Логотип Казан Утлары
Роман

ХУНВЕЙБИН


III
РОМАН-ЭПОПЕЯ
Тан алдыннан ярышып-ярышып кычкырган әтәч тавышларына уянган иде ул. Шулкадәр дә арыткан, шулкадәр дә басылып йоклаган ки, Иркен-ага беравык үзенен кайда икәнен исли алмый
ятты. Үзенең тарихи туган авылы Кизләүдә икәнлеген, бу көмеш быргы кычкырткан әтәчләр дә туган Кизләү әтәчләре, анын яткан-йоклаган түшәге дә туган жир түшәге икәнлеге исенә төшкәч, кичәге вакыйгаларны башыннан кичереп, җылы юрганы астында бераз иркәләнеп, назланып ятты. Әйе, аларнын автосын тартып килгән урыс, рәхмәт төшкере. аларны авыл башына кадәр китерде, тик урамнан Сихәт-сылулар йортына ук үтәлмәгәч, кайтып китте.
Кизләү урамнары һич кенә дә Тау Иленекеннән ким ергаланмаган икән. Алар күзгә төртсән күренмәс төн карасында Сихәт-сылу артыннан кулларындагы саквояж-арбалары белән коймаларга асылына-асылына, сикерә-атлый, кайда бата-чума, тәмам шүрәле рәвешенә кереп, көч-хәл белән килеп егылдылар. Сихәт-сылуның ата-анасы жан рәхәте кешеләр булып чыкты.
Сәбах намазына аны әтәчләр уяткан икән бит. Кана, никадәр кыска монда төн! Йокларга дип яткан иде—инде торырга да кирәк. Хәтеренә һаман да шул тарихи Ватанына ислам дине алып килгән гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан килде. Ул да һижрәтче, ул да мөһажир бит! Әгәр Иркен һәм анын нәселе биредән куылып киткән мөһажир булса, Ибн Фадлан ислам хакына Болгарга һижрәт кыйлган мөһажир буладыр. Сәяхәтнамәнең инглизидәге нөсхәсен ул Вашингтонның Конгресс китапханәсендә укыган иде. Текст әле яна гына укыган кебек хәтердә саклана: «Болгарда төннен кыскалыгы шулкадәр ки, ашар аш ахшам вакытында салынса—сәбах намазы шул аш пешеп чыкканчы укылырга тиеш болады...» Әйе. Ибн Фадлан Болгарда төннен ин кыска, көннен иң озын көннәрендә—июньдә булган да шул!..
Дәвамы. Баиш 9нчы санда.
Сихәт үзе дә, анын ата-аналары да намахзы түгел икән
Сиздермәскә тырышып, аяк очларына гына басып, кичтән хәстәрләп куелган комганын эләктереп тышка чыкты Туган якнын барлык исән калган кошлары, хәтта ки бөҗәкләре сайрый иде. Шәйхенур кардәш ишекләренең эчтәгесе дә. тыштагысы да шыгыр-шыгыр килеп җырлый икән. Майлыйсы булыр
Намазыннан сон. жаны да. тәне дә пакъләнгән Иркен ага сабый йокысы белән янадан йоклап киткән.
Ул аягынын сызып сызлавына уянды «Көч килгән, күрәсен Мунчада кайнар себерке буынла тотканда яхшы булыр иде дә бит» Баш очындагы караватта—үзе күренми—ана шулай ук башын куеп, кем әйтмешли, баш ка-баш. балаларча мышный-мышный Рәгыйбь йоклый Алик идәндәге түшәктә сүнеп калган Торырга вакыттыр. Нәрсәдән башларга'.’ Алмаш киемнәрен саквояждан чыгарасы булыр. Тәрәзәләрдә кояш балкый икән Кон матур булачак. Кояш гүя анын күнеленнән чыккан иде Тизрәк аягына басасы һәм беренче тапкыр туган яктагы Туган Кояшына турыдан-туры. тутырып карыйсы килеп китте.
Урам ягындагы тәрәзәләрдә кеше-фәлән күренми Өйнен алгы ягында гына нәрсәдер гөжгелдәп яна. богыр-богыр кайный, ир белән хатыннын лабыр-лобыр килеп сөйләшкәне ишетелә Торырга вакыт Торырга кирәк Тор. әфәндем Шулай үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә яткан жирсннән артыш таягын сузьглып алды һәм тавыш-тынсыз гына урыныннан күтәрелде Беренче итеп күргән нәрсәсе—кичә юлда кешегә күренә алмаслык шакшы хәлгә килгән, ә хәзер инде юыласы юылып, үтүкләнәсе үтүкләнеп, күренеп торсын өчен шифоньернын ярымачык ишегенә эленеп куелган костюм- чалбары. күлмәге булды Икенче ишеккә Рәгыйбьнен шулай ук юылган һәм үтүкләнгән өс-башы эленгән иде. Аннан эчтәрәк Шәйхенурның күкрәге орден-медальләр белән тулган пинжәге күзгә чалынды Бу Сихәт-сылунын эше иде. «Кардәшем сугышта катнашкан микәнни?— Иркен-аганын башына нидер суккандай булды — Бодай булгач, катнашкан гына түгел, күкрәген орден белән тутырырлык каһарманлыклар кылган, димәк.’ Бәлки, сөйләр әле*
Менә Рәгыйбь кардәше дә уянды Кәефе яхшы иде Эшен тиз тота торган зат икән.Сикереп тә торды, спорт трикосын киеп, юл капчыгыннан берсе зәнгәр. берсе яшел төстәге чәнечкеле «кытай энәләре»н чыгарды һәм йөзен дә чытмыйча энәләр өстенә ятты:
—Бу кытайлар уйлап таба бит. әй’ Тормышымда мин шушы энәләрдә генә ләззәт алам, Иркен-ага Китап ташудан түгел, нервылардан бил өзелә!..
Иркен-ага Рәгыйбь өчен куанып елмайды һәм диварларга игътибар итте Алар рам эчләренә куелган фотосурәтләр белән чуарлаган иде Урам як диварында, уртада. Шәйхенурның буденновкадагы хәрби сурәте һәм хужабикәнен кыз чагындагы сурәте бергә зурайтып куелган иде
Киенгән арада Рәгыйбь ихатанын сул почмагында, алмалары белән авыраеп утырган алмагачлар артыннан күккә ап-ак сүс аркан булып суырылып күтәрелгән төтенгә күрсәтте
-Менә чын тагар хатыны’ Мунчасы да ягылган’
—Синең бәхеткә, кардәшем’—диде Иркен-ага кеткелдәп —Син хатынсыз, ул ирсез бугай Өйләнеп җибәр, мин кияү егете булаемчы’
—Сез тагын бигрәк!.. Эрләмәгән-сукмаган —Рәгыйбь Иркен-аганы тартып китереп, колагына пышын-пышын сөйләп атлы —Белеп торыгыз дип кенә Кичә колак очым белән генә ишетеп калдым. Сихәтнен улы биредә, дәү әтиләрендә яшәгән булган икән Менә биш кон инде егетнен
2. .К V . м и
эзе югалган, ди...
—Кит аннан?! Милисигә мөрәҗәгать иттеләр микән.
-Юк , ди. Сәбәбе бар, диде карт. Сихәт белән бу темага бөтенләй сүз кузгатырга кушмады...
Иркен ага «Ярар!» дигәнне аңлатып баш какты да өстәде:
—Син дә .авызынны ачып йөремә, шундый кәмпер1 барда тот та башлы- күзле булсанчы!—дип тагын күзен кысты.—Соңлама! . Өйлән дә куй.
—Фатыйр юк!.. Зимагурлар ятагының идәнендә йоклыйм!..
—Кәмпер дә бала кеби, үз ризыгы, малы белән киләдер кү!..
Иркен-агага Рәгыйбь кардәше белән сөйләшүе бик күнелле иде. Ул әдәбиятны, бигрәк тә урыс әдәбиятын яхшы белә. Зур язучылары турында сүз киткәч:
—Аларнын дүрт бөек шагыйрь-язучылары бар,—диде ул кистереп.— Некрасов, Толстой, Чехов, безнен көннәрдә—Виктор Астафьев.
—Ә Пушкин?
—Ул урыс шагыйре түгел. Артык француз. Мин аны анламыйм.
—Ә Достоевский? Әмрикәдә иң күп укылган урыс язучысы...
—Достоевскийга аерым исәп. Шактый кара йөрәкле булса да, ул аларнын бөекләреннән бөеге. Шулай да урыс әдәбиятының төп герое Раскольников та, кенәз Мышкин да, Базаров та, Печорин да түгел..
-Кем?
—Чичиков. Гогольнен Чичиковы. Ул дөньяга урыснын ришвәткә корылган чынбарлыгын Чичиков аша ачып бирде...
Алар бер-бер артлы ишекләрне җырлатып, алгы якка чыктылар.
—Майлар иден, ичмасам!—диде хатын-кыз эчке яктан.—Бигрәк шыгырдыйлар...
—Жырласыннар, карчык, алар арасында да үзләренен Илһам Шакировлары бар бит!—дип кеткелдәде алгы якта Шәйхенур.—Мина ишек майлау вак нәрсә ул, карчык. Син менә нәрсә эшлә: нәзекәй генә бармаганның башы белән генә ялмап, син аларга атланмай сөрт Һәрнәрсә майлаганны ярата... Менә, безнең кебек...—Арты белән баскан Шәйхенур чүпрәгеннән кадерләп кенә сүтеп, бер ярты ак аракыны өстәлгә куеп маташа иде.
—Хәерле иртә, кунаклар! Яхшы йокладыгызмы?—диде ул тегеләрне абайлап.—Сыер мөгрәүләре, тычкан кыштырдаулары, авылдагы сәтсиәлистик ярышнын башка мыштырдаулары йокыгызны бүлмәдеме?
Алгы якта бөтенләй дә кояш туплавы иде. Ике тәрәзә аша бәрәнге бакчасы, чыгырлы кое, аның баганасына эленгән зу-у-ур кояш һәм печән эскерте күренде. Аларны тәмле аш, ит—Иркен-агага әле Шәркый Төркестандагы Кизләүдә әнкәсе пешергән мал эчәгесеннән пешерелгән вак бәлеш исләре каршылады. Кичә төнлә күрешкән булсалар да. алар хуҗа белән яңадан мөселманча ике кул биреп күрештеләр Шәйхенур, күрер күзгә алтмыш өстенә чыккан һәм, авыл җирендә үз көче белән яшәп, иске әләм кебек шактый иләнгән, калай кашык кебек ябык, гәүдәсе белән изелгән-тапталган күренсә дә, әле шактый җегәрле вә көчле иде. Каш өсләренә көлтә-көлтә булып ишелеп төшкән, әле чалара да башламаган, әмма алдагы бер учмасы тумыштан ак булган конгырт чәчле, зәп-зәнгәр күзле, туры таза борынлы, маңгаендагы җыерчыклары дугалар ясап, инде авыз-борын тирәләрен дә уратып алган бу инсан бик теремек, бер урында озак басып тора алмый иде. Ул , кулына ак сөлгесен тотып, кунакларны мич арасындагы юынгычта шалдыр-шолдыр китереп юындырганда галдыр- голдыр сөйләнде:
Кәмпер (үзбәк) - хатьн
—Сыер малы тотабыз... Минекеләр менә. Аллага шөкер, икәү. Безнен пенсия—сыер имчәгендә Керәстиәнгә малсыз—дөнья сансыз Труд крипәстнуй булса да. тап син выход запаснуй. әйбит Дамкратлар- влачка килгәч, колхознын бар маты талангач, авылда бернәрсә дә калмас кебек иде... Калды, әтнәке. ике күрсәтер нәрсә калды авылда—зират һәм чучка күмпликсе Шулар аркасында авылны крыса басты.. Ана чучкалар артыннан зиратка кереп, каберләрне чокый башлаган иде. имансьтар Хәзер инде керәлмиләр, ничөн дисәгез, ничөн дисәгез... прусты керәлми Борынгы бабаларыбыз ураткан ташкойма урыны-урыны белән ишелгән иде. янадан өйдек, былтыр хакимият тагын бер тапкыр чәнечкеле тимер чыбык белән уратты... Чучкаларга хут бетте Кем әйтмешли, хәзер каберлеккә якын барып та. аннан чыгып таеп та булмый.
Жәмәгате Тәрбия ханым, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә. такта белән яртылаш кына бүленгән аш-су бүлмәсеннән килеп чыкты һәм менә хәзер елап җибәрердәй йомшак, хиссияти йөз сурәтендә конгырт күзләре карашын кешенен күкрәк тирәсеннән югарырак йөретмичә. санаулы гына сүзләр әйтеп исәнләште һәм гөжгелдәп газ янган бүлмәчегенә кереп китте.
