ФАКТЛАР ДӘФТӘРЕННӘН
Ә. Еникинең тууына 100 ел тулуны каршылап
Каты тышлы ошбу "гомуми дәфтәр" нен, беренче битенә Әмирхан ага болай дип язып куйган:
"Фактлар дәфтәре
Бу дәфтәргә язучылар, шагыйрьләр турында, гомумән, әдәбият дөньясында булып узган вакыйгалар турында ишеткәннәремне һәм үзем белгәннәрне язып барырга исәп Тәртибе—кайчан нәрсә искә төшсә, шулай язылыр".
Әлеге дәфтәрдән өч "факт ны үткән елгы Пнче санда биргән идек инде Бергәләп укуны дәвам итик.
мина Казахстан партиясенең беренче секретаре Динмөхәммәт Кунаев турында болай дип сөйләде: |
Миңа күрше Садыйк Дәүләткилдиев башта Уфада, соңыннан Казанда прокуратурада эшләгән кеше. . Шул
—Без Динмөхәммәт белән бер мәктәптә укыдык. Шуңа күрә мин аны бик яхшы беләм. Чыгышы белән ул һич тә казах түгел, атасы да. анасы да саф татар.. Ә казах булып китүе менә нәрсәдән: элек патша заманасында казахларны солдатка алмаганнар, ә татарны алганнар. Шул сәбәпле Казахстанда торучы татар бае үзе яки улы солдатка алынмас өчен далада яшәүче бер ишле нәселле казах белән сөйләшеп, күпмедер акча да биреп, шуна туган булып язылган Без мәктәптә бергә укыган чакта Динмөхәммәт казахча юньләп сөйләшә дә белми иде...
Хәсән Туфан Маяковский урамында торган чагында (I960. 70 еллар арасында) аңа Ташкенттан вакытлыча кайткан Шакир Мохәммәдъяров күрешә килә. Ташкент кунагы янына Хәсән абзый мине дә чакырып ала. Шакир абзый Тукайлар замандашы, күпне күргән, күпне белә һәм безгә дә күп нәрсәләр сөйләде. Ул. мәсәлән. Гаяз Исхакыйны яхшы белгән, якыннан аралашкан, хәтта Гаяз Кабан күле буенда яшерен рәвештә жәмәгате белән аерылышкан чагында шаһитларның берсе булып катнашкан (бу рәвешчә аерылышу патша охранкасыннан качып йөргән Исхакыйга хатыны һәм баласының иминлеген саклар өчен кирәк булган икән)
Күптән инде Заһидә апа Тинчурина мина сөйләгән иде:
1921—22 елларда Кәрим Тинчурин һәм Заһидә апа Ташкентта торганнар. Шул чагында аларга авылдан Гаяз Исхакыйнын үсмер кызын кемдер китергән. Кыз кыш чыкканчы аларда торган. 22 елнын жәендәме. көзендәме, Галимжан Идриси дигән мәгълүм кеше бу кызны һәм эмиграциядәге башка кешеләрнен балаларын жыеп. совет хөкүмәтенең рөхсәте белән. Төркиягә алып чыгып киткән. Барлыгы егермедән артык бала булган шикелле—шулайрак хәтердә калган.
Анкарада яшәүче Сәгадәт ханым Чыгытай (ире буенча) әнә шул Тинчуриннарда торып киткән кыз булырга тиеш.
Ишеткәнем:
Шамил Усманов хатын-кызга бик җине.л караган имеш Аларны тиз алыштырган, берсеннән икенчесенә тиз күчкән Чын мәхәббәтне белмәгән, семья тормышына бик өстен караган
Ә үзе дә хатын-кызга бик ошаган, уңышка тиз ирешкән Таза булган, чибәр булган, физкультура белән шөгыльләнгән, кышын кар белән тәнен юган
Аннары әсәрләрен бик тиз яза торган булган Театрдан кайтып, чәй өлгергәнче ул инде рецензия язып та ташлаган (Моны мина Габдулла Шнасинын беренче хатыны Мөбинә ханым сөйләгән иде. Алар кайчандыр Ш Усманов белән күрше торганнар.)
Ни өчен Салих Сәйдәшкә, 50 яшен бәйрәм иткән чагында, орден бирмәделәр’’ (Мәрхүмнен хәтта медале дә юк иде бит ) Хәтерлисездер, тантаналы җыелыш вакытында залдан берәү: “Сәйдәшкә нигә орден юк9" дип тә кычкырды
Ул елларда берәр кешене орденга тәкъдим итәр өчен иң элек Черек күлдән (Г Б урнашкан йорттан) анын турында белешмә алалар иде Ягъни бу кешенең берәр гөрле ярамаган кыек эше юкмы? Ә Сәйдәшнең андый ■'кыек" эше булган имеш, ул халык дошманыннан калган хатынга өйләнгән икән Дөрестән дә Асия ханымнын беренче ирен 36 елда “тройка" хөкеме белән аткан булганнар Ләкин моны Салих түгел, Асия ханым үзе дә белмәгән Чөнки ул елларда кешенен атылганын берәү дә, хәтта анын хатынына да әйтми торганнар иде
Сугыш беткәч, берничә елдан сон (елы тәгасн хәтердә калмаган), Салих Сәйдәш Урта Азия якларына барып йөреп кайта Анын белән бергә артист Илдар Мәжитов та йөри Дөресрәге. Илдар Мәҗитне Салих белән бергә аны карап, саклап йөртер өчен махсус билгеләп җибәрәләр
Менә шул сәяхәттән кайткач, Илдар Мәҗитнен мина сөйләгән кайбер сүзләре хәтердә калган.
—Салихны һәрбер җирдә бик зурлап каршы алдылар Бигрәк тә Ташкентта ана зур игътибар һәм хөрмәт күрсәттеләр Очрашулар, сөйләшүләр, кунакка йөртүләр күп булды Үзбәкстан хөкүмәте анын хөрмәтенә банкет та үткәрде Ләкин үзбәкнең культура әһелләре, җитәкче кешеләре бер нәрсәгә бик гаҗәпләнделәр Салихның исеме бик кечкенә (бары атказанган артист кына), лауреат-фәлән кебек исеме дә юк, күкрәгендә орден-медаль кебек нәрсәләр дә күренми Мина килеп, әкрен генә сорыйлар ничек инде ул алай? Шундый зур композиторыгызның бер нәрсәсе дә юкмыни’’—диләр —Сәйдәш бездә булса, без ана исемнең дә ин кәлтәсен бирер илек, күптән аны лауреат та итәр илек, күкрәгенә әллә ничә орден да кадаган булыр идек,—диләр