СЫНАДЫҢ, ТОРМЫШ, СЫНАДЫҢ...
Коя яңгыр. Күкри дөнья.
Котырына җил давыл
Йөз яшәр имәннәрне дә
Берни түгел аудару.
Тәрәзәмә ышыкланып,
Күзәтәмен дөньяны.
Сабый чакта, яшен күрсәм.
Яба идем юрганны.
Куркынып сыена идем.
Әнкәмнең кочагына...
Бүген никтер күзем теким
Яшеннең учагына.
Шул яшеннең бер чаткысы
Төшсен димме күңелгә?
...Кара күмер, әллә, күңел,—
Сүнми дә, дөрләми дә...
Ах, мәхәббәт! Син янәдән
Керәсең безнең өйгә.
Ишек ачмый мөмкин түгел:
Улым өлгереп килә.
Бар сөйләшү шул турыда—
Кем-кайчан, ничек сөйгән?
Әтисе булган кешене
Мин кайда, ничек күргән?..
1'о.ч.ид,» БӘЙРӘМОВА шч/ыи/и .>!,• кайчан /ыич
Татарстан Язучылар бардам әгъзасы Казанда яши.
Кайчан мәхәббәт аңлаткан,
Кайчан өйләнәм дигән?
Ялындырып торганмынмы,
Җавапка нәрсә дигән?..
Яшь аралаш сөйлим аңа,
Кайчакта куям көлеп.
Шигъри сүзләр дә китерәм.
Бик урынлы, бик белеп;
"Хатирәләр хәтеремне.
Алалар телеп-телеп".
Үзеңнеке—үзәктә лә.
Балаңныкы йөрәктә...
И мәхәббәт! Бу юлысы
Куркытасың бигрәк тә.
Үз бәхетең—ярты бәхет,
Тулысын бир балама:
Ялгышымны кабатлатма,
Рәхимле бул аңарга!
Бер җыеннан кайткач
Яңалары әле таныш түгел,
Иске дуслар инде искергән.
Тумас борын әллә картаелган:
Ни кызык, дим, сезнең фикердән.
Кем күрсәтә үзен бик акыллы.
Кемгә кирәк "бөек" титулы...
(Сәрхушләрсез җыен буламени.
Бер сәрхүше кереп утырды.)
Күз алдыма килә бер манзара;
Болын тулы казлар көтүе.
Мин ялгыз каз... гүя бу җыенда
Оя-оя казлар төркеме.
Сырхауханәдә
Җиңел генә хәл итәбез:
"Бу юлы калмас әллә..."
(Читләргә үлем кагылса,
Үзенчә юрый бәндә.)
Ишегебез килеп какса
Әҗәл атлы ул явыз,
"Бутагансың фатирны",—дип,
Шундук ябып куярбыз.
СЫНАДЫҢ ТОРМЫШ ( ынлдын
Сукбай зары
"-Кыйнадың, тормыш, кыйнадың,
Көчсез, сынар, диеп тормадың.
Чиктән-чиккә аттың, тынмадың,
Хәсрәтләрдә мең кат сынадың.
Кайчак кәнфит бирдең алдалап.
Кире алдың шундук юмалап.
Имеш, миңа түгел баллысы,
Бу дөньяның барлык татлысы -
Ачы гына булган язмышка
Артык булыр, дидең, ахрысы.
...Күзем төбим түшәм-күкләргә.
Мондый язмыш язган күпләргә.
"Сөям!"—дидем мин дә кайчандыр.
Ишетүчесе әле исәндер!
Искән җилдән аны көнләдем.
Мин генәме, юкса, эчкәнмен!
Бакмадым ла бала кичләрен,
Тоя алмадым аның исләрен.
Уйламадым картлык киләсен,
Картлык көндә ялгыз нишләрем...
Бүген хәлем яман—яманнан:
Адресым—кыр. Йортым—урам.
Балам уза урамымнан:
Җәяү түгел, машинада,
Тәрәзәсе кара томан.
Тик чыгалмыйм каршысына:
Аның өчен
Инде күптән
Мин бит үлгән..."
Берәүгә
Мин сиңа теләмим начарлык—
(Уйласаң йокыңнан качарлык!)
Ул безгә барыбер киләчәк,
Үзе үк өйләргә керәчәк
Аерма бары тик шуңарда:
Кем алдан, кем соңрак күрәчәк.
Пәрдәләр корсаң да тэрәзгә.
Салсаң да ишеккә мең IIUWIK
һәркемгә корылган ул ТОМК.
Карамый биләгән постыңа.
Аямый яшен дә, картын да...
Котылалмаг һичкем аннан.
Ришвәтләр бирсә дә алтыннан.
Мин сиңа теләмим начарлык,
Табалмыйм чара да—качарлык.
ИагеЛЯК буЛМаДЫ кылганың,
Гамәлең д.кртәрен ачарлык.
ГӨЛЗАДӘ БӘЙРЭМОВА
Ил-көндә гамәлең.
Кулыңда—каләмең,
Яныңда—хәләлең,
Нур чәчеп торганда
Кайчакта картлык та
Әйләнә шатлыкка.
Дөнья кайный.
Гөжли генә.
Күпләр моны—
Сизми генә.
Уртасында
Кайныйммы мин?
Әллә читтән
Күзлим генә?!
Ялгыз карчык
И җылы сүз! Никадәрле
Тансыксың син күңелгә:
"Исәнме?"—дигән сүздән дә
Күз яшьләрем түгелә.
Ялгызларның—үз моңы.
Парлылармын, үз җыры.
Ялгыз хәлен парлы белмәс.
Ялгыз парлымы сөймәс.
Вакыт үзе билгели
Кемнең кая барасын...
Бакыйлыкта күрәчәкне
Фанилыкта саласың.
Улым ялга киткәч
Мең чакрым ара
Ана белән бала
Күңелендә генә—
Була алмый ара.
"Аем итәгенә ут төшсә, туныкы яна "
Итәк түгел гүя йөрәк яна,
Бу әйтемдә шуңа ишарә.
Башларыңа төшкән хәсрәтләрне
Нинди үлчәү белән үлчәргә?