ЛЕГИОНЕР
16
Чуып-үскән якнын җылысын, балачагы узган төбәкнен ямен-тәмен,
чит җирләрдә чакта үләр дәрәҗәгә җитеп сагынган табигатьнен
-М- аһәңен җаны-тәне белән ничек кенә эстәсә дә, авылдашлары дошман итеп карагач, Яббар туган җирендә басып торудан рәхәтлек тою түгел, хәтта күңел тынгылыгына да ирешә алмый җәфаланды.
Авылдашлары белән аралашырга омтылып карады ул. Әмма аны чит-ят иттеләр, очрашкач әйткән сүзенә коры гына җавап биреп, яисә бөтенләй дәшмичә, анын яныннан тизрәк китү ягын карадылар. Шулай да анын белән гәпләшергә, дөресрәге, төрле авыр сораулар биреп төпченергә тырышучылар бар иде, андыйлардан исә Яббар үзе кача торган булды. Аны акларга, хәленә керергә теләүчеләр дә юк түгел иде дә... Ләкин Кызылъярдан йөз алтмыш кеше сугыш кырында ятып калды, ике кеше хәбәрсез югалды, күпмесе гарипләнеп кайтты, шулай булгач, ничек акласыннар да ничек якласыннар аның бу хәлдә калуын?!
Тора-бара ул үзе авылдашларының күзенә чалынмаска тырыша башлады. Ә өйдәгеләрдән, туган-тумачадан кайларга качып котылмак кирәк! Телисеңме-юкмы, бер түбә астында йокларга кирәк, күз карашлары белән очрашырга да, сүз катарга да туры килә.
Бердәнбер кеше анардан баш тартмады, бердәнбер олы җан иясе аны элеккечә яратты—әнкәсе. Әминә өчен улы Яббар сатлыкжан да, легионер да, дезертир да, төрмәче дә түгел, барыбер ул анын баласы, яраткан улы иде Кече улының газаплануын күреп, ана үзе дә нык иза чикте, баласын бимазалаган хәсрәтнең аз гына булса да өлешен үзенә аласы килеп, аның белән утырып ягымлы иттереп сөйләште, аркасыннан сөйде, җылы, назлы сүзләр әйтте.
Беркөнне Нәгыйм белән Сәет урманга араталыклар әзерләргә барырга җыендылар. Яббар ишегалдында аларга эндәште:
— Мин дә барыйм әле сезнең белән.
—Йөрмә!—диде атасы, кул селтәп.
—Әти, мина берәр эш куш инде ичмаса,— диде ана Яббар.
Нәгыйм тавык кетәклегендә тавыкларга көрпә болгатып маташкан
Әминәгә ымлады:
—Әнә, анаң кушсын.
Дәвамы. Башы 9нчы санда.
Балта, бау алып. Нәгыйм белән Сәет чыгып киттеләр Яббар лапаска кереп утын яра торган бүкәнгә утырды. Ул көннәр буе шулай ялгызы, кеше күзенә чалынудан качып үз уйларына чу мып утыра да утыра.
Әминә кулына ябышып калган көрпәне сыпыра-сыпыра улы янына килде:
—Кайгырма, улым. Аларнын ачуы бервакыт басылыр.
— Мине бөтен авыл күралмый,—диде Яббар хәлсез тавыш белән.— Миннән хәтта җирәнәләр. Китәргә туры килер, ахрысы Туган авылымда яшәргә мөмкин түгел микәнни9! Мин бәлки туган ягымны артык нык сагынганга шушындый бәлагә дучар булганмындыр да.
— Китмә, улым. Болай да инде бик озак көттем Мин сине бик сагыначакмын. Китмә. Түз. Халык ул усал да. миһербанлы да.
Анасы өйгә кереп киткәч, Яббар шактый вакыт үзенен карангы уйларына чумып утырды. Бер мәлне ул бөтен вөҗүде буйлап ниндидер дулкын йөгереп үткәнен тойды. Күнел ниндидер яна төрле җиксенү белән аны урамга чыгарга әйдәде
Ул капканы, гадәттәгечә, кысып кына ачты һәм тыкрыкка таба, көянтә- чиләкләрен асып, Фатыйманын барганын абайлады
Дөнья чайкалып куйды, күз аллары томанланып китте. Фатыйма бит бу! Фатыйма! Үзгәргән ул. Ә шулай да гәүдәсендә дә, йөрешендә лә якын, кадерле чалымнар калган, якынрак килсән, мөгаен, төс-битендә дә сөеп туймаслык мөлаемлык саклангандыр
Аны ниндидер көч капкадан этеп үк чыгарды Аяклары үзләре атладылар Биш-алты адымнан сон ул якынаерга базмыйча туктап калды.
Бу вакытта Фатыйма инде тыкрык башына җитте, анын адымнары, никтер авырайды, чиләкләр буш булуга карамастан иннәрендә зур йөк авырлыгын тойды. Арттан кемнеңдер карап торуын сизде ул. Фатыйма туктады, ләкин борылып караргә җөрьәт итмәде Шулай беравык торгач. Яббарнын якынрак килүен теләгәндәй, әкрен генә адымнар белән тыкрык буйлап атлады Яббар аны тыкрык уртасында куып җитте —Ничек хәлләр, Фатыйма?—диде ул. көчкә сулыш алып.
Фатыйма авылдашларының күзәтүеннән куркып як-ягына карады —Ярыйсы,—диде ул чак кына ишетелерлек итеп Сугышка озатканнан сон Фатыйманын әле аны якыннан күргәне юк иде Яббарнын кыяфәтен, йөзен, күзләрен күргәч, анын тизрәк китеп барасы килде шикелле, ләкин шул ук вакытта аны ниндидер бер хис урынында калырга мәҗбүр итте. Шул Яббармы сон бу? Йөрәкләрне җилкендереп үзенә гашыйк иттергән шул егетме соң бу? Фатыйма аны кызганып чак кына елап җибәрмәде Ләкин хәзер!е минутта елау Яббарнын җәрәхәтле җанын тагы да ныграк әрнетер дип Фатыйма үзен тыярлык коч тапты Шулай да аксылланып киткән бите буйлап ике күзеннән ике яшь тәгәрәп төште Алар шактый вакыт бср-берсен күзәттеләр Юк. алар инде башка кешеләр, бер-бсрсснә тартылу да юк шикелле, нәрсәдер сүнгән, үлгән, беткән. Икесенен дә күнслсндә әйтеп булмаслык тирән сагыш кына күз яшьләре булып атылырга тора
—Әйбәттер хәлегез,— диде Яббар карлыккан гавыш белән —Улыгы з үсеп килә. Гаиләгез тулы. Бик нык үзгәргәнсен. Чибәрлегеңне исә һич кенә дә җуймагансың.
Фатыйма ни әйтергә белми торды, үзенен бәхетле булып күренүеннән хәтта оялып, читенсенсп куйды. Яббар алдында үзен гаепле сизде —Син дә бик нык үзгәреп кайткансың,—диде ул боек тавыш белән —Үзгәрдем Миндә бөтен нәрсә үзгәрде Минем өчен дөнья үзе үзгәрде.
—Нишләргә жыенасың?
Яббар елмайгандай итте:
—Миннән бөтен кеше шулай дип сорый: нишләргә жыенасың? Китәргә туры килер.
—Кая?
—Белмим,—диде Яббар Фатыймага текәлеп.—Син шундый чибәр! Син хәзер гел башкача гүзәл. Бәхетле икәнен әллә каян күренә.
—Хәлләремне үзем генә беләм,—диде Фатыйма сагышлы тавыш белән,— Бәхетлеме, юкмы икәнлеген дә кеше үзе генә белә.
Яббарның күңелен якты хатирәләр дер селкетте. Фатыйма белән кулга кул тотышып болыннарда йөгереп йөргәннәр иде бит алар. Фатыйма хәзер аныкы түгел. Ул инде моннан ун ел элеккеге Фатыйма да түгел. Ул җитлегеп олыгайган, ул инде үзе ана кеше. Күрше йортка килен булып төште ул хәзер. Янәшә генә югыйсә, ә инде бөтенләй ерагайды. Чит кешенеке ул хәзер.
—Шуны әйтәсем килә. Бик сагындым сине,—диде ул халәтен ничек аңлатырга белмичә.—Һич кенә дә мәхәббәтем сүрелми. Хәтта бәгыремә асылынган бәла дә сине яратуымны баса алмый. Син уфтанасындыр инде: шушы сатлыкҗан белән йөргәнием бит яшь чакта дип.
—Син сатлыкҗан түгел,—диде Фатыйма, анын тонык күзләренә карап.
—Бөтен авыл шулай ди бит.
Фатыйманың тагын бите буйлап күз яше тәгәрәп төште.
—Ә мин сиңа ышанам. Син инде халык алдында җитәрлек күп акландың, түбәнсендең. Кирәкми, җитәр. Син мескенләнгән саен, алар сине ныграк басачаклар.
Яббар Фатыймадан мондый сүзләрне ишетермен дип һич кенә дә уйламаган иде.
—Дөрес әйтәсең,—диде ул, кинәт җанланып.—Димәк, син мина ышанасың?
Фатыйма тагын як-ягына каранып куйды да башын аска иеп:
—Минем күңелемдә син элеккеге якты йөзле, олы йөрәкле, әйбәт егет булып калдың,—диде.—Тик... мина бик очрамаска тырыш инде. Әнсарнын ачуы килә. Кайвакьгг, бераз салып алса, көнләшүе чыгып куя. Әле беркөнне: «Теге изменник родины кайткач сәерләнеп, сүрелеп калдын»,—дип бәйләнде.
Яббар башын аска иеп уйга калды.
—Их, Фатыйма!—диде ул, башын күтәреп —Югыйсә арабызда нибары бер тыкрык кына хәзер. Ләкин ерагайдык бит бер-беребездән!
Фатыйма кешеләр күргәнче китәргә ашыкты.
—Якынайсаң да, ерагайсаң да, халык әйтмешли, язмыштан узмыш юк,—диде ул кузгалганда.
—Әйе, халык әйтә ул,—диде Яббар торган урынында калып. Һәм кинәт өстәп куйды.—Яшь чагыбызны өзелеп сагынам!
Фатыйма туктап борылды:
—Мин дә. Ләкин үтте китте инде ул чаклар, язмыш үзенекен итте. Әгәр дә якты йөз күрсәтмәсәм яисә читләтеп узарга тырышсам, ачуланма. Ирем көнләшкәнгә генә түгел... Мин авыл халкының ихтыярына буйсынырга мәҗбүр инде. Авыл сиңа ничек караса, мин дә шулай карарга тиеш булам. Татарның гап-гади бер хатын-кызы мин.
Ул, тыкрыктан менеп, кая барырга белми аптырап торды, аннары үзләренең читәне буендагы чирәмгә йөзтүбән капланды. Җан сызлавы белән бергә юкка чыгарга иде, иңәргә иде, сеңәргә иде шушы җиргә. Ишетерләр, күрерләр дип уйламыйча, ул сулкылдап елады.
Үзләренең бакчасында түтәл утап маташкан Зәкия аны читән өстеннән үрелеп-үрелеп күзәтте. Аннары эшен ташлап, кызу-кызу адымнар белән
ишегалдын угте, шыгырдатмас өчен саклык белән генә капкаларын ачып урамга ЧЫКТЫ- Яббарньщ, гәүдәсен калкытып, коймага терәлеп тгырганын күргәч. Зәкия барган жиреннән шып гуктап бер мал генә басып торды да Яббарны танымаган булып кыланып якынрак килде:
—Яббар, синме бу?
-Мин булмый кем булсын тагы.-диде Яббар. ана карамыйча гына —Нинди исерек аунап ята дип торам —Мәет ята дип уйламадыңмы'.’
-Әстәгьфирулла!—дип кулын селтәде Зәкия.-Шулай диләрмени!- Шуны сорамакчы идем, авылда калмакчы буласынмы'*
Яббар анын соравыннан көлемсерәп куйды:
—Зәкия апа, ник сон син: «Бу дөньяда калмакчы буласынмы’»—дип кенә сорамыйсын?
Зәкия кыяфәтенә ясалма курку чыгарып:
Әстәгьфирулла. әстәгьфирулла! Нишләп сүзне гел андый га борасын'*— дигән булды.
Гел бертөрле сорауларны ишетәм нишләмәкче буласын, ничек яшәргә җыенасын, авылда каласынмы, китәргә җыенмыйсынмы?
—Тагын ни дип сорасыннар инде —Син, Зәкия апа, алай карама мина.
—Ничек?
—Җирән үле кызгану белән —Ялгышасың
—Син гомумән безнен гаиләгә карата ничектер салкынайдын. Әнкәйне дә хәзер элеккечә якын итмисен. Әнкәйнен ни гаебе бар. ник анын белән аралашмый башладын?
—Сез үзегез кыргыйландыгыз,—диде. Зәкия, акланып Килененен тыкрыктан менеп килүен күргәч, ул ана:
—Фатыйма, нишләп бик озак иөрисен?—дип кычкырды —Чыгып киткәненә бер сәгать бардыр
— Кая бер сәгать булсын инде!—диде Фатыйма үпкәле тавыш белән. Фатыйма тизрәк, Яббар ягына карамаска тырышып, сулга каерылды. Зәкия, җил-җил атлап аны кертергә дип барып капкаларын ачты
Яббар, коймага сөялгән килеш, үзенен карашы хатирәләренә чумып әле бик озак утырды.
17
825 нче батальонны фронтка озату тантанасы 1943 елнын 14 февралендә узды.
Оркестр тавышы, җилфердәгән байраклар, күнел тулы курку катыш өмет, күз карашларын билгессзлеккә төбәгән легионерлар Фронтка китүчеләр алдында чыгыш ясаучылар шактый иде Яббар бигрәк тә Берлиннан Едлинога доклад белән килгән профессорның чыгышын яхшы хәтерли Ул урысча да. вата-җимерә татарча да авыз кырыйларын күбекләндереп, вакыт-вакыт ярсуга күчеп, сөйләде дә сөйләде Мондый чыгышлар ясап шомарып беткән бу пропагандистның һәрбер җөмләсе тавышының сирәк очрый торган бай тембры белән бергә нык тәэссоратка ия иде Ул бик оста, урыны-урыны белән тетрәндергеч итеп, большевикларны юк итәргә өндәде. I итлер татар дәүләте төзиячәк. дип кат-кат тәкърарлады
16 февраль төнендә батальон Витсбскига килеп җитте, шуннан Суражски шоссесы буенча Белыновичи авылына таба юл алды Батальонмын төп өлеше Көнбагыш Двинанын сул ягындагы Гралево авылында урнашты Батальон оешкан вакыттан бирле үк легионертар арасында үзебезнсксләр
ягына—Сәвит армиясе ыстанына чыгу турында берөзлексез пыш-пыш килүләр туктамады. Ләкин арада чын сатлыкжаннар да бар иде. Сталин режимына каршы көрәшергә ихластан ризалык биреп корал алганнар янында мондый сүз сөйләү үлемгә тин. Инде берничә кеше шулар аркасында харап та булды. 900 кешенен 70 кә якыны немецлар (болар батальонның командирлар составы) һәм ихластан дошман ягына чыгып сәвит армиясенә каршы сугышырга теләк белдергән сатлыкжаннар булганлыктан, легионерлар арасында шомлы, аңлашылмаслык атмосфера хөкем сөрүе табигый иде.
Партизаннар актив хәрәкәт иткән тарафларга якынайган саен, үзебезнекеләр ягына чыгу теләген батальон легионерларының күбесе белдерә иде инде. Таҗиев, Рәхимов һәм Мөхәммәтов фамилияле кешеләр партизаннар ыстанына чыгуны оештырачакларын Яббар ишетеп кенә белә иде, роталар арасында элемтәне исә махсус кешеләр тәэмин итеп торды. Яббар бер икеләнүсез тизрәк үзебезнекеләр янына качу турында хыялланды.
21 февральдә легионерлар тарафыннан партизаннар белән элемтәгә керү өчен дүрт парламентер жибәрелә. Партизаннар үзләренен шартларын куялар: беренчедән, партизаннар ягына күчәр алдыннан батальон немец офицерларыннан торган командный составны юк итәргә, шуннан сон Сеньково, Гралево, Сувары авылларындагы немец гарнизоннарын тар-мар китерергә тиеш. Икенчедән, легионерларга партизаннар ягына өч төркемгә бүленеп күчәргә кушыла. Өченчедән, партизаннар ыстанына чыкканнан сон, легионерлар коралларын ташлап, боеприпасларын партизаннарга тапшырырга тиеш булалар. Бу шартларны, әлбәттә, партизаннар үзләренен куркынычсызлыгы өчен куялар.
Сөйләшүләр барышында карар кабул ителә—22 февральдә 23 сәгатьтә легионда гомум восстание күтәрергә һәм легион, кораллары, сугыш кирәк- яраклары, җиһазлары белән, партизаннар ягына чыгарга тиеш.
Кызганычка каршы, батальондагы немец офицерлары фетнәчеләрнең планнарын сизәләр һәм баш күтәрер вакытка бер сәгать калгач, восстаниенең җитәкчеләре Таҗиев белән Рәхимов кулга алына. Штаб ротасынын командиры Хөсәен Мөхәммәтов, үзен аямыйча, шул хәлиткеч вакытта җитәкчелекне үз өстенә ала. Немец офицерларын үтереп, төрле авылларда урнашкан подразделен иел әргә сигнал бирелә һәм восстание башлана. Бары тик икенче ротанын ике взводына гына хәбәр итә алмый калалар.
Партизаннар бригадасының командиры Бирюлин шул ук төнне Партизан хәрәкәтенең төп штабына хәбәр итә: «... Безнең якка 506 кеше чыкты, үзләре белән өч 45 миллиметрлы пушка, алты станоклы пулемет, дүрт батальон минометы, 22 кул пулеметы, 430 автомат, 76 пистолет, 26 ат һәм башка күп нәрсәләр. Легионерлар Захаров һәм Бирюлин җитәкчелегендәге партизан отрядларына беркетелделәр...»
Партизаннарга кушылган легионерлар шундук вермахт армиясенә каршы сугышта катнашалар. Бигрәк тә 1943 елның 28 февралендә блокададан чыкканда каты сугыш була.
Смерш контрразведкасы батальонның партизаннар ягына чыгу тарихын, сәбәпләрен, нечкәлекләрен җентекләп тикшерә. 1943 елнын июнь азагында Подольск шәһәрендә урнашкан 174 спецлагерьның контрразведка бүлеге начальнигы майор Кирсанов һәм шул ук лагерьның контрразведка начальнигы Сизов Мәскәүдә урнашкан Партизаннар хәрәкәтенең Белоруссия штабына 825 нче батальонның безнең якка чыгуы турында отчет җибәрәләр:«... Подольскидагы спецлагерьда милләтләре буенча татар булган элекке кызылармеецлар бар. Алар әсирлектә чакта немецлар оештырган Идел-татар легионына хезмәткә кергәннәр һәм партизаннарга каршы сугышырга җибәрелгәннәр...»
1943 елның 2 июлендә партизаннарның Белоруссия штабы хәбәр итә:
••• “Батальон партизаннар ягына чыкканнан сон, анын составы партизан отрядларына таратылды һәм легионерлар немец оккупантларына каршы сугышта катнашалар »
Әйе. легионерларның 825 нче батальоны партизаннар ягына чыккач, анын составынын зур өлеше төрле отрядларга таратыла. Ләкин каиберәүләргә бик жентекле тикшерү, допрослар аша үтәргә туры килә. Аларны Подольскида урнашкан фильтрация лагерена алып киләләр. Монда шик астына алынган легионерлар төрле сәбәп белән эләгә—тәржемәи хәлләрендәге мәгълүматлардагы чуалыш аркасында, кемнеңдер шикаяте нәтижәсендә. үз-үзен тотышы сәер күренеп, ничек һәм нинди шартларда дошманга әсир төшүен исәпкә алып. Тагын әллә нинди сәбәпләр белән тикшерү үтәләр
Яббар да эләкте бу лагерьга Партизаннар отрядындагы НКВД вәкиле анарга мондый сорау биргән иде:
—Легионга ин бсренчеләрдән булып кемнәр керде'7
Яббар белә иде ул кешеләрне. Ләкин әйтмәскә булды һәм болан дип жавап бирде:
—Мин исән калып үзебезнсксләр ягына чыгар өчен легионга керергә карар кылдым. Каяндыр агитаторлар килеп әйдәгәннән сон Мин легионга кергәндә анда инде кеше күп иде. мин кемнәр беренче кергәнне әйтә алмыйм.
—Синен дустын. Башкортстаннан. Хәнәфиев ин бсренчеләрдән булып немец формасын кияргә өндәгән бит. моны белмәдеңмени?
Әйе. Башкортстан егете Хәнәфиев Габделбәр белән Яббар дуслар иде Легионга кереп исән калу һәм фашистлардан котылып үзебезнен ыстанга чыгу турында алар бергәләп хыялланып йөрделәр Әле Яббар икеле- микелсләнеп йөргәндә Габделбәр инде катгый карар кылып легионга бсренчеләрдән булып язылган иде
Әмма Яббар. Габделбәрнең язмышы өчен куркып, дөресен әйтмәскә булды.
— Без якын дуслар түгел идек. Йоклый торган урыннарыбыз янәшә иде Мин анын кая. ник. нинди оешмага язылганын беркайчан да сорамадым, үзенен дә әйткәне булмады Анын беркемне дә өндәгәнен яки легионда яхшы булачак дип сүз катуын ишетмәдем Ялгышмасам. без легионга бер тирәдәрәк кердек, ләкин бер-беребезне үгетләп түгел.
Анын мондый җавабын НКВД вәкиле ошатмады Чөнки Хәнәфиев Габделбәр өстеннән бик күп шикаятьләр, күрсәтмәләр җыелып шактый материал тупланган иде инде. Аны хөкем итәчәкләренлә шик юк иде Хәнәфиев өстеннән күрсәтмә бирмәгәне өчен Яббарны да фильтрация лагерена озаттылар
Күпмесен хөкемгә тартканнардыр, ничәсен кире партизан отрядларына кайтарганнардыр. Яббарга мәгълүм булмады. Ә анын үзен исә. ике атна чамасы кат-каг допрослаганнан сон. егерме дүрт кешедән торган з.лскке легионерлар төркеме белән янә Бирюлиннын партизаннар бригадасына илтеп тапшырдылар
18
—Күрше! Тукталс!
Яббар Хәлиулланың тавышын ишетеп туктады, анын салмак кына атлап килүен сабырлык белән көтте
-Нәрсә. Хәлиулла абый0—диде Яббар. юньле әнгәмә булмасын алдан ук сизенеп
— Күптән синен белән сырты ихластан сөйләшәсем килә.-диде Хәлиулла, мангаендагы тирен кул белән сыпырып — Монарчы һич кенә дә жай чыкмады
3. .К V ■ М 10
—Минем ише белән сөйләшергә теләгәнен өчен рәхмәт инде. Дөрес, синнән җылы сүз ишетмәячәгемне дә алдан ук белеп торам.
—Ярар, сүз башланмаган килеш шыншырга тотынма әле, диде Хәлиулла.—Мин сина начарлык теләмим ләбаса. Мин шуны сорамакчыем... Әгәренки легионга кермәгән булсаң, үтерерләр иде микәнни?
— Нимесләрме? Бәлки үтерерләр иде... Белмим... Минем тизрәк үзебезнекеләр ягына качасым килде.
Хәлиулла чыраена ясалма борчылу чыгарды:
— Менә ышанмыйлар шул! Бер дошман киемен кигән кешегә ышанасылары килми шул.
Яббар төссезләнгән күзләре белән читкә карады:
—Син минем ныграк газаплануымны телисенме, шуңа бу турыда сүз катасынмы?
Хәлиулла усал гасабилык белән кызу-кызу сөйләргә тотынды:
—Юк, миңа, киресенчә, синең бимазалануыңны күрү авыр. Менә сиңа алга таба нишләргә икән дигән сорауга бергәләп жавап табып булмасмы дигән идем. Син, минемчә, авылга кайтып дөрес эшләмәдең. Беркавым читтә яшәгәч кайтырга идең.
—Мин авылымны, туган ягымны сагындым,—диде Яббар ишетелер- ишетелмәс итеп, гүя ул аны кемгәдер түгел, ә үз-үзенә генә әйтте —Әнкәйне сагындым.—Ул Хәлиуллага туры карап өстәп куйды.—Әнкәйне бүтән күрә алмам дип куркып легионер киемен кидем дә инде мин.
—Сине хәзер кайда нинди рәтле эшкә алырлар икән? Шулай да, уйлавымча, авылда калмасан яхшырактыр.
— Мин сиңа комачаулыйммы?—диде Яббар, кинәт кызып,—Мин кайтканнан тормыш бозылдымы? Син әйткән киңәшләрне мин әллә ничә кат ишеттем инде. Мин үзем дә меңләгән вариантларны башымнан уздырдым!
Аларнын сөйләшеп торуларын Әнсар койма ярыгыннан күзәтте. Яббарның җикергәнен ишеткәч, ул атылып урамга чыкты. Анын жил кызулыгы белән килеп житкәнен сизми дә калдылар.
—Әти, сине әнкәй чакыра, бар, өйгә кер,—диде ул атасына, эчке ярсуын яшерә алмыйча...
Хәлиулла Яббарга:
—Олы кеше сүзенә колак салсаң, үзең өчен яхшы булыр дип уйлаган идем,—диде дә өйләренә таба юнәлде.
—Рәхмәт!—дип кычкырды Яббар аның артыннан усал тавыш белән — Мина яхшылык теләп әйтмисен син сүзеңне!
Әнсар атасының капкадан кереп киткәнен көтеп торды да Яббарны түшеннән йомарлап тотты:
—Син нишләп тавышыңны күтәрәсең, ә?
—Миңа бернинди киңәш тә, үгет-нәсихәт тә кирәкми,—диде Яббар тыныч кына.
—Моннан ары минем әтигә җикермә!—дип кычкырды Әнсар Яббарнын битенә төкрекләрен чәчеп.—Аңладыңмы?!
—Син миңа бала чактагы сыман бәйләнергә маташасын. Берегез дә мина килеп вәгазь укымагыз! Нотыкларыгызның кирәге юк—миңа да, сезнен үзегезгә дә! Мина киңәшләр бирүегез ул фәкать мине күралмавыгыздан. Миңа карата булган нәфрәтегездән!
—Син изменник Родины!
—Мин изменник түгел!
Әнсарнын ярсуы тәмам бәреп чыкты:
—Син бук! Һаман акланмакчы буласыңмы?! Тикмәгә утыртмадылар сине! Изменник Родины!
Яббар куркудан түгел, ачудан, эчендә кайнаган давылдан калтырана башлады:
— Мин бүтән беркайчан да, беркем алдында да акланмаячакмын! Кешене анларга теләмәүләре аркасында анда лагерьлар тутырук. Анда тикшерүчеләр нәкъ менә син хәтер мина ышанмаган шикелле ышанмыйлар Бәлага дучар булган миллионлаган кешеләрнен сүзенә колак та сатмыйлар, хөкемгә тарталар, таптыйлар, бетерәләр, юк итәләр.
Әнсар муенындагы кан тамырларын бүрттереп кычкырырга тотынды
— Мин Туган ил ахаында, партия атдында үз бурычымны намус белән үтәдем, дошманны көнбатышка кудым, яратанып. офииер званиесендә, орден-медальләр белән кайттым. Минем кебекләр синен ишеләргәберкайчан ышанмаячаклар, һәрвакыт хөкем итәчәкләр! Анладынмы. изменник0'
Бу вакытта Нәгыйм белән Сәет урманнан кайтып киләләр иде Алар капка төбендә Әнсар белән Яббарнын якалашуын ерактан ук шәйләделәр Сәет Әнсарнын Яббарга нинди сүатәр әйткәнен дә аермачык ишетте —Бу кадәре нәфрәтен белән тончыга күрмә,—диде Яббар тыныч кына —Авылда эзендә булмасын!—дип акырды Әнсар, йодрыкларын төйнәп — Мин сина монда барыбер тормыш күрсәтмәячәкмен'
Шулчак ана Сәет ерактан ук эндәште:
—Силсәвит рәисе булсан да, синен кешене авылдан куарга тулы полномочиен юк!
—О-о-о, бала чактагыча энекәшеңне яклыйсынмы0—диде Әнсар, кайтып килүчеләргә таба борылып.
—Аны яклаучы юк. сина да монда командовать итәргә ирек бирүче юк,—диде Сәет коры гына.
—Влач кешесе белән ызгышма инде,— дип пышылдады Нәгыйм, улына терсәге белән төртеп
Сәет кинәт атасына җикерде:
— Ызгышса! Без бит бөтенебез дә сатлыкжаннар түгел!
—Син дә энен белән бергә бер бәйдә китмәгәең.—диде Әнсар. Сәетнсн кулындагы балтадан бераз шүрләп
—Китмәм,—диде Сәет аз гына да курыкмыйча —Мин Берлинга барып җиткән кеше. Яббар җәзасын алды, анын газабы гомере буена җитәрлек Синен бугаз киереп кычкыруыннан бернәрсә үзгәрмәячәк. Яббарга авылда калу зуррак кайгы китерәме, әллә китүеме—кем белгән
Нәгыйм матавыкның зурга китүеннән куркып тизрәк Яббарга эндәште:
—Яббар. бар, анана кереп әйт әле. самавыр куйсын Яббарга шул гына кирәк иде дә, ул капылт кына капкадан кереп китте.
—Әти, бар син үзең дә кереп кит әле.—диде Сәет басынкы тавыш белән, агасына җикергәненә үкенеп
— Мин керермен,—диде Нәгыйм, авыр сулап.—Балакайлар, сез икегез дә дошманны җиңеп кайткан егетләр Үзегездәге дошманлыкны да җинегсз инде! Сез бит ир кешеләр.
Аның күзләре дымланды Жнне белән күз яшьләрен сыпырды Тагын нидер әйтер1ә теләде, ләкин сүз табалмады. кулындагы бауны иненә асып. Сәетнсн кулындагы балтаны алды да. капкадан кереп китте
Сәет белән Әнсар беравык сүзсез калып бср-берсснә карап тордылар —Яббар безнекеләргә бер тапкыр да атмаган,—диде Сәет тыныч кына Әнсар колемсерәп куйды —Аның сүзенә ышанасынмы?
Сәет Яббар кайтканнан бирле беренче тапкыр энекәшен яклап сүз әйтте
з.*
—Ышанам. Син ул, авылдашын була торып, шуны исбатларга булышмагансын Синен бит ничек тә булса ярдәм итәргә мөмкинлекләрен булгандыр.
—1Фильтрация лагерындамы?!—диде Әнсар гажәпләнеп.—Син нәрсә! Анда берничек ярдәм итү мөмкин түгел. Ярдәм итә алсам, үземне дә изменник дип шуларнын этабы белән җибәрерләр иде. Әле мин ана ипи белән махорка биргәннән сон да бер атна куркып йөрдем—берәрсе нәчәлствога әләкләп үземне кулга алмаслармы дип.
