Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛ-ЙОРТ ТАНТАНА ИТТЕ


Татарстан Республикасы һәм Шәһәр
көнен бәйрәм итәргә казанлылар иртәдән
үк кереште Башкалабыз халкы традииион
бәйрәм урыннарына, паркларга, мәйдан-
нарга ашыкты Һәр җирдә музыка уйнап
торды, чал Казан тулаем концерт мәйдан-
чыгына әйләнде. Тәүлек буе яуган яңгырда
кинәт туктап калды, күңелләрне күтәреп,
бәйрәмгә ямь өстәп, кояш елмайды.
Г. Камал театры бинасы янына бик
күп кеше килде. Халкыбыз монына сусаган
милләттәшләребез бирегә, гадәттә, гармун
тавышын ишетергә, милли асылын
сафландырырга, Тукай рухын яңартырга
килә 30 августта нәкъ менә биредә Г Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге ияләрен
тәбрикләү матур традициягә әйләнде. Бы-
елгы яна лауреатларны котларга
Президент Минтимер Шәймиев, Дәүләт
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,
Премьер-министр урынбасары—мәдәният
министры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре
мэры Илсур Мет- шин килгән иде.
—Вакытында кояшы да чыгып тора,—
дип башлады сүзен М. Шәймиев —Менә
Татарстан Дәүләт Советы суверентлык
Декларациясен кабул итүгә дә 19 ел вакыт
узып китте Бөтен илгә, бөтен дөньяга үзе-
безнең хокукларыбыз турында игълан ит-
тек, өстебезгә зур бурычлар йөкләдек. Без
сезнең белән үз язмышыбызны, үзебезгә
булган хөрмәтне яулап, бөтен халык ара-
сында тин халык икәнебезне расладык.
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең
быелгы лауреатлары арасында Казакъстан-
ла яшәп иҗат итүче рәссам Камил Мул-
лашев, Камал һәм Качалов театрларының
иҗат төркемнәре дә бар
—Безгә, бер төркем әдәбият һәм
сәнгать әһелләренә насыйп булган әлеге
мәртәбәле бүләк ин зур төшенчәләрне
берләштерә: татар, Татарстан, Тукай,
дәүләт,—диде шагыйрь Зиннур Мансуров,
Илбаш кулыннан югары бүләкнең
билгесен һәм дипломын алгач —Газиз
халкым, пәйгамбәрдәй шагыйребез Тукай,
биниһая сынаулар кичергән дәүләтчелек
алдында имтихан тоту бу.
Башкалабыз үзәгендәге Г. Тукай һәйкә-
ле алдында шигърият бәйрәме үткәрелде
Кунаклар күп иде. Төркиядән Г Исхакый
фонды җитәкчесе Түләй ханым Дуран
килүе аеруча куанычлы булды. Ул иҗади
дуслыгын бигрәк тә Г. Ибраһимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институты белән ныгытып җибәргән «Та-
тарстан—әдәбият әһелләренә ин бай төбәк,
шуларнын ин каһарманнары—Тукай белән
Исхакый»,—диде Түләй ханым.
«Вамин» ачык акционерлык җәмгыяте
генераль директоры Вәгыйз Минһажев
тантанага бүләк белән килгән. Бөек
Тукайның тормыш юлына, иҗатына
багышланган видео җыентык чыгарган
Күптән түгел Татарстан мәдәни
традицияләрен саклау һәм камилләштерү
фонды оештырып җибәргән.
«Әдипләр борын-борыннан дәүләт
күләмендәге вакыйгаларга карата үз сүзен
җиткерде Аларнын шигъри сүзе
хакыйкатьнең үзе булып торды»,—диде
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак
Ибраһимов
Ирек, бәйсезлек хакындагы шигырьләр
мәйданын халык уратып алды Танылган
шагыйрьләр Роберт Миннуллин, Рәдиф
Гаташ, Гәрәй Рәхим. Лена Шагыйрьҗан,
Салисә Гәрәева. Әхмәт Рәшит. Нәҗибә Са-
фина, Флера Тарханова, Фәйрүзә Мөсли-
мова, Хәнәфи Бәдигый һ. бларнын шигъри
аһәңе халыкны кузгатып җибәрде.
Г Камал театры каршында үткәрелгән
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә чыгыш
ясап, мәдәният министры урынбасары
Ирада Әюпова киләсе елга бу чараны оеш-
тыра башлауга 25 ел тулачагын искәртеп
үтте. Мәдәният министрлыгы хезмәткәрлә-
ре гармунчылар белән берлектә тагын бер
күркәм чара оештырган иде Гармунчылар
Качалов театрыннан башлап үзәк урамнар
буенча гармун уйнап әйләнделәр. Халык Ф
Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе
лауреатлары, керәшеннәрнен «Бәрмән-
чек» дәүләт фольклор ансамбле, вокал,
хореография, фольклор ансамбльләре
чыгышын карап кинәнде Алар арасында
«Арча егетләре», Әгерҗедән «Көмеш телле
гармун». Питрәчтән «Пимәр тальянчыла-
ры». Казаннан «Салават күпере». Харис
Нигьмәтжанов җитәкчелегендәге халык
уен кораллары. Башкортстаннан «Мирас»
ансамбльләре чыгышын сокланмыйча
карап булмый иде. Чиләбедән килгән
«Гөлләр»
вокаль ансамбле кьпларына тамашачылар
кат-кат рәхмәт әйттеләр.
Халыкара ат спорты комплексында
Татарстан Президентын зурлап каршы
алдылар Ишек төбендә М Шаймиевкә
быелгы уныштан пешерелгән күмәч тәкъ-
дим ителде Аннары республика башлыгын
Татарстанга Коньяк Осетиядән ялга килгән
балалар урап алды М Шаймиевне Көньяк
Осетия балаларынын «Ногз Дау» оешмасына
шәрәфле әгъза итеп алдылар
Ат чабышлары программасына кертел-
гән 13 чабышнын игътибарны нык жәлеп
иткәне Татарстан Президенты кубогына
уздырылганы булды.
Бу көнне киеренке ярышлар «Биектау»
автодромында да булды Биредә 14 нче
тапкыр Татарстан Президенты кубогы
ярышлары үтте
Казанда бәйрәм тантаналары Меньел-
лык мәйданында кичке сәгать Юла аллы-
гөлле 50 залп белән тәмамланды
Республика көненә багышланган чара
лар Татарстанның барлык шәһәрләрендә
һәм район үзәкләрендә дә булды
• ЕФӘК ЮЛ Ы» НДА- БЕРЕНЧЕ!
13 сентябрьдә Төркмәнстан башкаласы
Ашхабадта «Ефәк юлы» дип аталган берен
че ралли-рейл төгәлләнде Казанда старт
алган бу ярышта йөк машиналары арасын да
Фирдәвес Кәбиров зкипажына тиңнәр
табылмалы «КамАЗ-Мастер» командасы
узышчысы үзеннән сон килгән Жерар де
Ройны бер сәгатьтән артык вакытка артта
калдырды Шунысы да бар Ф Кәбнрон
трассаны жинсл машиналарның да күбе
сеннән тизрәк узган булып чыкты
Төркмәнстан Президенты тәкъдиме
буенча оештырылган «Ефәк юлы»
ралли-рейды 4500 чакрымга сузылган иде
Ярышта катнашучыларга Россия.
