ДӨНЬЯ ХОЗУРЫНДА
Эсселе-суыклы
яңгыр тамчылары.
Бүген тагын тышта
яңгыр тамчылады...
Тамчыламады ла,
талгын гына койды..
Болыт бөртекләре
күңелемә сыйды.
Бер эсселәп алдым,
җаннан суык үтте.
Эсселе-суыклык
бәгыремне втте...
Өтмәде лә инде,
әкрен генә телде,
(агыш уэанөт
боз тамчысы члде.
Гамьсез-ямьсез калдым,
бар моңнарым туңган.
Гүя бөтен күңел
суык белән тулган...
...Кышны киск.ш сулыш
сөю көчлелек,
Йөрәк тибешемнең
вулкан «(ВДВ».
Керләнгән күңелне
Пакьләргә теләпме,
Акларга теләпме
Битараф йөрәкне...—
Кар ява ничә көн,
Кар ява—атналар...
Гөнаһсыз дәверләр
Кар булып кайталар.
Тутыккан кылларга
Чиртергә теләпме,
Җандагы төерне
Тамакка терәпме...—
Кар ява ничә көн,
Кар ява—атналар...
Илаһи көн җирдә,
Илаһи тантана!..
• •ип бәгырь жтенә
Әфсеннәр көнләпме,
Ап-ак к<ф ЯврШЕта
Ак ялкын көйрәтте...
Үткәннән иң (ВДВ
Ми не \л.»[> ЫНТЯ tap.
Кар ява ничә көн.
Кар ява — атналар—
Ленар ШӘЕХ (1982) шагыйрь, "Авылдан килгян ттдарГ, "Л
"Дцртенчв кит.. Бишенче кат " ысвмм кытанлщ
_ _ . . ЛЕНАР IIiaRIt
Казан—Әстерхан поезды
Казан—Әстерхан поезды
ашыга, чаба,
ашыгудан, ашкынудан,
ашалган рельсларга
гүя ут каба.
Оча поезд азат бөркет сыман,
тирә-якта урман әле, урман...
Казан салкын иде, ерак Әстерханда
эссе челлә, диде кемнәрдер,
ул кешеләр ачык белгәндер лә—
Казан гына суык нигәдер...
Казан—Әстерхан поезды
йөгерә генә,
кан тамыры күк рельслардан
бара-бара уйга тала,
ул ачык белә:
Ата-баба җире буйлап чаба,
артта боек Сарытаулар кала...
Ә күңелдә курку-мазар тамчы да юк,
соң, туганнар, безнең җирләр бу,
борынгылар безгә васыять иткән,
без югалткан гүзәл илләр бу!..
...Казан—Әстерхан арасы—
татар яшәгән урын.
Колак кактык бу байлыктан,
без кулга алмас борын.
Җир безнеке, ә кануннар
безнеке түгел инде.
Азат еллар, көлгә әйләнеп,
кара туфракка сеңде.
Куе урман, киң далалар...
Иделкәй, Каспий диңгез...
Без нишләр идек синсез?..
Казан—Әстерхан поезды
йөгерә генә...
Ярый әле рельслар бар,
үткән салган рельслар бар,
юанычтай куна бәхет
кайгы бөдрәсенә...
Айның яктысында
Болыт арасыннан, Айның яктысында,
Төннең карасыннан Еллар чаткысында
Уйчан гына гүзәл ай чыга. Утырам мин күккә күз салып.
Дөнья хозурында, Ае„ балкый көлеп,
Айның пакь нурында Салкын җылы өреп,
Күңел белән йөзәр җай чыга. Кара төнгә кайнар эз салып
ЛОШ.Я ХОЗУРЫНДА
Башта айга карыйм,
Аннан йолдыз саныйм,
Үзем белән үзем сөйләшеп.
Ә ай уйчан гына.
Бик оялчан гына
Күктә йөри нурын өләшеп.
Сагыну җыры
Утлы сөю хисләремне
Көмеш җептәй сапладым.
Ак болытка хатлар яздым,
Акты-китте хатларым.
Кояш нурларына төреп.
Сиңа сәлам җибәрдем.
Ул офыкка батты китте.
Йөзгә төнге җил бәрде.
Ай яктысын карам итеп.
Сиңа шигырь юлладым.
Аем гына качты-китте,
Таң атарга—бер адым.
...Җил артыннан хатлар яздым,
Очты-китте хатларым...
Иң-иң кайнар хисләремне
Күрешүгә сакладым...
Су ташый кыз..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Көянтә, чиләкләре...
Көянтәсен кочып алган
Ак шома беләкләре...
Су ташый кыз Ак чишмәдән.
Сусавын басмакчымы?..
Юлына сөйгәне чыкса.
Йөрәген ачмакчымы?..
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Тамчыдай адымнары...
Мөлдерәмә күзләрендә
Саф чишмә чалымнары...
Су ташый кыз Ак чишмәдән.
Офыкка карый карый...
Толымлап үргән чәчләрен
Яз җиле генә тарый...
Су ташый кыз Ак чишмәдән.
Эх, чишмә бул<аң икән!..
Пар чиләкнең ирнәвеннән
Су белән тулсаң икән!..
Су ташый кыз Ак чишмәдән.
Иренендә чык суы...
Юлына сөйгәне чыкса,
Кузгалыр җан ярсуы...
Яфраклар яшел икән.
Күңелеңдә йөргән серне
Җаныңа яшер икән.
Яфраклар яшел икән.
Күк йөзендә ялт-йолт килә
Аҗаган, яшен микән?
Яфраклар яшел икән.
Җаныңның кап уртасыннан
Берәрсе дәшер микән?
Яфраклар яшел нкән...
Тирән серең берәр вакыт
Бәхетме чәчер икән?..
Яфраклар яшел нкән...
Сөйгән ярыңның җанына
Сереңне яшер икән!..