—Без күршеләр булсак да гел чәкәләшеп үстек. Алга таба да шулай дәвам итәр микәнни? Олыгаймадык микәнни?
—Без күршеләрмени?—диде Әнсар.—Безнен арада тыкрык бар бит. Ә хәзер инде тыкрык кына да түгел.—Ул авызын чалшайтып ямьсез иттереп көлде.—Күршеләр... Безнен арада хәзер—оһо-һо!
Ул куен кесәсеннән папирос алып капты. Аннары чалбар кесәсеннән шырпы кабын чыгарып селкетеп карады. Кап буш булганга, ул аны читкә ташлады да, папиросын авызына капкан килеш, тиз-тиз атлап үз өйләренә таба китеп барды.
Сәет ишегалдына кергәндә Яббар лапас буендагы бүрәнәдә утыра иде.
—Абый, чынлап та нишлим икән?—диде ул Сәет анын янына килеп утыргач.
—Теләсәң нишлә!—диде абыйсы.
—Асылыныйм микән әллә?
—Үзеңә кара.
—Әнкәй кызганыч.
—Менә шул-шул!—диде Сәет ачу белән.
Яббар абыйсына таба борылды:
—Абый, мин сатлыкҗан түгел, ышанасыңмы?
—Әсир төшеп, фашист формасы кигәнсең, янадан фронтка килгәнсен... Шулай булгач, синең сатлыкҗан түгеллегенә кем ышансын?
—Абый, мин бит фронтка килү белән үк үзебезнекеләр ягына чыктым!
—Ә ник әсир төштең?
—Ничек инде...
—Ник качарга тырышмадың? Ник йөгермәдең? Йөгерсәң, аткан булырлар иде, хәзер оят, хурлык кичереп ятмас идек, бимазаланмас идек.
— Их, абый! Син дә ышанмыйсын. Бала чакта син бик гадел иден, абый. Гаебем булса әрли иден, хәтта тәпәләп тә ала идең. Берәр яхшылык эшләсәм, мактый иден. Син минем өчен һәрвакыт олы һәм абруйлы булдын. Минем өчен син хәзер дә шулай ук абруйлы, тик кая китте синен гаделлеген?! Хәтерлисенме, син бер тапкыр су буенда күн каеш тапкан иден. Мин аны малайларга мактанып күрсәтергә алып чыктым. Аннан җыелышып урманга киттек. Каешны шунда онытып калдырганмын. Кайткач, син мине бик каты ачуландың да. бар кире урманга, каешны алып кайт, дип куып чыгарып җибәрден. Мин елый-елый киттем. Ярты юлны узгач, син мине кызганып куып җитген. Күзләрендә яшь иде. Шунда синен мине нык яратуынны тойдым, абый. Син мине кочаклап: «Энекәш, ни пычагыма ул каеш, карангы төшеп килә, әйдә өйгә»,—диден. Кайткач әле мина сыбызгы бүләк иттен. Ул сыбызгыны мин бүген өй базында таптым. Мин аны югалткан идем, базга төшкән булган икән. Егерме ел яткан базда, череп беткән.
Сәет энесенен сөйләгәне тәэсирендә ни әйтергә белми торды. Анын үзенең дә тамагына төер тыгылды. Күнеле тәмам җебеп киткәнче коры гына әйтеп куйды:
—Синен аркада беребезгә дә көн булмаячак. Кайтмаска иде сина.
—Кайтмас идем... Әнкәй бар бит.
Сәет каядыр югалып торган усаллыгын тагын барлап:
Син хәзер анын ин зур кайгысы инде!-дип урыныннан кузгалды Өйалды ишеген ачыйм дигәндә, ул энесенен лапаска ивгереп кереп киткәнен шәйләде. Сәет анын артыннан лапаска атылды Яббар инде эленеп торган бауны алган, калтыранган куллары белән элмәк ясап маташа иле. Сәет бауны тартып алмакчы иде. Яббар читкә тайпылды Аннары бавын тоткан килеш лапастан чыгып Йөгерде Сәет аны сарай артындагы тирес өеме янында куып тотты, чалып егып, бауны тартып алмак булды. Ләкин Яббар бауны ычкындырмады.
—Жибәр!—дип ыңгырашты Яббар. абыйсынын кулыннан азат булыр өчен бәргәләнеп.
Сәет анын кулын каера алмый жәфа чикте —Нишләргә җыенасын? Тинтәк!
—Асылынам!—дип үкерде Яббар аста яткан килеш.
—Менә асылынырмын мин сина!—диде Сәет, ниһаять бауны талап
Яббар шашынып тирес саламында аунады
—Яшисем килми!
Сәет бауны беләгенә урый-уры и:
—Әнкәй бар бит, жүләр!—диде —Әнкәй барлыгын оныттынмы атлә” Асылынсаң, ул нишләр?!
—Нишлим со-о-о-он?!—дип үкерде Яббар, абыйсына күтләрен акайтып.
Сәстнен күңелендә аз гына кыймылдый башлаган кызгану хисе урынына тагын рәхимсезлек урын алды:
Син инде җайлы гына үлеп китү ягын карама Хәзер инде ахыр чиккә кадәр үзеннең хәсрәт йөгеңне күтәреп барырга тиешсен! Котылмакчы буласынмы? Ә без бу хурлыктан ничек котылырбыз?
—Абы-ы-ы-йШ—дип улады Яббар. чалкан ятып.
Абыйсы исә аның елаудан туктаганын көтеп торды да
—Авылдан кит!—диде.
19
Яббар партизаннар отрядына кире эләгүенә куанып туймады Хәзер инде сатлыкжан дигән яман ата да юылыр, легионер булганы да тора-бара онытылыр Бәлки ата-анасы. Фатыйма, туган-тумача, авылдашлар бөтенләй белми калырлар дошман киемен киеп йөргәнен. Сугыш дәвам итә. Үлем куркыта куркытуын. ЛӘКИН әле күптән түгел кичергән халәте үлемнән дә яманрак түгел идемени” Хәер, легионга кермәгән булса, бәлки бүген бу лөньяла йөрмәс иле инде Бүген исә анын жлнын өмет җылыта—сугыш тәмамлангач, ул. Алла боерса. Туган илгә. Кызылъярга кайтып ата-анасы. Фатыймасы белән очрашачак Ләкин хыялдагыча гына булып чыкмады шул. Хата дисәң хата түгел, ан томаланлы дисәң, алай әйтү дә дөрес микән Югыйсә отрядта ана партизаннарның мөнәсәбәте яхшы иле. чөнки ул төрле заданиеләрдә үзен батыр, оста сугышчы итеп күрсәтте Инде анын легионга үзебезнең якка чыгу хәйләсе белән кергәнлегенә шикләнүче юк иде. аны сатлыкжан дип беркемнең кычкырып атаганы ишетелмәде Дөрес, кырын караучылар бар иде. әмма андый гына өнәмәүләр дошман итүмени инде ул Биографияләренә бөтенләй тап төшмәгән партизаннарның да үзара мөнәсәбәтләре төрле вакытта төрлечә иде әле.
Отрядта үз урынын табып, үзен Ватан өчен кан коярга әзер сугышчы итен таныткач, тагын кулга алырлар һәм хөкем итеп ерак Себертә җибәрерләр дигән уй Яббарнын башына да килмәгән иде Соңыннан ул үзен нык битәрләде, үкенде, уфтанды шикелле, ләкин шул ук вакытта башкача мөмкин түгел иде дигән уй-фикер белән килешеп яшәде
Нәрсә этәрде аны, нинди көч әйдәп чыгарды урман авызыннан ул немецны күмәргә?.. Ник атты сон ул ана?! Атмаска да мөмкин иде бит. Аткач, ник барып карарга, ник күмәргә тотынды сон?..
Болай булды ул хәл. Яббарны Пилипенко фамилияле бер украин егете белән урман авызында каравылга куйдылар. Чигенеп баручы немец полкынын калдыклары, урманнан чыгып. Калинковичи авылындагы гарнизоннары белән кушылдылар. Аларны эзәрлекләп баручы партизаннар да урман эчендә таралып- таркалып калганнар иде. Отряд командиры алдан кечкенә бер төркемне урман авызыннан немецларнын Калинковичидан кайсы тарафка китүләрен күзәтергә жибәрде. Урманда берән-сәрән калган фашистларны юк итү белән мәшгуль булганлыктан, партизаннар бер юнәлештә җыйнала алмый интектеләр. Күзәтергә җибәрелгән төркемнең җитәкчесе Яббар белән Пилипенконы урман авызында калдырды, калганнары кире урман эченә кереп киттеләр.
Калинковичи авылында ыгы-зыгы купты. Фрицлар ашыга. Аларны юк итәргә тиешле дивизия шактый еракта әле. ләкин якында гына, урманнарда яшәп, утны-суны кичеп оста сугышырга өйрәнгән тәҗрибәле партизаннар һөҗүм итәргә тора. Немецларнын аларга каршы торырлык көчләре юк инде бу тирәдә. Алар тизрәк качып үзләренен төп гаскәрләренә кушылырга ашыга.
Авылдан уннан артык йөк машинасы, берничә танк, җиде-сигез броневик, йөкле атлар, мотоцикллар чыкканы күренде Берникадәр вакыт узгач, шау- шу, техника тавышы, командалар ишетелми башлады—немецлар киттеләр.
Пилипенко бу хакта кичекмәстән отряд командирына хәбәр итәргә кирәк дип, Яббарны үзен генә калдырып, урман эченә йөгерде.
Ун-унбиш минут чамасы вакыт үткәч. Яббар бер йөк машинасының кире авылга таба килгәнен абайлады. Авыл белән урман арасында ярты чакрым ара бар, кайчандыр иген кыры булган, ахрысы, монда. Авыл өстәрәк урнашкан, кырга чыга торган юл авыл кырындагы шактый текә калкулыктан аска таба төшә. Күптән түгел янгыр явып узганлыктан, машина юлдан кырга таба төшмәде, туктады. Машина арбасыннан берәү сикереп төште дә кырга йөгерде.
Урман ягына—үзенә таба йөгереп килүче дошманны күреп Яббар аптырап китте. Күрәсең, фрицлар партизаннарның бу тирәгә үк килеп җиткәннәрен белмиләр. Чөнки алар үзләре кичә генә урман эчендә иде. Шуна күрә курыкмый-нитми килә немец урманга таба. Коралсыз. Ник килә икән ул? Яббар каушанкырап артка борылып карады—юк. Пилипенко да, башка иптәшләре дә күренми, урман гына үз көенә шаулап тора. Яббар винтовкасының затворын саклык белән генә тартты
Ләкин немец кыр уртасында туктап нәрсәдер эзләргә тотынды.
Нәрсә эзли икән ул? Берәр серле мәгълүматлы документларнымы? Әллә үзенен берәр документынмы? Пүчтәк кенә нәрсә артыннан кире килмәс иде.
Машина яныннан кул болгый-болгый кычкыра башладылар.
Атаргамы, юкмы? Бер немецның урман белән авыл арасындагы кырда нидер эзләгәнне командирга барыбер әйтергә кирәк булачак. Ник ычкындырдың, ник атмадың дип тенкәгә тиячәкләр.
Ә теге машина монда килсә һәм фрицлар урманны капшый башласалар?.. Атарга да, машина монда килә башласа качарга кирәк булыр. Әллә атмаскамы? Тигезеп буламы, юкмы бит әле.
Менә немец иелеп җирдән нәрсәдер алды. Тапты, ахрысы, эзләгән әйберсен. Нәрсә икән ул?
Немец кулын болгый-болгый иптәшләренә кычкырып шатлыклы аваз бирде. Аңа җавап итеп машина ягыннан тавышлар ишетелде.
Шул вакытта Яббар мылтыкны төбәп атып җибәрде. Немец иңде үзләренекенә таба бер-ике адым атлаган иде. Ул кинәт туктады, бер мәл тораташ булып катып торды. Тагын берничә адым авылга таба атлады да урман ягына борылып карады.
Шуннан сон Яббар анын чалкан ауганын күрде. Тиде
Машина монда таба кузгалса, Яббар урман эченә йөгерергә әзер иде Әмма машина кузгалды да, урманга таба түгел, килгән юлыннан китеп барды һәм тиз арада күздән югалды. Партизаннар инде урман авызына ук килеп җиткәннәр дип уйладылар, ахрысы, хәтта кырда ятып калган иптәшне дә килеп алырга жөрьәт итмәделәр.
Яббарнын окоплардан күп тапкыр дошман ягына атканы бар. ләкин тигезгәне, берәрсен үтергәне булды микән—күргәне дә, белгәне дә юк иде Ә хәзер ул менә аермачык белә—кеше үтерде ул. Бәлки, исәндер фрии? Бәлки, яраланган гынадыр. Урыныннан кузгалып ул әкрен генә урманнан чыкты һәм винтовкасын әзер тоткан килеш, кыр уртасында яткан дошман гәүдәсенә таба атлады.
Немецлар туктап торганнар икән бу урында. Мөгаен, ял итәр өчен түгел, ә бәлки тирә-яктагы обстановканы оИрәнеп үзләре өчен карар кылырга— нишләргә, кайсы тарафка юл тотарга, авылга керергәме, урманда урнашыргамы, әллә төп гаскәрләргә кушылыр өчен марш-бросок ясаргамы Монда чүп-чар. тәмәке төпчекләре, тушенка банкалары, иске гәҗит кисәкләре, саргаеп беткән листовкалар, кеше хаҗәтеннән калган күп төрле пычраклыклар бар иде Немец тере түгел иде. Яббар анын чалкан ауганын аермачык күргән иде. Күрәсен, җан биргәндә ул әле җирдә аунаган—гәүдәсе иләмсез кыяфәттә кәкрәйгән, әйтерсең лә аны башыннан һәм аякларыннан тотып сыгарга теләгәндәй боргалаганнар Янагын җиргә куеп нәрсәдер тыңларга теләгән дә сыман, шул ук вакытта сынар күзе белән күк тарафыннан ни дә булса абайларга тырышкан кебек акайган Пуля калак сөяге астына тигән Яббар үтергән немец—утыз-утыз биш яшьләрдәге унтер-офицер иде Анын янында яткан чүпрәк төргәкне чишеп карагач. Яббар аңлады—унтер- офицер үзе очен бик кадерле булган фоторәсемнәрне һәм өйдән килгән хатларны төшереп калдырган да, шуларны алырга дип кире килгән
Фоторәсемнәр арасында берсе аеруча игътибарны жалел итте Анда олы яшьтәге ир кеше белән хатын-кыз—алар алда урындыкларда утыралар Ир кешснен алдында икс-оч яшьлек малай утыра. Арлта шушы унтер-офииернын әле бөтенләй яшь чагы, кырыенда ап-ак йөзле чибәр ханым Бу рәсемгә карагач шундук аңлашыла: рәсемдә анын ата-анасы, хатыны, атасынын алдында оныгы, ягъни монын баласы Бик кадерле карточка булган инде бу, шуна күрә берәр солдатны җибәрәсе урынга үзе кире килгән
Озак карап торды Яббар фоторәсемгә. Анын башы чайкалып китте Ник аггы ул бу немецка'' Китсен иде үзләренекеләр белән Бәлки исән калып Германиясенә кайтып җитәр иде. Гаиләсен, ата-анасын күрер иде Хатынын, улын кочагына алыр иде.