Казакъстан һәм Төркмәнстан аша узарга
туры килде Казанда 25 илдән жыелган 20 йөк
машинасы. 51 жинел автомобиль старт алган
булса. Ашхабадта финиш сызыгына йөк
маши- наларынын 17се. жинел
автомобильләрнең 34е генә килеп житә алды
Татарстан Президенты М Шәймиев
«КамАЗ Мастер.ны -Ефәк юлы» раллиенда
жинү белән тәбрикләде һәм «КамАЗ» ачык
акционерлык жәмгыятс генераль директоры
С. Когогнн белән «Ефәк юлы» проекты
җитәкчесе. «КамАЗ Мастер» командасы
башлыгы С Якуповка котлау телеграммасы
юллады «Зур халыкара спорт чаралары
стандартларына туры китереп, югары
оешканлык белән үткән яна «Ефәк юлы»
ралли-марафоны ботен доньяла ин
дәрәжәлс ярышка әйләнә ала Оештыру
эшләрендә Татарстан турыдан туры кат
нашкан әлеге проект -безнек республика
спортчыларының чираттагы казанышы
Катлиулылыгы буенча «Даклр.пз тин шарт
ларда жинү яулавы Фирдәвес Кәбиров эки-
пажының автомобиль-юл спортынын юга-
ры осталыгын раслый». - диде Президент Ул
илебезгә дан китергән төркемгә рәхмәт
сүзләрен җиткерде һәм уэышчыларга алга
таба да зур жинүләр теләде
КАНН ДА БЕЗГӘ ЯТ ТҮГЕЛ
Франциянең Канн шәһәрендә 12нче
тапкыр Россия сәнгате фестивале ут кәрелде
Бу чара Россия белән Франция арасында
мәдәният өлкәсендәге ин саллы уртак
проект булып тора
Быел Канн фестивалендә Татарстан
әлеге чаранын йөзен билгеләүче бу тарак
катнашты Анын эмблемасы итеп тә татар
милли орнаменты сайланган иле Фестн
валь сәхнәсендә Татар дәүләт жыр һәм бию
ансамбле. «Йолдызлык» республика эстрада
сәнгате фестивале лауреатлары. •Каладан
юл» бию театры. «Мирас» жыр ансамбле.
«Яна музыка» квартеты. Казан хореография
училишссы шәкертләре һәм башка сәнгать
осталары чыгыш ясады
Премьер-министр урынбасары-мәдә-
ният министры Зилә Вәлиева жзггәкчеле
гендәге Татарстан делегациясе составында
Тышкы багланышлар департаменты дирек-
торы. Татарстан Преэидснтынын дәүләт
кинәшчссс Тимур Акулов һәм Дәүләт Совс
тынын мәдәният, фән мәгариф һәм миглн
мәсьәләләр комитеты рәисе Раэил Вәлиен
бар иде Россия тарафыннан фестивальне
ачу тантанасында Россия Федерациясе
хөкүмәтенең гаммәви коммуникацияләр
мәдәният һәм мәгариф департаменты
директоры Денис Молчанов. Россия
Президентының мәдәният мәсьәләләре
буенча кинәшчссс Юрий Лаптев һ б лар
катнашты
XII Россия сәнгате фестивалендә кат
кашучылар!л республикабыз Президенты
Минтимер Шәймиев тә котлавын юллады
Анда әйтелгәнчә, Канн фестивалендә Рос
сия Федерациясен тәкъдим итү Татарстан
очен зур горурлык «Җәмәгатьчелекне тагар
М31ЛЛИ ашлары гамати декоратив сәнгать
әсәрләре белән ганышу көтә Татарстанның
ижат төркемнәре чыгышы безнен жыр һәм
биюләребезне» үзенчәлеген тоярга, «лар-
дагы борынгы чалымнарның вә заманча
рнтмнарнын үзара ярашканлыгын күрергә
мөмкинлек бирер Канн фестивале Россия
һәм Франииягә мөнәсәбәтле мәшһүр
тәребез Казаннан үсеп чыккан Федор
Шаляпин Василий Аксенов һәм атаклы
Рудольф Нуриевне искә алып, зурлау очен
дә бик яхшы форсат»,- дигән сүзләр бар нде
Президент котлавында.
Чыннан да. Татарстан өметләрне акла
ды. бай мәдәни программа Iәкълим ипс
•Татарстанның традицион сәнгате» күргәз
мәсс беренче көненнән үк французларны
үзенә жәлеп ипс. мнллн чигү эшләре, күн
сәнгате әсәрләре аларны әсир итте.
