Логотип Казан Утлары
Бәян

ҺӘРКЕМНЕҢ... ҮЗ СУКМАГЫ

 

ХАТИРӘЛӘР

Университетта...

Мин Ленар дустыма гомерем буе рәхмәтле. Янәшәмдә ул булмаса, университетка керү бәхетенә ирешә алыр идем микән? Казан дигән калага вагон түбәсендә генә килеп, ач килеш, бер тиен акчасыз диярлек имтиханнар биреп йөрүне күз алдына китерәсезме сез?! Ленар исә җитеш гаиләдән: аның әтисе райком секретаре да булган, әллә ничә колхозда рәис булып та торган. Без университетка якты өметләр белән юл тоткан чагында Буаның үзендәге зур гына хужалыкны житәкли иде ул. Һәрхәлдә Ленар, артык иркен яшәмәсә дә, минем кебек бервакытта да мохтаҗлыклар кичермәгәндер Тыйнак, сабыр, ярдәмчел дустым минем хәлләрнең мөшкеллеген анлый—үзе ашаганда мина да өлеш чыгара иде.

Беренче имтиханыбыз—татар теленнән инша иде. Икебез ике җирдә утырсак та. бер үк теманы сайлап алганбыз—"Муса Жәлилнен Моабит циклы шигырьләре" Шагыйрьнең һәр әсәренә, бигрәк тә анын каһарманлыгына мөкиббән киткән, шигырьләрен кат-кат уку гына түгел, тәмам ятлап бетергән чаклар. Җитмәсә, әле яз көне генә Буага шагыйрь Рәшит Гәрәй килеп киткән, ул, икебезне дә комсомол райкомына чакыртып, шигырьләребезне күздән кичергәч, үзе дә безгә герой-шагыйрь турындагы "Заставалар аша" дигән шигырен укыган иде. Без. абитуриентлар булгач, икебез дә шуны искә төшергәнбездер, иншада Р. Гәрәй шигырен дә телгә алганбыз булып чыкты. Берничә көннән Матбугат йорты витринасындагы “Яшь сталинчы" газетасын укый башласам, үз күзләремә үзем ышанмый торам. Анда “Г. Наил” дигән кемдер (аның Н Гыйззәтуллин дигән журналист икәнен мин инде соңрак белдем!) "Имтиханнар башланды” дигән мәкаләсендә минем иншамның аеруча дулкынландыргыч икәнен. “5"ле билгесенә лаек булганын әйткән иде. Ленар иншасы да “5" легә бәяләнгән иде. Бу сөенечле хәбәр мина яңа көч өстәгәндәй булды. Инде сынатмаска, башка фәннәрдән дә көчне кызганмыйча тырышырга кирәк иде.

Әйтергә генә ансат: жәмгысе җиде имтихан. Татарча һәм русча язма һәм телдән, шуның өстенә тарих, география, немец теленнән дә бирергә кирәк. Конкурс каты: 25 урынга 160 мы, 170 ме гариза кергән. Әле алтын яки көмеш медальлеләр, педучилешелардан кызыл диплом белән килгән егетләр һәм кызлар күпме! Ни булса булды: 35 мөмкинлектән 33 бал җыйдым бугай—мин инде бәхетнең аръягында идем: кабул ителүчеләр исемлегендә һәрхәлдә минем фамилия дә бар иде. Ләкин шул ук вакытта шатлыгымнын бер ягы кителде дә: мәктәптә миннән яхшырак укыган, бар яктан да нык әзерлекле Ленар конкурс бусагасын атлап узалмаган булып чыкты. Югыйсә нибары тагын бер балл гына кирәк иде дә... Мин инде әллә нинди Наполеон планнары корган, бер-беребезгә әйбәт терәк булырбыз дип фараз иткән идем. Юк, юк, матди яктан гына түгел—миңа стипендия мәсьәләсе шул алган билгеләрем белән тәэмин ителгән—һәрхәлдә алдагы көндә аның юмартлыгына ул кадәр үк мохтаҗда түгел илем. Ленар китте, Буада механизаторлыкка укыды, кайлардадыр, башкорт якларында да эшләп йөрде, армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Янадан, мин

Дәвамы. Башы журналның 2008 елның 8 санында.
университетны тәмамлаган, ә ул анда керергә җыенган 1960 елда гына очраштык без. Хәер, безнен элемтәләр өзелеп тормады—каникулга кайткан саен мин аларнын вокзалдан ерак түгел урнашкан кунакчыл өйләренә гел-гел керә идем. Әтисе Шәйхи абый да. әнисе Рәшидә апа да, энеләре Ренат белән Рафаэль дә ничәмә-ничә еллар уз туганнарыдай якын иттеләр.

Ин зур хыялым тормышка ашса да. борчуларым, мәшәкатьләрем азаймады. Әлеге дә баягы шул ашау-эчү мәсьәләсе инде. Кесәдә җилләр исә—әле стипендияне уннарыннан сон гына бирәчәкләр. Абый бик саранланып кына күпмедер акча биргән иде дә. ана лекцияләр яза торган калын-калын дәфтәрләр алдым. Калдык- постыгына икмәк кисәге дә. тулай торактагы титанда туктаусыз кайнап торган су. Бик кысмырланып кына тоткач, бишләренә кадәр, студентлар шаяртканча, "финансым романслар җырламады" Ә аннан ни булыр? Шулай да тагын бер-ике кон түздем әле. Аннан аптырагач, декан урынбасары Леонид Тузов янына кереп киттем: “Стипендиягә хәтле генә, ун сум гына. " Аны башкалар да аптырата торгандыр инде—соравы да уңайсыз. Бирде тагын үзе.

