ӨР-ЯҢА ЭЧТӘЛЕК
Элегрәк без Г. Ибраһимовның "Тирән тамырлар" романын анализлаганда бик шома үтеп китә идек: мәгънә юнәлешен билгеләү өчен бердәнбер чыганак булып ачыктан-ачык белдерелгән автор позициясе хезмәт итә иде. Ләкин хәзер бу позициянең бик алай гади булмаганлыгы сизелә. Әгәр романда сурәтләнгән күренешләрне дикъкать белән укысаң, юл араларында шактый гыйбрәтле хәлләр ачыла бара. Шул ягы белән әсәр бүгенге укучы алдына көтелмәгән сораулар да китереп куя.
Ошбу роман бездә авыл хуҗалыгын күмәкләштерү турындагы романнар рәтендәрәк йөртелде. Ләкин Фәхринең “артель, коммун, колхоз" дигән сүзләре монда әле теоретик планда, фараз рәвешендә генә әйтелә.
Билгеле булганча, роман “Фәхрине үтереп ташладылар" дигән динамик җөмлә белән ачыла. "Вәли Хәсәнов карангы төндә урманга чыгарылып атылды" дигән шундый ук җыйнак, шомлы фраза белән ябыла. Ягъни монда детектив материал яктыртыла булып чыга. Автор аны башка тармаклар: “хуҗалык, сәяси момент, үлем" юнәлешләре белән бәйләп күрсәтергә тырыша. Икътисади эшчәнлекнен нинди булуы Вәли Хәсәнов һәм Фәхри образлары аркылы бәян ителә.
Әсәрдән беленүенчә, инкыйлапка кадәр Вәли Хәсәнов җир-сулар, тегермәннәр, зур кибетләр хуҗасы була. Автор анын бу дәвердә халыкка, җәмгыятькә файдалы күп гамәлләр кылганлыгын күрсәтә. Даменла Фәриделгасри аның турында болай ди: “...Мөхәммәтвәли әфәнде дин вә милләт юлында күп изге эшләр эшләүче иде. Юллар төзәтте. Коюлар казытты. күп мәдрәсәләр, мәктәбләр. мәсҗед-җамигълар булдырды".—ди. Вәли Хәсәнов мәктәпләрне үз тәрбиясендә тота, аларда җиде мөгаллим укыта.
Революциядән сон, әсәрдә тасвирланган вакытта, ул инде мөлкәт иясе түгел,—бар милеге дәүләткә күчкән. Вәли Хәсәнов хатыны белән сөйләшеп утырганда болай ди: “Бер өендә—балалар бакчасы, бер өеңдә—техникум, бер өендә—диспансер түгелме? Магазиннар кая? Берсенә—Татурман. икенчесенә—Татмашина. өченчесенә— Таткитап хуҗалык итә түгелме?" "Күпме җир бар иде. Күпме урман бар иде. Хәзер нәрсә калдырдылар? Үлсәң, үзеңне күмәрлек тупрак таба алмассың бит!"
Бу елларда Вәли Хәсәнов совет тире заводында, совнархозда эшли Аннан сон яна хөкүмәт аны күтәрәмгә калган бер совхозга башлык итеп билгели. Галимҗан Ибраһимов геройның шундагы эшчәнлеген аеруча тәфсилләп тасвирлый. "Хезмәт"кә куелганнан алып мин советка ихлас күнел белән эшләдем",—ди Вәли Хәсәнов. Бу сүзе реаль фактларда да раслана. Ул килгәндә совхоз милкеңдә эшкә яраксыз дүрт чирле ат, дүрт кысыр сарык, чүп басып бетергән сигез дисәтинә арыш, бодай, тары, солы кишәрлекләре була Шушы хуҗалыкны рәткә кертер өчен Хәсәнов. әсәрдән аңлашылганча, тәүлегенә унсигезәр сәгать эшли һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешә. Дүрт ел эчендә аяклы мал йөз башка җитә. Шул җөмләдән совхоз тирә-юньдәге терлекләр токымын яхшыртырдай нәсел айгырлары, үгезләр, тәкәләр булдыра, күрше игенчеләргә арзан хак белән югары сортлы орлыклар өләшеп тора, тирә-юньдәге авылларга тракторлар белән ярдәм итә. өч басудан күп басулы чәчү әйләнешенә күчә, бөтен Идел буенда беренче үрнәк совхозга әйләнә. Әсәрдә бу күрсәткечләр тикшерү вакытында да. хөкем барышында да кире кагылмый, тик уңышка килү юллары гына тәнкыйтьләнә, эшчеләрне тәүлегенә ундүртәр сәгать эшләтү, бүтән совхозларга тиешле дотацияне йоту, бөлгәннәрнең милкен, килгән тракторларны үзенә үзләштерү хисабына ирешелгән дип бәяләнә, ягъни совет кануннары, тәртипләре мона юл куйган булып чыга. Әмма бу тарафтан Вәли Хәсәновнын
нинди дә булса законны бозганы романда телгә алынмый. Тик Вәли Хәсәновнын. белгеч буларак, үткенрәк икәнлеге күренә. Әле хәзер дә хуҗалык җитәкчеләренең һәммәсенең дә зирәклеге, сәләте бердәй түгел бит.