Яббар мәетне җайлап чалкан яткырды Күзләрен йомдырды Һәм ике дә уйлап тормыйча, каешындагы сапер көрәген алып кабер казырга кереште Каберне бигүк тирән казый алмады ул, хәле тиз бетте Мәетне казылган чокырга сөйрәп төшергәч, фоторәсемнәр белән хатларын чүпрәгенә төреп анын күкрәге турысына кителе эченә тыгып куйды
Шул вакытны ул урман ягыннан үзенә эндәшкән авазларны ишетте Күп тә үтмәде, ул казыган кабер тирәсендә партизаннар аптырап басып торалар иде инде.
— Нишлисен?—дип сорады отряд командиры
— Мин кеше үтердем,—дип җавап бирде Яббар. немецны күмә-күмә -Син урман авызында каравылда торырга тиеш иден Ник чыктын*
— Бу нимес кырга килеп әйберләрен эзләп йөрде, мин аны атып үтердем
—Ник сон син аны күмеп ятасын *
—Ә кем күмсен аны?
Яббарнын сәерлегеннән барысы да тан калдылар.
—Бәлки, син аны атып үтергәненә дә үкенәседер әле?—диде Пилипенко.
Яббар дәшмәде.
—Кадерле кешесемени—өф-өф итеп күмеп ята! Легионда чактагы танышынмы әллә?
—Юк, таныш түгел,—диде Яббар кабер өстендәге балчык өемен көрәге белән тигезли-тигезли.
Шул ук көнне партизаннар Калинковичи авылына керделәр. Вакытлыча авыл мәктәбендә урнашкан штабка Яббарны партизаннар бригадасының НКВД вәкиле каршысына алып килделәр. Кыска гына допростан сон Яббарны ниндидер келәткә бикләп куйдылар, ә икенче көнне Гомельгә баручы полуторкага утыртып ике конвоир сагы астында Гомель шәһәренә озаттылар. Вакытлыча гына оештырылган мондагы фильтрация лагеры Подольскиныкыннан нык аерылып тора иде. Тегесе аның предварительный тикшерү өчен, сортировка өчен генә файдаланылса, Гомельдәгесе исә инде контрразведка тарафыннан нык тикшерелүчеләрне җыйнаган лагерь иде. Вакытлыча дип төзелсә дә, мондагы хәлләрне күргәч, бу мәхшәрнен чиге-азагы буласына ышанырлык түгел иде.
Контрразведка капитаны коры сөякле, урта яшьләрдәге кеше, папиросын күзләрен чекрәйтеп суыра-суыра башта бик озак нидер күчереп язды. Аннары сорау алу башланды. Яббарнын исем-фамилиясен, ата-анасынын исемнәрен сорашканнан сон, кыскача тәрҗемәи хәлен, ничек әсир төшүен, нинди шартларда легионга керүен, аннары ни сәбәпле партизаннар ягына чыгуын тәфсилләп сөйләтте.
Шуннан сон капитан Яббарнын немец офицерын атып үтерү вакыйгасына ныклап тукталды.
—Димәк, син урман авызында берүзең калдын?
—Әйе.
—Синең иптәшен Пилипенко фашистларның китүе хакында командирыгызга әйтергә дип үзе киттеме, әллә син тәкъдим итгенме?
—Үзе тәкъдим ясады, мин килештем, шуннан сон китте.
—Немецларның сонгы машинасы киткәч үк урманнан чыктыңмы?
Яббар инде йөзенче кат кабатлагандыр:
—Машиналар китеп ун-унбиш минут чамасы үтте Бер машина авыл янына кире борылды. Шул тарафтан берәү кыр буйлап килде.
—Сине абайлапмы?
—Юк инде, ничек күрсеннәр, мине күрерлек түгел иде, мин бит урман эченнән күзәтеп яттым. Чыкмадым, күренмәдем
—Ник күмәргә булдың син дошман офицерын?
—Машиналары китеп баргач, тере түгел микән дип барып карадым мин
аны.
—Бәлки, сез элек анын белән очраткансыздыр?
—Ничек инде?
—Бәлки сез анын белән монда махсус очраткансыздыр0 Бәхәсләшеп, яки үзенә бездән шик төшмәсен өчен атып үтергәнсеңдер0
—Юк.
—Бәлки, син фашистлар белән гел элемтәдә торгансыңдыр?
—Сез нәрсә инде! Мин легионнан котылып үзебезнекеләр ягына чыкканга сөенеп туймадым. Ничек мин дошман белән элемтәдә торыйм?!
—Ник күмәргә булдың соң син аны?
—Соң, кеше бит...
—Фашист унтер-офицерын кеше дип атыйсыңмы? Бәлки, син атмагансындыр ана? Берәр башка партизан урман эченнән аткандыр?
—Юк, мин атып үтердем аны
—Син анын белән легионда танышкан иденме?
—Кем белән?
—Атып үтергән унтер-офицер белән.
—Юк. минем аны беркайчан да күргәнем юк иде Допрослар көн саен озын-озак дәвам итте.
Яббарны монда тагын бер тетрәнү көткән икән—шушында ул авылдашы, күршесе һәм көндәше Әнсар белән очрашты.
20
Яшәү дәвам итте. Кызылъяр авылы үзенен дөньяви мәшәкатьләрендә кайнады. Ил сугыштан сонгы еллар сынавын да үтәргә тиеш иде Беркайчан рәхәт, тулы канлы тормыш күрмәгән авыл халкы азе һаман өмет белән яшәде. Коммунистлар партиясенең авыл кешесен санга сукмый торган, хәтта ана паспорт бирмичә «крепостной» итеп тоткан вәхши идеологиясенә дә сабыр, тырыш, буйсынучан авыл халкы ышанырга теләде, бүген авыр булса, иртәгә рәтле тормыш башланыр, хәзер без интексәк, балаларыбыз юньле тормыш күрер дип гомер сөрде
Үз дәүләтен югалтып дүрт йөз ел яшәгән, илгә бихисап корбан биргән татар авылынын яшәү рәвешен яхшыртыр өчен мөмкинлекләре лә. барып мөрәҗәгать итәрдәй, иганә сорардай инстанциясе дә юк иде Яшәү дәвам итте.
Тормыш авырлыкларыннан да авыррак йөк бар адәм баласы өчен—жан газабы.
Яббар һаман авылдашларына күренмәскә тырышты Ул хәтта урамга, бала чагы үткән инеш буйларына, болынга төнлә генә чыга башлады. Авыл халкы белән аралашырмын дигән өмете бар иде анын. ләкин тора-бара анлады—сугышта һәлак булганнарның туганнары бар чагында, сугыштан гарипләнеп кайткан ир-егетләр исән вакытта, бала чактан таныш, якын булган кешеләр белән уртак тел табу мөмкин түгел
Нәгыймгә кече улынын фаҗигасе каты тәэсир итте, беркөнне анын каты өянәге булды МТСтан машина алып Сәет аны район бүлнисснә азып китте Сырхауханәгә ятып стационар рәвештә дәвалану алырга кирәк, диделәр Яббар атасы янына бүлнискә барды Сигсг кешелек пазатаза азар ни турында сөйләшә алсыннар инде Атасынын кырынмаган, аксыллы зәңгәрсулы йөзенә карап Яббар үзенен дә йөрәгенен кысып-кысып чәнчеп алганын тоеп бик озак утырды Нәгыйм улына шактый вакыт карап ятканнан сон күгәргән иреннәрен чак кына кыймылдатып —Улым, син бар кайт инде,—диде
Атасыннан 1942 елдан сон беренче мәртәбә «улым* дип әйтүен ишетү Яббарнын күнелен ташкын белән тутырды Күзләрдән ургылып агарга торган яшьләрен көчкә тыеп ул:
_Әти. терел, зинһар, яме.-диде дә, палатадан атылып чыкты Коридордан барганда инде анын куа яшьләре битен, муенын чылатып бетергән иле •Улым, диде Кит. димәде. Күренмә, димәде -Кайт, диде Улым, диде кайт,—диде Рәхмәт әти! Кичер әти! Ярлыка!*
Авылга кайтып киткәнче ул бик озак район үзәгснен урамнары буйлап иярде Анлатып булмаслык халәттә оньгтъыып йярде ул—ниндидер омег күкрәк гүрендә сулкылдады. Яшәргә кирәк Гомер .тлда әле Донья бетектәй караңгыланыр,л һәм барлык кешеләр дошман булырга шеш түгел У т бит инде жәтасын аш Аны кешеләр лепюнср булганы очен хоксм игәргә шеш тутыр Анын бит 1УРРЛК гонаһы бар. ул кырык дүртенче елнын котенда кеше үтерде Икс от ысы хатыны төшкән фогосурәше атарга дип каган ннмес кешесен угерлс Менә бит
анын иң зур гөнаһы. Кешеләр аның ул гөнаһын белсәләр, вакытлыча дошман киемен кигәне өчен бәлки битәрләми башларлар...
Кызылъярга ул төнлә генә кайтып керде.
... Икенче көнне өйдә Әминә белән икесе генә калгач, Яббар:
—Әти бүлнистә озак ятыр микән?—дип куйды.
—Янына баргач, ник дуктырлардан сорамадың сон?—диде анасы.
—Курыктым.
—Нәрсәсеннән курыктың инде аның?
—Врачлар минем легионер булганымны беләләрдер шикелле тоелды.
—Каян белсеннәр инде алар, улым!
—Инде кая гына барсам да бөтенесе беләләрдер кебек.
—Юк, юк, улым, сиңа шулай тоела гына. Ә атана килгәндә... Берәр ай дәваланыр әле ул.—Әминә авыр сулап куйды.—Йөрәк белән интекте инде гомергә.
Яббар:
—Хәзер инде минем аркада да интегә,—дигәч, өйдә авыр тынлык урнашты —Әнкәй, синен әле бер тапкыр да сораганын юк...—дип тагын сүз башлады ул.
—Нәрсә дип?
—Нимес ягына чыктыңмыни дип.
Әминә дымлы күзләре аша елмаю нуры сирпеп сәкедә бөкрәеп утырган улынын янына килде:
—Син бит минем улым, нишләп мин синен жәрәхәтләрен өстенә жәрәхәт өстим ди. Исән-сау булуына куанып туя алмыйм, балакаем. Синен исән калуынны көн саен Ходайдан сорадым бит мин. Догаларым кабул булды.
—Яу кырында ятып калуымны тели торган доган юк идемени сон синең, әнкәй?—диде Яббар, ачынып.
—Ни сөйлисен син, улым!—диде Әминә, Яббарны такыр башыннан сыпырып.—Мин ничекләр түзәр идем, әгәренки син чит җирләрдә үлеп калсаң?!
—Ә болай сатлыкҗан исемен йөртүемә түзәрсеңме?
—Нинди сатлыкҗан инде син, улым!—дип көлемсерәде Әминә.—Бөжәкне дә кызгана торган бала иден бит син. Табигатьне, туган авылны яратучы малайга ничек андый ямьсез исем тагылсын. Кемне, нәрсәне сатгын сон син?
Яббарнын күңеле талпынып куйды:
—Беркемне дә, бернәрсәне дә сатмадым!
—Шулай булгач...
—Беркемгә, бернәрсәгә хыянәт итмәдем! Тик ничек исбатларга соң моны9
—Ышанырлар, улым, түз, ышанырлар.
Яббар әнкәсенең кулын ике учына алды:
—Димәк, син миңа ышанасың?
—Ничек ышанмаска. Син бит минем балам. Син бит минем ин яраткан
улым.
Яббарнын күңеле тулды:
—Әнкәй, син бит миннән баш тартмаучы бердәнбер кеше.
Әминә арткарак каерылып улынын терсәген капшады:
—Күлмәгеңнең җиңе ертылган. Сал, тегеп куйыйм. Кайда эләктердең икән?
—Кичә мин бакча артыннан кайттым. Читән буенда кыштыр-кыштыр нәрсәдер йөри. Карасам, керпе икән.—Ул көлеп куйды.—Бала-чага сыман, шуны якыннанрак карыйм дип, жинемне читән чыбыгына эләктереп ертканмын.
Яббар күлмәген салып әнкәсенә бирде дә тәрәзә янына барып басты Шунда Әминә улынын җилкәсенә карап котсыз катлы —И-и-и. балакаем, тәнен гел җөйләрдән, яратардан гына тора икән—Ул Яббарнын аркасын тәрәзә яктысында җентекләп карарга тотынды
—Монысы нинди яра. улым?—дип бармагы белән төртеп сорады ана.— Снаряд кыйпылчыгыныкымы?
—Юк, кыипылчыкныкы өстәрәк. Инбашына якынрак. Анын эзе. ни гаҗәп, чак кына беленә. Ә бу җөй штык эзе. Әсир төшкәч, кызык өчен, бер фашист штык белән төрткән иде
—Снаряд кыйпылчыгын кайда аллырдын сон син?
—Концлагерьда. Кул астындагы әйберләр ярдәмендә бер хирург—белорус кешесе алды. Үзе үлде ул аннары. Ачтан үлде
Әминә бармагын улынын җилкәсе буйлап Йөртте —Бусы?
—Ансы концлагерьда бер сакчы үткен көрәк кыры белән сукканнан калды. Фамилиясе Крупп иде Кырырга куелган казан эченә кереп басканым өчен. Безне, алты менгә якын әсирне, башта тимерчыбык белән уратып алынган бер зур мәйданда тоттылар Сакчылар үзләренә аш пешергән зур- зур казаннарны, бушагач, безгә кертеп куялар иде Казан төбенә янып ябышкан ризыкны, төрткәләшә-төрткәләшә. җитешкәнчә, кем ничек булдыра, кырып ашый идек. Берсендә этешә-тортешә торгач ялгыш казан эченә кереп бастым. Шунда Крупп көрәк белән сукты —Ә менә бу җөйләр?
—Болары Магадан янындагы лагерьда, үзебезнен конвоирлар эше. Әле аягымда эт тешләгән эзләр дә бар Әминәнең куллары салынып төште.
—Әй, балам, ниләр өчен шушы кадәр иза чиктен сон син?
—Шуннан сон яна газаплар чигәргә язган икән бит әле —Нинди газаплар?
—Хәзер мина туган ягымда, өзелеп сагынган туган авылымда кешеләрчә яшәү мөмкин түгелдер инде
Әминәнең бите буйлап күз яше тәгәрәп төште —Тора-бара онытырлар, улым
— Юк, әнкәй, онытмаслар. Үзем бимазаланган гына җитмәгән, кешеләрнең нәфрәте аска бөгә, сыта. изә. Мин үземә кул салыр идем
тик, әнкәй, син бар Әминәнсн коты очты.
—Әстәгьфирулла! Ни сөйлисең син! Авы зыннан җил алсын'
—Мин үземнең башымнан кичергәннәрне, ничек җәзалаганнарын ни өчен кешеләргә ачыктан-ачык сөйлим дип уйлыйсын? Бәлки ышанырлар һәм кичерерләр дип. Легионер булган да. кыска гына вакытта булса да рәхәттә яткан икән дип уйламасыннар өчен. Ләкин миңа барыбер ышанмаячаклар Әминә улынын җилкәсен кулы белән сак кына сыпырды -Ышанырлар!—Аннары ул сәке башындагы күлмәккә ымлады.—Әнә. атаннын күлмәген киеп тор
Яббар әнкәсенең сак кына хәрәкәтләр белән күлмәгенен җимен типчүен күреп шаккатты Әйтсрсен лә ана жаны-гәие җәрәхәтләнгән улынын күлмәген дә инә белән тишеп яраларын әрнетүдән курка Бераздан Нәсимә кайтты
—Әнкәй, чәй эчеп алыйк әле. ашарга аннары әзерләрбез, диде ул. нәрсәгә тотынырга белмичә кучкар тирәсендә таптанып.
