Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРГӘ БУЛЫЙК, БЕРӘГӘЙЛЕ БУЛЫЙК!


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ ИДАРӘСЕ РӘИСЕ ИЛФАК ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
— Илфак әфәнде, син әдәбиятка сонрак килден. Башка даирәдән килден- Бу дөньяга кереп китүләре кыен булмадымы?
—Безнен буын кешеләре өчен әдәбият хак тарихыбызнын бердәнбер дөрес чыганагы буларак кабул ителгәндер Халкыбыз гомер-гомергә китаплы булган. Тукай әйткәнчә, тарихында «Мескин булып торган өч йөз елда» да әдәби иҗат үзенең таза тамырында—халык авыз иҗатында яшәвен дәвам иткән һәм татар кешесендә китапка сусау, язучы- ижатчыга. мөгаллим-мәгьрифәтчегә изге затларга табынгандай ихтирамлы караш ана сөте белән тәрбияләнгән. Шуна күрә без барыбыз да әдәбиятка-китапка телебез ачылу белән «килгәнбездер» Әдәби иҗатка исә мин чыннан да ир уртасы хәлемдә, сиксәненче еллар азагында «килдем». Беренче
китабымны да 1994 елда гына бастырып чыгардым. Ә анарга кадәрге егерме еллык чорда үзем өчен, күнел өчен ике калын дәфтәр тутырып язылган шигырьләрем әдәбияткә «килү» булгандыр...
Аерма татлы газабың,
Шигърият, казыңнан Сине эзләп килде җаным Мең яктылык елыннан.
Иҗат татлы газап булса, иҗатсыз тору тагы да газаплырак бит. Иҗаттан алган ләззәтне бернинди байлык, дан, дәрәҗә дә алыштыра алмый...
—Үзеннән алдагы рәисләрнең эшчәнлеге хакында мәгълүматын бармы?
—Беренче рәисебез һәркайсыбызга яхшы мәгълүм Кави Нәҗми бит инде. 1937- 45 елларда бу «җаваплы түрә» урынында күпләр утырып караган. Язучылар берлеге белән хәтта Имаметдинов кебек язучы булмаганнар да рәислек итеп алган. Әхмәт Ерикәй, Гариф Гобәй, Гомәр Бәширов. Афзат Шамов. Мирсәй Әмир. Ибраһим Гази, Зәки Нури, Гариф Ахунов,Туфан Миннуллин. Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллиннарның һәркайсы. олуг каләм ияләре яки әдәбият галимнәре буларак та. җитәкче-оештыручы буларак та Язучылар берлеге тарихында үз эзләрен катдырган шәхесләр Алар һәркайсы—үз дәвере-чорынын балалары.
Шәхсән үзен күреп калырга өлгермәсәм дә, безнен гаиләдә Ибраһим Гази исеме еш телгә алына иде. Әткәм Мирза Ибраһимов 5нче армиядә сугышканда анын фронт газетасында чыккан язмаларын даими укып барган Шуна без анын барлык повестьларын укып үстек тә Өлкән буын һәм урта буын язучылары Гариф абый Ахунов рәислек иткән чорны бик искә алалар. Ул түрә булган тотрыклы «торгынлык»
елларында Республика Язучылар берлеге чып-чынлап ныгып кала Гариф абый олы язучы буларак та. җәмгыять тудырган бөтен өстенлекләргә ия булган һәм шуны җәмгыять файдасына кулланган талантлы җитәкче буларак та үзе үк әдәби каһарман саналырга лаек дип беләм Башка рәисләрнен исемнәрен дә фәкать ихтирам белән телгә алыр идем.
—Бу 75 еллык тарихны икегә бүлеп сөйләшик без. Тоталитар чордагы Берлек әдәбиятыбызны үстерүгә түгел, киресенчә, үстермәүгә хезмәт итте түгелме? Уннан. Берлек ул репрессиянең тегермән ташына орлык, ягъни союз әгъзаларын коеп торучы улак кебек тә булган бит әле... Әйтик, Тукай 48 яшенә җитеп, яна оешкан Союзга керә калса, анык каләме һәм ул үзе нишләрләр иде икән?
—Әйдәгез, уйлап карыйк, бу чорда оешма кемгә күбрәк хезмәт итте икән’’ Тоталитар режимгамы, әллә милли әдәбиятыбызгамы'’ Читләр арбасына утырып үз жырынны жырлау момкин хәл түгел кебек Әмма шундый шартларда да безнен өлкән буын әдипләребез үз җырларын җырладылар' Татар әдәбияты-сәнгатенсн ренессансы 19 гасыр азагында башланды гына, ә булган каләресе—шушы 75 ел эчендә
Язучылар берлеге «тоталитар» хакимлек чорында да. күпмедер ләрәжәдә хәзерге вәзгыятьтә лә «язучы һәм җәмгыять» мөнәсәбәтләрен (мин «язучы һәм хакичзият» дип әйтмәдем!) көйләүче бердәнбер оешма булмаган Дәүләт үзенен гражланнарынын һәммәсен җитмеш җиле иләктән иләгән. Сабый чагыннан алып гүргә кергәнче кеше октябрятлар, пионерлар, комсомол оешмалары өстенә тагын ничәмә-ничә җәмәгатьчелек оешмасы күзәтүендә булган. Тоталитар хакимият чорында 50лән артык язучынын төрле ләрәжәдә репрсссияләиүс ул чордагы Язучылар берлегенен •эшчәнлеге* дип бәяләнергә тиеш түгел Шул үтә кыен шартларда да милли әдәбият барыбер үстс.
— «Казан утлары.нла чыккан хатирәләрендә Марсель Әхмәтжаиов Нәкый Исәнбәтнең шундый сүз әйтүен яза: «Исәпләүләрем буенча. 1913 елла гына та тазар матбугатына язышкан 400 ша1ыйрь бар иде». Исхакый. Гукай. Дәрдемәнд. С. Рәмие* кебек бөекләребез Союз дигән нәрсәне белмичә лә шаһ әсәрләр иҗат иткәннәр. III. Камал. М. Фәйзи, һ. Такташ. II. Исәнбәт, X. Туфан кебек бөекләребезгә ( ою» •кызыл тормоз» гына булган бугай. Иҗатлары тулысынча диярлек Берлек кочагыаи узган яшьрәк буын язучыларның зиактый өлезне исә М. Садри кебек:
«Сандугачы.* сайрый чут-чут дип.
Бетен илдан матур ил юн. дип-
дип «сайразз» яшәү җайлырак икәнен тиз төшенез» алзян. С ин әйткәнчә «ү» җырын» җырлаучылар бик-бик-бик аз булган бит ялар, Илфак әфәнде
—Туган ил зурында бирыбызга да язарга кирәк ул. Сөенеп тә. көенеп тә. уйланып га Мөхәммәт Садри гына түгел. Нәкый ага үзе дә «Безнен ил сандугач сайрар җир» дип язлы Хәсән Туфаннын да туган ю турында «матур» шигырмәре бар
һәм:
Син сорама мине жалласоң. Җаялайчврнең нищ> кылганын Мин җааапның әйтә ашм бары Трибуналга илтә торганын.
—дигәне лә бар
һәр икесе безнен очен мәгънәле, гыйбрәтле
Татар язучысы, шагыйре ин беренче чиратта. Ро6ср1 Әхмәгжанон и чанча. ЬкаИ катламына күтәрелер™ тиеш Шунлв гына ул чын милли азучы ншынрь бт » Габлулла Тукай әнә Тукай катламына 20 яшенлә күтәрелгән Ана ак яшькә .*итунен. «кызыш» калмаган (Бодай әйтүем, әлбәттә, сүз уйнату.)