Фәхри дә, нигездә, хуҗалыкка мөнәсәбәттә тасвирлана. Ләкин анын үз йортында нинди дә булса берәр практик эш майтарганы күренми Өйләнешкәч, "байтак еллар кемдә туры килсә шунда өйдәш торып гомер иттеләр",—дип яза автор "Үзенә аерым бер өй салып керү ничектер анын башыннан ук чыгып киткән иде" Мәгълүм ки, тормыш иткәндә мондый ирнең гаиләдә абруе югары булмый. Өйне. Фәхри читтә чакта, хатыны Гайшә салып керә.
Анын каравы Фәхри "Уртак" исемле коммуна төзи. Әмма житәкчеләрнен тәҗрибәсе зле ге. хатын-кызларның талашып, ызгышып бетүләре нәтиҗәсендә коммуна таркала. Авыл кешеләре бу хакта: "Алар, коммун ясыйбыз дип. Фон Киллернен менә дигән хуҗалыгын ничә айда ашап бетерделәр'".—дип сөйлиләр.
Шулай итеп, бер герой хәлсез совхозны алдынгылар рәтенә чыгара, икенчесе әзер хуҗалыкны тарката.
Кайбер хезмәтләрдә "Фәхри "Хезмәт” совхозынын алдынгы эшчесе" дип раслана. Ләкин романда анын совхозда эшләве турында бер сүз дә әйтелми бит Әдип аны партия-совет органнарындагы җитәкче буларак тасвирлый. “Хезмәт” совхозына исә Фәхри хуҗалык башлыгы Вәли Хәсәнов белән ызгышу, аны эшеннән алдырту теләге белән, артель, коммунаны пропагандалау нияте белән генә килеп йөри Тик унай үрнәк белән түгел, сүз белән аңлатуга исәп тота. Әмма крестьяннар ошбу яналыкка шикләнеп карыйлар. Әдип кайберләренен алдан ук мона баш-аягы белән каршы торуларын яктырта. "Уртак" коммунасы таралганнан сон итекче Кәмалинын әниче Зифа карчык болай уйлый: "Шуннан сон да бит акылга утырмый Кая барса, шунда әртил дип, коммун дип димләп йөри бирә. Шулайдыр, мона коммун жене кагылгандыр. Шуның белән дивана булгандыр. Бу—каммун тилеседер
Инде фаҗига мәсьәләсенә килик. Әсәрдә тасвирланганча. Гыймади Әхмигә Фәхрине "бераз өйрәтергә, бераз акылга утыртырга кирәк" дигән кинәш бирә, кулына тимер кендек тоттыра, куак артында сагалап торырга куша Бу хакта Гыймади үзе икърар итә.
Әхми дә Фәхрине үтергәнен таный "Куак артыннан чыгып, икс тапкыр селтәндем дә кендекне шунда ташлап качтым"—ди. Димәк. Гыймади—җинаятьне оештыручы. Әхми үтерүче була. Гыймади Фәхри мәетен Яманкул чокырына илтеп ташлый.