Стипендиягә мин шулай итеп ялгандым. Аннан безне бөтен группабыз белән ул вакытта Питрәч районына кергән Салмычи авылына бәрәнге алырга җибәрделәр Ике тарихчы—Илдус белән Салих, ике филолог—Равил Усманов (кафедрабыз мөдире Хатип Госманның туганнан туган энесе, утызынчы елларда роман вә повестьлары белән шактый танылган. СССР Язучылар берлегенә 1934 елда ук. беренчеләрдән булып кабул ителсә дә. сонрак ижат эшеннән читләшкән язучы Таһир Госмановнын улы) һәм мин. Хуҗалар, башка авылдашлары кебек үк. иртән иртүк Казанга, базарда нәрсә беләндер сәүдә итәргә китеп баралар. Бөтен авылга без. студентлар баш булып калабыз. Күбебез авылдан—өйрәнеп торасы юк. Ашарга үзебез генә пешерәбез. Утыннарының чи булуы гына тенкәгә тия Аптырагач, чаттагы иконалары янындагы лампададан ниндидер ягулыкка охшаган нәрсәне агызабыз да мич дөрләп янып китә. Хәйләбезне хуҗалар сизмәсен өчен лампадаларына чәй тутырып куябыз. Хәйләсез дөнья файдасыз шул. абый әйтмешли.

Акча дигән нәрсә юк инде ул колхоз җирендә—безгә бәрәңгеләтә, кәбестәләтә түлиләр. Ярый безгә анысы да—министр малайлары түгел бит. Тулай торак подвалында безнең капчыклар тулып ята—кысып кына тотсак, шул бер-ике капчык язга кадәр җитәчәк тә җитәчәк. Кибеттән бернинди сорт стандартларына туры килмәгән, исеме генә ит дип аталган сынык-санак аласында, инде ачтан үлмисен дигән сүз. Юрганына карап аягыңны сузасын. Еллары бит. еллары нинди анын: дүрт ел барган каты сугыштан сон ил әле тернәкләнеп җитмәгән, без—студентларның күбесе әтисез калган кешеләр, ярдәм көтәр кешебез юк.

Без—бәрәнге. кычыткан, кузгалак, ирен яргыч, каз тәпие, чөгендер яфрагы, кыр суганы ашап үскән буын ничек сырхауларга бирешмәгәнбезлер—хәзерге армиягә китәргә тиешле, әмма икесенең берсе чирле булган яшьләргә карап исләрем дә китә Болар—конфет суырып үскән егетләр шул. Безгә ул вакыт хәзерге затлы ризыклар эләксәме?! һәй! Сирәк булды, сирәк булды шул балачак бәйрәмнәре' Хәтерлим әле. сугыштан соң безнен кебек ятим-ятимәгә, ярлы-ябагайга “Америка ярдәме дип кием-салым өләштеләр. Өр-яңа пальто минем өчен артык зур иле абый аны базарга чыгарып сатты. Бик затлы күлмәк бар иде—анысы жинәчи күңеленә хуш килде. Фәүзиягә ярарлык түгел иде шул Шулай итеп “Америка ярдәме ней ярдәме тәки тимәде безгә.

Апа (әнинең сенлесе) ул вакытта инде кияүгә чыгып. Казакъстаннын Семей дигән шәһәрендә яши. әни үлгәч, ул безне күршебез Кәлимулла абыйларга хат язын эзләп тапкан иде. Шуннан сон ел саен аннан безгә посылкалар килеп торды Күрәсен. безгә җизни тиешле кеше бик ярдәмчел, кечелекле кеше булгандыр-өскә-башка өр-яна киемнәр җибәргән була иде. Кайсыдыр елны ул нәкз. мина яраклы күн итек тә җибәрде. Ана әйтеп бетергесез шатлансам да. кайбер күнслсезлекләре лә килеп чыккалады. Жинәчи язгы-көзге пычракларда суга дип барганда, шул минем итекне кия торган булды яки минем үземне су алып кайтырга җибәрә иде

Посылкалар аларнын үзләренә дә килә иде Жинәчинен Мәскәүдәге туганнары үзләреннән арткан бөтен вак-төякне авылга озатып тордылар Посылка яшнгы ачылуга, андагы хат-хәбәрләрне укыганчы ук. аннан чыккан әиберләрга хужа табыла, “бусы мина", “бусы мина" дип тарткалашып бүлешкәч, бер читтә шактый киелгән

 

галстук кына торып кала иле. Ул башкалар өчен фәкать “сыер муенчагы . шуна күрә анысы инде, әлбәттә, мина тия иде. Шулай ла файдасын күрдем мин анын. Галстук галстук та. ә салкын вакытта муенны, изүләрне җылытып тора. Анысы да начар түгел бит.

Ә менә пионер галстугы бәйләп йөргәнебезне гомумән хәтерләмим. Ничек алай булгандыр инде ул. Югыйсә без бөтен классыбыз белән, кәгазьдә генә булса да. пионер саналып йөри идек. Чын ал галстукны мин тәмам олыгайгач кына, теге яки бу мәктәпнең почетлы пионеры булгач кына тага алдым. Хәер, хәзер аның да кадере бетте бугай инде.

