Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

 

Иске Кишет һәм Яңа Кишет авыллары

Иске Кишет һәм Яңа Кишет авыллары Арча районына керә. Яна Кишет Арчадан— 28, ә Иске Кишет 29 чакрым ераклыкта урнашкан.

Авыллар борынгы Иске Кишет авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Эпиграфист Һарун Йосыпов Иске Кишет авылы зиратында XVI йөзгә мөнәсәбәтле кабер ташы тапкан Археологлар авыл зиратында тагын XVI йөзнең беренче яртысына караган кабер ташы һәм мәетләр күмелми торган зират урыны (болгар—Алтын Урда— татар чоры) һәм анда шулай ук XVI йөзнен беренче яртысына мөнәсәбәтле кабер ташлары тапканнар. М. Әхмәтжанов мәгълүматларына караганда, авыл болынында иске зират өстеннән алынган каберташлар ята. Язулары бозылган, бизәкләре буенча Казан ханлыгы дәверенә карыйлар Д. А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) күрсәтелгәнчә, Иске Кишет авылында 172 ясаклы татар, ә Яңа Кишеттә, икенче төрле Булгак бушлыгында 185 йомышлы татар көн иткән. 1761—1866 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында әйтелгәнчә, авылда чукындырылмаган ясаклы татарлар көн иткән. А. Артемьев китабында (1866) Иске Кишет һәм Яна Кишет авыллары телгә алына. Алар икесе дә Симет суы янына утырганнар. Иске Кишет авылындагы 126 хуҗалыкта 250 ир-ат һәм 464 хатын-кыз көн иткән, анда бер мәчет эшләгән. Яна Кишет авылындагы 108 йортта 586 ир-ат һәм 467 хатын-кыз көн күргән, авылда бер мәчет булган. 1878 елда Н Н. Вечеслав тарафыннан бастырып чыгарылган «Казан губернасы авыллары исемлеге»ндә (Казан, 1878) Иске Кишет авылында ике агач мәчет, бер мәдрәсә, ике су тегермәне, бер җил тегермәне булуы әйтелә. Бу авылда хуҗалыклар саны 196 дип күрсәтелгән, аларда 501 ир-ат һәм 523 хатын-кыз яшәгән. Болак һәм Симет суы буена утырган Яна Кишеттә 196 йорт булып, аларда 562 ир-ат һәм 546 хатын-кыз исәпләнгән. Авылда ике агач мәчет, бер җил тегермәне һәм ике су тегермәне булган. Иске Кишет атамасы И А. Износков китабында да искә алына. Ул Симет суының сул ярына, Уржум сәүдә юлының ун ягына урнашкан -Авыл янындагы зиратта кабер ташы язмалары билгеләнгән. И А. Износков Иске Кишеттә 174 йортта 616 ир-ат һәм 583 хатын-кыз яшәвен күрсәтә. Тормышлары уртача булган, һөнәрләре—он тарту, урман кисү, умартачылык һ. б. Яна Кишет турында И А. Износков түбәндәгеләрне яза Авыл Симет һәм Болак сулары буена утырган. Бу чорда Яна Кишет авылында 178 хуҗалык булган. Анда ислам дине тота торган 616 ир-ат һәм 602 хатын-кыз яшәгән. Тормышлары әйбәт булган. Халык киндер сугу белән шөгыльләнгән. 1898 елгы җыентыкта Иске Кишет һәм Яна Кишет авылларында татарлар яшәгәнлеге искәртелә. Н. К. Берстель җыентыгыннан Иске Кишет авылында 1203 татар, Яңа Кишеттә 1326 татар кешесе яшәгәнлеге билгеле.

Наҗия Борһанова мәгълүматлары күрсәтүенчә, Иске Кишет, Яна Кишет. Кышкар, Симетбаш, Олы Мәнгәр, Иске Мәнгәр, Яна Мәңгәр, Бәхтияр, Симетбаш авыллары халкы җыелып Кышкар җыены үткәргән.

