МӨНИРСТАН
Фазыл җизнигә багышлана.
Автор.
—Исәнме, туган йорт, исәнме, ата-бабаларым нигезе?!. Нихәл, өянке—син бит мине генә түгел, ыштансыз үрмәләп йөргән әтиемне дә хәтерлисен...
Ул ишек алдын, тәүге тапкыр күргәндәге сыман, капка баганасына сөялеп, мөмкин булганның барысын да күздән кичерде.
Әллә картаеп бара инде. Мона кадәр бер дә болай ук хискә бирелгәнен, бәгырьләре эреп, күнеле йомшаганын хәтерләми. Ә бу юлы, күзләрен яшь элпәсе каплавын тоеп, исән кулы белән керфекләрен сөртеп алды һәм як- ягына караш ташлады: Тимер Мөниржаннын йомшаганын берәрсе күрә күрмәсен тагын!
Ишегенең ачкычы урынында тора микән?
Ул ашыга-кабалана баскыч астындагы бүрәнә ярыгына күз салды. Шунда! Ничек куйса, шул көе. Көненә унлаган, йөзләгән талау-үтерешле “анасын эт ялаган" шушы заманда авыл халкының әле һаман намуслы булып калуы сокландыра. Әйе, авыл халкы кешенен энәсенә дә тими, нәрсә хәрам, нәрсә хәләл икәнен, иң кадерле мирасның берсе итеп буыннан-буынга тапшыра килгән. Кая да булса киткәндә дә, өй бикләүнең ни икәнен белмәделәр— ишек келәсенә чыбык яисә каз каурые гына кыстырып китәләр иде, янәсе өйдә кеше юк. Авылда халык бер-берсен белә, һәр өлкән кеше кемнең кем баласы икәнен таный, үзе дә сизмичә, педагоглар әйткән тәрбия процессында катнаша. Дөрес, авыл кешеләре үзгәрми тормый. Кызганычка каршы, тискәре үзгәрешләр кеше күңелен тиз яулый һәм моны белмәү авылыннан күпме еллар аерылып торган Мөниржанның зур бәхете иде.
Ачкычы кулында килеш ишекне ачып керергә ашыкмады Мөниржан. Җимерелә башлаган, ләкин әле төзәтсәң файдага ярарлык абзар кура- яныннан урап килде. Мал асрамаса да чебиләр тотасы булыр, дип уйлады ул. Җим болгатып чиләнмәс өчен инкубатордан зурракларын алыр, бөртек кенә сибәсендә, шуны чүпли-чүпли, чеби дигәнең тавык яки әтәч булганын сизми дә кала ул. Миңгерәү тавык булса да жан иясе бит, иптәш булыр.
Сагыштан тансыклаган караш белән Мөниржан ишек алдын кабат күздән кичерде. Кеше аягы басмагач, тапталмагач, ишек алдында үлән, күр ничек
Нур ӘХМӘДИЕВ (1946)-шагыйрь, прозаик; “Аһәң", “Ак бишегем". “Яралы кук" һ. б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлмәттә яши.
үскән! Ул песи борчагы, алабута, сарут, әрем, бәбкә үләне Кычытканны әйткән дә юк— витаминнарнын да витамины булган кычыткан чәчәк атып утыра.
—Тавык идиллиясе!—дип уйлады ул, көлемсерәп
Идиллия кебек сүзләрне ул махсус уйлап тормый, нәкъ кирәк вакытта алар тел очына үзләре килеп кунаклый. Югыйсә кайда ул югары, урта беземе дә юк. Ә авыл мәктәбендәге жиде классный яртысы класс почмагында басып, яртысы коридорда жил куып узды. Бигрәк шук. тиктормас, шаян иде шул. Анын каравы укыган китаплар саны буенча Мөниржан белән ярыша алучылар сирәктер. Университетларны бүтән җирдә узарга туры килде ана. Һәрберсе Сорбонна. Гарвард ише генә идеме
Ул туган нигезенә кайтуына шулкадәр шат. шулкадәр шат. егет чагы булса, берәүдән дә тартынмыйча:
Галиябану, сылуым, иркәм.
Шул кадәрле сагындым,—
дип җырлап җибәрергә дә күп сорамас иде
Аннан зур бакча ягына карыйсы итте. Рәхмәт төшкере. кемдер бәрәңге утырткан икән ич. Ул күрше-тирәнекеннән үзенчә чисталыгы белән аерылып тора. Чүпсез бакчага каравы ук күңелле, күзләр рәхәтләнеп китә. Әнә ич. Миргали абзыйларнын бакчасында алабута, билчән, эт эчәгесе мыжгыган. Төрмәгә килгән хатларнын берсендә күршеләренең вафаты. йортларының буш торуы хакында язганнар иде. Балалары район үзәгендә яшиләр Ихтимал, бәрәңгене дә шулар утырткандыр, кайтып утарга вакыт җитксрәлми торганнардыр
Ул үз уйлары белән шулкадәр мавыккан иде. кемнеңдер:
—Әссәламәгаләйкем!—дип сәлам бирүен ишеткәч, сискәнеп китте Ни өчендер шунда ук күтәрелеп карыйсы итмәде, тавышыннан салам бирүченен кем икәнен хәтеренә төшерергә тырышты Тавыш, һичшиксез, ана таныш иде. Тик кемнеке? Кайсы авылдашыныкы? Хәтерен җилләр артык нык иләгәндер ахры—исенә төшерә алмады.
Башын күгәреп, таныш түгел кешене күргәч, анын аптыравы көчәя төште Миргали абзыйлар белән ике арадагы койма артында үзбәк түбәтәе кигән алтмыш яшьләрдәге бер ир басып тора иде.
- Исәнмесез!—Мөниржан күрешергә кулын сузды һәм шул минутта аларнын күзләре очрашты «Тукта, кайдадыр күргәнем бар бит минем бу кешене! Кайда?» Тырышты, тик барыбер исенә төшерә алмады
—Сез әллә монда яшисезме9—Мөниржан Миргали абзыйлар йортына ишарәләп күрсәтте
—Әйе. Хатыным бу якныкы Ул кайтыйк дигәч, кайткан идек, вакытлыча монда урнашып тордык. Ә сез—яна күршеме?
- Бу минем туган нигез!— Мөниржан. үзе дә сизмәстән, әлеге сүзләрне шундый горурлык белән әйзте ки. әйтерсең бу нигезне күз карасы кебек кадерләп, өф-оф итеп кенә тоткан —Кайттым әле менә
-Кайтуыгыз мөбарәк булсын, ганышыик алайса. Минем исемем Морат
—Ә мин Мөниржан атлы булам
- Юлдан кайткач, сусагансыздыр, чәйгә рәхим итегез. Мөниржан әкә.
- Рәхмәт, күрше, бүтән вакытта
- Хуп. мәйлсн. - Морат хушлашып китеп барды
Ул китте, ә Мөниржан үз уйлары белән япа-ялгыз калды «Кайда күргәнем бар иде соң бу кешене?»
Бу сорау аны әле шактый интектерәчәк иде
Мөниржан өч ел дәвамында янгыр юып, кар ашап, жил себереп, болай да борынгы имән такталарга тагын да кадимирәк төсмер өстәлгән баскычка утырды. Ашыкмыйча гына тәмәке кабызды һәм «университетларын, аларда укыган «студент еллары»н исәпләргә кереште. Алтмышны тутырып, җиденче унлыкны вакласа да, шөкер, хәтере әйбәт. Шуна күрә гомерендә инде ничә тапкыр исәпләгән нәрсәне кабат хәтеренә төшерү әлләни авыр булмады. Сигез «университет»та барлыгы утыз дүрт ел «укырга» тиеш булган да бит, башы эшләгәч, экстерн тәртибендә унсигез ел эчендә тәмамлаган икән аларны. Менә шуннан белегез инде абзагызнын кем икәнен. Ул булган «университет»ларда вакытыннан алда теләсә кемнән «имтихан» бирдертмиләр. Ә Мөниржан, монда чакта ирекнен кадерен белеп бетермәсә дә төрмәдә үзен бик тәртипле тотты. Башка тоткыннар белән конфликтка кермәде, коткыларга бирелмәде, куштанланып йөрмәде, ләкин начальствоны санлады. Сул кулы беләгеннән өзек булса да төрмәдә уздырылган концертларда бер-бер артлы татар, башкорт, урыс көйләрен тальян белән хромкада уйнап, болай да тулып ташырга әзер торган күңелләрне урыныннан кузгата, айлар, еллар буена җыелган буаларын ера иде ул. Хәтта ни каты бәгырьле закондагы каракларның күңеле йомшый: «Мунирка, Мунирка дорогой!»—дип кенә торалар, башкалардан жәбер - золым күрсәттермиләр.
Дөрес, зонада консерваторияләр тәмамлап, дөнья корифейлары әсәрләрен су урынына эчүче һәм аларны төрле уен коралларында бик оста башкаручылар да очраштыргалый. Дөнья бит... Ләкин аларнын артык дөрес уйнауларымы, бүтән сәбәпме—ни өчендер тоткыннар күңелен алай ук әсәрләндерми, җелекләренә төшәрлек тәэсир итми. Бәлки Мөнирҗаннын стажлы зек булуы да роль уйнагандыр. Бәлки союз төрмәләрен айкаган, исемнәре җинаять дөньясында танылган әллә кемнәр белән аралашкан, сынар кулын сугышта өздергән татар абзыен төрмә авторитетлары үз кеше итеп карагангадыр. Бу хакта Мөниржан уйланмады түгел, уйланды, төгәл бер фикергә генә килә алганы юк.
Әйе, начальство да үги итмәде, тоткыннар да какмады-сукмады Мөниржанны һәм кайчакта үрнәк тәртибе өчен, ә кайчакта Бөек Ватан сугышы инвалиды булганга, амнистияләргә эләгеп, вакытыннан алдарак кайтарып җибәрәләр иде аны. Бер генә тапкырында да башыннан азагына тикле утырмады ул.
Төрмә тормышына Мөниржан шулкадәрле күнеккән иде ки, әйтерсен анын өчен иректән аерылу кәгазьдә генә булса да бар саналган хокукларыннан мәхрүм ителү түгел, күрше авылга утырмага яки командировкага гына барып кайту иде. Ә нигә командировкага димәскә, барасың, вакытыңны тутырасын, кайтасын. Уйлап карасаң, командировкага карый өстенрәктер дә әле, чөнки командировкада өс-башынны карыйсың, тамагыңны туйдыру хәстәре турында кайгыртасын. Ә төрмәдә ашау байдан, үлем Ходайдан. Чулак булгач, Мөниржанга эшнең авырын кушмыйлар.
Зонада утырган чакларында, кемнәр белән генә аралашырга туры килмәде ана: ул кеше үтерүчеләр, көчләүчеләр дисенме, бурлыкны нәсел-нәсәбенең данлы традициясе санаучы эреле-ваклы караклар дисеңме —йа Хода' Доцент, фән кандидатларын әйткән дә юк, академик, профессорлардан алып үз гомерендә мәктәп бусагасын атлап карам аучылар га тикле бар иде. Танылган артист белән рәссам, музыкантларны да хөкем төрмәнен шестеркалары белән бер рәткә куя. “Гадел хөкем’’ нинди генә талантчаөны жысп китерми бирегә! Иә әйт инде: Николай Краденов ясаган ялган акчаларны чыныннан ничек гади күз белән аерасын? Хәтта салган баштан мәжлестә кайсыдыр Мәскәү журналистының борынын тешләп өзгән та язучысы белән дә утырырга туры килде. Арада энә кадәр гаебе өчен дөя 20
кадәр жәза алып, эчтән сызып йөрүчеләр дә, судан коры диярлек чыгып, төрмәне ял йорты урынына күрүчеләр дә җитәрлек. Монда утыручыларның кайберләре исә бөтенләй гаепсез.
Төрмәнен язылган һәм язылмаган үз законнары бар. Шул ук тоткыннар тузлар, корольләргә... шестерка-алтылыкларга бүленгән. Иректә дә шулай... бугай. Мөниржаннын ишеткәне бар. Әгәр дә шушы иерархия, касталар булмаса. төрмәдә тулы анархия хөкем сөрер, ата улны, ана кызны белмәс иде
Төрмә законнарының нинди көчкә ия икәнлеге хәтта мәзәкләргә дә күчкән. Камерага бер-бер йодрыгы ике потлы гергә тин әзмәвердәй рецидивистны кертәләр. Ул сорап, әдәп саклап тормый, керә-керешкә мона кадәр камераны дер селкетеп торган ристаннын ипиен алып ашый. Аннан сон күнеленә хуш килгән урынга менеп ята. Беркем бер сүз әйтә алмый. Закон көчленске.
Менә ипи хуҗасы кайтып керә. Ипиенен юклыгын күргәч, дәһшәтле тавыш белән:
—Кем ашады минем ипине?—дип. камераны янгырата.
Яна тоткын яткан урыныннан теләр-теләмәс кенә башын күтәреп
—Мин ашадым. Нәрсә, әллә ошамыймы?—ди
Анын кыяфәтен күргәч, камераның элеккеге хуҗасы шунда ук тавышын үзгәртә:
—Юк-юк. май белән ашалынмы. әллә болай гынамы дип беләсем килгән иде.
Ничә ел утырып, шунысына төшенеп бетә алмады ул чираттагы тоткын әле килмәгән, кем киләсен төрмә начальствосы ла юньләп белми, ә мондагылар бер ай-ай ярым алдан кайдан кем күчереләсен белеп, дәрәҗәсенә карап каршы алу хәстәрен күрәләр
Социалистик җәмгыятьнең төп үзенчәлекләреннән берсе, дип өйрәтә иде марксизм-ленинизм,—план белән яшәү. Ул барлык өлкәләрдә дә. рак метастазлары кебек, шулкадәр киң җәелгән ки. исен китәрлек. Милициягә, суд. прокуратурага җинаятьчеләрне тоту, утырту планы җиткерелсә, төрмәләрдә ул җинаятьчеләрне тәрбияләү планы бар
Төрмә җитәкчелеге үзләре черетә торган икмәкне ничек тә булса акларга тырыша. Бәлки ул кадәр тырышмас та иделәр, алар өстеннән дә начальство бар Тәрбия өлкәсендә бигрәк тә концертлар, кичәләр уздыру гадәти бер нәрсә. Хәтга КВНнар да уздырып карадылар Ә төрле очрашуларнын исәбе-хисабы юк. Тик төрмә халкы, анын сазаган рецидивистлары теләсә кем килеп акыл сатканга риза булып утырырга яратмый, анын чыгарып саласы партбилеты юк. премиясен кисмиләр, монын өчен срок өсти алмыйлар, димәк, югалтыр нәрсәсе калмаган. Берсендә «Человек и закон» журналы баш редакторының урынбасары килгән иде. төрмә начальствосын дер калтыратып тота торган журнал димәделәр, социализмдагы гаделлек турында акыл сата башлагач, биш минуттан Мәскәү әфәндесен мөнбәрдән сызгырып куып төшерделәр
Күп очрашуларнын тагын берсе Мөниржаннын бик хәтерендә калган. Ватан сугышында җинүгә утыз ел тулуга хәзерлек көннәре иле Төрмә клубына тоткыннарны бер Советлар Союзы Герое белән очрашуга җыйдылар. Чыгыш ясаячак кешенен иссм-фамилиясенә игътибар итмәгән иде Мониржан Итсә, бәлки... Әй. үзе дә сугыш күрмәгән, дары исен иснәмәгән кеше түгел, кемнен ничек Герой булганын яхшы белә. Өчәр Алтын Йолдыз тагарга тиеш булып та. гвардия значогыннан башканы күрмичә кайтып китүчеләр дә күп булды Мисал өчен ерак барырга кирәкми, ничә тапкыр үлемнән чак исән калып, кая ул орден, медале дә юк Мөниржаннын Һәм ул мона рәнҗеми дә. чөнки сугышканда күкрәгенә калай тагар өчен сугышмыйсын, анда ил өчен. Ватан өчен кан коясын
Һәм ин зур бүләк тә—шул мәхшәрдә башыннын исән калуы. Тагын бер нәрсәгә шөкранә кылып туя алмый ул: яраланып әсир төшмәде. Әсирлектә булганнарнын язмышы ничек төгәлләнгәнен яхшы белә.
Төз гәүдәле, күкрәге Герой медаленнән тыш башка бүләкләр белән дә тулы полковникның, кереп исәнләшү белән, беренче жөмләсе шул булды:
—Мин беләм, монда булыр-булмас, юк-бар кешеләр утырмый...
Тукта... Мөниржанга чыгыш ясаучының тавышы таныш тоелды. Әллә?.. Юктыр... Чынлапмы сон югыйсә?..
Полковник сөйли дә сөйли, бер генә дә акыл өйрәтми, ачыктан-ачык тәрбия белән шөгыльләнми, сугыш хәрәкәтләре, ничек жинүгә ирешүләрен генә бәян итә. Хәтта кайберәүләр кебек мин шулай иттем, мин болай иттем дип тә шапырынмый.
Чебен очканы да ишетелерлек тынлык. Зал полковникның авызыннан чыккан һәр сүзне йотып, йөрәге аша уздыра. Тоткыннар бу минутта полковникның әсирләренә әверелгәннәр иде. Ә бит очрашуга кергәндә, аларнын кайберләре сызгырырга жайлырак булсын өчен алдан ук кулларын сабынлап юып куйган иде.
Мөниржаннын кешедә гаме юк, ул хатирәләргә чумып утыра. Унсигезе тулып кына үткән иде, 1944 елнын жәендә ул үзе теләп фронтка китте һәм маршал Рыбалконын танк армиясенә эләкте. Авылда тракторда эшләгәнен исәпкә алганнардыр инде. Ләкин сугыш анын өчен жиде ай гына дәвам итеп калды. Җиңүне тәэмин итәр өчен киткән миллионнарча корбаннарның санын тагын бергә арттырудан Мөнирҗанны хәрби врачларның осталыгы, шәфкать туташларының керсез фидакарьлеге. Гайниягә карата булган чиксез мәхәббәте һәм Саклау урманнарыннан, Бабеч-Карамнан, Күч кулы тауларыннан жыеп ашаган балтырган, юа, кузгалак, ачы кукы, кымызлыкларның күзгә күренмәс витаминнары куәте белән ныгыган яшь организмы алып калды.
Юк. мондый ук очраклылык булырга мөмкин түгел! Әнә ич полковник үзе хезмәт иткән частьның номерын атады. Мөниржаннын күңеленә бу сан шулкадәр тирән уелып калган иде ки, айнык чакта гына түгел, салган баштан та жиде төн уртасында уятып сора, ике дә уйламый әйтеп бирер.