«Тәрбия... Нинди матур исем. Тегесе Тәбрия иде. Монысы Тәрбия Бер генә аваз. Әмма икесе дә нинди зур мәгънәгә ия. Тәрбиягә ярдәмгә табигый газ кергән икән*.—дип куанып куйды Иркен-ага.
Шәйхенур-кардәш кунакларын инендәге тастымалы белән сөртендерә- сөртендерә мич арасыннан алып чыгып, тагын да иркенләп сөйләнә генә башлаган иде. хатынынын табак тулы леркслдәп пешкән ит. тәлинкәләрдә кайнар аш та чыгара башлавын күргәч шымып калды.
—Жә. кунакларны утырт, әтисе. Иртән ир-атка аш та зыян итмәс. Итенне тураштыргала..
Шәйхенур кунакларны аш өстәленә чакырды.
—Әйдәгез, бары белән җитешегез әле. —Ул эшенен рәтен белеп, вәкарь белән генә итне турый башлады.
—Сарык чалган идем...Сезгә насыйп булган. «Ит тураган—табыштыр, аннан-моннан кабыштыр*, дигәндәй, башта үзем кабыйм әле. дип кечкенә үткер чалгы пычагы белән калҗаны кыеп кына алды да кабып җибәрде — Шулай тиеш. Кунакларның әппититен китерү өчен, димәк
Ул зур-зур калҗаларны, майлы кабыргаларны аеры-аеры бүлгәләп кунакларның тәлинкәләренә өләште
—Җитешегез әле!
Күпмедер вакыт бүлмәдә тәлинкә-кашык. ашаган тавышлар гына ишетелеп торды
—Бәй. карт шайтан, онытып ук торам, ләбаса!—Ул башкаларны үпкәләтмәдем микән, дигән кыяфәт белән тирә-якны күзеннән үткәреп чыкты да. һаман да шул сөйләнә-сөйләнә. бәллүрләргә аракы коя башлады —Элеккеге авыл юк ул Үлде ул. Прошай шулпасын эчәбез, әйбит?.. Ут-күрше дигән төшенчә бетте Йомышка керү юк... Утка керү дә. чуртка керү дә юк Хәл белеп керү юк Кунакка, ашка чакыру юк.. Утырып еларга калды Кем әйтмешли, борынына борып тыккысыз кара туфрак—иген үстерергә кеше юк. әйбит Менә шушы калды —Ул тагын гаепсез кеткелдәп шешәгә күрсәтте — Бердәнбер бәйрәм—туган көн калды— бүген минеке, иртәгә—синеке, әйбит. Кайбсрләребез елына дүртәр-бишәр туган кон үткәрә Гәзит-журналга язылып булмый—акча юк. Китап алыр идек—акча юк Менә шушы сикс-микс-сникерс тилевизыр гына калды Кайбер ихаталарда икешәр-очәр. хәтта бәдрәф почмакларына да телевизор
• Демократ» диген латин сүленең болытын вйтслеше
куйганнар. Шуна карап чукыналар. Мин үзем сирәк карыйм аны...
—Ну-ка!.. һоп!...—Ул уйнаклап торган идән сайгагына калушалы аяш белән типте.
Сайгакның теге очындагы телевизор, урынында калтыранып куйды да кабынды. Эфирдан томан эчендә кайнашып, ниндидер реклама бара иде.
—Безнен монда, чокырда, биек мачталар, антенналар булмагач, әлже- мелже генә күрсәтә шул.. Сукыраеп бетәбез инде. Ә нишләргә, өйрәт!.. Мәктәптә күзлек кимәгән бала да юк, диләр...—Ул тагын идән сайгагына типте, телевизор тагын калтыранып куйды да сүнде. —Менә шулай тынлаучан бала ул минем еле-визорым Хи-хи-хи... Әйдәгез әле, берне тотып куйыйк!..—Ул бәллүрен күтәреп, кунакларга таба омтылды —Әйдәгез, очрашу, танышу-күрешү хакына!..
—Мин эчмим,—диде Иркен-ага шундый хужалыкчан Шәйхенур белән йөреп торган идән сайгакларын рәттән куя алмыйча.—Авызыма да алганым
юк.
—Мин дә эчмим,—диде Рәгыйбь.
—Сез... нәрсә? Сөйләшеп куйдыгыз мәллә?!—Сезне мин... тагын ничекләр кунак итим, жәм-мә-гать?! Минем башка кунак итәр азыгым юк.—Шәйхенурның күзләре түшәмгә менде дә. аннан янадан кунакларга күчте —Әнкәсе, болар—дистиллированный халык, эчмиләр!. Сез эчмәгәч, мин берүзем эчеп утыра алмыйм бит инде...Юк. алай итмик әле, бергә утырган хәтердә калсын әле, әйбит? Әйдәгез әле, әйдәгез... Әнкәсе, кил, сыйлаш!. Телисез икән, жырлап, телисез икән. —Ул каяндыр өстәл астыннан ике рәтле гармунын тартып чыгарды һәм «Сарман»нын бер генә буынын чәлдердәтеп алды да, яңадан урынына куйды.—... телисез икән, Әмерикәләрдән үк килгән сөекле кунакларым хакына биеп тә күрсәтәм!..
—Мин Америкадан түгел лә..—диде Рәгыйбь.
—Әмерикәнисне озатып йөрегәч, син дә әмерикәнис инде! Хи-хи-хи!.. Эчмисезме? Димәк, эчмисен?—Ул Иркен-агага бармагы белән төбәде.—Син дә эчмисенме?—Ул бармагын инде Рәгыйбькә төбәде.—Сез эчмәгәч, үзем эчәм!.. Был-ла ни был-ла!—Шәйхенур кулын гусарларча терсәкләреннән сындырды һәм бәллүрен авызына китерде —Ярый, исәнлеккә! .. Мин. едрит-күдрит, алган хатынны аера, салган аракыны кире шешәгә коя торганнардан түгел!..
—Авылдагы тормыш аманмы, дисез. Аманы аман ла ул, тик кесә ягы яман Менә икенче ел инде колхоз акча бирми... Алты ай пинсә алган юк Акчабыз юк. әмма үзебез тук. күзебез ач... Күп кенә шәһәрләрдә дә булмаган мәдәният йортыбыз бар иде.. Өч катлы, утыз өч бүлмәле... Биллиард. баян, әркистр. Ельцин домкратиясе килгәч электр куыгына кадәр талап бетерделәр, едрит-күдрит! Дүрт авылдан торган колхозыбыз икегә бүленгән иде... Сигез мең баш сарыктан бер сарык, алты мең баш тавыктан бер тавык, биш йөз баш ана куяннан бер ана куян... яшелчә бакчасы—бернәрсә калмады! Ике колхозның берсе фермаларны үзләренә аласы килмәде, малай! Бәй, фермада эш күп!.. Сарык йонын акча иткәнче күпме ызаланырга кирәк, әйбит? Ташландык биналары гына череп утыра... Һәр хужалык җитәкчесе ат, сыер малын үзләренә җитәрлек кенә калдырып, калганнарын иткә озатты. Акчасын кесәсенә салды да мал асраудан туктады...
—Әтисе, телеңә салынма, кунакларына ризыкларны кайнар килеш авыз иттер!
—Беләм мин анысын гына!—Шәйхенур кардәш шыпырт кына тагын бер бәллүрне йомдырды да бармакларын уйнатып алды —Бүтән ни-ни!.. Әмерикәнен үзеннән үк дәрья кичеп килгән ир-егетләрнең бер генә минут вакытын да бушка сарыф итәсем килми, әнисе Якташ шагыйребез Шәйхи
Маннурның Гайжан бабасы кебек чәемне суытканчы сөйлисем килә... Хәзер колхознын өчтән бер чәчүлек жире чәчелми ята. Анын каравы, чәчүлек кимегән саен уңышлары арта, имеш Гектарыннан сиксәнгә житеп баралар инде. Кәгазьдә Чәчүлек гектар кимегән саен кәгазьдәге унышны арттыра баралар, үләт. Хуҗаларыбыз өч мен баш сыер малыннан үзләренә иткә, сөткә, майга җитәрлек 150 баш сыер, ике мен баш танадан 180 баш кына тана калдырды да, куштаннардан әрмия ясап, чучка күмплексе өчен сәнәк сугышы оештырды Бер ел буе сәнәк тотып чучка күмпликсе өчен абарунда яттык! Авылда атлар калмады!...—Шәйхенурнын тавышы өзелде, ул күзләрен челт-челт йомып, нәрсәдер әйтергә итте —Шулар аркасында минем оныкларым Биарыслан белән Хәбибнажар Әй-и. сөйләсен сүз. төртсән—күз инде ул, едрит-күдрит!
— Чучка итендә җитмеш җиде зарарлы дегенерат матдә бар Ул таптаган, нәжесләгән туфракта иген дә, үлән дә үсми... Коръән аны мөселман өммәтенә юкка гына тыймаган...—дип кыстырып куйды сүз арасына Рәгыйбь.
—Анысы шулайдыр анын. энекәш. Әмма китергән акчасында син әйткән дегенерат юк анын Акчасы чиста!.. Бүген авыл шунын белән яши Ә чучкага нәрсә? Ул беркемне гатарга-урыска аермый Чучка мырык- мырык килеп тирес ашый, безгә саф алтын ташый Атты аи саен егермешәр бала имезә, менә си на дегенерат!. Бездә. Татарстанда, ин кадерле мал ул. Ул, бсзнен Татарстан, Гитлер кәнсәләренә беренче байракны элгән абзыебыз Газый Заһитов хакына урам исеме бирмәсә дә, мырыкбашлар хакына исем бирә, әйбит. Мырыкбаш-Моркваш дигән пачулкабыз да барбитатс Миндә дә бар алар. Ике баш ана-чучка.. Без бит мырыкбашлар күмпликсе өчен сәнәк сугышында жинеп чыктык. Күмпликс—бездә! Әле генә туктады бу кайнар сугыш. . Чучка безгә эләккән өчен үпкәләгән Ишкиләр безне үзләренә кертми—урап үтәбез! Сөйләп китсән, бүгенге авыл кызык инде ул... Син үзен... авылданмы сон’’
—Әйе,—Рәгыйбь башын кагып, елмайды —Юньле кешеләр авылдан булмый, каян булсын.
—Димәк,син авыл дигән үлемсез җанны анлыйсын булыр.
—Үлемсез иде дә бит. Хәзер үлеп ята Авылыгыз зурмы?
—Заманында ике йөз йортка җиткән. Хәзер йөз илле чамасы. Йөзесендә. карашы төшкәч, мезелдәп булса да ут яна Калганнарына җәй җигкәч, шәһәрләрдән «абика-бабайкаларын* ияртеп, дачниклар кайта Ике бай татарнын бетереп җиткермәгән кәттижләре бар Йөзгә якын пенсионер Утыз җиде хатын алмый картайган ир заты, илле-алтмыш кияү күрми картайган түткиләр Авылда күкрәк ташларын иркәләрлек кызлар да калмады, өйбиг, карчык?
—Кит, юләр, әллә нәрсә сөйләп утырасын! Килешмәгәнне Кайчакта артыгын ычкындырасын, әтисе!
— Бәй, шулай булгач, нишләтим? Һәм шул пенсионерлар арасында без алтмыш биш яшьлек яшь җегет белән яшь кыз—Шәйхенур Галимжанович галижәнапләре һәм Тәрбия Галижәнөбия торып калдык Әйбит. карчык!
Шулчак болдырда нәрсәдер дөбердәде, тагын да шул җырлый биреп, ой ишеге ачылды, аннан җинелчә киенгән, бит азмалары алсуланып, чокырланып торган Сихәт-сылу килеп керде Күлмәге өстенән чәчкәле алъяпкыч та киеп җибәрг ән Сихәт-сылу белән бергә өйнсн алгы ягына кояш үзе дә кергәндәй булды. Әмма, игътибар итсән. анын тирән уй-сагышта булуын һәм бу уйны актив хәрәкәт, ниндидер ясалма тереклек белән капларга, җанындагы борчылуын ничек булса да сиздермәскә тырышуын анлау кыен түгел иде. «Улы турында безгә сиздерер микән?*—дип уйлап куйды Иркен-ага.
—Менә, ичмасам, өлгерләр!.. Әткәй, маладиссын да инде!.. Чынлап та шартына китереп кунак ит, тик арттырып та ташлама!.. Берәр сәгатьтән мунча да өлгерә!...
—Кызым, шулаен шулайдыр, әмма алар., теге., мине кат-тегрич-чески тыңламыйлар бит әле... Әллә үзең сыйлап карыйсынмы?—Ул кызына бәллүр сузды.
—Син, әткәй, бигрәк инде... Мине кунакларга бер эчкән кеше кебек тасвирлыйсын... Син сындыра алмагач, мин аларны ничек сындырыйм?
«Сирәк сүзләр куллана...Укытучы булмак кирәк...»
—Сихәт-сылу, кул-аякларыныз сырхаусыз булсын!.. Кылган догаларыбыз сезнең теләкләрегезгә юлдаш булсачы. Төн йокыларыгызны кызганмыйча, кием-салымнарыбызны юып...
—Иркен-ага, бу бит хатын-кызнын бурычы!.. Әгәр мөмкин булса, мин сезнең авылдагы программагыз буенча киңәшергә иде. —Әнисе белән икәүләп алгы якка вак бәлеш, гөбәдия, тәмле-тәмле чәкчәк, карлыган, куражиләк кайнатмалары ташыган арада Сихәт-сылу сүзен дәвам итте — Ашап утырыгыз әле!.. Көн бик матур булмакчы, сез мунча кереп чыкканчы янгырда жипшегән урамыбыз да кипшенер, Алла боерса. Әй, әйтергә онытып торам икән. Мәктәпне урап килгән идем. Сездән рөхсәт тә алмый торып, көндезге сәгать икегә балалар белән очрашу тәгаенләдем. Мин менә шундый диктатор инде ул!...—Сихәт-сылу үзе дә мәктәп кынгыравы кебек зеңгелдәп көлеп җибәрде.—И-и-и, куандылар, и-и, куандылар! .. Америкадан кайткан дигәнгә ышанмыйлар!..
—Хуп, мәйле3,—диде Иркен-ага.—Килештек.
—Мин ни өчен шулай кызу тоттым?—диде Сихәт-сылу гафу үтенгәндәй,— Бәлки бу очрашу кардәшләрегезне эзләп табуны тизләтер, дип уйладым.
Иркен-ага көтелмәгән шатлык шаукымыннан тетрәнү кичерде. Күзләреннән пылт итеп яшь чыкты. Туган авылы мәктәбендә очрашу. Хакмы бу? Төш түгелме бу?
Агасының бу халәтен яхшы аңлаган Рәгыйбь башкаларның игътибарын Иркен-агадан читкә юнәлтү ниятеннән табакка үрелде, вак бәлешләр алып Иркен-ага алдындагы җамаякларга салды да, Шәйхенурдан сорап куйды:
—Мәчетегез бармы соң?
—Кирпечтән бинасы бар барлыкка... Минем улым төзетә иде аны, рәхмәт төшкере... Тик менә мәсьәлә килеп чыкты бит әле —Шәйхенур нәрсә килеп чыгуын әйтергә теләмәде, ахрысы, фикерендә бераз тотлыгып торды да, дәвам итте.—Иске мәчетне утызынчы елларда клуб иткәннәрне... Сиксәненче елларда яңа клуб җиткердек тә, искесеннән чучка күмпликсендә малчылар йорты ясадык...
—Алай икән. Исем кушарга, китүчеләрне озатып, җеназа укырга мулла- имам кебек кешегез бармы?
—Чаллының «Йолдыз» мәдрәсәсендә әллә нишләп һаман да кырынырлык мыегы чыкмаган бер егетебез йөрештергән була, әйбит. Үзе дә наркоматка (бу анын наркоман дигәне икән) әйләнеп, Төркиягә чыгып качмаса. Кайта да, эчәсез дип бәйләнә. Эчмәсәң, тормышы бармый, эчсәң—зиһенен кими, әйбит?
Шәйхенур белән сөйләшүе ифрат та жинел һәм унайлы иде. Бу шартлылык хәтта Иркен-аганын тизрәк урам-жир күрергә чыгу теләген дә баскандай итте.
—Бездә әлегә кадәр юньле-рәтле мәхәллә дә төзелмәгән. Хәзер бит район саен бер мөфтият, дигәндәй. Кемгә буйсынырга, кая барып бәрелергә белмибез. Ә-әй, алып куй әле монау нәрсәңне! Иркенәеп сөйләп тә булмый,
3 Мәйле (үзбәк-уйгыр.) — ярар.килештек
ялгыштыра, шайтан!—дигән булды Шәйхенур сутан суфыена әверелеп һәм шешәсен, шалтыр-шолтыр китереп, бәллүрләрен дә Тәрбиясенә сузды.— Без. авыл картлары, егерме ике кешедән торган мәхәллә кораштырып маташканыек, әйбит Яртыбыз яна оешкан Казан мөфтие Госман хәзрәткә, яртыбыз Уфа мөфтие Тәлгать Тажетдингә буйсыну ягында.
—Ә нигә яртысы.... бөтенегез дә түгел?
— Һи-и, әкәмәт бәндә син Татар бөтен булалмый.
— Ул чакта кемдер, буйсынмаска тиеш була бит. Ә нигә буйсынырга?
Бераз төшереп алган Шәйхенур ирекне сөя һәм иректән курка да иде
—Буйсынмыйча, кәк же инәче9 Безнен халык аерымланып буйсынырга өйрәнгән. Буйсынмасак—күнелсез. әйбит. «Мәскәүдән шулай куелган мәхәлләдәге хәлләр», дип җырлыйм мин аны Мәхәллә бирүләрен сорап. Уфа юлына тузан да төшермиләр, әмма Мәскәү мөфтие белән бер дә борчагы пешмәгән руханилар ни сәбәпледер сузалар. Әле кичә дә Уфадан буш кул белән кайтканнар.
Мосафирлар Тәрбия ханым пешергән вак бәлеш, әче кабартмалар белән кинәнеп туклык иттеләр. Иркен-аганын әле генә аерткан сыек каймакка манып-манып, мондый чын кабартмаларны күпме гомер ашаганы юк иде икән? Дөрес. Мәдинә-иркәсе пешергәләгән була әче кабартма, ләкин ул Висконсин тупрагында бу кадәр тәмле булалмый Мәсьәлә, күрәсен. судадыр Шул судагы көмештәдер, алтындадыр Хуш исле кайнатмалар, татлы гөбәдияләр, чәкчәк, бавырсаклардан авыз иттеләр. Куян каны кебек куе кызгылт чәй. ана әзе генә савылган куе сөт тә салынгач, бөтенләй үк йөзе килгәндәй, кызарып агарынды Чәй ифрат та тәмле, эчкән саен эчәсен китереп, үсендерә иде. Кунакларның йөзләренә генә түгел, лепкәләренә кадере тирләде.
—Суларыгыз бигрәк тәмле. Каян аласыз?—дип сорап куйды Иркен ага.
—Кизләү чишмәсеннән торба белән төшә.—диде эчке яктан Тәбрия ханым,—Суларыбыз бик тә шифалы. Кизләү-чишмәбез Чөкәймә таудан бәреп чыга. Колхозны бүлешеп беткәч, яна рәисебез аны үз хуты белән чучка күмплексенө төшертте...
— Ничек үз хуты белән9 Чишмәгез шулай күчеп йөримени9—диде Рәгыйбь.
—Син нәрсә? Торбага куып кертте дә. чишмәгә дәазинжә өстәде. Хәзер чишмәбез шул дәвлинжәсс белән йөгереп чучкаларга үзе төшә' Шул түбәнгә йөгергән сулардан авылга да өлеш чыга —диде Шәйхенур —Их. бер генә тапкыр гармун уйнап алсам9
—Әти. иргә белән гармун уйнау килешми
— Шулайдыр шул. Соңрак, әйеме? Башка вакытта. Биарысланнар табылгач, әйеме?
Өйгә шакып-нитеп тормыйча антрацит күмере кебек кара кеше килеп керде. Кырыс кына исәнләште дә. шундук мәсьәләсенә кереште:
— Нәрсә, Шәйхенур абзый, минем белән пайга керәсенмс. юкмы? Йөз гектар җирем бар. тагын да йөз гектар алабыз
— Юк. Корбангали,—диде Шәйхенур —Мин ирекле Синен белән мин жә мироед. жә кулак булам. Минем кулак буласым килми
—Әнә. калхуздан качкан атларнын берсе калхуз утарында калган сыернын берсе синеке бит Аны утызынчы еллар башында синен бабаңнан тартып алганнарие. шулаймы?..
-Шулай. Шуннан ни булган?
— Ни башына ни кунган. Алла бәндәсе —Корбангали шомырт
кебек кара күзләрен әйләндерде.—Кире тартып ал да, мина пайга кер, ялгышмассың!..
—Юк, Корбангали энем! Такташның Мохтар карты малын колхозга бирмәс өчен җыласа, мин үз малымны колхоздан кире алмас өчен кыр талашам. Шундый бозык кеше мин... Бер кешедә—ике мин!..
—Шулай, колхозда бер-берегезнекен урлап яшәрсез микәнни?
Шәйхенур кып-кызыл булып бүртенде.
—Кем белән булу—анысы минем эш. Әмма сина кол да булмам. Тәк вәт!.. Әйдә, берәр йөз грамм?
—Юк. Синен белән ботка пешми. Кая ди мина, кулакка, синен белән йөз грамм эчеп торырга. Яңа Ысталиннар килә. Эзләтеп жанга тиярләр
Корбангали чәй эчәргә дә утырмыйча кызулап чыгып китте.
—Каты мужик. Кырмыска Корбангали. Мона эләксәнме? Мизгелендә мозганны кол итә!.. Колхозда калсам калырмын, әмма мироедка кол булмам...
Ул арада уянып, алгы якка Алик та чыкты. Үзенә хас җитезлек белән юынып алганнан соң , ул өстәл артына килеп утырды һәм авызына азык та алмас борын, беренче эш итеп, ул Иркен-агадан Кукмара юлы өстендә яткан авылына кайтып килергә рөхсәт сорады. Шулай килештеләр: өч көннән соң кайтышлый Иркен-аганы кереп алырга тиеш.
Ләкин өч көннән соң Иркен-аганы килеп алачак автомобильне әлегә авыл очында батып яткан җиреннән өстерәп чыгарасы бар иде. Вәләкин Шәйхенурның күңеле канатлы иде. Бу хакта тынычсызланган Аликны:
— Борчылма. Минем Ләвән шикелле ат-аргамагым бар чагында борчыласы юк,—дип Аликны тиз генә тынычландырды.—Башта тамак туклык ит...Без аны—хәзер!..
Тынычланып алган Алик тамагын яхшы гына туйдырды. Хужаларга тәмле аш-су өчен рәхмәтләр әйтеп, дога кылдылар
Кай арада чыгып та киткән, инде янадан килеп тә кергән Сихәт-сылу ир-атларга мунчага әзерләнергә кушып, янадан чыгып йөгерде. Ул гүя үзенә урын табалмый иде. Иркен-ага анын якты чыраен, йөз төзелешен әнисенеке белән чагыштырды. Йөз суларынын төсе, чагылышы, килеш-килбәте, тыныч табигате белән дә ул чынлап әнисенә охшаган иде. «Берәр форсатын табып, улы турында сорашырга мәллә?—дип уйланды Иркен-ага —Яшь ананын болай да кансырап торган ярасын тырнау файдага булырмы? Ул. мөһажир мосафир, нинәрсә кыла ала?! Бәлки үзе дә чишелер әле, сабыр ит.»
Алик, хушлашып, машинасы янына китте.
Абзар эченнән тавыклар кытаклашкан, чучкалар мыркылдашкан тавышлар ишетелеп куйгандай итте.
Озак та үтми, саквояждан алынган алмаш эчке киемнәрен ак пакетка салып, тышка чыктылар. Аларны тупсадан әлегә салкынлык бәргән кояшлы иртә, коймалары өстеннән олпат өянкеләре ишелеп торган авыл, коеп яуган яңгырлардан үзләнеп, парланып яткан тупрак, тегендә-монда атлап йөрер өчен түшәлгән ак ташлары яктырып торган кара балчык каршылады.
—Калуша гына өстерәгез! Мунчабыз, әнә, карлыганнар аша гына!..—Атар артыннан чыккан Шәйхенур, өтәләнеп-өтәләнеп, аяк асларына пары-пары белән чиста калушалар ыргыта башлады.—Авылнын иң кирәкле транспорт чарасы, әйбит? Калуша—безнең афтавыз, әйбит. Хи-хи-хи...