Кишет авылы Шиһабетдин Мәржани хезмәтендә дә искә алына. Чыгышы белән Яна Кишет авылыннан булган Рәхмәтулла бине Әмирхан бине Имәнколый бине Нурсәед әл-Кишети Казан шәһәре ратушасында тәрҗемәче булып эшләгән.

Авыл халкы сөйләвенә караганда. Кишет авылларының урыннары элек монда булмаган. 1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан сон татарларны Казан тирәсеннән куган Элек Иске Кишет авылы Биектау районындагы Хохлово авылы урынында булган. Алар шуннан хәзерге урынга күчеп утырганнар Яна Кишет авылын бабайлар Иске Кишеттән аерылып чыккан шп әйтәләр Казан рус iap тарафыннан

Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында.
алынган вакытта Яна Кишет авылы Казансу бассейнында хәзерге Калинино авылы янында. «Озынлыклар тегермәне» дип аталган жир тирәсендә булган Хәзер Кишет авыллары урнашкан урында чирмеш авыллары булган, имеш Марилар төньяккарак күчеп утырганнар Татарлар алар урынына авыл нигехтәгәннәр Авылда ике чирмеш гаиләсе калган һәм алар исламга чыкканнар.

Авыллар урынында элек калын урман үскән.

Иске Кишет авылы Кишет суынын сул ягына утырган Олылар сөйләве буенча, авылга ин беренче килеп утырган кеше Кишмәт исемле булган Ул йортын Пүчинкә урамына салган дип әйтәләр. Еллар уза-уза Кишмәт исеме Кишеткә әйләнгән диләр

Иске Кишет авылы табигатьнең матур җирендә урнашкан Анын янында елга- инешләр, чишмә-кизләүләр. тау-калкулыклар. урман-куаклыклар, урман азаннары, ерымнар, болыннар һ.б. күп Югарыда күрсәтеп үтелгәнчә, авыл елгасы Кишет Ашыт суына кушыла. Кишет суына Симет. Салам күпер. Караүгез. Кучы. Чирмеш. Чүлмәнчек. Чаләнгеч. Коттый. Әче. Бәхтияр. Ташчишмә. Туктамыш. Үләт елга-ермаклары коя Кара үгез елгасы исемне үгезгә мөнәсәбәтле рәвештә алган. Бу елга суында бер байнын кара үгезе баткак урынга кереп чумган да аны авыл халкы көч-хәл белән тартып чыгарган Авылга якын гына Мүкле күл бар

Тирән елгаларнын сулары кипкән Чишмәләрдән Дүрт агач чишмәсен. Илдус чишмәсен. Ташчишмәне. Караүгез чишмәсен. Кучы чишмәсен. Шыгалы чишмәсен Чаләнгеч чишмәсен һ б ны атарга мөмкин Кырлардагы күлләр кибеп беткәннәр Сазлыклар күбесенчә Мәңгәрләр ягында урнашкан Таллы ермак. Иске зират. Шыгалы чишмәсе тирәләрендә сазлы урыннар бар Буалар Салам күпердә. Ташчишмәдә. Югары очта (Алтын күпердән алдарак). Мәнгәр очында (терлекләр җәйләвеннән сон). Яна Кишет ягындагы Кучыда, Яшелчә тугаенда ясалган Чаләнгеч тавы. Коттый тавы. Яна зират. Иске зират. Шыгале һәм Кучы таулары—авылнын күренекле тау-калку- лыклары Авыл янында Тау. Бәхтияр яр басулары. Шыгалы асты. Иске зират кебек урыннар бар.