Шул бит, шул үзе, аларнын взвод командиры Ваня Корпухин бит бу! Мөниржан ничек сикереп торганын сизми дә калды:
—Ваня! Иптәш лейтенант!
Сөйләгән жиреннән полковник дерт итеп сискәнеп китте һәм кинәт туктап калды. Ул күзләре белән тавыш иясен эзләргә кереште. Шул арада төрмә замполиты Мөниржанга:
—Исламов, тик утыр!-дип ысылдарга һәм йодрык күрсәтергә өлгерде
Тамаша яратучы төрмә халкы түземсезләнеп көтте: хәзер нәрсә булыр?.. н
Кунак полковник хәтта чайкалып куйды. Ул чайкалганда орден- медальләре бер-берсенә бәрелеп, күңелле генә зеңгелдәшеп алдылар
—Миша, Мөнир, рядовой Исламов, синме бу?
Полковник һаман үз күзләренә үзе ышанмый. Булмас күренә генә торгандыр. Күренә генә дисән, тавышы да Аның тавышы бит Әллә галлюцинация башланамы югыйсә?!
Полковник тагын бер тапкыр башкалар белән нәкъ игезәк кием кигән Мөниржанга текәлеп карап алды.
-Мөнир, син—исән? Син исән! Йа алла!-дип сөйләнә-сөйләнә Мөниржанга табан атлады. Идәнгә һәм тоткыннарга абына-сө Мөниржан да урындыклар арасында калган бушлыктан аңа ?ТкНӘ ашыкты. а ан
Менә алар—ялтырап торган затлы киемдәге Герой һәм төрмәдән төрмәгә йөреп сытылып, изелеп беткән, арык тәнендә бетләрне аз симертмәгән мәхбүс— биш йөз кешелек залдагы мен күзнен очлы уклары кисешкән ноктада кочаклашып өч тапкыр үбештеләр дә чал чәчле башларын бер- берсенен жилкәсенә салып, тавышсыз-тынсыз еларга керештеләр Бу минутта Герой белән мәхбүснен хокуклары тигезләшкән, алар бер үк хәлдә иделәр.
—Менә бит. Мөнир, көтмәгән, уйламаган җирдән
—Ә мин. Ваня. таныгач та ышанмый тордым
—Сине бит мин исәннәр исемлегеннән сызып ташлаган идем инде .
—Мин дә...
Шулай тагын күпме торырлар иде. тоткыннарның көчле алкышы аларны 1945 елнын гыйнварыннан төрмә клубындагы чынбарлыкка кайтарды
Төрмә түрәләре ни эшләргә дә белмичә югалып калды: карап торсан да килешеп бетми, бүлдерсән дә әллә ничек.
— Иван. бар. сине көтәләр,- диде аларнын хәлен аңлаган Мөниржан
—Соңыннан китәргә ашыкма, көтеп тор. яме!—Полковник кабат мөнбәр артына барып басты, янагы буйлап агып төшкән яшьләрен, борынын кулъяулыгы белән сөртте, кесәсеннән тарак алып, чәчләрен төзәткәндәй итте.
—Гафу итегез,—диде ул. стакандагы суны йотып куйгач -Бүген сезнен алдыгызда басып тора алуым белән мин гвардия рядовое Мөнир Исламовка бурычлы. Дөресен әйткәндә, ул Герой исеменә лаек иде Соныннан хатлар да язып карадым Кызыл Йолдыз ордены белән генә бүләкләнде, диделәр. Ә мина Советлар Союзы Герое исемен японнар белән сугышканда бирделәр.
Тоткыннар гөр килде. Жинаятьчеләр генә димәгез, аларнын да жаны бар. бергә утырган иптәшләре өчен горурлык хисләре бар' Янәшәсендә утыручылар шул минутта ук Мөниржанны күтәреп алып, өч тапкыр түшәмгә кадәр чөйделәр.
Герой исеме"’ Кызыл Йолдыз ордены.’ Мина? Әкият сөйләмә. Ваня. мин аларны күрү түгел, ишеткәнем дә юк Бигрәк көтелмәгән хәбәр булды ла бу...
Корпухин истәлекләрен хәзер Мөниржанга бәйләп сөйләргә кереште Мөниржан исә аны тынлый да. тыңламый да. Анын башында хатирәләр гарасаты, уйлары буйсынмый, уйларның үз туксаны туксан
Мониржаннан күп булса ике-өч яшькә генә өлкәнрәк кече лейтенант аларны өйрәнү пунктыннан үз взводына кабул итеп алды Танк йөртүче Мөниржан Исламов. Ходай кушыптыр инде, командир экипажына туры килде. Ут эчендә туган дуслык яндырылган балчыкка, чыныктырылган корычка карый да ныграк була икән Кирәк чакта взводтагылар бер-берсе өчен жаннарын фида кылырга да әзер иделәр
Ходай аларны сакламады дисәк, яшен сугар—саклады Инде взводтагыларнын дүрттән бере диярлек һәлак булды, ә командир экипажындагыларнын. тьфү-гьфү. яраланганнары да юк
—Син. Исламов, безнең бәхеткә, күлмәк киеп тугайсын - дигән иде бер тапкыр Корпухин —Синең аркада без дә исән-сау йөрибез бит менә -Бу вакытта аның погонына тагын бер кечкенә йолдыз өстәгәннәр иде
Чыннан да. моңа кадәр хәвеф-хәтәрдән исән чыгуларында Мөниржаннын табигый тоемлавы, оста маневрлары роль уйнамый калмагандыр. Югыйсә әнә. минага эләгеп, күпме танк шартлады, күпмесе янып эштән чыкты
Әллә сәгате җиткән. әллә лейтенант күз тидерде, шул сүзләрдән сон атна да үтмәде. Н авылына һожүм иткән чакта, немецлар каты каршылык күрсәттеләр Мониржаннарнын танкы дошманның әллә ничә ут ноктасын
изде, пехотасын кандала урынына сытты, пулеметтан кырды. Кайнар сугыш булды ул. Инде исән-сау гына авылга керәбез дигәндә, фашист орудиесенең бер снаряды эләгеп, танкнын башнясын алып ыргытты. Коточкыч шартлау тавышы һәм зур тизлектә барган танкның кинәт туктап калуы Мөниржанны мингерәтте. Эссегә түзми анына килүгә, беренче эше итеп, ул як-ягына каранды һәм әрмән абзые укчы Григор Варданяннын өзелгән башын күреп, тетрәнеп китте. Хәтта күпмегәдер кабат анын да жуйды бугай әле ул. Ләкин танк дөрләп яна, эчкә төтен катыш сөрем тулган, ул күзне ачыттыра. Металл инде ут булып кызарга өлгергән, танк корпусының тимеренә кагылсаң көйгән ит исе чыга.
Мөниржан урыныннан кузгалды һәм, тышка сикерәм дигәндә генә, ыңгырашкан тавыш ишетеп тукталып калды. Кем булыр бу? Григорнын бүтән беркайчан инде тавышы чыкмас, урыны ожмахта булсын.
Ә командир кайда? Ничек ул үз командиры турында оныткан? Ниһаять, ачылып бетә язган һәм танк эчендәге газдан яшьләнгән күзләре белән Мөниржан күтәрелергә маташкан лейтенантны шәйләп алды. Озын-озак уйлап торырлык вакыт калмаган иде инде, ничек итсә итте, мен бәла белән булса да, ул Ваняны тышка сөйрәп чыгара алды. Ничек көче җиткән, ничек янып үлмәгәннәр, исенә төшкән саен, әле дә булса тәненә каз тиресе йөгерә.
Алар чыгып, бераз читкәрәк китеп өлгергән иделәр—танк эчендә калган снарядлар коточкыч гөрселдәү чыгарып шартлады, як-якка тимер ярчыклары, тагын әллә ниләр очты. Лейтенантка, йә булмаса үзенә берәр ярчык тидеме, Мөниржан моны сизмәде, командирны үзебезнең якка сөйрәвен белде. Корпухинның чибәр йөзен танырлык та түгел, битенә кан укмашкан, аяклары яралангандыр күрәсең—жирдән сөйрәлә. Анына килгән чакларында ул:
—Миша, калдыр, жәфаланма минем белән!—дип гозерләнде.
Бу хакта Мөниржан тыңларга да, ишетергә дә теләмәде. Ничек инде яралы командирыңны калдырып китмәк кирәк, аннан кеше күзенә ничек күренерсең дә шушы намусың белән ничек яшәрсен? Сүз дә юк, үзе генә булса, ул күп тапкырлар тизрәк китә алыр иде. Лейтенант, бераз булса да ана эшне җиңеләйтергә теләп, аягына басарга, үзе атларга омтылып карады. Кая ул! Алай да бер талпынуында ул ике тезе һәм терсәкләре ярдәмендә хәрәкәт итә башлады. Хәзер инде анын кай жире яралануын тәгаен гынЗ әйтүе дә кыен иде, чөнки, танктан чыгуга, гыйнвар кары шинельгә кан белән аралашып катты.
Шул рәвешле күпме тырышканнардыр, сызгырып килгән снарядларның берсе алардан ерак түгел генә төшеп ярылды. Мөниржанны кар эскерте күмеп китте, һәм ул бүтәнен бөтенләй хәтерләми дә.
_ Бәхетләре бар икән, өшеп үлмәделәр—ал арны санитарлар табып алып, беренче ярдәм күрсәтүгә, шундук самолет туры килде һәм икесен дә хәрби госпитальгә озаттылар. Мөниржан ике атнадан соң гына аңына килде һәм. аңына килгәч, анын беренче соравы шул булды:
—Ә лейтенант кайда?
Сорауны ишеткән медперсонал җилкәсен генә жыерды: чөнки бу сорау алар өчен артык вак иде. Сугыш тегермәне дүрт елга якын вакыт эчендә үз ташлары аша лейтенантларны гына түгел, алардан өлкәнрәк чиндагыларны да житәрлек уздырды. Күпме үтте алар кулы аша солдат-сержанты, леитенант-капитаны һәм башкасы. Хәтта генераллар да эләкте. Эләкми ни сугыш бит ул качышлы уены түгел, ядрә дә бусы солдат, бусы генерал дип сайланып тормый, гамәл дәфтәренә язылган икән, килеп тия дә аудара.
Анына килгән көн, ихтимал, Мөниржан гомерендә иң бәхетле көн булгандыр. Әйтергә кирәк, теге дөньядан кайтты, яңадан туды бит ул 24 ’
Лейтенантны сораганнан сон бераз вакыт узгач, анын авызыннан тагын бер сүз чыкты: «Гайния!» Мөниржаннын анына килүенә сөенешкән шәфкать туташлары, телен көчкә генә әйләндереп әйтелгән бу сүзнен мәгънәсен аңларга тырышып баш ватты. Ләкин мона Мәскәү марҗаларының гына көче җитәрлек түгел иде. Түземсемәнеп Мөнирҗаннан тагын бер сүз көттеләр, ләкин яралы егетнен авызын ачарлык бүтән хәле булмады. “Гайния" дигән сүз госпитальдәгеләр өчен ачылмаган сер булып калды.
Егет хәлләнә төшкәнче, тагын шактый вакыт үтте. Ничектер беркөнне Мөнирҗан куллары белән битен сыпырып алырга теләде һәм сәерсенеп туктап калды: сул кулы терсәктән әз генә түбәндәрәк бөтенләй юк иде Шул минутта ук зиһенен көйдереп. «Ә уны?»—дигән уй узды. Бәхетенә, уң кулы исән икән. Ләкин Мөнирҗан. монын никадәр зур бәхет икәнен аңлар дәрәжәгә җиткәнче, шактый яшәргә тиеш иде әле
Әйе. сул кулы өзелгәнгә баштарак нык кайгырды ул. ләкин, яши-яши. язмышнын ике кулсыз калдырмавына, бер генә кулдан мәхрүм итүенә рәхмәтләр укып туймады. Ник дисән. берсе булу—ике кулсыз калу белән чагыштырганда—олы бәхет. Исәне уң кул булса—бигрәк тә. Чөнки адәм баласының күбесе уңагай, ул ун кул белән эшләп өйрәнгән. Өстәвенә Мөнирҗан гармунчы да бит әле Шушы бармаклар гармун телләренә кагылгач, үзәкләрне өзәр моң чыга. Ә бака ягы?.. Анысын кушмый уйнарга да була ич.
...Полковник сөйли-сөйли дә «Шулай бит, Исламов?»—дип. Мөнирҗаннан раслатып ала.
—Снаряд дулкыны алып аткач, мин Исламовнын гәүдәсе очып киткәнен генә күрдем. Могҗиза булмый диләр, менә бит. Исламовнын исән калуы үзе бер могҗиза булса, утыз елдан сон биредә безнен очрашуыбыз икенче могҗиза.
Мөнирҗан полковникны тынлый да. тыңламый да. Ул да бит командирын “үлделәр” исемлегенә керткән иде.
Чынлыкта исә татар егетенен таза гәүдәсе Корпухин өчен калкан ролен үтәде—күпләп сибелгән снаряд ярчыклары белән тишкәләнеп бетүдән коткарды. Элекке яралары өстенә бу юлы снаряд кыйпылчыгы лейтенантның нибары бер генә җиреннән—ун як кабыргасы тиресен генә сыдырып үткән иде. Калган ярчыклар Мөниржаннын тәненә кереп баттылар Хәрбиләрчә әйтсәң, дислокаиияләнделәр
Лазареттан сон аларнын юллары аерылды Мөнирҗан Мәскәүгә. Корпухин Казан госпиталенә эләкте Жинү көнен бер-берсенен исәнлеге хакында бихәбәр танкистлар икесе ике госпитальдә каршылады
Сугышта чакта кайвакыт сагыну түгел, кычыткан җиреңне кашырга да ара калмый. Ә госпитальдә. Монда вакытны ничек уздырырга белми интегәсең, сагыш баса. Сагыну хисе йөрәкне парә-парә китерә авыл сагындыра, әти-әнисе. туганнары, дуслары сагындыра. Жанының җиденче тамырына кереп оялаган Гайния турында әйткән дә юк. Их. Гайния, кем уйлаган болай булыр дип! Сынар куллы гарип кемгә кирәк? Әллә сон янына бөтенләй кайтып та тормаскамы? Илдә чыпчык үлми диләр Мәхәббәт ярасы да бер төзәлер, иншалла, төзәлми калмас.
Үзе шунда ук бу фикергә ризалашмаячагын аңлады: әле бит анын авылда әти-әнисе дә бар. Әгәр Гайния кире кага икән, ул чагында күз күрер
Тере кешеләрнең сагындыруы бер хәл. анысын анлап була, хет гармуны төшләргә кереп җәфаламасын иде, шул тальян гармуны искә төшүгә, хәтеренә Фазыл дуегы килә
Мөнирҗан белән Фазыл икесе бер елгылар Йортлары да биш-алты ой аша гына Әскәйдә исә. Салах карт әйтмешли, күршелек ун йортсыз бетми ул Менә шул күрше малайлары бергә уйнап үстеләр, укырга да бер елны
керделәр. Сыйныфларында алар икесе дә иң яхшы укучылар булды. Ара- тирә талашсалар, сугышсалар да (малайлар арасында ни булмас). Мөниржан белән Фазыл гел бергә йөрде. Ләкин Фазылга Әскәй мәктәбендә өч кенә ел укырга туры килде—әтиләре Фазлыйәхмәт мулланы ыштансызлан күтсез дүрт баласы белән Магнитогорск якларына “халыклар атасы Сталин әйткән “бөек социализм" төзелешенә сөрделәр. Гаепләре нидә булгандыр, анысын халык андый алмый калды. Күрәсен, “бөек төзелешкә" укымышлы, затлы, зиһенле кешеләр кирәк булуындадыр. Чөнки Фазлыйәхмәт мулла авылның яңа икътисадый сәясәт чорында кинәт баеп, активлашып киткән Әхмәтшакир хаҗи, Әхмәтхан байлар артыннан кумады, хәтта сезонлы ялчы да тотмый иде. Бар эшен хатыны Хөршит абыстай, балалары белән үзе башкарды. Анын әле Мысыр. әле төрек мәкаме белән укыган Коръән аятьләрен халык яратты, үз итте, көтеп ала иде. Әскәйлеләр. жае чыкканда, үзләренең Фазлыйәхмәт муллалары белән читләр алдында мактану жаен ычкындырмады. Ләкин, өсләренә кара болыт килеп, яшен яшьнәгәч, бер гаепсез хәзрәтне дә. остабикә белән мәхдүмнәрне дә яклап кала алмадылар. Сталин ялчылары тырнагыннан коткарырсың, бар! Аларның да план үтиселәре, үзләрен күрсәтәселәре, хезмәт баскычлары буйлап югарыга үрмәлисе юкмыни! Югарыдагылар алдында кемнең сон ялтырап күренәсе килми?! Миһырбансыз сәяси арбаның ыңгырашкан тәгәрмәчләре астында калып, бер гөнаһсыз алты жан сытылды, изелде, гарипләнде. Каһирәнең атаклы Әл-Әзһәр дәрелфөнүнендә ислам дөньясының данлыклы галим- голәмәләреннән сабак алган Фазлыйәхмәт Шаһи улы “бөек төзелеш” өчен ком-балчык, цемент измәсе әзерләде. Ләкин бик күпләр белән чагыштырганда алар бәхетлерәк икән—сөрелүләренә дүрт ел тулар- тулмас. ни могжиза—хәзрәткә аклау килде. 1939 елнын жәендә рухлары сындырылып, жаннары имгәтелгән Фазлый мулла гаиләсе Әскәйгә кайтып егылды. Алтау киткәннәр иде. бишәү кайттылар. Хәзрәтнең олы улы Котдус Магниткада калды, чөнки ул, комсомолга керү өчен, атасыннан ваз кичте һәм мулла белән остабикәнең мәңгелек күнел җәрәхәтенә әверелде.
Фазлыйәхмәт мулла Магниткадан бик бетеренеп кайтты. Хәзер инде аның монлы мәкаме дә. ничектер, гыжлап, сызгырып кына чыга иде. Кайтканнан соң муллалыгын бөтенләй ташлады, хәтта. никаЙ уку түгел, яңа туган балаларга исем кушудан да баш тартты. Күрәсең, тиешле органнар “доганы" анын үзәгенә үтәрлек, бар гомеренә җитәрлек итеп "укытып" җибәргәннәрдер.
