Логотип Казан Утлары
Шигърият

АДӘМ БАЛАСЫ

МННҺЮ I 1ЫК I \ г
Чәчәге—чәнечке...
Яфрагы—ут жә...
Адәм балагының
теленәсе күңле
шул гөлгә үрелә...
Тауны урап үткән-
үтә дә зирәктер...—
Адәм балагының
кыя-тау кичкәне
барыбер кирәктер.
Гөш—җисем үзәге,
матди күренеше...
Адәм баласының
килү китүе дә -
төше бүленеше
Сала, кала корган,
чуен, тимер койган...
Адәм балагына
тәкъдир:—Мәңге »ш!—дип.
тәгаенләп куйган...
...Тапканыннан артык
һич ни югалтмаган...
Адәм баласының
күрәсен—күрәчәк
пәрдәсе каплаган...
Җылы сүзе—җанга,
суыгы—йөрәккә...
Адәм баласының
дәшми торуы да
барыбер йөдәтә...
Кояшлы иртәдә
ызгыш-талаш корган
Адәм баласының,
бәхетен киртәләп,
шайтан тозак корган..
Гарасат авылны
туздырып бетерде...
Адәм баласының
гомергә җыйганы—
давылга бер көнлек.
Юрганына карап
аягын сузмаган
Адәм баласының
юраган тормышы
хыялдан узмаган.
Яшен яшәгән дә,
ашын ашамаган
Адәм баласына
ни дип дәшәргә дә
белми аптыраган...
Тәүбә итмәс борын.
Җәзадан котылган.
Адәм баласының
калган гомеренең
кояшы тотылган...
Йөзем, хөрмә мулдан,
хурлары, бакчасы...
Адәм баласының—
шул рәхәттән качып
китмәкче—барчасы?
Кирәксә—табыла:
һәрнидән хәбәр бар...
Адәм баласына
искәртеп куелган
хәләл бар, хәрам бар.
Базарда бар да бар.
Югы—яшерелгән...
Адәм баласының
Тыелган товары—
Намус әҗереннән...
Яшәү—мәгънә эзләү,
касәсе тулыдыр.
Адәм баласының
җавабын табар җир—
киек каз юлыдыр...
Газраил-фәрештә
килер, ул—гамәлдә.
Адәм баласының
шәмдәлендә гомре
янып беткән мәлдә.
Алыш-бирешендә
рибага бармаган
Адәм баласының
җиде буынының
табары: май да бал.
Орлыгы—яралгы
карындык түрендә.
Адәм баласының
тәкъдире ни язган:
шунда ук күренә...
Яман сүз—өшетер,
Мактау сүз—эретер.
Адәм баласының
тел төбендә йөрер
бер кашык дегете...
Аллаһы:—Бул!—дигән...
Җиргә инсан иңгән...
Адәм баласына
санынча бирермен,
нәфсен тыйсын!—дигән.
Гөлләрдән гөл матур,
таулардан тау биек...
Адәм баласының
башы күккә тиер—
бай бүреген киеп...
Хәер-шәфкатьлелек
сатылмый базарда...
Адәм баласының
барыбер тарганы
бар диләр аңар да...
АДӘМ БАЛА' 1.ГНА
Хәергә тарыган—
кемдер шәфкатендә..
Адәм баласының
саваплы хәере—
Ходай рәхмәтендә...
Буйсыну фарыз,—дип,
кемдер алдаганмы?
Адәм баласының,
ж,әя тарттырырлык
хәле калмаганмы?..
Эзе—йөргәненнән,
эше—кылганыннан...
Адәм баласының
җирдә калганы ни
йөз ел торганыннан?.
Кичелмәгән дарья...
Күчерелмәгән тау...
Адәм баласының
дүрт саны төзек һәм
иманы булсын сау...
Тик чиләнгәч арты,
иярләгән атын...
Адәм баласының
вата-вата табар
чикләвеге каты..
Уеннан уймагы
чыгып кына торыр...
Адәм баласының
уеннан алдарак
шайтаны котырыр...
Корыган агачка
кош оя кормаган...
Адәм баласының
хак имандагысы
потка баш ормаган...
Хөсетлек—үтмәс чир,
дәвагын кем табар...
Адәм баласының
күрше бакчасына
мең ел алтын явар.
Сугышта тапкан мал,
барыбер таланган...
