Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ КӘРИМ ТУРЫНДА ӘДИПЛӘР

 

Снбгат Хәким. Татарстанны» халык шагыйре:

-Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим-Бөек Ватан сугышы шагыйре. Ә бит сугыш беткәнгә тиздән кырык ел. Бүгенге дөнья белән узган сугышнын арасы нигә шулай якыная? Нигә алар кушыла9 Ике кырыс чор. Нигә Фатих Кәрим? Нигә бүтән шагыйрь түгел? Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Ничек ул шулай рухын тиз туплый алды? Тупланды, янадан ачылды, шул заманның иң популяр шагыйренә әйләнде, Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең ижат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.

1983.

("Башкача түгел, тик шулай..." исемле мәкаләсеннән.)

Зәет Мәжитов, галим, шагыйрь, Ф. Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты:

—Фатих Кәрим—әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Кайчан гына, кем генә татар совет поэзиясенең казанышлары турында сөйләмәсен. Һади Такташ исеме белән рәттән ул һәрвакыт ике якты исемне—Муса Жәлил һәм Фатих Кәрим исемнәрен әйтер.

Менә атаклы француз язучысы Луи Арагон сүзләре: “Фатих Кәрим—һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда изге реликвия булып саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының сонгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән".

Фатих Кәрим—якты, саф һәм патриотик тойгылар шагыйре.

1979.

(Шагыйрьнең өчтомлыгына кереш мәкаләсеннән.)

Рафаэль Мостафин,

язучы, тәнкыйтьче, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

Сугыштан соңгы елларда Мәскәү тәнкыйтьчеләре татар шигъриятен “Солдат шинелендәге поэзия" дип атадылар (“Поэзия в солдатской шинели"). Чыннан да, татар шагыйрьләре ин авыр сынау көннәрендә халык белән бергә алгы сызыкта булдылар, мылтык белән дә. каләм белән дә дошман белән сугыштылар. Фашист палачлары тарафыннан гильотинага хөкем ителгән Муса Жәлил Берлинның Моабит төрмәсендә үләр алдыннан

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең азда.

Кол итсәң дә. тоткын итсәң дә.

Кирәк икән, үләм аягүрә.

Балта белән башым киссәң дә,— дип язды.

Аның шигырьләре белән Фатих Кәримнең бик күп юллары аваздаш:

Шушы балам өчен, синең өчен.

Нәселем өчен. Туган ил өчен.

Мылтык тотып, баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм

Жәлил дә. Фатих Кәрим дә. фашизмга соңгы нәләтләрен әйтеп, батырларча һәлак булдылар. М. Жәлилнең “Моабит дәфтәрләре" белән бер үк киштәдә Ф Кәримнен "Кынгыраулы яшел гармун"ы. “Гөлсем", “Өмет" кебек поэмалары тора. Фатих

Кәрим дә. Муса Жәлил шикелле ин авыр сынаулар һәм үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы үрнәге булып тора Алар икесе дә олы шагыйрь һәм көчле рухлы батыр булып безнен күңелләребезгә мәнгегә кереп калдылар

2008

Рәдиф Гаташ,

шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты:

— 1983 елда Испаниядә. Мадриднын Республика мәйданында булганда Равил Фәйзуллин белән икәүләп—Фатих Кәрим, анын зур шәхесе, үлемсез ижаты турында сөйләшеп йөргән идек Минем шул елларда язылган “Европада татар шагыйрьләре циклына керәчәк "Испания турында жыр“ юллары да яралды ул көндә Әйе. Фатих Кәрим. Муса Жәлил исемнәре кабатланды уйда. . Хәтердә: без. өч туган, әтисез өч малай, сугыштан соңгы елларда, ярыша-ярыша. Фатих Кәримнең сугыш чоры шигырьләрен яттан сөйләп, әнкәйләрне елата идек Шагыйрь исеме, чыннан да. Такташныкы кебек үк. олысынын-кечесенен телендә булды ул елларда. Хәзер дә!—диясем килә.

2000.