Дус булып бергә уйнап үскәч. Мөниржанның Фазылга бәйле истәлекләре күп. Шуларнын берсен һич кенә дә онытасы юк.
Алар беренче сыйныфта гына укыйлар иде. Мөниржанның иң өлкән абыйсы Гаяз тальян гармун сатып алды. Бик-би-ик тә уйнарга өйрәнсе килә иде анын. Килмичә сон. авылда гармунчылар күзгә кырып салырлык кына. Гармун уйный белгән егетне кызлар күз өстендә кара каш урынына гына йөртәләр. Кичләрен клубта да. берәрсе кунак-китем жыйса да гармунчыларның исемнәре телдән төшми, урыннары һәрвакыт түрдән
Ләкин, колагына сыер басса, син күпме генә кызыксаң да. юк икән ул Ә Гаяз абыйсынын колагына сыер гына түгел, сыер көтүе баскан иде ахры күпме генә тырышса да. көй һаман чыкмады. ’ р
Гармуннын ялтыравыклы калайлары, дөньяга мон таратучы тылсымлы телләре Мөниржанның йокысын алды, ашаудан калдырды. Их бео генә тапкыр булса да тотып карыйсы, тартып карыйсы иде шул гапмүнны' Мөниржаннан да бәхетлерәк жан иясе бөтен жир йөзендә булмас иле
Ул өзми дә. куймый да. абыйсы янында бөтерелде: ' ид ...
—Абый. дим. абый, бир инде, бер генә тапкыр шул гармуныңны то карыйм инде... отып
Кит моннан!—ди көй чыгаралмаганга жен ачулары кузгалган Гаяз.— Юмаган кулларын белән йөргән булма монда!
Мөниржан ялт кына кулларын юып килде
— Менә. абый. юдым. Менә, ышанмасан тотып кара, юеш!—Абыйсы ышансын өчен, ул кулын сөртеп тә тормаган иде.
Ләкин корыч та корыч. Гаяз абыйсы да корыч иде шул. кул юу гына житмәде. Бу юлы ул;
—Сузма, дидем ич мин сина бисмилласыз кулларыңны!—дип җикерде.
Мөниржан алай гына бирешә торган малаймы сон!
—Абый. дим. бисмилланы хәзер үк әйтәм. Менә тынла: әлпи. тиси бисмиллаһи иррахман иррахим...—дип бисмилла әйтергә кереште
Ә Гаяз үзенен әле генә ни әйткәнен оныткан. Мөниржан анын гамендә дә юк. ул дәртләнеп гармун күреген тарта. Менә-менә хәзер көй чыгар сыман. Тик кая инде ул көй чыгу! Гаяз гармунга тотынса, өйнен астын өскә китереп чабышкан бәрәннәр, куркудан, морҗа арасына кереп поса Ишек алдында тырманып тыныч кына йөргән кызыл әтәч, титибикәләрен ияртеп, абзарга ук кереп китә. Бәладән башаяк диләрме икән9
Гаяз үзен дә. өйдәгеләрне дә бер атна чамасы интектергәч, туеп, гармунын башта әбисе кыз чакта суккан җитен ашъяулыкка төрде, соныннан өйдәге бердәнбер сандыкнын төбенә салып куйды һәм анын барлыгын да онытты Ә гармун Мөниржаннын төшләренә кереп йөдәтте Сандык ул—өйдәге затлы саналган әйберләр саклана торган урын Әбисенен
—Улым, бар хәзинәбез менә шушында,—дигәнен ишеткәне бар Мөниржаннын. Сандыкта әнисенен чулпылары, барысының да метрикәсе һәм бүтән документлары, сирәк-мирәк кенә өстәлгә чыгарыла торган тәм-том тора. Хәтта Мөниржан белән анын абый-апаларының беренче алынган чәчләре дә шунда саклана Анысы ник кирәктер. Мөниржан һич кенә дә аңламый. Гармун ерак та түгел анысы, менә шушы сандыкта гына Сандык ачкычы исә—чөйдә. Барысы да күрә торган урынга куйгач, ник кенә биклиләрдер ул сандыкны. Өйдә Мөниржаннын сарык бәрәннәре белән япа-ялгыз калган чаклары да җитәрлек. Кулларны юып. ачкыч белән сандыкны ачасы да. бисмилланы әйтеп, ашъяулыкка төрелгән гармунны чыгарасы гына югыйсә. Ярамый! Әбисе сорамыйча алу урлашу була, ә урлашу бик зур гөнаһ, ди. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, урлашкан кешегә җәзасын бирә—анын куллары корый, ди Мөниржаннын гармун уйнап карыйсы килүе никадәр генә көчле булмасын, кулларының коруын теләми. Корыган кул белән ничек ашамак, ничек итеп ыштаныңны күтәрмәк кирәк—монысын ул һич кенә күз алдына китерә алмый
Ләкин туры юлга иңдерергә фәрештәләр булган кебек, бәндәләрне аздыручы, юлдан яздыручы шайтан, иблис ләгыйнь дигән нәрсәдә йоклап ятмый.
Көннәрдән беркөнне Мөниржан да мәктәптән (әбисе ни өчендер аны мәптск ди) кайтып ашап кына туйган иде. Фазыл килеп керде Азар гел шулай инде, буш вакытлары булдымы, иә Фазыл Мөниржаннарга керә, йә Мөниржан Фазылларга
—Әйдә уйнарга!
Бу тәкъдим никадәр генә мавыктыргыч булмасын. Мөниржан тәрәзәдән тышка күз салды да авыр сулап куйды. Тышта көз. салкын янгыр сибәләп тора, ә Мөниржаннын өстенә кияргә адәм рәтле киеме дә юк Мәктәптән кайтканда да туңды Шул исенә төшеп, ул калтырап куйды
Монын ише чакта Мөниржанны ничек котыртырга белә Фазыл
—Әй. куркак, шушы яңгырдан да шыр жибәрмәсән!
Фазыл—мулла малае, өсте-башы Мөниржанныкы ише генә түгел Ул
тунмас. Ни эшләргә?
Фазыл күреп тора: дусты икеләнә башлады, димәк, тагын әз генә кыздырырга кирәк.
— Әйтәм ич, куркак дип!
—Минме куркак?
—Син шул! Кайчаннан бирле гармун, гармун дип авыз суынны корытып йөрисен, куркак булмасаң, әллә кайчан шул гармунны уйнап карар иден!
—Уйнармын да!
—Синен кебек куркактан булмый ул. Әйдә бәхәс!
—Әйдә! Әллә уйнамас дисеңме?
—Уйнамыйсың шул!
—Алайса бәхәсләшәбез. Нәрсә бирәсең?
Гармун уйнап караса, Фазыл Мөниржанга ике шакмак шикәр бирә дип килештеләр.
Мөниржан, сандык ачкычын алганчы, тәрәзәдән ишек алдына, урамга күз ташлады: аның бәхетеннән берәрсе кайтмыймы? Бер дә күңеле тартмый иде, ләкин иптәш малаеңнан куркак сүзен ишетәсе килми! Эчендә жаны булган кайсы малай шундый мәсхәрәне күтәрсен ди!
Кызганыч, суга батканда тотынып калырлык салам күренми иде. Ул, тәвәккәлләп, сандык ачкычын йозак тишегенә кертте. Куркудан, дулкынланудан куллары калтырый башлады. Дулкынланырсың да, ул бит беренче тапкыр, белә торып, гөнаһ эш кыла. Ә куллары корыса? Бәлки кире уйларгадыр? Фазыл ул әйбәт малай, бер көләр дә онытыр...
Тик гармунны тотып, телләренә басып, бер тартып карау теләгенә Фазыл бирәсе ике шакмак шикәрнен онытылып бетә язган тәме килеп кушылды да, кулы аның ихтыярыннан башка ачкычны борып, сандыкны ачтырды. Бары тик сандыкларда гына була торган ят ис борынына килеп бәрелде.
Мөниржан гармунга үрелгәнче, Фазылга сиздермичә генә, кулларына күз төшерде: корый башламадылар микән?
Фазыл да анардан ким дулкынланмый иде: дустының һәр хәрәкәтен күзләре белән ашардай булып күзәтеп торды.
Гармун төрелгән ашъяулыкны сүткәндә, Мөниржаннын тыны кысылды, сулышына гүя ут капты. Әле сүткәч тә, бу тылсымлы гармунны шунда ук кулына алырга ашыкмады. Их, абыйсы бер тапкыр тотып карарга гына бирсә дә, бүгенге мондый гөнаһ эшкә кулы бармас иде. Кулынны юу, бисмилланны әйт, диде. Ә үзе бирмәде. Алдакчы! Мөниржан бик рәнжеде үзенен абыйсына. Ярый, син жәлләсәң, мин аны үзем дә ала беләм!
Мөниржаннын башында шундыйрак уйлар буталды. Ул, тәвәккәлләп, гармунга үрелде. Каешын жилкәсенә кигәнче, кабат урамга, ишек алдына күз салды. Берәү дә юк. Бисмиллаһи иррахман иррахим!
Менә хәзер бер могжиза булыр да күптән хыялланган сихри моң ташкыны өй эченә тулыр. Өй эченә генә сыймыйча, урамга таралыр, капка төбендә үскән өянкегә, түбәдәге морҗага сарылыр.
Ләкин могҗизалар әкиятләрдә төшләрдә генә була шул. Мөниржан кулындагы гармуннан абыйсы тоткандагы төсле ямьсез тавышлар гына чыкты. Мөниржаннын маңгаена, култык асларына салкын тир бәрде.
Ун минутлап гармунны жәфаларга өлгерделәр микән, бер күзен гармуннан, икенчесен урам тәрәзәсеннән алмаган Фазыл:
—Әбиең кайта’—дип аваз салды.
Бу хәбәр яшен суккандай тәэсир итте. Тиз генә ашъяулыкка гармунны төреп, әбиләре кергәнче, ике малай аны урынына салып та куйдылар
Гармунны алганны сизүче булмады. Чөнки сандыкны көн саен ачып тору юк. ә Гаяз абыйсының гармуннан күнеле суынып өлгергән иле инде
Кылган гөнаһлары жәзасыз калган малайлар икенче, өченче көнне дә
алдылар гармунны, чиратлап акырттылар, әмма алар өметләнгән, зарыгып көткән көй генә чыкмады. Шулай да алар күңелләрен төшермәде, мәктәптә чакта да, кайткач та гармун уйнау турындагы татлы хыяллар белән мәжбүри сәгатьләрен уздыра торган булдылар.
Мавыгып китеп, зурлар кайтканны сизмичә, җинаять өстендә тотылу мөмкинлеге барлыгын анларга әлләни баш кирәкми. Моны Мөннрҗан белән Фазыл да белә. Тора-бара алар Мөнирҗаннарнын кара мунчаларын икесе өчен генә «консерваториягә әверелдерделәр. Дөрес консерватория дигән сүз булуын да, анын нәрсә аңлатканын белер өчен дә бу малайларга үсәргә, бер пот тоз ашарга кирәк иде әле.
Мәктәпнен хуҗалык мөдире яки, гади халык телендә әйткәнчә, завхозы Госман абзый авылның танылган гармунчысы. Бушрак чакларында ул тәнәфестә гармунын коридорга алып чыга да малайларны, кызларны биетә. Моның ише чакта Мөнирҗан дөньясын оныта торган иде: Госман абыйсынын кырыена килеп баса да анын тырнаклары җиткән юан бармакларының күз иярмәс тизлектә гармун телләре өстендә биюенә карап мөкиббән китә. Менә ичмаса гармунчы, менә ичмаса уйный Дөньяда Госман абыйдан да оста гармунчы булмагандыр да. булмас та! Өйрәнәсе иде анардан уйнарга! Бәлки үзеннән сораргадыр: ул ничек уйнарга өйрәнде икән?
Кыенсынып йөрде-йорде дә беркөнне түзмәде, үзе генә чагын туры китереп, Монирҗан, бар кыюлыгын җыйды да Госман абыйсыннан сорады:
—Госман абый, әйт әле, гармун уйнарга ничек өйрәнеп була?
Хәйләкәр карт чыпчык күзен дә йоммый җавап бирде
—Һи, апай, аның берние дә юк, бер гармунны яндырып, шунын көлен ашасаң, уйныйсын да китәсен.
Алай икән, имәндә икән чикләвек. Монирҗан элек тә кемнәндер ишеткән иде түгелме бу сүзне. Гармун яндырып, анын көлен ашау фикере малайның аң төпкеленә төшеп урнашты
Ноябрь җитте. Көннәр салкынайтканнан салкынайта барды Иртәләрен туңдырып башлаган иде. көннәрдән беркөнне ап-ак кар төште дә бүтән эремәде. Колхоз эшеннән бераз бушаган өлкәннәр өйдә хәзер ешрак күренә Теләсә кайчан сиздермичә гармун акырту куркыныч иде Якмаган мунчала да салкын, бармаклар шунда ук күшегеп чыга.
Шулай да җай гел килми түгел, килә. Кичтән мунча ягып кереп, бүген иртә белән әти-әнисе Монирҗаннын күрше авылга кияүгә чыккан олы апасының хәлен белергә, бер кич кунып кайтырга киттеләр Абыйсы Гаязны эш белән колхоз бер атнага элеваторга җибәрде. Әбисе түбән очтагы ахирәтен күрергә төшеп китте Моннан да җайлырак тагын нинди очрак булырга мөмкин!
Монирҗан башта гармунны мунчага илтеп куйды. Соңыннан Фазылны чакырып килде. Менә шунда Госман абыйсыннан ишеткән серне дустына чиште.
— Кит аннан!—Көтелмәгән хәбәрдән мулла малаеның күзләре шакмакланып чыкты —Икмәктер!— диген!
—Икмәктер!
—Алдасам, күзләрем чәчрәп чыксын!—диген.
—Алдасам, күзләрем чәчрәп чыксын1
Моннан соң да Фазылның ышанмаска чарасы калмады.
Яндырып, гармунның көлен ашау теләге малайларда шулкадәр көчле иде. өлкәннәрдән качып мунчага кергән икс малайны хәтта изге фәрештәләр дә туктатып кала алмады...
Гармун уйнарга өйрәнү өчен бер уч көл җитәме икән, әллә тулысынча
ашап бетерергә кирәк идеме?
Фазыл гаепле төс белән басып тора иде, кинәт ул бик авыр сорау бирде:
— Мөниржан, Мөниржан, дим! Ә хәзер өйрәнергә кайдан гармун алабыз?
Менә сина мә! Бу хакта ничек алданрак уйламаганнар алар? Гармуннары булмагач, анын көлен ашаудан ни файда? Хәзер гармун кайдан алсыннар?
Мөниржан кинәт эсселе-суыклы булып китте: әле бит бу гармун өчен жавап та бирергә кирәк. Ни дияр, ничек жавап бирер? Гаяз абыйсының дәһшәтле кыяфәтен күз алдына китереп, ул бөрешеп, мескенәеп калды. Ләкин гармун кадәр гармунның өй түрендәге сандыктан рөхсәтсез алынуын да. анын яндырылуын да яшереп калып булмый. Гармун бит ул энә түгел. Бу очракта мин күрмәдем, белмим, дип кенә алдашып котыла алмыйсың, барыбер эзеңә төшәчәкләр.
Гармун яндырганнан калган ялтыравык калайларны жыеп, Мөниржан кесәсенә тутырды. Аны хәзер бер генә уй борчый иде: гармун турында өйдәгеләргә ничегрәк итеп әйтергә?
Шушы уй ашарга утыргач та тынгылык бирмәде. Ничә тапкыр инде ул өстәл уртасындагы агач табакка үренгән җиреннән туктап калды. Мөниржан менә-менә әйтергә тели, ләкин авызын ачкач кына , тагын курку хисе жинә.
Төпчек улының бу халәтен әүвәл әнисе абайлап:
—Улым, нәрсә булды? Ник ашамыйсың? Авырмыйсындыр бит?—дип сорады.
Әнисенең тавышы шулкадәр йомшак, назлы иде, Мөниржан түзмәде:
—Мин... мин гармунны яндырып, көлен ашадым,—дип әйтеп салды да елап җибәрде.
Өстәл артында утырган берничә кешедән берьюлы бер сүз чыкты:
-Ә?!
—Мин... гармунны яндырып, көлен ашадым,—дип кабатлады Мөниржан һәм өстеннән авыр йөк төшкәнен сизде.
—Алдашма!
Башкалар ни дә булса әйтергә өлгергәнче, абыйсы, йөгереп барып, сандыкны ачып карады. Карады да катып калды. Анын йөзе бер агарды, бер күгәрде. Гаязның йөзе яндырылган гармун калаена охшап калды. Тик бу халәте артык озакка бармады. Нинди тизлектә урыныннан торган булса, шул ук тизлектә, бәлки әле тизрәктер дә, табын янына килде һәм ашый торган агач кашыгы белән Мөниржанның өченче көн генә, бер тавык күкәе түләп, Миргали абзасыннан чалгы пәке белән кырдырган такыр башына менеп төште:
—Менә сиңа, тик кенә тора белмәсәң, маңка тәре!
Кызган көе ул энесенә тагын берне менеп төшәргә уйлаган иде, әтиләре тыеп калды:
—Кагылма, утыр урынына!
Гаптелихсан абзый кычкырмый, ләкин өйдәгеләрдән әле берсенең дә аңардан ике тапкыр әйттергәне юк.
Әтиләре кашыгын куйгач, калганнар да табакка үрелүдән тыелды
—Йә, улым, сөйлә, кая куйдыгыз ул гармунны?
—Әйттем ич, яндырып көлен ашадык дип...
Өйдәгеләр күзгә-күз карашып алды: алай-болай бу бала саташмыймы9 Әнисе түзмәде:
—Улым, әллә чирлисенме?—дип сорады.
-Юк.
—Саташасын бугай...
—Саташмыйм.
—Алайса әйт, ниемә дип ашадыгыз инде ул көлне? Ашарга, нәрсә, икмәк беткән идеме?—Бусын Гаптелихсан абзый сорады.
—Уйнарга өйрәнер өчен.
—Нәрсә?
—Гармун уйнарга өйрәнер өчен...—Мөниржан хәзер баштагы кебек каушамый һәм курыкмый иде
—Нинди сафсата сатасың син?
—Гармунны яндырып, көлен ашасан гына уйнарга өйрәнәсен. диделәр — Малаинын күзе челт-челт йомылды, ул. чарасыздан, ате түшәмгә, ате идәнгә карады, өлкәннәрнен аптыраулы күз карашын күрү авыр иде ана.
