Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ

 

ИКЕНЧЕ ДӘФТӘР

(1956 ел)

Хәсән Туфан белән бик һәйбәт сөйләшеп утырдык. Чын күңелле, яхшы кеше Ләкин кайберәүләр аны бик өстән генә аңлап кайвакыт рәнҗетеп куйгалыйлар. Ул андый кеше түгел, ул күңелендәген яшермичә туп-туры әйтеп бирүче, шагыйрьләрчә аңлаучы саф күңелле кеше. Аны бөтен уңай яклары һәм кимчелекләре белән тулысынча аңларга гына кирәк. Ул аны сай анлаучы кешеләргә караганда бик күп тирән һәм мәгънәле кеше. Шунын белән бергә, теләсә кайсы яктан искән җилгә авыша торган малайлар кебек җил тегермәне дә түгел. Аның күңелендә күп нәрсә ята, бик мәгънәле, тирән эчтәлекле фикерләр ята. Ул фикерләргә үсәргә, чәчәк атарга мөмкинлек бирергә, шуңа юл ачарга кирәк, киресенчә түгел. Киресенчә булганда аны бозарга мөмкин.

6 февраль, I960.

* *

Иртәгә Аккош күленә барырга җыенам. Үзем салган дача. Ләкин күңелем бик үк тыныч түгел. Нигә? Чөнки язучылар арасында, кызганычка каршы минем шунда барып торуымнан да көнләшүчеләр бар икән әле. Нинди ваклык! Коточкыч! Мин бит анда акча түләп барам, башкалар кебек үк тиешле хакын түлим. Нәрсәгә көнләшә икән соң ул кеше? Янәсе, менә хәзер мина бер елга бирделәр. Ә тора-бара бөтенләйгә шул кечкенә өйне бирсәләр? Ә ана бирми калдырсалар? Менә алдан ук шуннан көнләшә икән? Шуннан да ваклык булырга мөмкинме? Ярый, мина әле аны бирергә уйламыйлар да бит! Ярый, бирделәр ди. Аннан ул кешегә, яисә гомумән союзга нинди зарар? 60 яшькә җиткән бер язучыга язарга иҗат мөмкинлеге генә оештырыла бит!

Шулкадәр вак булыр икән бу кешеләр!

16 апрель, 1960ел.

* * *

Бу дәфтәргә игътибар җитми башлады. Вакыт юктан түгел, күрәсең, монда мин бик дулкынланган чакларда гына яза торганмын. Жәйне шактый ук тыныч хәлдә Аккош күлендә уздырдым. Аннан сон Ачысу шәһәрендә булдым, дәваландым, ял иттем Менә хәзер “Аяз-1 романының машинкада басылган беренче бүлекләрен укып ятам Йә. бу аның соңгы табаклары булсачы. Менә кайчан бәхетле булыр идем мин!

Язучы өчен яза торган әсәрең—газиз балан кебек үк. Хәтта кайвакытта баладан да ' “Җидегән чишмә" романының исеменең беренче варианты

Дәвамы. Башы 2008 елның 11нче санында.
газизрәк түгелме икән әле Әгәр аягына басып үзалдына мөстәкыйль яши башласа, бала турында тынычрак уйлыйсын. Ә языла торган әсәрен турында бервакытта да тыныч кына, ваемсыз гына фикер йөртә алмыйсын. Ул һәр минут, һәр даим синен күнелендә Йокыннан торуга ин элек ул башка керә, йоклар атдыннан ин сонгы фикерен—языла торган әсәрен турында. Ижат газабын үзе язган кеше генә белә. Башыннан ниләр генә узмый, нинди генә яхшы фикер, уй-тойгы узмый—һәммәсе кулъязмага, һәммәсе ана. Умарта корты нектарын умартага ташыган кебек, син дә ин яхшысын кулъязмага ташыйсын Шулай бөтен жанын-тәнен белән тырышканда гына юньле әсәр туа да. Болай язган кадәресе ошый әле үземә

20 ноябрь. 1960.

