ШАТЛЫКЛАРЫМ БУЛДЫ, ҖИҢҮЛӘРЕМ...
Кәгазь калынлык кына
Күкрәк аша пуля тишеп үткән,
Бабай исән, хәйран калырлык.
Йөрәк итен ертып узалмаган—
Ара калган кәгазь калынлык.
Сугыш арты еллар искә төшә,
Сирәк тиде татлы кабымлык.
Әй ул ипекәйнең тәмлелеге.
Акмай яксаң кәгазь калынлык.
Язмышларны шул да хәл итә шул,
Яшьлек узды, әйдә кагылмыйк:
Бербөтен үк була алмадык ич—
Ара калды кәгазь калынлык...
Белеп корганнар
Мәдәнилек ягын әйтә алмыйм,
Булган диләр "сугыш белгече".
Башкаласын мәгәр бу Рәсәйнен,
Белеп салган Петр Беренче.
Җ,м'м кышым котып салкыннары
Шуннан исә татар иленә.
Әйтерсең лә махсус җибәрәләр,
Кырау тия күңел гөлемә.
Төп башкала читкә күченсә дә.
Үзгәрмәде мәсләк көн багыш.
Солдат кнлм,кә дә, «алкын килә,
Юнәлеше—төньяк-көнбатыш...
Ими ГЫЙЛӘҖЕВ (1946) ишыйръ, Кадерле китап . Җир китабы"
һ 6 шшырь китаплары авторы, Татарстан Язучылщ Такташ
иевмендаи премиясе ширеаты Ьнакай районының ••'<' *'«»
Төнәмәсә, төнәми бит...
Бүтән Иван килер иде,
Явыз Иван килмәсә.
Дошман керә... акыл гына
Керми ул, бер кермәсә.
Илне харап иткән нәрсә -
Читләр түгел, таркаулык.
Нәтиҗәсе күз алдында:
Ваклану да таркалу.
Кая барып төртелербез?
Кем чистартыр тапларны??
...Үткәннәрдән сабак алмау
Төп чиредер татарның.
Шигырь базары
Язу белән күпләр мавыгалар,
Булмаса да әҗер-мазары.
Тәкъдим ягы мулдан күренсә да.
Бик сәер ул шигырь базары.
Башка җирдә хакны сатучылар
Тәгаенләп ача бәйрәмне.
Ә биредә хәлләр үзенчәрәк—
Үзе куя халык бәяне...
Рәхәткә чыкты берәү...
Элекке р.чис җыруы
Яуды ни дә, яумады ни...
Җәй үткән, көзләр җиткән.
...Пенсионер булып кына
Туасы калган икән...
һәрберебез—әллә кем
Син үзеңне кем дип белдең.
Бигрәк текә карашың.
Андый булсаң, беркемгә дә
Кирәгең юк. җанашым
Эссе" төркеме башкаручы жырдан
"Җыр" тыңлынм да, сезне уйлыйм,
Безнең чордаш туташлар.
Дорфа сөйләшми идек бит,
Тыйнак идек тоташтан.
Матур үтеп китте яшьлек.
Төртмә сүзләр әйтешми.
Ярны җайлап сайлыйсың бит
Бездә, халык әйтмешли.
Үз итмәсә, нишләтәсең,
Булмый көчләп тагылып.
Горур калдык, яшәсәк тә
Кемнәрнедер сагынып.
Яшьлек дәрте—яраттыра,
Сорап тормый милләтен.
Мәхәббәттә һәркем—тигез,
Үз-үзенә әллә кем...
ШАТЛЫКЛАРЫМ БҮЛДЬ^^КИҢҮЛӘРЕ*
Ялгышмадыммы?
Абыемның күргәч тоныкланган.
Газап белән тулы күзләрен:
—Тиз ал. Ходам, хәлен җиңеләйт.—дип.
Пышылдадым кинәт, түзмәдем.
Күктәгеләр мине ишеттеләр...
Зур югалту җанны тырнады.
Чак җитештем алып бәхиллеген—
Җиңеләйде... озак тормады.
Минем генә хәлем авырайды,
Аңны кыра шикләр ташкыны:
Гөнаһ җыймадыммы дип борчылам.
Ходай кодрәтенә тыкшынып...
Аптырарсың да...
Аптыраган үрдек суга
арты бете
Акыл сатып яшәсәк тә,
Богауны кисәлмәдек.
Әллә соң бер ду китереп
Алыйкмы исәрләнеп?
