Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЛЕК БЕРДӘМ БУЛСА ГЫНА


Без, бер төркем әдипләр, шагыйрьләр бОнчы еллар башында яңа көчле агым булып әдәбиятка килдек. Р Фәйзуллин—табышмакка, мәкальләргә тартым кыска шигырьләре, Р Гаташ—лирикасы белән яшьләрне үзенә тартты. М Әгьләмов, Рәшит Әхмәтжанов, Р. Мингалимов һәм бу юлларның авторы татар әдәбиятына яна сулыш өреп җибәрде Ул елларда Татарстан Язучылар союзының дәрәҗәсе бик зур иде. Мин армиядән имгәнеп кайтып шигырьләр яза башлагач, яныма кемнәр генә килмәде: М. Шабаев. Г. Бәширов, Р. Гәрәй, А. Гумеров, М. Хөсәен, Г. Шамуков һәм башкалар. Шушы олы язучыларның Казаннан 400 чакрымдагы Кызылъярга килеп, минем дәфтәремнән шигырьләр сайлап газета-журналларга биреп бастырулары, беренчедән, өлкәннәрнең яшьләргә игътибарлы булуын, икенчедән, минем шигырьләрдә ниндидер яңа очкын күреп, шуны үстерү теләге көчле булуын күрсәтә иде. Әгәр Язучылар берлегенең дәрәҗәсе зур булмаса, бернинди документсыз, паспортсыз-нисез бер бүлмәле фатир алып Казанга күчә алыр идемме икән? Нинди генә талантлы булмасын, әгәр аны вакытында күреп, күтәреп алмасалар, талантның сүнүе мөмкин.
Язучылар союзынын кирәклеген мин менә шунда аңладым.
Үткәннәргә бераз экскурс ясамыйча бүгенгегә килеп төшсәм, сүзләрем далилсез булып тоелыр иде. Хәзер әдипләр, шагыйрьләр арасында «Язучылар берлеге кирәкме, юкмы?» дигән сорау кузгалып куйгалый Бер уйлаганда, кирәкми кебек Чөнки һәр язучы үз өендә иҗат итә. Теләсә яза, теләмәсә язмый. Беркем дә: «Син нигә язмыйсын?»—дип сорамый. Әмма күңеленә ижат очкыны салынган кеше ул очкыннан учак кабызырга һәм учагынын ялкыны мөмкин кадәр югарырак күтәрелүен тели.
Хәзер бОнчы еллардагы Ренессанс чоры үтте Элеккеге Язучылар союзы таркалды. Безнен милләтебез 90нчы елларда бер уянып алган иде. Ләкин туктаусыз башка сугулар халыкны бераз миңгерәүләтте. Милләтебез рухи деградация чорына килеп керде. Менә шушындый вакытта язучыларыбызнын бердәм булып, заманның яхшы һәм яман якларын төрле яссылыктан, төрле позициядән торып сурәтләп күрсәтүләре мөһим Сәясәтчеләр, без демократик ил төзибез, без ирекле гражданнар, диләр Ләкин безнен ирек муенчакка бәйләп куелган бозау иреге кадәр генә. Муенчакның бавы кайчак озынаеп ала. Шул чакта без биеккәрәк сикерә алуыбызны күрсәткәләп куябыз.
Жәмгыятьтә барган барлык күренешләрне әдәбиятка кертеп калдырмасак, хәзерге чорны киләчәк буыннар ялган тарихлардан гына укып беләчәк. Әдәби әсәрдә вакытның сулышы, фикер үсешенең бормалы да, упкынлы да юллар аша үтүе барлык нечкәлекләре белән сурәтләнеп күрсәтелә
Үз-үземә сорау куям: дәүләтчелеге булмаган халыкка Язучылар берлеге кирәкме, юкмы7 Әйе, кирәк. Язучылар халыкның рухы булырга тиеш Борын-борыннан килгән әхлагыбыз, гореф-гадәтләребез, телебез, милли менталитетыбыз әдәбият һәм башка төр сәнгать әсәрләре аша халык күңеленә гел сеңдерелә барганда гына без үз йөзебезне саклап кала алабыз. Хәзер безнен Берлектә әгъза булып торучылар гына да ЗООдән артык. Ә әгъза булмаганнар. Әдәбият мәйданына килеп кердеңме, нинди генә стильдә язма, ничек кенә фикер йөртмә, син әдәбият кануннарына, элгәрләрнең тәҗрибәсенә таянырга тиешсен
Әдәбиятның үз кануннары, үз проблемалары бар. Алга килеп баскан проблематарнын чишелешен эзләргә Язучылар берлеге кирәк. Зур язучыларның юбилейларын үткәрергә, теге яки бу әдипне Дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәргә, үлем-кктеч булган очракта мәрхүмне җирләргә дә Берлек кирәк. Әдәби ел йомгакларына җыелып уңышлар һәм кимчелекләр турында сөйләшү дә бик әһәмиятле эш. Башлап язучыларга әдәбият дәресе булса, тәҗрибә туплаган өлкән әдипләргә үз иҗатларын башкаларныкы белән чагыштыру өчен кирәк ул. Кемдер матди яктан авыр хатдә кала. Мондый очракта каләм иясе ярдәм сорап кая барсын? Әлбәттә инде, үэе әгъза булып торган язучылар оешмасына.