Әтисе:
Мөниржан әйтергәме, әйтмәскәме дип. ике ут арасында калды. Юк. әтисе сорагач, әйтми ярамас.
Бу исемне ишеткәч, әтиләре Гаптелихсан рәхәтләнеп көлеп җибәрде Ана әниләре дә кушылды. Бу көлү тавышы Мөниржаннын күнелен күтәрә төште Анын сабый күңеле күк күкрәү, яшен яшьнәүнен артта калганын анлаган иде. Тик менә абыйсы кулына гына эләкмәскә кирәк. Гармун яндырган дигәч тә, ул бөтенләй үк башсыз малай түгел, моны гына анларлык. Шу на күрә, табынны җыештыргач, тиз-тиз генә дәресләрен карады да тыныч күнел белән йокларга ятты. Төшендә, ни гажәптер. үзенен өр-яна гармунда уйнаганын күрде.
Икенче конне яндырган гармун көле ашаган икс малай турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде Үртәп тә каралылар сон Мөниржан белән Фазылны Әйтерсен. кешеләрнен бүтән бер эшләре дә юк Ләкин ин гажәбе атна-ун көннән сон булды. Кичке ашны төгәлләп. Мөниржан дәрес хәзерләргә утырган иде. ишектән, һич көтмәгәндә. Фазлый мулла килеп керде.
—Әссәламегаләйкем!
Кунакка, мендәр салып, сәкедә урын хәзерләделәр.
—Йомшакка утыр, хәзрәт.
—Әйдәгез, утырып, йортка бер дога кылыйк
Өйдә черки безелдәгәне дә ишетелерлек булып тынлык урнашты
Өлкәннәр шартын китереп дога кылганда. Мөниржан башын ватты ник кергән бу Фазылның әтисе? Олы башы белән тикмәгә йөрмәс Ул сонгы көннәрдә кылган гамәлләрен күңеленнән барлады, ләкин, гармун яндырып көлен ашаудан гайре кылган бүтән ярамаган эшен тапмады
Хәзрәт барында шауларга ярамаганы хакында әйтеп торасы юк. Әле зурлар булып зурлар, урамда Фазлый мулланы күрсәләр, тарта торган тәмәкеләрен жин эченә яшерәләр Янгын каравылчысы Әкмалетдин абзый шулай итеп үзенен чикмән жинен яндырганы да бар.
Дога тәмам Фазлый мулла тамагын килешле итеп кыра-кыра. исәнлек- саулык сорашты һәм әйтеп куйды
—Карале, кем. Гаптелихсан. синен төпчеген белән безнең малай гармун яндырганнар дигән сүз йөри.
—И хәзрәт, яндырып кына калсалар бер хал. катен дә ашалык ди бит Бала котырткан зурларын әйтер идем
Зурлар, бер-берсенә карап, мәгънәле елмаештылар Ә Мөниржан баш вата: ник килгән бу мулла абзый, әтиләренә ни әйтмәкче була? Гармун турында сүз башлады, хәзер өйдә жил-давыл купмасмы'’ Бәласеннән
башаяк дип чыгып сызар иде, хәзер вакыт сон. Тышта күзгә төртсәк дә берни күренмәслек карангы. Гатият тавы башында бүреләр улый. Узган атнада, фермага төшеп, колхозный тугыз сарыгын бугазлаганнар, диделәр. Шул бүреләрнең берәрсе ишек алдына килеп керсә һәм тотып алса?.. У-уу! "Әни!"—дип кычкырырга да өлгерә алмассың, ботарлап ташлар...
Куркудан анын тәннәре чымырдап китте.
—Менә шул, Гаптелихсан, кем. Минсафа килен, гармуннын башына безнен малайлар бергәләп җиткәннәр. Бәс, шулай булгач, мин моны бердә шайтан вәсвәсәсе димәс идем, икесенен дә гармун белән җенләнгән чагы. Аллаһы тәгалә шулай теләгәндер. Бирик үзләренә мөмкинлек, йөрмәсеннәр мунчада жен-пәриләр котыртып. Уйнасыннар, әйдә. Ходай тәгалә икесенен берсенә, бәлки, талант орлыгы тамызгандыр. Шәригать гармун уйнауны бик үк хуп күрмәсә дә, Ходай Тәгалә биргән сәләтенне тыеп тору да мәслихәт түгелдер. Качып-посып йөрмәсеннәр диюем.. Өлкәннәрдән яшерен эш йөртү яхшыга илтмәс диюем, кем, мелла Гаптелихсан... Ут-күз дә бар дигәндәй, ыһым!
Мөнирҗаннын колаклары үрә торды, тәненнән кайнар дулкын йөгереп узды. Фазлыйәхмәт мулла үзенен фатихасын бирә түгелме сон? Әтисе ни дияр тагын. Мөниржан, тын алырга да куркып, әтисенен җавабын көтте. Бераз тынлыктан сон, сакалын сыпыра-сыпыра, әтисе сүз башлады.
—И хәзрәт, кем уйлаган аларнын хирыслыгы бу дәрәҗәгә җитәр дип. Белсәм, тыяр идемме?' Мин аны зур малайга дип алган идем, анысынын рәт чыгара алганы юк. Бусы чеби генә, гармун артьпТан башы да күренми торгандыр. Хәзер үкенүдән файда юк. буласы булган.
—Ник алай дисен?
- Гармун яндырылган, хәзрәт, көле ашалган. Безнен тагын берне алырлык хәл юк. Тегесен дә сарык сатып кына алган идек.
—Беләм, беләм...—Хәзрәт, сүзеннән туктап, Мөнирҗаннын әле әтисенә, әле әнисенә карады.—Сезгә сугылуымның да сәбәбе дә шул иде, әгәр сез каршы килмәсәгез.. мин алып килгән гармунны күрсәтер идем. Бәлки, кем, күнел Шәрифләрегезгә хуш килер.
Барысын да гаҗәпкә калдырып. Фазлыйәхмәт мулла өйалдына чыгып китте һәм кулына тоткан төенчек белән кире керде.
—Мунча вакыйгасын ишеткәч, Хөршит абыстай белән мәслихәтләштек тә гармун алырга булдык. Шуны, бисмилла әйтеп, кабул кылсагыз иде...
Ул ашъяулыкка ныклап төрелгән тальян гармунны алып, Гаптелихсанга сузды. Тегесе тыйнак кына баш тартып, гозерен белдерде:
—И хәзрәт, син инде аны биргән биргән Мөниржан улымның үз кулына тоттыр. Белмәссең, теләгән теләкләребез фәрештәләрнең "амин” дигән чагына туры килер, төпчегебез гармунчы булып китәр.
- Барысы да Ходай кулында, кем. Гаптелихсан. Ал. углым, ал гармунны, Ходай Тәгалә сиңа сәләт ачкычлары бирсен.
Мөниржан әлеге күренешнең төш кенә булмавына һаман да ышаныр- ышанмас, хәлдә калтыранган кулларын гармунга сузды. Үзе әледән-әле әтисенә карап алудан туктамады.
—Бисмиллаһи иррахман иррахим...
Мәктәптә Коръән сүзләрен әйтмәскә кушалар, ләкин сабый күнеле анын җырлап торган сүъләренә үзе дә сизмәстән тартыла иде.
Малайнын ихласлыгын хәзрәт бәяләми калмады:
-Бисмилла әйткәч, иншалла. Мөниржан балам, эшен унар Йәгез тагын бер дога кылыйк бу Һәдиягә. Озын гомерле булсын.
Фазлый мулла чыгып киткәч, Мөнирҗаннын әнисе күзендәге яшен сөртеп әйтте:
—Кеше түгел, әүлиядер бу Фазлыйәхмәт хәзрәт. Булса да булыр икән. 32
—Әйтмә дә инде, карчык Ходай үзенә озын гомер насыйп итсен дә бәла- казалардан сакласын.—Аннан Мөниржанга карап сүзен дәвам итте.—Улым, ишетсен колагын, бу гади гармун түгел, мулла абзый биргән изге гармун Күз караңны саклагандай сакла үзен. Ишетәсенме. дип сорыйм мин синнән ”
Бәхетеннән күкнен җиденче катында йөзгән малай
—Әйе. әти,—дип кенә җавап бирә алды.
Мониржан ашыйсы барын да онытты, ул гармунга тагын да үҗәтләнебрәк тотынды. Гармун телләрендә, йөрергә яна өйрәнгән мәче баласы кебек, чалый-болый атлаган бармакларга һаман саен ышаныч, ныклык инә барды.
Ул күңелендә йөргән бүтән көйләрне дә уйнап карады Тыңлаучылар анын нинди көй уйнаганын анлар иделәрме, юкмы, анысы билгесез. Эмма Мөниржан сизде гармун аны тынлый. ул гармунчы булачак! Рәхмәт, рәхмәт сина. мулла абзый! Госман абыйсына да рәхмәт
Дуслар арасында сер ятармы? Икенче көнне әсәрләнгән дусты янына Фазыл мәхдүм дә керде Мөниржан ана башта үзе белгәннәрне уйнап күрсәтте. Анын дустын да бик өйрәтәсе килгән иде. Ләкин Фазыл тирләп- пешеп бетте, кызарып чыкты, тик кой дигән нәрсәнен тамчысы да яралмады Шунда анын:
—Их, колен синен кадәр ашый алмадым бит. ашасам, мин дә өйрәнгән булыр илем!—дип ачыргаланып-өзгапәнеп кычкырганы хәтердә Мәхдүмнен күзләреннән ике бөртек яше гармун өстенә тәгәрәп төште
Бер ай дигәндә Мониржан күнеленнән үзе белгән койләрнен һәммәсен дә уйнап чыкты. Ә Беренче Майга концерт куйганда, тәүте тапкыр халык алдында чыгыш ясады. Шул көннән анын хакында Гаптелихсаннын гармунчы малае дип ихтирам белән сөйли башладылар
Кара мунчага бәйле тагын бер вакыйга хәтерендә җуелмыйча сакланып калган Мөниржаннын.
Алар ул елны җиденче сыйныфны тәмамладылар. Сонгы имтиханны бирү иртәгә авылда сабан туе буласы көнгә туры килде
Жиде класс белем ул сина уен-муен түгел Шактый кешенен әлифне таяк дип тә белмәвен исәпкә алсан, жиде класс белемнен ни ләрәжәдә зур икәнен чамалар өчен Әфләтун хәким булунын кирәге юк Жиле класс белем авыл малае өчен профессорныкына тиң. Ничек инде бу вакыйганы билгеләп үтмисен!
Котыртучы шайтаны булса, ана иярүче фәрештәләр табылмый калмас Мыкый Шаһбаз сабан туе мәйданына тамак чылатып чыгарга тәкъдим итте. Янәсе, жиде классны тәмамладылар, алар хәзер олыга сан булдылар, өстәвенә татарның елга бер генә килә торган олуг бәйрәме—сабан туе Әз генә хәмер капканнан дөньяның чите кителмәс
"Шайтан" коткысына тагын алты малай иярде Мөниржаннын күнеле тартмаган иде. чөнки моңа кадәр анын хәмер пшене авызына якын китергәне булмады. Ләкин малайлар арасында, язылмаган булса да. төркем кануннары хакимлек итә: күпчелек ни эшләсә, син дә шуларга иярергә тиеш Моны көтү законы дисән дә дөрескә туры килер Югыйсә “куркак" кушаматын тагуларын көт тә тор Ә кемнен. кайсы малайнын куркак исемен күтәрәсе килсен Эчтән калтыраган чакта да. малайларга сер бирмәү хас. тыштан ялтыраган булалар
зз |
•к у ■ М 1
Сабан туе бүген, сабан туе! Эчендә жаны булган кайсы татар мондый ямьле бәйрәмне тыныч кына каршы алыр икән. Бигрәк тә ир-ат җенесеннән булганнар—кайсы атта узышып, чиккән сөлге алу турында хыялланыр, көрәшергә дип мускул кабартучылар да җитәрлек. Ел саен йөгерештә катнашучы Мәхмүт, сорап та, урлап та, көн саен берәр чи күкәй эчә—имеш, тынны озайта, хәлне арттыра.
Мөнирҗаннын исә исәбе—гармун белән чыгу. Мона кадәр мулла абзый биргән гармун белән мәйданга менмәде ул, бердән, үзен өйрәнеп кенә килә дип санады. Икенчедән, гармунга зыян китерүдән курыкты, өченчедән, кем әйтмешли, яше баш, ягъни башы яшь иде. Ә хәзер...
Ә хәзер аның гармунда уйный алмаган көе юк. Кемгә кайсы көй кирәк, барысын да сыздыра. Ул бит хәзер борын асты кипмәгән малай-шалай түгел, ул хәзер җиденче классны тәмамлаган “настояшни” егет булды. “Рамай” кирәкме? Рәхим итегез! “Баламишкин” дисезме? Анысын да уйный ул...
Мунчага иртәнге сигезләрдә җыйналырга сүз куешканнар иде. Мөнирҗаннын күнеле ашкына, анын тизрәк, мөмкин кадәр тизрәк мәйданга чыгасы килә. Шаһбаз коткысына никләр генә бирелде икән? Һәркемнең күңелендә посып яткан шайтан бар диләр, шул котырткандыр инде.
Әллә бәйрәм хакына берәр көйне сыздырып җибәрергәме? Юк. кирәкмәс, гармун тавышына кеше җыйнала. Кеше җыйналса, кара мунча планы өзеләчәк.
Сәгать ни әкрен йөрсә дә, вакыт барыбер үзенекен итә—уза. Менә Сәмигулла күренде, аны гына көтеп торгандай,Шаһбаз белән Мәхмүт пәйда булды. Шаһбаз чалбарының бер кесәсе бүлтәеп тора иде.
—Тәртипме?
—Тәртип,—диде Мөнирҗан, сүзнең ни турында баруын да аңлап бетермичә. Ничек инде тәртип булмасын: ишек алдын ул кичә үк себереп, ялт иттереп куйды ич.
—Барыбыз да җыйналып беткәнне көтеп булмас, шикләнә башларлар, керә торыйк,—дип, Шаһбаз мунчага табан юнәлде. Бүтәннәр дә ана иярде.
Ул арада калган өчесе дә бәрәңге бакчасы аша килеп җитте.
Диварларын корым сарган мунчада кечкенә тәрәзә уентыгы аша төшкән яктылык каршысына кемдер басса, тышта кояш булуга карамастан, ияләнмәгән күзгә эчтә берни күренми башлый. Бөтен җирдә корым. Корымга буялудан шикләнмәслек ләүкә бар да, ишектән кергәч тә җыйнак кына бер утыргыч бар. Мунча кергәндә салган киемнәрне шул утыргычка куялар.
Жиде малайга өстәл өчен ләүкә менә дигән иде. Шаһбаз, күрәсезме абзагызны, дигән горур кыяфәттә, чалбар кесәсеннән шешәне чыгарып, “өстәлгә утыртты. Сөзәрдәй булып, барысы да күзләре белән шул “чикүшкә гә текәлде, Шаһбазның тагын нидер чыгаруын көтте.
—Ә ыстакан? Тынлыкны Сәмигулланың тыңкыш тавышы бозды.
—Ыстакан белән кайткач чәй эчәрсең!—Шаһбаз үзен гомердә булмаганча эре тотты —Бер чөллине ыстаканлап ничек эчмәкче буласын, дивана?!
Тулы булмаган урта белемгә ия булучыларның берсе, тәкатьсезләнеп, сорау бирде:
—Ә нәрсәгә салып эчәбез?
—Абзан барында кайгырма, барысы да уйланган.—Мыкый кесәләрен капшарга, актарынырга кереште. Ул бу матавыкны юри озакка сузарга тырышты, чөнки сизә, калган алты малай аның салып эчәргә нинди савыт алып килгәнен белми торып тынычланмаячак. Әнә бит. сулыш алуларын да туктатып, һәммәсе дә дүрт күз белән ана текәлгәннәр, ашардай булып һәр хәрәкәтен күзәтеп торалар.
Ниһаять, ул чалбарынын диңгез тирәнлегедәй кесәсеннән төреп бәйләнгән кулъяулык тартып чыгарды һәм. аны сүтеп, бармак башы хәтле бер нәрсәне өскә күтәрде. Ләкин, мунча шактый караңгы булганлыктан, анын ни икәнен тану мөмкин түгел иде.
Сабырлыклары төкәнгән малайларның авызыннан:
-Уймак.
—Уймак?—Мөниржаннын ышанасы килмәде
—Без, нәрсә, мунчага тегү тегәргә килдекмени?
-Юк. Ә үзен?
—Беләм.
—Күпме?
- Күп —Шаһбаз үз тапкырлыгыннан үзе көлеп җибәрде.—Минем ишеткәнем бар: уймак белән эчсән. башка ныграк китә икән дип Йә. башлыйбызмы?
—Наливай!—Сәмигулла урысчалатып кына җибәрде. Ни дисән дә. үткән ел ул Бөгелмәдәге апаларында айдан артык кунак булып кайтты, урысчасы да шуннан. Бөгелмә шәһәре гурт бит ул
Мыкый Шаһбаз аракысын алган, салып эчәргә уймак алып килергә дә онытмаган, ә кабымлык алып килергә кирәксенмәгәнме, әллә акылы җитмәгәнме...
Шаһбаз уймакка сак кына аракы салды, янәсе, тамчысы да әрәм булмасын Ул уймакны ике бард/гы белән чеметеп кенә күтәрде һәм. авызларын карга балаларыдай ачып, күзләрен ана текәгән малайларга дәште:
—Диваналар, монда карагыз, менә ничек эчәләр аны!
Шаһбаз уймакны иреннәренә якын китерде Уймакның ничек бушаганын күргәне күрде, күрмәгәне юк.
Икенче булып уймак Сәмигуллага эләкте. Эчкәннән сон ул
Мөниржанга да чират җитте. Уймакны бушаткач та, ул башта берни аңламый торды: эчтеме, әллә эчмәдеме? Чөнки уймактагы тамчылар бугазына барып җитмәде, тел астына төштеме, тел өстендә эреп югалдымы — аңламыйча калды. Ләкин ул авызының тәмсехзәнгәнен тойды һәм бу тәмсез сыекчаны шунда ук төкереп ыргытасы килде, ләкин иптәшләреннән яхшысынмады.
