккә омтылмадым, кызыкмадым. Президиум өстәле артында утыручылардан көлеп залдан репликалар кычкырып утыручы Батуллалар арасында булдым Партиягә керүем дә карьера белән бәйләнмәгән иде. «Нигә әле миннән башка гына партҗыелышка җыелып, мине тикшерергә тиешләр» дип кердем партиягә, һәм көтмәгәндә-уйламаганда мине Язучылар союзының партоешма секретаре итеп куйдылар. Эшемне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтелгән идем, эшләдем. Өстәгеләр тарафыннан да. каләмдәшләремнән дә начар сүз ишетмәдем шикелле. Ә инде Язучылар союзы идарәсенең рәислегенә килгәндә, анысы бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Огчет-сайлау җыелышына атна-ун көн вакыт калгач, мине өлкә комитетының идеология буенча секретаре Мөҗәһит Фәтхиевич Вәлиев чакырып алды. Аның янында культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусин утыра иде.
—Без сине (обкомда безнең ишеләр белән «сез» дип сөйләшмиләр иде) Язучылар союзы рәислегенә тәкъдим итәбез,—диделәр.
Ике дә уйламыйча баш тарттым.
— Минем эшем түгел ул,—дидем. Шактый озак тарткалаштым. Соңгы аргумент белән алар мине сындырдылар.
—Син нәрсә, обкомнан башка гына яшәмәкче буласыңмы?—дигәч, курыктым. Обком сүзен тыңламауның ни икәнен белә идем. Сөйләшә торгач, берничә шарт куйдым. Берсе Союзда рәис урынбасары булып эшләүче Фәрваз Миңнуллинны яңадан үз урынында калдыру иде. Чөнки аны җибәрәчәкләрен әйткәннәр иде. Туры сүзле Фәрвазны Мусин яратмады.
Съезд җитмичә беркемгә берни әйтмәскә куштылар. Сайлаулар башланганчы минем рәис булачагымны беркем белмәде. Сайладылар. Каршылар күп булмады
бугай, 1984 ел иде бу. Рәис вазифасын ничек үтәвем турында язмыйм, үэемә- үзем бәя бирергә теләмим. Төрлесе булгандыр Шунысын төгәл беләм. кем генә эшләсә дә, рәислек рәхмәт ишетә торган эш түгел Чөнки ЯЗУЧЫ хат КЫН идарә итеп булмый—һәрберсе даһи Эшләгән елларымнын бер күнелле истатеге шул-Союзны бинаты иттем дип мактана алам. Комлев урамындагы затлы бинанын бушаячагын ишеткәч өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усмановка киттем Ни сәбәпледер. Усмановнын мина мөнәсәбәте бик яхшы иде
—Әгәр дә йомышын төшсә, әгәр дә мин үз кабинетымда булсам, туп-туры ишекне ачып кер,—дигән иде ул мина. Һәм беркайчан да сүзеннән кире кайтмады Мин кабул итү бүлмәсендә чират торуымны хәтерләмим Бу юлы да туп-туры кереп киттем
—Нигә бик сирәк керәсен? Нәрсә, минем ярдәмнән башка гына эшләргә остардынмы?—ди бу.
Мин. жил ягына салам кыстырып
—Сезне мин үзем хәл итә алмаслык проблемалар чыкса гына борчыйм,— дидем.
—Нинди проблема чыкты?—ди
— Комлев урамында бик матур бер бина бушый. Язучылар союзы өчен сатынган диярсен Бирегез шуны безгә,—дидем
Минем әрсезлегемнән көлде Гомәр Исмәгыйлович.
— Беләсеңме ул бинага претендентларның күпме икәнен?—ди.
Белдем—унлап оешма дәгъва кыла икән Сөйләшәбез—Усманов катә генә —Фантазерлар сез,—ди
Аптырагач, уенга мин «уен тузын* ыргыттым
—Уфада Башкортс ган Язучылар союзы бинасын күреп кайттым Шакирон бүләк иткән искиткеч гүзәл бина. Без әллә алардан кимме.’—дидем Чиртте.
— Шулай ук гүзәлмени?—ди.