Университет, ни әйтсән дә университет шул. Дәресләр дә “лекция" дип атала, укытучылар сөйләгәнне мөмкин кадәр тулырак итеп язып барырга кирәк—кышкы сессиядә дә. җәйгесендә дә имтиханнар бирәсе. Мәктәптәге шикелле, өйгә бирелгән эшләрне эшләп, шуна билге куймыйлар куюын. Семинарларда алган билгеләр укытучы дәфтәрендә генә кала. Әмма барыбер хәйләли алмыйсын—укытучың семинарда ничек җавап бирүеңне дә. анын лекцияләренә ничек йөргәнеңне дә хәтерендә тотачак—форсат чыккач, билеттагы сорауларга шартлатып җавап бирсәң дә. өстәмә сораулар яудырып... батырачак. Шуна күрә алар белән каршылыкка кермәвен хәерлерәк.

Безгә—филологларга—математика да. физика да. химия дә. география дә һәм хәтта тарих та юк. Анын каравы ОМЛ дигән нәрсә бар—без марксизм-ленинизм нигезләрен өйрәнәбез, тагын борынгы әдәбият тарихы, рус әдәбияты тарихы, чит илләр әдәбияты, тел белеме тарихы, педагогика, логика, психология, татар һәм рус фольклоры, гарәп теле.. Чит телләрдән күбебез урта мәктәптә аз-маз немец телен үзләштергән булсак та. безне "инглиз" ясадылар. Югыйсә элек сүзләрнен әйтелеше язылышыннан әлләни аерылмый иде. ә монда "бут" дип язганны да "бат" дип укырга кирәк икән. Өйрәнәсең, өйрәнми кая барасын—"внеаудиторка"нны тапшыра алмасаң, имтиханга кертмиләр дә. койрыкларың күбрәк җыелса, уку белән хушлашырга гына кала. Монда "укы инде, тырыш инде..." дип үгетләп тормыйлар Өлгергәнлек аттестаты күтәреп килгәнсең икән, димәк, бар яктан өлгер, чын гражданин инде син! Мин беренче семестрда рус фольклорыннан да. логикадан да "отл." дигән билгеләр алып, югарырак түләнә торган стипендиягә дә лаек булган идем, ләкин соңрак һәммәсен шул дәрәҗәдә саклап барып булмады. Анын каравы үзара сөйләшкән чагында кайчакларда дусларны шаярткалап та куям—"Ленин булып Ленинның гимназиядә логика буенча билгесе "дүртле" генә, ышанмасагыз музейдагы аттестатына карагыз, ә мин аннан уздырганмын бит".—дим.

Торуны без Красная Позиция урамындагы алтынчы тулай торакта, егермеләп кеше сыешлы зур бүлмәдә башлаган идек, берәр ай үтте микән—Н Ершов урамындагы КАИ карамагындагы йортка күчерделәр. 535 нче бүлмәдә без бишәү— булачак журналистлар Мидхәт Миншин һәм Хәмзә Зарипов, группабыз старостасы Зиннур Гыйззәтуллин (ул укуны тәмамлагач. Арча ягында аз гына балалар укытты да. милиция системасына күчеп, майор дәрәҗәсенә күтәрелде. Кызганычка каршы, дөньядан иртә китеп барды—шул яшьлектә күргән газаплы тормыш нәтиҗәседер инде) һәм мин. Бишенчебез—Актаныш районынын Дербышка поселогыннан килгән Николай Привалов. Ул безнен арада чит кеше кебек—әллә бар ул. әллә юк. Юаш. базык гәүдәле, бөтен күнелен укуга биргән бер егет шунда. Без анын чыгып киткәнен генә көтеп торабыз да. торыпша белән форточканын тышкы ягына асып куйган салосына һөҗүм итәбез. “Сало" дигән нәрсәне ашау безгә язык инде языгын да, ләкин нишлисен. Ипи телеменә бер-ике кәгазь калынлыгы гына ягарлык итеп кисеп алабыз да. кайнар су белән сыпыртабыз гына. Тәмле икән үзе. каһәр. Белеп торабыз—сизә инде Николай безнен бу угрылыкны—тик никтер дәшми генә.

Шул ачлык безне кайдандыр акча юнәтергә дә мәҗбүр итә. Без "подушка" дигән, чын йөкчеләр өчен патша заманнарында ук уйлап табылган җайланма сатып алабыз да. елга портына баржалар бушатырга төшеп китәбез. Анда да безне көтеп кенә тормыйлар Пәһлевандай таза ирләр борын асты кибеп җитмәгән яшь-жилкенчәккә өстән генә карыйлар: янәсе, буыннары бик сыек түгелме?!