Шыгалы асты урыны турында аксакаллар болай сөйлиләр «Иске Кишет авылы янында, су буенда Шыгалы асты дигән урын бар Анда элек Шаһ Гали хан авылы булган Халык хәтерендә ике зират урыны сакланган Аларнын берсе сукаланган, икенчесе әлсгә кадәр калган, агачлары да бар. канау белән чолгап алынган

Авыл халкы тагын «Бишектәге бала» дигән ривайәт сөйли Шыгалы зираты тирәсендә урман булган Моннан 2-3 буын элек яшәгән бер кеше шул тирәгә урманга баргач, анда икс гөләф (гөләп) агачын сыгып бала бишеге асып куелганны күрә, эчендә баласы да була. Бу кеше баланы алып кайтып үстерә Анын анасы кем дип сорагач: «Мәнди анасы Гөләф җинги».—дип жавап биргән, имеш

Авыл тирә-юнендә Яна Кырлай урманы яисә Рушша (Роша). Мүкле күлне узгач. Күшәр урманы (куаклыгы) урнашкан. Күшәр куаклыгы каен. усак, өрәнге. юкә. шомырт, чикләвек, акация, балан, миләш, тополь агачларыннан тора Рошада чыршы нарат, каен. усак, тополь, өрәнге. юкә. чикләвек, шомырт, миләш, кура җиләге, кыргый алмагачлар үсә.

Таллы ермак гөлҗимеш куаклары белән әйләндереп алынган Субаш-Атыга бару юлында һәм Мүкле күлдән сон калкулыкны узгач чикләвек куаклары үсә Авыл янышы печән үсә торган чабылдык җирләр шактый Салам күпер. Таллы ермак. Ташчишмә елгасы буйларында һәм ермакларда печән әйбәт үсә

Авылда исемле күперләр Кучы күпере. Чишмә күпере. Сталин күпере. Хәсби күпере. Әчегән күпере. Әче күпере Элекке күпер исеменнән Салам күперне агарга мөмкин

Авылда элек 2 мәхәллә һәм мәдрәсә булган Мәчет манарасы 1935 -1936 елларда киселгән 1996 елнын октябрь аенда яна мәчетнен нигезе салынган

Иске Кишеттә хуҗалыклар саны 124 чамасы Авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, медпункт, балалар бакчасы бар Газ кергән өйләрдә су бар урамдагы колонкалар эшли, тирә-юне тотып алынган Яна Кырлай —Кишет юлы күтәртелгән һәм анын яртысына асфальт салынган иде

Авылда 3 зират бар Иске зират Чүлмәнчек елгасын узып китеп Мүкле күлгә барганда сул якта кала. Шыгалы зираты Ком базыннан коньяк көнбагышта урнашкан Мәрхүмнәрне хәзер күмә торган зират Чишмә күперен чыккач. Кишет слгасынын ун ягында Авыл халкы зиратны карап юра 1996 елнын җәендә зиратны яна койма белән тотып алганнар

Авылда олы буынга игътибар бар Картлар йортына бирелгән карт карчыклар юк

Яна Кишет авылы, югарыда әйтеп үтелгәнчә. Иске Кишеттән аерылып чыккан

Авыл олы юлдан 7 чакрым эчкә кереп, кечкенә генә инеш—Симет суы буена урнашкан. Олы кешеләр сөйләвенә караганда, авыл халкы бай яшәгән Революциядән сон авыл халкының күбесе, кулак дип исәпләнеп. Себергә сөргенгә җибәрелгән.

Авылдан зыялы кешеләр дә чыккан.

Ш. Мәрҗани Казан шәһәрендә татар ратушасында тәрҗемәче булып эшләгән Рәхмәтулла бине Әмирхан бине Имәнколый бине Нурсәед әл-Кишети турында түбәндәгеләрне яза: «.. Чыгышы—Казан өязенен Яна Кишет авылыннан. Яшь чагында атасы белән Казанга килеп. Пороховойда һәм Бишбалтада яшәп, бераздан сон шәһәрнең үзендә беренче мәчет янында йорт салып, анда бераздан күл башында—Болак буенда йорт алып, анда өй салып, күп еллар яшәде. Казанда булган зур янгын вакытында йорты янып, хәле начарланды. Ахырга таба бу йортны сатып һәм дөньясы тараеп. Яна бистәгә барып йорт алса да, ул йортка икенче берәүнең дәгъвасы булганлыктан, квартирага күчәргә мәҗбүр булды. Йорт өчен биргән акчасы да югалды. Үзе шеш авыруына дучар булып. 1292 (1875) елда, чәршәмбе көнне егерме өченче Зөлхиҗҗәдә вафат булды Яше җитмештән үткән иде. Җеназасын мелла Шаһиәхмәд үтәп, яна каберлектә җирләнде».

