Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН ДӘ БУЛДЫМ...


«ТЫНГЫСЫЗ КАЛӘМ» СӘХИФӘЛӘРЕННӘН*
Язучы халкы һәр атнаның бишенче уку көнендә, җыелышка дигән булып, әдәби
җомгаларга йөрергә күнегеп китте. Бүген тагын җомга. Иске Матбугат-йортынын Г
Тукай кушаматындагы клубында аяк басар урын юк—шыгрым тулы шул ук
тамашачылар, сәхнәдә шул ук язучылар...
Партия җыелышыннан калган президиумда Сибгат Хәким. Гариф Ахунов, Рафаэль
Мостафин. Мәдинә Маликова, Әхмәт Рәшитов. Әхәт Гаффар һәм Марсель Галиевләр
кысылышып утыра. Башларына кәләпүш кимәгәннәр, конспирацияне нык саклыйлар,
чукынчыклар...
Ахшам вакыты җиткәнне белдереп. Ә Гаффар теге мыегын сыпырып куйды. Шуны
гына көткәндәй, Ә. Рәшитов сикереп торды, торды да ясин чыгарга гына яраклы
тавышы белән башлап җибәрде:
—Татар халкы элек-электән йөремсәк, зимагур инде ул. Әле күптән түгел генә бер
өер язучылар чит җирләрдә йөреп, андагы мөселман кардәшләребезнен хәлләрен белеп
кайттылар. Ин әүвәл Мәдинә Маликованы сөйләтәсем килә. Юкса чит илдән кайтканнан
бирле өйдә минем белән юньләп сөйләшкәне дә юк.
—Кая барасын килә?—дип сорадылар.—Әлбәттә, Парижга!—дидем —Мәдинә ханым
дулкынлануын тыеп торыр өчен пауза ясап алды. Бу кадәр озын тынлыктан соң залдагы
һәрбер дәрвиш Парижны күз алдына китерергә тиеш иде инде.
—Килеп төштек. Франция чип-чиста! Игеннәр бот буе! Анда барысы да
мәгъшукалар гына димәгез, парижлылар эшчән халык. Татар йокысыннан уянганчы
француз эшләп арыган була инде... Культура үзәкләренә килеп кердек—мин аны
ремонтта дип торам, ул үзе шундый икән Ә халык бик тәрбияле, кая карама—төрле
позада гәҗит укыйлар. Безне Моника Буби озата йөрде. Ә гомумән алганда, мин
Францияне үзгәртер идем... Чат саен кызлар басып тора, ә ирләр
Нәкъ шушы урында сөйләүчене Ә. Рәшитов бүлдерде:
—Ярар, ярар, бу турыда башкалар сөйләсен.
Әхәт Гаффар үзенә сүз бирүләрен түземсезлек белән көтә иде инде.
—Язгы ташулар күперне агызгач, авыл икегә бүленә: син бу ярда, хатынын теге якта
дигәндәй, нәкъ менә шулай Португалия ягында бүленеп калдым. Андагы татарлар русча
шәп беләләр. Урамда эзләнеп йөргәндә борын төбемнән генә Алвару Куньял үтеп китте.
Танымады... Йөзендә татар чалымнары бар иде...
Үзенә сүз бирелгәч, Гариф Ахуновның куенына ук кереп утырган Марсель Галиев,
взнос түләргә килгән Марсель Зарипов шикеллерәк ялындырып кына, күз алдына чыгып
басты
—Мин Испаниядән кайттым.—һәм Марсель, колхоз базарыннан ары китә алмаган
залдагы апаларга һәм абыйларга карап «мескеннәр» дип пышылдап куйды.—Әхәт зрә
генә әллә кем булып сөйләнде, анын Португалиясе минем Испаниянең буш кесәсе
хәтлек кенә ул Ник Испаниягә бардын дисәләр, әйтермен: жир читенә барып аяк
салындырып утырасым килде. Нәкъ шушы вакытта Гариф абый Африкада, Мәдинә апа
Франциядә. Сибгат абый Германиядә нәрсәдер эхтәп чатыр чабып йөриләр Чатыр
дигәннән. Азнакайның Чатыр тавына менсән бөтен Жир шары күренә! Һәм менә мин,
ниһаять, Атлантик океанның тозлы суына аякларымны тыктым... Нинди шәп ванна!..