Күргәзмәне ачуда Канн шәһәре мэры
Бернар Брошан һәм БДБ эшләре буенча
федераль агентлык житәкчесе Фәрит
Мөхәммәтшин да катнашты Татарстан
күргәзмәсен беренчеләрдон булып атаклы
француз җырчысы Мирей Матье тамаша
кылды.
Каннда, Татарстан сәнгать әһелләрен-
нән тыш, «Русские ночи» дигән концерт
программасында, Татарстанны тәкъдим
итеп, җырчы Алсу чыгыш ясады. Казан
дизайнеры Катя Борисованың милли
бизәкләр белән баетып эшләнгән хатын-
кыз киемнәре күргәзмәсе дә зур уныш белән
узды.
ЯНА СОСТАВ РАСЛАНДЫ
Россия Хөкүмәте Рәисенен 2009 елнын
28 августында имзаланган карары ниге-
зендә, РФнен ЮНЕСКО эшләре буенча
комиссиясенең яна составы расланды. Аңа,
федераль министрлыклар һәм ведомство-
лар җитәкчеләре, төбәк башлыклары, фән
һәм мәдәният эшлеклеләре белән бергә,
Татарстан Президенты Минтимер Шай-
миев тә кертелгән Исегезгә төшерәбез,
Татарстанда да ЮНЕСКО эшләре буенча
комиссия эшли, ул республика министр-
лыклары, ведомстволары, предприятие һәм
оешмаларының ЮНЕСКО компетен-
циясендә булган өлкәләрдә килешенгән
эшләрен координацияләүче орган булып
тора. Комиссияне ТР Премьер-министры
урынбасары—мәдәният министры Зилә
Вәлиева җитәкли.
ЯНАДАН ВИЦЕ-ПРЕЗИДЕНТ
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин
Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы-
ның вице-президенты вазифасына яңадан
сайланды Шәһәр башлыгы сүзләренә
караганда, әлеге пост һәм сигез мэрдан
торган идарәдәге урын өчен танылган та-
рихи шәһәр башлыклары арасында җитди
көрәш булган.
Оешманын Эквадорның Кито
шәһәрендә узган бөтендөнья конгрессына
70тән артык мэр килгән. Алар арасында
Париж, Вена, Пекин һәм башка бөтен
дөньяга тарихи мирасы белән мәгьлүм
булган шәһәр башлыклары да булган.
Моннан тыш. Илсур Метшин сүзләренә
караганда, форумда Бөтендөнья мирасы
шәһәрләре оешмасының Евразия бүлегенең
эшчәнлеге турында да исәп-хисап
бирелгән. Әлеге бүлекнен штаб-фатиры
Казанда урнашкан.
ҖИТӘКЧЕ АЛЫШЫНДЫ
•Татмелиа» ачык акционерлык җәмгы-
ятенең генераль директоры алышынды
Икенче эшкә күчү сәбәпле, Сергей Жу-
равлевны Айдар Сәлимгәрәев алыштырды
2008 елнын январеннан ул «Татмедиа» ачык
акционерлык җәмгыятендә генераль
директор урынбасары һәм 2009 елнын 8
июненнән—«Татарстан» журналының баш
мөхәррире вазифаларын башкарган иде.
Сергей Журавлев исә «Татмедиа»нын
генераль директоры булып 2007 елнын
октябреннән бирле эшләде.
МӘДӘНИЯТЕБЕЗ ИНТЕРНЕТТА
МӘЙДАН ТОТА
Мәдәният министрлыгында «Татарстан
Республикасы мәдәнияте» дип аталган ин-
тернет-порталны тәкъдим итү булды.
Әлеге проектның максаты—Татарстан-
ның виртуаль мәдәният пространствосын
дөньяви кинлеккә чыгару.
Бу порталда мәгълүматлар түбәндәге
блокларга бүленгән: мирас, гореф-гадәтләр.
иҗат, мәгариф, хезмәттәшлек, этика,
химаячелек, ширкәтләр һәм мәдәният
индустриясе.