Уймак озакламый тагын бер әйләнде, тагын, тагын. Әйләнешләр арткан саен, малайларның моңа кадәр пышылдап кына чыккан кыяр-кыимас тавышлары күзгә күренеп көчәйде, бөердән чыга иле инде
Әз эчелсә дә. еш кабатлый торгач, "шайтан суы" үзенекен итте: Мөниржаннын күзләре әлже-мөлже килә, һәм башы әйләнергә кереште Хәзер инде анын башкаларда эше юк. хәер, башкаларнын да анарда эшләре юк иде. ахры—ул аракыны ничек эчеп бетергәннәрен дә. кемнен кайчан чыгып киткәнен дә хәтерләрлек хәлдә түгел иде—аяклары сыгыла башлагач, башкаларны аралап, аулаграк урынга барып чүгәләде дә йоклап китте Йоклап китәр алдыннан “сабан туе” дигән төшенчә хәтер төпкеленнән яшен кебек сызылып узды Хәзер бара ул сабан туена, хәзер, ятын бераз хәл генә җыя да...
Аның юклыгын башкалар сизмәде дә. чөнки барысын да уймак кыздырган иле. Ләүкәдә, монаеп. ялгыз гармун торып калды
Мониржан, уянгач, башта үзенең кайда икәнлеген абайлый алмады, чөнки мунчада гүр караңгылыгы иде. Нигә сон шушы кадәрле карангы, 2* 35
әллә сон күзләрен ачмаганмы? Юк, күзләре ачык. Ходаем, әллә ул чынлап та үлдеме икән? Мөгаен кабердә ята торгандыр. Алай дисәң, кабердә кул-аяклары болай иркен хәрәкәтләнә алмас иде—үлгән кешене бит аны кәфенгә төрәләр...
Ул торып басарга теләде, тик, чак кына күтәрелүгә, башы белән шык итеп нәрсәгәдер бәрелде һәм кире чүгәргә мәҗбүр булды.
Болай утырып та булмый иде. Мөниржан башы белән борылып карагач, шатлыгыннан чак кычкырып җибәрмәде: кайдандыр саран яктылык сирпелә иде. Ул әле башта үзен куандырган яктылыкның мунча тәрәзәсеннән төшүен аңламады. Тумыштан бирелгән инстинкт аны шул яктылыкка табан хәрәкәтләнергә мәҗбүр итте. Ниһаять, Мөниржан мунчаларын танып алды. Шатлыгыннан ул күзләренә чыккан яшьләрне сөртеп тә тормады. Куанычыннан, бәлки, кычкырып аваз да салган булыр иде, әмма коргаксып кипкән авызында аңкауларына ябышып каткан телен әйләндерә алмады.
Тукта, ә малайлар кайда? Алар җәмгысы җидәү иде бит, барысы да мәйданга китеп беткәннәрме? Болай торса, Мөниржан Сабан туена сонга кала ич! Ул, гармунын култык астына кыстырып, мунчадан атылып чыкты. Урамда сыерлар мөгрәгән, сарыклар бәэлдәгән, кәҗәләр кычкырган тавышларны ишетеп, малай тораташтай катып калды. Бу ни хәл: Сабан туе көнне көтү чыкмый иде бит.
Шунда ул Мөниржаннарнын малларын урамга куучы Камилә карчыкны күрде. Кунакка китәр алдыннан әнисе Камилә әбидән сыерларын савып, малларын көтүгә кууын сораган иде.
Димәк, Сабан туе күптән тәмамланган, ул ләүкә астында бер көн, бер төн уздырган. Моның шулай икәненә, өстенә карагач, тагын бер кат инанды: бәйрәмгә дип кигән чиста күлмәге корымга буялып беткән, бу хәлдә кеше күзенә күренерлеге калмаган иде.
Мөниржан кабат мунчасялдына кереп, күрше карчыгының капкадан чыгып киткәнен көтеп торды. Шулай итеп ул кеше алдында мәсхәрә булудан котылды һәм бу хакта берәүгә дә, хәтта Фазыл дустына да сөйләмәде. Бергә эчкән малайлар да ул көн турында сүз кузгатмадылар.
Мөниржан, әле сугыш беткәч тә, госпитальдә озак ятты. Ә Иваннын яралары күп булса да жинел булып чыкты—Казан кызларының шифалы кулы вә сулышы килеште, ахры—май башларында ул сафка кайтырлык хәлгә килде һәм Жиңү көненнән соң озак та үтмәде, капитан чинына күтәреп, батальон командиры сыйфатында Корпухинны японнарның иманнарын укытырга җибәрделәр.
Гвардия рядовое Мөниржан Исламов та август азакларында аякка басты. Сул кулының җиңен җилфердәтеп авылына кайтып төшкәндә, халык бәрәңге алуны төгәлләп килә иде.
И яшьлек, нинди кодрәтле син! Үлемнән калып, ярты ел урын өстендә яткан Мөнирҗаннан да кабат кеше ясадың бит!
Мөнирҗаннын кайтуына әти-әнисе, туганнарының и сөенүләре! Күпме вакыт хәбәрсез югалып торган чагында җитмешкә җитеп килүче карт белән карчык улларының исән булуына ышанычларын җуя башлаганнар иде. Дөрес, җиңү кул сузымы җирдә генә икәнен беләләр, дошманны инде поляк, чех җирендә кыйныйлар. Шулай булса да ул, өненә куып кертелгән яралы бүредәй, каршы тора, сон чиккә җитеп тартыша. Армия көн саен зур югалтуларга дучар Әнә ич авылда үле хәбәре килмәгән бер генә йорт та калмады диярлек. Шуңа күрә тап-таза, дүрт саны төгәл булып киткән Мөнирҗаннын яралардан әле ныгып җитмәгән, чулак хәлендә кайтып кеөүе диндар ата-ана тарафыннан алар гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең күосәткән миһербаны буларак кабул ителде. Кара инде урам аша күршеләре Кәлимулла
карт белән Зәкия карчыкны: аларнын берсеннән-берсе таза, кышларын бүре бастыра торган алты улының алтысы да һәлак булды. Бу кайгыга ана йөрәге ничек түзгәндер. Кәлимулла карт күзгә күренеп акылга җиңеләйде Кырык елдан артык бергә гомер итеп, тырнак белән дә чиртеп карамаган Кәлимулла хәзер карчыгының тәнен кара яндырганчы кыйный башлаган Хәсрәт өстенә хәсрәт Зәкиягә.
Әйе. күп асыл ирләрнен башын ашады сугыш дигән зәхмәт Заманында тавышларыннан каланча селкенеп, калае зен итеп торган авылда ир заты дигәннәр күзгә кырып салырлык кына калган иде. Андый вакытта, әлбәттә, булган кадәресенен бәясе нык арта. Бигрәк тә яшьрәкләренен. Балык юкта кысла да ярый, дип тикмәгә әйтмиләрдер.
Ә Мөниржан яшь. ярадан сон ныгып килә, сул кулы юк икән, исен китмәсен, ин кирәкле жире, аллага шөкер, үз урынында.
Ихтимал. Мөниржаннын кайтуына ата-анасыннан кала ин нык сөенүче Гайния булгандыр. Бәлки ул ныграк та сөенгәндер әле. Сөенми ни. көтәм дип вәгъдә биреп, ут эченә озаткан сөйгән егете бит . Сүзендә дә торган иде. тик...
Мөниржан кайткан көнне Гайния кичке уенга чыкмады. Көзнең кара пәрдәсен тишеп чекрәеп карап торган йолдызлар астында Мөниржан озак йөрде Гайнияләр очында. Тик капкаларын шакырга жөрьәт итмәде Үз чамаңны бел. егет. дип. хисләрен йөгәнләргә тырышты Ул кем дә. син кем.'’’ Ул авылнын ин чибәр кызы, ә син таралып яткан җирдән тегеннән-моннан җыйнаштырып, кеше кыяфәтенә керткән бер адәми зат Җитмәсә, чулак Ниндирәк күлгә кармак салырга дигәндә үз урынынны белергә кирәк'
Ә Гайния бу вакытта тавышсыз елый-елый шешенеп беткән иде Атылып чыгар, муенына асылынып, шашып-шашып үбәр иде Мөниржанын. әмма үзен җиңәр көч тапмый, тузгып беткән чәчле башын мендәргә тәвә кошы сыман тирәнрәк яшерергә һәм ялгызы газап чигәргә мәжбүр
Мөниржан исә баш вата: анын кайтканын ишетеп чыкмадымы бу Гайния, әллә ул үлем белән тартышып, бер хәбәрсез ятканда, бүтәнне табып өлгергәнме? Тапса, кем икән ул? Шушы уи ана тәрәзә шакырга. Гаинияне чакырырга да ирек бирми Ин яхшысы, иртәгәне көтәргә кала
Кыз икенче көнне дә клубка чыкмады Ләкин бер авылда яшәп, хәтта качып йөргән очракта да, очрашмый калу мөмкинме? Гайниянең эш урыны әллә кайда жәһәннәм читендә түгел ләбаса, колхоз идарәсендә генә Мөниржан анын хисапчы булып эшләгәнен белә иде
Өченче көндә ул түзмәде, идарә халкы төшкелеккә таралыр алдыннан кәнсәләргә китте Гайниянен чыкканын көтеп алып, көпә-көндез булса да. өенә озатып кую иде исәбе Сугыштан яраланып кайткан солдатка моны гына гафу итәрләр әле Авыл халкы кин күңелле ул.
Капка төбендә бераз таптанып торырга туры килде ана Шуннан сон гына әүвәл. титак-титак атлап, баш хисапчы Мисбах, бераздан Разия дә чыгып, өйләренә табан атлады.
Гайния ник чыкмый сон? Бәлки ул идарәдә түгелдер, өенә алданрак кайтып киткәндер? Бәлки гел райондадыр. Ә нигә кереп карамаска’’ Юлны бикләп куйган кеше юк ич Ишек ачык, кер дә кара
Гайния районда да түгел, өенә лә кайтып китмәгән иде Мөниржаннын капка төбендә басып торуын күрмәгән булса, ул да Разия апасыннан калмыйча кайтып китәсе һәм өендә ярмаланып пешкән кабыклы бәрәңгене туйганчы ашап, күңел хушлыгы кичерәсе кеше иде Югыйсә иртәнге якта ярты телем арыш ипие белән ике чынаяк сөтле чәй генә эчкән ласа ул Ашау дисәң, хәтере калыр, тик торганнан эчәк чайкау шунда Ичмасам, шикәре дә юк Анысының тәме онытыла башлады инде, күрмәгәнгә биш былтыр
Гайниянен чыгасы, Мөниржаннын кочагына ташланасы килә. Әллә сагынмадымы? Әллә анын турында уйламадымы? Ничекләр генә әле! Уйламаса, сагынмаса. төшләренә кереп саташтырыр идемени?! Бигрәк тә киткән мәлләрне еш күрде ул аны төшендә. Аннан сон Жинү турында хәбәр алгач...
—Авылнын эре бәрәңгесенә сәлам!
Гайния бу төрттерүдән дерт итеп китте, ләкин сер бирмәскә тырышты.
—Исән-сау кайтуын белән котлыйм.—Кыз ике кулын сузып күреште һәм, егетнен үзен кочагына тартып алуыннан куркып, жәһәт кенә урындыгына барып утырды да, кул астына нинди хисап кәгазьләре эләксә, шундагы саннарны шалт-шолт чутта суга башлады: сулга биш төймә дә, унга өч төймә, тик сорауларын белән бәгырьгә тимә.
Кыз күңелендәге давыл-гарасатны сизми, аңламый Мөниржан. Бу кыланышларын аның оялчанлыгыннан, каушап калуыннан дип уйлый. Күрешмәгәннәренә елдан артты ич. Аерылышкан чакта Гайниянен әле унҗидесе яна тулып үткән иде.
Йотардай булып. Мөниржан күзләрен Гайниягә текәде. Бигрәкләр дә чибәр шул каһәрен! Бер кашык су белән йотарлык дип мөгаен шундый кызларга әйтәләрдер. Тикмәгә генә, төшләренә кереп, сугышта да, госпитальдә дә саташтырмагандыр. Адәм затыннан түгел, жен кавеменнәндер бу Хәниф абзыйнын кызы. Булган булсын дигәндер инде, хур кызларын көнләштерерлек гүзәл йөзнең нәкъ мангай уртасында Ходай Тәгалә кечкенә генә кара-кучкыл миң дә яраткан. Бусы ник кирәк, ир-ат халкын шунын кадәр ник үртәргә иде инде! Валлаһи, миһербансызлык бу, һәр егеттә бер генә йөрәк икәнен онытты микәнни Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре ...
Шайтан алгыры, яраткан кызын янына кергәч, нидер сөйләшергә кирәк ич. Вакыты да әйбәт, беркем комачауламый. Тик ни дияргә, элекке телгә жорлыгы онытылып беткән, ахры.
—Ыһым-ыһым, бигрәк эшем иясе булып киткән икән берәүләр...
Мөниржан ни әйтер икән дип куркып утырган Гайния жиңел сулап куйды: уф, уенчак тонда башлагач, суга батмаячак ул, тотынырга саламы бар...
Шалт-шолт чут төймәләрен сала-сала, кыз кинаягә киная белән жавап кайтарды:
—Хисапчының бар белгәне дебет, кредит инде аның, Мөниржан...
—Рәхмәт, исемемне хәтерлисен икән әле. Урамга да чыкмагач, оныткансыңмы әллә дигән идем.
—Онытылыр да инде, күпме сулар акты, жилләр исте...
—Безнен өскә пуля, ядрә дә яуды әле...
—Яугандыр, сүзем юк. Тик тылдагыларга да җиңел булмады.
—Бәхәсләшмим, Гайниябану...
Гайниябану... Аларның бит мәхәббәте шаярышып «Галиябануены җырлаудан башланды. Беркөнне Мөниржан тальянын алып урамга чыкты. Тыныч вакыт булса, яна төшкән карга куанып, кешеләр каз өмәләрен башлар иде. Тыныч кич, үзенә күрә сагындырып килгән суыгы бар, җитмәсә көне буена ап-ак кар төште.
Менә хәзер ай яктысында уннарча төскә кереп, кар бөртекләре җемелдәшә. Күктәге йолдызлар урамга чыккан һәркемгә күз кыса, ымсындыра, нидер вәгъдә итә, күңелне алгысыта.
Мөниржан ул көнне тракторын иртәрәк куйган иде, мунча кереп каз бүтәкәләреннән пешерелгән бәлеш ашады Чөнки әнисе белән Мөршидә апасы бүген казларын суюны төгәлләделәр (ә казлары уңган иде егермегә тулган иде), һәм, их, булган булсын инде дип, сугыш чорында күпләр 38
МӨНИРСТАН
тәмен дә оныткан бәлеш салырга ниятләделәр Нидән диген әле—каз бүтәкәсеннән! Тәмленен дә тәмлесе. Деликатес! Дәүләт башлыкларынын да төшенә кермәс. Юлий Цезарь белән Александр Македонскийга насыйп булды микән каз бүтәкәсеннән авыз суынны корытырдай тәмле бәлеш ашарга? Югыйсә дөньяның күпме илләрен яулап алган, буйсындырган хөкемдарлар бит үзләре. Андый бәлешне ашасалар, бәлки, дөньяны канга батырып йөргәнче, өйләрендә кикереп кенә тик ятарлар иде
Бәлеш шулкадәр тәмле иде ки. хәтта тышынын алабута кушкан оннан басылганына да игътибар итүче булмады.
Кем әйткәндәй, тамагы тук, өсте бөтен. Мондый чакта яшь йөрәк ни эшләсен? Дөрес, урамга әйди. Еракта сугышлар бара, кан коела, биредә ачлыктан шешенеп яки теләсә ни ашаудан агуланып үләләр, ә тормыш дәвам итә, нидер тели, дәгъвалый
Чыра яктысында күпме утырырга була?! Түзмәде Мөниржан. гармунын муенына элде дә көзге карангы төннен ак кар белән түшәлгән урамына атлады. Чыгып җитүгә уйнап та җибәрде һәм, үзәкләрне парә-парә китереп, тальяннан мон түгелә башлады. Фәкыйрьләнгән йортлардагы имгәтелгән. җәрәхәтле җаннар өчен авылнын ул чактагы тальяны берүзе оркестрны да. филармонияне дә алыштырды Тыныч, тук тормышта тальян моны тагар күнеленә алай ук тәэсир итә ала микән9
Әйтерсен, койма ярыклары, утсыз тәрәзәләр аша Мөниржаннын чыгуын карап-күзәтеп кенә торганнар, бер-бер артлы анын янына башта егетләр, соңрак кызлар җыйналды. Түбән очтан Гайнияләр дә менеп житге
Күпме жыр җырланды ул кичтә «Идел бит ул». «Юксыну»ларны җырлаганда туган мон авыл күге буйлап йөзде-йөзде дә Мөниржаннар өянкесенең кышкы йокыга талган ботакларына менеп кунаклады Колач җитмәс өянке бу рәхәттән ни эшләргә белмәде кыш дип тормалы, тамырларына хәтле татлы сут үрләде.
Тальяннан «Галиябану» кос агыла. Көтеп кенә торганнар диярсен, Гайнияләр шунда ук жыр башладылар Шул чакта аларга кушылган Мөниржан. анлапмы, аңламыйчамы, жырнын сүзләрен үзгәртеп башкарды.
Минуты ай, сәгате ел,
Гайниябану, сылуым-иркәм.
Шулкаләрле сагындым.
Ник алай җырлады9 Югыйсә Гайниягә карата хисләре барын-югын кешегә фаш итү түгел, мона кадәр үзе дә аңламый иде
Шаяртуга каршы Гайния дә шаярту белән җавап бирде
Тәрәзә төбем каты бал.
Ашыйсын килсә, ватып ал.
Сөюләрен чыннан булса, Мөнир бәгърем, җанкисәгем. Тәрәзәдән тартып ал
Башкалар сүз берләшкәндәй кинәт туктады. Хәзер инде дөньяда бары тик мәхәббәткә сусаган ике яшь күңел генә калды. Хәлил—Мөниржан һәм Галиябану—Гайния.
Ул кичтә Мөниржан беренче тапкыр I айнияне озата барды һәм оу сукмакта анын эзе сугышка алынгач кына күмелде. Ләкин җылы хисләр хатларга күчте.
Үткәннәрне исенә төшереп. Мөниржан әкрен генә җырлап куйды
НУР эхмәдивв
Гайниябану. сылуым-иркәм, Шулкадәрле сагындым.