Буыннарын сыек булса да. нишлисен: ачлык юмарт түтәен түгелтрюмда бер метрлы юан гына бүрәнәне китереп салалар да. тез буыннары сыгылып куя. Аннан баскычтан күтәреләсе, траптан чыккач, яр буенча тагын йөз метрлап барасы бар. 158

 

Йөгенне илтеп житкереп. җиргә ташлагач кына, жинел сулап куясын Тагын 24 мәртәбә чыгасы. 23 мәртәбә... 25 мәртәбә чыксан. бер “стук"ка саныйлар да. бераз ял итәргә туктыйлар Зур тәҗрибәле, нык бәдәнле абзыйлар бераз көч туплап алалар Алларында батон, колбаса, кыяр, помидор... Безнен исә бераз тамак ялгарга кара икмәгебез дә юк Аннан тагын бер “стук”. Тагын тагын Хәзер гаҗәпләнеп тә куям: ничек түзелгәндер? Минем алтышар "стук" йөк ташыганнарым бар иде Бервакыт авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән якташым Әшрәфҗанны (анын әтисе һәрвакыт кешеләр алдында: “Әй чая да инде минем бу малай, мичтән кереп мич астыннан чыга...”—дип мактанырга ярата иде) да шул "шабашкага ияртеп барырга булдым Ул гәүдәгә миннән калкуырак. матди яктан да бик интекми иде шикелле. Ялга туктагач, алып килгән ризыкларыннан мина да өлеш чыгаргалады Ләкин егетебез көч-хәл белән... икс “стук"ка гына түзде дә, эшләгәненен әҗерен минем исемгә яздырып кайтып китте.

Әшрәфҗан дигәннән, әтисе Жамалетдин абзыйнын малае белән ничек мактанганын әле дә авылда мәзәк итеп сөйлиләр. “Әй зирәк тә инде минем малай .."—анын сүзе һәрвакыт шулай башланыр иде—“беркөнне әлгибер дигән китабын караган идем—А хәрефе белән В хәрефен кушсан, С хәрефе килеп чыга икән бит Минем Әшрәфҗаным шуларны әллә нишләтеп мәтәштерә дә. цифыр килеп чыга. Валлаһи, минем баш җитмәс иде. Үземә ошаган шул. үземә. Анасы кебек тавык мие ашаган булса, тулык чыкмас иде.

Атасы сөекле малаен ничек кенә күкләргә чөймәсен, йөк ташыганда, буыны шулай сыек булгач, минем алдагы абруе да әлеге вакыйгадан сон чәлпәрәмә килде.

Без утыннан башка цемент та. кавын-карбыз ише нәрсәләр дә бушаткаладык Хәер, ул соңгысыннан акча әлләни төшми, шул бер рәхәтләнеп сыйланып кына кала идек. Утын яки цемент табышны күбрәк китерә. Хәтта 90—100 сум алган чаклар бар иде. Ә бәйрәм көннәрендә исә бер ярым тапкыр күбрәк тә түләделәр, чөнки баржаларның тоткарланып торуы елгачылар өчен тагын да кыйммәткөрәк төшә Шуны алдан ук белеп торган “босслар”. ягъни бу кыргый бригаданы укмаштыручылар, хужалар белән аяк терәп сөйләшә, зур сумма каералар иде Конкурентлар исә аларга комачауламаска тырыша. Югыйсә монда кануннар үзгә, арада төрмә шулпасын эчеп шомарган, кеше җанын кыюны бернигә дә санамаучы башкисәрләр дә юк түгел иде.

Мина болар бөтенесе Максим Горькийнын заманында кызыксынып укыган “Челкаш". "Макар Чудра" кебек хикәяләрендәге персонажларны хәтерләтәләр иле шул ук суыгаяклар. күз төпләренә фонарь эленгән фахишәләр. бер сынык икмәк соранып йөргән, инде тәмам сәлперәйгән карт вә карчыклар, әрсез чегән балалары Әйтерсең, революцияләр дә булмаган, әйтерсен. соңгы сугышта инде тәмам коргаксыганбыз, әйтерсен. алдагы көнгә өмет-ышаныч та юк. Жил иссә, тузан болыты күтәрелә, яңгыр яуса, бөтенесе пычракка әверелә Кайчагында, баржалар килгәнне көтә-көтә мужиклар акча чөеш уйный башлыйлар Бервакыт мин дә бәхетемне сынап карарга уйладым Кесәдә байлык әлләни булмагандыр инде: кайдадыр ике-оч тәңкә чамасы. Кайдан килеп, кая китмәгән! Чөям—күн ягы төшә, чөям-кабат отам Рәттән әллә ничә тапкыр шулай бәхет елмайгач, отышым илле тәңкәдән артып китте Студент өчен зур байлык бит инде Аннан исә акчаны тиенләп кенә чыгара башладым Уенчыларның ачуы килә, мина: "Нишләп алай саранланасын, без кәгазь акча сала идек бит... Иделгә ыргытабыз үзенне . " дип яный ук башладылар Әле ярый таза гына бер абый яклап калды, колагыма гына "Тиз генә ычкыну ягын кара, болардан мәрхәмәт көтә алмыйсын",—дип пышылдады Мина шул гына кирәк иле лә

Безнен тагын бер финанс чыганагы: мәкаләләр язу Университетта берәр янадык булдымы—башкалар өлгергәнче редакциягә чабу ягын карыйсын Кайчагында көндәшләрең синнән дә уздыра. Әҗере әлләни түгел инде түгелсн лә, шу >ай да иш янына куш булып куя Безнен группа егетләреннән Мидхәт Миншин. Фәснх Хисмәтуллин (соныннан ул үзенә Фаяз Дунай дигән тәхәллүс сайлады). Мннвәгый • Зәйнеглинов. Хәмзә Зарнпов. Мөкатдәс Юсупов һәм мин-һәркайсыбыг соныннан матбугат дөньясында мәгълүм шәхесләр булып җитештек Бешен мондый мәкаләләр язуыбыз бер яктан матди якны ныгытса—икенче яктан кулны шомартырга, тирәнрәк фикер йөртергә ярдәм итте