—Кызым, самавыр кайнаган ул. өсталга гсна куясы бар. лиле Әмине, инә җебен төйнән.
—Әйдә, Яббар, чәй эчәргә,—диде Нәсимә, чәй табыны әзерләп.
Килен кешенең мондый мөгамәләсе Яббарга гына түгел, ананың да күңеленә хуш килде.
Яббар елмаеп өстәл янына утырды:
—Ярый чәй бар әле!
Әминә Яббарның күлмәген сәке башына салды да:
—Сез эчә торыгыз, мин намаздан сон эчәрмен,—дип намаз укырга җыена башлады.
—Яббар, сиңа сөтләп ясыйммы?—диде Нәсимә.
Яббар читенсенеп кенә:
—Сөтләп,—диде.
Шул вакытны Сәет кайтып керде. Хатынынын Яббарга чәй ясаганын күреп ул беравык ишек катыннан кузгалмый басып торды.
— Менә Сәет тә кайтып җитте,— диде Нәсимә, шатланып. Аннары шаярып өстәп тә куйды:—Мактап йөрисен икән. Чәй ясыйммы?
Сәет борын төбенә генә мыгырдады:
—Яббарга чәй ясаганны, үз иренә генә ясарсын инде. Аңа сөтләп ясагач, мина да сөтләп ясарсын шәт.
Иренен өстәл янына утырып Яббарга усал каравыннан Нәсимә нык каушады.
—Бик кәефсезләнеп кайткансың әле,—диде ул иренә чынаяк куйганда. Әминә өйдә кубасы давылны сизенеп, кулындагы комганны аралыкка куйды да, казан тирәсендә нидер эзләгән булып кыланды
Сәет алдына куелган чынаяктагы чәйгә карап торды да, Яббарга текәлгән килеш усал тавыш белән хатынына мөрәҗәгать итте:
—Син Яббарга чәйне куерак яса, сыек ясагансын түгелме...
Нәсимә утырган урыныннан әкрен генә торып басты:
—Нәрсә булды, Сәет?
—Тагын бер тапкыр ана чәй эчерткәнеңне, ашатканыңны күрсәм үзенә үпкәлә!—диде Сәет йодрыгы белән өстәлгә сугып.
—Сәет, нишләвең бу!—диде Нәсимә җәһәт кенә өстәл сөртә торган чүпрәк белән түгелгән чәйне сыпырып.
Сәет чайпалып түгелгәннән сон яртылаш кына калган чәен шопырдатып эчеп куйды:
—Мине эшемнән алырлар, ахрысы.
Әминә әкрен генә өстәл янына килеп утырды:
—Эшеңнән? Ник алай?
—Эшемнән чыгаруларын көткәнием инде ансы. Эшен табармын. Элекке дусларым минем белән аралашмый башладылар—менә шунысы начар.
—Чын дусларын аралашырлар,—диде Нәсимә —Сина артлары белән борылучылары, димәк, чын дуслар булмаган.
Кайтканнан бирле моңарчы абыйсы белән кирле-морлы сөйләшмәгән Яббар башын аска игән килеш әйтеп куйды:
— Нәсимә миңа чәй ясамаса сиңа җинелрәк булыр идеме?
—Тынынны чыгарма, үләксә!—дип ярсып кычкырды Сәет һәм сикереп торып чынаяк төбендә калган чәйне Яббарның битенә сипте.
—Сәет, табын яны бит бу!—диде Әминә ачыргаланып —Ник дулыйсын! Атан бүлнистә яту җитмәгән, бөтенебез дә авыруга сабышсын дисенме! Ничек оялмыйсың—анан каршында, табын янында...
Сәет кискен хәрәкәтләр белән ишеккә таба юнәлде
— Берегезне дә күрәсем килми!—диде ул һәм ишекне бәреп, чыгып китте.
—Чыннан да, кайтасыларым калмаган икән,—диде Яббар беркавым
битендәге юешне күлмәк ясине белән сөртеп.—Ә уйлап карасан. хәзер инде китеп югалсам да барыбер, әти әйтмешли, нәселгә тап төште. Кайтмаган булсам да сезгә кырын карарлар иде Авылдашларым мине акларлар дип өметләнгән идем Шуна күрә кайтырга жөрьәт иттем мин
Нәсимә Сәетнен кая таба киткәнен күрергә теләп тәрәзәдән карады —Авылдашларга үпкәли алмыйсын инде. Яббар.—диде Нәсимә —Күпме күз яше. күпме кан. күпме кайгы-хәсрәт. күпме югалту кичерде халык —Ул елап җибәрде — Минем Фәрук абыемнын каберен дә күрә алмыйбыз бит менә.
Нәсимәнен Фәрук абыйсын искә атып елаганы күп булды, ләкин бу юлы Әминәгә дә. Яббарга да анын күз яшьләре, әйткән сүзләре аеруча авыр тәэсир ясады
— Мин беркемгә дә үпкәләмим,—диде Яббар,—Хакым юк. Ә син ничек уйлыйсын, әгәр дә мин үземне сатлыкясан дип танысам, кешеләрнен шулай диюләренә күнсәм, авыл халкынын мина мөгаматәсе яхшырырмы’
—Белмим.—диде Нәсимә, нишләргә белмичә як-ягына каранып Шулай да Яббарга жавап бирергә кирәк дип тапты—Синен эчке кичерешләрен, синен шәхси халәтен берәрсен кызыксындырадыр дип уйлыйсынмы әллә’’ Синен яманатлы данын синен үзеннән тормый лабаса Яббар башын какты:
—Дөрес әйтәсен.
Нәсимә Сәет өчен нык борчылып беркавым тәрәзәдән тәрәзәгә йөрде дә: —Кибеткә барып кайтыйм әле,—дигән булып өйдән чыгып китте —Әнкәй, берәр конне авыл халкы ясыелган жирдәтезләнеп ярлыкауларын сорыйммы'.’—диде Яббар
Әминә сискәнеп китте, беравык улына карап торды, аннары әкрен генә торып басты да бөтенләй үзенә хас булмаган каты тавыш белән
— Юк. улым, тезләнмисең дә. ярлыкау да сорамыйсын!—диде
Яббар әнкәсенең олы якка кереп намаз укыганын көтеп урыныннан кымшанмыйча утырды. Әминә намазын тәмамлап кече якка чыккач. Яббар китәргә катгый карар кылуын белдерде —Кая китәсен. улым?—дип сорады ана
—Район үзәгендә ишетеп кайттым: Куйбышев янында. Великис Луки дигән урында зур гидростанция төзеләчәк ди Электр чыгара торган станция Бик зур төзелеш, имеш, эшчеләр бик күп кирәк икән Шунда барып урнашырга исәбем бар. Алсалар инде
21
1952 иче елнын язы башка язлардан нәрсәсе белән аерылып торгандыр, әйтүе кыен. Язлар алар гел бертөрле килә—ташулары белән, гябиготьнен янаруы белән, өмет белән. Кешеләр язмышлары гына төрлечә керә я парга Һәр кеше үзенең кайгы-хәсрәте белән, үзенен тәкъдиренә язылганы белән атлый елларның котылгысыз үзгәргән фасылларына
Апрель тәмамлангач, унбиш-егерме көннән алмагачлар чәчәк атачагын уйлап, табигатьнең яшәреп, янарып китәчәген күзаллап Нәгыймнен тән сыкраулары кимиячегенә ышанып, улы Яббарны күрәсенә омег «әнеп. Әминә лапастан баз өстенә кадәр үк аркылы сузылган бауга яна юган керләрне элеп маташа иде Капканын ачылуыннан Әминә сискәнеп китте, якты уйлар мизгел эчендә юкка чыктылар
Зәкиянсн капкадан килеп керүеннән үк Әминәнсн кәефе кырылды Анардан ихласлык белән әйтелгән җылы сүз беркайчан ишетмәссез. > . башлаган әнгәмә һәрвакыт Әминәнен күнел жәрәхәттәрснә тоз сипми калмый Шуна күрә сонгы вакытта Зәкия белән аралашмаска тырыша ул
Анын гадәттәгечә, кем әйтмешли, «фурмы» өчен генә:
—Нихәлләрен бар, Әминә?—диюенә ул да керләрен элә-элә салкын гына:
—Аллага шөкер, Зәкия,—дигән булды.
—Чирләп алдың, ахрысы?—диде Зәкия Әминәнен йөзен җентекләп күзәтеп.
—Булды бераз. Рәтләндем инде. Үзен ничек?
—Ярыйсы,—диде Зәкия.—Урын өстендә үк ятып алдын бугай?—дип төпченүен дәвам итте ул.
—Әйе шул. Мин чирлим дә, тиз арада тереләм дә. Мин үзем өчен түгел, күбрәк Нәгыйм өчен борчылам. Анын сәламәтлеге ныграк какшаган. Үзен сакламый. Духтырлар биргән даруларны да эчми.
—Алай икән. Йөрәк белән шаярырга ярамый. Яббар кайгысы да өстәлгәндер инде.
Әминә керләрдән бушаган тазын куярга дип өйалды баскычына таба юнәлде:
—Бардыр инде.
Зәкия аңа иярде:
—Шуны сорамакчы идем... Яббар күренми... Кайда ул?
Бу юлысы Яббар турында сүз башлану Әминәне сөендереп җибәрде
—Яббар зур төзелештә эшли,—диде ул горурлык белән.—Куйбышев янында гис төзелә. Бик зур буа буылачак ди.
Зәкия Яббарнын кайда икәнен белгән килеш аптыраган булып кыланды:
—Алай икә-ә-ән. Кем булып эшли инде ул анда?
—Башта гади эшче иде. Хәзер шоферга укыган, машинада эшли башлаган.
—Алай икә-ә-ә-ән...
Күршеләре белән соңгы вакытта аралашмаса да, Әминәнен Әнсарга рәхмәт сүзе бар иде:
—Әнсарыгызга рәхмәт яусын инде... Сәетебезне эшендә калдырганы өчен.
Зәкия читенсенгән булып кыланып:
—И-и-и, Әминә, минем Әнсарым үз авылдашын, күршесен кыерсытуга бармас инде ул. Тәрбиясе андый түгел.
—Рәхмәт яусын.
—Маладис инде ул минем Әнсарым. Кеше сүзенә карамады, авыл халкы кырыслана дип тормады, Сәетегезгә җил-янгыр тигезмәде.
—Кеше сүзе дисең... Ансы инде Яббар өчен Сәет җавап тотарга тиеш түгел. Яббарнын үзенә дә чиксез авыр. Безнең Сәетебез дә бит сугыштан орденнар белән кайтты...
—Шулаен шулай да, Әминә, халык бит ул ай-яй. Аерым бер кешегә тукып аңлатып була, ә кешеләр бөтенесе бергә җыелса һич кенә дә аклана да, анлата да алмыйсың.
—Ансы шулай,—дип килеште Әминә.
—Хәтта авыл халкынын чит җирләргә китеп урнашкан туган-тумачалары да сабантуйга кайткач гөр китереп синең Яббарың турында гына гәпләштеләр бит.
Әминәнең йөзе саргаеп китте:
—Син авырткан җәрәхәтләргә кагылмый калмыйсың инде... бигрәк тә соңгы вакытларда.
—Мин бит булганны гына сөйлим, Әминә. Үзем уйлап чыгармыйм.
—Ярар, ярар, рәхмәт барысы өчен дә.
Зәкия Әминәнен тәмам шәлберәеп киткәнен абайлап, сүтне икенчегә борып, тормыш-конкүрешкә бәйле вак-төяк турында бераз быр-быр килде дә. чыгып китте.
Әминә барыбер рәхмәтле иде күршеләренә. Сәетне, сатлыкжаннын абыйсы дип. чак кына эшеннән алмадылар бит Кемнеңдер берәр пганына эш кирәк булгандыр инде. Энесе изменник дигән сылтау бик яхшы сәбәп бит Имештер. Әнсар МТСта баш инженер булып эшләүче әшнәсеннән Сәеткә тимәүләрен үтенгән.
Әминә элгән керләре янында бик озак уйга чумып .боегып басып торды Аны авыл халкынын үзләренә карата мөгамәләсе түгел. Яббарны—сөекле улын чит-ят итүләре нык бимазалады Яббарны дошман итмәсеннәр өчен ул үзе әллә нинди жәзаларга да ризалашыр иде. мөгаен
Ана йөрәге үзенен баласына әллә нинди яманатлар тагуларын, аны дошман итүләрен кабул италмады. ананын акылына, анына сыярлык түгел иде бу хәл. Юкка, нахакка рәнжетәләр улымны, диде ул һәм бу вәхши гаделссхлек белән мәнге килешмәячәген гел искәртеп торды Бөтен дөнья Яббарга карата арты белән борылган сурәттә дә. бөтен дөнья анын улын дошман итсә дә анасы анардан беркайчан, бу дөньяда да. тегесендә дә баш тартмаячак. Ана өчен нәрсә ул «легионер» дигән жанга ятышсыз сүз? Ана өчен изменник. предатель. сатлыкжан дигән төшенчәләр нәрсә уя? Балачага бер-берссн үртәгәндә генә кулланыла торган с? ШӨр гүге ше СОН ■ юр ’ Улынын ничек авылны яратканын, ничек табигатьтән тан калуын, анын нечкә күнелле. олы җанлы, игелекле бала булып үскәнен үзе генә түгел, авылдашлары да күргән ләбаса! Үз карыныннан чыгып күкрәк сөтен имгән баласына ни өчен әллә нинди ямьсез кушаматлар тагуларын ана белә һәм андый шикелле, әмма шул ук вакытта беләсе дә. анлыйсы да килми Монын белән ана мәнге килешмәячәк һәм күнмәячәк'
Яббар кебек әдәпле, игелекле, нечкә күнелле бала үз яшьтәшләре арасында юк иде!
22
Куйбышев ГЭСы төзелеше турында Яббар беренче тапкыр радиодан ишетеп белде Шунда китәргә теләге бер мизгелдә туды шикелле Тизрәк кзггәргә. китәргә, китәргә. Авылдан еракка рак. таныш-белешләрнең күз карашларыннан арырак олагырга кирәк. Әнкәйне сагынгач, авылны юксынгач, яшертен генә, бөтенләй үк яшертен булмаса да. тып-тын гына кайтып китәргә дә мөмкин ләбаса. Тормышны корырга кирәк, алда гомер бар. аны яшәми каи куясын Бу доньяда ходай жан биргән икән, димәк, үз урынын да барлыр бит инде Эшчеләр поселогында. ГЭС төзүчеләрдән тыш. нефтьчеләр дә. баржалар ремонтлаучы бригадалар да яши иде Яббарга сонгы еллар эчендә беренче тапкыр бәхет елмайгандай итте—гилромонтажчылар бригадасына грузчик итеп алдылар һәм бер озын иске баракның ин кырый бүлмәсендә урын да билгеләделәр. Шунсы куанычлы булды—ул килгәндә монда үпәрснен бригадиры урыс агае Арсений Михайлович кына яши иле Дядя Арссн (Яббар ана беренче көннән үк шулай эндәшә башлады) Яббарны эштә дә. бүлмәдә дә жылы кабул итте Яббар ана үзе турында барысын ла сөйләргә җөрьәт итмәде. Әмма бригадирга, ничектер, тиз арада анын турында барысы да мәгълүм булды Бригадасында шундый биографияле кешенен булуы Арсенийны бераз пошаманга салды. Яббарга карата шундук кырысланды, тик шулай да аны бригадада калдырды һәм Яббарнын легионда булганын, нинди статья буенча утырганын беркемгә дә сөйләмәде
Икс ай чамасы узгач. Арсений Михайлович, әллә легионерны бригадасыннан ераккарак җибәрәсе килгәннән, әллә чыклап та яхшылык
теләп, Яббарга шоферлар курсына укырга керергә тәкъдим итте.