Мөниржаннын бераз карлыкканрак тавышына кушылып, Гайния чак кына: «Мин дә!»—дип ычкындырмады. Күнеле шуны теләде, ә теле киресен сукалады: u
—Куй, Мөниржан, эш урынында тузга язмаганны сөйләмә! Кеше әлләни уйлар...
—Үзен бит кич чыкмыйсын. Мин, юләр, хатка көтәм дип язгач, ышанган идем. Синен өчен генә тере калдым.
«Әйтмәле шул сүзне. Мөниржан, телмә әле болай да утта янган күнелемне!» Гайния чут төймәләрен сугыштырудан туктады.
—Ана күптән бит инде, Мөниржан. Сонга табан хат та язмадың. Ярар, синен эшен беткәндер, минем төшкелеккә кайтып киләсем бар.
Кискен карарга килеп. Гайния урыныннан кузгалды һәм киенер өчен чөйдә эленеп торган куфайкасына үрелде. Ләкин Мөниржан, үлсә үлә, күнелен бораулаган сорауны бирми кала алмый иде. Шуңа күрә ул кызу- кызу адымнар белән ишеккә юнәлгән кызны, юлына аркылы төшеп, исән кулы белән тотып алды.
—Гайния, әйт дөресен, бүтән берәүне таптыңмы, әллә гариплегем күңелеңне суыттымы?
Ычкынырга теләп тартылып карады Гайния, ләкин файдасыз: Мөниржан тимер кыскычка әверелгән иде. Бәхетеннәнме, әллә кызганычка каршымы, шул минутта ишек ачылып китте һәм аннан таза гына гәүдәле ир-ат килеп керде.
—Көпә-көндез бу ни хәл бу?—дип сорады ул калын тавышы белән бухгалтериянең тар диварларын яңгыратып.
Гайния дәшмәде, башын түбән иде дә чыгып шылды. Мөниржан башта: «Анда синен ни эшен бар?»—дип сорамакчы булган иде дә олы кешегә тупас сүз әйтүне килештермәде. Сүзсез генә кыз артыннан атлады. Артыннан теге адәм:
—Матри аны, көпә-көндез кәнсәләргә килеп, кызларга бәйләнеп йөри башласаң, фронтта булган дип тормам!—дип калды.
Мөниржанга аның сүзләре әллә бар, әллә юк иде. Кызу адымнары белән йөгерә-атлап барган Гайнияне куып җитеп сорады:
—Кем ул, нинди бәндә?
Гайния теләр-теләмәс кенә җавап бирде:
—Прсидәтел...
Мөниржаннын бу очрашу кәефен җибәрде, аның инде Гайнияне дә озатасы килми иде. Ул әле кызның кәжәләнү сәбәпләрен белми, ләкин күңеленнән ант итте:
—Ничек кенә киреләнсән дә, минеке булырсың, кызый!
Бу сүзләрне егет мин-минлеген итәр өчен генә әйтмәде, чыннан да аның киләчәккә планнары Гайния, бары тик Гайниябану белән генә бәйле иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә кызның үзен бөтенләй онытып бетерүенә ышанасы килмәде анын.
Күңеленнән Гайниянең дә Мөниржанга бер кәррә дә хыянәт иткәне булмады. Ул аны һаман да озатып калган көндәгечә ярата. Бәлки, көчлерәктер дә әле. Мөниржан шуны анламый, кулы гариплеген телгә алды, юләр бәндә. Бу заманда бер кулы терсәккә кадәр юк икән, шуны гариплеккә санаргамы? Бигрәк тә чын күңеленнән сөйгән, үзенне ана багышларга жыенган кешене?! Ирләргә бит хәзер кытлык, кайсы алам дисә, аяксызмы ул, кулсызмы—шуңа тагылырга гына торалар. Ләкин Гайния сау-сәламәт ирләр буа буарлык булса да, аларны бер читкә этәреп, барыбер 40
МӘНИPCTАН
Мөниржанны. шушы чулак Мөнирен, ана «Гайниябану* дип дәшә белүче Мөнирне сайлар иде.
Мөниржаннын кайту хәбәрен ишеткәч, елады-елады кыз һәм бүтән еламыйм дип үз-үзенә сүз биргән иде инде ул. Сүзендә торалмады. өйләренә кайтып житүгә. ярмалы бәрәнге суынып, бизгә әверелде дип тормады, печәнлеккә менде дә үкси-үкси янә яшь түкте
Март айлары иде. Жлнү турындагы хәбәрне ишетергә зар-интизар булып, халык исән калган сонгы көчләре хисабына яши Көннәрнең берендә баш хисапчыны районга отчет белән чакырдылар. Башка көннәрдә салмыш йөреп, атна буена баш төзәткән Мисбахнын кая анда барырлыгы' Кәнсәләрдә чут төймәсе тартканда да. бармаклары калтырап, саннарны бутап бетерә иле. Хисапчы кыхтарнын мона исләре китми, алар башбухнын бу гадәтенә өйрәнеп беткәннәр, шуна күрә анын кулы тигән исәп-хисап кәгазьләрен кабат энә күзеннән үткәрәләр
Югыйсә Мисбах отчет төзергә кирәклеген дә. ул отчетны районга алып барып тапшырыр вакыт җиткәнен дә белә иде Әмма туя белмәгән бер тамагына баш була алмады.
Ул бу хәлендә отчетны үзе генә ерып чыгуына бик үк ышанып бетми Күзенә бер сан биш булып күренә бит Ярдәмгә тагын бер хисапчыны алырга кирәк. Тик кемне?
Мисбахтан кала Разия апалары өлкәнрәк санала Гөнаһ шомлыгына күрәдер, анын сыерынын җилеме тулып, менә-менә бозауларга тиеш иде Бозаулы сыер—сөтле сыер, авыл кешесенен бар карап торганы сыерда Шуна күрә ул районга бару хакында Гайниягә гозерләнде
Ярты ел элек кенә сыер сауган жирдән хисапчы итеп күчерелгән Гайниянең, моны ишетүгә, коты очты.
—Булмый-булмый. Разия апа. бер дә рәтен-чиратын белмим, бутап бетерермен,—дип теше-тырнагы белән каршы торып маташты кыз.
—Сон, апаем, өйдә калдырыр кешем юк. Бозауласа, кем чүбен салдыра'.’ Март булса да, әле салкын, ул түбәсез лапаста бозавы катып үтәр Бер юлга сүземне тында инде. Гайниякәсм'—дип Разия апасы үтенеп сорагач, күнми чарасы калмады. Чөнки тагын берәрсенә сылтарга мөмкин түгел, син дә мин. Мөхәммәт тә мин. дигәндәи, алар бухгалтериядә үзләре генә
Алдан сүз куешканча, Мисбах белән Гайния карангылы-яктылыда кузгалдылар. Жинел чанага Стәрлс болыныннан чабылган хуш исле печән салынган. “Ни булмас"ка дип алынган капчыктагы сарык калҗасы чанадагыларга уңайсызламаслык итеп урнаштырылган Чүпрәккә төрелгән ике «Бөгелмә малае» хакында Гайния белми дә калды. Хәер, белсә ни кылыр иде Мисбахмы сон юлга запассыз чыгучы'
Кояш чыгарга иргә булса да. көне якты, җил дә әлләни юк. тыныч диярлек. Әле вакыт бар. ашыкмаска да була, шуна күрә бухгалтер атын кауламый. Бурлы айгыр юлны белә, әле юыртып ала. әле адымга күчә Нәсел айгырын теләсә кем җикми, ул күтәрәмгә калган колхоз алашасы түгел, үз кадерен үзе белә
Махмырлан чатнаган башы белән дә отчетларын уңышлы тапшырасы.тарына әлләни шикләнми Мисбах. Ник дисәң. андагыларның барысы да ганыш. Мисбах абзыкасм. дип өзелеп торалар Өзелми ни. аларнын да тамагы бар Сарык калҗасы тикмәгә генә «атка утырып» йөрми 1әбаса Ашаган авыз ояла, ди халык Боларнын да оятлары бөтенләй бетеп җитмәгән Өстәвенә, отчетлары да тегеннән-моннан гына түгел, җиренә җиткереп төзелгән Разиядә тәҗрибә ун кешелек, бу Хәниф кызы да бик ушлы булып чыкты Тизрәк эшне бетерергә дә. бер яртыны башларга, башны төзәтергә кирәк' Ул. шуны уйлап, хәзерлән үк ләззәт хисе кичерә Хәзер үк эчеп куяр иде
дә, район хатыннары салмыш баштан килгәнне яратып бетермиләр.
Ат юырта. Бер толып эчендә терәлеп диярлек утырган унсигез яшьлек кыздан анкыган дәртләндергеч ис утыз биш яшьлек айныр-айнымас ирнен анын томалый, ярымайнык башында, үзе дә сизмәстән, хайвани хисләр уята.
Баш бухгалтерның отчет мәсьәләсендә өметләре бу юлы да акланды. Әллә терәге нык булу ярдәм итте, әллә чыннан да отчетлары тел-теш тидерерлек түгел, төштән соннарга аларнын эше төгәлләнде. Калҗаның да кирәге чыкмады.
Район үзәгенә килеп, эшен бетерүгә кайтып китәргә ашкынып торучылар күптер. Әмма Мисбах түгел. Эшен төгәлләгәч, район үзәгендәге бердәнбер ашханәгә кереп чыгу анын өчен экваторга килеп җиткән диңгезчеләрнең Нептун бәйрәме уздыруы кебек традициягә әверелгән һәм менә сигез ел дәвамында бу гадәтенә аның хилафлык китергәне юк. Хәтта кышын, йоклап китеп, ярдан тәгәрәве һәм аягын авырттырып чатанлап калуы да шул салдым аркасында иде. Бәла кичергән кайберәүләр саграк кылана яки яман гадәтләрен бөтенләй дә ташлый. Ләкин Мисбах элек ничек булса шулай калды, әле ныграк та азмаса.
Бу юлы да ул атын ашханә ишеге төбенә үк китереп туктатты. Отчетны уңышлы тапшырган куанычтан Гайния ашап тормаска, хәзер үк кайтып китәргәдә риза иде. Кая ул—Мисбах абыйсы ай-ваена куймады. Бу мәсьәләдә анын принцибы нык иде: кәҗәне печән кибәненнән аерып алырсың, ә Мисбахны, бер яртыны бушаттырмый торып, алып кайтып китәм димә.
Ашханәдә Мисбахны таныйлар гына түгел, андагы кызлар чатан хисапчының һәр гадәтенә кадәр ятлап бетергәннәр: өстәл берничә минуттан сугыш чорында күрергә мөмкин булган ризыклар белән тулды. Чанадагы бәсләнгән, иртәдән бирле Мисбахның авыз суын корыткан шешәне дә җылытып китерделәр. Ризык күргәч, ярты көннән артык ризык түгел, бер йотым су да эләкмәгән Гайниянең ашказаны асты бизләре котырынып эшләргә кереште. Өйләрендә ашаган ризыклары да һаман да шул бәрәңге, Тукай әйткән татарнын сабырлыгы гына ич. Бәрәңге үзе дә: “Алып баруын барам, кайтуын үзегез чамаларсыз”,—дип әйткән ди. Ашказанында берьюлы йөз бүре туй уздырган кызнын хәзер үк өстәлдәге ризыкларга юлбарыстай ташланасы, чәйнәп тә тормыйча берсе артыннан берсен тамагына озатасы килде. Ләкин тәрбияле, диндар гаиләдә үскән авыл баласы, өстәвенә, хисапчы кеше, бушка ашатмаганнарын, ашагач түләргә кирәк булачагын белә. Шушы хакыйкать исенә төшүгә, Гайния сузыла башлаган кулын ничек кире тартып алганын сизми дә калды, оялуыннан кулларын хәтта өстәл артына ук яшерде. Шешә ачу белән мәшгуль булса да, Мисбах моны күреп калды һәм исе китмичә генә:
—Аша, аша. кыенсынма!—диде.
—Мисбах абый, ни бит, болар кыйммәттер. Аннан сон бик үк ашыйсым да килми,—дип ялганларга кереште —Мин бер стакан чәй генә эчәм...
Карт чыпчыкны алай гына ышандырырсың!
—Юкны сөйләмә!—диде ул, каршы килергә урын калдырмыйча.—Ни булмас дип, мин командировочный алган идем, колхоз эше белән йөрибез бит, шул акчадан түлибез. Мисбах абыен булганда курыкма! Маладис, Гайния, егет икәнсен. отчетны бик уңышлы тапшырдык. Моны юмасан, Ходай гафу итмәс!—Ул ике стаканга яртылаш аракы койды
-Син ни эшлисең, Мисбах абый1’ Әллә саташасынмы? Шушы яшемә җитеп, авызыма якын китергән нәрсәм дә түгел.
—Ярар, әйттем исә кайттым —Мисбах аракы хакында бүтән сүз кузгатмады. Үзе бер стаканга салганны голт-голт эчеп бетерде -Эчмәсән эчмә, ашау мәҗбүри.
Гайния ашауны тиз тотты. Йа хода, биргән ризыкларына меннән-мен шөкер дип, эченнән генә дога да кылды сугыш барган елларда алдынгы терлекче буларак Ленин-Сталин комсомолы сафларына кабул ителгән кыз. Ни эшләргә?
Чыгып кына китәр иде, тышта кыш. кая барсын. Мисбах абыйсынын ашханәдәге “эшен төгәлләгәнен көтүдән бүтән чарасы калмады. Ә Мисбах ашыкмый. Хәзер инде ул эчми, йотып-йотып кына куя һәм күзгә күренеп мәлжерәя бара. Үзе туктаусыз сөйләнә, үз сүзеннән кызык табып көлеп тә ала. Ашханә хатыннары анын бу кыланмышларына күптән ияләшеп беткән, сизелеп тора, ул монда үз кеше. Әнә ич, әстәгьфирулла тәүбә, бер симезрәк официантканың бүлтәеп торган артына Мисбах кулы белән чәпелдәтеп алгач, тегесе шаркылдап көлде генә. Энекәем лә! Ничек оялмыйлар0 Юк- юк, Гайния, кияүгә чыккач та, ул тирәсенә хәтта иренен дә кулын якын китермәс!
Мисбах белән теге хатыннын кыланышларыннан һәм башына килгән мондый уйдан оялчан кыз кая карарга да белмәде. Ахыр чиктә дивар янәшәсендәге өстәл артына куелган урындыкка барып утырды.
Утыра торгач, ул йокымсырап киткән иде. шуна күрә бухгалтерның ашханәдәгсләр белән исәп-хисапны ничек ясаганын күрми калды
...Мөнирҗаннын иртәгә фронтка китәсе көне. Су буйларыннан урап йөри торгач, алар Гайнияләрнең капка төбенә кайттылар. Шуны гына көтеп торган сыман, таң әтәче кычкырып куйды
—Бар кайт инде, Мониржан.
—Бер кочаклатмыйсын да, иртәгә китәм бит.
—Оялмыйсыңмы? Ал кулынны!—Кыз егетнең сузыла башлаган кулын читкә этәрде —Әнә. кайткач, әниең кочакласын!
—Әле син шулаймы, тискәреләнәсеңме?—Мониржан гармунын коймага элеп куйды —Болай булгач, бер үпмичә җибәрмим мин сине!
Мөниржан кочагына алды дигәндә генә, Мисбах аны йокысыннан уятты:
—Кайтыйк, Гайния, монда йокы симертеп ятып булмас
Уфалла, ул йокымсырап киткән икән.
Урамга чыксалар, ис-акыллары китте; алар кергәндә тып-тын калган табигать хәзер котырыпмы котыра. Кай арада шундый көчле буран кузгалгандыр. Әле урамда, авыл эчендә шулай, кырда—япа-яланда—күз ачкысыздыр инде ул.
Исереккә дөнья тубыктан диләр. Бураннын котырынуына Мисбах эһ тә итмәде.
—Утыр әйдә, кузгалыйк,—диде ул һәм Бурлы айгырның тезгенен чиште дә толып эчендәге Гайния янәшәсенә ауды.
—На, малкай!
Шуны гына көткән һәм ничә сәгать буена суыкта басып торырга мәжбүр булган нәсел айгыры, дилбегә кагуга, алга ыргылды
Мисбах абыйсы кызны вакытсызрак, төшнең иң тәмле вакытында уятты. Ул уятмаган булса. Мөниржан кочаклап үбәр идеме икән Гайнияне'’ Оялмас идеме?
Шушы уйдан кыз тәненең кызышып китүен тойды Мөниржан белән алар үбешү тәмен дә белмичә аерылышканнар иде Кочаклашулары да Хәер, чын-чынлап кочаклашу булмады да инде ул. Хәзер менә хаты да килми. Исәнме ул, юкмы—бер Ходай гына белә
Гайниягә кинәт ямансу булып китте, ул үзен искиткеч ялгыз хис итге Әллә Мөниржан анда берәрсен тапканмы0 Фронтта кыпар да күп ич Марҗаларны бик әрсез була дип гәсөйлиләр Андый чибәр егетнен муенына асылынырга гына торалардыр. Ичмасам. Мисбах абыйсы гырлый-гырлый
йокламасын иде. Өстәвенә аракы исе жил уңаена гел анын борынына килә.
Март бураннарының көчен үзе юлда татып карамаган кеше генә белми. Югыйсә әле караңгы төшеп өлгермәгән булырга тиеш, тик күзгә төртсәң дә берни күренми. Бөтен дөньяны ак пәрдә урап-бөтереп алган. Көчле жил телефон баганаларын егардай булып көчәнә, елый, сызгыра, юлда калган бәхетсезләрдән ихахайлап көлә һәм, күз ачып йомарга да өлгермисең, сине кар белән күмеп ташлый. Толып эчендә булуына да карамастан, Гайния инде туна да башлады һәм, үзе дә сизмичә, Мисбахка елышарак төште. Кыз, иске булса да, мамык шәлен алмаганына үкенде. Югыйсә әнисе кат- кат әйтеп караган иде.
Терәлеп утыргач, җылырак икән шул. Мисбах абыйсы да туңа торгандыр. Ул да, иртән көн жылы һәм тыныч булгач, шулай ук жинелчә киенгән. Әле хәзергә аны аракы йоклата.
Бурлы айгыр башта ару гына барды. Район үзәген чыгып күпме киткәннәрдер, бераздан ул адымнарын әкренәйтә төште дә, ни сәбәптәндер, шып туктап калды һәм гаепле төстә башын чанага табан борып, кешнәп куйды. Гүя ул: «Нишлибез, кая барабыз?»—дип сорарга тели иде.