Авылда Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Бикки улы Сафиуллин туып-үскән Яна Кишет авылының урта мәктәбендә аңа багышланган музей эшли Иске һәм Яна Кишеттән күп кенә инженер-механиклар. техниклар, укытучылар, хәрбиләр, врачлар һ.б. чыккан.

Югарыда әйтелгәнчә, авыл урынында калын урман үскән. Яна Кишет топонимнары арасындагы Дүрт карама үскән урын шул урманнарның калдыгы. Куралы ышна. Эшкәч басулары да урманнан чистартылган чәчүлек җирләр. Экспедиция дәфтәремдә елга- инешләрдән Болгак. Мансыр, Әби, Эшкәч. Шәбәрде. Качкалак һәм Тукбай исемлеләре теркәлгән. Яссы елгасы янында чирмеш зираты бар икән, казыганда аннан сөякләр чыккан.

Авыл тирәсендә чишмә-кизләүләр күп. Әхмәт. Гарифҗан. Хәйри, Назир һәм Җиһанша чишмә-кизләүләре үзләрен карап, чистартып торган кешеләр исеменә мөнәсәбәтле рәвештә аталып йөртелә Моннан башка тагын Сабыр. Тукбый. Шыгале. Бадиар һ.б. чишмәләре бар Дегет базы дип аталган урында, имеш, марилар дегет кайнатканнар. Шәфи йөрәге дигән исем алган урында ике елга бергә килеп кушылган.

Авыл тирә-юнендәге чишмә-кизләүләрнен күбесе юкка чыккан. Авылдан ерак түгел генә, бер агып утыра торган чишмә бар Авыл халкы ул чишмәне саклый, югалтмый. Ул халык тарафыннан Улаклы чишмә дип йөртелә. Көтү көтәргә барган кешеләр ул чишмәнең суын савытка тутырып алып кайталар һәм чәй куеп эчәләр. Ә авылдагы коеларның буралары искергән, алар каралмый инде. Халык суны колонкалалардан эчә.

Авыл янында зур урманнар бар Исемнәре мондый: Шәмәрдән урманы, Чиканас урманы. Кырлай урманы.

Яна Кишет авылында 3 урам. Халык урамнарны үзенчә атый: Атау очы. Иске Кишет очы. Кышкар очы.

Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, почта, китапханә, кибет. 40 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы, медпункт бар Алар барысы да заман таләпләренә җавап бирәләр.

Авыл халкы үзәкләштерелгән газ яга. юллар асфальтланган.

Авылда мәчет ачылган. Теләгән кешеләр анда гыйбадәт кылырга баралар. Мәдрәсә дә ачылсын дигән теләктә калабыз.

Авыл халкы ата-ана. әби-баба ята торган зиратны тәртиптә тота.

Авылда ялгыз яши торган өлкәннәр һәрдаим игътибар үзәгендә. Ялгыз яшәүче Кәшифә апаны Тажетдинова Гөлнур ханым карый икән.

Инде авыл халкының кушаматларын да әйтик: шәкерт, көчекләр, койрыклар, борчак, чабак, куян, ычкындыр, бүре, күселәр, үрдәк, мәтәй. пөшәлә. токарь, чыпчыклар, күке, челтер, чүмәлә һ.б.

Кушаматлар үз тормышлары белән яшиләр. Халык һәр авылда бер-берсенә ягымлы гына итеп кушамат та куя. Дөнья, тормыш. .

Иске Кырлай авылы Арча районында, район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән—12. ә Яна Кырлай авылы Арчадан 22 чакрым ераклыкта урнашкан

Яна Кырлай—билгеле авыл. 1892—1895 елларда анда Сәгъди ага гаиләсендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай яшәгән Монда ул Фәтхерахман мулла мәдрәсәсендә беренче тапкыр кулына китап ала.