Иркен-ага үз гомерендә беренче тапкыр, тышта, яктыда кайчандыр ата-бабалары нигезләгән авыл уртасындагы ихатага күз салды. Әйе. татар тормышы дәвам итә: алда, коймадан югары күтәрелгән казыкта ике күз чокыры белән дөньяга серәеп ат башы сөяге эленеп тора, койма аша озын буй булып сузылган, әлегә унышы казылып алынмаган бәрәнге бакчасы
Аннан—яланнар һәм урманнар күзгә эленә икән. Азбар алдындагы кабыклы арбага бәйләп куелган бурлы ат жөгәненен аелларын бәрә-бәрә үлән кертләтә, азбар эченнән төрки дөньяга мен ярым ел—Кү.тгәгин бабаларыбыз заманнарыннан булмаган-күрелмәгән ят. авырсу ис таратып, чучкаларның чинаша-чинаша. тешләшкәне, мыркылдаганы ишетелде.
—Маткалардан. Опорос вакытлары житсә. шундый сырсыган ис чыгарып тирлиләр... Бу тирнен исен комыклар ифрат та ярата. Мондый чакта чучкалар белән хәтта сыер малы да янәш булалмый... Мөгезле терлекне бакча ягына күчереп торам, —диде Шәйхенур үзен дуңгызчылык буенча зур белгеч күрсәтеп.
Алар калушаларын җайлап кына өстерәп, картая төшеп тимгелләнгән карлыган, куражиләк куаклары арасыннан алмазы алмагачлар астында татлы исләре белән буланып-парланып утырган мунчага якынлашты
Ярабби Ходай, ул Туган жир тупрагыннан килә иде! Чынмы бу? Абзар артында тавык буылып-буылып кытаклады да тынып калды. Ул арада булмый, тавыкның сәленеп төшкән башын тирбәлтә-тирбәлтә келәткә кереп киткән Сихәтнен сылу гәүдәсе күзгә чалынып калды
—Шәйхенур абзый тагын бер тавыкның гомерен кыскартты.—диде Рәгыйбь.—Моны Берләшкән Милләтләр Оешмасы исәпкә дә алмый бит инде.. Татар тавыгы! Әгәренки ул Израильнеке булса? Холокост дип шау куптарырлар иде. әйеме?
Алар мунчанын алгы ягына керделәр. Рәгыйбь гүя күптән таныш урында кирәк җирен икеләнмичә тапкан хәрәкәтләр ясап, электр утын черт итеп кабызды. Ишек ярыгы аша ихатага карап алды.
—Кара әле син аны. Шәйхенурны!. Егстләрски' Атына атланып. Аликны саздан тартып чыгарырга дип торып та олакты!.
Мунчанын эче бик тә чиста һәм тәрбияле, идәннәре сап-сары итеп кырып юылган иде. Аяк астында чүпрәк палас, артлы эскәмиягә җылы келәм, келәм өстеннән ак җәймә җәелгән. Нарат бүрәнәләре але табигый сарылыгын да югалтмаган мунчанын кечкенә тәрзәчеге төбендә шәм салынган калай савыт, шунда ук шырпы, кадак, ниндидер ачкычлар бәйләме дә ята иде Мунчанын алгы ягында балачактан. Шәркый Төркестанлагы Кизләүләрдән сеңеп калган икенче бер йөрәккә якын, самими, кадерле хуш ис кытыклады анын борынын. Йолдызлар күрергә теләгәндәй, югарыга, күккә, анын үзеннән ике аршын аша түбә белән чикләнеп куелган арадан чиксезлсккә карады. Анда йөрәккә охшаган яшел яфраклы, араларына карлыган, куражиләк. сары һәм зәнгәр мәтрүшкә сабаклары кушып бәйләнгән каен себеркеләренен тигез рәте асылынып төшкән иде
Иркен-аганын мондагы хуш исләрдән башы әйләнгән, мондагы сихәтләрдән җаны сихәтләнгән иде.
—Сихәт хәзер тырыша-тырыша гавыкнын мамыгын йолкый инде —дип сойләнә бирде Рәгыйбь, — Их-х. авыл тормышы' Ягабыз инде без дә шәһәр дигән булып, сасып!.
— Нигә сон кайтмыйсын? Нигә тормышынмы я марты п җибәрмисен? Әнә. кандай чибәр кәмпер йөреп ята. авылда канча буш йортлар үксеп утыра, кайт та кил!..—диде инде чишенеп тә өлгергән Иркен ага
— И-и.х. Иркен абзый! Әйтүе генә җинел! Кайтып урнаша башласан. башынмы кая алып таярга белмәссен! Бозылды дөнья' Бозылдык без үзебез! . Бу утызынчы елдагы Магниткалар, бу раскулачиванисләр. бу колхозлашуларның төбендә милләтләрне бетереп, алардан монсы з биомасса ясау яткан икән бит' Шагыйрь Нажар Нәҗми әйтмешли. «Татар акылы тошгән сон—кайчан төш җитәр икән?*
Иркен-аза мунчанын эчке ишеген ачты, күкрәгенә парда пешектерелгән
каен себеркесе, шул ук сихәтле үлән исләре белән томаланган ялкынлы кайнар һава ыргылды. Кереп, ишекне япты һәм бер мизгелгә тынсыз Т0РДЫ- Бу мизгел миллион күзәнәкләрдән торган Вакыт кәрәзе иде. Ниһаять, тәне вә жаны бу шифалы һавада эреп, тән Шәрифләрендә аны анламыи, кабул итми торган бер генә күзәнәге дә калмагандай тоелды.
Мунчалары ак мунча—байлар мунчасы икән.
Ул шулай ук чиста итеп юылган, әле такталарында су салкынын да югалтмаган сап-сары ләүкәгә узды, тастагы, күрәсен, Сихәт-сылу үзе үк таманлап куйган су белән башыннан алып коенды, аннан таяксыз-нисез алпан-толпан атлаштырып, мунча мичен ачты, андагы кайнар ташларга бер-бер артлы ике ижау су томырды. Берсен үзе, берсен Мәдинә-иркәсе өчен. Эчтән порхылдап кайнар пар күтәрелде.Анын башта бер, аннан биш тире чыкты. Мәтрүшкәләр кыстырып бәйләгән сөтле каен себеркесеннән әчкелтем кузгалак исләре чыкты. Куанычыннан түземе төкәнеп, ул балачактагы гадәте буенча каен себеркесе яфрагын чәйнәде. Анарда чынлап та кузгалак тәме иде. Иркен-ага каен себеркене иснәп туя алмады. Сөт калыр. Ватан китәр! Сөт калыр, Ватан китәр!
—Ин,4 Рәгыйбь! Жәннәтнен нәрсә икәнен белерсән!..
Янадан ләүкә өстенә менеп утырып, бер уйсыз-гамьсез калып, күзләрен йомды.
Ул Рәгыйбьнен кергәнен дә, сөйләнә-сөйләнә юынганын да. шулай ук алдан пешереп куелган икенче себерке белән чабынганын да, хәтта пошкыра-пошкыра коенганын да сизмәде. Бәлки сизгәндер дә—тик хәтерләми иде. Ул туган тупрагында яна гына ана карыныннан чыккан сабыйга әйләнгән иде...
—Мин чыгам, Иркен абзый!..
Кем чыга? Кая чыга? Инде киенеп тә өлгергән Рәгыйбь ана аваз салды:
—Әнә, эскәмйә очындагы савытта әйрән дә бар икән!.
Ашыкмыйча, рәте-чираты белән кадерен белеп керде ул туган тупрагындагы беренче мунчасын. Тәнендәге кере дә көрәлеп чыкты, билләһи. Болай булгач, мондый яхшы инсаннар бар чакта, иншатла. юлы да унар, берәр генә булса да чыбык очын да табар кебек. Бүген мәктәптә булачак очрашуда бу мәсьәләгә кагылырга кирәк булыр. Сихәт-сылу хак әйтә...
Ул ике мәртәбә чабынды. Юлга чыкканына бер атна тулуга карамастан, кунакханә шартларында юньләп юыну бәхете тимәгән карт. Кизләү суынын исәпсез муллыгы, йомшаклыгы, сихәтлелеген тоеп, алай гынамы, анын үзенеке, хәләле булуыннан иркәләнеп, кат-кат сабынланып юынды һәм коенды.
Ниһаять, ул алгы якка чыкты һәм Сихәт-сылу жәеп куйган чүпрәк паласка басып, эскәмйәгә утырды. Күзе почмактагы пыяла савытка төште. Анда каймак салып, әче катыктан болгатылган әйрән иде. Эчте. Тагын эчте.Ул сөт агыннан гүя бары әйрәндә генә була алган көчне эчте. Мондый әйрәннәрне Шәркый Төркестаннын Элә буйларында печән чапканда бары әнисе Нәркәс кенә тугылый ала торган иде!..
Ул иренеп кенә киенә башлады. Кинәт карашы көмеш жептән юл үреп, ана таба төшеп килүче үрмәкүчкә төште.
—И-и-и, Ходай бөжәге! Хәерле генә юл булсын! ..
Ул үрмәкүчнең үз өстенә, хәтта баш өстенә—лепкә уртасына төшеп утыруын тели иде.Киенүеннән туктап, нәрсә эшләр икән дип, үрмәкүчкә карап катты. Ул исә юл сабып төште-төште дә. мунча ярыгыннан ургылып
4 Инү.инү (гомумторки) ксрү.сенү
кергән кояш нуры кылычы бу юл жебен аркылы кискәндәй итте Кинәт ниндидер җил ниндидер тын өргәндәй булып, үрмәкүч юлы югалып торды. Иркен-ага борчыла биреп куйды Аннан теге жил теге тынын яналан өрде, аркылы киселгән төшендә генә бу жеп ялганып, атгынга әйләнде. Аннан, чайкала-чайката тагын көмеш төсенә кайтты, үрмәкүч юл буйлап яналан төшә башлады. Иркен аганын мангаена төшеп утырды дигәндә генә бу Ходай бөжәге, анын биотоклары өермәсенә эләгеп булса кирәк, кымырҗып, бөтергәләнеп алды, аннан бу шаукымнан котылып, көмеш жебен карынына җыя-жыя янадан түшәмгә таба күтәрелә башлады һәм, ниһаять, күгдән дә югалды.
Иркен-ага бу манзараны уңайга юрады. Димәк, ул бу сәфәрдән ниндидер хәбәр алып кайтачак, Аллаһы боерса. Шулай гына булса иде дә бит1 Анын кичектергесез рәвештә мәктәпкә барасы, хәтта атлап түгел, очып барасылары килеп китте.
Эләктерәсе сәдәпләрен эләктереп, авыз-борынын бөрчекле тастымалы белән каплап, мунчадан чыкты Ат һаман да авызлык тимерен арба кабыгына бәрә-бәрә, үлән кымтый иде.
Аларны тагын да тәмле чәй, татын да шул ук кунак өстәле каршылады.
Берничә чынаяк эчте чәйне Иркен-ага. Башта лимонлап, аннан сөтләп, аннан каклап—коры гына эчте
Чәй артында ниндидер мәшәкать белән йөргән Шәйхенурда. Сихәт-сылу да булмагач, гәп куера алмады. Сүз арасында Иркен ага Тәрбия ханымнан Сихәт-сылунын кайчандыр җитмешенче еллар уртасындарак. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан сон. Чаллы комсомол-яшьләр төзелешенә үз теләге белән килеп урнашканлыгын гына белә алды. Чынлап та мөгаллимә икән шул.
Очып диярлек Сихәт-сылу кайтып керде
— Мәктәптә безне көтәләр, Иркен-ага Атлый башласак та таман булыр
—Әткәй кайтмадымы әле?—дип сорады ул әнисеннән, нәрсәдер сизенгәндәй итеп.
—Теге баткан машинаны Тау Иленә кадәр өстерәтеп илтеп кайтты да, тагын китте әле, Биарысланнарны эзләштереп кайтам дип,—диде тегесе чак-чак ишетелерлек итеп —Шул югалган атлар артыннан китмәделәр микән, дип уйлыйм. Ат жене кагылган бит ул балаларга.
— Шулай гына була күрсен иде инде —диде Сихәт-сылу чак ишетелер дәрәҗәдә —Ярый шулай булса... Кунаклар белән булырга иде әткәйгә Алар көн дә килми
—Нишләсен, йөрәге түзми бит. Яраткан оныклары
Хатынкайнын йөзеннән шәүлә сызылып үтте
Алар һидәягә кибеттән сатып алган Ак Ат бирмәкче булдылар Һәр нәрсәне төптән уйлап эш итә торган Рәгыйбь мунчадан чыгу белән китап арбасын, Иркен-ага әйтмешли, таярлап та куйган булып чыкты
Алар, теге Гәрәй хан авылындагы шикелле бер якка бераз чалшая төшкән урыс капкасының кече капкасын ачып урамга чыктылар да. Сихәт-сылу артыннан сулга борылып, койма буйлары буйлап, ураммын саз. ләм вә былчырак яткан тирән буразналарга чак-кына шуып төшмичә эленеп калган, урыны-урыны белән ярыйсы ук сарыга, кипшенә төшкән сукмактан киттеләр.