Башка юллар бар микән соң
Чыгарга әкәмәттән?
...Җүләргә суд юк, диләр бит,
Әле бу мәмләкәттә...
Такташны яклап
lWf| •;> МММ
Күрше карчы.-ының
Ли чи i4i a mpttt урнадым
Ъл ш пи •
Әтәчкә үк барып житмәсәм дә,
Мин дә артык кимен куймадым:
Тәмен беләм күрше бакчасында
Үртәп яткан сары кыярның.
Үзебездә юкса тулып ашкан
Ямь яшеле, тыгыз, сусылы.
Шуклык бит ул-—малай шпатларның
Үзен таныттыру ысулы.
Кул уйнату, әйе, начар гадәт -
Була алмый монда ташлама.
...Тыелганны кабып, татып карау
Адәм- Хәүадан ук башлана
Кәбисә елы
Бер бер артлы тора килеп кенә:
Китте дуслар, китте туганнар.
Ой герсең \.i 6 w ЕШ рәтләрне
Шушы елга җыеп куйганнар.
Бер көн өстәп февраль азагына,
Дүрт елга бер фасыл төзәтеп,
Ялгышканмы саный башлаучылар,
Кеше язмышларын үзгәртеп?
Күкләр шуңа риза түгелләрме.
Торалармы кат-кат кисәтеп?
Уф, монсыннан исән чыгам бугай,
Алдагысы ниләр күрсәтер...
Язып куелганмы?
Бөтен нәрсә үзе килде миңа:
"Бирегез!—дип кулым сузмадым.
Шатлыкларым булды, җиңүләрем,
Кайгылар да читләп узмады.
Гел үзгәреп торды холык-фигыль,
Үсте, камилләште буй-сыным.
Гашыйк булдым, күп балалы әти...
Илаһи бер көчкә буйсындым.
Үзгәрешләр тагын булыр әле...
Ни күрсәм дә—башым югары!
Кем үзгәртә шулай?
Үзем бит мин
Сабый булып тудым нибары...
Хуш, Чатыртау
Чатыртауны биш урадым
Әйләнеп карын карый
Шунда узган көннәремнең
Исәбен саный-саный.
Чатыртауда таш түгел ул,
Бодай бөртеге генә.
Хәлләремне аңлар кебек
Дала бөркете генә...
Чатыртаудан китеп барам
Борылып карый-карый.
Җирдә үткән гомеремнең
Елларын саный-саный...
Урын башка, тел башка
Сүзләр ятлап йөрим. Ике телне
Камил белергә дип омтылам.
Татарчамны җиңел үзләштердем,
Монсы—җәфа... бик тиз онтыла.
Ни сәбәптән шулай тинтерәтә,
Аңга сеңми, чытып йөдәтә?
Ят сүзләр бит керә башка гына,
Ә туган тел—төптә, йөрәктә...
ШАТЛЫКЛАРЫМ БУЛДЫ ҖИҢҮЛӘРЕМ
Бу халыкмы? Бу халык...
Әллә хәер тараталар пенсия дип?—
Санап карыйм хәйраннар калып.
Шуңа яши алган өчен генә дә бит
Ихтирамга лаек бу халык!
Яшьлектә дә, картлыкта да
Яшьлегемдә иң иң татлы сүЭВӨ
Бер гүзәлдән килде ишетәсе.
Өлгермәдем... ятка китеп барды,
Килмәгәндер инде иш итәсе.
Бабай булып йөргән бу көннәрдә,
Күшектерсә җанны кич-иртәсе,
Нигә һаман иң иң җылы сүзне
Шул әбидән килә ишетәсе?...
Кузгата күрмә
Өстәл өстем—давыл үткән төсле,
Тәртипсезлек, исең китмәле.
Аунап ята каләм, яза башлап
Туктап калган дәфтәр битләре.
Ябылмаган с үзлек мәрткә киткән,
Китап йоклый—укый башлаган.
Күпме гәҗит, журнал борсалана,
Әштер-өштер җәеп ташлаган.
Чәем калган—»чеп бетермәгән,
Өсте злпәләнгән-суынган.
Үземә бик ошый, һәммәсе д.»
Мин дигәнчә, дөрес куелган.
Шулай торсын, берүк тия күрмә,
Таркау ятсын, җыйма, уйнама.
Тәртипсезлек күрсәм—җен кузгала.
Ул китүгә—илһам уяна...