1895 елда Габдулланы Газизә апасы Госманова Уральски шәһәренә үзе янына алдыра.

Яна Кырлай авылында Тукай хөрмәтенә музей ачылган. Бу музейның соклангыч экспонатлары бар. бирегә ерак төбәкләрдән, чит илләрдән дә кунаклар килә

Кырлайга багышлап күп кенә җырлар чыгарылган Кырлай каеннары (Рәсих Ханнанов шигыре, Мәсгут Имашев көе), «Син, изге Кырлаем- (Флера Гыиззәту длина шигыре, Луиза Батыр-Болгари көе) Соңгы шигырь юллары Тукай исеме белән бәй­ләнешле:

Синдә Кырлай, кайнар моң дәрьясы.

Синдә гәпләр һәрчак боредә Үреңдәге шаулы карурманнар Бигрәк серле булып күренә Кушымта

lllvn урман-кырларны Тукаең Тылсымлы җыр белән бизәде.

 

Хаҗ кылу твбәге син. изге Кырзаем— Халкымның сафлану үзәге

Мәрхәмәткә, назга тореп. Кырлай, Шагыйрь хакын, алла хакларын Күп гасырлар изге ана сыман. Күкрәгеңә кысып сакладың

       
   
     

 

 

Кырлай атамасының борынгылыгы тарихи документлар белән раслана Атат юлы өстендәге Иске Кырлай һәм Яңа Кырлай авыллары Казан ханлыгы чорында ук булган. Кырлай атамасы 1602—1603 еллардагы мәгълүматларны эченә алган Казан өязе теркәү кенәгәсендә күп очрый Д. А Корсаков хезмәтендә (ХҮШ йөз) Каракоек суы буена утырган Кырлай авылында (№ 154) 41 йомышлы татар. Ия суы ярындагы Кырлайда (№ 159) 81 йомышлы, 10 ясак түли торган. Кече Кырлай авылында (№ 166) 21 йомышлы татар яшәгәнлеге күрсәтелә А Артемьев китабында Кырлай авыллары болай сурәтләнә Яңа Кырлай авылының 28 хуҗалыгында 133 ир-ат һәм 125 хатын-кыз яшәгән, авылда бер мәчет эшләгән. Иске Кырлай авылының 49 йортында 281 ир-ат һәм 295 хатын-кыз көн күргән, авылда бер мәчет булган Каракоек суы янындагы Кырлайнын 28 йортында 195 ир-ат һәм 169 хатын-кыз исәпләнгән, авылда бер мәчет эшләгән Н Н. Вечеслав хезмәтендә (1878) Каракоек буеңдагы Кырлайда 56 Йортта 191 ир-ат һәм 162 хатын-кыз кон иткәнлеге хәбәр ителә Анда бер агач мәчет тә булган Бу чыганакта Яна Кырлай авылы да искә алына Андагы 68 йортта 173 ир-ат һәм 191 хатын-кыз кон иткән Авылда ике агач мәчет булган, бер тимерче алачыгы. вак тояк сата торган оч кибет, бер су тегермәне эшләгән Иске Кырлай авылындагы 89 йортта 336 ир-ат, 300 хатын-кыз яшәгән Авылда 2 агач мәчет, вак-төяк сата торган 3 кибет, бер тимерче алачыгы һәм су тегермәне булган И А Износков Кырлай авылларын гүбәндәгечә сыйфатлый Кара-Көек елгасы янындагы Кырлай. Кырлай Каракосге Авыл Себер элемтә юлына урнашкан Авылдагы 39 хуҗалыкта 173 ир-ат һәм 184 хатын-кыз көн күрә Алар ислам дине тота һәм Кара-Коек авылы җәмгыятенә керәләр, тормыш көнкүрешләре уртача.

