Логотип Казан Утлары
Публицистика

Эсфир Яһудинга 60 яшь

Эсфир Яһудин (Яһудин Хамис Шәмсигали улы) үзенен күпсанлы сәхнә әсәрләре белән генә түгел, хикәя-повестьлары аша да укучыларга яхшы таныш Тумышы белән Башкортстаннын (1949 ел, 4 гыйнвар) Краснокама районы Яна Хажи авылында туган егет 8 сыйныф белемне туган авылында алганнан сон, урта мәктәпне Коелтасу район үзәгенә йөреп тәмамлый. Мәктәп елларында ук районный "Тан" газетасында шигырьләре белән катнаша Армия хезмәтен үтеп кайтканнан сон физкультура укытучысы булып эшли, читтән торып Казан дәүләт университетынын журналистика бүлеген тәмамлый. 1974 елда Казанга килә. Казан органик синтез заводына эшкә керә 1978 елда Казан дәүләт курчак театрында сәхнә эшчесе, бер үк вакытта актер булып эшли.



1979 елда Эсфир Яһудин Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә, М Горький исемендәге әдәбият институтына укырга китә. Драматургия семинарын тәмамлаганнан сон, Әлмәт дәүләт татар драма театрында эшли.

 

"Әсфәндияр" исемле киносценарийлар ижат итә

Эсфир Яһудиннын пьесалары К Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, Уфадагы “Нур" театрында. Мннзәлә. Яр Чаллы, Әлмәт. Оренбург театрларында куела. 1993 елда тинчуринчылар тарафыннан куелган "Мәхәббәткә мәдхия" мелодрамасы тамашачылар тарафыннан озак еллар яратып карала Берничә драма һәм комедиясен туплаган әлеге исемле пьесалар җыентыгы 2004 елда Татарстан китап нәшриятында донья күрә

Ул соңгы вакытта “Яна татар пьесасы" конкурсларында катнашып, берничә тапкыр призлы урыннар яулауга иреште Балалар очен шигырь белән язылган әкиятләре лә уңышлы булды 2008 елда драматурглар конкурсында әлеге жанрдагы әкият-пьесалары очен берьюлы ике бүләк алды

Эсфир Яһудин проза өлкәсендә дә эшчәнлеген дәвам итә 1996-2006 еллар эчендә анын берничә повесте басылып чыга. Ун повестьтан торган Мәндикән циклы аерым игътибарга лаек.

Ижатынын "Шәхесләр" циклында Гариф Ахунов. Эдуард Мостафин. Булат Сөләйман, Фәиз Зөлкарнай һәм башкаларның әдәби портретларын тудыра

Эсфир Яһудин-1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы