Кызының мөһим эшен бүлдерергә базмыйча, озак кына сүз башлый алмый торды. Кузгатыргамы йөрәк яраларын, әллә юкмы дигәндәй, бераз уйланып утырды.
Әниләре серле сандык кебек. Эчендәгесен тиз генә түгеп сала торганнардан түгел. Авызында кара кан булса да төкермәс, ятларга сер бирмәс. Нәкъ менә әнисе кебекләр хакында «эчендә җигүле ат ята», диләр. Бүген исә әнисенә нидер булган, ул сер тутырылган сандыгын аз гына ача төшкән. Чит кешегә түгел бит — төпчегенә бераз гына күңелендәгесен бушатасы килгәндер. Эчен бушаганчы кемгәдер серләреңне сөйләү — сагынуга дәва бит инде ул. Аның башкача дәвасы да, иле дә юк.
Ләйлә әнисенең үзенә сүзе барлыгын аңлады. Дәфтәрләрен бер читкә өеп куйды. «Әни, мин тулысынча синең карамакта», — дигәндәй, елмаеп әнисенә борылды. Гөлҗиһан кызының йомшак карашыннан эреп китте, батыраеп, көне буе чорналган уйлар йомгагын төпчегенә сүтә башлады.
— Кызым, безнең бакча башында, Ык буенда өянке бар иде, хәтерлисеңме?
— Хәтерләмичә! Бик яхшы беләм, — Ләйлә әнисенең сүзен куәтләп, башын селкеде.
Бүлмәдә аз гына вакытка тынлык урнашты. Залда зур сәгатьнең «тек-тек» йөргәне ишетелде.
— Ул өянкегә без әле көймә бәйләп куя идек, — дип, Ләйлә өзелгән әңгәмәне ялгап җибәрде.
— Әйе, көймәбез дә бар иде шул.
— Ник әле кинәт кенә ул өянкене исенә төшердең?
— Ул берәү генә түгел, парлашып үсә иде анда. Өйләнешкән елны әтиең белән утырткан идек. Әтиең үләр елны язгы ташу аның берсен алып китте... Шул җәйне әтиең үлде. Син әле бик кечкенә идең.
Әни кеше тынып калды. Аның күңелен хисләр ташкыны биләгән иде.
— Әни, нишләп бу хакта моңа кадәр сөйләгәнең булмады?
— Әйтәм бит, әтиең үлгәндә син сабый гына идең.
— Күпме еллар узгач...
Ләйлә сүзен әйтеп бетермәде.
— Ә апаларың, абыйларың бу хакта белә. Сиңа никтер сөйләнелмәгән. Гомер бит ул тормыш вак-төякләренә алдана-алдана тиз уза.
Гөлҗиһан кызына якынрак килеп утырды, аның үзенеке кебек үк кечкенә кулын учларына алды.
— Бер җәйне әтиеңнең күршебездәге яшь хатынга күзе төште.
Ләйләнең сулышы тукталгандай булды. Ул гаҗизләнеп әнисенә карап торды. Ул тыныч иде. Әнисе бу хәлләрне күңеленнән мең дә бер кат кичергәндер, хәзер исә шул күренешләрне кабат күз алдыннан уздыра булыр.
— Әтиеңне минем өстән йөрер дип уйламадым да. Бу хакта белми дә калыр идем, күземне күрше апа ачты. Беркөнне чакырып алды да: «Гөлҗиһан, син иренә бераз күз-колак бул. Ул бит күршегез белән чуала», — ди.
Гөлҗиһан тамагын кырып куйды. Кипшенеп киткән иреннәрен ялап алды.
— Әни, эчәсең киләме?
— Бер йотым су бирсәң, әйбәт булыр иде.
Ләйлә тиз генә кухнядан кәсә белән су алып килде. Әнисе чыннан да бер генә йотым эчте дә сүзен дәвам итте:
— Әтиең йөрер дигән уй исемдә дә юк иде. Яратышып яшибез. Күргәне берсе: «Шушы кадәр дә пар килерсез икән!» — дип соклана. Ышанасы килми кеше сүзенә, көнчелектән янган хатын-кыз гайбәте генәдер дип уйлыйм. Ләкин күрше апа юк-бар сүз сөйләп йөри торганнардан түгел. Төпле акыллы, сүзен үлчәп әйтә торган хатын. Әтиеңә күз-колак була башладым. Ничек мин андагы үзгәрешләрне сизми калдым икән? Иренең читтәге хәлләрен иң соңыннан хатыны белә диләр. Хак икән. Ничек шулкадәр сукыр булганмын! Әтиең бөтенләй үзгәргән, икенче кешегә әйләнгән икән ләбаса, танырлык та түгел. Аны гүя алыштырып куйганнар, эче-тышы балкып тора. Егерме яшендәге кебек җитез, дәртле, аяк астыннан ут чыгарып йөри. Күзләре генә моңсу: мәхәббәт утын кешеләргә сиздермәс өчен эченә йотып, эчендәге уты күзенә моң булып саркып чыккан.