—Әлеге порталны дөньяга чыгарырга 9
ай буе әзерләндек,—диде Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры 3. Вә-
лиева порталны тәкъдим итү тантанасын-
да—Анын яшәп китә алуына өметебез зур.
Бу безгә күптән кирәк иде инде Икътисад
өлкәсендә мәгьлүматлаштыру буенча Та-
тарстан Россиядә әйдәп баручы республика
һәм монын унай нәтиҗәләре күз алды-
бызда. Ә мәдәният өлкәсенә килгәндә исә.
Интернет пространствосын тулыландыру
шактый озак вакыт таләп итә торган эш
Чөнки мәдәни мирас гасырлар дәвамында
туплана. Бүген безнен интернет-портатда
ЗООгә якын мәкалә, 20ләп видео. 70ләп
аудиоязма, ЗООгә якын мәдәният мәркәзе
турындагы мәгълүмат белән танышырга
мөмкин.
Порталда мәгълүматлар нигездә ике
дәүләт телендә—татар һәм рус телләрендә
тәкъдим ителә. Алга таба алар инглиз те-
ленә дә тәрҗемә ителәчәк.
ТАТАРСТАНГА ТӘРӘЗ АЧЫЛА
Башкортстаннын Татарстан белән чик-
тәш Октябрьский шәһәрендә яшәүчеләр,
ниһаять, «Татарстан—Яна Гасыр» теле-
видениесе тапшыруларын карау мөмкин-
леген алды. Әлеге шәһәрдә яшәүчеләр дә,
Туимазы халкы да, «Татарстан—Яна гасыр»
каналын карый алу өчен, Башкортстан
хакимиятләренә дә. Россия җитәкчеләренә
дә еллар дәвамында бихисап хатлар,
мөрәҗәгатьләр юллады Әмма Башкортстан
түрәләре республикада яшәүче
татарларның гозерләрен ишетмәмешкә
салыша килде. Хәтта «Татарстан—Яңа
Гасыр» каналын үз челтәрләре аша күрсәтә
башларга теләгән кабельле телевидение
башлыклары төрлечә кисәтүләргә,
лицензияләрен тартып алу белән
куркытуларга дучар ителде
Шулай да гаделлек өлешчә булса да
жинде Мәскәү һәм Түбән Новгород та-
рафларыннан Башкортстан җитәкчеләренә
тиешле күрсәтмәләр бирелгәч, республи-
каның Октябрьский. Агыйлел. Сибай һәм
Нефтекама шәһәрләрендә «Татарстан—Яна
Гасыр» телевидениесен күрсәтү өчен
рөхсәт бирелде.
Киләчәктә Башкортстаннын барлык
районнарында да «ТЯГ» каналын карау
мөмкинлеге бирелер, дигән өмет белән яши
республика татарлары Ни өчен дигәндә.
Башкортстаннын «Юллаш» (БСТ)
телевидениесен Татарстанда бернинди
чикләүләрсез карарга мөмкин Башкортстан
татарлары, без кемнән ким. дигән урынлы
сорау куя
МУЗЕЙ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ
ТӘҖРИБӘ ТУПЛЫЙ
Бу атнада Татарстан Милли музеенда
Россия Федерациясе музей белгечләре өчен
«Музей белән идарә итү—XXI гасыр» дигән
илкүләм укулар булып узды. Ул ЮНЕСКО-
нын Мәскәүдәге бюросы һәм БДБ дәүләт-
ләре гуманитар хезмәттәшлегенең Халыка-
ра фонлы химаясендә үткәрелде
Укуларны Татарстан Милли музее. РФ
һәм ТР Мәдәният министрлыклары.