ш
Тоталитар жәмгыятьтә Язучылар берлеге булса да, булмаса да мөстәкыйль фикер йөртүче барыбер кысрыкланыр иде. Тарихта мона мисаллар бихисап.
—70-80нче елларда, хәтерлим әле, идарә рәисенең түшендә СССР Югары Советы депутаты тамгасы булыр иде. Хакимият баскычының шактый югары өлешендә тора иде рәис иптәшләр. Алар ачык тавыш белән «сайланып» куела иде. XI съезддан алып (1989 ел) яшерен тавыш белән альтернатив сайлау үткәрелә башлады. Кандидатлар күп була торган иде, шул жөмләдән, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә. Аннары кандидатлар саны кимегәннән-кими барып, сонгы съездда синен үзенә альтернатива әллә бөтенләй булмады инде? Хикмәте ни икән монын?
—Язучылар берлегенен сонгы дүрт съездында үзем дә катнаштым, андагы хәлләрдән хәбәрдармын. Язучыларның рәис сайлау тәртибен үзгәртергә омтылуы ул ин әүвәл җәмгыятьтәге тәртипләргә мөнәсәбәт белдерү дә. Бүгенге көндә дә Язучылар берлеге җитәкчесе хакимият ишекләрен тибеп кенә ачып керә дә, бөтен мәсьәләләрне хәл итә ала дип уйлаучылар юк түгел. Вәзгыять үзгәрде шул. Язучылар берлеге хәзер—мөстәкыйль иҗат оешмасы. Ул Рәсәйнен җәмәгать оешмалары турындагы кануны кысаларында оешырга һәм эшен алып барырга тиеш Язучылар берлегенен абруе җитәкчесенең түшенә нинди «тамга» кадалуыннан гына тормый Ул җәмгыятьнең рухи үсешенә ихтыяҗ ни дәрәжәдә булуга бәйле. Бүген тулаем жәмгыятьтә рухи кыйммәтләргә «бәяләр» үзгәрде. Кемдер бүгенге әдәбиятны рухи гариплек-примитивлык дип бәяли, кемдер бүгенге әдәбият-сәнгатьне бәясен җуйган дип исәпли. Ә минемчә, төп критерий бүген иҗатчының хезмәте телебезне үстерүгә өлеш кертәме, юкмы, ул халкының йөрәк тибешен, кан басымын дөрес билгелиме- юкмы, халкын рухи мескенлеккәме, әллә өметле үсешкә әйдиме дигән сорауга унай жавап бирү-бирмәү, гомумән, кешелек тарафыннан кабул ителгән рухи кыйммәтләр таләбенә туры килү-килмәү белән бәяләнергә тиештер... Әлегә. чын демократия булмаган жәмгыятьтә, иҗатчының хезмәте кемгәдер, әйтик, түрәләргә «ошады», «ошамады» дип кенә бәяләнә дә. Бу хәл үзе гариплеккә китерә.
Инде рәислеккә дәгъвачыларның азаюына килсәк, бу, бәлкем, ижат берлеге рәисенең түшендәге «тамга»ларына карап кына түгелдер. Язучылар берлеге рәисенен абруен фәкать анын оештыру осталыгы һәм иҗаты гына күтәрә ала.
—Гафу ит, Илфак, шушы урында бүлдереп, сүз кыстырып калыйм әле. Сннен (ягъни шагыйрь Мөхәммәт Мирзанын) иҗатын мине башта бераз шикләндергән иде, ләкин каләменнен яхшук чарланганы, шәп кенә үсеп китүен аермачык күренеп тора. «Адәм баласы» дигән оригиналь формадагы бишьюллыкларын исә чын-чынлап
сөендерде.
—Рәхмәт. Белгәнеңчә, оешмабыз бик «өлкән яшьтә». Үлем-китемнәр дә, күзгә күренми торган башка мәшәкатьләр дә хәттин ашкан. Боларнын барысының да артыннан йөрергә, хәл итәргә кирәк бит инде. Ә ижат кешесе өчен бу бюрократнк- демократик жәмгыятьтә (вәгъдәсезләр җәмгыятендә) ярашып-яраклашып яшәү бер дә жинел түгел...
Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин һәм мин рәислек иткән чор СССР дигән дәүләтнең таланып-таралып юкка чыккан дәверенә туры килде. «Бар хилафлыклардан азат булган» тиңдәшсез кодрәт иясе—коммунистлар партиясе дә идарә итүдән туктады. Дәүләт структурасына кергән, шактый гына байлыкка, чыганакларга ия СССР Язучылар берлеге һәм СССР Әдәби фонды да таланып- таралуга дучар булды. Бу талану-таралудан сон барлык иҗат берлекләре дә, аеруча милли республиканыкылар ярык тагарак алдында торып калдылар.
— Шундый шартларда ниләр майтарырмын дип, нинди уй-планнар белән килдең инде бу урынга?
—Төгәл соравына төгәл итеп ничек кенә җавап бирим икән? Милли язучы— милләтнең рухи хәзинәсе ул. Милли горурлык хисләрен тәрбияләүдә милләтнен популяр спортчылары, артистлары, хәрбиләре, сәясәтчеләре һ б профессия кешеләре зур роль уйный. Ә милли үзанны тәрбияләүдә хак динебез белән
берга милли мәктәбебез һәм милли әдәбиятыбызга тин башка бернинди коч юк Республикабыз җитәкчеләре шушы хакыйкатьне бөтен зирәнлеге белән аазаган хәздә республикабыздагы иҗат берлекләрен саклап ют. анын эшчән.,еген яна чорда янача оештыру эчен ин кирәкле шартларны булдыруга алындылар Мин аеруча 90нчы еллардагы кыенлыкларны күз алдында тотып әйтәм
Бу җаваплы вазифага ризалыгымны биргәндә мина хәзерге чорнын ин төп бурычы иҗат берлеген саклап калу булуын ассызыклал төшендерделәр
—Кемнәр?
—Сез каләмдәшләребез. Һәм. әлбәттә, республикабыз җитәкчелеге дә Иҗат берлеген саклап калу дигәндә оешмада ниндидер үзара килешмәүчән төркемнәр яки Берлекне таркатырга йөрүчеләр булуы күздә тотылмый Ин әүвәд язучылар оешмасының шактый картаюы, сонгы ун елда әдәбиятка талантлы ишьләрнсн аз килүе борчый иде.
«Алмаш» килми димәс идем. Берлек чүпрә кебек кабара түгелме сон?
— Киләләр Әмма 90нчы елларда без барыбер дә әдәбиятка киләсе бер буынны югалткан булып чыктык. Өлкән әдипләребез бер-бер артлы бакый дөньяга күчкән бу чорда 1972-82 елларда туган татар егетләре-кызлары арасыннан 30-35 яшькә кадәрге берничәсенен генә язучы булып җитеште Бу беренчедән Икенчелән. СССР Язучылар берлеге таркалу белән әдәби тәрҗемә эше бөтенләй тукталып калды. Әдәби багланышларны тергезү—болар һәм башка мәсьәләләр—яшь рәиснен уй-планнары иде.
—Инде тәгаенлән санап чыгыйк әле. Тулаем оешмага һәм аерым язучылар!? сихәт бирерлек нинди-ннили эшләр башкарылды икән?
