Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕРЛИМ, ХӘТЕРЛИМ..


Кырыйдан карадым, кырыйлап карадым—
Кыргыйлык үземдә, үзәктә...
Үз итә алсам да, кадерли калсам да,
Алалмам үзгәртә...
Җанкаем,
Җай гына таң җиле искәндә
Җәй генә уяна дисеңме?..
Үзәктән үзәккә өзлексез үрелеп.
Уяна—шул Хиснең исеме...
Тантана!
Бөек Ау вакыты башлана!
Исерек иләслек ят аңа...
Сунарчы җаннарда сүрелгән кыргыйлык
Кайрылып уяна һәр таңда...
Чиксезлек турында пышылдап.
Урамнар ураган
Җил генә.
Читләтеп чигелгән чакларым—
Чиксезлек чигенә...
Үзәккә үтәрлек үгилек.
Тартылам, тайпылам, талпынам...
Җил дә юк, ил дә юк, МИН дә юк...
Тын урам.
Хәнҗәрләр хәтере—хакыйкать.
Хак кушкан хаклык бар,
Хаклык бер!..
Кан исе, җан исе, көч хисе буталып.
Чорларны укшытыр барыбер...
^ Л И ^ ҷ Н Л - Я и " - » ^ Т " « » 6ҷ~« ЩР°»Г исемле штп
Кадерле кан бит ул, каберсез җан бит ул.
Хис бит ул—кыргыйлык, затлылык...
Бербөтен дәвамның, бөтен бер өлеше—
Яшәргә, яшәргә хаклылык.
Бу—тәүге һәм соңгы хакыйкать,
Хак кушкан хаклык бу, бердәнбер...
Изге кан игез җан юлыннан
Хәнҗәрләр йөзендә йөргәндер...
Кындагы хәнҗәргә каныккан
Карлыккан тавышлы хәтерме—
Каннарда кайтаваз котыра:
"Хәтерлим! Хәтерлим!!!"
Хәтер Мин...
Барлы-юклы дөнья киңлегендә
Киерелеп очкан киек кош син.
Исемеңне күкләр белә булыр...
Ә дөньялык бүген син ишесен
Киеменә карап каршы ала.
Килгәннәргә монда шундый кадер:
Киңлекләрне кисемтәләп кисү
Сабыйлыктан карыйлыкка кадәр...
Диварларда диваналар елъязмасы,
Акшарланган күкләр—түшәм бүген.
Тынлык сыймас тарлык...
Яңа тарих. Яңа исем туар дүшәмбедән.
Ул исемне күкләр күкрәп кушар—
Яңа исем синең киемеңә
Киерелеп очкан киек кош без
Барлы-юклы дөнья киңлегендә...
Минсезлек.
Мин—минсез калада.
Карлыгач очышы көнозын.
Табынсаң—тайпылма,
Талпынма...
"Бәхетең булсын ла, и кызым..."
Күзләрең төннәрдән карарак.
Кашларың—карлыгач канаты
Яшәрсең йөрәгең канатып,
Уйларың еракка җан атыр.
Карлыгач очышын күзәтсәң..
(у t .иммәм,
Сүз әйтмәм, үзгәртмәм
Талпынып син карап калганда.
...Карлыгач очышы көнозын
Мянсеэлок.
МИВ МИИСЮ калада.