Иске Кырлай Ия суы буена, Себер элемтә юлының сул ягына утырган Авылдагы 91 хуҗалыкта 307 ир-аг һәм 304 хатын кыз исәпләнгән, алар ислам дине тотканнар һәм Иске Кырлай авыл җәмгыятенә кергәннәр Бу урынга халык хәзерге Хохлово (Өнсә суы янында булган) авылы урыныннан (XVIII гасыр ахырында) күчен килгән Ягъни руслар килеп утыргач татарлар бу җирне ташлап киткәннәр Хохлово авылындагы бер кыр әле дә Мазар кыры дип йөртелә Монда элек зират булган һәм тагар телендә язылган кабер ташлары табылган I860 елга кадәр татарлар бу урынга гыйбадәт кылырга килә торган булганнар Авылда оч кибет, тимерче алачыгы һәм су тегермәне булган

И А Износков хезмәтендә (XIX йоз) Яна Кырлайнын тагын икенче исеме Иябаш дип бирелгән Авыл Ия ехы ярына. Себер элемтә юлынын сул ягына урнашкан Авылдагы 66 хуҗалыкта ислам дине тотучы 196 ир-ат һәм 227 хатын кыз яшәгән Хатык Яңа Кырлай авылы җәмгыятен төзегән Тормыш-көнкүрешләре уртача булган, халык иген иг-ү, киндер сугу белән шөгыльләнгән

II Борһанова мәгълүматларына караганда, элекке заманнарда Яна Кырлай. Ашытбаш, Кысна, Иске Иябаш. Яна Иябаш авыллары халкы бергә җыелып Иябаш җыены үткәргән. Ул җыен икенче төрле Кырлай җыены дип тә аталган Чнканас. Иске
Кырлай. Субаш-Аты авыллары халкы Урман җыены бәйрәм иткән. Икенче төрле ул Урман җигү дип аталган. Аны май ахырында бәйрәм иткәннәр

Марсель Әхмәтжанов тарафыннан Яңа Кырлай авылы зиратыннан XIX йөзгә мөнәсәбәтле каберташ табылган. Тексты: « 1895 нче йылда 3 нче априлдә Иана Ийабашы авылының Ибраһим җәмәгате Гайшә Фәтхулла кызы 70 йәшендә вафат булды. Аллаһу Тәгалә рәхмәт әйләсен».

Өлкән буын кешеләре сөйләвенә караганда да Кырлай авылы оешканга 400—500 еллар бар. Урман кырыенда утырганга күрә, ул Кырлай булып калган. Имеш, башта бу урында чирмешләр яшәгән Татарлар бирегә Тазлардан (хәзер Ташчишмә). Наласадан. Сонгырдан күчеп килгәннәр. Чирмешләрнең чукынмаганнары исламга чыккан Авылда әлегә кадәр чирмеш нәселләре дип йөртелә торган нәселләр бар. Соңгыр авылыннан килеп төпләнгән бер нәселнең шәжәрәсе мондый Ахун (ул Яна Кырлайга мулла булып килгән) -> Ибәтулла -> Габдулла -> Төхфәтулла -> Әхмәтша -> Фәйзерахман -> Гарәфетдин -> Бакый (ул 1935 елгы). Соңгырдан килгән икенче нәселнең шәжәрәсе Мәннаф -> Вәли -> Галимулла -> Ярулла -> Гомәр (1927).

Яна Кырлай тирәсендәге табигать ямьле. Өлкәннәр сөйләве буенча, авылны элек һәр яклап зур урман уратып алган була Авылнын бу урманы Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәрендә чагылыш тапкан

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат.

Төпләрендә ятканым бар. хәл җыеп, күккә карап

Юкә. каеннар төбендә кузгалаклар. гөмбәләр Бергә-бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр Зур бу урман читләре күренмидер, диңгез кеби. Биниһая, бихисаптыр. гаскәри Чыңгыз кеби

Әйе, электә чәй кайнап чыкканчы әби-апалар бакча артындагы урманга барып чәй эчәргә җиләк жыеп кайта торган булганнар. Хәзер урманнар авылдан бер-ике чакрымда Авыл халкы урманга Болын юлы. Унынчы башы дип аталган юллардан барып йөри. Исемнәреннән күренгәнчә, бу тирәләрдә кайчандыр болынлыклар булган. Болын юлында хәзер бер тирән ермак кына калган. Ермак тирәсе сукаланган, анда культуралы үсемлекләр үсә Карлыганлык болыны дип аталган болыннын аерым урын­нарында карлыган үскән.