Ижат дигәнен бик капризлы, бик үзенчәлекле бер нәрсә Ул безнен кайбер тәнкыйтчеләребез уйлаганча шоп-шома гына барып ятмый

Алар бит болай аңлаталар: менә язучынын башына бер идея килеп төште Әһә!—дип тотып ала инде ул аны Шуннан чыгып план корырга тотына Менә беренче бүлек, менә өченче, дүртенче, ундүртенче Әй шуннан китә тезеп, китә тезеп! Чыдап кына тор! Бераздан карыйсын—роман[1]

Тот капчыгынны! Әгәр кеше алай роман язса, укыр иле пычагым аны халык

Менә шушы яна романымның оченче бүлеген язарга утырдым Армияла хезмәт иткән офицер авылына кайта Менә ул, әйтик. Ютазы раионынын фәлән авылына кайтып килә.

Кайтып килүен килә, тау башына да кайтып житге. әнә аста анын авылы, анда анын анасы. Ул аны шәһәргә алып китәргә тиеш Шуннан ары бармый гына бит' Бармый, язылмый, күнел тартмый, суясынмыни аны' Бер кон йөрдем җенләнеп, ике көн, өч кон, дүрт көн Һаман бармый

22 апрель, 1961.

Хәзер ниләр бар?

13 гыйнварда минем 60 еллыгымны бәйрәм иттеләр Мине орден белән бүләкләделәр. Университетның актовый залында юбилей кичәсе булды. Рәхмәт хөкүмәткә, рәхмәт иптәшләргә. Мин үзем болан югыйсә ул юбилейны уздырмау ягында идем Мина әйттеләр, бу синең үзен өчен генә түгел, яшьләрне тәрбияләү өчен кирәк, диделәр. Мин риза булдым Шулай кирәк икән, әйдә, рәхим итегез.

Хәзер мине нәрсә борчый?

ыч байлык өстәгән кеше. Ул

17 февраль. 1962.

Хәсән Туфанның сәламәтлеге борчый Ул әйбәт кенә йөри иде. Әмма сонгы вакытта ничектер, бераз биреште. Кыш көне салкын карга чыгып ауный торган кеше, юк-бар йогынтыга бирелеп, йомшап киткәли башлады Нишләп икән’’ Физик картаю анда юк. Ул һаман да егетләрчә җинел йөри, һәйбәт сөйләшә, гомумән, ул тиз картаерга тиеш түгел әле Менә бит, көтмәгән җирдә йомшап китә, хәтта куз яшьләре чыга. Ә ул бит татар шигъриятенә соклан! философ, ул шигърияттә яна алым тудырган кеше

 

Татар халкында мескенлек, -шәкертлек' һаман ла ләвам итеп килә Моны бик күп мисаллар белән расларга момкин Бу нәрсә башка халыкларнык вәхнлларе 6е.тән очрашканда аермачык күрергә була Мәсәлән, бехгә гыйлемгә. фәнгә »«тыл“'ша салкын караш, -барыберлек' ләвам игеп килә Революциядән сон гына язмалары

 

башланып киткән милләтләр, мәсәлән, гыйльми исем алуда бездән бик күп алга киттеләр. Кыргызда, хәтта төрекмәндә, мәсәлән, филология фәннәре докторлары безгә караганда күбрәк. Мин монда союз республикаларда фәнни академиясе булуны, ә бездә хәтта Филиалны җитәкләрлек татар галимнәре дә булмауны гына күзалдында тоттым. Юк! Татар галимнәре күп кенә булса да аларнын бары бере генә (Мөхәммәт Гайнуллин гына)—доктор исемен алуы бик аяныч хәл. Хатип Госман докторлык диссертациясе яклаганда аны, мәсәлән, төрекмән, башкорт килеп яклый. 700-800 еллык әдәбияты булган татарнын хәтта докторлык якларлык галимнәре генә дә юк. Ә аны татар әдәбиятыннан өйрәнеп бөтен дөньяга танылган бүтән әдәбиятләрнен вәкилләре яклап чыга. Үзбәктә һ.б. халыкларда теләсә нинди фәнне алга җибәрүче галимнәр хәзер бетәсе түгел. Мәсәлән, аларда фәлсәфә докторы, тагын әллә кемнәр бар, ә бездә ул юк. һәм булмас та. Чөнки бездә әдәбиятка һәм фәнгә ачылып килә торган чишмәләр корды (татар мәктәпләре бетеп бара бит), моннан сон алар терелмәячәк тә.

