Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАФТОГРАММА

Җитмеш төрле һөнәр дә аз .—дигәндә юмор һәм сатираның үзе күз алдына килә Башка жанрлар белән чагыштырганда форма ягыннан күпкырлы, күләме төрле-төрле һәм фикер тыгызлыгы белән искитмәле бит ул.

Ринат Абзалов гомер буе әнә шул юмор һәм сатираның Казанында кайный Рәссам да ул, әдәби хезмәткәр дә: палиндромнар (алдан-арттан укысаң да мәгънәсе үзгәрми торган сүз яки җөмлә), шигъри миниатюразар табышмаклар. тавтограммалар (бер үк хәрефтән башланган сүззәр кулланып язылган хикәя) авторы да: ребуслар, шаянвордлар төзүче

КӨЗ КЫЙССАСЫ

ТАФТОГРАММА ( К хәрефенә)

Көз.

Кошлар, көн күрү кыенлашкач, күккә күтәрелеп, көньякка качалар Каеннарның кипкән кызгылт киемнәре коела.

... Кырларда кара көдрәле комбайнчылар, көлтә күтәргән кызыл косынкалы кызлар күренми Кәнсәләрдә кинәшмәләр кайный. Кызыш, кычкырыш—кышны каршыларга кирәк'

.Көзге калада, Казансу кырындагы калкулыкта, күнеллс кайнашу

Коллоквиумнарын, китап-конспектларын калдырып килгән курсантлар кәпрәешеп кыз-кыркынны күзли. Күн куртка, кара колготки кигән кызыйлар, көлешеп, курсантларга карап-карап куйгалый.

Кәнтәй Кадрия-Кәүсәрияләрнең кайберләре кызу канлы Камил. Кәрим. Кәбирләрнс катгый кире кага Кайберәүләре киресенчә —килешенүнең конструктивлыгына карап, куаклыкка кереп киткәли.

Көз—кешелекнең каршылыклы кыйблалары көзгесе.

Кайдадыр кытыршы каты куллар конвертерларда корыч коя.

Кемнәрдер Кипр кояшында күт кыздыра.

Кемдер, кризиска карамастан. Кремльнең керосин кибетендә кыздырылган күпдолларлы "кабартма"ларны калькуляцияли

Көз китә.

Карлы, караңгы күкле кыш килә.

Безнең кызлар
(негр халык жыры)
...Басуларда банан гөрләп ү< .>.
Баобаблар чәчәк <\ га \ар
Бамбук тырма саман иңнәремә
Сылу кызлар ник.» баралар.
191
Җилфердәтә нәфис яулыкларын
Сары чүлнең кайнар җилләре.
Нинди кызлар үсә Нил буенда—
Бигрәк нечкә инде билләре...
Кокос җыеп, өчәр п(ы(лан үтәп,
Талып кайта алар кырлардан.
Ләкин яшьлек үзенекен итә -
Яңгырын чүл дәртле җырлардан!
...Тамтам кагып егетләре көтә,
Уттай яна дәрттән күзләре.
Безнең кызлар тыйнак кызлар алар -
Алсулана кара йөзләре...
Энә җепләү
...Инде соңгы өмет чаткылары
Сүнеп барган чакта күңлемдә.
Күрдем кинәт уктай төз сыныңны—
Нур балкыды соры күгемдә!
Сөю сирпеп, нәфис бармакларым
Үрелделәр сихри шәүләгә...
Җылы майга кашык баттымыни—
Кереп китте
җебем
энәгә...
Палиндромнар
Ат "тройка" тибә бит "Ак йорт"та
—Теге ел кишере шикле, егет!
—Акча тарат ачка!
Әле бер Ичкерия ирек чире белә.
Эчәм әз-мәз "зәмзәм". Әче!..
Патша, аш тап!
Нахак кыла халыкка хан.
Ә дәрәжә—шәҗәрәдә.
Латип акылы—капитал.