Авыл уртасында Ия елгасы (Казансу кушылдыгы) агып ята. Елганың башланган урыны авыл басуында гына булганга, ул әллә ни зур түгел, аны инеш дип әйтү дөресрәк булыр. Габдулла Тукай аны әллә кайчан «Халкынын эчкән суы бик кечкенә, инеш кенә» дип язып калдырган. Хәзер көчле елгада бик шәпләп буа (плотина) төзелгән. Буа тирәләре бик ямьле. Аның ике ягында да агачлар. Биш-алты ел элек буага карп балыклары алып кайтып җибәргәннәр. Кырлай һәм башка күрше авыллардагы халык монда үскән балыкны рәхәтләнеп тота, файдалана башлаган икән дә, аянычка каршы, бу рәхәт озакка бармаган. Бер-ике ел элек суда аммиак мичкәләрен юдыру аркасында һәм фермадан агып төшкән пычрак сулар белән балыклар агуланган һәм күпләп үлгән Буада халык су коенмый башлаган. Хәзер су акрынлык белән генә чистаруга, сафлануга таба бара диләр-диюен.

Ия суына кушыла торган суларнын берсе—Зиреклек елгасы. Тирәсендә зирек агачлары күп җыелып үскәнгә бу елга шулай аталган

Авылла чистартып һәм каралып тора торган күренекле чишмәләр юк дисәк ялгыш булмас. Чишмәләрнең кадере юк. карамау нәтиҗәсендә күбесе ябылган Авылда су хәзер һәр йортта, һәркемдә газ. Чишмә һәм кое суларының шуңа кадере юк. чыганакларга игътибар беткән.

Яна Кырлай урамнарының халык телендә кулланыла торган атамалары түбәндәгеләр: Таш урам. Аргы як. Пятый башы. Каклан йорты. Зират ягы

Яңа Кырлай авылында рәсми рәвештә теркәлгән мәхәллә 1807 елда оешкан Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган бер катлы агач бинасы Казан губерна идарәсе тарафыннан 1911 елның 29 апрелендә расланган проект буенча төзелгән Анарчы XIX гасыр уртасында салынган һәм Синод фәрманы белән (1887 елнын 16 июне) җәмигь мәчет итеп үзгәртелгән агач гыйбадәтханә эшләп килгән.

1849 елнын 15 апрелендә имам-хатыйб булып Гатаулла Гобәйдуллин сайлана Ул. 40 ел буена үз вазифаларын башкарып, вафат булгач, анын урынына улы Фәтхерахман Гатауллин (туган елы—09. 08 1857) билгеләнә. Ф. Гатауллин 1917 елга кадәр имам булып тора, исеме тарихка Г Тукайнын беренче укытучысы буларак кереп кала

1892 елнын июнь уртасында авыл крәстиәне Сәгъди абзый булачак шагыйрьне Өчиле
авылыннан Кырлайга алып кайта, ә шул ук елнын көзендә Габдулланы хәзрәт хатынына Маһруйбикә абыстайга сабакка бирәләр. Малай укуга сәләте белән кешене шаккатыра, шуны истә тотып, бер елдан сон ук. Габдулланы мәхәллә мәдрәсәсенә язалар Монда ул. Фәтхерахман хәзрәт җитәкчелегендә башлангыч әдәбиятны үхтәштереп. Коръән өйрәнүгә күчә. 1894 елнын көзендә Г. Тукай Яна Кырлай авылыннан китә Икенче тапкыр шагыйрь бу авылда 1907 елнын октябрендә була

Яна Кырлай авылы мәдрәсәсе артык зур булмаган. 1893 елда анда 17 малай һәм 13 кыз укыган. Мәхәлләдә 98 хуҗалык булып, аларда 269 ир-ат исәпләнгән

Хәзер Яна Кырлай авылында 140 хуҗалык. Анда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы эшли Хужальпстарга газ кертелгән, үзәк урам асфальтланган.