—Үземнен рәислек чорында эшләгән бөек эшләр белән мактана алмыйм. Шулай да. Әйтик, язучыларның иҗат активлыгын стимуллаштыру максатында. Язучылар берлеге әдәби премияләренең статусын күтәрдек Хәзер алар Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге премияләре дип атала, һәм аларнын матди дәрәҗәсен 10-15 тапкыр арттыра алдык, «Татнефть» ачык акиионерлык җәмгыяте белән берлектә Саҗидә Сөләйманова исемендәге 3 әдәби премия. 3 кызыксындыру премиясе, яшь язучылар өчен 10 стипендия гамәлгә куелды
Язучылар берлегеңдә әдәби тәржемә буенча даими эшләүче осгаханә оештырылды 90 язучыбызның чәчмә һәм тезмә әсәрләре русчага тәржемә итеп бастырылды Хәзер драма әсәрләренең русчага тәрҗемәсе әзерләнеп килә Бе з инде аерым авторларның иҗат үрнәкләрен рус, төрек, инглиз теленә турыдан-туры тәрҗемә итүне дә максат итеп куябыз.
Язучылар берлеге үзенең багланышларын да киңәйтергә омтыла Сонгы 4 елда гына да Россиянен 5 төбәгендә татар әдәбияты көннәре (Ульяновск Пермь өлкәләрендә. Чуашстанда. Удмуртиядә һәм Мари- Эльдә) үткәрелде Удмуртия Язучылар берлегендә татар язучылары секииясе оештырылды
Язучылар берлеге каршында Яшь язучылар клубы (җитәкчссе-Л Янсуар). яшь тәнкыйтьчеләр төркеме (җитәкчесе—Р Рахман) төзелде
Бүген Язучылар берлеге республикабызның төрле министрлыклары һәм оешмалары белән уртак проектлар төзеп эш алып бара
Мәдәният министрлыгы белән барлык әдәби-мәдәни чараларны бергәләп үткәрү әдәби премияләр тапшыру.
Яшьләр һәм балалар белән эшләү, спорт һәч туризм министрлыгы белән ел дәвамында «Иделем акчарлагы» иҗат фестивале үткәрелә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән ел саен җәйге чорда районнарга, авылларга «Әдәби десант»лар оештырыла.
Республика Милли китапханәсе белән ел китабы конкурсы упсәрелә.
Камлл театры белән «Яна татар пьесасы* конкурсы үткәрелә.
Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты белән 1Х-Х1 сыйныф укучыларының Республика әдәби иҗат конкурсы үткәрелә.
«Татнефть» һәм «Рухият» фонды белән: нефть чыгару төбәге районнарында ижат итүче укучы яшьләрнең әдәби ижат фестивален үткәреп киләбез
Башка төрле эш-гамәлләрне дә әйтеп узыйк. Язучылар берлегендә социаль- көнкүреш комиссиясе эшли. Авыручылар күп. Сонгы дүрт елда гына да без дистәгә якын язучыбызга төрле дәрәжәдәге операция ясауга булышлык иттек. Язучыларны сонгы юлга озату, аларнын каберләрен барлау, истәлек ташлары булдыруга да катнашабыз.
Болар барысы да Язучылар берлегенең яна шартларда үз эшен алып барырга омтылуының ачык мисаллары. Әмма шушы көндәлек эшләрне башкаруга да күп энергия һәм вакыт сарыф ителә. Матди мохтаҗлык аркасында бик күп уйларыбыз, теләкләребез хыял гына булып кала.
Кайберәүләр бүген. Язучылар берлеге мина берни бирмәде, фатирны ла теге җитәкчедән, бу җитәкчедән үзем алдым, дип сөйләп йөри Тик теге җитәкче дә, бу җитәкче дә ана фатирны ул язучы булганы өчен биргән бит, Язучылар берлегендә булганы өчен һәм дә Язучылар берлегеннән алынган белешмәләргә нигезләп.
—Идарә рәисе буларак сине ниләр сөендерә?
— Милли әдәбиятыбызга өр-яңа буын килә. Үз йөзләре, үз сүзләре белән Алар тирән белемле, энергияләре ташып тора. Ленар Шәех. Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Гөлнара Жәлилова, Гөлнур Корбанова. Илгиз Зәйниев инде Язучылар берлеге әгъзалары. Ин якын арада Йолдыз Миннуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин. Айдар Жамалиев, Рөстәм Галиуллин, Эльмира Һадиева, Ләйсән Фәтхетдиновалар да берлекнең тулы вәкаләтле әгъзалары булыр дип ышанабыз.
—Көендергәне ни? Хәер, алдан үзем бер-ике сүз әйтеп калыйм әле. Язучы дигәнебез—язучы, әдәбият дигәнебез әдәбият булсын өчен ким дигәндә ике нәрсә кирәк: әсәрләрнен язылуы һәм укылуы. Язылсын өчен син хатынын яки ирен: «Юк- бар белән маташма. Эш эшлә!» дип колак итеңне ашамаслык каләм хакы алырга тиешсен. Укылсын өчен язганын басылырга һәм укучыларга барып җитәргә тиеш. Бер сорау кала: бу «тиеш»ләрне кем тәэмин итәргә тиеш?
— Барыбызда. Мин бәлки артык иске караштагы кешедер. Дәүләтнең өстенлекле юнәлешләр дигән сәясәте була. Андый өстенлекле юнәлешләр төбәкләрдә дә, республикаларда да бар. Милли әдәбияты, сәнгате тарихы дистә, йөз еллар белән генә исәпләнгән һәм үз ана телен, үз этник мәдәниятен саклау өстенлекле юнәлеш дип билгеләнгән төбәкләрдә иҗатчылар хезмәтенә чын мәгънәсендә дәүләти кайгыртучанлык урнашкан да. Шушы мәсьәләне даими күз унында тоту—ижат берлегенен төп эшедер. Без, кулыбыздан килгәнчә, шуны эшләргә тырышабыз Кулдан килгәнчә...
Коендергәне нәрсә? Хәтта юк дәрәҗәсендәге гонорарлар да түгел, ә бәлки татар китабына гафу ителмәслек дәрәҗәдә битарафлык барлыкка килү. Монын бик күп сәбәпләре барын үзебез дә тоябыз. Ләкин битарафлыкның сәбәбе—битарафлык кына.
Татар китапларының «сатылмый» ятуында кемнәрнедер гаеплибез. Ин беренче чиратта китап авторын, гонорар сорамасын өчен, «үтмәс товар» язгансың дип түбәнсетәбез. Дәүләт акчасына нәшер ителгән китаплар дәүләт учреждениеләре булган китапханәләргә, мәктәпләргә басылган көнне үк бушка таратылырга тиеш. Калганын сатуга чыгарырлар. Язучы хезмәтенең хәләл хакы булган гонорарлар турында исә сүз куертасым да килми, бу хакта язучыларыбыз үзләре соңгы съездда һәркемгә ишетелерлек итеп, аңлаешлы итеп әйттеләр. Тик нәтиҗәсе генә әлегә күренми.
— Шул унайдан бер тәп-тәгаен сорау бнрим әле үзенә. Татарстан китап нәшрияты быел ничә язучынын китабын чыгарды?
—Без гәп корган вакытка, ягъни август уртасына, Мөхәммәт Мәһдиевнен биштомлыгы гына басылды. Бу хәл барыбызны да сискәндерде.
-Тагар әдәбиятына шулай кизәнү кечнен ихтыяры белән килеп чыкты ул? Кризис дигәч тә, ул хәтлек афәт килмәде лә дөньясына. Татар язучыларынын китаплары басылу хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмаган лабаса... Идарә нәрсә карый дигән сорау да туа бит әле монда!