 

Жомга көннәрне инде без язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубына эләгергә, анда килгән тере язучыларны күрергә, форсат чыкса, алар белән берничә сүз алышырга тырыша идек. Хәзерге кебек үзенне сөмсез сыер шикелле тоту кая. ул абыиларнын һәм апаларнын бөтенесе классик булмаса да, әдәбиятның тоткасы, горурлыгы. Без—төрле тарафлардан жыелган авыл Гыйбадлары—алар белән исәнләшеп узуны да зур бәхеткә саный идек. Шул ук вакытта башка югары уку йортларында белем алучылар алдында үзебезне эрерәк тә тота идек—янәсе, күрегез, безнен университет инде моннан йөз илле ел элек. Россиядә беренчеләрдән булып ачылган, сезнең институт исә бездән бүленеп кенә чыккан... Врач булсагыз да, химик булсагыз да, авиатөзүчеләр булсагыз да, укытучылар булсагыз да, университет белгечләре белән ярыша алмыйсыз! Юбилей уңаеннан безне яшь Ульяновның музей-кабинетында да йөрттеләр, аудиторияләрдә җиһазланган стендлар белән дә таныштырдылар, alma та1егыбызнын A. Е Арбузов, Б А. Арбузов кебек атаклы кешеләре белән дә очраштырдылар. Безнен теләкләр, әлбәттә, зуррак, конкретрак—университетка орден бирсеннәр дә, стипендияне арттырсыннар иде Орден мәсьәләсе, соңлап булса да. хәл ителде—указ алдагы елның июль аенда чыкты. Әмма стипендия белән сөендермәделәр.

Анын каравы укуы кызыклы, гаять мавыктыргыч иде. Академик, профессор кебек дәрәжәле исемнәр йөртмәсәләр дә (ярамаган тагын татарга дигәннәрдер инде!), зур тормыш мәктәбе үткән, бәхәсләрдә, сүз көрәштерүләрдә Мәскәүнең бик күп мактанчык галимнәрен сыртына салырлык, үз мәктәбен булдырган олы галимнәр иде алар. Бер Латыйф ага Жәләй (докторлык диссертациясен сонрак булса да, барыбер яклады ул!) үзе генә дә ни тора! Ул борынгы татар телен жентекләп өйрәнгән, диалектология буенча үз концепциясен булдырган олы шәхес, һәммәбез тарафыннан ихтирам ителгән укытучыбыз иде. Анын лекциягә бераз соңлабрак кереп, сүзен башлаганчы безнең алда папирос көйрәтеп жибәрүен дә, кемнәргәдер каты гына бәрелеп алуын да гафу итә идек. Берәр конфликт чыга калса, син. кызым, (яки, улым), татар телен өйрәнә-өйрәнә муены кәкрәйгән Латыйф агаңны өйрәтмә инде, дип каты гына әйтеп тә куя иде.

Икенче яраткан укытучыбыз—Якуб ага Агишев булгандыр. Пенза ягы мишәре, ул бервакыт Г. Тукай шигыренең бер строфасын:

Терәлгәнсең ңатта столбага. Яфрак кевек сары япәкләрең. Жәлләмицә сине ңыдый алмыйм. Бигрәк жалка бага бәбәкләрең,— дип. шул як сөйләшенә әйләндереп тә көлдергән иде. Анын да студентлар алдында (еш кына тәнәфескә чыккач) тарта торган гадәте бар иде.

Алардан аермалы буларак, кафедра мөдире Хатип ага Госманның талканы корырак: ул укытучыларны да, студентларны да билгеле бер кысаларда тотарга тырышты. Үзе безгә инде мәктәп дәреслекләренә кергән "Мин күккә күтәреләм" дигән хикәясе белән үк таныш иде. Заманында шигырьләр дә, хикәяләр дә язган. Минем егерменче, утызынчы елларда йә гарәп, йә латин алфавитында чыккан газеталарны актарганым бар. Аларда Хатип аганын материаллары байтак күренә. Кайбер саннарда әле икешәр, өчәр мәкалә..

Татар халык ижаты белгече Хәмит ага Ярмины беренче тапкыр кайда, ничек күргәнемне алдарак әйткән идем инде. Язмыш безне кабат очраштырды. Ул гына да түгел. Пенза өлкәсе авылларына фольклор экспедициясенә чыкканда, фатиха бирүче нәкъ менә ул булды.

Гажәп хәл. безнен остазларыбыз Советлар Союзы дигән биниһая зур илнен төрле- төрле төбәкләреннән булып чыкты. Хәер, исен киткән икән: бу татар дигән халык төрле жиргә сибелгән бит. Диләрә Тумашева исемле апабыз да. Хәмит ага кебек. Себер якларыннан икән. Чибәр, әмма кайбер кешеләргә карата шактый кырыс бу галимә бик күп шәкертләр тәрбияләде, күп кенә фәнни хезмәтләрнең авторы иде Хатын-кыз филологлардан иң беренче булып академик дәрәжәсе алды.

