МОҢ ҺӘМ к ө ч
illlu. ыйрьнең төрпе еядарда язган шигырьләреннән/
Без—җир балалары
Түшендәге чәчәк кебек итеп
Сыендырса мине үзенә,
Сабыйларча йомшак, саф карашлы,
Хыял күле булган күзеннән
Бөркелгән нур әгәр миңа төшсә.
Беләсезме, дуслар, иң башта
Мин тезләнеп җирне үбәр идем,
Аннан карар идем кояшка.
1935
Кемгә сөйлим серләремне?
(ҖЫР)
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек,
Ялкынланган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек.
Аның өчен кырлардагы
Чәчәкләр җитмәс кебек,
Чәчәкләр дә йөрәгемне
Аңлатып бетмәс кебек.
Ул үзе дә төн йокысыз
Мине уйлыйдыр кебек...
Янып сөймәсәң, яшьлекнең
Яме булмыйдыр кебек.
/956
Соңгы тапкыр карыйм Иделгә,
Соңгы кабат күрим акканын,
Бәлки, бик тиз бире кайтмамын,
Сакланыр ул бары күңелдә.
Сакланыр ул соңгы хат кебек.
Искә алсам, йөрәк сулкылдар;
Күз алдыма килер дулкыннар,
Дулкыннарда кайнар ак күбек.
Син борчылма, күңел, яз килсен,
Кыр казлары кайтыр күлләргә,
Без кайтырбыз туган илләргә,
Башлар гына исән-сау булсын.
Безне котлап, җылы яңгырлар
Шатлык сибәр Идел буенда,
Безне котлап, иркен болында
Назлы аккош моңы яңгырар.
1938
Кереш җыр
Мин рядовой солдат бу сугышта,
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,
Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.
Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам,
Аламын да куен дәфтәремне,
Янып, җыр язарга тотынам.
Ут булмаган җирдә ай яктырта,
Җыр хакына кала йокылар;
Окопларда язган җырларымны
Хөрмәт белән дуслар укырлар.
Теләк
Матурлык сайлауда мине
Кем куып җитәр икән?
Сөюдә һәм сөелүдә
Мине кем җиңәр икән?
Яшәдем, яшел урманнар
Иркәләде, көйләде,
Инде мин сугыш кырында,
Тик бер генә теләгем:
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.
Юл
Үзен аска, җиңен баш очына
Салам да мин соры шинельнең,
Карап барам ачык тәрәзәдән
Урманнарын туган илемнең.
М
1942
1942
Каеннарның көзге яфраклары
Манчып алган кебек алтынга,—
Ялтырыйлар алар тын офыктан
Кичке кояш сипкән ялкында.
Тагын барам, мин сугышка барам.
Паровозның моңсу тавышы:
—Кайтырсың!—ди, димәк, алда әле
Көтә мине тагын кавышу.
Кайту да юк ләкин, кавышу да,
Дошманнарны әгәр җиңмәсәк,
Данлы җиңү байраклары белән
Илнең кайгы яшен сөртмәсәк.
Сөйләр сүзләр бик күп алар.
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул,
Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Син еракта
Кадриягә
... Син ерак миннән ерагын,
Ераклыкка карамый.
Яраласа мине дошман.
Ул сине дә яралый.
Ялгышмыйк без, ерак түгел
Сугышта безнең ара,
Мәхәббәтең минем белән
Атакаларга бара.
Каһәрле дошманга төзәп
Мин мылтык аткан чакта,
Гүя син патроннар салып
Торасың минем катта.
Ә шулай да... син еракта,
Мин тик хатыңны күрәм.
Хатка язган сүзләреңне
Күзләрең итеп үбәм...
Ил язмышын даулаганда
Аерылышкан кешеләр.
Зур кайгыга төшсәләр дә,
Караңгыга төшмиләр.
1942
Сагындым
Идел буйларына тагын
Әйләнеп кайтсам иде;
Ал чәчәкләр арасында
Бер җырлап ятсам иде.
Җир җиләге белән мине
Иркәм сыйласа иде;
Элеккечә бер иркәләп,
Башым сыйпаса иде.
1943
Кайгырма син
Яңгырый яз: кыр казлары кайта,
Кар сулары гөрли басуда;
Атыш тынган ара җай китереп.
Кулъяулыгы юам бу суда.
Ак кулъяулык злеп куям җилгә,
Җил тирбәтеп аны киптерә;
Сизәм-сизәм, язның дәртле җиле
Синнән миңа сәлам китерә.
Сагындыңмы, бәхет күгәрченем?
Мин дә менә урман буенда.
Талгын гына йомып күзләремне,
Җанландырам сине уемда.
Гүя хәзер безнең һөҗүмнәрне
Сөембикә манарасыннан.
Чәчең җилфердәтеп язгы җилдә.
Бәгърем, карап торасың сыман.
Ерагаясың дип кайгырма син,
Без дошманны куып барабыз;
Никадәрле ерак куа алсак,
Шул кадәрле якын арабыз...
Эчәр өчен салкын кар сулары,
Әй, чылтырап ага басуда;
Кар суында кулъяулыгы юам,
Мин кайгымны юам бу суда.
1943
Моң Һәм КӨЧ
Атлас кебек төрле төс балкыта
Язгы сыерчыкның канаты;
Канатларын җилпеп җырлый бу кош,
Мин аеруча җырын яратам.
Җырның көче—ярсу. хыялый моң.
Бу моң кайнап чыга iopaima;
Iич очен кош канаты кирәк,
Егет көче ләкин теләктә.
1943