— Идарә нәкъ шул мәсьәләләрне карый Нәшрият җитәкчелеге белән көндатек элемтәдә эшлибез. Ниһаять, август аеннан финанслар бүлеп бирелә башлады Әмма язучыларнын китапларын бастыру да. аларнын хак-әжерен түләү дә. китап сәүдәсе дә—болар Язучылар берлегенә тапшырылган вәкаләтләр түгел Ни кызганыч, безнен бу хакта Язучылар съездындагы тәкъдимнәребезгә дә. даими хат-мөрәҗәгатьләребезгә дә тиешенчә әһәмият бирелми әлегә...
Идарә бу очракта ни эшли дигән соравына кайтып, тагы шуны да әйтим идарә иҗатчыларны рухи һәм иҗади төшенкелеккә бирелмәскә өнди Бүген ижади процесс бара Китаплар языла. Нәшриятларга, редакцияләргә җибәрелә Ижат ул—ташкын кебек, аны кемнеңдер ихтыяры белән барыбер буып торып та. кирегә агызып та булмый. Табигатьнең һәм яшәешнен кануннарына нигезләнеп ул да эволюция юлы белән алга бара... Тыярга теләсән. әле ничек кенә көчәячәк ул!
Ничек мин ямый торыш* ди Кол Га.111 язган килеш'
—ди әнә шагыйребез
—Татарстан хөкүмәте бу эшне тәэмин итә алмагачтын, бәлкем. Кол Гали заманындагыча. күчереп язуны оештырырга кирәктер? Каләмнәр лә шәп хәзер, каурый гына түгел... Бусы- ачы бер шаяргу гына инде. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Кемнәрдер өметләнгәнчә, төн укучыларыбыз булган авыл апалары, абзыйлары. Европа һәм Америка халкын да узып, җитмәсә әле сәламәтлекләренә лә зыян китерә-китерә, повесть-романнарны компьютердан укып утырмас бит инде?
Ә менә татар әдэбиятынын хәзерге хәлен ничек дип бәялисен син. Илфак әфәнде?
—Әдәбиятыбызның хәленә бәяне бүген төгәл генә беркем дә бирә алмас Анын өчен вакыт үтүе, дөресрәге, бүгенге әдәбиятның вакыт сынавын үтүе кирәк Заманында Г Исхакый. Г Ибраһимов. Г Тукай бер-берсенә капма-каршы бәяләр биргәннәр Өч бөегебезгә хак бәяне исә Халык һәм Вакыт үзе бирле. Әмма бүген ни әйткәнеңне иртәгә ишеткәннәрен көтеп ятып булмый Бүген әйткәненнс бүген ишетсеннәр дә. иртәгә һәм беркайчан да онытмасыннар' Әдәби сүзнен бөтен мәгънәсе шулдыр дип беләм
Бүгенге әдәбиятыбызның хәле турында «XXI гасыр татар әдәбияты Милли әдәби телебезнең сакланышы һәм үсеше тенденцияләре» дигән темага багышлап конференция үткәрәчәкбез.
—Соңгы 10-20 елда югалтулар да зур булды бит.
—Әйе Югалтулар зур. бик зур Әмма ул әяипләребездән күпме әдәби мирас калды. Гомәр Бәширов. Әмирхан Еники. Нурихан Фәттах. Аяз Гыйләжев. Гариф Ахунов. Мөхәммәт Мәһдиен. Мәхмүт Хәсәнов. Рафаэль Снб.н Мәгъсүм Ч\жин прозасы. Сибгат Хәким. Гамил Афзал. Илдар Юзеев. Роберт Әхмәгжанов й. зфәт Мөдәррис Әгьләмов. Рәшит Әхмәтжанон. Кадыйр Сибгатудлнн. Харрас Әюпон Наис Гамбәр. Нияз Акмал шигърияте-бүгенге көн әдәбияты түгелмени " Әдәбият һәм тел галимнәребез болар һәм исән-сау олы әдипләребез Ш Галиен Ә Баян Р Фәйзуллин. Т. Миннуллин. X. Камалон. Ф Яруллин. Р Харис. Р Мингалнмов Р Гаташ. Г Рәхим. Р Багулла. М Маликовл. М Хәбибуътин. Ф Бәирәмова Л Шагыйрьжан. А Хәлим. Р МИННУЛЛИН. М Галиев. Разид Вәлиен Ф Г злриен А Хәсәнов. 3 Мансуров. Н Әхмәдиев әсәрләренен әдәби хгегик кыимч.ч |әрсн гнрәнтсн анализлап, үзләренең төпле фикерләрен әйтергә бурычлы Азармын андый фихерс—үз гомерендә бер генә татар китабын да укып карамыйча безлә әдәби крн зис, бездә тәнкыйть юк дип сүз куерткан ксмсәләр өчен гүгел. ә бәлки фән өчем.
язучы-ижатчыларнын үзләре өчен дә бик кирәк. Мин яшьләре өлкәнрәкләрнең исемнәрен генә атадым. Әдәбиятыбызның урта буын вәкилләре Р. Зәйдулла, Г Морат, Л Лерон, Р. Шәрипов, Н Гыйматдинова, И. Иксанова һ б талант ияләренен ижатын тирәнтен фәнни өйрәнү зарур дип уйлыйм. Әдәбиятыбыз казанышлары бар ул, булганын күрә белү дә кирәк.
—Алайса, мин күренекле язучыбыз Миргазиян Юныстан да сорау бнрдерим әле, рәис әфәнде. Бу фикерләр аның «Казан утлары»нын өр-яңа (8нче) санында чыккан мәкаләсеннән алынды.
«Рухият өлкәсенә багышланган мәкаләләрнең көн тәртибендәге ин мөһим, ин изге милли проблемаларны ерактан урап үтүенә без инде күнегеп беткәнбез». «Фикерсез, эчтәлексез мәкаләләр, чиле-пешле һәм чип-чи сүз камырыннан әмәлләнгән вакытлы матбугат ташкыны. Юкка чыккан тәнкыйть. Мөхәммәт Мәһдиевкә, Нурихан Фәттахка, Гамил Афзалга һәм Илдар Юзеевкә алмашка килгән күпчелекнең төссез, төче иҗатлары...» «Илһам белән җанланмаган, хисләр кайнарлыгы белән җылытылмаган графоманлык язмалары басын китте... Бүгенге көндә татар әдәбияты минем өчен—тоташтан торган йөрәк әрнүе». Сорау рәвешендә язылмаса да, үткеннән- үткен сорау бит инде бу. Җавап нинди булыр?
— Миргазиян ага белән килешәм дә, килешмим дә. Килешәм, чыннан ла татар халкынын рухи үсеше манифесты булырдай, барыбызнын да йокысын качырырдай бердәнбер мәкалә, әсәр иҗат ителмәгәндер. Әмма сонгы 5-6 елда гына да Миргазиян аганын үзенен, башка тере классикларыбызнын чор, җәмгыять, әдәбият-сәнгатъ. әхлак темаларына багышланган саллы-саллы ижат үрнәкләре барлыкка килүен инкарь итеп булмый. Бер генә мисал. Ркаил Зәйдулланың «Башны бәрдем ташка» җыентыгы, минемчә, вакыйга булырлык. Тагын да дистәләрчә мәкалә, очеркларны атап булыр иде... Вакытлы матбугат белән әдәби басмаларны бутамыйк. Миргазиян аганын борчылуы, әлбәттә, әдәби журналларыбызга карата. Ни әйтсән дә. әдәби процесс ин әүвәл әдәби басмаларда чагылыш таба. Җавапны без бергә эзләргә тиешбез. Миндә әзер рецепт юк. Шунысы бәхәссез, ин югары эстетик кыйммәтләр хакында сүз алып барганда да бүген безнен өчен ин мөһиме—җәмгыятьтә китапка булган ихтыяҗның тоныклана баруын, «язучы» сүзенен бер кушамат кебек кенә булып калу ихтималын истән чыгармау. Исхакый кисәткән инкыйраз шул бит инде ул. Адәм баласы үрчүдән туктамас. Ә менә рухи инкыйразга дучар булып, бердәнбер Жәгьфәр көненә калуың ерак йөрми.. Һәр милләтнен үзенен рухи үсеш программасы булырга тиеш Бәлки, ул ташка басылган программа да түгелдер. Әмма анын асылында әдәби сүз, китап, дин, әхлак ятуы һәркемгә ачык.