Антик дөнья һәм чит ил әдәбиятын без ярымлегендар Гомердан башлап француз язучысы Луи Арагонгача, урысныкын—былиналардан, "Повесть временных лет" кулъязмаларыннан М.Шолохов. А.Фадеев һ.б әдипләр романнарынача. СССР 160

һәркемнең. үз сукмагы_____________________________________

халыкларыныкын— Шота Руставелинын “Арыслан тиресе ябынган батыр"ыннан Павло Тычина. Максим Танк шигырьләренәчә. татар шигърияте чорларын исә Мөхәммәдьяр, суфый шагыйрьләрдән (Колгали. С Сарай кебек бөекләрнең мирасы фәнни әйләнешкә кереп җитмәгән иде әле—“Кыйссаи Йосыф поэмасынын мәдәниятебезгә нисбәте мәсьәләсендә кызу-кызу бәхәсләр бара һәм кайбер фаразларны дәлилләр өчен Жәвад Алмаз кебек галимнәрнен фидакарьлеге кирәк иде!) Сибгат Хәкимгәчә иңләп өйрәндек. "Өйрәндек ' дип кистереп әйтүем белән мин бик үк хаклы да түгелмендер, һәрхәлдә, без бу өлкәләрдә азмы-күпме мәгълүмат ала алдык. Рус фольклоры буенча лекцияләрне безгә К Назаретская укыды Анын бездә—милли традицияләрдә тәрбияләнгән егет һәм кызларда-башка халык җырларына, әкиятләренә һәм былиналарына мәхәббәт уята алуына мин алегәчә гажәпләнәм Чит ил әдәбиятлары буенча укыткан Л. Савельева антик каһарманнар турында сөйләгәндә, артык мавыгып китә—баштарак без анын аледән-әле кабатларга яраткан •обесчестил" сүзен аңламый да кала идек Мәгънәсенә төшенгәч, анын “җенси көчләү" икәнен белеп алгач, бу сүзне үзара мәзәк-анекдот сөйләгәндә, шактый еш куллана торган булдык.

Мөгаен, марксизм-ленинизм нигезләре, политик экономия, диалектик һәм тарихи материализм, философия тарихы, логика, психология, педагогика кебек фәннәр безнен өчен шактый каты чикләвек булгандыр “Жепшетү заманы" дигән нәрсә юк иде әле ул вакытта. Без марксизм-ленинизм классиклары белән беррәттән Мао Цзедун кебек бөтендөнья коммунистлар һәм эшчеләр хәрәкәтләре җитәкчеләренең хезмәтләрен дә ятлап йөрдек Атардагы атамалар, формулалар, исемнәр...—ничек кенә чыдагандыр безнен миләр?!

Хәрби әзерлек дәресләре дә безнен тенкәгә тиде Атнасына сигез сәгать буе (яртысы—занятиеләр. яртысы үзлегеннән әзерләнү) һәртөрле уставлар, сугыш кораллары, тактика, топография, стройда йөрү гагын әллә ниләр Университет һәм кайбер башка уку йортлары армия резервы өчен офицерлар да әзерли иде бит ул заманнарда. Ә таләпләр бүтән бер җирдә дә булмаганча каты иде Бездән алда да. бездән сон да фәкать шул хәрби әзерлек сабакларын тиешенчә үзләштерә алмаган өчен генә студентларның берничәсе университет белән хушлашырга мәҗбүр булды. Кырыс армия таләпләренә буйсындырырга күнеккән полковниклар һәм подполковниклар (безнен хәрби кафедрада аннан да түбән чин юк иде шикелле!) һәр әмернең төгәл үтәлүенә ирешергә, үзләренә бирелгән хокуклардан мөмкин кадәр тулырак файдаланырга тырышалар ңде. Аннары безнен бу уку йортыннан алар кебек офицер гына түгел, ә югары белем алып та чыгуыбыз эчләрен пошыра торган булгандыр Үзләре исә. тормышларын инде шул хәрби тәртипләргә буйсындырганнар һәм яшәү рәвешләрен һичничек тә үзгәртә алмыйлар иде Без алар өчен, дөньяда берәр җитди хәл килеп чыккан очракта, кемнәрнеңдер мәнфәгате хакына солдатларны һәм сержантларны һөҗүмгә әйди-әйди теләсә нинди корбанга барырга тиешле запас торган “пушка ите" генә идек Хәрби лагерьга баргач. Саврасов фамилияле бер капитанның студентларны ничек түбәнсетүен һич кенә дә онытасым юк. Ул безнен кебек буласы “милләт Хадимнәрен мыскыл итүдән үзенә тәм таба иде бугай Үзе җиде класс кына бетергән булса ла. сугыш вакытында офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән бу кеше кирәксә-кирәкмәсә дә безне плац буйлап чаптыра, юк-бар гаеп табып, бәдрәф чистартырга “наряд" бирә, мин ссзнен университетыгызны оныттырам әле".—дип яный иде Аерча ул безнен булачак атаклы шагыйребе з Рөстәм Кугуйга каныкты " Эй. ты. плоскоступый поэт дип кенә эндәшә иде ул аңа "Марш-бросоклар" вакытында “аю табанлы булу—ул бәланен дә бәласе икән! Шинелеңне бөтәрләп ясаган "скал противогаз салынган сумка автомат, аякта авыр кирза итек белән кырыклап чакрым араны үтеп кара әле син' Чолгавыңны дөрес урамаган булсан. тәмуг газапларыннан бер дә ким түгел Артта калсаң, йә сукрана башласаң алдагы көнеңдә—гауптвахта