Россиядәге И КОМ бүлеге белән берлектә
әзерләгән иде Тренингка Россиянен ЗОлап
төбәгеннән музей җитәкчеләре килде
Мондый дәрәҗәле жыеннын ТР Милли
музеенда үткәрелүе очраклы түгел Ул
Россиядәге тобәк музейлары арасында иң
эреләрдән берсе һәм ин зур тарихи-мәдәни
мирасны саклау урыны. РФ музейлары
арасында дәрәҗәле методик үзәк булып
исәпләнә
Укуларны ачып җибәрү тантанасын ла
ТР мәдәният министры урынбасары А
Гайнетдинов. ЮНЕСКО Секретари-
атынын музейлар һәм мәдәни объектлар
секциясе җитәкчесе К. Манхарт һ б. рәсми
затлар катнашты
Тренингны ТР Милли музее генераль
директоры Г Нәжипова ачып җибәрде. А
Гайнетдинов үз чыгышында музейларның
әһәмиятен күрсәтеп үтте «Атар күптән
инде экспонатлар тупланмасы булу белән
бергә, буш вакытны файдалы үткәрү, лн
белемне үстерү үзәгенә әверелде»,—диде ул.
Музей белгечләре 4 көн дәвам иткән
укуларда экспонатлар сакланышы, имин-
лек. кадрлар белән тәэмин ителеш, күр
тезмәләр, экспозицияләр эшләү осталыгы,
экспонатларны күчерү мәсьәләләре буенча
тәҗрибә уртаклашты, гыйлем эстәде,
һөнәрмәндлеген арттырды
Моннан тыш. җыенга килүчеләр Идел
киңлекләрендә сәяхәт кылды. Казан Крем лс
биләмәләрен карады, музейлар шәһәре-
меньеллык Атабугала булды
«ГОМЕРЕМНЕ ХАЛКЫМА
БАГЫШЛАДЫМ»
Кремльдә урнашкан Татар халкы һәм
Татарстанның дәүләтчелек тарихы ч>- зее
әле күптән түгел генә ачылган иле
Кайберәүләр аны белеп бетермәүләре лә
мөмкин Ул Сөембикә манарасы янәшә-
сендәге ике катлы таш бинанын беренче
катында урнашкан Сентябрь аенда анда
бөек әдип Гаяз Исхакыйга багышланган
экспозиция ачылды «Гомеремне халкыма
багышладым» дип исемләнгән б> күргәзмә
язучынын чит илгә китүенә 90 ел тулуга
туры китереп оештырылган Анла. нигезлә.
Г. Исхакыйнын мөһажнрлек чорындагы
тормышына, иҗатына, эшчәнлегенә ба-
гланышлы экспонатлар куелган
Фотолар һәм документлар, китаплар-
ның күпчелеге Исхакый исемен һәм ми-
расын илгә кайтаруда күп көчен сарыф
иткән галимә Лена ханым Гайнанова
тупланмасыннан алынган Экспозициядә
уникаль документлар куелган 1918 елла
Милли Мәҗлес тарафыннан Версаль
Солых конференциясенә Г Исхакыйнын
делегат булып сайлануы турындагы
таныклык. Алманинлә Идел-Урал коми-
тетының президенты, шулай ук 1934 елда
Ерак Көнчыгышта төзелгән «Идел-Урал»
чилти мәдәни җәмгыятенең гомерлек
президенты итеп сайлануы турындагы
таныклыклар, әлипнен түш кесәсендә генә
йөрткән «Милли юл» мәҗмугасының
мөхәррире. Варшавада яшәгәндә Төркнзиә
чыккан «Җөмһүрият» гәзигенен хәбәрчесе
булуын раслаган таныклыклар һ б бик күп
документлар, шулай ук фоторәсемнәриен
топ нөсхәләре экспонатларның
күпчелеген тәшкил итә
Гаяз Исхакый—гомере буе татарны
дәүләтле итәргә хыялланган, шул юлда
ижтиһад иткән, көрәшкән фидакарь
шәхес, милләт улы. һәм ана багышланган
күргәзмәнең нәкъ менә Дәү ләтчелек
тарихы музеенда ачылуы бик табигый
• Гомеремне халкыма багышладым»
лип аталган күргәзмә Дәүләтчелек тарихы
муэе- енда ноябрь аена кадәр эшләячәк
Музей дүшәмбедән ката, атканын һәр
көнендә 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшли
Белешмәләр өчен телефоннар 567- 80-24.