—Прозаның хәле аеруча авыр кебек. «Казан утлары»на папка-папка китереп кенә торалар үзе. Ләкин Еникиләр, Мәһдиевләр, Хөсниләр, Фәттахлар чыннан да юк шул инде. Роман жанры да борчый. Элек татарда романнар бик аз иде. Сынар роман чыгу да зур вакыйга була торган иде. 16 ел эчендә 4 роман язып ташлап. Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Кәрим әйтмешли, «шаккатырды халыкны!» Хәзер исә романнарны коеп кына торалар. Ләкин шактый өлеше—«сусыл», ни теле, ни киеренкелеге, нн укылышлылыгы юк, журналда баскан хәлдә дә кысып-тыгызлап, «журнал варианты» дип бирәсе була.
— Романнарга да кытлык юк бер карасаң Хәтта шигъри романнар да ижат ителә. Әмма роман кадәр роман язып нинди эпохаль мәсьәләләр күтәрелә сон. дигән сорау куярсыз. Рөстәм Мингалим әйтмешли
«Чыгышы бөркет икәннең Очышы ничегрәк?»
Шәп роман, үзен әйткәнчә, көтеп алына. М Мәһдиев, А. Гыйләжев. Н Фәттахның һәр романын ничек көтеп алдык әнә. В Имамовнын «Сәетбатыры»н. Р Батулланын «Сөенбикә»сен, Ф. Латыйфинсн «Хыянәт»ен. Ф Бәйрәмованын «Күчем хан»ын, Ф. Сафиннын «Саташып аткан таң»ын, «Ф Садриевның «Тан
»ме»н, К. Кәрямовиын .Ком сәгате.н халкыбызнын гыйбрэтле үткәнен һәм бүгенгесен, милли каһарчаннарынын фаҗигале язмышларын гирән күнез кичерешләрен ана телебезнен матур үрнәкләрен кулланып иҗат ителгән әсәрләр дип бсләм.. Мәдинә Маликоианын «Тылсымлый тәэсирләнеп укыдым Мин үзем укыган романнар хакында гына әйттем Әмма, үзен билгеләп үткәнчә, хәтта «Казан утлары»нла да күбесенчә журнал вариантындагы романнар басылды шул Урысчадан тәржемә ителгәннәре арасында да укучынын ан-зиһенен уятырдай романнар юк диярлек Конференциядә болар хакында да зурдан кубып сөйләшү будыр лип уйлыйк..
—Шигърияттә хәлләр ничегрәк? Әдәбнятнын башка төрләрендә?
— Рәфикъ абый, син миннән шагыйрьләребезгә бәя бирдереп дошманнарымны арттырма инде, зинһар Безнен шагыйрьләребез барсы да бөекләр' Мин бары зур-зур бүләкләр һәм исемнәргә ия булган олуг шагыйрьләребез бүген дә Фәнис Яруллин кебек ал-ял белмичә ижат итсеннәр иде дим Ркаил Зәйдулла буыныныи публицистика жанрында да ат уйнатуын хуплаган хәлдә, алар үзләрснсн кабатланмас шагыйрьләр булуын алдагы иҗатлары белән тагын бер исбатласыннар иде лигән теләгемне белдерәм Лена Шагыйрьжан. Рәсимә Гарифуллинанын. Рәниф Шәриповнын поэма жанрында матур табышлары булды дип исәплим Фәнни гамәли конференциядә барлык жанрлар турында ла абруйлы белгечләребез үз сүзләрен әйтер лип уйлыйм Әдәбиятыбызны» бүгенге хәле 1ДО1ПИ ппивй Адлер Тимергалиннын саллы-саллы язмаларын «Казан утлары» лаими бастырып килә.. Адлер ага кыю да. гадел дә. миһербанлы да белгеч Яшь галимнәребезгә бар яктан өлге булырлык.
Күренекле урыс тәнкыйтчесе Лев Аннинский монлыйрак сүз әйтте Бүген әләби әсәрләрне ниндидер кысалар, кагыйдәләр, таләпләр-критерийлар аша анализлау- тәнкыйтьләү кирәкме икән9 Мин үзем һәрбер әсәрне укыганла бу әсәр, гомумән кешене ни нәрсә хакында булса да уй-фикер йөртергә этәрәме, юкмы, ул айтергә- сурәтләргә теләгәннәр янадыкмы, юкмы,—лигән сорау куям, ли Адлер ага да ин әүвәл автор иҗатындагы яналык мөһим ди Ул я наз ык авторнын үзе өчен генә түгел, ә гомумән әдәбиятыбыз очен яналык булсын ди Таләп гади һәм аңлаешлы бит'
—Эштә рәсмилек күп. Кәгазьгә теркәлә торган эшләр дә кирәктер. >йе. Ләкин язучылар нжали халык бит. Аларнын Берлек бинасына киләсе килеп Iорырлык нәрсәдер табып булмыймы сон? Әйтик, бер рухтагы кешеләр җыела алсын, гәпләшсен, бәхәсләр куертсын, язучылар белән сәнгать әһелләре, галимнәр, ә кзбият укытучылары арасында диалоглар барсын. Бер дә юкта бильярд, теннис, шахмат уйнасыннар шунда •Тынгысыз каләм» кебек стена газеты чыксын.
-Рәсмилектә нинди мәгънә күрәсен бит? Айга бер тапкыр үткәрелеп киленган ижат секцияләре утырышлары рәсмилектән бигрәк — хезмәттәшләрнең аралашуы ла бит Ни кызганыч, бинабыз авария хәлендә Тукай клубы бинасының җимерелүе барлык мөмкинлекләребезне чикли Сонгы вакытта китапханәбсзис бера»жиһаыый алдык Анда язучыларыбыз аралашу өчен шартлар бар дип белем Менә ншьләребс з күбәя бит Андый чараларны ла үткәрә башларбыз
—Элекке җитәкчелекнең Халыкара ПЕН-клубнын «Татар ПЕН-ү»әге« ипм язучылар осзз1масын өнәп җиткермәве сизелеп тора иле. Хәзер сезнен «халыкара мөнәсәбәтләр • ничег рәк сон?
-Мин рәис булып торган дәвердә ПЕН-үзәк белән язучылар берлеге ар.ъ.ын.1.1 НИНДИ дә булса мәсьәләдә фикер каршылыгы чыкканын хәтерләмим Алар да бсзнеи кебек бит инде. Барысы да үзебезнен язучылар, зыялылар Ьөгенесендә дә бу змаса да. ПЕН-үзәк үткәргән чараларда катнашырга тырышам
-Элеккеге идарәдә янә Россия язучылар оешмасына кушылыйк дин дәртләнеп йөрүчеләр дә булды.