Ә Вәли Хәсәновнын моңа катнашы бармы’’ Бу мәсьәләдә Вәли Хәсәнов судта болаи соили
“—Гыймади карт миңа әйтте, бу эт Фәхриләрнең авызларын капламый булмас, диде. Акчасыз эш чыкмый, майламый таба купмый, диде Мин ваклап тикшермәдем Берәрсен сыйларга уйлыйдыр, берәрсенә бүләк бирәдер дип исәпләдем. Менә үзен карарсың шунда, дидем дә утыз сумны бирдем Ягъни, әйтүенә караганда. Вәли Хәсәнов Фәхрине үтерергә кушмаган. Бу эшне башлап йөрмәгән. Тик. гадәттәгечә, сорап килгән кешегә акча гына биреп җибәргән Бөтен мәгълүмат—әнә шул Вәли Хәсәновнын конкрет гаебе турында 257 битле бу романда бер сүз дә әйтелми, сынар дәлил дә китерелми. Шулай да суд. чын җинаятьчеләрне белә торып, бер гаепсез Вәли Хәсәновны атарга дип хокем чыгара Гаебе исбатланмаган шәхесне ату тикле атуга хөкем итү өчен әлеге бер-ике жомлә генә җитми, әлбәттә. Ошбу карар әсәрдә юридик яктан да. сәнгатьлелек җәһәтеннән дә мотнвлаштырылмаган. димәк, укучы моны кабул итә алмый.
Биредә реаль гаептән дә бигрәк элекке мөлкәт иясенә карата ул вакытта җәмгыятьтә урнашкан тискәре мөнәсәбәт роль уйнаган булса кирәк Әсәрдә сурәтләнгәнчә. Вәли Хәсәнов урамнан барганда малайлар аңа менә сина. контр бабай, дип. таш атып калалар", хакимият исә мылтыктан ага әүвәл анын милеге тартып алына, соңыннан гомере өзелә Әсәрдә әнә шулай элеккеге байларның тамырын корыту максат итеп куелган кебек күренә. Кайбер персонажлар авы паннан бу омтылыш ачыктан-ачык яңгырый Алар, әлеге тамырларны йолкып ташлагач, җитешлек, иркенлек килеренә өметләнәләр.
Романда сурәтләнгән Зирекле ишанынын язмышын ла шушы хөкем белән бер рәттән карарга була Әсәрдә ул шактый күренекле зат итеп бирелә Волбашкарма.
авыл совета кешеләре, рәсми вәкилләр аның хакында:
“—Ишанның даны бик зур. Бөтен тирә-якнын мөселман крәстиәне аны әүлия дип карый",—диләр. Әмма кызыл гаскәр командиры Садыйк Минлебаев башкача уйлый, ул Шәмсигә Зирекле авылына кораллы армеецлар ияртеп барырыга куша, "кирәген күрерсең. Атарлык булса, безгә хәбәр итәрсен". ди Бу җөмләнең стиле игътибарга лаеклы. Жан кыю турында ничек жинелдән сөйли! Чебен үтерү турында сүз бара диярсең.
Шәмсиләр, волбашкармага да. авыл советына да хәбәр итмичә, түшәктә яткан авыру ишан өенә басып керәләр, мөлкәтен фәкыйрьләргә тараталар Әмма төнен бу ярлылар барча әйберләрне дә кире ишан йортына китереп өяләр. Өстәвенә ишан ябылган өйнең ишек төбендә дога-фатиха алып калырга дип килүчеләрдән су буе чират тезелә.
Ишан иманына тугры кала. “Без фәкать Аллаһы тәгаләнең әмерләренә генә буйсынабыз",—дип белдерә. Гайнетдинов Шәмси аңа. берәү белән дә кинәшмичә. стенага терәп атып җибәрә. Үлеп җитмәгән кебек күренгәч, “Егет ишанның маңгаена төзәп тагын берне атты. Шунын белән тыны киселде". Автор аңлатмасында "кануннан матдәләр тикшерергә вакыты булмады” диелә. Күрәсез, кеше гомерен өзәргә вакыт табыла, статья карарга, законга таянырга вакыт табылмый. Ә асылда моның нигезендә ишаннын абруеннан курку ята.