Рәгыйбь өчен барасы юл әллә ни газаплы булмады, югыйсә: эрэин итекләренең кунычын юып ялтыраткан мосафирның, борынын кояшка элеп, арбасынын бер тәгәрмәчен корыдан, икенчесен сыек былчырактан
чупылдатып баруында үзе бер самими шигърият бар иде.
—Авылда хәзер йорт төзегән кеше юк. —диде Иркен-ага кичергән хисләрне гүя һавадан тотып алган Сихәт-сылу — Бездә хәзер өч көнгә булса да таларга килгән сәүдәгәрләрнең кибет-маркетлары гына яна...
—Әйе, Горбачев перестройкасыннан сон өмет белән яшәрә башлаган татар авылы Ельцин демократиясендә бөтенләй таланып, сүнүгә бара...—дип куәтләде аны Рәгыйбь.
—Бу кадәр тирән буразналар авыл урамында ничекләр итеп хасыйл булуы мөмкин?—дип сорады шаккаткан Иркен-ага.—Авыл урамын болай тирән итеп җир йөзендә нинди махсус техника чокый ала?
— И-и Иркен-ага, биредә әле мин белгәндә дә. әткәй әйтмешли, кызлар теше кебек ап-ак таш юл ялтырап ята иде. Көнбагыш мае белән буяганнармыни!.. Әле коммунистлар хакимияттә чакта, таш юлдан бер таш чыгып ычкынса, икенче көнне үк урынына чөй белән яна таш кагып куя торганнар иде...
Алар Чак-су елгасы аша күпергә керделәр. Буылып-буылып аккан агымсу тавышы ишетелде.
— Революциягә кадәр бу таш юлны һәм менә бу бетон күперне Нигъмәтҗан бай салдырган булган... Сонгы ун елда авыр техника белән баткакта йөзә-йөзә чөгендер чыгарып, авылыбыз менә шундый базга төште инде...—диде Сихәт-сылу.—Шунысы кызык, акчасын түләмиләр—чөгендере кирәк!.. Чөгендердән бөтен илнен танавы кызарды ләбаса! .. Жәй көне, яңгыр яуса—авылга кереп булмый!.. Көзен, спирт заводына чөгендер кирәккәч, авылга бронетранспортерларда керәләр. Балалар паркына да. үзәк урамнарга да танкларны юкка куйдырмый безнен хакимнәр!..
—Авыл зыялылары... интеллигенция мона ничек карый?
—Хәзер интеллигенция юк бит ул. Хәерче акчасы алган укытучылар исемлеге генә бар. Аларны да сайлаулар җиткәч кенә искә төшерәләр . — диде Рәгыйбь,—Йорттан йортка йөгертеп, үз кандидатларын сайлатырга мачтырлар...Безнен танкистларга чөгендер кирәк тә. халыкны сайлауга куарга укытучы кирәк... Әгәр курчак кандидатлар үтми икән, монда инде ук-кы-туч-чы гаепле!..Хезмәт хакын бирмиләр!..
Сихәт-сылу сабыйларча самимилек белән көлде.
Күперне чыккач, ташландык тимерлек яныннан үттеләр Кәүсәләре белән бил тиңентен умырылып төшкән карт өянкеләр уртасында яшел мүккә әйләнгән таш алачык тирәсен иске-москы техника, тимер-томыр каберлеге уратып алган иде.
Иркен-ага авылны бер күрүдә кочакларга теләсә дә. бу мөмкин түгел иде. Чак-су буйлап сузылган Кизләүне ике яктан да калкулыклар озата бара, әле булса көмеш бөдрәләрен коймаган өянкеләр авылнын ун канатын каплап тора икән. Бара торгач, сирәк-сарак булса да төзек кенә йортлар, каралтылар, мәйдан сыман җирдә яктырып утырган кибет бинасын, базардан тыш кызыл кирпечтән төзелеп яткан бер-ике кәттиж корылмаларын да күреп. Иркен- аганың күңеле күтәрелде, авылнын киләчәгенә өмете арткандай булды.
—Боларын кемнәр төзи?
—Әрмәннәр.
—Әрмәннәр? Алар бармыни? Каян?
—Алар кайда гына юк.Авылларыбызны хәзер әрмән, әзәри басты. Татарнын икмәген, бәрәңгесен очсызга җыеп, биш хакка саталар. Ирсез татар хатыннарына йортка кереп, балалары булгач, ташлап китәләр Кайберләре үз гаиләләрен дә алып килә Кармак танаулы балалар күрсәгез, аптырамагыз, дип әйтүем.. Күбесе туган илләренән качкалак- рецидивистлар. Илләренә кайтсалар, аларны утырталар Наркотик татар
авылына шулар аша керә. Аннан, татар авылындагы төзелешне безнен хуҗалар татарга бирми дә Татарны алар әрмәнне, әзәрине җиккән кебек җигә алмыйлар. Хәер .бүгенге татар ул төзүче дә түгел инде, күбрәк эчүче татар. —Сихәт-сылу ниндидер җаваплы сүзен әитмичә Йотып калдырып, авыр сулыш алды.—Җитәкчеләребез әрмәннәр белән эш йөртеп, акчаны җинел генә бүлешәләр..
—Бу ташпулатларны әрмәннәр үзләренә саламы9
— Юу-у-ук. Монысын—читтән килгән бер татар эшкуары Вологдадан кайткан, Әлмәттә яшәгән нефть маклеры диләр. Монысы мәчет бинасы Минем энем төзи иде.
—Энегез? Бертуган энегез?
-Әйе.
—Әле ул кайда? Авылдамы?
—Төрмәдә.
—Төрмәдә?—Иркен-ага янлыш аңламадыммы дигәндәй, кабаттан сорады —Зинданда?
—Әйе. зинданда. Казаннын Черек Күл төрмәсендә —Дәһшәтле нәфрәттән Сихәт-сылунын бит алмалары кызарды —Беләсезме, минем энем, сигез сыйныф белем белән Ньютон биномын янадан ачкан даһи Балта остасы.
— Нигә ары таба укымады?
—Әти укыта алмады Иртән укырга дип мәктәпкә китә, кичен колхоз эшеннән кайта торган булды. Шулай сабай чактан кара эшне яратты Плотник башын белән Кара дингез флотыннан бер башын белән ике вертолет алып кайтып кара әле' Татар көнчелеге гафу итмәде
— Ниндәсн вертолет?!
—Сөйләрмен әле ..-Сихәт-сылу анын беләгеннән кысты —Әнә. безне каршыларга да чыкканнар!
Яшелгә буялган мәктәп ихатасыннан кин ябалдашлары белән урамга чыккан сомгыл тирәкләр астыннан очып чыккан базалар атарга чәчкә Гөләндәмнәре тапшырды Аларнын артыннан ук терекөмеш кебек тәгәрәп килгән ир. елмаеп һәм кулларын сузып, күреште
—Дамир Хаҗиевич. Директор. Хуш киләсез' Бик шатбыз!
Алар мәктәпнең чиста, күрәссн. директорның каты кулы белән шактый тәрбияле тотылган ихатасына үттеләр дә. беркатлы агач бинатар яныннан түгәрәк чәчкә түтәле буйлап килә башладылар Иркен-ага кызыл кирпечләре изрәп, ярымҗимерелеп беткән таш очлам янына килеп туктады Башкатар да туктадылар Язулары да җуелып, инде укылмас дәрәҗәгә җиткән бу ташбүкән Боек Ватан сугышында һәлак булган корбаннарга истәлекле һәйкәл икән.
Корбаннар хакына Иркен-ага кылган догага башкалар да кулларын кушырды
Директор гына дога кылмады.
— Минуточку!. Менә шушы инде безнен байлык —диде директор куллары белән мәктәп биналарына күрсәтеп —Монысы 1932 елда раскулаченный мулла-мунтагай, бай-кулаклардан реквизированный йорт- келәтләрдән кораштырылган. Тегесе мастерской Колхоз төзеткәнне Әнә. иске булса да тракторыбыз бар Минуточку' Әнә. теге —Ул лапас сымак алачык астында авызын һавага элеп чак басып торган алашага күрсәтте — ат та үзебезнеке Әле биш кон элек кенә колхоз дворыннан килеп керде' Бөтенләй хәлсез. Дилбегә белән карыны астыннан күтәртеп куйдык, гел генә, киләчәктән хат укыгандай, түшәмгә генә карап тор;) Ашамый, черт побери!..
—Күтәрәмгә калгандыр ул...—диде Рәгыйбь.
—Шулайдыр. Минуточку!..—директор кире үз роленә кайтты.—Колхозга рәхмәт, ярдәм итә!... Бер гектар җиребез бар, бәрәнге. чөгендер, кәбестә, бер еллык, күп еллык үләннәр үстерәбез!.. Җитеп тора!... Әйдәгез, үтик әле!..
Мәктәп бакчасында караеп яткан бәрәнге җирендә җыелган чүп өемнәреннән пошлыгып кына соры төтен саркый иде.
Укытучылар бүлмәсенә үткән арада директорның мәктәптәге балаларның авылдагы йөз илле йортка нибары йөз чамасы, ә менә, кинәя белән, ягъни сүз уйнатып әйткән хәлдә, авылда өйләнмичә картаеп, пенсиягә чыккан, әле булса ялгыз дөнья көткән «сукбай яшьләрнең» утыз жиде кеше булуын телгә алганнан сон, Иркен ага гомерендә беренче тапкыр—кайда дисез, туган авылы мәктәбендә!—барлык Жир Шары халыклары өчен дә сирәк булган ошбу демографик кыйралыш күренеше белән очрашты. Һәм бу хәл, әйтүләренчә, һәр авыл өчен дә хас күренеш икән.
Мәктәп ихатасында укучыларның һәм мөгаллимнәр бүлмәсендәге мөгаллимнәрнең үзара гел генә урысча сөйләшүен ишетеп, Иркен ага шунысын да ачыклады: моннан ике генә чакрымда, бүген-иртәгә бетәбез дип яткан Васильево авылыннан бирегә укырга ике урыс баласы да йөри икән. Милли низаг килеп чыкмасын дип, Татарстан Мәгариф министрлыгы толерантлык5 хакына укытуны урысча алып барырга кушкан. Дамир Хаҗиевич әйтүенчә, Кизләү мәктәбе Казандагы реестр исемлегендә милли мәктәп исәпләнсә дә, гамәлдә «смешанный» икән. «Смешанный мәктәп»нен ниндирәк булуын тәфсилләп сораштырырга Иркен-аганын форсаты калмады. Аңлавынча, туган тел, туган әдәбиятка сәгатьләр саны дүртенче сыйныфка кадәр күбрәк бирелсә, хәтта берничә табигый фән туган телдә алып барылса, дүртенчедән сон дәресләр саны киметелә килә, туган телдә алып барылган фәннәр исә кайберләре дүртенче, кайберләре җиденче сыйныфтан тулаем урысчага күчерелә икән. Авылдан милли язучы, композитор, җырчы кебек күренекле сәнгать әһелләре чыкканы юк, ди.
—Очрашу кайда була?—дип директорның исенә төшерде Сихәт-сылу.
—О, да!.. «Мулла йорты»нда,—диде директор.—«Актовый зал»ыбыз шунда бит. Совет заманында типовой мәктәп төзи алмый калгач... Әйдәгез, балалар көтәләр!.. Минуточку, почмак калган!..
Мәктәпнең ин читтәге «Мулла йорты»на барышлай икенче бер кечкенә бинага алып кереп, директор, пеләшенә туктаусыз сыгылып чыгып торган тир бөрчекләрен сөртә-сөртә, Американын үзеннән үк кайткан авылдашларына «минуточку»ларны сыдыра салып, мәктәп музее дигән «почмагын» күрсәтте. Анда авыл турында игътибарга лаек тарихи чыганаклар да, сирәк очрый торган комарткы-мирас нәрсәләр дә күзгә чалынмады. Дөрес, анда татар- болгарга катнашы булмаган мукшы чабатасы, тычканнар кимергән чабагач, кисәү агач, җәмкә, бакыр самавыр, чуен чүлмәк, чөшле, беләзек, чулпы, патшадан калган бердан-мылтык түтәсе ише бергә өелеп яткан әйберләр бар иде барлыкка, ә менә авылның кечкенә булса да тарихи нигезләмәсен язып элергә, кызганычка каршы, беркемнең дә башына килмәгән иде. Бу хакта әйткәч, Дамир Хаҗиевич кабынып куйды. Ул тарих укытучысы икән. Әгәр Иркен-ага белгәнен язып бирсә, ул киткәч, бу эшкә чынлап та тотынырга мөмкин, дип ышандырды ул Мөһаҗирне
Иркен-ага Дамир Хаҗиевичтән дә авыл зыялылары белән кызыксынды. Дамир Хаҗиевич «зыялы» дигән сүзне аңламый булып чыкты.