Дилбегә тотарга тиешле кеше йоклый, ә бу юлда сирәк йөргән һәм мондый гарасатны беренче тапкыр күргән Гайния кайсы якка киткәннәрен дә, кая килеп җиткәннәрен дә ничек әйтә алсын? Ул ашыгып Мисбахны уятырга тотынды:
— Мисбах абый, Мисбах абый, дим! Тор әле, адаштык бугай!
Күпчелек очракта авылына кайтып житкәч, капка төпләрендә генә уяна торган Мисбах йокы исереклеге белән баштарак берни дә аңламады. Күп тапкырлар кабатлый һәм җилтерәтә торгач, ниһаять, анын башына томанлы гына булса да «адаштык» сүзенең мәгънәсе барып җитте:
—Ничек адаштык?
—Ат туктады, беркая да бармый,—диде Гайния гаепле төс белән.
Мисбах, чанага басып як-ягына карамакчы иде, аягында басып кала алмады, кинәт исеп куйган җил аны чанадан эшереп төшерде. Күз ачып йомганчы, ул ак кар өеменә әверелде һәм, үрмәләп диярлек, чанага кире менде. Дилбегә кыз кулыннан кинәт айнып киткән ир кулына күчте. Ләкин ат булып ат белмәгәнне, мондый мәхшәрдә адәм баласының ничек башы җитсен. Гасырлар буена адашкан чакларда адәм баласын, коткарса, бары тик ат кына коткарган. Ат та коткара алмаса, катып үлүеңне көт тә тор. Ә башкалар сугышта кан койганда, тылда гел үк начар яшәмәгән утыз биш яшьлек Мисбахның да, унсигезен генә тутырган, үз районнарыннан гайре беркая да чыгарга һәм җан сөйгән егете белән үбешергә дә өлгермәгән, киләчәк тормышын фронттан кайтасы Мөнирҗан белән корып, балалар үстерергә хыялланган кызның да үләсе килми. Жан бит ул никадәр авырлык вә катлаулылык белән иңсә, шундый ук авыр чыга да.
—На, малкай!
Бурлы айгырның дилбегәсен ул берничә тапкыр кагып карады—башка вакытта метрлы киртәләрне дә сикереп кенә үтә торган Бурлы айгыр бу юлы урыныннан кузгалмады. Атның чарасыз икәнен күргән Мисбах дилбегәне йолкудан туктады.
Буран торган саен ныграк котырды. Житмәсә, чып-чынлап караңгы да төште. Моңа кадәр атның башы, дугасы күренсә, хәзер сырты да чак шәйләнә иде.
Атны бәлки җитәкләп юлга чыгарып булыр...
Мисбахка берни әйтеп тормыйча, Гайния чанадан төште. Анын төшүен күрсә дә, йомышы бардыр дип, Мисбах кыздан ник төшүен сорап тормады, чөнки үзе дә ат янәшәсендә, жил уңаена каратып, артык йөгеннән янарак •14
кына арынган иде.
Ж,ил Гайнияне йолкып алып ыргытырга теләде. Ләкин чанадан төшсә дә, кыз төшеп калганнардан түгел иде. Сигез яшьтән утау утап, унике яшеннән сәнәк тотып үскән кавем—бирешергә теләмәде—егылып китәм дигәндә, тәртәгә тотынып өлгерде, соныннан чана үрәчәсенә чытырдап ябышты. Бу инде үлем ябышуы, аерсаң, бармакларын келәшчә белән генә аерырлык иде.
Жил Гайниянең башындагы яулыгын йолкып алды. Кыз аны бер кулы белән чак тотып өлгерде. Бушап калган изүләренә кар тулды һәм яндырып тән буйлап аска төшеп китте. Сонгы көчен жыеп. ул чанадагы әле янарак кына жылы булган, ләкин суынырга өлгергән урынына менеп ауды. Туңудан калтырарга, тешләре тешкә тими дерелдәргә тотынды. Мисбах:
—Ахмак!—дип анын кылган гамәленә бер сүз белән бәя бирде дә туңудан бичара калган кызнын авызына куен кесәсендә тоткан шешәдән. Гайния ни дә булса андап өлгергәнче, аракы койды. Шешәне бушатып бетерүдән аны кызның чәчәве генә туктатып калды.
Ләкин аның кичегеп әйткән сүзләре жил белән, ак пәрдәле буран белән кышкы кырның караңгы төнендә йотылып юкка чыкты Озакламый ж-ж дип ажгырган буран да. җил коткысына бирелеп, кеше бимазалаган кар бөртекләре дә. туңган аяклардан әкрен-әкрен югарыга үрмәләгән әрсез суык та онытылды, Гайниянен тәнен рәхәт изрәү биләп алды.
—Тире жыеп. күн эшлибез,—дип җавап бирде Мисбах, башка җавап тапмагач.—Безнен исән калу-калмавыбыз Бурлы айгырга бәйле. Кая теләсә, шунда алып китсен, куйыйк үз иркенә. Коткарса, ат кына коткара,—дип кабатлады ул.
Әле генә эчкәнен үзе дә сизми калган аракы дигән шайтан кышын эчен яндыра, миен томалый. Шуңа буран катыш шомлы билгесехтек килеп кушыла. Гайния көч-хәл белән
—Үзең беләсең. Мисбах абый,—дию белән чикләнде.
Буран котыруын дәвам итте, атнын ыңгырчагын салдырырга, дугасын каерып алырга яисә сындырырга теләп көчәнде. Ә Бурлы айгыр, бичара, һаман басып торуын белде. Яннан искән жил басымыннан колхоз бияләренең төшенә кереп йөдәткән нәсел айгыры, вакыт-вакыт чайкалып куйса да. аягында кала бирде Гади, бер мескен алаша булса ул күптән авар, яки басып торган җирендә ятып, чүлдәге дөя шикелле, давылны уздырып җибәрер иде. Юк, ярамый, киләчәктә туасы уннарча, йөзләрчә колыннар хакына, чанадагы кешеләр хакына ул үзен сакларга тиеш Атнын гаять дәү баш миендә дә. караңгы кырдагы шикелле, буталчык уйлар хакимлек итә бугай.
Бурлы айгыр туктап калган урынында торды-торды да. бер фәрман да булмагач, әкрен генә кузгалып китте. Анын кая таба атлаганын буран каршында көчсез калган ни Мисбах, ни аракы тәэсиреннән ошбу дөнья белән ахирәт арасына күчә барган Гайния сизмәде.
Ат каядыр билгессзлеккә атлавын дәвам итте Мисбах дилбегәне үрәчәгә бәйләп куйды һәм ана бүтән кагылмады
Бурлы айгыр күпме атлагандыр, чанадагылар вакытны чамалый алырлык хәлдә түгел иделәр Атнын табигать тарафыннан бирелгән сизгерлеге алламады —буран белән тартыша-тартыша атлый торгач, берзаманны аксак бухгалтерның кысык күзләре район үзәгенең сугыш чоры рөхсәт итә алган кадәрле якты утларын күреп алды
Районга киткәндә, кайчан кайтасынны белмисен Бигрәк тә кичен бюрога чакырсалар. Бюроның кайсы-берсе ярты төнгә кадәр сузыла.
Кунмый ни хәл итәсең. Ә кунакханәләр юк. Шуңа күрә һәр колхоз район үзәгендә үзенен фатирын тотарга тырыша.
Ат Азнакайга килеп керде. Хәзер кая барырга? Мисбах Гайниядән:
—Кунар урынын бармы?—дип сораган иде, кыз ишетмәдеме, әллә йокы исереклеге белән аңламадымы, дәшмәде. Ул дәшми дип урамда калып булмый, колхоз фатирына юл тотарга кирәк. Хатыны ягыннан туганнары булса да. Мисбах аларга барып торуны кирәк санамады. Бергә икән бергә, буран басылгач, кайтып китүе җиңелрәк булыр.
Колхоз фатиры Доха исемле карчыклар өендә урнашкан иде. Доха түтинен ире Колымада ашыга-ашыга «социализм» төзегәндә үлгән, кызлары кияүдә, ә бердәнбер улы Рәфыйк Курск дугасында хәбәрсез югалган.
Җитмешкә җитеп килә торган карчыкка йортында колхоз фатиры тоту бик җиңелдән түгел, элек булса, ике дә уйламас, бу мәшәкатьле эштән баш тартыр иде. Ник дисәң, өең һәрвакыт җылы, түшәк-ястыкларын җитәрлек, самавырың кайнап чыгарга әзер торырга тиеш. Көн уртасында да. төн уртасында да килеп керүләре мөмкин. Аларнын бер генә кеше дә, унау да булулары бар. Сыйсаң сый. түзсәң түз—караңгы чырай күрсәтә алмыйсын.
Ләкин мохтаҗ заман өчен икенче ягын да онытырга ярамый фатир кертүнен: ат аунаган җирдә төге калган кебек, бу хезмәтләре өчен кунып чыгучылар да буш итми, колхоздан да тама. Һәр кабым ризык исәптә чакта, кысанлыкка вә мәшәкатькә генә түзәрсең.
Колхоздан Мисбах белән яшь хисапчы кыз килеп кергәч. Доха карчык шуңа күрә гаҗәпләнмәде. Киресенчә:
—Әйдүк, әйдүк, Алланын рәхмәте белән киләсез!—дип, шатланып каршы алды. Шатланмас җиреңнән шатланырсың, әтрәк-әләм өзелмәсә дә, баш хисапчы көн дә фатирга кереп тормый. Ә ул юмарт, бер дә буш кул белән йөрми.
Гомер эчмәгән аракы Гайниянең туңган-өшегән тәненә шулкадәр тәэсир иткән иде ки, ул әле хәзер дә ни булганын аңлап бетермәде. Колхоз фатиры барлыгын белсә дә, килеп караганы, Доха түтине дә күргәне юк иде.
Доха түти казан астына ягып җибәрде. Колхозның яшь бәрән итенең тәмле исе, борын аша узып, җылы ризык тансыклаган ашказаны бизләрен кытыкларга кереште. Учактагы тере усак күмерләре җиде литр сыешлы җиз самавырга салынды.
Бу минутта кеше хыяллана алырга сәләтле оҗмах шушы: казанда ит пешә, самавырда чишмә суы менә-менә кайнап чыгам дип пышылдый. Сугыш еракта, буранный куркыныч тавышы гына морҗа аша үкереп куя һәм өй тәрәзәсен ак яулык сыпырып-сыпырып уза. Самавыр инде ике тапкыр сүрелеп, өченчесенә кайнады. Бәрән шулпасына умач уып салгач, фатир хуҗасы әйтте:
—Кызым, Мисбах улым, үзегез бүлеп ашагыз инде. Мөсәппихәтгәйнен сугышта оныгын үтергәннәр, елый да елый, куна керергә чакырган иде. Каршы килмәсәгез, китәр идем...
Ничек инде мондый чакта каршы киләсең. Мисбахтан алда Гайния җавап бирде:
—Ярар, әбкәй, борчылма.
Доха карчык тәмле йокы теләде һәм үзе дә сизмәстән, кәҗә белән кәбестәне бер йортта калдырып, Мөсәппиха карчык өенә табан теркелдәде.
Гайнияләр йортында бәрән ите көн дә пешеп тормый. Ит салымын түләүдән калганын сатып, йортта тормыш алып бару өчен кирәк-яракны юнәтәләр.
Көне буена кичерешләрдән һәм бурандагы өшү-туңулардан котылгач, ризыклы җылы өйдә Гайния кинәт туарылып, изрәп китте. Ит шулпасының 46
исе селәгәеңне агызырлык. Әгәр дә Мисбах абыйсы янәшәдә булмаса. ул хәзер үк арыш оныннан уган умачка, авызына керүгә эрим дип торган калҗага бүре кебек ташланыр иде. Әмма...дөньяда әдәп дигән нәрсә бар Житмәсә. ул бит әле кыз бала.
Мисбах та ашарга каршы түгел. Ләкин ул Гайниягә күрсәтмичә генә арыш малаен шешә авызыннан гына берничә тапкыр голт-голт итеп алырга өлгергән, ә аракы исә ашыйсы килүне күпмедер дәрәжәдә баса төшкән иде
Доха түти әллә бирергә онытты, әллә чыннан да булмаганмы. Гайния ашны һәркемгә аерым бүләрлек савытлар тапмады. Шуна күрә, зур агач табакка сосып, умачны өстәл уртасына утыртты Итне дә шунда турап салды Инде ашарга да мөмкин. Гайния, кашыгына шулпа эләктереп, кабарга гына жыенган иде. Мисбахнын:
—Стоп! Ашыкма. Гайния!—дигәнен ишеткәч, авызына китергән кашыгын ихтыярсыздан кире төшерде һәм сораулы карашын юнәлдерде.
Мисбах, аксакларга хас булмаган житсзлек белән, мич башына җылытырга куйган шешәсен алып килеп өстәлгә утыртты һәм каяндыр чәркәләр сөйрәп чыгарып, аларга аракы койды
- Бүген, Гайниякәй. син—героиня. Отчетны тапшырдык, буранда адашып үлмичә, исән калдык. Болар өчен дә эчмәү гөнаһ булыр
Мисбах шул сүзләрдән сон Гайния белән чәкештереп, үзенә салганны йотып куйды. Ә кызның күтәрелә башлаган кулы кире төште. Моны күреп. Мисбах:
—Ну-ну, алай ярамый,—дип. мескен кызнын чәркәсен кулына алды һәм анын авызына сузды.
—Кирәкми. Мисбах абый, эчмим.
Гайния берничә сәгать элек кенә, буран сызгырып торганда, үзенен берничә йотым эчкәненә әле булса ышанып бетә алмый Гомердә булмаганны, ул, Гайния., аракы эчсен әле. Әллә сон төш кенә булдымы икән?
Мисбахнын әле бу кадәр телгә осталыгын белми иде Гайния
—Син нәрсә, понимаешь, суык тигереп чирләргә, сугыш чорында эш калдырып өйдә ятарга уйлыйсынмы'.’ Мисбах абзыен әйтә икән. эч. ике әйттертмә! Яланда эчтен бит. укаң коелмады. Әллә син шешә авызыннан гына эчәргә өйрәнгәнме? Мә. алайса, шешәдән эч! Син мине ник эчә дип уйлыйсын? Дару булсын дип. чирләмәс өчен эчәм мин. бик беләсен килсә! Үпкәңә бер салкын тидерсән. син кемгә кирәк? Иптәш Сталинга таза, сау-сәламәт кызлар, егетләр кирәк Син. комсомолка башын белән, иптәш Сталинга каршымы?
Мәсьәләне Мисбах абыйсы болай ук кискен куяр дип уйламаган иде Гайния. Сталинга каршымы, дип үк сорый бит Нинди куркыныч сүзләр Сталинга, халыклар атасына, бөтен дөньяга бәхет, тынычлык өләшүчегә канэчкеч капиталистлардан башка кем каршы булсын Кирәк икән. Гайния иптәш Сталин өчен, анын эше өчен гомерен дә бирергә риза. Мондый гаепне күтәргәнче, агу эчүен яхшырак.
Ул авызына Мисбах терәгән шешәне көч-хәл белән этәреп, чәркәсен ирененә якын китерде Исәбе ирен тигезеп куюда гына иде. ләкин абзый кеше инициативаны үз кулына алды: эчеп бетерергә мәжбүр итте Әллә ялгыш юлдан кипе. Гайния чәчәде. Кызны чын күнелдән кызганды Мисбах, аркасына йомшак кына суккалап, тынычландырды, аннан авызына кашык белән шулпа каптырды.
- Күрдеңме, үтә ул. Анын урынына сина суык тими, йокларга да әйбәт булыр.—дип тынычландыргандай итте. Эчәргә бүтән кыстамады
Аракы кызнын тәненә таралып. Гайнияне рәхәт изрәтге. Анын йокысы
килә башлады.
Ашап-эчеп туйгач, Гайния үзенә чаршау эчендәге агач караватка, юлдашына сәкегә урын җәйде һәм, Мисбах абыйсына тыныч йокы теләп, ятагына үрмәләде.
Мисбахнын шешәне төпләмичә ята торган гадәте юк. Хәтта, иртән торгач, баш төзәтергә кирәк буласын белсә дә. Аракысы азайган саен, ул аны эчүне мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырыша.
Бу көнне дә ул ярты төнгә кадәр утырды. Гайния инде күптән йоклый. Анын тигез генә сулавы ара-тирә тирән тын алу белән бүленә.
Адәм баласының башына соңгы йотым җитә диләр. Мисбах та бирешми утырды-утырды да соңгы тамчысы тәмам башына китте. Хәзер тизрәк ятарга, йокларга кирәк. Әле бит иртән торасы, кайтасы, дебет-кредитлар санап, чут сугып утырасы бар.
Ятар алдыннан тышка чыгып керде. Аны танып, Бурлы айгыр иркәләнеп кешнәп куйды. Буран әле һаман улый иде.
Кереп, үзенә җәелгән түшәк янында Мисбах ашыкмыйча гына чишенде. Ул инде лампадагы утны сүндерергә әзерләнгән иде, чаршауның ябылып бетмәгән җиреннән ихтыярсыздан Гайниягә күзе төште. Өй җылы булгангамы, кызнын юрганы кырыйга тибәрелгән, икегә үргән толымының берсе күкрәгенә төшкән, күлмәгенең өстәге сәдәфе ычкыну сәбәпле, тыгыз имиләре яртылаш ачылган. Борылгалап ята торгач, күлмәк итәге сыдырылып өскә менгән. Аның һушыңнан яздырырлык тыгыз балтырларын, таза ботларын күргәннән соң, Мисбах акылын югалту дәрәҗәсенә җитте. Бер хәчтерүш сәрхуштән ажгырып торган иргә әверелде. Шушы кадәр матурлык, гүзәллек каршысында үзен тыеп кала алмады ул. Чыраны сүндерергә барып йөрү вакытны бушка уздыру, олы мәгънәсезлек саналыр иде, ул, бар көчен җыеп, аны өреп кенә сүндерде дә, өстендәге калган киемен салып ыргытып, кызнын кочагын чумды һәм, ни эшләгәнен белмичә, аны татлы иреннәреннән, кагылган саен тыгызлана барган ими очларыннан үбәргә кереште.
Төшендә Мөнирҗаны белән кавышкан кыз карышмады. Йокы һәм аракы исереклегеннән, Мисбахның туктаусыз назлауларыннан аның ихтыяры сынган, ни булганын анларлык хәлдә түгел иде. Мисбах аны тәмам үзенеке иткән чакта да:
—Кадерлем, бердәнберем минем!—дип рәхәт ыңгырашып алды да авыртулы ләззәт дөньясына чумды. Кызнын, саташып, берничә тапкыр: «Мөнирем, Мөнирҗаным!»—дигәнен Мисбах хәтта ишетмәде, ул инде күптән үз-үзенә хуҗа булудан туктаган иде.