... Курсларын тәмамлап, имтиханнар биргәннән сон, төрле оешмалардан шоферларны эшкә чакыручы вербовщиклар килде. Аз сүзле, йомыкыйрак, укытучы инструкторлар әйтүе буенча бик тырыш курсант Әүһәдиев Яббарны тәбәнәк буйлы, төптән юан бер агай үзенә шофер итеп урнашырга чакырды.
Бу базык кеше зур нәчәлник булып чыкты. «Гидромонтаж» оешмасының бетон капланмалар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Стыков Захар Федорович Пермь ягыннан иде. Сонгы вакытта шоферлардан уңмаганга күрә, ул үзе автошколага кеше эзләп килгән икән.
Яббар затлы машинага утырып, зур кешене йөртергә насыйп булуына хәтта сөенергә дә курыкты, чөнки әле һаман бу бәхеткә ышанып житалмады, күз тиюе бар дип пошаманланды. Шул ук вакытта, кем икәнемне белгәч, бу эштән куулары ихтимал дигән коточкыч уй да аны борчый иде.
Ана зур барактагы тулай торактан урын бирделәр. Алар бу бүлмәдә дүрт шофер бергә яшәсаләр дә, барысы берьюлы җыелганнары булмады диярлек, чөнки алар сменалы эштә иде.
Яббар үзенен кем икәнлеген, нинди хәсрәте барлыгын, нинди җан газабы белән яшәвен Захар Федоровичка үзе сөйләргә булды.
Куйбышевтагы киңәшмәдән кайтканда, нәчәлнигенен кәефе күтәренкелектән файдаланып, нәкъ менә хәзер ачам серемне дип. Яббар машинаны юл читенә туктатты да үзе турында сөйләргә тотынды. Ләкин, ни гаҗәп: Яббарнын нәчәлниге инде барысын да белә икән.
—Нишлисен бит, тәкъдиренә шулай язылгач,—диде Захар Федорович, Яббарнын агарып каткан чыраена карамаска тырышып.
Шуннан сон ул , машинадан чыгып, багажниктагы сумкасыннан колбаса белән ипи алып килде.
—Әйдә капкалап алыйк,—диде ул, якты елмаеп.
—Мине эштә калдырасызмы?
—Син бу турыда бөтенләй кайгырма. Әйбәт кенә эшлисен бит, эшлә.— Беркавым тынып торганнан сон өстәп куйды.—Башка беркемгә дә сөйләмә. Кирәкми.
Тамак ялгап юлга кузгалгач, Захар Федорович хатынының бертуган абыйсы турында сөйләде. Ржев янындагы чолганыштан котылып чыккан булган ул. Аны дезертир дип хөкем иткәннәр. Шуннан аның турында бер хәбәр дә юк икән.
—Инде ничә ел узды, исән булса, кайтыр иде, исән түгелдер,—дип тәмамлады Захар Федорович сөйләвен.
Яббарнын күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Ул тагын машинаны юл читенә туктатты. Анын рульгә капланып туйганчы елаганын Захар Федорович бер сүз дәшми тынлап утырды.
Көн артыннан көн үтте. Төзелеш кайнады да кайнады. Әллә кайсы тарафлардан җыелган эшчеләр, белгечләр, инженерлар, галимнәр Идел елгасын буар өчен бөтен аннарын, белемнәрен, көч-куәтләрен җиктеләр. Зур төзелешләргә хас күтәренкелек вә илһам күңелләрдә урын алды, җилкендерде, канатландырды. Күпме язмышлар үзара чуалышып, күпме гомерләр үз юнәлешен тапты. Күпме яшьләр шушында очрашып гашыйк булдылар, гаилә кордылар.
Комплектлау участогындагы Роза исемле татар кызы белән Яббар эшли башлаган атнада ук танышты. Инде утыздан узган ир-егет белән табелыцииа булып эшләүче егерме ике яшьлек кыз арасында шундук күңел аваздашлыгы сизелде. Розаны чибәр дип әйтерлек түгел, әмма чын хатын-кызларга хас нәзакәтлелек анын күз карашында, һәр хәрәкәтендә чагылып тора иде. Аз сүзле, тирән сагышка манылган чырайлы тыйнак егетне күргәч, Роза.
ниһаять, җитди дус очрады, кияүгә чыгардай кешегә юлыктым дип уйлап карады.
Ул Куйбышевта эшчеләр гаиләсендә туып-үскән, туган телендә начар гына сөйләшүче татар кызы иде. Анын Куйбышевта ата-анасы. заводта эшләүче бер абыйсы, әле мәктәпне тәмамлап кына килүче сенлесе. тагын төрле якын һәм ерак туган-тумачалары бар иде.
Яббар белән Роза эш ыгы-зыгысы арасында көн саен очрашу жаен эзләделәр. Мәхәббәт иде бу. чын мәхәббәт иде'
Өйләнешү турында сүз чыккач, Яббар бераз акча җыярга, торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген кузгатты һәм алар әле ашыкмаска булдылар
Яббар башта үзе турында Розага барысын да сөйләүне бик мөһим булыр дип уйлады. Һәм озакка сузмыйча, беркөнне Роза белән поселок клубында кино караганнан соң, кызны тулай торагына озатканда ул үзенен сугыш вакытында легионда булганын, лагерьларда утырганын бәйнә-бәйнә сөйләп тә бирде Анын ачы бәяне, әлбәттә. Розага каты тәэсир итте, әмма кызнын Яббарга мөнәсәбәте үзгәрмәде, ул аны барыбер яратты Яббар исә мона куанса да. сөйгән яры анын фаҗигасен бигүк тирәнтен анлап бетерми дигән уйдан арына алмады һәм Розадан ата-анасына, туганнарына бу хакта сөйләмәвен үгенде. Роза серне сакларга вәгъдә бирде
Яббарда мәхәббәт белән беррәттән яна өмет уянды Әлегә бары тик анасы гына аны элеккечә ярата иде ләбаса. Атасы да. Сәет абыйсы да аны кичермиләр. Нәсимә хатын-кызларча кызганып караса да. Сәеттән куркып, аңа якты йөз күрсәтмәскә тырыша Нәсимәнсн туганнары исә Яббарны белергә дә, танырга да теләмиләр Фатыйманың туганнары аны кызгана һәм шул ук вакытта кызларынын Әнсарга чыгуына шатланып туймыйлар Авылда күршеләр йөз чөерәләр, авылдашлар исәнләшмиләр—нәфрәтләре бер чакрымнан бәреп тора. Хәзер анын Розасы бар. Розанын туганнары бар Әмма бер уй аны куырып-куырып ала—кайчан да булса Розанын туган- тумачасы анын тәрҗемәи хәлен белми калмас бит Бу дөньяда нәрсәне яшерү мөмкин сон?!
Ярый, алга таба күз күрер Ин мөһиме, булдыра алган алымны ясады ул— бергә тормыш юлыннан атлыйсы кешегә үзенен кайгылы серен ачты
23
Тагын ике ел гомер узып китте. Шул ике ел гына да әллә нинди зур вакыйгалар алып килде. Йнәһәмиятлесе 1953 елны булды—«халыклар атасы*, «бөек юлбашчы» Сталин үлде Күпме кеше шатланды, күпмссс кайгыга батты—кем санаган, кем үлчәгән. Тик менә даһи юлбашчы бу дөньядан киткәнгә бер елдан артык вакыт узды, ә урман ягыннан кояш элеккечә кон саен чыга, кич белән тау артында гадәттәгечә бага. Шулай ук ел фасыллары берсен-берсе алмаштыра Менә бит әле яздан сон тагын жәй килде
Авыл халкының сәясәттән хәбәре юк Кайдадыр ерак шәһәрләрдә кемнәрдер Сталин үлгәннән кайгыга батып, кайсылары, киресенчә, тиран бу дөньядан киткәнгә чиксез шатланып, киләчәккә зур өметләр баглап яшәсә, авылда исә авыр хезмәттән бөгелгән крестьян, ялсыз-бәйрәмсез, караңгыдан караңгыга кадәр эшләп, үзенен шәхси тормышында очны очка ялгап, дәүләт планын изге санап, гадәттәгечә көн күрде Тиздән печән чабар вакыт җитә
Нәгыйм кече яктагы сәкедә инде яз башыннан бирле ята Торып йөри алса да, хәле тиз бетә, сулышы каба, йөрәк үз турысында гына түгел, калак сөяге астында, иңбашларында үзен сиздереп авырга
Ул казан тирәсендә чуалган карчыгы белән килененә аһылдап эндәште:
—Быел печән дә чаба алмам микәнни?
—Нинди печән чабу инде сиңа,—дип җавап бирде Әминә.—Ят, берни турында уйлама.
Әминә казан астына утын алырга чыгып киткәч, Нәгыйм ишек катында иске ботинкасының куба башлаган төбен рәтләргә маташып утыручы Сәеткә шыңшып эндәште:
—Болай эшсез яту дөрес түгел. Эшкә яраксыз яту бик яман нәрсә икән.
—Бер сыерлык кына печән әзерләрмен әле,—диде Сәет —Йөрәгеңне сакла.
Әминә кулына иске бүрек тотып килеп керде. Сонгы вакытта анын йөзендәге сагышта ниндидер усаллык төсмере дә катнаша, ул күзгә күренеп кырысланды, хәтта күзләрендә көтмәгәндә нәфрәт очкыннары чагылыл- чагылып ала. Авыл кешеләренең, хәтта туганнарының да Яббарга начар мөгамәләсе ананы нык үзгәртте.
Әминә ишек катында мыш-мыш килеп үз эше белән мәшгуль булган Сәеткә карап торды, аннары өй эченә узып сәкедә ятучы карты янына килеп басты.
Нәгыйм башын калкытты:
—Нишләп сөмсерен коелган? Нинди бүрек ул кулыңда?
—Лапас түбәсендә Яббарнын бала чагында кигән бүреген таптым,—диде Әминә. Ул бүрекне әйләндергаләп карады, иснәп алды, шуннан сон мич башына илтеп куйды. Ул, аралыктан чыкмыйча, бик озак тып-тын гына елады.
Нәгыйм яткан җирендә боргаланып алды:
—Яббар, Яббар... Әйбәт кенә яшәп, ару гына эшләп ята микән?
—Арудыр, арудыр,—дип ата-анасын тынычландырырга ашыкты Сәет.— Ул эштән курка торган малай түгел.—Һич кенә дә төзекләнмәгән сынар ботинкасын шапылдатып идәнгә ташлады, торып кулларын чалбарына ышкып сөртте.—Әле менә күрерсез, ул тернәкләнеп китәр, ә мин аска таба тәгәрәрмен.
Әминә күз яшьләрен сөртеп аралыктан чыкты, өстәл янындагы урындыкка барып утырды.
—Бәләкәй чакта Аулаш тавыннан чана шуа идегез,—диде ул хатирәләргә бирелеп —Бер тапкыр Яббар бүреген шунда югалтып кайтты.
Нәгыймнең исә Сәет әйткән сүзләр колагында чынлый иде. Әминәнен сүзләренә ул бөтенләй ригая бирмәде.
—Син, Сәет улым, аска тәгәри торган егет түгел,—диде Нәгыйм, улы белән ихластан горурланып.—Бирешмә.
Сәет аралыктагы юынгычның телен шылтыр-шылтыр китереп кулын юа-юа хатынына эндәште:
—Нәсимә, пешәме инде?
Өйдәгеләрнең әңгәмәсен бер сүз катмый тып-тын тынлап маташкан Нәсимә:
—Хәзер токмачын салам,—дип кабалана башлады.
Әминә моңсу тавыш белән һаман үзенең сүзен дәвам итте:
— Шулкадәре ачуланган идем, балакаемны, бүреген югалтып кайтканы өчен. Яланбаш кайтканы өчен кызганасы урынга, бик каты тиргәп ташладым баланы. Жилтерәтә-җилтерәтә тауга җитәкләп алып киттем үзен. Эзли торгач, таптык. Тау итәгендә карга күмелгән булган. Кар эченнән колакчыны чак кына күренеп ята.
— Печәнне чүмәләләп урынында калдырсак та була,—диде Нәгыйм, Сәет килеп сәке кырына утыргач.
Улы башын чайкады:
Юк, әти, алып кайтып куйсак яхшырак, ни дисән дә, печән йортка
кайтса гына синеке санала ул.
Әминә һаман үзенекен сөйләде:
— И-и-и. белсәгез иде Яббарны. балакаемны ничекләр сагынганымны' Өйдә тынлык урнашкач Нәгыйм сорап куйды:
—Киткәненә күпме булды?
—Дүртенче ел инде.—диде ана.
Нәгыйм аһ-ваһ килеп стенага борылып ятты:
—Илле дүртенче ел бара диген инде, ә! Сталин үлгәнгә дә бер елдан артып китте. Узган гомер—аккан су ди
Капка тавышы ишетелгәч, барысы да сагаеп калдылар. Сонгы вакытта аларга керүче сирәк, үзләре дә йомылыбрак яши башлаганнар иде.
Өйалды ишеге шыгырдагач. Сәет, кем керә икән дип. каршы чыкмакчы иде. ләкин шул вакытны өй ишеге киерелеп ачылды да бусагада Яббар пәйда булды Иңендәге капчыкны, кулындагы чемоданны идәнгә куеп, ул ишек катында шактый вакыт елмаеп басып торды. Яббар нык үзгәргән, кыяфәтенә бераз рәт кергән шикелле, ләкин чәче нык агарган, күзләрендә тирән монсулык. елмаюында да әйтеп бетергесез сагыш. Өйдәгеләр тып-тын калдылар Нәгыйм торып утырганда гына сәке такталары шыгырдап тынлыкны бозып куйды Мөгаен. Яббар шушылай бусагада гына басып торырга да әзер иде. ата- анасын, абыйсын күрү бәхетеннән артыгы кирәк түгел иде лә ана Анын өстендә өр-яңа кәчтүм-чалбар, эчтә ал-ак күлмәк, аягында калын табанлы ботинка!, чал чәчен матур итеп кырыйга тараган, гәүдәсе дә турайган, кайткандагы кебек бөкрәеп тормый—үзгәргән, нык үзгәргән Яббар. яхшы якка үзгәргән
—Исәнмесез!—диде ул, күкрәк тутырып Анын исәнләшүе үзенен ыспай киеменә бик тә туры, тәнгәл килеп янгырады Әминә кулларын сузып улына таба атлады
—Улым, әле генә сине искә алдым бит мин! Каитгынмыни. балакаем! Әнкәсенә аркасыннан сөяргә жайлырак булсын өчен. Яббар бераз иеленкерәде.
— Исәннәрмесез.—дип тагын бер кат исәнләште Яббар —Абыйсы белән кул биреп күрешкәннән соң, атасы янына килде —Чирлисенме әллә, әти?
Нәгыйм салкынаеп киткән кулын улына сузып күреште:
— Йөрәк келтер-мелтер бит инде минем.
—Исәнме. Нәсимә.
— Исәнме,—диде Нәсимә. Яббарны җентекләп күзәтеп
Әминә куанычтан тәмам югалып калды, улы урындык алып мич буена утыргач, аның тирәсендә нишләргә белми бөтерелеп йөрде —Бигрәк озак кайгмадын биг, улым
—Эш бик каты,—диде Яббар —Бөтенләй ялсыз эшләдек сонгы вакытта.