5 ноябрь, 1962.

Бүген Мөхәммәт1 [2] диссертация яклады. Бик яхшы, бер тавыштан узды. 12 член бар иде, 12се дә унай тавыш бирделәр.

Бу егет Арча районының Гөберчәк авылыннан чыккан малай. Ул мулла малае Әмма анын атасын 1937 елда халык дошманы дип утыртып куйганнар да ул шуннан кайтмаган. Кайдадыр үлгән ул. “Кайдадыр", ни өчендер!.. Коточкыч хәл! Мондый хәлнен башта бөек Ленин җитәкчелек иткән социалистик илдә булуына ышануы да кыен Ничек инде ул ирекле илдә кеше кадәр кеше "ни өчендер”, “кайдадыр" һәлак була алсын икән9 Ул кешенен бит безнен бик һәйбәт язылган конституциябез буенча “ни өчендер” гаепләмәскә, “кайдадыр" югалмаска хакы бар!

"Мулла малае” дип басым ясап әйтүемнен трагик мәгънәсен аны башыннан кичергән кешеләр генә андый ала. Алар "прокаженный” кешеләр кебегрәк хәлдә иделәр. Монысы да безнең бөек һәм шанлы Россиядә генә була торган хәл. Менә шул егет, ягъни “прокаженный” дәрәҗәсендә йөргән мулла малае— партия члены һәм җитмәсә әле фәннәр кандидаты. Чын күңелдән без аны тәбрик иттек.

12март 1964.

Моннан берникадәр вакыт элек Шәйхи Маннурда Хәсән Туфан белән кич утырган идек. Анын Муса турындагы романы турында, гомумән күп нәрсәләр турында сөйләштек. Билгеле, бераз гына шаярып та алдык ягъни хәзерге алама гадәт буенча, бераз кәефләндек. Шуннан сон бераз гына кәеф килгәч, һич көтмәгәндә бу ак чәчле иптәшебез әллә бераз хушланып китте, әллә күңелләре йомшарды, безгә шундый нәрсә сөйләп алды:

—Сез минем бик якын иптәшләрем, дусларым, диде Беләсезме, минем йөрәгем бу арада бик шаяра башлады Минем йөрәгем кирәкмәгән вакытта бик яман тыпырчына башлый Мин дарулар гына эчеп яшим Көн саен уколга йөрим, кайвакыт бөтенләй хәлем бетә. Беләсез бит инде, мин ялгыз кеше. Бөтен гомеремне ялгыз гына уздырам Минем бик начар хәлдә калган вакытларым була. Минем үлеп китүем дә бик ихтимал. Әйтик, мина бик авыр хәлләр килеп, тәмам актык чиккә җитеп, минем үлеп китүем дә бик мөмкин. Минем сезгә бер васыятем бар: әгәр шулай булып китсәм, мине, әйтик, беркөнне үлек хәлдә тапсагыз, мине, җиренә житкереп, һәйбәтләп күмсәгез иде. Минем мәшәкатем бик зур булачак. Мин бит

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ

сездән беләсезме нәрсә телим мине туган авылым Тулбайга алып кайтып күмсәгез иде. Минем туган авылымда күмеләсем килә.