—Интеллигенция вәкилләрен әйтәмен., —дип аныклады Иркен ага.— Аларнын очрашу урыны—клуб кебек нәрсәләре бармы?
—Интеллигенция... Интеллигенция...—дип кабатлады Дамир Хаҗиевич
1 Толерантлык (латин ) - башка мнлли гадат.инану.фикерларга карата түземлек күрсату
бер сүзне, кабынып китә алмаган трактор кебек. Аннан, теге алачыгындагы атны хәтерләтеп, озак кына мулла йорты түшәменә карап торды —Бер караганда, бар да кебек инде ул... Чынлыкта юк та түгел инде ул. Без. интеллигенция, сайлаулар җиткәч кенә күрешәбез. Йорттан йортка йөреп, халыкны үгетләү өчен властьләр җыеп ала безне, соныннан. әйе чәи-мәи. туда-сюда... Минуточку!..
Мәктәп эче чым-чыкыр килеп тора иде. Очрашуны сабантуйдан да ныграк коткән укучылар кунаклар күренү белән дәррәү бастылар һәм котырып кул чаптылар. Иркен ага. Рәгыибь һәм директор кызыл тукыма ябылган өстәл артына, уйлары әллә кайда булган Сихәт-сылу мөгаллиматәр катына утырып, урынына сенде. «Аяк табаннарында ут уйнаткан бу мөслимәгә нинәрсә булды?—дип уйланды Иркен-ага — Башына ниндәен кайгы төште? Моны нигә яшерәләр9*
Могжиза көткән укучылар чебен очкан тавышны тыңлагандай тын калдылар.
Очрашу башында бисмилла-фәлән әйтелмәде. Мәктәп белән төзелеп яткан мәчет янәшәдә генә булса да. аларнын арасы бик ерак, бср-берсенә юл хәтта Мәскәү аша килгәнлеген сонрак аңлады Иркен-ага.
Әллә һәрчак шулай бизәнгән, әллә ошбу очрашу хөрмәтенә йөзен-битен махсус мич сыман акшарлаган, башына тубал кадәр ак чәчле парик кигән Фикция Саматовна—ул мәктәп мөдирәсе булып чыкты—директорга сүз бирде. Укучылар барысы бер тында уфырып куйды Бу уфыр> барлык «Мулла йорты»нда янгырады Илтифатлы һәр жан иясе балаларның гына түгел, гомумән, мәктәп җәмәгатенең директордан никадәр дә арыган-т\ иган булуын җиңел андый ала иде.
һаман да шул тиреннән җәфа күргән, пеләш башын, кан качкан аксыл йөзен, кролик борыны кебек йомры борынын кулъяулыгы белән еш кына сөртеп алган Дамир Хаҗисвич укучыларны һәм укытучыларны кунаклар белән таныштырган арада Иркен-ага тирә-якка караш сирпеп алды. Сул диварда урысның Александр Пушкиныннан алып. Маршак. Агния Барто, Борис Заходер. Борис Житков кебек милләте ягыннан барысы да гыйбрәни6 язучыларның сурәтләре бар иде. Диварның икенче ягында татар әдипләреннән бары тик бер Габдулла Тукайнын ялгызы серәеп торган сурәтеннән чыгып, бу бүлмә икесе берьюлы урыс һәм татар әдәбиятлары бүлмәседер дигән нәтиҗә ясады Шунда ук Президентыбызның бер кыз баланы күтәреп төшкән «Бәхетле балачак* дигән фотосурәте эленеп тора
Ул кул чабулардан айнып киткәндәй булды Сүз ана бирелгән иде. Аягына торып басты. Залны иркенләп күздән кичерде Шәйхенур хак икән сабыйларның яртысы диярлек күзлектә иде' Анын иң курыкканы юш килде: күңеле тулды Тамагына килеп тыгылган төерне йотып җибәрә алмый берничә секунд торганнан сон. бисмилласын әйтеп. Татарстандагы татар балаларына барлык дөнья татарларыннан, әле генә булып үткән Икенче бөтендөнья татарлары Конгрессы делегатлары, үзенен гаиләсе, балалары, туганнарыннан кайнар күңел Һәдияләрен тапшырды. Ул нәселе, анын ошбу Кизләү авылын нигезләүдәге роле, авылның үзенә билгеле булган тарихы, бер уңайдан тәрҗемәи хәле, ир вә кыз туганнары, гаиләсе, күргән-торган җирләре ту рында кыскача гына сөйләп бирде
Сүз авылга кайтуының беренчел бурычы—нәсел шәҗәрәсен эзләп габуга килеп җиткәч, мәсьәлә, аһ. жинел генә ачыкланды да куйды биредә шәҗәрә турында нәрсәдер ишстү-бслү түгел, ул сүзнең мәгънәсен дә акламыйлар икән. «Шәҗәрә» дигән әйбернең ниндидер бер хилаф нәрсә икәнлеген ачык чамалаган кебек, бу хакта белмәү тойгысыннан туган рыясыз куанычларын
* Гыйбрига (гареп ) яһүди
укытучылар да, тарих укытучы директор үзе дә яшермичә белдерделәр.
— Мондый нәстәне авылның «кадрлар бүлеге» начальнигы Мөкәрәмә ападан сорарга кирәк булыр , —диде балаларча беркатлылык белән директор.—Хәзер партком юк! Мөкәрәмә апа белми булмас!..
Шунда ук Сәлахиләр нәселеннән авылда беркем калмавын халыкның үз авызыннан ишетү аны ифрат та сискәндерде, бүгеннән башланачак эзләнүләренә өметләрен сүрелтә төште. Ләкин тәмам сүндерә алмады: аның кальбендә әле ана үзе дә исем таба алмаган, анын нинәрсә икәнлеген ачыклап та өлгермәгән икенче бер мөкатдәс, жанжылыткыч мирасның барлыгы кайнар куз булып яна иде. Бу мирас хәтта анын үз туганы— борәдәрен эзләүдән дә кадерлерәк иде...
Шәркый Төркестандагы Татар Кизләве, андагы мәктәп, мәктәптәге иртәнге тормышның көн дә бөек Тукайнын «Туган тел»ен рәтләргә басып жырлау белән башлануын сөйләп тан калдыргач, аннан ошбу комар, ошбу хиссият белән илһамланып китеп:
—Әйдәгез, солтаннарым вә сылуларым, без дә «Туган тел» жыруын бергәләп көйләп, шөһрәт казаныйк,—дип көтелмәгән тәкъдим ясаганын һәм табигатьтән бирелгән матур мәкаме белән бу жырны балалар да күтәреп алыр дип жырлый да башлаганын Иркен-ага сизми дә калды.
Әмма озакламый укучыларның гына түгел, укытучыларның, шул исәптән директор, анын урынбасары Фикция Саматовнанын да бу жырнын сүзләрен дә, көен дә белмәүләре ачыкланды. Анын белән «Туган тел»не Сихәт-сылу. Рәгыйбь-кардәш һәм шуларга өстәп бер сабый да жырлый иде.
Жырчылар жырнын дүртенче строфасына барып життеләр. Малай туктады. Рәгыйбь белән Сихәт-сылу тотлыгыбрак калды. Иркен-ага аны берүзе диярлек җырлап бетерде:
И туган тел, синдә булган Беренче кыйлган догам,
Ярлыкагыл, дип үзем,
Әткәм-әнкәмне, ходам..
Зал теләр-теләмәс кенә кул чапкандай итте. Иркен-ага сонгы бу дүрт юлнын совет заманнарында тыелган булуын, әле, дөресен әйтсәк, бу залда беренче тапкыр янгыравын белми иде.
—Сезнен белән җырлаган малай—әрмән малае!—дип пышылдады ана сулдан Дамир Хаҗиевич.—Ованес Шекоян. Шундый смышленный малай. Татарча сочинениеләрне мәктәптә ул гына бишлегә яза!..Үзебезнекеләр татарны начар тарталар. Ә болар, алар бездә өчәү—барысы да по-татарски сыптырталар гына!..
Коңгырт кара күзле, бөдрә чәчле, Сихәт-сылу әйткән кармак танаулы ике малай, бер кыз бала башкалар арасыннан әллә каян аерылып торалар иде.
«Безнен булачак нәчәльникләребез...»Смешанный мәктәп» менә шундый була инде ул, абзый кеше,—дип уң колагына пышылдады Рәгыйбь кардәш.— Смешной мәктәп ул, гажәеп сәер мәктәп!»
Ул сабыйлар белән мөмкин кадәр шигъри телдә сөйләшергә тырышты, чөнки шигърилек вә сабыйлык анын өчен тигез төшенчә иде. Әмма сабыйлар, сизелүенчә, мөгаллим вә мөгаллимәләр тулаем үзләре дә, Дәрдмәнд дигән тагын бер бөек татар шагыйрен, хәтта Грохань— Гәрәй хан кальгасе турында да ишеткәннәре юк иде. Ул шагыйрьнең аны менә җитмеш елга якын инде Элә сәхрәләре, Тәклә-Макан чүллекләре, Әмрикә
саванналары аша исән-имин үткәзеп, туган Кипәвенә алып кайткан даһи авазларын монда мотлак ишеттерергә тиеш иле!.. Дәрдмәндне яттан белмәгән булса, ул Тәкле-Маканнын чаянлы зинданнарында да намаз укый, Ныо-Иоркнын Гудзон култыгындагы «Азатлык» сыны каршында барча милләтләрнең «Азат шигърият» бәйрәмендә татарча шигырь дә укый алмаган—кыскасы, исән дә кала алмаган булыр иде'
Ә шигырьне ул оста итеп түгел, гадел, дөрес, сагынычлы итеп, эчке бер сусау белән, театраль селтәнүләрдән азат чалымнар белән укый иде.
Гөрләгән сулар башында.
Тыңлагыз, шунда үтәр—
Йөрсә сыктап тан-сәхәрләр Мон-сагышлардан хыял И туган илнең һавасы.
Рәнжемә, зинһар, күтәр!
Рәнҗемә, зинһар, күтәр!
Ни газизрәк—бу ватанмы9 Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкәддәс кан белән ул Изге сөткә ни житәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр1
Әле генә ничектер боегып, сынган канатларын, читлектәге кош кебек, очлайтып утырган балаларның сары коелган йөзләренә шушы унөч юллык шигырьдән нур һәм алсулык кунды Алар беренче тапкыр чын шигъри сүзнең нинди илаһи көчкә ия булганлыгын сизенделәр Бу бик зур Һәдия иде. Әмма бала кайда да бала шул. Алар мосафир бабайлары белән Һич кичекмәстән сөйләшергә, Америкадагы тормыш турында кичекмәстән белергә, бүген иртәдән үк әзерләп куелган сорауларын (укытучылары ярдәмендә, дип фараз итсәк тә була) кичекмәстән бирергә теләп кайнаша иде.
Ләкин Иркен-аганын тагын бер тәбриге бар иде шул.
—Солтаннарым вә сылуларым!
Нә авылда, нә гаиләдә мондый сәер сүзләрне ишетмәгән сабыйлар бер- берсенә сәер караштылар Гүя аларнын сүнгән күзләре җанлана иде
— Безнен бабайларымызны ошбу туган Кизләвебездән кугандай кин. алар Тын Океан ярларына. Тын океан ярларыннан Манчжуриягә. Манчжуриядән Эчке Кытайга—барлыгы унсигез-сгерме мен чакрым юлны ат белән үткәннәрдер Ат—бөек жан иясе Кешелекнең бишеге ат ялында тирбәлгән Ат—кешелек цивилизациясен алга алып барган илаһи жан ияседер кү Ат безнен телефон, ат безнен телевизор, ат безнен китап, ат безнен язасы каләм-дәфтәремез болады
Ул нәрсә әйтергә белми тукталып калды
—Татарнын икенче даһи шагыйре Мәжит-ага Гафур и үзенен «Ат* дигән шигырендә бу Бөек Мәхлукъка багышлап, менә нинди шигъри юллар калдырган:
Ат ул үз өстенә төшкән эшне Эшли, һич бер көчен аямый. Кеше кебек, махсус эш киеме. Айлык жалованьс дә сорамый
Ат—ул кайбер ялкау, ансыз кеше Кебек ясамый ул прогул.