Хәер, анысына гына түзәр идең әле Дөнья ла тыныч ук түгел иле бил Кайчагында, кон буе чабу-йөгерүләрдән арып-талып. төнге вакытны чак чак көлеп алып, башыңны зченә печән тутырылган мендәргә терисен генә Подъем' дигән каһәр суккан аваз янгырый. Син инде ике минуттан сафта басып торырга тиеш Атаклы маршал Жуков Оборона министры иле ул вакытта Тарих аны ничек кенә күкләргә чөеп мактамасын, күрсәтте ул безгә күрмәгәннәрне' Армиядә ныклы

 

тәртип урнаштыру өчен андый кырыслык бәлки кирәк тә булгандыр Әмма без... барыннан да бигрәк тыныч хезмәт кешеләре—булачак галимнәр, инженерлар, язучылар, табиблар, укытучылар, идек бит Шуна күрә катгый кагыйдәләрне өнәп тә бетермәгәнбездер. Ул хәрби сабаклар университеттагы класслар һәм плацлар белән генә тәмамланмады бит—илле яшь тулганчы, ягъни "отставкага чыкканчы дәвам итте. Хәрби комиссариат дигән кодрәтле көч ел саен "запастагыларны ' нәрсәгәдер "өйрәтү" өчен йә Кремльдә урнашкан гарнизон казармаларына жыя яки. кырык эшен кырык җирдә кырылып ятса да. көнкүрештә кичекмәстән хәл итәсе туксан төрле мәшәкатен булса да. ай-ваеңа карамый ерактагы лагерьларга жибәрә иде...

"Тоцкий" дигән хәрби лагерьда өйрәнүләр вакытында күргән газапларны искә төшерәм... Элекке комиссарлар кебек “сәяси" дигән рангтагы танышларым (И. Ихсанов, Н. Гыйззәтуллин. Н Гыйндуллин) әңгәмә үткәргән, гәҗит чыгарган булып, зур-зур командирлар тирәсендә генә ышкылып йөрделәр. Ә миңа 28 солдатымны вакытында ашатып, алай-болай булмасын дип хафаланып (чөнки башка частьләрдә ялгыш пуля тиеп, танкка тапталып үлүчеләр дә булды!), кыскасы, хәрби уставтагы бөтен таләпләрнең төгәл үтәлешенә ирешергә кирәк иде. Уен-муен түгел. Кытай белән араларның шактый кискенләшкән чагы. Бу зур өйрәнүләрдән сон. безне, һичшиксез чик буендагы “Жунгар капкасы" дигән җиргә җибәрергә тиешләр—өйрәнүләребез дә “максимально приближенные к боевой обстановке" дип атала. Ходай кушып, ике ил җитәкчеләре дә вакытында акылына килә белде—эш зурга китмәде. Куанганым шул булса, икенчесе... эчне тырнаганы—минем взводта, заманында армиядә хезмәт иткән булсалар да, кулларына автомат тотып карамаган, штаб тирәсендә кәгазь-мазар ташып кына “ике еллык срокларын тутырган" егетләр дә бар иде. Аннан Жуков заманындагы кырыс тәртипләр дә инде тәмам какшаган иде. Анын нәтиҗәләре үзен әнә бүген аеруча сиздерә.

Чирәм җирләр.. Казандагы югары уку йортлары студентларын ул заманнарда “телячий" дип йөртелгән ябык вагоннарга төяп алып киттеләр. Ниндидер уңайлыкларга, жайлылыкларга күнеккәнмени—"ярый безгә—каткан тезгә..." дип йөргән чак. Шаярыша-шаярыша. җырлар суза-суза бардык. Вагоннарыбызны азмы- күпме җайлаштырганнар—калын такталардан ике катлы сәкеләр корыштырганнар иде. Минем урын икенче “этаж”га—ул вакытта инде танылып килгән язучы Нурихан Фәттах янәшәсенә туры килде. Ул Казакъстаннын бу җирләрен инде бер тапкыр күреп кайткан, анда эшләүче якташлар турында зур гына әсәр язарга җыена иде. Соныннан ул чыннан да “Бала күнеле далада" романы булып басылып чыкты. Анда безнен бик күп сабакташларның йөз чалымнары абайлана.

Нурихан абыйны студент халкы яратырга өлгергән иде инде. Ул безнен белән гел аралашып яшәде. “Сезнеңчә ничек?" дигән романы белән дә без башкаларга караганда иртәрәк таныштык. Күпмедер вакыт онытылып торгач, яңадан үзенә лаеклы урынны биләгән сөекле шагыйребез Муса Жәлилгә Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирү мәсьәләсе күтәрелгәч, татар язучылары даирәсендә дә. студентлар арасында да имза җыеп йөргән фидакарь зат—шул Н. Фәттах булды. Анын “Социалистик Татарстан" газетасында Куйбышев сусаклагычы астында каласы борынгы Болгар дәүләте җирләрендә тарихи ядкарьләр язмышын кайгыртып язган зур гына мәкаләсе дә безне битараф калдырмады. Ул чакта “Этил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар" романнары. "Колгали" трагедиясе. "Фест дисбесе". "Шәҗәрә" дигән фәнни хезмәтләре юк иде әле анын. Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дә, башка мәртәбәләргә дә лаек булмаган иде. Шулай да без аны үз итәргә өлгергән идек.