Гайния тан әтәчләре кычкыра башлагач уянды һәм үзалдына елмаеп ятты. Нинди тәмле төш күрде ул бу юлы. Мөнирҗаны исән, исән, алар шундый ләззәтле итеп яратыштылар, алар бергә! Шунда ул тәненең авыртуын, моңа кадәр татып карамаган сәер халәттә тоеп, ни булганын анларга, исенә төшерергә тырышты. Әле генә рәхәт иде бит. Тукта, ул нинди таныш түгел өйдә сон? Аптыраганнан Гайния үзен капшарга кереште һәм, ялангач икәнен белеп, сискәнеп китте, тәненә салкын йөгерде. Борынына тынчыган кан исе бәреп керде. Нинди кан исе булырга мөмкин? Айлыгы узганга әле ун көн дә юк ич. Күкрәкләре ник авырта? Өйләрендә анадан тума чишенеп йокламаганны, ни эшләп монда ялангач калган? Әллә Мөнирҗан белән яратышулары төштә булмыйча, өндә булдымы икән? Алай дисәң, Мөнире кайда?
Гырлаган тавыш ишетеп, кыз чыбылдыктан башын чыгарып карыйсы итте. Инде бераз яктыра башлаган һәм өйдә ни барын шәйләргә мөмкин иде Ин башта ул сәкедә ятучы шәрә Мисбахны күреп, өнсез калды Мисбахнын киенеп торырлык хәле калмаганмы, әллә җылы өйдә кирәк санамаганмы, 48
чалкан яткан да йоклаган. Өйгә төшкән иртәнге саран яктылыкта анын күкрәген каплаган куе кара йоны кендек астына кадәр сузылганы һәм балтырлары белән тоташканы күренә. Кызны кинәт яшен суктымыни Мөнирҗан дип кемне кочканын, бу буранлы төннен үзенә төзәтеп була алмаслык нинди фаҗига китергәнен кинәт аңлаудан ул эсселе-суыклы булып китте. Тәне куырылды. Нинди ахмаклык. Мөниржаннын кулын биленә дә тигертми ут эченә җибәрде бит. Нинди әшәке кеше син! Гайния, үз-үзеннән җирәнеп, ашыга-ашыга киенә башлады. Киенеп беткәч, өстатдә кукраеп утырган буш шешә белән берни сизми гырлый-гырлый йоклап яткан аксак шайтаннын чыраена тондырасы килде. Шул мизгелдә үк бу уеннан кире кайтты. Хәзер ана яшәүнен мәгънәсе калмаган иде. чыгып, тизрәк асылынырга теләде. Шул ук вакытта эчке бер тавыш үз-үзенә кул салунын. ягъни мордар китүнен бик зур гөнаһ икәнен исенә төшерде Мордар китүчеләрне уртак зиратка да куйдыртмыйлар бит шәригать буенча.
Ул үзенен нинди хата ясаганын минут саен ныграк анлый бара иде Гарьләнүдән ачыргаланып, баскыч төбенә чыкты да үксеп еларга кереште һәм туктаусыз үзен битәрләргә тотынды Бердәнберен, ирен өчен кадерләп саклап тоткан гыйффәтен белән шушы кадәр ахмакларча саубуллаш инде Ахмак, аңгыра, ачык авыз! Еламас җиреннән еларсын Мониржаны кайткач, аның күзенә ничек күренер? Юк. ин яхшысы. Мөнирҗанны онытырга, онытырга, онытырга!
Бурлы айгырнын назлы кешнәве Гайнияне анына китерде: ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. ул яшәргә тиеш
Бурлы айгыр үзен тәртә арасына хатын-кыз кертә, дип карышып тормады, чөнки озакка сузылган сугыш елларында бу табигать иркәсен кем генә җикмәде дә. кем генә утырып йөрмәде
Жигеп бетергәч. Гайния кереп эш кәгазьләрен алды да йоклап яткан Мисбахның гаурәтенә җирәнгеч караш ташлап, чанага чыгып утырды Бәхетеннән, буран басыла төшкән. Их. кичә котырмаган булса иде ул— Гайния башына бу бәхетсезлек килмәс иде
Бурлы айгырга дилбегәне бер кагу җитте—сәгатьтән артык вакыт узуга, юл булмаса да. үзе генә белгән билгеләр буенча кичә генә дөньянын ин бәхетле, бүген исә ин бәхетсез кызын авылына алып кайтып җиткерде Авылын, җил ыжгырып торган сараен, төн чыкканчы ул да сагынып өлгергән иде.
Язмыш бер шаяртса, усал шаярта Шушы төндә Мәскәү госпиталендә гвардия рядовое Мөнирҗан Исламов, айдан артык һушсыз ятканнан сон, аңына килде һәм авыз ачып әйтә алган беренче сүзе «лейтенант кайда?, булса, икенче тапкырында «Гайния» булды
Очрашу тәмамлангач, кабат Мөниржан янына килеп, Корпухин аны кочаклап алды, үзе туктаусыз сөйләнде:
- Менә бит, ышанмас җиреңнән ышанырсың могҗизаларга' Иә әйт инде, биредә сине очрату могҗиза түгелмени? Тере икәңзегеннс белсәм, моңарчы җир астыннан да тапкан булыр идем мин сине’
Очрашуга ул чыннан да бик шат иде һәм бу шатлыгын Мөниржанга ничек аңлатырга да белми иде
Полковник Мөнирҗанны. ниһаять, кочагыннан ычкындырды
—Туктале. сине ни өчен утырттылар?—Аннан үз соравыннан үзе уңайсызланды —Хәер, кыен икән, әйтмәсен дә була
Ник кыен булсын? Ул кеше үтермәде, кемнеңдер хатәл малын урлап яки хатын-кыз көчләп кермәде. Анын бар бәхете вә бәхетсехзеге вак
хулиганлыктан. Исерек көенә берәр түрәгә кыек карадымы яки катырак сүз әйттеме, кемгә дә булса әз генә бәйләндеме—статьялар аны көтеп кенә тора, хәтта чиратка басалар. Ванядан ник яшерергә, бик теләсә ул төрмә начальнигыннан барыбер сорап белә ала ич. Мондый герой-полковникка алар әйтми калырмы? Юк, калмас.
Мөниржан жавап бирергә дип авызын ачкан иде, өлгерә алмый калды: Корпухин янына колония түрәләре килеп басты. Тумыштан Ходай акылны мул биргән һәм Союз төрмәләрен айкап чыккан тоткын үзенен хәзер биредә артык икәнен белә, чөнки кадерле кунакны сыйларга алып китәчәкләр Ул элеккеге взвод командирының кулын нык кына кысты да, кемдер сүз әйтергә өлгергәнче, ишеккә табан атлады.
Их, Ваня, Ваня, бу очрашуга Мөниржаннын да ничек шат икәнен белсән иде!
Уйларына бирелеп, Мөниржан казармага табан атлады. Ләкин анда кайтып житү насыйп булмады. Клубтан илле-алтмыш метрлар китеп өлгердеме икән:
—Гражданин Исламов, бире кил!- дигән әмер ишетеп, туктап калды. Тагын бүтән берәр Исламов бармы, әллә ана кычкыралармы? Кычкырса, кем кычкыра?
Биредә синең күңелең йомшаганны күрергә тиеш түгелләр, шуңа күрә исән кул аркасы белән күзенә ихтыярсыздан бәреп чыккан яшьләрен сөрткәч кенә борылды ул. Надзиратель кычкырып туктаткан икән. Ул йөгерә-атлап янына килеп житүгә:
—Әйдә, тиз бул, сине начальник чакыра!—дип, берни аңламаган Мөниржанны ашыктыра башлады.
Исламовны туп-туры ашханәгә алып керделәр. Анда да каядыр эчкә— түрәләрнең аеруча дәрәжәле кунакларны кабул итү бүлмәсенә. Мондый бүлмәнен барлыгын төрмәдәге һәр тоткын белә, тик бүлмәнең үзен күрергә, эченә керергә туры килгәне юк иде әле. Мондый бәхет тагын кайсы ристанга эләксен.
Өстәлгә төрле ризыклар, көмеш чәнечке-калаклар куелган, «Шампанское» шешәсе белән янәшә ике «Столичная», бер әрмән коньягы кукраеп утыра. Колония башлыгы һәм аның ике урынбасары, Корпухин әле кул юып торалар иде.
—Мунирчик, син кая качтың? Очрашу хөрмәтенә мыек чылатмый ярамый ич.—Кулын ашыга-ашыга сөртеп, Корпухин Мөниржан янына килеп басты.—Кыенсынма, Валерий Афанасьевич белән сөйләштем. Рәхмәт аңа, каршы килмәде.
—Килмәсә дә, Ваня, сез—товаришлар, ә мин гражданин гына бит. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый. Китим мин, ашыгызга таракан булып төшмим. Бик теләсәң, яңадан күрешербез.
—Юкны сөйләмә! Әлбәттә, яңадан да очрашырбыз. Тик мин сине хәзер дә янымнан жибәрмим яки үзем дә синең белән китәм.
Аларны төрмә башлыгы бүлдерде:
—Исламов, отставить разговоры! Иптәш полковник әйткән икән—закон. Мондый зур бәйрәм хөрмәтенә ярый-ярамыйга күз йомсан да ярый. Сезнен очрашу—тарихи вакыйга. Аннан сон бездә фронтовиклар бүтән юк та бугай, ә, комиссар?—Ул тәрбия эшләре буенча урынбасарына карады.
Богатырев бар иде, ярты ел элек үлде. Хәзер, Валерий Афанасьевич, бер Исламов кына калды.
Мөниржан хәтерли: фамилиясе Богатырев булса да, буе шактый карсак Мәскәү урысын утыртканнар иде. Ниндидер базанын мөдире булып зур житмәүчелеге чыккан булган.
—Начальникны коткардым, үземнең тамчы да гаебем юк,— дип зар
МӘНИ РОГАН
елаганы бар иде Николай Кузьмичнын.—Менә күреп торырсын. озак утырмыйм мин монда Шеф тиз арада чыгарырга вәгъдә итте
Курск дугасы һәм сугышмын тагын дистәләрчә мәхшәреннән исән калган, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, биш тапкыр Сталиннын рәхмәт хатына лаек булган элеккеге снайпер, алтмышка җитеп килүенә карамастан, күңелендә беркатлы сабый булып калган иде. Шул гомер яшәп тә, ул түрәләрнең, асларына су керә башлагач, вассалларын кочаклап, койрык төбен ялап, табан асларын үбәргә әзер булып та, куркыныч узуга вәгьдә-антларын онытуларын, күрәсен. башына да китерми
Үзен коткаруларын бер ел көтте ветеран. Өметләре алдануга ышанып, бераз булса да тынычланырга өлгермәде, язмыш дигән кодрәт иясе нечкә күнелле Николаинын башына янә күсәк белән орды, усал телләр Мәскәүдә калган хатыны Анастасиянең хыянәте турында хәбәр җиткерделәр
Их. Настенька. Настенька, майлы күз' Сагышыннан ни эшләргә белмәгән Николайның йөрәгенә янә дә ут өстәден? Ул болай да дорләп яна иде ич
Югарыдан килгән әмер шундый булды: Николаи Кузьмич бар гаепне үз остенә алсын, ә мондагылар аны рәнҗетергә ирек бирмәячәкләр Хәтта, хөкем иткән очракта да. озак утырмас, аны коткарырлар һәм калган тормышын Василий Кузьмич рәхәттә уздырыр. Бары тик рәхәттә генә Яшь хатыны кочагында..
Алар уйлаганча, алар вәгъдә иткәнчә генә гына барса иде дөнья' Богатыревтан кала берәүгә дә җил-янгыр тимәДе Иректә калганнар башта шау-шу бераз тынсын әле дип йөрделәр, сонрак. һәркемнең үз тиресе үзенә кадерле. Николай хакында бөтенләй оныттылар Гүя ул бөтенләй булмаган да.
Онытып кына калсалар, ярты гына бәла булыр иде. котылырына ярты елдан чак кына артык калган Николай Кузьмичка анын фәрештәгә тин санаган Анастасиясенең база башлыгы Афанасьев белән романы турында хәбәр килеп иреште.
Алтмышка җитеп килсә дә күнелендә сабыйлыгын саклаган Николаи Кузьмич бу хәбәрне күтәрә алмады: ике-өч көн буена балтасы суга төшкән адәмдәй башын иеп. беркем белән дә сөйләшмичә йөрде-йөрде дә бер төнне венасын кисте. Аны күреп алганда, гәүдәсе суынып беткән иде инде Төрмә табиштары янына бары тик үлемен раслату өчен генә алып бардылар
Анастасия әле күптәнме генә чөкердәшеп пар күгәрченнәрдәй яшәгән иренен жәсәде артыннан килеп мәшәкатьләнмәде
Үзен-үзе үтерүләр генә гүгел, бер-берсен үтерешләр дә булгалап торган тоткыннар арасында Богатыревның мордар китүе әлләни искитәрлек вакыйга саналмады. Кемгә дә булса ялгыш та зыяны тия алмаган Николай Кузьмич турында әз генә шауладылар да шунын белән бетте, тындылар Бар иде кеше, юк инде кеше. Рәсәйнен бер кешелек проблемасы кимеде
Ашханәнен кунак бүлмәсендә ике-өч тосттан сон хуҗаларда, полковник та җылына төште. Мөнирҗан баштарак бик кыенсынып утырды, ник дисән биш тапкыр утыруга тугызынчы төрмәгә эләкте, әле бер тапкыр да колония начальнигының үзе белән салырга туры килгәне юк иде Тора- бара аракы анын кан тамырларына таралды, ул үзен иркенрәк хис итә башлады. Әйтерсең, ул мондагы менләгән рисганнын берсе түгел, сугыш каһарманы Корпухин. төрмә башлыгы һәм анын "айт" дигәнгә "тайт” дияргә әзер торган урынбасарлары белән бер үлчәмгә күчте Ничектер шулай килеп чыкты, бик күптәннән аракы эчеп караганы булмаса да ул чамасын онытмаска тырышты. Ә бит иректә ул жай чыкканда эчүнең кимен куймады Мәжлес кызган саен, биредә утыручылар арасында субординация дигән нәрсә югала барды Хәмернен шундый бер асыл сыйфаты бар ул үзара мөнәсәбәтләрне яки тигезли, яки кискенләштерә Ә монда бу кешеләр
арасында ачуланышыр, бүлешер нәрсә кайдан булсын.
Корпухин белән кабат очрашырга сүз биреп аерылышканнар иде. Салган баштан бирелсә дә, ул сүзендә торды: шушы очрашудан сон, жае чыкканда Мөниржан янына килә торган булып китте. Әлбәттә, фронтташ дусты янына буш кул белән килми, мөмкин булган хөрмәтне күрсәтергә тырыша. Инструкция буенча алай ярагандырмы, хәтта бер-ике тапкыр сорап, өенә дә алып чыкты. Алар хатыны Мария Давидовна белән икесе өч бүлмәле квартирада торалар, полковник хәрби училишеда укыта, ә хужабикә, пенсиягә чыкканчы, мәктәптә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булган, хәзер исә бар сәләтен ирен тәрбияләүгә бирә.
Мөниржаннын менә-менә амнистия булыр дип көтеп йөргән көннәре иде. Тиздән туган җиргә кайтам дип яшәгәндә, Валерий Афанасьевич кайгылы хәбәр житкерде: алдагы көнне анын фронтташ дусты Иван Корпухин инфаркттан үлгән.
—Менә шулай, Исламов, үлем хәтта геройларны да аямый,—дип үзенчә нәтижә ясады төрмә начальнигы.—Яхшы кеше иде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын. Иртәгә күмәләр икән, барасынмы9
Нәрсә нәрсә, Мөниржан мондый тәкъдимне көтмәгән иде, аптырап, өстендәге төрмә киеменә карады. Валерий Афанасьевич тоткыннын хәлен аңлады.
—Борчылма, берәр кием табарбыз.
Корпухинны күмәргә халык күп җыелды. Хәрби училище бинасына куелган гәүдә янында курсантлар да, офицерлар да, гади киемдәгеләр дә сакта торды. Бу чыннан да шәһәр тормышында зур вакыйга. Полковниклар, бигрәк тә герой полковниклар көн дә үлеп тормый.
Шушы кадәрле халык арасында Мөниржан мәрхүмнең бердәнбер фронтташы булып чыкты. Күмүне оештыручыларга бу хакта төрмә башлыгы әйткәндерме, әллә башына төшкән әче хәсрәттән бөгелеп-сыгылып калган Мария Давидовнадырмы—анысын Мөниржан белмәде—көтмәгәндә анада сүз бирделәр. Ана—зекка шушындый дәрәжәле җирдә сүз бирсеннәр әле! Йөрәгең тотып, егылып китәрсең.
Мөниржан кайда да булса чыгыш ясап өйрәнгән кеше түгел, ә сөйләргә кирәк. Әнә ич барысының да күзләре ана текәлгән, сүз көтәләр. Нидән башларга?
—Ваня дустым, бер-беребезне үлгән санап йөргән җирдән язмыш безне кабат очраштырды.—Ул кайда очрашулары хакында сөйләп тормады,—Күпме үлемнән, ядрә, снарядтан исән калып та, шушы яшьтә, шушындый тыныч, матур тормышта көтмәгәндә арабыздан китеп баруын һич кенә дә башка сыймый. Сина яшәргә дә яшәргә иде әле. Хуш, командир, кабереңдә тыныч йокла, урынын оҗмахта булсын. Үзем исән чагында сине онытмам.
Төрмәдә булса, ул оялыр иде, биредә кыенсынып торуны кирәк санамады. Хәер, санаса да тыелып кала алмас иде—Мөниржан елап җибәргәнен сизми дә калды. Ана Мария Давидовна кушылды.
Сүз сөйләүчеләр тагын да булды, ләкин Мөниржан кем сөйләгәнен дә, нәрсә сөйләгәнен дә аңларлык хәлдә түгел иде. Миен бер кире кага алмаслык хакыйкать бораулады: Корпухин, анын бердәнбер исән калган фронтташы, командиры инде юк. Еласаң да, җырласаң да, Ваняны кире кайтарып булмаячак иде.
Дәвамы киләсе саннарда