Хәл җыйдымы, тамак туйдырдымы,—
Эшкә әзерләнеп тора ул...
Балалар елмаештылар.
—Менә кандай матур итеп сурәтләгән Гафури бабабыз ат дигән җан иясен... Ишеткәнегез бар идеме бу шигырьне?
—Ю-у-у-ук!—диеште балалар җанланып китеп.—Ю-у-у-ук!..
—Атларны яратамсыз?
—Яратабыз, яратабыз!..
—Бездә атлар юк бит хәзер!.. Канюшнай бикле!!..
—Ат безне Галәмгә алып менде. Ат безләрне алыс Әмрикәләрдән сезләр илә күрештерде.. Шул сәбәпле мин сезләргә Һәдия итеп мәгърур Ат сыны һәм, анын ялына төйнәп, мәктәбегезгә кечкенә хәерхаһ—йөз доллар китердем. Кабул итеп алынызлар!.
Рәгыйбь алдан әзерләнгән ак сынны төрелгән җәймәсеннән чыгарып, Иркен агага, ага исә үз чиратында аны аксыл костюмда агарып утырган Дамир Хаҗиевичкә тапшырды.
—Матур ат!—дип сөенеште балалар.—Он нам нужен!..
—Канюшнайдагы атларның исәннәре качып киткән, ди!..
—Берсе мәктәпкә килгән!.. Укырга...
Балалар шаркылдап көлештеләр.
—Их, долларын тотып карарга иде!..
—Тотмый тор әле!.. Тоткач атарлар, яманатың сатарлар...
Укытучылар тыймадылар: гомерләрендә юньләп ат һәм доллар күрмәгән балалар берсе артыннан берсе урыннарыннан күтәрелеп, ат сынын һәм конверттан чыгарылган ассигнацияне сыйпап карадылар. Очрашу тәмам җанланып китте.
Акбүзат сыны кысла кебек кызарып утырган Фикция Саматовна янына барып кунаклады. Дамир Хажиевич исәпсез-сансыз рәхмәтләрен әйткәннән сон очрашунынын төп өлешен башлап җибәрде:
—Йә, беренче сорауны кем бирә?
Тәрәзә катында утырган сары чәчле малай кулын да күтәрде, урыныннан да торды, сул кулындагы кәгазьгә карап, соравын да ярып салды:
—Ник американецларга «ковбой» диләр? Син дә ковбоймы?
—Сез дә дип әйт, агач тел!..—дип төзәтте Дамир Хажиевич.
—Сез дә...
—Әмрикәннәргә түгел, Әмрикәнен малчы кавеменә... Кызык сөәль... атларга бәйле сөәль!..—Иркен-ага артына борылды.—Тактагыз бармы'’.. Әһә, бар икән —Ул класс тактасына якын килде, кулына акбур алды да сорады:
—Чит лисаннын ниндәен өйрәнәмсез?
Аны аңламадылар.
—Аһ!. Чит телнең кайсысын өйрәнәсез?—дип ачыклады.
—Анлийский... немецкий...—дип шаулашты балалар. —Кемдер ярымшаярып, өстәде:—Татарчадан башка барысын да...
Иркен-ага тактага инглизидән «со\уЬоу» дип язды да, аны ике өлешкә бүлеп, яңадан язды һәм укыды:
—СО\Ү—сыер... Ьоу—егет дигән сүз. Димәк ки, әмрикәннәрнен ковбой дигәне безненчә «Сыер малы көтүче егет», тагын да кыскарак итеп әйткәндә, - Көтүче» дигән сүзгә тап кипәде... Шуна күрә, ковбойлык сәхифәсе Әмрикәнен малчылык бик тә алга киткән көньяк Нью-Джерси, Техас, Калифорния,Миссисипи,
Миссури штатларында таралган. Аларнын кигән киеме—кин эшләпә, кин каеш, житеннән тукылган джинсы чалбар-күл мәк. янда пистолет, кулда—озын камчы... Авызда—жыру. Жыру атарга төнлә, таборга төшкән сыерларны тәмле уйкуда йуклату өчен кирәк болады. Сыер маты төнге ялга туктап, күши башлагач, аларны тынычландыру, ашказаннарын ял иттерү, иртәгә иртән тагын да зуррак аппетит тудыру өчен ковбойлар авыз эчләреннән сыерга охшатып мүгрәп җырлаганнар вә көтүне әйләнеп йөргәннәр. Угрылар да көтүгә якын килә алмаганнар Шулай итеп, жыру малны иткә вә сөткә утыртырга ярдәм иткән, угьрылардан саклаган вә карыннарындагы туар бозауларын сау-сәламәт саклап, малны иртәнге азыгын тагын да яратып вә сыгынычлы итеп ашарга әзерләгән... Менә шулай Көньяк Әмрикәдә, татар халкынын зимагур жырулары кебек, ковбой жырулары, О Генри кебек атаклы язучылары. Чарльз Рассел кебек рәссамнары барлыкка килгән...
Мондый тәфсилле җаваптан балалар зерә дә канәгать калды.
—Абый, мин. мин! . Нигә һиндстаннын төп халкын һиндләр, ә Американын төп халкын индеецлар дип атыйлар?—дип сорады кәгазеннән карап тешсез бер малай.
—Алар икесе дә бер тамырдан, икесе дә берүк төшенчәдер, солтаным Жирле милләт, җирле кавем дигән сүздер Адмирал Христофор Колумб Һиндостанны ачам дип кенә ачкан бит Американы Шуна күрә, кулына әсир итеп төшергән төсле тәнлеләрне дә «һиндиләр» дип атаган Бу вакыйгаларга биш йөз елга якын гомер үтсә дә, Әмрикәнен жирле халкын һаман шулай ялгыш атап йөртәләр Гамәлдә һиндиләрне Һиндостан һиндиләре, Әмрикә һиндиләре дип атау дөресрәк булыр иде. Мин үзем хәлбуки шулай атап йөртәм дә. .—Иркен-ага нәрсәнедер исенә төшергәндәй туктап калды —Туктагыз, солтаннарым, сезләргә бер тарих сойләемче Әмрикәне Христофор Колумб ачкан, әйеме?
—Әйе! Әйе!—дип шаулашты укучылар.
—Хак. Тик хак та, түгел дә Әмрикәне, гамәлдә без, төрки-татарлар, ачканбыз...
—Без?! Татарлар?!—Зал шаулашып алды.—Булмас!
—Әмрикәнен күп кенә галимнәре һиндиләрне йөз рәвешләре, килеш- килбәтләре белән мангулидлар. ягъни Азиядән чыккан мангул расалы кавемнәр дип исәплиләр, һиндиләр дә мангуллар кебек каты кара чәчле, конгырт йөзле, кысык күзле, әмма аларнын танаулары озын бөркет танау. Бу мангул кавемнәренең яна континентта кичергән физиологик үзгәрешләредер... Әлбәттә, бу Әмрикәнен рәсми даирәләре фикере түгел Күп кенә галимнәр һиндиләрне Үзәк Азия киңлекләреннән тарихи сәяхәткә чыккан төрки кабиләләр—һуннар, диләр Мин дә шул фикердә торам. Безнен Висконсин штатында һиндиләр яшәгән ике резервация бар Мин аларга барып йөрим һәм аларны үгрәнсп инанам алар—төркиләр һун бабаларымыз Эчке Кытайдан Алты Ай тауларына житкәчтен икегә бүленәде: бер өлеше йөз мен япмалы арбаларда Европага, икенче өлеше— Беринг бугазы. Әләс бозлыклары аша Көньяк Әмрикәгә таба кузгалады Озак гасырлар буе үз телләреннән консерва ясап, төрки сү зләрне саклап калып, алар берүк вакытта яна тел—ацтек, майя, ирокез кебек дистазәгән телләр, мәдәниятләр ижат итәләр. Вәләкин шунысы гажәптер алар үзләрен горкиләр дип исәпләй. Мина моннан ике ел элек Төркиянен Измир каласында төрки халыклар ассамблсясынын корылтаенда булу насыйп итте. Корылтай Әмрикә һиндиләрен төркиләр ассамблеясына әгъза итеп кабул итте, беләмсез!.. Анда майя теле буенча белгеч чыгыш ясап, мисалга йөзләгән төрки сүз китерде .тардагы гөл—бездә дә газ. алардагы таш— безлә дә таш, алардагы чәчәк—бездә дә чәчәк Менә сез яратып кигән джинсы
күлмәк-чалбарларга да катнашы бар безнен төрки-татар теленен...
Балалар шым калды.
—Джинс махсус житен, махсус киндер сүсеннән тукыла. Сез «җитен» дигән татар сүзе белән «джитнс» дигән Әмрикә һиндиләре сүзе арасында охшашлык күрмисезме?
—Күрәбез! Күрәбез!..
—Аларнын икесе бер тамырдан болады. Бу хакта мөхтәрәм галимебез Әбрар Кәримуллин махсус китап та язды, күрденезме? Укыдынызмы?
—Күрмәдек, укымадык!—диеште балалар тел шартлатып.
—Американепларнын яраткан азыклары нинди?
—Әй, тапты сорау! Тагын да шул ашау!.
Йөзләренә чынлап та кызыксыну, танып-белү нуры балыккан зал бер тавыштан көлде.
—Күркә ите,—диде Иркен ага.—Күркә ите—әмрикәннәрнен ин яраткан ризыгы.
—Нинди була соң ул?
—Күргәнегез юкмыни?
—Юк, юк! Күркә бездә үрчеми.
—Күркә—жир йөзендәге ин тәмле, ин файдалы кош-корт ите. Татарнын казы кебек...
—Бездә каз үрчеми бит!. Ана бәпкә үләне кирәк!..
—Ә күркә нәрсә ашый?
—Чикерткә ашый.
—Чикерткә бездә юк бит ул!.. Америкадан китертик!..
—Күркә ите әмрикән өчен татарның бәлеше кебек милли азыктыр. Алар аны төрле-төрле кетчуп, соуслар белән тәмли, куыра, ыслыйлар...—диде Иркен ага —Әмрикәннәрнен безнен сабантуй сыман уныш бәйрәме бар Нарат җиләге белән бергә кабак эчендә пешкән күркә ите ашау өчен алар ул көнне мангаен җимерергә дә әзер...
—У-у, күркә өчен мин дә мангай җимерер идем...
—У-у, нарат җиләге...
Арткы рәткә утырган өлкән яшьтәге укытучы ханым сөйләшүне янадан җитди ызанга кертү өчен:
—Америка, андагы тормыш турында сөйләмәссезме?—дип сорады.
Бу анын ин курыккан соравы иде. Әмрикә кебек катлаулы, чиксез үзенчәлекле мәмләкәт хакында ничекләр генә сөйләп бетмәк кирәк?
—Атлантик дәрьядан Нью-Йоркка кергәндә Гудзон елгасы тамагында кечкенә Либерти дигән утрау бардыр кү. Анда бөтен дөньяга таныклы «Азатлык* сыны тора. Аны 1886 елда АКШнын игълан ителүенә йөз ел унаеннан француз хөкүмәте бүләк иткән. Башыннан төрле тарафларга нурлар чәчелеп торган, кулына якты шәм тоткан Ана сынынын биеклеге 38 метр. Тутыкмый торган корычтан ясалган бу сынны французлар егерме ел буе коралар. Аны күрү, солтан-сылуларым, бер тетрәткеч манзарадыр. Анын нигезенә менә нинди сүзләр язылган Мин аларны хәтеремдә калпшынча әйтәм: «Арып талчыкканнар, кимсетелгәннәр, ярлылар, ачлар, азатлыкка сусаучылар—мина килегез. Туган илләрендә изелгәннәр, йөрәкләре урталай ярылганнар—мина килегез. Йорт- жирсезләр, тормыш-хәяткә ышанычын югалтканнар—барыгыз да мина килегез... Мин ошбу шәмдәлем берлә сезләр бәхетенең Алтын Капуларын яктыртам!...»
Залда тантаналы тынлык хөкем сөрә иде. Шушы минутта аның кесәсендә телефоны кунгырады. Фикция Саматовна сәгатенә карап алды.
Директор Фикция Саматовнага карап алды.
Иркен-ага телефонны алды һәм колагына куйды. Чынгызи икән.