567-80-85
«ӘХСӘН ЙОРТЫ. ЭКСПОЗИЦИЯСЕ
•Хәзинә» милли сәнгать галерсясснлә Г
Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
тауреаты. Татарстанның халык рәссамы
Әхсән Фәтхетдиновнын шәхси күргәзмәсе
эшли башлады Анда оеганын агачтан >еп
ясалган ияләр сыннары, шулай УК мифо-
логик каһарманнар үрын алган күргәшәгә
рәссамнын табигатькә чиксез мәхәббәт
белән сугарылган 60 ижат эше куелган
«Әхсән йорты» экспозициясенең ачы
л ышында Премьер-министр урынбасары—
мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт
Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм
милли мәсьәләләр комитеты рәисе Раэил
Вәлиев катнашты һәм чыгыш ясады. Зилә
Вәлиева рәссамны 70 яшьлек юбилее белән
котлап, Президентыбызның Рәхмәт хатын
тапшырды Мәдәният министры Түбән
Кама шәһәрендә «Әхсән йорты» дип
аталган музей-үзәк төзеләчәген хәбәр итте.
«Ижат иткәндә җаным тибрәнә, әсәр-
ләремдә шул тибрәнеш тоемлана»,—диде
Әхсән ага үз чыгышында. Рәссамнын жан
тибрәнеше тәэсирендә туган әсәрләр күр-
гәзмәдә серле, иманлы, монлы бер мохит
хасил итә
Күргәзмәне ачу тантанасында шулай
ук Татарстанның халык шагыйре, «Казан
утлары» журналының баш мөхәррире
Равил Фәйзуллин, Татарстан Рәссамнар
берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, сәнгать
белгече Розалина Шаһиева чыгыш ясап
рәссам иҗатына югары бәя бирделәр
АМЕРИКАННАР ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘ
ТДГПУ ректоры Рәдиф Жамалетдннов
Американын Аризона дәүләт
университеты студентлары белән
очрашты Бу яшьләр Казанда интенсив
рәвештә өч атналык рус һәм татар телләре
курслары үтә.
Курслар инде икенче ел рәттән уни-
верситетның татар теле һәм мәдәниятара
коммуникацияләр кафедрасы ассистенты
А.Фатыйхова инициативасы белән оеш-
тырыла Ул 2006 елда Фулбрайт грантын
отып, Америкада студентларга 1 ел татар
теле укытты һәм шул арада интенсив
укыту курсын әзерләде. Студентлар башта
Аризона университетында ике ай курслар
уза һәм арадан практика үтәргә теләүчеләр
сайлап алына. Казанда укулар
тәмамлануга, студентларга сертификат
бирелә.
Быел программада беркадәр
үзгәрешләр бар: укучы яшьләр татар
гаиләләрендә яши Берничә кон алар
«Сәләт» лагеренда булды, Кремльне, Раифа
монастырен карады.
Тәтеш районының Келәш авылында милли
бәйрәмлә катнашты.
КҮРГӘЗМӘГӘ РӘХИМ ит
22 сентябрьдә Казаннын «Эрмитаж*
үзәгендә «Илаһи нәсел балалары Борынгы
һәм хәзерге чор сәнгатендә антик
каһарманнар» исемле күргәзмә ачылды
Биредә антик сәнгатькә караган 200гә якын
экспонат тәкъдим ителгән. Алар антик
(безнен эрага кадәр VII гасыр) һәм соңгы
чор (ХУШ-Х1Х гасырларга кадәр) Көнба-
тыш Европа сәнгатендә борынгы Эллада
каһарманнарын чагылдыру
үзенчәлекләрен ача Экспонатлар арасында
борынгы Греция мифлары, эпос һәм
табыну геройлары турында мәгълүмат
бирә торган гүзәл сәнгать әсәрләре,
мәдәният һәйкәлләре үзәк урынны алып
тара.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият
һәм сәнгать институты директорының
җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча
урынбасары, язучы һәм шагыйрь Нур-
мөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов Дуслык
ордены белән бүләкләнде.