‘ «Тынгысыз каләм* - татар азучыларының 70-80нче елларда чыккан стена газетасы.
186
О, Мадрид! Өйләре шикәр кебек, янгыр юып тора Юллары безнеке хәтлек кенә
булса да, таулары биек Испаниянен получка алган чагы иде. халкынын холкын күрдек.
Бабайлары татарларга охшаган Ә кем белә, бәлки'” Дөресен генә әйткәндә, яраттылар
алар мине, саубуллашканда «КампанерраЧ лип йодрык күрсәтеп калдылар.
Ниһаять, жәлилчеләргә дә чират житте
—ГДРга мин китаплар алып кайтыр өчен барам.-дип башлады Рафаэль
Мостафин,—юкса бездә матур тышлы китап табу проблема бит ул Биш тапкыр бардым,
инде өемдәге китапханәм шактый зурайды ГДРда ин сокландырган нәрсә—
немецларның төгәллеге. Җыелышка киләләр икән-нәкъ белдерүдә күрсәтелгән вакытка
төгәл сыешалар. Ә безнен татар язучысын җыелышка сөйрәп тә алып килеп булмый
Килсәләр, төн уртасына хәтле таратышмыйча интектерәләр Безне немец язучылары
университетка атып керделәр Анда чит ил әдәбияты кафедрасында Марсель Галиевнен
«Кар абагалар» исемле повестен өйрәнеп яталар иде Дустым Небениаль башта
ресторанга кертеп ашатты да. аннан сон өенә кунакка атып барды Өстәлендә бер сухой
гына иде.
Гариф Ахуновка сүз бирелгәч, залдагыларнын берсе-бер калмыйча аягүрә басты
(моны союзга керәсе яшь язучылар оештырган иде) Г Ахунов үзе дә торып
басты
—Индия! —дип, идарә рәисе, сүзен башламас килеш, туктап калды, гүя ул бүгенге
хикәясен менә шушы бер сүзгә сыйдырырга тели иде - Индия Җәмәгать, андагы күк
йөзен күрсәгез икән! Төсен ни дип тә әйтергә белмим Шаһидәмнсн кофтасы төсенә
Маһирә, Сафия. Гөлсинә. Мәдинә. Нурия, Рәмзия. Наилә. Дания һәм Язучылар союзында
эшләүче калган хатын-кыхтарнын кофтатзры төсен бергә кушсаң гына шундый төс
чыгарга мөмкин1 Самолет гүя мунчага очып килеп керде Безне кара тутлы йөзләр
каршы алды, үзләренә шундый күнектем, өйгә кайткач ак тәнле ханымнар да куркыныч
булып тоелды Й-е1—дип, тамак кырып алгач, Ахунов тагын дәвам итте —Нәрсәдә туктап
калган идем әле"’ Ә-ә-ә. Марсель Гали әйтмешли, кесән исән булсын1 Индиядә миллион
кеше эш эзләп йөри Бер турист укытучы ханым, кызганып, кайсынадыр рупия биргән
икән, башка хәерчеләр килеп аны сырып алганнар һәм дә ки. күз ачып йомганчы,
ханымны чишендереп тә ташлаганнар. Шуна күрә рупиябезне кысып кына йөрдек
Йогышлы авырулары күп дигәч, Дәһли базарына кергән идек, очрамадылар Марсель,
теге авырунын исеме ничек иде әле’’ Әйе, әнә шул проказа дигәне генә калган иде Милли
ризыкларыннан ин яратып ашаганым бака ашы булды Тәмен белер өчен генә яшел
кузакларын да капкан илем—күзем маңгаема менде Шул килеш кайтып киттем
Докладымны кыскартып шуны гына әйтәсем килә Африка1 Кырык яшьлек кара
хатын баш өстенә кырык килолы йөк күгәргән
Ә Сибгат ага Хәкимгә, гадәттәгечә, вакыт калмады Тамашачылар таралып беткәч, ул
әкрен генә президиумнан төште
Мин дә булдым,—диде ул, жин очыннан яртылаш чыккан уч төбен буш залга
селтәп...
Урамда аны, Ирек мәйданына чаклы тынлый-тынлый озата барырга лип. бер
төркем «диссидент» язучы көтеп тора идс
К. ШӘЛЕ
1981 ел. 13 нче гыйнвар