—Угьланым, рәхмәт кунгыратуыңа! Мин туган мәмләкәтемездә, туган
авылымыз Кизләүдә үз бавырдашларым берлә йөреп ятам' Әле мәптектә. сабыйлар илә очрашу катындамын Сәлам тапшырайым0 Әлбәттә' Әнкәнә. Гөлмәрфугага кунгырат. сәламнәр күндер! Аман булын!
—Угьланым Чынгыз Төркиялән мине эхтәп ятадыр кү
—Төркиядән? Булмас! Вәт. әй!—дип шаулашты балалар
— Менә ошбу кыска, әмма тирән мәгънәле чакыруда, солтан-сылуларым. Әмрикә халкы, анын хәяте, тәрәккыятенен сере яшерелгән Без Әмрикә халкы, димез.. Ултатарда, инглизидә, кахул да. француз да түгел ..—Иркен ага нотыгынын бу өлешен күбрәк мөгаллимнәргә юнәлтә иле.—Дөрес, ул—әмрикән. Ул—милләтсез. Азтдыйларны фәндә «космополит* диләр Әмма бу тыштан караганда гына шулай. Шунысы хак. гамәлдә бик чуар булган әмрикән җәмәгатьчелек. -Иркен-ага уйланып торды —Ничек итеп нибары ике йөз ел эчендә дөньянын ин азга киткән, ин демократик, ин азат мәмләкәтенә әверелгән сон? Бер карасак, алар илләренән качкан качкын-зимагурлар...Хәтерлимсездер. татарда шундый жыру ’
Зимагурлар талчукта.
Кайгырмайлар мал юкка.
Кайгырсалар, кайгыралар Тәмәкеләре юкка.
—Талчукны беләсезме, нәрсә?
— Юк белмибез!
— Как, белмисез?—дип кычкырып җибәрде ин арттан бер хатын Ул урыс теле укытучысы иде бугай.—Проходили же! От слова*толкаться*
—Иске-москы, кырыктартмачылар, ваклап сату урыны болады Зимагур. Зимагур...—Иркен-ага тагын уйланып калды —Бу тәгъбир бсзнен Шәркый Төркссган татарлары лөгат ендә але булса кулланышта Мин урысча яхшы белмим шунысын гына беләмендер кү Ул урысча ике сүздән торалы *зима*—«кыш»мы «горе*»—«кайгы*мы? Димәк, жәен рәхәтләнеп ил гизгән зимагурга салкын кыш «горе—кайгы*га әйләнәле Әмрикән ковбой-зимагурлар алар кавем дә. милләт тә түгел. Алар—сәяси, икътисади изслмсштән. төрле кыерсытылулардан качкан, яхшы тормыш төзергә ихтыярлы, азатлыкка, иреккә сусаган халык Теге һәйкәл нәкъ шул хакта бәян кыладыр Әйе. ни нәрсә халыкларны дистә баллы давыллар аша океан кичәргә мәжбүр иткән? Бары тик иреккә, азатлыкка булган бөек омтылыш!.. Әйе. ошбу сәяси, икътисади, сыйнфый, дини, рухи иреккә сусаган сукбайлар— искиткеч батыр, тырыш, җырлы. моңлы, ачык йөрәкле, йөз телле, ихлас табигатьле мөһажирләр Әмрикәнен ирекле һавасыннан Әмрикәнсн ирекле туфрагына ирекле орлык булып төшәләр дә. мул уңыш булып җитешәләр' Башка илдән качкан качкалак биредә баеп котыла ла гражданин булып житешә. кача алмаганы, теләмәгәне, тегендә череп тотыла!. - Иркен ага кетке.иәп куйды —Шулай итеп, качкыннардан тамган алтын тир кара гупракга алтын пальма булып күтәреләдс.
— Нәкъ ссзнен кебек, бабай!—диде алда утырган түм-түгәрәк малай —Сез дә алтын кебек ап-ак бит'
Зал рәхәтләнеп көлде.
— Рәхмәт, солтаным, зур үс!.. Рәсәйдә менә ошбу ирек тойгысының канаты сынгандыр, шуна инсаннын тире тупракка алтын булып таммаи һәм аннан алтын пальма күтәрелмәм Шуна күрә Әмрикәнен тавыклары елына ике йөз сиксән йомырка сала
—Ике йөз сиксән йомырка!..—дип аһ итте зал
—Помидорны да комбайн белән жыйлырта'
Лжлть барип.) гуалгк
—Комбайн белән—помидор!—дип аһ итте зал.
—Мин яшәгән Висконсин штаты гына житештергән мал агы барча Әмрикә халкын туендырырга житә. Автоматлашу шулкадәр дәрәжәдә ки, ике-өч фермер менәр баш сыерны карый, асрый, сава, сөтен эшкәртә...
Балалар күңеленнән гүя ул хәзердән үк Әмрикәгә күчеп китү өчен арбасын таярлый, табаннарын майлый иде..
Әрмән малае кулын күтәрде.
—Минуточку! Әйт, Ованес,—диде Дамир Хажиевич.
—Бабай, син үзен баймы сон?—дип сорады орлык кебек тулы Ованес.
Зал көтелмәгән сораудан аһ итте.
—Һм Мин?.. Әмрикә өчен бай да, ярлы да түгел—урта сыйныф. Мин—мөгаллим...биолог (Иркен-ага мизгелгә каушап калды, укытучылар жанланып алды) (балалар гына түгел, «мөгаллимнәр» сүзен өлкәннәр дә аңламады шикелле)... картлык буенча ялда, пенсиядәмен...
—Пенсиягез күпме? Пенсиягә ничәдә чыгалар?—дип сорады икенче бер мөгаллимә.
—Әмрикәдә пенсия Рәсәйдәге сыман халык өзелеп көткән нәрсә түгел. Анда пенсиягә чыккач та эшләү мактаулы санала. Рәсәйдә пенсиягә чыгу үлемгә әзерләнү кебек булса, Әмрикәдә ул чын-чынлап яши башлау кебек. Хатын-кызлар алтмыш биш, ирләр җитмеш, хәтта сиксән яшьтән дә пенсиягә чыга, чөнки тормыш һәм хезмәт шартлары яхшыдыр. Гомумән алганда, пенсиягә чыгу өчен Әмрикә гражданины булу, бер урында сигез елдан да ким эшләмәү вә пенсия Фондына эш хакыннан акча түләп торганлыгын шарттыр. Пенсияне ике-өч урыннан алалар. Мин, мәсәлән, жиде йөз доллар дәүләт пенсиясе, меңдә ике йөз доллар Федераль Мәгариф Фондыннан атам. Жәмгысы мең тугыз йөз доллар...
—Мең тугыз йөз доллар? Ул күпме була?
Зал шаулашып, кунак барлыгын да онытып, исәпли башлады. Икене икегә тапкырларга хәтердән өйрәтелмәгән укучылар укытучылары белән бергә калькуляторларын чыгарып, Америка долларын безнен курска әйләндереп, ниһаять, исәпләп чыгардылар: тиеннәре-ниләре белән вакланмыйча ул якынча илле жиде миллион сум икән. Күзләр чокырыннан маңгайга, маңгайдан түшәмгә сикерде. Зал касыктан кату алгандай тынсыз торды. Мөгаллимнәр вә мөгаллимәләр бөтенләй катып калды.
—Бу Әмрикә өчен зур акча түгел. Мин. моннан тыш, Кизләү дип аталган ранчо... ягъни утарымда... умарталык тотам...
—Кизләү? Америкада?! Барабыз!—дип шаулашты балатар.
—Әйе, бар андый авыл, балалар Мин туган авылыбыз Кизләү һәм Шәркый Төркестандагы Кизләү авылларының тарихи исемен дәвам итеп. Әмрикәдә дә кечкенә генә Кизләү дигән авыл нигехтәдем Шул авылдагы умарталарымны сәхрәдән сәхрәгә күчереп йөртү өчен автотрейлерым, күчмә йортым, негр кавеменнән ике хезмәтчем бардыр кү. Сезонына карап, тагын да ялчылар яллыймындыр..
—Сезнең негрларыгыз да карамы? Алар нәрсә ашый? Жир ашап караямы?
—Бал кортлары Америкада да бармыни? Очалар дамы? Баллары да баллымы?—дип яңадан кыбырдашып алды балалар.
— Баллы —дип көлемсерәде Иркен-ага.—Бал ашарга килегез... Очалар да! Минем кортларым, мәсәлән, утарыбыздан егерме-утыз чакрым юл үтеп, күрше Иллинойс штатыннан ташыйлар хәтта балны Югыйсә, без яшәгән Висконсин штаты ул Әмрикәнен мал-туар үзәге—анда җитештерелгән сөт, ит, бал дөньяның егерме иленә китә... Анда чәчкәләр җитәрлек, ләкин кортларга, күрәсең, Иллинойснын зелпе чәчкәләреннән алынган сары кәрәз кирәк!.!
Очып кайтканда аларнын аякларына уралган баглары җилләрдә җилләп, сары кәрәзгә әверелә... Ә менә сезнен авылда умарта тоткан инсаннар (балалар бу сүзне аңламады, Иркен-ага «кеше* дип ачыклап китте) бармы сон0 Балалар белми иде.
—Яланнарыгызда чәчкәләрегез беттемени?
Балалар бу хакта да белми иде.
Директор ярдәмгә килде.
—Заһретдин абзыйда өч баш бар иде. былтыр кышын үлделәр бугай Хәер, Интендант абзыйда ике баш. Бензол Әмировичтә ике баш бар буган Барлык авылга ун-унбиш баш умарта җыелыр
—Күбрәк!—диде Фикция Саматовна пырылдап —Чит ил умарталарыннан күбрәк!..
— Юк, Сайрус Әмировичныкы быел язда кырылып бетте.—дип аваз салды почмактан бер иркәй —Шикәрләре җитмәгән Бал кортына шикәр, көмешкегә шикәр—нихәл җитксрмәк кирәк0
—Кырларга сибелгән ашламадан кырыла ул кортлар,—диде почмактан икенчесе —Елгадагы балыклар кебек —Ярар. Хуп.Тагын сораулар бармы0 —Нәрсә ул «хуп»?
—Хуплыйм, килешәм болады Терки сүз. Үзбәктә вә уйгырда еш кулланыла...
—Сезнен бал кортлары океан аша Кизләүгә кайтып, бсзнен ялан балларын җыеп китә алырлар илеме0
Иркен-ага бу сораудан тынсыз-телсез калды Күгдәренә мондый чакларда пылт итеп яшь бәрә дә чыга. Ул дулкынлану , күнслс тулудан эндәшә алмады Аптырагач, тамагындагы төер үтеп киткәнче дип булса кирәк, бу сорауны биргән сабый янына барды, аны кочаклап яратты, манганнан үпте, аннан капшангандай җай гына килеп, чак ишетелерлек итеп эндәште
— Рәхмәт Рәхмәт... Авылда ничә йорт бар соң°
Балалар белми иде.
—Аны Мекәрәмә әбидән сорарга кирәк'
—Йөз илле чамасы бардыр, диеп уйлыйбыз —диде Дамир Хажиевич —Йоз илле йортка егерме баш умарта. Безнен Шәркый Торксстанда Кәшфеләсрар абзыйнын. мәсәлән, балаларыныкы белән бергә өч йөз баш умартасы бар иде Татар умарта тотарга тиеш Умартасыз татар— умырткасыз татардыр кү Мина умартачылык шаукымы шул Төрксстандагы Кизләвебездән күчте. Анда умартасыз татар юк иде Мин аны Әмрикәдәге Ки зләүгә дә күчердем.
Зал котырып кул чапты
—Әмрикә бай булса да. билхаккый, акчага саран. Гомумән. гадел саран булу— байлыкның нигезедер. Кеше бай булган саен саран болады. Әмрикадә тормыш акчалы кыйммәтлелеккә корылган. Ул бары тик файда-зыян координатасынла яшәйдер. Әмрикәнен үзләрен утрауда хис иткән беренче мөһаҗнрләре барча нималәрен кораб карынында материктан китертергә мәҗбүр булгач, мал- мөлкәткә бик сакчыл карарга өйрәнгәннәр Анда әйбер әрәм-шәрәм ителми Тимернең, кадак бөясе—доллар бәяседер. Әле без монда килгәндә тимерлек яныннан үттек. Янадан кулланырга, энергиясен алырга, бәрәкәтсн саварга мөмкин булган күпме байлык ята анда, балалар Әмрикадә булса, монлдш ау илп яткан металл өемнәреннән бер металл эретү фабригы ачкан булырлар иде.

ДӘВАМЫ КИЛСӘЕ САНДА