Хәсән Туфан белән без мона бик гажәпләнеп калдык. Ничек инде шулай ’ Тап- таза кебек иптәшебез шундый сәер сүхтәр сөйли? Бәлки ул моны күнеле артык нечкәрүдән генә шулай әйтеп ташлагандыр'» Ләкин ул моны житди итеп әйтте Безгә аны шулай житди итеп аңламыйча мөмкин түгел иде. Билгеле, без анын якын иптәшләре анын васыятен үтәмичә калмабыз.

4 апрель. 1964.

Без Көнбатыш демократиясен сүгәбез. Алар фәлән дә фәсмәтән. ул буржуа демократиясе Менә быел гына Арчага безнен Өлкә комитетының икенче сәркятибе Никонов бара да әйтә: крәстияннәрнен бозавын алыгыз да чыгыгыз! Сорап тормагыз, тартыгыз да алыгыз!

Кеше сугышта яраланып кайткан. Анын шушы бозаудан бүтән бер нәрсәсе дә юк. Ул әйтә: шушы бозауны суеп бераз ит ашамаммы дип әйткән идем Бераз хат жыймакчы булган идем ди.

Ана әйтәләр: Фәлән абзый, хөкүмәт шулай куша, бозавынны колхозга бир инде син. барыбер бирмичә булмый

Теге мескен риза була, алыгыз инде ди. Нишләсен инде ул?!

Бозауны муенчаклап алып чыгып китәләр. Монын балалары тәрәзәдән карап жылап калалар. Бу абзыйнын бүтән терлеге юк икән Ашау-әчү бик начарлана Һәм менә сина нәтижә: 15 көннән бу абзый үлеп китә.

Белмим, мондый хәл бәлки патшалар вакытында кайчандыр, бәлки, булгандыр Ләкин безнен вакытта шундый хәл булуына, ихтимал, бер кеше дә ышанмас. Ләкин булган хәл бит бу!

Инде ниһаять, синен тәхтенә. рустан юньле кеше булмагач, гөржи килеп утырды Ул күп “яхшылыклар" эшләде. Уннарнын кирәген бирде. Сулларны, уннарны да берсен дә калдырмыйча төрмәгә утыртты. Бик күбесен асып-кисеп бетерде Ул бик мәгърур кеше, дөньяда мин генә даһи кеше дип уйлаучы иде һәм менә нәтижә миллионнарча кешеләр йә төрмәдә, йә эшафотта үлделәр Йа азаплап үтерделәр Ин аянычы шунда: Сталиннын чәһриярлары һәр милләтнен ин актив көчләрен, ягъни революцияне үз кулы белән, үз каны белән ясаган, аны үз кулы белән аякка бастырган ин акыллы, ин булдыклы кешеләрен асып-кисеп бетерделәр Татарнын ин зур галиме, ин талантлы әдибе Галимҗан Ибраһимов иле Анын авыру икәнен белә торып, монда кайткач үләсен белә торып (чөнки бер генә үпкә белән сулый һәм Ялтада гына яши ала иде!) аны кулга алдылар һәм монда кайткач ул берничә айдан ук үлде. Котычкыч хәл! Аны кайдадыр үләксәләр зиратына илтеп ташлаганнар Без анын кабере кайда икәнен дә белмибез.

Ул акланганнан сон мин әлеге оешмага бардым Мина бер папка күрсәттеләр Ул папкада анын паспорты һәм кайбер кәгазьләреннән башка берни дә юк иде Ягъни аны гаепләргә бер генә кәгазь дә булмаган Кайсы илдә, кайчан шундый хәл булганы бар?

Без шунда да түздек. Шулай кирәк булгандыр инде, дидек. Чөнки без инде әллә кайчан ук сүзсез колларга әверелгән халык идек, һәм хәзер дә шул коллык психологиясенең корбаны булып яшибез. Моны башкача анлату мөмкин түгел Бүтән илдә бу хәл була да алмый, бары варварлык чорында, коточкыч деспотизм чорында гына болай булуы мөмкин

12 апрель, 1964.