Мин үзем лә шул ксшс.зәрнсн берсе булып барам бугай Мин Россия
язучыларынын бердәм оешмасы булырга тиеш дип исәплим. Бүгенге көндә Россия Язучылар берлеге берничә оешмага бүленгән. Әлбәттә .без ниндидер бер бүлемтекнең бер өлеше булуга риза түгел. Ә менә Россиянен бердәм оешмасы төзелгән хәлдә, анын белән кушылудан бернинди зыян да күрмим Россия Язучылар берлегенен сонгы съездында без Туфан Миннуллин белән нәкъ шул фикерне күтәреп чыгыш ясадык. Әгәр дә Россия Язучылар берлеге күпмилләтле әдәби хәрәкәтләрне оештыру үзәге булу вазифасын ала икән, милли әдәбиятларның төп билгесе булган милли телләрнең сакланышы өчен жаваплылык вазифасын да үзенә алырга тиешлеген әйттек. Бүгенге көндә Россия Язучылар берлегендә дә илдә ижат кешеләренә карата гадел булмаган сәясәт белән разый түгелләр. Әмма шул шартларда мәсьәләне дәүләт җитәкчелегенә бөтен кискенлеге белән куя алмыйча, алар үзләренә сыену эзләп православие чиркәве даирәләре белән хезмәттәшлек итүне өстен күрәләр. Күп милләтле, күп конфессияле илдә бу бик үк кулай күренеш түгелдер.
Шулай итеп. Россия Язучылар берлегенең сонгы съездына да без вәкилләр булып түгел, күзәтүчеләр булып катнаштык. Алдарак Россия Язучылар берлегенә кушылу-кушылмау мәсьәләсе бер-бер артлы ике идарә утырышында зур бәхәсләр белән тикшерелде. Бу шактый каршылыклы мәсьәлә булып чыкты. Төп шарт булып, дөресрәге, төп сәбәп булып, инде әйткәнемчә, бүгенге көндә бердәм Россия язучылар оешмасы булмау тора. Иртәме. сонмы, андый бердәм оешма төзелер һәм без Россия Язучылар берлеге белән ин тыгыз элемтәләр урнаштырып. Россия һәм дөньякүләм әдәби мохиткә чыгу юлларын эзләрбез дип ышанам.
—Россия язучылар оешмасына ул берләшкән, бербөтен Берлеккә әйләнгән хәлдә дә кермәскә кирәк. Берләшү түгел, «составка керү» була бу. Тигез тыеш хезмәттәшлек итик. Мөстәкыйльлекне бирү президентлар, парламентлар кимәлендә генә түгел, аерым оешмалар һәм хәтта шәхесләр кимәлендә дә була.
—Язучылар оешмасының эшен җәмгыятьтән аерырга тырышу, бер уйласан, хакимияттән түгел, язучыларның үзләреннән дә ул.. Менә син үзен дә тулы азатлык ягында икән бит. Сон бөтен яшәешебез тулысы белән бер илдә урнашкан тәртипләргә яраштырылгач (тәңгәлләштерелгәч). аерым «азат» булунын нинди өстенлеге бар соң?
—Бердән, мин «мөстәкыйльлек» дидем, «тулы азатлык» димәдем. Икенчедән, әгәр дә Мәскәү татарга Татарстанда һәм Рәсәйдә милләт булып яшәргә, телен, мәдәниятен, мәгарифен үстерергә шартлар тудыра икән, кнм дигәндә, мона комачауламый икән, аерымлануның һич хаҗәте юк. Ләкин Мәскәү, хакимияткә кемнәр генә килмәсен, коммунистлармы, демократлармы, безнен шушы табигый хокукларыбызга күнә алмын шул. Суверенитет тикмәгә генә игълан ителмәде бит инде ул. 1992 елны референдумда нәрсәне хуплап тавыш биргәнебезне искә төшерик: «Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруына ризамы?» Һәм бу референдум карарын икенче референдумыбыз гына юкка чыгара ала юкса. Ә без менә «тәңгәлләшергә» үзебез үк тәкатьсезләнеп торабыз шикелле. Законнарыбызны бердәйләштерү аша татарны әкренләп үтерү дә җитмәде әле Мәскәүгә. татарча укытуны бетерү бавы белән буып ук үтерү кирәк булды, ахры. Мөстәкыйльлек өчен көрәшнен ин алгы сафында барырга тиешле оешмабызны нәкъ шундый мәлдә Мәскәү авызына кертергә омтылу—һич аңлап була торган эш түгел. Үзен әйтмешли, «иң тыгыз элемтәләр» урнаштырылсын, кирәк икән, килешү-фәләннәре дә төзелсен, ләкин «составка керү» дигәне генә була күрмәсен.
—Алай гадиләштереп карау дөрес микән? Монда берничә бик мөһим проблема бар. Беренчедән: хәзерге дәвердә Россия Федерациясе субъектларының ижат бүлегеңдә әгъза булып тору ижатчынын эш стажына исәпләнми. Бу аларнын булачак пенсияләренә турыдан-туры кагыла. Шулай ук. налог түләүче буларак, без Рәсәй казнасына күпмедер үз өлешебезне бирәбез, ә дәүләтнең ижат кешеләренә дигән азмы-күпме атешләреннән мәхрүм булабыз... Бу Рәсәй күләмендәге төрле премияләр, грантлар һ. б. дигән сүз... «Без Россия Язучылар оешмасына керергә тиеш түгел, без үзал яшик».—дип күкрәк суккан язучыларда икенче көнне үк минем янга кереп «Миңа Россиянең «атказанган
сәнгать эшлеклесе» дигән исемгә документлар әзерлик инде, минем повестьны русчага тәржемә итик инде.—дип сорап йөриләр. Хәтта «Бердәм Россия, сәяси партиясендә ин актив әгъза булып торган язучы-депутатка да бүген Россия Язучылар берлеге кирәкми •Ул безгә берни дә бирми»,—ди. Хикмәт кемнеңдер «составында бчл\-бутма\.дан бигрәк, үзен әйткән «милли үэан» дәрәҗәсеннән тора бит Шөкер бүген әдәбиятыбы сәнгатебез илбашыбыз Минтимер Шәймиев яклавында. Ә бит милли әдәбиятыбы! сәнгатебезне кимсетеп, авыл әдәбияты, авыл сәнгате дип бәяләүчеләр, милли иҗатчыга чирканып, жирәнеп караучылар да аз түгел Алар иртәгә ни күрсәтер’ Мина калса, ин әүвәл шулардан «азат, булырга кирәк Шуларнын чын йөзен Тукай әйткәнчә «Үз сурәтләрен көзгедән күрсәткәндәй үзләренә күрсәтергә* кирәк. Ни кызганыч, әлегәчә Россия күләмендә ижагчынын хезмәтенә хәер-хак булырлык мөнәсәбәт юк. Ул. бәлки, вакьгт үтү белән, буыннар алмашы белән акрынлап формалашыр
—Татар халкынын язмышы шулай кыл өстендә торганда оешчабыз һ.тм аерым язучылар ни эшләргә тиеш соң, Илфак әфәнде?
—Республика ижат оешмалары башка төбәкләрнең ижат оешмаларыннан, хәтта Россиянекеләрдән дә үзенен милли оешма булуы белән аерылып тора Безнен үз йөзебез, үз максатыбыз бар. Ин беренче чиратта бу—ана телебезне саклау Әдәби оешма халыкка берөзлексез ана телебезнең ин матур үрнәкләрен күрсәтүче әдәби әсәрләр бирергә тиеш
Сәясәт һични түгел—мал бүлеш.
Апмасаң Ли. бирмәү хәстәрен белеш
дип язган иде бер шагыйребез.