Менә шулай: җан кыю бер очракта җинаять санала, бөтен роман шуның тамырларын юллауга багышлана, икенче мәлдә исә кеше үтерү үзенә күрә бер егетлек кебегрәк итеп бирелә, аның өчен берәүне дә хөкем каршына китереп бастырмыйлар. Бу җәмгыятьтә, әсәрдән аңлашылганча, төрле кешенең кадере төрлечә булып чыга.
Икенче бер очрак белән романда персонажның мондый уйлары теркәлгән:
“—Сәвит үз баласын үзе ашый башлады. Бу хәерлегә булмас". Үкенечкә каршы, әлеге сүзләр кара күрәзәлек булып яңгырый. Рәсми вәкилләр әсәрдәге конфликтны “ике кеше арасындагы ызгыш түгел, социализм белән капитализмның авыл хуҗалыгында көрәше" дип бәялиләр. Ләкин кем сон монда капиталист? Совхоз директорымы9 ." Совхоз” бит капиталистик экономиканы түгел, “совет хуҗалыгы" дигәнне белдерә.
Роман кырыс реалистик буяуларда язылган. Г. Ибраһимов илдәге кытлык, бөлгенлек, мохтаҗлыкны яшермичә, риясыз сурәтли. Зифа карчык, ачлыктан интеккәч, бигрәк тә оныкларын кызганып, авылга юнәлә һәм. вак-төяккә алыштырып, аз-маз азык юнәтә, онын, ярмасын куенына яшерә. Ләкин кайтканда махсус отрядлар тарафыннан “кадак ярым иттә, өч чирек кадак атланмай да. егерме йомырка да—һәммәсе алынды. Болар урынына Зифа карчык “Заградительный отряд" дигән имзалы кәгазь кисәге тотып кайтып керә. Дәүләт үзе ярдәм итми, әмма карчыкның гөрәнкәләп юнәткән ризыгын алып кала. Шулай итеп, әсәрдән күренгәнчә, совет дәүләте байнын милкен дә. ярлыныкын да бердәй гайрәт белән каерып ала. Романда әдип гүяки әнә шундый янәшәлек үткәрә.
Моңа кадәр без яшеннең куәтле имәнне аударып ташлавын революциянең буржуаз җәмгыятьне җимерүенә ишарәли дип анлата идек. Ләкин табигать күрке имән үзе зарарлы күренеш түгел бит. Чынында бу гарасатны инкыйлапның табигый яшәешкә афәт китерүе дип карау урынлы булмас микән?
Г Ибраһимов персонаж сөйләмен мөмкин кадәр индивидуальләштереп бирергә омтыла. Юстиция эшләренең башлыгы Гайфуллиннын сөйләшү рәвеше болай бирелә:
"—Сезнең хәл авыр күренә. Может быть, башка кешегә поручить итәргә кирәк. Мондый сложный процессларда сезнең үзегезнең, как председатель главсуда. непосредственно судта председатель булып руководить итүегез, конечно, бик желательно... Но. әгәр здоровье ягы бик катастрофический булса, сезнен урынга данный процесста председательлеккә башка берәүне назначить итәрбез". Бу юллар бик тә инде хәзерге хакимият әһелләренең сөйләмен хәтерләтә, автор өлгесен шуннан күчергән кебек тоела.