Бүген Аккош күлендә татар концерты тынладым. Г Тукай ижаты унае белән борынгы тагар көйләрен бирделәр Йә Алла! Шулкадәр байлык, шулкадәр мон! Төлжамал" үзе генә лә ничә операга материал бирерлек Аңлаган кешегә ниләр генә юк анда!'* Шуннан чыгып рәхәтләнеп менә дигән опера яз. рәхәтлән!

Ләкин.

Минем тормышым бик кискен ике чорга бүленә булып чыкты' Берсе, минем гражданнар сугышында катнашуым, менә шундый яна тормыш төзибез, анда минем

 

дә катнашым бар, без бөтен халыкны бәхетле итәбез дип, ялкынланып, дәртләнеп, илһамланып яшәгән чор. Үзеннен шәхси тормышын турында уйлаган юк. бөтенесен революциягә корбан итәсең. Бу шулай, әйтик, бОнчы елларга кадәр дәвам итте.

Аннан соң үкенү чоры. Ленинны сагыну, әйе, Ленинны чын күңелдән сагыну. Мин ялганлый белмим. Мин Ленин бабайны бик сагынам. Без анын тәгълиматын тиешенчә җиренә җиткермибез бугай. Ул болай өйрәтмәгән иде шикелле. Без аннан өземтәләр китерәбез. Ләкин ул өйрәткәнчә эшләмибез бугай. Менә нәрсәдә минем мон. Минем хәтта үләсем килә башлады.

26 апрель, 1964.

Әле шушы арада гына үзешчән сәнгать осталарының (авылдан җыелган егет һәм кызларнын) концертын тыңладык һәм карадык. Нәрсә истә калды? Биюләр һәммәсе дә бертөрле. Йә русча түгел, йә татарча! Һаман шул тәртипсез сикерү, һай-һулар, фәләннәр, һич яңалык юк.

Әмма шунда минем истә калган бер күренеш булды. Менә Бондюг гармунчыларының баян ансамбле булды шикелле. Алар сәхнә тәгәрмәчендә әйләнеп кенә килеп чыктылар. Безгә иң беренче булып дирижерлары күренде. Ләкин ул безгә, ягъни залга, арты белән торганлыктан без аның кем икәнлеген белмәдек. Әмма шундук анын хәрәкәтләреннән бу кешенең искиткеч дәрәҗәдә музыкаль кеше икәнлеген күреп сокланып калдык. Ул залга арты белән тора бирде. Әмма аның бөтен хәрәкәте, кулларының гына түгел, иңбашларының, башының, гомумән, бөтен гәүдәсенең хәрәкәте шундый музыкаль, шундый тәэсирле иде ки, без ана шул номер барышында хәйран калып, ана сокланып карап тордык. Ул шушы ансамбльгә кулы белән генә түгел, бәлки бөтен гәүдәсе, тирәнрәк итеп әйткәндә бөтен җаны- тәне, бөтен барлыгы белән дирижерлык итте. Ансамбль анын кулына гына түгел, бәлки бөтен барлыгына буйсынып, анын музыкаль рухына буйсынып уйнады. Уен беткәннән сон дирижер залга борылып карады һәм без анын мәшһүр композитор Заһид Хәбибуллин икәнлеген күрдек һәм чын күңелдән, бик рәхәтләнеп аңа озак кул чаптык. Шунысы характерлы тагын, ул дирижерлык иткәндә ягъни арты белән торганда ифрат бер яшь кеше кебек күз алдында калды. Күрәсең, музыка, гомумән сәнгать кешене яшәртә торгандыр.

26 декабрь, 1964.

