Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЛЕК ҺӘМ БЕЗ... (Яшьләр фикере)


Ленар ШӘЕХ:
—Мине Татарстан Язучылар берлегенә вакытында алдылар дип уйлыйм. Дөрес,
иртәрәк тә кабул итә алалар иде. 2004 елда остазым, халык шагыйре Иллар абый Юзеев:
«Ленар, Язучылар берлеге тарихында беренче китап чыкканчы ук союзга алу
очраклары бар. Уйла да. документларыңны җыя башла!»—дигән иде. Нигәдер мин
ашыкмадым. Акылым әзер булса да, күңелем әзер түгел иде
Шул ук елны Илдар абый гүр иясе булды... Шуннан сон да өч ел вакыт үтте. Мин
ижади яктан камилләштем, өлгердем һәм Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителдем.
Барысын да дөрес эшләдем дип уйлыйм. Илдар абыйнын рухы да сөенгәндер.


Рифат СӘЛАХ:
—Язучылар берлеге безнең әдәбиятыбызны үстерүдә һәрчак әһәмиятле роль үтәде
һәм үтәячәк. Ул иң әүвәл язучыларны яклаучы һәм яшьләрне язучы итеп танучы рәсми
оешма, минемчә. Бердәм булганда без көчле. Оешмабыз озын гомерле
булсын иде.


Гөлнара МАНСУРОВА:
— Мина калса. Язучылар берлеге булу бик яхшы нәрсә. Ул булырга тиеш. Һәм ул
конкрет максатлар куеп эш алып барырга, куйган максатларына ирешергә дә тиеш.
Тәкъдимем бар: яшь язучыларны Берлек КДУ, КДГТГУ кебек уку йортларыннан,
филологик факультетлардан гына түгел, башка вузлардан да, химиклар, технологлар
һ.б.лар арасыннан да эзләсен иде..