Милли язучы очен сәяси алыш-бирешләрнсн аерым үз мәгънәсе, ул фәлсәфәсе бар Ин аянычлы биреш 1552 елда булган. Дәүләтчелсгсбезнс. азатлыгыбызны биргәнбез Кемнәрдер исә иманын сату бәрабәренә алган-тапканын саклап калган XX гасыр -а.лыш бирешүендә безнен халкыбыз кемнәргә ни-нәрсаләр генә бирмәде икән’ Берәүләргә алфавит, әлифба эшләп, мәктәпләр төзеп бирде Дөньянын төрле кыйтгаларына галимнәрен, акыл ияләрен бирде «Яуларда калкан булды*- Җәлилләрне. Алишларны. Кулуйларны. Кәримнәрне . Мөжәйләрне —днсталәгән солдат язучыларыбышы бирле «Тыныч тормышта алган артык эшләп» — нефть чыгарып, ашлык үстереп бирле Ьөск дәүләт таралганда «чит-ятлар* ягында калдырып, аларга миллионлаган мидләггәшебелне бирде Үзе. ниһаялъ. нидер алырга ниятләгәндә генә кануннарны «тәңгәлләштерен*. тагын ла күбрәк бирүчегә әверелде Дәрдемәнд йоз ел элек үк инде
Кайсы җилләр, нинди упкын
Тарта бете җан 1-орап'
дип язган дәвер килеп басты Бездән инде газиздән газиз, җаныбыз белән бергә яралган ана телебезне «сорыйлар» Ягъни мәктәпләрдә «милли компонент* дип Йөртелә торган ана телдә укытуны бетерүгә юналтелгән канун кабул итәләр «Алыш биреш» базарында без һаман «бирүче* булырга дучармы '
Без язучылар турыдан-туры олы сәясәттә катнашмыйбыз да кебек Чынында исә һәркайсыбыз үз иҗатында аерым мәсьәләләрдә үзенен жан авашн җиткергән һәм хәзер дә җиткереп килә:
—Татарстан—төтене тан.
Дәүләт тимерчелеге
—Кор&шчелар кмрок.
Бечәклеләр җитә
теявкяелвр кирәк.
—диде шагыйрь
—диде икенче бер шагыйребез.
Әлеге һәм дистәләрчә, йөзләрчә шигъри мөрәжәгатьләр ин әүвәл халыкнын үзенә юнәлтелгән. Әгәр халыкның милли үзаңы җитәрлек дәрәҗәдә икән, «компонент» турында янадан ник шунда ун закон чыгармыйлар, халык үз телен, үз өнен саклый ала. яклый алачак, һәр язучынын бу мәсьәләдә, Туфан Миннуллин әйткәнчә «төп мәсьәләдә», фикерләре уртак, теләкләре бер.
Бу шартларда татар язучысы ни эшләргә тиеш сон? Мин үземчә болаи дип уйлыйм:
—Татар язучысы, зыялы, аек, үз халкынын тарихын белгән һәм хөрмәт иткән шәхес буларак, иҗаты белән үзенә хас шул сыйфатларны бөтен халкында, бигрәк тә яшь буында тәрбияләүче булырга тиеш;
—татар язучысы бөтен Рәсәй һәм дөнья язучылары тормышы белән уртак информация кырында, уртак әдәби мохиттә булырга тиеш. Үз-үзенне «бикләп кую» да, «бикләтеп кую»да алыш-биреш базарында «бирү» дип бәяләнә,
—татар язучысы, зыялы милләтче буларак, башка халыклар, милләтләргә дә хөрмәтле булырга, толерантлык, тотрыклылык, хезмәттәшлек, дуслыкны ныгыта торган һәр акциядә катнашырга тиеш;
—татар язучысы, кан коюга бәйле бер генә эш-гамәлне дә хупламыйча, кан коюга өндәүчеләргә, нинди милләттән булуларына карамастан, кискен рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерергә тиеш.
Рәсәйнен мәгариф өлкәсендәге стандартлар милли әдәбиятларның үсешенә тимер киртә булып тора.
Россия Язучылар съездында Туфан абый белән минем чыгыштан сон Карачай- Чиркәс, Якут-Саха, Дагыстан вәкилләре дә бу мәсьләне ачынып күтәрделәр, хәтта рус язучылары үзләре дә Россия мәгариф министрын «антинародный министр» дип атадылар.
—Тукай үзенең саф, коеп куйган шагыйрь генә түгел, дипломат та, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә булуын әйтә. Тукай юкса татар үргә менгән, чәчәк аткан чорда яшәгән икән әле ул. Хәзер, милләтебез бетеп, бетерелеп яткан үтә хәвефле бер мәлдә язучыларыбыз (чыгарма рәвешендә, бәлки, унлап бармакны бөгә алабыздыр), әдәбиятка гына бикләнеп, анда да ошбу фажиганен күләгәсе дә чагылмаган «стериль» әсәрләр генә иҗат итеп яталар түгелме? Тагын уибиш- егерме елдан кайсы халыкнын шагыйре-әдибе булырга, нинди телдә язарга исәп тота икән алар?
—Әлбәттә. 90нчы еллар инкыйлабын бОнчы елларның «җепшеклек* җилләре белән чагыштырып булмый Ул җилләр шәхес культынын котып бохтарын актарып атты Бу процесс әле дә дәвам итә. Хәзерге дәвер, монарчы гасырлар буе урнашып, дәвам иткән сәясәтнең янадан үзенә кайтуы гынадыр, күрәсен. Һәрхәлдә—безнен өчен, безгә булган мөнәсәбәттә.. Мин сәясәтче түгел. Язучы буларак исә каләмдәшләребез бОнчы еллардагы «жылы жилләр»гә дә, 90нчы елларнын «бюрократик-демократиясе»нә дә битараф калмады дим. Бигрәк тә татар шигърияте Безнен язучыларыбыз мәйданнарда ачыкты, үз сүзләрен әйтте һәм әйтәләр. Кемдер моны күреп тә—«күрми», ишетеп тә «ишетми» икән, монда язучыларны сукырлыкта һәм чукраклыкта гаепләү бер дә гадел түгел...
Рәфикъ абый, үзен сонгы 15-20 елдагы вәзгыятьнең елъязмачысы була торып, шундый сорау бирәсен. Берүзең генә түгел лә син, дистәгә якын ялкынлы каләмдәшебезне, әйдә әле, үзен санап күрсәт!
— Илфак әфәнде! Мин «ак» исемлектәгеләр санын ун кат арттырырга да, төгәл санамавым өчен биш кат гафу үтенергә дә, үземне ата ваемсызлар исемлегенә кертергә дә ризамын. Ләкин рәсем матурланганнан гына хәл үзгәрер микән сон?
— Мин язучыларның җәмгыять белән бердәм атлавы, җәмгыять белән бер сулышта булуы яклы.
Менә әдәбиятка өр-яна буын килә. Мин алариын иҗатлары ла үзләре яшәгән җәмгыять белән көрәшүгә лучар булуын теләмәс илем Рүдаки ханнар хопрыи ы булган, 200 меннән артык шигырь юлы язган. -Шигърият атасы, дигән исемгә лаек булган Сонгы чиктә ул да ярамаган, сараилан юылган Бх -бер чиктән икенче чиккә ыргытылу Бәлкем, иҗат кешеләренен тәкъдире шундыйдыр инде' Язучылар берлеге бу унайдан караганда да әле кирәк дип фарапана
Ярар, килешмәсәм лә, бәхәс куертып тормыйк, ары китик.