Романда Г. Ибраһимов сүздә Фәхриләрне, коммунистларны яклый. Ләкин бөтен әсәр буена диярлек автор раславы белән конкрет күренешләр үзара каршылыкка керә. Гәрчә раслау, симпатия бик ачык итеп, турыдан-туры белдерелсә дә. асылда
ар-ядл эчтәлек
алар гомум фразалар белән бәян ителә, вазифаларнын исемнәре генә атап кителә, гамәлләр конкрет сурәтләрдә гәүдәләнмиләр. Хәлбуки гомум сүзләр образлы, предметлы була алмый, хәтергә барып җитми, тойгы-кичерешләр уятмый Тик жанлы картиналар, поэтик детальләр генә күңелдә. хистә аваздашлык таба, билгеле бер мөнәсәбәтне барлыкка китерә. Тирән тамырлар" да шундыйлардан, әйтик. Фәхринен эш рәте белмәве, әзер хуҗалыкны таркатуы. Вәли Хәсәновнын олпат меиенат. эшлекле белгеч булуы, җинаятькә катнашы дәлилләнмәве. Зирекле ишанынын зур абруйлы булуы, дәүләтнен мохтаҗларга да кырыс карашы бәян ителә. Мондый яктыртылыш укучылар алдына җитди сораулар китереп куя Идея белән объектив чагылышның кискен контрасты кайдан килә9 Идеология диктатурасыннанмы? Әйе. Октябрь көннәреннән сон әхлак принциплары кискен үзгәрде. Хакимиятнең мөлкәт ияләренә, дин әһелләренә, руханиларга карата үтә кырыс, каты сәясәте матур әдәбиятка да үтеп керде Идарә системасы әдәбиятнын гуманистик кыйбласын үзгәртте, бүтән якка борып җибәрде Язучылар яна җәмгыятьнең барлык гамәлләрен сүзсез кабул итәргә һәм хупларга бурычлы иде
Ләкин, әгәр дә әдип коммунистик идеяләрнең өстенлеген яктыртуны бу романда ният итеп куйган булса, моңа бит. фаразан. Фәхринен йомшаклыкларын тасвирламыйча, уңай гамәлләрен генә сурәтләп тә ирешә алган булыр иде Вали Хәсәновнын да эшлекле сыйфатларын калку итеп күрсәтү мәҗбүри булмас иде. Ул чагында ике төрле шәрехләүгә дә урын калмас иде Әмма Г Ибраһимов ул юлдан китмәгән. Ул әсәрен каршылыклар төене рәвешендә төзүне мәслихәт күргән Анын да Фәхрине тәнкыйтьләү. Вәли Хәсәновны аклау ягы. калкурак булып, күзгә бәрелебрәк тора.
Әнә шуларны истә тотып, мәсьәләгә бөтенләй көтелмәгән, монарчы кабул ителмәгән яктан килеп гөман кылу урынлы булмас микән9 Ягъни әдип үз алдына идеологиягә тугрылык саклау пәрдәсе артына ышыкланып хакимият органнарын тәнкыйтьләү, фаш итү бурычын куймады микән? Бик җитди күренешләр шулай фараз итәргә нигез бирә бит Автор гаепсез гражданнарны бер дәлилсез атып үтерүләрнең алга таба тагын да киңрәк күләмдәге репрессияләргә юл ачу нхтималын кисәтергә теләмәде микән9 Шушы яктылыкта караганда әлеге эчке каршылыкның да мәгънәсе, сере ачыла төшә Үкенечкә каршы, илдә хәрәкәт нәкъ менә шул юнәлештә барды да.
Бер әсәр гадәттә үз эченә бер теманы сыйдыра торган була. Әйтик, детектив материал алына икән, бөтен хикәяләү әнә шуны ачуга хезмәт итә Әлеге романда исә автор өч ' моментны" берләштерергә ниятләгән Бу хәл. табигый ярашмау нәтиҗәсендә, композицияне шактый катлауландырган, ана ясалмалык, таркаулык керткән Романның күп өлеше үзәк темага, детективка кагылышсыз вакыйгалардан тора Автор аларны. төп сюжеттан аерып, күбесенчә эпизодик чигенешләрдә биргән Андыйларнын беришен язучы үзе дә "гайбәт’ ди Асылда алар теманың тышында торып калганнар. Дөнья әдәбиятында бу рәвешле берләштерү күзгә чалынмый Әйтергә кирәк. "Тирән тамырлар’да урын алган мул эпизодик чигенешләр үткән гасыр татар прозасына сизелерлек йогынты ясады, аларнын үрчүенә китерде Әмма моның да берәр төрле максаты булмады микән* Автор ул чигенешләрне темадан аерылып торган картиналарны әсәрнен тәнкыйтьләү, фаш итү пафосын бераз яшерү маскировкалау, шул күренешләр арасында күмеп калдыру нияте белән кертмәде микән9 Кыскасы, янадан-яна сораулар чыгып тора. Аларга җавап эзләү һәм табу күренекле әдипне дөрес аңлау өчен кирәк
Билгеле, безнең бу фаразны бөтен кеше лә кинәт кабул итмәскә мөмкин Бердәм фикергә килү очен әсәрне тагын да җентекләбрәк, уйлабрак, бергәләп тикшерү, төрле карашларны үлчәп карау сорала