Кичә Тукай клубында әдәби телнең киләчәктә үсешенә багышланган зур жыелыш булды. Филология фәннәре докторы Зәкиев бу турыда доклад ясады. Төп тезислары шул: татар теленен үзеннән яна сүзләр, яна атамалар ясамаска, бәлки аларны рус теленнән үз формасында алырга. Элек татар теленә керә башлап та әле хәзер дә халыкка аңлашылып җитмәгән сүзләрне дә шулай ук рус сүзләре белән алмаштырырга.

Ана бик күп кеше каршы чыкты. Чөнки ул телне рус теле законнарына буйсындырып, ниһаять руска кереп китүне яклау, анын мөстәкыйльлеген бетерү дигән сүз инде. Ана шулай ук мин дә, Маннур да. башкалар да каршы чыктылар.

Соныннан Зәкиев чигенә башлады. Ләкин анын чигенүен кабул итмәделәр. Жыелыш тәмам булмады. Киләчәккә калдырылды.

Әмма монда төп максат ул турыда язу түгел иде әле Шуннан без Хатип[3] белән бергә кайттык. Гадәттә, юлда гына булса ла, кайвакыт гаҗәп якты, тирән фикерләр уяна.

Мин ана үземнең бу соңгы әсәремдә халыкның шигъри җанлы булуын, Тукай, Галимҗан, Дәрдмәнд кебекләрне һәм башка бик күп талантларны бирергә сәләтле, ифрат талантлы халык булуын язарга теләгем барлыгы турында сөйләдем. Халык шигъриятеннән кайбер үрнәкләр китердем.

Ул миңа үзенең якындагы планнары турында сөйләде. Сарай дигән борынгы шагыйрьнен иҗатын өйрәнгән. Аны дөньяга чыгарырга уйлый, ана бик соклана, талантына, гакылына хәйран калып, мисаллар китерә-китерә сөйли. Шуны өйрәнү унае белән ул мона кадәр безнең татар әдәбиятының чыганагын, анын нигезен

 

күнвл двотэрв______

башлыча Казан артына кайтарып калдыруның ялгыш икәнлеген ачкан. Татар теле һәм әдәбияты Казан артында гына тумаган, ул анда гына сыймаган ул бөтен дөнья белән эш иткән Татар халкы шул Идел-Кама-Агыйдел-Нократ елгалары тирәсендә яши торгач тормыш анын алдына башка илләр белән аралашу кирәклеген китереп куйган. Ул теньякта руслар, көньякта бик күп көнчыгыш халыклары белән сәүдә иткән. Ул аларнын телләрен, культураларын үхзәштергән. гореф-гадәтләрен өйрәнгән. Шуннан килеп кергән гарәп теле, фарсы теле Әдәбият та безнен шул якка иярә башлаган. Чөнки ул яктагы бөек шагыйрьләрнең иҗаты безнен халыкка йогынты ясавы бик табигый инде.

Шулар нәтиҗәсендә Кол Гали әсәрләре. Сарай һәм башкаларнын бөек әсәрләре килеп туган, гомумән татар халкы зур әдәбият ижат иткән, һәм күршеләре арасында үзе бер дәүләт булып яшәү дәрәҗәсенә күтәрелә алган. Ләкин без моны әдәбиятта да, тарих турында язылган әсәрләрдә дә күрсәтә алмыйбыз әле. Һаман да шул Казан артыннан чыгып кына эш итәбез. Халыкның тормышын бөтен Көнчыгыш Европа илләре белән бәйләп алып, аларнын тарихлары, казанышлары белән бәйләп алып бирергә, шулай күрсәтергә кирәк. Ул шулай гына дөрес булачак

Алтын Урда дәүләтендә. Болгар дәүләтендә нинди генә зур вакыйгалар, фаҗигаләр булмаган, кешеләр һәм бөтен халыкның язмышы белән тарих нинди генә усал уеннар уйнамаган!

Болар турында романнар язарга кирәк иде. Чөнки әгәр шушы чорда эшләнмәсә. аларнын һәммәсен тарих тузаны белән басып китәчәк.

22 май, 1965.