—Гажәеп бина!—дим.
—Сез алырга теләгән бинадан да матурмы''—ди —Безнеке әйбәтрәк булачак,—дим
—Алыгыз. Ремонтлап та бирәбез. Башкортларны кунакка чакырып күрсәт,—диде беренче секретарь.
Инде рәис булып эшләгәндә истә калган хатирәләргә килгәндә, күбесе онытылган Хәтергә иң сеңеп калганы—шагыйрь Роберт Әхмәтжанов белән әңгәмә Аны мин кайдадыр язып ти чыктым шикелле. Тагын кабатлыйм
Салгалап йөргәне өчен Робертны ЛТПга алып китәргә җыенганнар Ягъни лечебно-трудовой профилакторийга—милиция карамагындагы эшләтеп дәвалый торган жиргә инде. Әйе, искиткеч талантлы шагыйрьнең андый йомшак ягы бар иде Ләкин бүтәннәрдән артык эчте дип әйтә алмыйм, беркайчан да «исерек*шигырһләр язмады, эчсә, холкы бозыла иде Күрәсең, бу гадәте берничә тапкыр участок милиционерының ачуын китергәндер инде. Роберт ЛТПнын ни икәнен белә, шуңа күрә минем янга килгән. Бераз гына салмыш
— Абдулыч, жибәртгермә мине ЛТПга,— ди Мин моңа эчкечелеккә каршы вәгазь укырга керештем (нәчалннк бит). Шуннан бу минем каршыма килеп гепәнде
—Жибәртгермә.—ди.
Шунда мин шартладым Ниләр әйткәнемне төгәл хәтерләмим дә инде, әмма кычкырдым, сүгендем
—Син боек шагыйрь башыннан кем аадында тезләнгәнеңне аклыйсынмы ” Мин бит талантыңа баш иеп. үзем синен алдында тезләнергә тиеш Нинди хәлгә төштең, шуны беләсеңме?!—дигән сүзләр дә әйтелде Шуннан Роберт жылый башлады Мин дә аның каршына тезләндем. Күзләремнән яшь атылып чыкты Икс яшьтәш бүлмә уртасында тезләнеп жылаштык
Милиция белән сөйләшеп, Робертны җибәрми калуыма бүген дә куанам Күңелдә төер булып кадган истәлекләр дә бар. Я зучы Атилла Расихның 70 ниплек юбилее иде Аны зурлап үткәрергә дип идарә утырышында карар кабул
4. .к у . м ю
иттек. Юбилей уңаеннан язучыга орден юллап кайларга, кемнәргә генә мөрәжәгать итмәдем. Ниһаять. «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены юлладык. Юбилей кичәсендә орденны түшенә кададылар. Юбиляр рәхмәт әйтте.
Берничә ай узгач, язучыларның җыелышында Атилла абый:
—Язучылар союзы идарәсе берни дә эшләми, юбилейлар үткәрү белән генә шөгыльләнә,—дип чыгыш ясады.
Рәнҗедем.
Рәхмәтләрдә ишеткәнмендер, ләкин күңелгә тия торган сүзләр мине рәислектән тәмам биздерделәр. Эшлисе килми башлады Сонгы елда бөтенесенә кул селтәп, иҗат белән генә шөгыльләндем. СССР халык депутатлыгына кандидатлар тәкъдим итү башлангач кайбер язучыларның ямьсезләнүен искә төшерәсем дә килми. Ә отчет-сайлау вакыты җиткәч, рәислеккә омтылучыларның мәш килүен күрү оят иде. Ана тиклем рәисләрне өлкә комитеты мәжбүр итебрәк куя иде. мин киткәндә рәислек постын эләктерү өчен кайберәүләр нишләп кенә бетмәде. Исемнәрен дә атыйсым килми хәтта.
Рәислектән котылуыма сөенеп туймадым. Хәтта идарә составына керүдән дә баш тарттым. Сонгы сайлауда гына идарә әгъзасы булырга ризалык бирдем.
Җыеп әйткәндә, рәис булган елларымны сагынмыйм. Минем эшем булмаган ул.