Гөлҗиһанның тавышы аз гына калтырап китте. Ләйлә янә күтәрелеп карады. Юк, еламый икән, әнисенең йөзе һаман да шулай тыныч. Битенә алсулык йөгергән.
Әни белән кыз бераз тын утырдылар. Икесенең дә күңелләре урыныннан кузгалган иде. Хис ташкынын хәзер эчтә калдырып булмаячак, ул үзеннән-үзе бәреп чыгачак.
— Кырык яшькә җитәрәк ирләрнең янтыгына шайтан төртә, диләрме әле. Әтиең белән дә нәкъ шул хәл. Ул яшь егетләр кебек, ул гашыйк, ә мин көнчелек утында янам. Үзе газаплана, мескенем. Теге хатынны да ярата, безне дә ташлап китә алмый.
— Әни, авыр булса, сөйләмә.
— Юк, кызым, авырлыгы аның теге елларда ук калды.
ГӨЛҖИҺАН өянкесе
— Дулкынланасың бит.
— Дулкынланам, дулкынланмыйча инде.
— Аннан кан басымың күтәрелә.
— Кан басымының эше — бер күтәрелеп, бер төшеп тору инде аның.
— Аннан төне буе йоклый алмый борсаланып чыгасың.
— Төнлә йокламасам, көндез йоклармын. Минем эш беткән.
— Бәлки, бүтән көнне сөйләрсең, — дип, Ләйлә бу авыр сөйләшүгә нокта куймакчы иде, тик үз уеннан үзе куркып куйды: ахырынача сөйләттермәсәң, әнисе нәүмизләнеп калыр.
— Ул мәхәббәт тарихы ни белән бетте соң?
— «Мәхәббәт тарихы» дип дөрес әйттең син. Менә шушы тарихны дөрес итеп сөйли алсам гына ярар иде.
Гөлҗиһан караңгы тәрәзәгә төбәлде, аннан нәрсәдер күрергә теләгәндәй озак кына карап торды.
— Теге күрше хатын да әтиеңне яраткандыр инде. Юк-юк, мавыгу, азгынлык кына түгел, чын-чынлап ярату булгандыр. Ул да ике ут эчендә янгандыр. Ул миңа караганда яшь. Арада киртә булып торырлык балалары да юк. Нәрсәдер хәл итү — әтиеңнән генә тора. Тик әтиең утта янса да, үлчәү тәлинкәсенә мәхәббәт белән балаларын сала алмый. Мине дә ярата. Ара-тирә очрашканда теге хатын миңа күтәрелеп тә карамый. Мин дә очраганда аңа бер сүз дә әйтмим. Бергә була алмасларын уйлаптырмы, бер төндә, хәтта туганнарына да бер сүз әйтмичә, адресын-мазарын калдырмыйча, авылдан чыгып китте, бахыр. Әтиең озак тынычлана алмады. Ябыкты. Төнлә йоклый алмый, көрсенеп чыга.
Шул язда Ыкка су күп төште. Язгы ташкын әтиең утырткан өянкене алып китте. Җәйдә әтиеңнең йөрәге тибүдән туктады. Бәлки, ул мәхәббәтен сагынып саргайгандыр. Бәлки, аңа яшәүнең яме беткәндер. Ике арада талпынган йөрәге арыгандыр. Соңарып килгән мәхәббәт бигрәк көчле, бигрәк газаплы була, диләр бит.
Ләйлә әнисен юатырга да, юатмаска да белмәде. Ул ишеткәннәрен күңеленә сеңдереп, тын гына утырды. Әнисенә сыена төшеп, аның кулларын учына алды.
— И, әнием, күрмәгәннәрең калмаган икән.
Ләйләнең әнисен кызганудан йөрәге кысылды. Ятим килеш биш баланы аякка бастыру җиңел генә булмагандыр. Әнисенең ул вакытта киңәшләшергә, сыенырга әнисе дә, әтисе дә булмаган бит. Ялгыз башың биш бала белән тормыш итеп кара әле! Әй, Ходам!