Павлодар өлкәсенең "Казанский" совхозына барып, түбәсе булып та. тәрәзәсе куелмаган бер бинага урнашкач, ул безне ташлап, җайлырак урын эзләп китмәде, көндәлек мәшәкатьләрне безнен кебек яшь-җилкенчәк белән уртаклашып, мондагы гореф-гадәтләрнең үзенчәлекләренә төшендереп (ул үткән ел биредә булган инде) яшәде. Ә бер көнне ул безне—үзе якын күргән берничә татар малаен—күршедәге казакъ авылына алып барды. Нурихан абый, “әнә генә ич ул. күренеп тә тора" дип әйтсә дә, “әнә дигәне шактый ерак—унбиш чакрымлап булып чыкты. Ул монда былтыр ук юл салган икән инде—без беренче кергән саман йорт хуҗабикәсе, әллә кайчангы туганнарын каршылаган кебек, безгә ачык йөз күрсәтте, чәй эчертте, милли ризыклары белән сыйлады. Бу—безне шактый гаҗәпләндергән бөтенләй
башка дөнья иде Ул ишекне безгә булачак мәшһүр язучыбыз Нурихан Фәттах ачып күрсәтте

Чирәм жирләргә барганда, мин тагын бер кызыклы кеше белән таныштым Педагогия институты студенты Харис Фәхретдинов иде ул. Күптәннән кинематограф булырга. Мәскәүдәге шул уку йортына керергә җыена икән Ул мине дә шунда барырга кодалап карады Ләкин Хәер, бу турыда сонрак.

Матбугатта, ил җитәкчеләренең көндәлек чыгышларында шау-шулы мактаулар, шөкрана кылулар, шапырынулар күп булса да. чынбарлык андый идиллияләрдән күпкә, бик күпкә кайтыш икән ул Узган ел игелгән ашлык ерак элеваторларга илтәсе урында якындагы Иртыш суына гына агызылган Шоферларга чөнки рейс саны гына кирәк—аны исә фәкать төяп киткән җирдә исәплиләр Совхозный үзәк утарындагы брезент белән ябылган шактый биек тауга игътибар иткән идек—ул өске каты инде тәмам эштән чыккан бодай көшеле булып чыкты Чирәм җирләрне үзләштерергә" дип килгән яшь малайлар өр-яна тракторларны сөзештереп яки бер- берсеннән тарттырып та уйныйлар икән.Ватылсани' “Партиябез һәм хөкүмәтебез' өр-яңасын бирәчәк. Чирәм һәм яткын җирләр менә шулай да. "үзләштерелде" Без—саф күнелле студент халкы, бигрәк тә мал кадерен белеп авыл җирендә үскәннәр—бу кыргыйлыкка гаҗәпләнә идек, әлбәттә. Ләкин гаҗәпләнүдән ни файда... дөньясы шулай булгач Без. татар малайлары, дөресен әйтергә кирәк, сынатмадык. Аеруча тырышып эшләгәннәр шул унай белән чыгарылган махсус значокка да. хәтта “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен" медаленә дә лаек булдылар Безнен "Әдәби сүз" стена газетасында инде хәзер шактый мәгълүм журналист Әгъзам Фәйзрахманов турында:

Күкрәгемдә—значок.

Яхшы эшләгәнмен. значит.

дигән шарж чыккач, аны шаяртып көлгәнебез әле дә хәтерлә

Чирәм җирләр безгә үзенең дәһшәтен дә күрсәтте Без хәрби әзерлек курсларында кат-кат сөйләнгән коточкыч манзараның шаһиты да булдык. Ул көнне Иртышка коючьГБелая" дигән бик үк тирән булмаган елга буена кавын җыярга дип җибәргәннәр иде безне Иренә-иренә генә кавын җыябыз "Җыябыз"дан бигрәк ипи шүрлеге турында кайгыртабыз. Коточкыч эссе көн—әледән-әле елгада чумып чыгабыз Кинәт кенә яр буендагы куаклыклар арасыннан көлтә булып яктылык балкыды. Нәрсәдер яна. дисәк, бөтен тараф ап-ак төскә керле Еракта! ы офыктан ниндидер болыт күтәрелде. Аннан, чалт аяз күк йөзендә пәйда булган йомгактан сабак салынып төшеп, җирдән күтәрелгәне белән кушылды Кавын кырына безнен башлык булып барган Фәрваз Миннуллинның: “Егетләр, тизрәк капланып Я1ьи ы з атом бомбасы " дип ачыргаланып кычкыруына, хәрби әзерлек дәресләрендә өйрәтелгәнчә, башларны кире якка борып, җиргә аудык Йөрәкләр дөп-дөп тибә, куркудан Йөзләр агарган, сөйләшик дисән. хәтта телдән дә калган илек Бераздан, без азрак тын алгач, “атом гомбәсе"нен сабагы сынып, аска төште, ә өске өлеше, әллә кайдан килеп чыккан болыт кисәгенә кушылып, каядыр, еракка китеп барды Мондый хәлләр Казакъстанда табигый санала, җирле халык, ү зләре белән ике-өч көнлек азык-төлек алып. Иртыш буена, ышыграк урынга төшеп утыра икән — бу кадәресен. алдан ук: "Кешегә сөйли күрмә тагын . дип безгә соңыннан гына аңлатканнар иде. Әлбәттә, пышылдап кына

Дәвамы киләсе саннарда