Билгеле, СССР чорындагы мөмкинлекләр хәзер юк инде Элек хастаханәгә керсән. язучыга «больничный» түләнә иде Язучылар карамагындагы Әдәби фонлнын мөмкинлекләре зур. СССРнын барлык нәшриятларында чыккан һәр китзпнын күпмедер проценты шунда җибәрелә һәм шушы фонд язучыларга Иҗат йортларына юллачатар бирә, бу исә төрле республикадан килгән әдипләргә үзара аралашу юллары ача иде Зур әсәр еллар буе языла. Ә әсәрен басылып чыкмыйча гонорар түләнми. Мондый очракта тагын Әдәби фонд ярдәмгә килә иде Дөрес, мин үзем, билгеле сәбәпләр аркасында. Ижат йортларына бармадым, төрле жанрларда эшләвем ярлылыктан коткара килде Хәзер без. аерым Берлек буларак, мондый мөмкинлекләрне югалттык Мәскәүнен үзендә дә берничә Я зучылар союзы барлыкка килде. Китантарнын тиражлары нык кимеде Хәтта элеккечә Россия Язучылар союзына кушылган очракта да без әгтәнн отмас идек.
Безгә хәзер шушы мөстәкыйль Берлегебезнен абруен күтәрү турында уйларга кирәк Ничек итеп? Беренчедән, аралашу каналларын кинәйту юлы белән Икенчелән, үзебезнең әдәбиятыбызның зурлыгын күрсәтергә кирәк Хәзер безнен турыдан туры чит илләргә чыгу мөмкинлегебез бар Кемнәрнеңдер китаплары Төркиядә. Кытайда яки башка илләрдә басыла. Ләкин бу эш аерым язучыларның шәхси тырышлыгы аркасында гына эшләнә. Башкортстанда безнен күп кенә шагынрьләребезнен китаплары чыкты. Ләкин бу бәхет минем үземә алегә тәтегәне юк Юкса бездә ПЕН- үзәк тә бар. Аның аша да кемнәрнеңдер китаплары төрле телләрдә басылып торадыр Дөреслек хакына әйтеп китим ничәдер ел элек бер хикәямне инглиз телендә чыккан хикәяләр җыентыгына керткәннәр иде Ә бит минем «Яралы язмышлар* повесте «Рухият» нәшрияты аша тагар, рус һәм инглиз тезләрендә бер китап булып басылып чыкты. Хәзер бөтен газета, журналлар һәм телевидение ятим балалар турында чан кага. Ә минем повесть язылганда ул теманы матбугат органнары читләтеп уза иде «Яралы язмышлар»нын йөзләгән данәсен Америкага һәм Кытайга җибәрдек Азар аны мәктәпләрдә укыдылар 0 бервакыт Казан университетында укуны 26 кыгай студенты безнен өйгә килде. Алар мине шушы әсәр буенча беләләр икән
Сүземне кыска гына тотмакчы идем Ләкин күңелгә җыела килгән вакыйгалар шактый булып чыкты
Йомгаклау рәвешендә бүгенге Язучылар берлеге турыңда берничә сүз әйтми ярамас Миңа калса. Берлек җитәкчеләре ярыйсы гына эшли. Мин алар белән һәрвакыт элемтәдә торам Мине онытып җибәрсәләр, үзем шалтыратып. Берлектә нинди эшләр эшләнүен сорашам. Кайбервакыт кискенрәк тә әйтеләдер, бәлки, ләкин фикер каршылыклары килеп чыкканы юк. Әлегә тәнкыйть сүзен кабул итәргә көчләре җитә Киләчәктә дә шушы көчне җуймасыннар иде. Берлек бердәмлек белән көчле у з Безнен илдә иә дефолг. йә акча реформасы, иә кризис булып тора Матди яктан ярлылана баруны рухи баплыгыбыз белән каплыйсы иле Ин мөһиме шул яшьләр пассив булмасын иде. Кыю сүзле өлкән азучыларыбыз кимеп бара 0 менә бОнчы еллардагы кебек үз стиле, үз темасы, үз проблемалары белән ташкын булып әдәбиятка килүчеләр юк. Ә бит җәмгыятьнең иң тулышкан шешләрен яшьләр ярырга тиеш Әгәр язган әсәрләрне чыгару кыен дип каләмеңне ташласаң, китап сатылмауны сылтау итеп чыгарудан туктасак, барыбер татарны беркем аяламый дин русча гына сөйләшә башласак, милләтебезнең тамыры бик тиз корыячак
Милләтебез яшәсен өчен Язучылар берлеге белән дә. лерым аерым ди туктаусыз көрәшер! ә кирәк. Бергә-бсргә көрәшкәндә генә рухыбыз ныгыр Дөньяга самолетлар, машиналар белән чыта алмаячагыбызны күптән аяладык Без бары тик көчле язылган әдәбиятыбыз белән генә үэебезнен татарлыгыбызны бетерә алабыз.
Татарстан Язучылар берлеге талантларга юл ачучы булсын.