Нәрсә турында язмакчы идем икән сон мин-’ Ваклык турында Без соңгы елларда бөтендөнья әдәбиятенә күтәрелерлек җитди әсәрләр язмадык. Чыңгыз Айтматов үзенең әсәрләре белән бөтен дөнья әдәбиятына күтәрелгәч, бездә көнләшүчеләр күп булды. Алар әйттеләр: кыргыз әдәбиятында күтәрелгән һәр яна проблема үзеннән- үзе зур булып яңгырый. Чөнки кыргыз әдәбияты ул революциягә кадәр бөтенләй юк иде. Хәзер ул безнен өчен иң гади мәсьәлә булган. Г Ибраһимов әсәрләрендә әллә кайчан ук ачылган проблемаларны күтәрсә дә. ул башкаларга яна булып тоела. Чөнки үз вакытында Галимҗанны күтәрә алмадык. Менә хәзер ул башка, кыргыз шикелле яңа әдәбиятларда күтәрелеп чыгуга Европада яна булып яңгырый Ихтимал, монда берникадәр дөреслек тә бар

Әмма Галимҗан үз хокукын, үз кешелеген нәкъ Айтматовтагы кебек сугышып, яулап алган хатын-кыз образын бирмәде Анын вакыты да башка иде. Ул изелгән хатын-кыз образын бирде Бездә бармы Айтматов күгәргән батыр хатын-кыз образы9 Ихтимал, юктыр. Әгәр чагыштыра башласаң, ана охшаганнарны сугыштан соңгы әсәрләрдә табарга мөмкин булыр иде (мәсәлән. Миңлекамал. Нәфисә), ләкин Айтматов хатын-кызы үзенең чорына туры килде һәм ул Шәрекь хатын-кызлары арасында (син моны телисенме, әллә инкярь итәсеңме) беренче урында тора Безгә менә шуннан үзебезгә нәтиҗә чыгарырга кирәк Без реалист кешеләр Марксизм тәгълиматы шулай өйрәтә: тормышта ни күрсән. шуны язасын Безнен тормыш мохитебез бик чикле. Безнең “автономиябез" никадәр кысыла барса, безнен мохитебез дә шунын белән бергә кысыла бара Безне казан татарлары турыңда гына кайгыртырга өндиләр Казаннан тыш. башка Жөмһүриятләрдәге тагарлар турында язу сезнең эшегез түгел лиләр. Анда да Совет власте. Ул кешеләрне андагы совет аласге кайгырта Сез анда кысылмагыз, диләр. Анда безнен әсәрләребезне бик кыенлык белән генә чыгаралар, анда журналларга язылу ифрат кыен Чит өлкәләрдәге татар мәктәпләре һәммәсе дә диярлек ябылды инде. Анда укучы балаларны көчләп рус мәктәпләренә күчерделәр Болар һәммәсе дә бик зарури мәсьәлә итеп эшләнә Ничек’ Андагы ата-аналарга әйтәләр (мәсәлән, әйтик. Астрачан. Горький. Оренбург өлкәләрендә) Татар теле ул Казанда гына ярый торган тел. ул башка өлкәләрдә бернизә дә ярамый (. езнен балаларыгыз русча укымыйча харап булалар. Алар гомуми югары уку йортларына керә алмыйлар" Һәм шулай булсын өчен барлык чараларны күрәләр Рус гелезз тагар мәктәпләрендә начар укыталар, ул укытучыларның әзерлеге, гадәттә, башкаларга караганда түбән була. Аны күгәрергә тырышмыйлар да.