Әгәр дә мәгәр татар халкын бетерү программасы эшләнә калса, анта. минемчә һичшиксез, шундый бер пункт булыр нде: -Бөекләрен түбәнәйтергә". тигән. Программа буенчамы, әллә очраклы рәвештә генәме, ләкин мондый )Ш ипләнеп ята гүгетме Илфак әфәнде? Берәүләрнең язуынча, Сөембикә-ханбикәбез урыслар белән килеп аларга Казанны алышкан, имеш, Җәлилебезне Гитлер мактап туялмаган. имеш —Халкыбызның милли байрагы булырдай бөекләребезне читтән килеп түбәнәйтүчеләр, шөкер, әлегә бик юк Үзебсзнекеләр тырыша
—Тәгаенрәк сөйлик әле, рәис әфәнде.
-Төгәлрәге шул. «Мирас, журналынын баш мөхәррире Миннәхмәт Сәхапов менә бер листә елга якын үзе нәшер итә торган журналда татар халкынын милли каһарманнарыннан «ак таплар» эзли. Бигрәк тә М Жәлилнен бөеклеге ана тынгы бирми, күрәсен Бу елнын 6-7нче саннарында М Сәхапов һәм Э Яһүдиннарнын • Барбаросс» инкыйразы» исемле пьесасы басылып чыкты Анла авторлар М Жәлилнен исемен тагын да ныграк пычраталар Ятучыларыбы] аларны кискен гаепләде Һәм бездән аларны Язучылар берлегеннән чыгаруны таләп итте Август аенда үткән идарә утырышында Сәхапов бертаныштан Татарстан Язучылар берлегеннән чыгарылды.
—Михнәтле гормыш, авыр хезмәттән гайре берни дә диярлек күрмим • яиь-яшьли үлеп киткән Тукайны үз дәрәҗәбезгә төшереп .тормышчанланлырырга. маташулар ла, халкына бик зур, һаман әле үзләштереп җиткерелмәгән ий>и һәч рухи мирас калдырган Нәкый ага Исәнбәтнең гаеп чебененнән фил ясаулар и татарга гыян шна сала бит. Килешәсенме?
—Килешәм
—Язучылар берлеге бинасында узган ел ремонтны туктаттылар. Халыкта бу бинаны да, «Болгар номерлары» урынын ла, Баумандагы Матбугат йортын .и яна байлар тартын алачак дигән сүз йөри.
— «Болгар* номерларынын җимерелүе да. Тукай клубы урнашкан Язучылар йортында ремонтның туктатылуы да бөтенебезне дә борчый Кызганычка каршы, барыбыз да янгыннан сон каравыл кычкырабыз шул «Болгар» номерлары жире «Татнефть*кә күчкән дип ишеттек Минем бу оешмага ышанычым бар әле Анда вәгъдәсез җитәкчеләр эшләми. Сонгы биш елда алар белән ничәмә-ничә уртак проект булдырдык
—«Болгар»ны җимерүне Берлек җитәкчелеге уртак проектлар хакына аклый булып чыгамыни, димәк?
—•Болгар» номерлары да. ул биләгән жир дә—дәүләт милке Я зучылар берлегенең матди милке юк. «Болгар» номерлары һәм башка мәдәният һәйкәл гәренсн жимертелүс турында иң әүвәл язучылар чан сукты Ә сез Берлек кам карын димәкче Сез Берлек белән аерым язучы арасында нинди киртә күрәсез сон-’ Иң абруйлы ике аксакалыбыз-халык язучысы Туфан Миннуллин белән халык шагыйре Равил Фәйзудлин әлеге факт буенча җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать иттеләр Башка шундый мәсьәләләрдә дә йә аерым язучы, йә секция, йа идарә исеменнән Язучылар берлегенең җитәкчелеккә һәм җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итми калганы булмады «Казан утяары»нын быелгы 1нче һәм үткән елгы 12нчс саннарында Раин I Фәйзуллнннын һәм үзеңнең мәкаләләрегез—батар язучыларның фикере түгелмени ’
Язучылар берлеге ул ниндидер куркыту таягымыни? (Безнен авылда «куркыту пумаласы» диләр.) Тарихи һәйкәлләрне саклау буенча Мәдәният министрлыгы структурасында махсус идарә бар. Һәйкәлләр дип билгеләнгән һәр бинада аларнын рөхсәтеннән башка бер генә кадак та суырып алынмый, бер генә кадак та кагылмый Безнен Язучылар берлеге бинасында көн итүебез дә—алар белән төзелгән шартнамә буенча. Миңа калса, бездә дөньяга булган үпкә-ачуны үз туганыннан алу гадәте бар Бу очракта. Язучылар берлегеннән дип өзеп әйтмәсәм дә, шундый тенденцияне тоям мин Ак эт бәласе кара эткә диләрме әле9 «Уртак проект* мәсьәләсендәге каһкаһәлерәк соравына мин өстәп башка берни дә әйтә алмыйм...
—Тукай исемендәге клуб та Язучылар берлеге бинасында бит. Язучылар берлеге оешканнан алып бөтен тарихи җыелышлар да Тукай клубында үткән. Баштагысы Матбугат йортында иде бит инде.
— Безнен бинабыздагы клуб та җимерелеп төшкәнгә кадәр буш тормады Тукайның тууына 125 ел тулуга әзерлек буенча хөкүмәтнең чаралар планына биналарыбызны төзекләндерү һәм Тукай клубын сафка бастыруны кертү буенча тәкъдимнәребез чыннан да әлегә яклау тапмады. Бу безнен бинабызны кемнәрдер алырга йөри дигән сүзгә бәйле түгелдер дип өметләнәм. Бина идарәнеке генә түгел, бөтен язучыларыбызныкы да бит ул!..
—Гафур Коләхмәтов, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал. Мирхәйдәр Фәйзи, Сәгыйть Рәмиев. Такташ. Кави Нәҗми, Җәлил. Кутуй. Фатих Кәрим, Шамил Усманов, Нәкый Исәнбәт, Кәрим Тинчурин, Мирсәй Әмир. Габдрахман Әпсәләмов. Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах...—татарнын ин җете әдәби талантларын саный бу дип уйлыйсындыр инде. Илфак әфәнде. Татарстаннан читтә туып-үскән язучыларыбыз бу. Аларны сызып ташласак, әдәбиятыбыздан ни генә калыр иде икән? Хәзер менә асылда шул сызып ташлау, әдәбиятыбызнын болай да авыр киләчәген Татарстан белән чикләү бара түгелме?
—Әйе, татар язучыларының географиясе хәзер кайчандагыга караганда да тарайды. Төп чыганак булып Татарстан һәм Башкортстан республикалары калды. Язучылар берлегенең илдәге яшь иҗатчыларны барларга, алар белән аерым шөгыльләнергә алынуы бик вакытлы гамәлдер.
Алда әйтелгәннәрдән чыгып та, күпчелек каләмдәшләребезнен фикерләрен белеп тә шуны раслый алам, моннан 75 ел элек төзелгән Язучылар берлеге әлегәчә әдәби иҗатчыларыбызнын ышанычын аклаган, зур сынаулар аша үтеп үзенен яшәргә сәләтен җуймаган бердәнбер оешма булып кала бирә. Анын эшчәнлеге каләмдәшләребезнен бергә туплану теләгенә һәм сәләтенә бәйле. Анын киләчәге бүген үз сафларына кабул ителгән һәм ителәчәк дистәләрчә яшь язучыларыбыз. яшь шагыйрьләребез, яшь әдәбият галимнәребез һәм яна буын җитәкчелегенең югарыда күтәрелгән һәм күтәрелмәгән мөһим мәсьләләргә мөнәсәбәтеннән тора. Шушы изге юлда бергә булыйк, берәгәйле булыйк!
Әңгәмәдәш—Рәфикъ ЮНЫС.