Ләйлә үзе бәхетле. Әтисен күрмәсә дә, ул ятимлекне тоймады. Әни белән үсте. Аның абыйлары, апалары бар иде. Менә үзенең дә ике баласы бар, үзе дә әни кеше. Казанда улы институт тәмамлый, ә кызы да шунда керде генә әле. Зур терәге — алтын багана кебек ире бар. Менә шушы бөтен бәхет янына да әни кирәк.
Ниләр генә булса да, әни кирәк. Ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк. Әниләр булганда инсан баласы һәрчак бала булып кала.
Ләйлә үзен сабый баладай хис итте. Әнисенең йомшак тавышына оеп, дөньясын онытып утырды. Кияү кеше аларның сөйләшүенә комачауламас өчен аяк очларына гына басып йөрде дә шыпырт кына йокларга ятты. Зал ягындагы зур сәгать башта унын, аннан унберне, уникене сукты.
Ләйлә әледән-әле әнисенең кулларын сыйпады, чәченә, аркасына кагылып алды. Үзенең аны яратканын, аның белән горурлануын белдерәсе килде.
Әллә соң әнисе аның белән бәхилләшәме? Ничә еллар эчендә йөрткән хисләрен ни өчен әле бүген генә түгеп салырга булды? Аның әнисен бүлдерергә батырчылыгы җитмәде. Сөйләсен, күңелен бушатсын.
Гөлҗиһан әби сөйләде дә сөйләде.
Әтисе күрше хатын белән йөргәндә ничек көнчелек утында янганын да, алар артыннан Ык буйлап көймәдә барганын, аларны куып тоткач кына кире борылып, ишкәкләрне каерып-каерып, Ык суына каршы ишкәнен, хәлдән таеп яр буена чыгып авып, ярсып-ярсып елаганын сөйләде.
— И, әни, авыр булгандыр.
— Авыр инде, кызым. «Ир бирмәк — җан бирмәк», димәсләр иде аны. Мин дә бит әтиеңне бик ярата идем. Йөрешеп, яратышып өйләнешкән идек. Кая аны кемгәдер бирү!
— Ничекләр түздең, әни!
— Сезнең хакка түздем.
— Әти белән бу турыда сөйләшкәнегез булдымы соң?
— Юк. Ул бит ут эчендә яна. Аның янган йөрәгенә тагын ничек итеп ялкын өстисең?
Гөлҗиһан һәр әйбергә озак-озак тукталып, бүлмәне күзеннән кичерде. Тик аның күзләре бүлмә эчендәге шкафны да, өстәлне дә күрмәде. Аның уйлары еракта калган яшьлек елларында гизә иде.
Ләйлә тамагын кырган булды. Гөлҗиһан елмаеп куйды. Ул ашыга-ашыга сүзен дәвам итте.
— Әтиең миннән биш яшькә зур иде. Мин бит аңа унҗиде яшемдә үк чыктым. Бик яратып чыктым, яратып яшәдем, һаман да яратам. Аны алыштырырдай, һич югы аңа бераз гына охшаган бер генә кешене дә очратмадым.
Залдагы сәгать «даң» итеп бер тапкыр сукты да тынып калды. Димәк, төн икенче яртысына авышты.
— Кызым... — ана сүзен дәвам итәргә батырчылык итмичә тынып калды. Өстәлдәге кәсәне алып, тагын бер йотым су эчте. — Сез мине кияү белән бик яхшы тәрбияләдегез. Кияү дә үз балам кебек. Ун елга бер генә тапкыр да караңгы йөзен күрмәдем. Эштән елмаеп кайтып кереп, иң элек минем хәл-әхвәлемне сораша. Рәхмәт аңа. Мин сезгә мең-мең бәхил. Соңгы әманәтемне дә үтәрсез инде. Бик авыр булса да, мине авылга алып кайтып күмегез. Дөрес, шәһәрдә дә зиратта урын табылыр анысы. Кайда ятсаң да җир куены бердер инде. Шулай да шәһәрдә үлеп, шәһәрдә күмсәгез, җеназамны күтәреп барганда очраган кешеләр: «Кем үлде икән?» — дип сорарлар. «Бер әби үлгән», — диярләр дә онытырлар. Ә авылда җирләсәгез, җеназамны зиратка алып барганда авылдашлар: «И-и, Гөлҗиһан әби дә китеп барган икән», — дип сөйләрләр.
Быелгы яз да иртә килде. Урман-кырлардагы кар язгы кояшның рәхимле кайнар нурлары астында тиз арада эреп, кечкенә елгалар булып Ыкка төште. Ык ярларыннан чыгып ташыды.
Язгы ташу Ләйләләрнең бакча башындагы ялгыз өянкене алып китте.