 

Минемчә, хәзер безнен бөтен язмышыбыз белән идарә итүче рус шовинистлары шактый ук кыен хәлдә калдылар. Аларны теге “Мен дә бер кичә”дәге малайга тиңләргә булыр иде. Малай шешәдән гыйфритне чыгарды да, гыйфрит үзалдына көч алып, малайга буйсынмый башлады. Ленин да безне Октябрь инкыйлабында хөрлеккә чыгарды да хәзерге шовинистлар милләтләрне яңадан шешәгә кертә алмыйча газапланалар. Шешәгә никадәр тизрәк кертсәләр, аларга шулкадәр яхшырак. Чөнки һәммәсе дә тизрәк рус булып бетсәләр, аларга мәшәкате азрак булачак. Алар, шовинистлар, шулкадәр тизрәк максатларына ирешәчәкләр.

Хәзер эшләр менә шуңа таба бара.

Бакчасарайда татар зираты бар иде. (Кырымда). Кырым җөмһүриятен теге ахмак Хрущев Украинага бүләк итеп биргәннән сон Украина шовинистлары андагы тарихи урыннарны харап итеп бетерделәр. Биналарны әйткән дә юк инде, хәтта үлекләр лә тыныч кына кала алмады. Шул ук дөнья тынычлык һәм милли хөррият турында бөтен дөньяга сөйләнеп йөрүче подхалим һәм икейөзле Корнейчук һәм аның фикердәшләре татар зиратына тракторлар, бульдозерлар җибәреп, андагы тарихи каберләрне сөреп җир белән тигезләделәр. Ташларын урамга җәйделәр. Тарихта моның кебек кыргыйлык һәм кабахәтлек бүтән милләтләрдә беркайчан да диярлек булганы юк иде әле. Ул бары безнең социализм илендә генә мөмкин булды.

1 август, 1965. Аккош күле.

Бер фикер туды: милли мәсьәләдәге ялгышларны әллә Үзәк комитетка язаргамы икән? Үзәк комитет безнең партиянең иң авторитетлы иптәшләреннән оешкан. Андагы иптәшләр вак милләтләрнең дә, эреләрнең дә ихтияҗларын һәммәсен дә белергә тиешләр. Белмиләр икән, өйрәнергә тиешләр. Менә шуларга бөтен булган хәлне, һичбер ялгышка юл калдырмыйча, нәкъ булганча язып җибәрсәң, алар, һичшиксез, аны дөрес анларга тиеш булырлар иде.

Шулай эшләп караргамы икән әллә? Чөнки монда бер кеше дә жаваплылыкны үз өстенә алмый, бер кемгә дә җавап бирми. Сул якка никадәр бөксәң дә ярый, әмма милләтләрне яклау ягына берәр сүз әйтсәң, халыкның телен, гореф-гадәтен, җолаларын яклап чыксан, сине шунда ук милләтчелектә гаепли башлыйлар. Мин моны үз башымнан уздырдым инде.

Нишләргә икән? Болай тыныч кына яшәп тә булмый бит инде. Мәсәлән, татар авылында, бер генә рус кешесе дә булмаган бер авылда урамнарның исемен татарчадан русчага күчереп язалар. Имеш, сезнең балаларыгыз акрынлап русчага өйрәнә барсыннар, юкса алар вузларга керә алмаячаклар. Йа, Рабби! Шул "улица” дигән сүзне өйрәнүгә генә калдылармени инде?

Татар балалары русча яхшы белсеннәр өчен аларны бит русча яхшы укытырга гына кирәк һәм татарча! Әйе! Татарча! Чөнки үз телен яхшы белмәгән бала бүтән телне дә яхшы белә алмый. Бу ахмаклык!

Нигә татар телен, аның культурасын яхшы белү рус телен яхшы белүгә зарар итсен икән? Бер телдә дә туган телнең башка телне өйрәнергә зарар иткәне юк бит! Нигә хәзер генә, безнең социализм илендә генә халыкның үз теле башка телләрне өйрәнүгә кыенлык тудыра башлады соң әле? Бу бит дөньяда булмаган хәл!

21 август, 1965. Аккош күле.

Дәвамы киләсе саннарда

 

[1] Мөхәммәт Мәһдиев - галим һәм язучы

144

[3] Госман Хатип Госман улы —әдәбият галиме