—Гис төзеләме?—дип сорап куйды Нәгыйм.
—Төзелә.
Сәет энесенең яхшы өс киемен гажәпсенебрәк күзәтеп утырганнан сон —Отпускы алып кайттынмы?—дип кызыксынды —Әйе. Мин хәзер бер зур нәчәлникнен шоферы булып эшлим Кырыс булса да, хәлгә керә торган, гадел, яхшы кеше
Кече улынын киләчәк язмышына бернинди өметләр багламый башлаган Нәгыймгә хәл кереп китте.
— Нинди машинада эшлисен?—дип сорады ул. Яббарнын машина йөртүче булып киткәненә әле тәгаен ышанып җитмичә
—«Москвич*та.
—О-о-о. хәтә-ә-ә-әр!—диде Нәгыйм, шаккатып Нәсимә ягымлы итеп Яббарга эндәште:
— Мактап кына йөрисен икән—әле генә аш пешеп җитте
Яббар сикереп торды да кабаланып ишек катындагы чемоданны ачты, аннары капчыгында актарынырга тотынды:
—Туктагыз әле, ашарга утырганчы бүләкләремне өләшим. Күчтәнәчләрем дә бар. Әти, син тельняшка яратасын бит. Менә сина тельняшка.
Нәгыйм тәмам терелеп китте, Яббарнын кулыннан бүләкне алганнан сон алдына куеп озак итеп сыпыра-сыпыра әйләндергәләде:
—Рәхмәт. Тәнгә ин рәхәт нәрсә шушы. Рәхмәт.
Яббар чемоданыннан ачык төстәге чуклы шәл алып әнкәсенә сузды: —Әнкәй, сиңа шәл.
Яббар шәлне әнкәсенең иңенә үзе салды. Әминә исә оялып кына көзге каршына килеп:
—И-и-и, улым, бик кыйбаттыр бу, бигрәк затлы шәл бит,—диде. —Кыйбат түгел, кыйбат түгел, әнкәй. Аны табуы гына авыр—дефицит. Минем нәчәлнигемнен һәркайда танышлары, дуслары күп—шунын аша алдым мин аны.—Ул капчыгыннан фуражка алып Сәеткә елмайды:—Сина, абый, менә нинди фуражка. Размеры синеке. Киеп кара әле, таман микән. Сәет фуражканы теләр-теләмәс кенә алды:
—Рәхмәт.
—Кая, киеп кара инде,—диде ана Нәгыйм Сәет:
—Тамандыр, тамандыр,—дип фуражканы киде дә хатынына таба борылды. —Шул хәтле килешә,—диде Нәсимә, сокланып.—Таманмы?
—Таман, таман,—диде Сәет, фуражканы салганнан сон әйләндергәләп карап.
Шуннан сон Яббар чемоданнан ал чәчәкле яулык алып Нәсимәгә сузды: — Монсы сиңа, Нәсимә.
Нәсимәнең йөзе шатлык катыш каушаудан кып-кызыл булды. —Рәхмәт!—диде ул читенсенеп һәм өйдәге ыгы-зыгыдан файдаланып яулыкны тиз генә каядыр яшереп тә куйды.
Яббарнын капчыгыннан тәмле-тәмле күчтәнәчләр дә чыкты—кәгазьгә төрелгән хәлвә, шикәр, кәнфит, печенье, берничә банка куертылган сөт.
—И-и-и, улым, шушы хәтле күчтәнәчләр белән кайтмасан!—диде Әминә, өйгә кергән бәйрәмнән тыны кабып —Болай ук расход тотмаска иден.
—Һи, әнкәй, шундый зур ГЭС төзеп тә күчтәнәчләр белән кайтмагач!— диде Яббар, якын кешеләрен куандыра алганга үзен бәхетле тоеп.
Нәсимә табын әзерләде. Ашарга утырдылар. Әминә кече улыннан күзен алмады.
—Эшен бик авыр түгелме, улым?—дип кызыксынды ул.
Яббар жавап бирергә дә өлгермәде, Нәгыйм сүзгә тыгылды:
—Эш жинел булмый инде ул, бигрәк тә андый стройкада!
—Түзәрлек, әнкәй,—диде Яббар, анасына ягымлы карап.—Инде мин күргәннәрдән сон теләсә нинди эш авыр тоелмас.
—Син анда кайда, ничек яшисең соң?—дип сорады Сәет, кайнар ашын агач кашык белән болгатып.
—Жигулевск дигән кечкенә шәһәрдә. Поселок сыман, җыйнак кына шәһәрчек. Ул күптән түгел Отважное белән Моркваши авыллары урынында төзелде. Анда ГЭС төзүчеләр генә түгел, нефть эзләүчеләр дә яши. Баракта урын бирделәр—тулай торак дип атала.
—Ул яна шәһәрчек стройканын үзеннән еракмы сон?—дип кызыксынды атасы.
Бу әңгәмә Яббарнын күңеленә хуш килде. Ул хәтта ашау турында да онытты, якын кешеләренең сорауларына рәхәтләнеп жавап биреп утырды. —Ул шәһәрчек Самарская Луканың төньягында.
—Анысы нәрсә тагын?—дип сорады Сәет.
Иделнен. Куйбышевтан сиксән километр югарырак, дугаланган урыны бар. анда Идел бик зур дуга булып ага.
Нәгыймгә кече улы сөйләгәннәр бик кызыклы булып тоелды.
—ГЭС үзе Куйбышевтан ерак булачакмы сон?—дип сорады ул.
—ГЭС әлеге дә баягы Самара Лукасынын төньягында. Куйбышевтан сиксән километр өстәрәк урнаша. Безнен Жигулевск төзелеш белән янәшә генә диярлек. Ай-яй зур ГЭС. Иделдә ин зур гидростанция булачак. Ленин исемен йөртәчәк Беренче агрегатны киләсе елның азагында җибәрәчәкләр —Ә жәмгысе ничә агрегат корылачак?—дип кызыксынды Сәет Егерме Мошность 2.3 миллион киловатт тәшкил итәчәк. Сусаклагычнын мәйданы гажәп зур булачак. Иделнен киңлеге дә. тирәңзеге дә артачак Нәгыйм шаккатып баш чайкады. Әнкәсе исә кече улы өчен зур горурлык хисе тоеп соклануын белдерде
—И-и-и. балакаем, боларны кайлардан белеп бетердең'’
— Мин бит зур нәчәлникне йөртәм. әнкәй,—диде Яббар. илһамланып Сәетнен кәефе кинәт сүренкеләнде. Эчке киеренкелеге чыраена чыкты —Нәчәлниген төрмәләрдә утырганынны белмиме0—диде ул. бөтенләй
көтмәгәндә.
—Белә.—диде Яббар. ашый башлаган җиреннән туктап Сәет:
—Ә легионер булганыңны0—дип сорагач, барысы да тып-тын калдылар —Анысын да белә,—диде Яббар. абыйсына карарга кыймыйча Табынның шундук яме китте.
—Каян белгән?—дип сорады Нәгыйм —Кем хәбәр иткән икән?
—Үзем сөйләдем барысын да.—диде Яббар —Ничек кабул итте?—дип кызыксынды атасы
—Төшенкелеккә бирелмә, диде Гаепсезлеген күзеннән күренеп тора, диде. Урнаш, эшлә, әмма боларны башкаларга сөйләмәскә тырыш, диде Әле шундук ике банка тушенка, бер банка сгушенка да бирде Сәет кашыгын шакылдатып өстәлгә куйды —Нәчәлниген үзе. яки берәр туганы легионер түгелдер бит ”
— Юк.—диде Яббар. абыйсына туры карап Сәетнен ачуы бәреп чыкты
— ГЭС, агрегат, водохранилище, киловатт1 Начальнигын миһербанлы кеше! Тушенка. сгушенка! Син балда-майда йөзәчәксең! Ә мина эшем буенча күтәрелергә районнан рөхсәт бирмиләр!
Әминә кырыенда утыручы олы улынын именә кулы белән кагылып ялварды:
—Сәет, улым, түз. сабыр ит
Нәсимә кубарга торган давыллан куркып эндәште:
—Ашагыз әле. ашыгыз суына.
Әмма инде ашмын тәме югалды. Шулай да Нәсимәнсн тавышы табын янындагы ярсуны бераз таратыбрак җибәрде
—Авылда нинди якалыклар бар?—дип кызыксынды Яббар. өстәл башында теләр-тсләмәс кенә ашап утыручы атасына карап.
Нәгыйм урындыгын шыгырдатып җайлабрак утырды —Ин зур яңалык шул—Әнсарны райкомга эшкә аздылар Авыл җитәкчесе булып аз гына эшләде югыйсә. Ай-яй тиз күтәрделәр үзен
Әминә күрше малаенын дәрәҗәсе күтәрелүгә ихластан куанды
— Маладис,— диде ул —Сүз дә юк. маладис. читтән торып укыды, кулыннан эш килә, акылы бар
—Анык урынына силсәвиткә кемне куйдылар сон?—диде Яббар
— Килгән кешене сайладылар,—диде Нәгыйм —Харис исемле. Агроном иде ул. практикага монда җибәргәннәрдә, шушында төпләнеп калды Кун
м
тә үтмәде, каяндыр бер керәшен кызын хатынлыкка алып кайтты. Сәер булса да, бик тырыш кеше, аны сайлап дөрес эшләгәннәрдер.
Сәет авыз кырыйларын алдындагы тастымал белән сөрткәч, Яббарга карап торды да кырыс тавыш белән әйтеп куйды:
—Синен аркада мине яхшы эшкә алмыйлар. Минем өчен ин зур яналык шул.
Яббарнын үзәге куырылып куйды:
—Нинди эшкә?
—МТСның баш механигы итеп тәкъдим итмәкчеләр иде, энесе сатлыкжан дип кандидатурамны кире кактылар.
—Бәлки Әнсарга мөрәҗәгать итәргә кирәктер,—диде Нәгыйм, сызлый башлагын аягын бөгелеп кулы белән угалый-угалый.
—Күпме мескенләнергә, түбәсенергә була инде!—дип җикерде Сәет.— Шул Әнсар алдында гомер буе бил бөгәрмен микәнни?! Кемнеңдер сатлыкҗанлыгы аркасында мин гел кол сыман тезләнеп яшәрменме'.,!
Шунда Әминә көтелмәгән усаллык белән олы улына җикерде:
—Унышсызлыкларынны гел Яббарга гына сылтама!
Сәет «әкбәр» итеп тиз генә битен сыпырган булды да сикереп торды:
—Сылтамаскамы?! Мин уңышсызмы?! Миңа эшем буенча бер генә дә кыек-мыек сүз әйткәннәре юк, эшемдә мине бернәрсәдә беркем гаепли алмый! Ә Яббар аркасында әле монда, әле тегендә абынырга туры килә.
—Энем ялга кайтты дип куанып утырасы урынга тагын өйдә тузан тузгытырга торасынмы?!—диде Әминә, ачуланып.
Көтмәгәндә Нәсимә ирен якларга кереште:
—Соң, әнкәй, миңа да мәктәптә еш кына төрттереп куялар—имеш, гаиләбездә изменник бар. Мин укытучы кеше, патриотизм турында сөйли башласам, телем әйләнми. Баштарак үтәр, яки күнегермен дигән идем...
—Түзәргә кирәк!—диде Әминә, тагы да кырысланыбрак. Сонгы вакытта ананың тавышында да элек ишетелмәгән катылык яңгырый башлады.—Син, Сәет, энен аркасында абынасын икән, егылсаң да, торып кит. Эшеннән кусалар да, түз, гади эшче булып эшлә.—Аннары тавышын йомшартыбрак Нәсимәгә эндәште:—Ә син, килен, кияүгә чыкканда Яббарнын фаҗигасен белә иден. Зинһар өчен, син дә түз!
Нәгыйм:
—Аллаһы әкбар,—дип табын яныннан китеп сәкегә барып ятты —Түз... Синен гомергә шул бер сүз булды инде—түз, түз, түз.
—Әнкәй, китим мин,—диде Яббар тыныч кына.
—Юк, юк, улым, мунчалар кереп, ял итеп китәсең,—диде Әминә катгый итеп.—Аннары... берничәне кунмыйча китмисен, улым.
—Син теләсә кайчан китә аласын,—дип мыгырдады Сәет.—Ә без монда калабыз, синең яман атын белән!
Яббар битен сыпырып:
—Аллаһы әкбар, рәхмәт, тәмле булды,—диде. Шуннан торып:—Мин һава сулап керәм, әнкәй,—дип ишегалдына чыгып китте.
Әминә әле Сәеткә, әле Нәсимәгә ачулы караш ташлады.
—Мин шуны әйтмәкче булам...—диде ана янаулы тавыш белән.—Сез, балалар, тагын Яббарга тел-теш тигезсәгез, миннән якты чырай күрмәссез! Риза-бәхил түгел!
Нәсимә елый-елый олы якка кереп караватка ауды. Сәет хатынын юатырга дип аның артыннан кереп китте.
—Әнкәй күзгә күренеп үзгәрә, күкеле кырыслана,—диде Нәсимә, сулкылдап.
Сәет карават кырына утырды:
—Әйе шул, сизәм.
—Мондый коры кеше түгел иде ул.
—Яббар аркасында күнеле катты анын.— диде Сәет.—Нык ярата ул кече малаен.
Нәсимә торып утырды, битен учлары белән сыпырды —Ничек инде баласын яратмасын.
—Мунча ягып җибәрәсе бар.—диде Сәет, хатынын елаудан туктатып игътибарын башка нәрсәгә юнәлтер өчен
Алар мунчага су ташыйсы бар дигән сылтау белән өйдән чыгып киттеләр.
Нәгыйм кече якнын сәкесендә түшәмгә карап яткан килеш тәрәзәдән аты улы белән киленнен урамдагы коедан мунчага су ташыганнарын күзәтеп торучы карчыгына эндәште:
—Синең дә холкын үзгәрде, карчык.
—Шулаймы...—диде Әминә битараф кына —Артык кискенләнмә әле син.
— Барыгызда Яббарны кыерсытасыз,—диде Әминә, картына карамыйча гына —Син. ата кеше, үз баланны әле бер тапкыр гына да якламадын
—Дөньялыкта һәрбер кеше үзенә язганын алырга тиеш
— И-и-и, нәрсә дип ята бит!—диде Әминә, нәфрәтләнеп —Яббарнын күнеле тутырук ут икәнне күрмисенмени?! Тагын нәрсә атырга тиеш ул бала?! Шундый жәбер-золымнар кичкәннән сон да бимазалана бит ул! Нишләп шушы кадәре каты бәгырьле сон син'
Нәгыйм яткан урынында боргаланып алды
—Бала. бала... Син Сәет белән Нәсимәгә бик орынма Яббар ул читтә яшисе кеше, ә болары белән гомер азагына кадәр бергә яшисебез бар —Нәсимәсе дә Яббарга тел-теш тигезә башлады бит.—диде Әминә Нәгыйм тавышын әкренәйтте:
—Сон, ансы да гасабиланыр инде. Аларнын соңгы вакытта кыбырсуларының сәбәбе—балалары юклыктан Күпме торып балалары юк бит
—Булыр әле. Алла боерса,—диде Әминә, «бала* сүзеннән кинәт йомшарып.
Нәгыйм:
— Булса булыр иде инде,—дип тагын стенага борылып ятты
—Тик кенә ят.—диде Әминә бернинди ачусыз—Иөрәгеннс тынычландыр да. тик кенә ят.