Кырлай авылларынын икесендә дә зиратларга игътибар зур икәнен әйтергә кирәк Тирә-юньнәре рәшәткә белән тотылган, һәр елны авыл халкы, өмә оештырып, зиратларны корыган ботаклардан чистарта

Яна Кырлай һәм Иске Кырлай авыллары Казансунын ун кушылдыгы Ия суы буена утырганнар Өлкәннәр сөйләве буенча. Яна Кырлай авылын нигехзәүчеләрнен төп нәселләре Иске Кырлайдан күчеп килгән

Авыл халкынын түбәндәге кушаматлары бар: аю. бүре, кәчәй. чәкән, чүкеч, күсе, бәрәңге, торна, акбаш. кәҗә, күгәрчен, ишәк, чемәк. әлдермеш карт, мәчтүрә. тавык, тырай, катык, әрмән, таз. немец, куян, сарык һ.б

Иске Кырлай тирә-юнендә елга-инеш. чишмәләр күп Балта борау. Шхттыравык. Әпск, Карлыган елгалары суларын Иягә китерәләр Әпек, Зират. Кырлай чишматәре дә. әйләнә торгач. Ия суына килеп кушылалар Иске Кырлайның горурлыгы булган изге чишмә һәм алма бакчасы турында берничә сүз әйтмичә китү гөнаһ булыр иде

Изге чишмәне махсус карап торучы кеше юк Ләкин аннан су алып киткән һәр кеше аны үзенчә чистартып һәм тазартып китә икән Шәһәрдән кайтучылар анын суын савытларга тутырып алып китү ягын кайгырталар икән Сәбәбе бик гади суын төрле авырулардан тазарта, шифалы дип сөйлиләр Шулай да бу чишмәне махсус ясалган чишмә йорты белән бизәсән. улак куйсан. ел саен күзәтеп һәм чистартып торучы берәр кеше билгеләсәң бик игелекле эш булыр иде

Элек авылнын алма бакчасы тирә-юньдә данлыклы булган, хәтта аны саклау өчен махсус каравылчы да куелган Хәзер бу бакчага игътибар юк. ләкин алмагачлар һәр яз саен шау чәчәккә күмеләләр һәм тирә-юньгә хуш ис таратып утыралар

Авыл янындагы Мүксаз дип йөртелгән сазда мүк үсә Өй салганда халык бу саз мүгеннән бик нык файдаланган Аю сазы тирәсендә элекке заманнарда калын урман булган, аюлар да очраштырган Авыл янында Әкәй өсте дип Йөртелгән тау бар

Иске Кырлайда сигезьеллык мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, элемтә үзәге, китапханә, кибет, такта яру цехы эшли.

Авып халкы үзәкләштерелгән газ яга. юлларга асфальт түшәлгән, авыл эчендәге юллар күтәртелгән.

Авылда мәчет эшли, теләгән кеше анда гыйбадәт кылырга йөри Авыл халкы өлкәннәргә игътибарлы, җае гуры килгән саен аларга ярдәм итеп торалар Картлар йортына бирелгән өлкәннәр юк

Авыл халкынын кушаматлары да бар буты, ык-мык. ннкыл. куян. кули. нутри. кисмәк, пычтыр, виржилио. шәпыйк. нәчүр. бака һ.б.

Авылда халык хөрмәт итә торган Низаметдинова Әминә Гомәр кызы яши . л 1 МО нчы елда туган Әминә ханымны халык ак кеше, саф кеше дип атын икән һәм өлкән яшьтәге кешеләр ана үз васыятләрен аллан ук «Әминә сеңлем, соңгы юлга мине син озатырсың*.—дип әйтәләр икән Ул мәрхүмнәрне сонгы юлга озатканда .парны шәригать кануннарына туры китереп юа. ахирәт күлмәге тегә һәм киендерә икән

Әйе. һәр эшнен үз остасы була

Дәвя.чы кимев саннарда