—Ятам бит инде,—дип җавап бирде Нәгыйм чак кына ишетелерлек итеп Нәгыйм шулай торымнан-торымга ынгыраша-ынгыраша сәкедә ятты. Әминә казан тирәсендәге вак-төяк эше белән мәшгуль булды
Бераздан берни булмагандай кыяфәт белән Яббар килеп керде, беркавым әле атасына, әле анасына елмаеп карап торды
—Әти! Әнкәй! Мунчалар кереп тормам инде,—диде ул —Ничек инде мунчалар кереп тормыйсын?—дип пошаманга калды Әминә.
— Мина кичекмәстән китәргә кирәк.
Әминә улына ялынырга тотынды
— Юк. юк. улым, алай итмисен! Ничек инде мунчалар да кермичә, берничәне кунмыйча?!
—Тиздән иркенләп, озакка кайтырмын әле Әти. сина берәр төрле яна дарулар кирәкмиме?
Нәгыйм әкрен генә торып утырды —Дарулар бар минем, улым
—Әле булганнарын да ялындырып кына эчә.— диде Әминә —Дарулар кирәк булса, хат языгыз—фәлән-фәлән дару кирәк дип Атып кайтырмын
—Нинди хат инде!—диде Әминә —Тиздән кайтам дисен бит. Син кайт, улым, гел кайтып йөр. Минем яныма кайтасын бит син. Син башкаларга игътибар итмә. Мин сине бик сагынам бит, улым. Ин кадерле кешем син минем, балакаем! Шуны онытма. Гел кайтып йөр!
Әминәнең күңеле тулганны күреп Нәгыйм чыраен сытты:
—Елама инде. Улын шундый бөек төзелештә эшли. Горурланып, сөенеп, елмаеп кына утыр.
—Ул төзелүче ГЭС белән бигүк горурланырга иртәрәктер шул әле,—диде Яббар.—Нәчәлник әйтә: алты мен квадрат километрдан артык мәйданны су басачак, ди. Сер итеп әйтте. Бу тирәләрне дә отыры су басмагае дип куркам әле мин.
—Ул кинәт басмыйдыр бит,—диде Нәгыйм.—Баса башласа әйтми калмаслар. Аннары, Куйбышев моннан ерак бит ул. Нүжәли суы монда хәтле менәр?!
—Менүе дә ихтимал. Егерме агрегат төзеләчәк бит. Хәер, әле алдан куркып утырырга кирәкмидер. Ләкин нәчәлник әйтүе буенча, су нык күтәреләчәк.
—Күрә торып, авылларга хәтле суны күтәртмәсләр әле,—диде Әминә әллә кайчан әллә кайдан су килеп басасын күз алдына да китерә алмыйча.
—Шулай, әнкәй, шулай. Анда бит бик зур инженерлар, белгечләр эшли, алар нишләгәннәрен аңлап эшлиләр.
—Улым, әллә берәрне генә булса да кунасынмы?—дип тагын бер тапкыр үтенеп карады Әминә.
—Юк, әнкәй, китим инде мин.—Ул тагын әле атасына, әле анасына карап куйды.—Шуны әйтмәкче идем... Мина инде утыз яшь. Мин тиздән өйләнермен, ахрысы.
—Йөргән кызын бармы соң, улым?—диде Әминә, йөрәгенең дерт итеп киткәнен тоеп.
—Бар.
—Татар кызымы?
—Татар. Куйбышев кызы. Татарча сөйләшүе чамалырак, әлбәттә.
Әминә бу хәбәргә бик сөенде.
—Булсын, булсын,—диде ул.—Татар кызы булгач шул җиткән. Үзебезнең кеше булгач бик әйбәт. Кайчан алып кайтасын сон инде аны монда?
—Мин аны монда алып кайтып тормас идем. . Сез рөхсәт итсәгез... Никахны барыбер кыз ягында укыталар. Сезне шунда алып барып...
Әминә улының сүзен бүлде:
—Ник башта аны монда алып кайтып күрсәтмисен сон?
—Мин, гомумән, аны монда алып кайтмас идем.
—Ничек инде?!
—Анламыйсынмыни ник алып кайтырга теләмәгәнен!—дип кысылды Нәгыйм.
Әминәнен әле генә яктырган йөзе тагын караңгыланып китте:
—Ул белмимени?
—Белә. Мин яшермәдем, ана барысын да сөйләдем. Тик анын болай белүе бер нәрсә, ә туганнарымның мина карата мөгамәләсен сизүе, күрүе бөтенләй башка нәрсә!
Дәвамы кичәсе санда
——- Татарстан Язучылар берлегенә 75 ел
Рафаэль
Мостафин
БЕРЕНЧЕ ИДАРӘ
1934 ЕЛНЫҢ МАЙ АЕНДА С'ССР ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНЫҢ УСТАВЫ «КЫЗЫЛ ТАТАРСТАН» ГАЗЕТАСЫНДА БАСЫЛА
Шул ук елнын июнь аенда Үзәк комиссия утырышында Язучылар союзына (берлегенә) әгъзалыкка кабул итү була Ул вакыттагы комиссия бик таләпчән әгъзаларны сайлыйлар Ин житлеккәннәрнс. язучы булып танылганнарны гына алалар. Әгъза булачак кеше берничә яхшы китап авторы да булсын, укучылар алдында дан да казанып олгерсен. ә ин моһимс—сәяси яктан революция яклы, чыгышы ягыннан да бәхәс тудырырлык булмасын Ягъни мулла яки кулак малае була күрмәсен Равил Фәйзуллин «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл* китабында язганча, ул чорда Союзда әгъза булу югары гыйльми дәрәҗә алудан бер лә ким булмый Татарстан Язучылар союзына барлыгы 21 кеше кабул ителә. Боларлан тыш 8 кеше әгъзалыкка кандидат итеп алына (ул чорда шундый статус та булган)
Татарстан язучыларынын беренче съезды (хәзер без инде корылтай дип әйтер идек) Татар Дәүләт академия театры бинасында 1934 елнын 25 июлендә ачылып, дүрт кон дәвам итә. 29 июль көнне оешмабызнын ни беренче идарәсе сайлана Анда тугыз кеше керә Кемнәр алар?
Кави Нәҗми -идарә рәисе Анын кандидатурасы бер дә очраклы түгел Танылган язучы, талантлы шагыйрь һәм прозаик булудан тыш. 1932 елдан бирле К Нәҗми Татарстан совет язучылары союзын оештыру комитетында бик актив эшли. Шул ук вакытта ул башта «Атака*, соныннан «Совет әдәбияты* журнагзарынын җаваплы мөхәррире вазифасын башкара Татарстанның ВКП(б) өлкә комитеты да аны бу җаваплы эш өчен ин лаеклы кеше дип саный
Кәрим Тинчурин. Шул вакытта ук ул тагар совет драматургиясенең классигы булып исәпләнә 1910 елдан К Тинчурин беренче татар профессионазь театр труппасында башта актер, соңыннан режиссер булып эшли башлый һәм бөтен гомерен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый Анын егерменче елларда ук язылган драмалары—«Казан сөлгесе*. «Сүнгән йолдызлар- •Американ*. «Жилкөнсезләр*. «Зәнгөр шәл* һ б —әлегәчә Академия театры сәхнәсеннән төшми
Гомәр Гали. Танылган язучы-публицист. абруйлы тәнкыйтьче. 1925—1927 елларда «Безнен юл» (хәзерге «Казан утлары») журналының жаваплы хезмәткәре. 1927 елдан 1937 елга чаклы Татарстан дәүләт китап нәшриятында матур әдәбият секторы мөдире булып эшли. 1932—1934 елларда исә ул да К. Нәжми кебек Татарстан совет язучылары союзын оештыру комитеты җитәкчеләренең берсе була.
Гомәр Толымбайский. Шул чорның әдәбият мәйданында бик актив эшләп килгән язучы, прозаик һәм тәнкыйтьче. Казан вакытлы матбугатында, аеруча «Безнең юл» журналында, сугышчан рухлы тәнкыйть мәкаләләрен һәм агитацион рухтагы әдәби әсәрләрен бер-бер артлы бастырып тора. Ул шулай ук әдәби агымнар көрәшендә дә актив катнаша. Г Толымбайский—«Сулф» («Сул Фронт») оешмасын төзүчеләрнең берсе. Кайвакыт, артык «кызылланып», «чыгышы ягыннан шикле* каләмдәшләрен фаш итә. кызып китеп, әдәби мирасны да инкарь итә.
Хәсән Туфан. 1924 елдан яза башлап, егерменче еллар ахырында үзенен әлегәчә әһәмиятен җуймаган «Урал эскизлары». «Ике чор арасында». «Башлана башлады» һәм «Бибиевлар» исемле поэмаларын ижат итә. Бу поэмалар татар поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.
Ләбнб Гыйльми. Яшь язучы-прозаик. Ана 1934 елны нибары 28 яшь була 1930 елдан яза башлап, ул берничә хикәя, повесть бастырырга өлгерә. «Чын мәхәббәт» исемле романын яза башлый. Идарәгә сайлануының бер сәбәбе: бу вакытта ул комсомолның Татарстан өлкә комитетында икенче секретарь булып эшли, идеология ягыннан бик ышанычлы кеше булып санала.
Гаяз Ризванов. Танылган журналист, «Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире. Ул Язучылар берлегенең эше белән турыдан-туры шөгыльләнә, үзе дә язучы булырга хыяллана. Союзны оештыру комиссиясенең рәисе буларак, зур эшләр башкара. Татарстан язучыларының Беренче съездында ул өч сәгатьлек доклад белән чыгыш ясый. Шул ук съездда аны язучыларның беренче Бөтенсоюз съездына делегат итеп тә сайлыйлар.
Василий Красный (Краснов-Асли). Танылган чуаш язучысы. 1900 елны хәзерге Буа районының Чураково авылында туган. 20нче еллардан башлап чуаш авылы турында матур-матур хикәя һәм повестьлар ижат итә.
Кәшшаф Төхфәтуллин, секретарь. Аның турында бернинди мәгьлүмат та таба алмадым. Күрәсең, ул язучы булмагандыр, техник эшләр генә башкаргандыр.
Беренче идарә нибары өч ел гына эшләп кала. 1937 елны барысын да диярлек кырып-себереп утыртып чыгалар. Бик сирәге генә исән кала.
Кави Нәжми ике елдан артык утыра. Ул күргән газапларны дошманына да теләмәссең. Аны көне-төне эт итеп кыйныйлар, женси әгъзаларын итек үкчәсе белән басып сыталар, атналар буе салкын карцерда билдән бозлы суда тоталар. Хатынын кулга алалар, бердәнбер улы Тансыкны утырту белән яныйлар. Тәмам кешелеген җуйгач, җәзаларга түзә алмыйча, «гаепләрен» танырга мәҗбүр була. Алай гына да түгел, башкаларны гаепли торган кәгазьләргә дә кул куя. Соңыннан. 1939 елны тулысынча акланып иреккә чыккач, ул аның катнашлыгында утыртылган иптәшләрен төрмәдән чыгарырга булыша.
Кәрим Тинчурин 1938 елны атып үтерелә.
Гомәр Толымбайский, тоткыннар истәлеге буенча, җәзаларга түзә алмыйча, акылдан шаша. Шуңа да карамастан, аны шул ук 1938 елны атып үтерәләр.
Хәсән Туфанны 1937 елны Язучылар берлегеннән чыгаралар. Әмма нигәдер кулга алмыйлар. Ләкин өч ел үткәч. 1940 елның көзендә төрмәгә утырталар. Ун ел утырып чыкканнан соң, мәңгелек сөргенгә Себер якларына җибәрәләр. Ул 1956 елны гына. Сталин үлеп, «җепшеклек» чоры башлангач кына, туган якларына кайта.
Ләбиб Гыйльми 1937 елны үзен шактый ямьсез тота, башкалар өстеннән шикаятьләр яза. К Нәҗмине кулга алгач, аны Татарстан Язучылар союзынын рәисе итеп куялар. Әмма ничек кенә «кызыл» булырга тырышмасын, бу аңа ярдәм итми. Шул ук дәһшәтле 37 елның җәендә аны да кулга алалар һәм берничә айдан атып үтерәләр.
Гаяз Ризванов 1937 елда кулга алынып. 1939 елны лагерьда вафат була.
Шунысын да искәртеп китәргә кирәк бу вакытта атеге әдипләргә нибары кырык яшь чамасы.. Әгәр репрессияләр булмаса. күпме яна әсәрләр язылыр да. күпме әдәби ачышлар булыр иде!
Василий Красный да шул ук 37нче елны кулга алына. Әмма ниндидер могжиза белән исән кала. Ун ел утырып, исәнлеген тәмам югалтып, туган якларына кайтып егыла. Хәтта күпмедер вакыт ижатын да дәвам итә. берничә китап язып. Чабаксарда бастырып чыгара.
Югарыда әйтеп үткәнемчә, бер Кәшшаф Төхфәтуллин язмышын гына ачыклый алмадым Кайбер журналистларнын фарахтавынча. ул каядыр әллә Урта Азия, әллә Казакъстан якларына качып котыла Ал чаты га баргач, мина атаклы нефтьче. Казакъстанда эшләп дан казанган Рид Кәшшаф улы Төхфәтуллин турында сөйләгәннәр иде Имештер, ул әлеге Кәшшаф Төхфәтуллиннын улы икән Дөресме, түгелме, тәгаен генә әйтә алмыйм
Шул тугыз язучы Татарстан язучылары съездында Мәскәүгә. СССР язучылары съездына да сайлана. Аларга өстәп тагы өч әдипне сайлыйлар Ибраһим Газины. Галимжан Нигьмәтине һәм Фатих Сәйфи-Казанлыны Бу өчлектән бары Ибраһим Гази гына иректә кала Калган икесе—репрессия корбаннары.
Шундый сорау туарга мөмкин: ни өчен әлеге беренче идарә әгъзаларын уптым- илаһи җыеп, юк итәләр? Әллә берәр гаепләре булганмы?
Сәбәбе бик гади Бабам мәрхүмкәй әйтә торган иде 1937 елны НКВД балыкчылары эре балыкны гына сөзеп ала иделәр Вак балык ятьмәгә эләксә дә. очраклы рәвештә генә эләккән Чыннан да. ул чорнын тәртибе шундый иде өлкә, шәһәр комитетлары, райком кешеләрен бөтен бюросы белән жыеп алып атканнар Завод-предприятие җитәкчеләрен шулай ук оере белән кулга алганнар Шул ук хәл Язучылар берлеге белән дә кабатланган.
Бер ел эчендә өч идарә составын кулга алалар Башта К Нәҗми җитәкчелегендәге идарәне. Аннан сон Л Гыйльми рәислегендәгесен Ин соңыннан, ел ахырында— Мирсәй Әмир җитәкләгән идарәне.
Югарыда әйтелгәнчә. Татарстан язучылар берлегенә барлыгы 21 әгъза һәм X кандидат кабул ителә. Шулардан 13 әгъза һәм 2 кандидат репрессияләнә (югарыла санап үтелгәннәрдән тыш. Мансур Крыймоп. Фатих Кәрим. Фәтхи Бурнаш. Мирсәй Әмир. Таһир Госман-Сулмаш (Хатип Госманнын абыйсы), кандидатлардан Шамил Усманов һәм Галимжан Мөхәммәтшин )
Барлыгы исә иллеләп татар әдибе репрессия корбаны була Әмма шу на ла карамастан татар әдәбияты юкка чыкмый, репрессияләнгән язучыларга алмашка яшь әдипләр килә. Әдәбият яши. әдәбиятны үтереп булмый