Адәм баласының
иле-ыруының
әхлагы каралган...
Кендеге—әбидән
Сөннәте—бабадан..
Адәм балагына
хәер фатихада—
төшүгә табадан.
Хеопс өйгән—таштан...
Аксак Тимер—баштан...
Адәм балагының
һәр пирамидасы
кан яшькә буташкан...
Вакытсыз картайган-
ни кылга мантымас.
Адәм баласының
фәкать хөр күңеле
таякка калдырмас...
Күленең—кипкәне,
урманы—корганы...
Адәм баласының
утырган ботакка
балтасын органы...
Ал биргә—ат елый.
Бирмагә—ул яна...
Адәм балагының
шуңар ирешкәне
ир ат исмен ала...
Ничек карасаң да
ай—йолдыздан якты...
Адәм баласының
тартып сузганы да
айдан айга чаклы...
Килере билгеле—
билгесез сәгатьтә...
Адәм балагы ни
үзгәртә ала соң
алдан белеп хәтта?..
Кояш йөрешендә -
елы... фасыллары...
Адәм баласының
шуңар бәйле—җирдә
яшәү асыллары...
Атканы—таңында...
Батканы—кичендә:
Адәм баласының
гомренең яртысы—
шул ара эчендә...
Тырышкан барыбер
ташка кадак каккан.
Адәм баласының
ата ялкавы да
белә шуны яттан...
Хаҗәте—йөгәнсез.
Әҗәте—дилбегә...
Адәм баласының
шуңарга тарганы
гомергә бил бөгә...
Бик тә бай юмартка
юлыгасы килә...
Адәм баласының
һәммәсе биектән
егыласы килә.
Җ иләге—тәлгәштә,
алмасы—агачта...
Адәм баласының
әле ашыйсы бар
үрелеп алгач та...
Күк җиде түбәле
Җирнең—җиде каты.
Адәм баласының
Җаны һәм җәсәде
Шуннан урап кайтты.
Хиссез мәгънә—таштыр.
Уйны уй буташтыр...
Адәм баласының
Шигырьле мизгеле—
Күкләргә тоташтыр...
һуш акьп зиһен гәҗрибә
Кызыл шигырь ЯЗЫП
Дан-шөһрәт казанган
Адәм баласының
Иҗатын җирлиләр
Үзеннән алдарак...
Ике дөньяда да мал,
дан бүлеше бар...
Адәм баласының
савабынча табар
алтын кимеше бар...
Байлык—бер айлыктыр
ярлылык—гомерлек...
Адәм баласына
бетмәс байлык—Иман,
оҗмахка керерлек!
Мыскалга салынган
дөнья малы, гаме...
Адәм баласына
шайтан сузып тора
тыелган тәгамне...
Җиткәннәрме барып.
Калганнармы туктап.
Адәм балалары
көтү-көтү йөри
үлән яфрак утлап...
Түләнмәгән бурыч,
үтәлмәгән вәгъдә...
Адәм баласында
гомер бетәсе юк
бер-берсенә дәгъва.
Юраган—юш килә,
ни килсә—буш килә..
Адәм баласына
телен тешли-тешли
кыйммәтле һуш килә.
Яктылык елының
үзгә фасыллары—
Адәм баласының,
нурга әверелеп,
күрер—кайсылары?.
Йөргән таш—шомара,
йөргән акча—туза...
Адәм баласының
гомере таш актарып,
акча,—диеп уза...
...Таш пулат—курасы,
туп-тулы бурасы...
Адәм баласының
һаман саен килә
бердәнбер буласы...
...Сокландыра кайсы,
кызгандыра кайсы...
Адәм баласының,
баксаң, нәкъ шул хәлгә
омтыла һәркайсы...
Җырында хәтере
җуелмас уелган
Адәм баласының
дөньяга әйтере:
"Карурман", "Уел'дан.
Җир Ана! Хак бәя
тирәнтен уйласаң...
Адәм баласында
җирсү—иң самим хис
хәтерен җуймаса...
Салават күпере—
күкләрнең әләме..
Адәм баласына
чистарынган саен
җибәргән сәламе..
Авызда кара кан,
ашында таракан—
Адәм баласын Хак:
—Төкерә күрмә,—дип,
кисәтеп яраткан...
Түбәтәе җәлпәк,
шулай да чигелгән..
Адәм баласының
башы ни кияре—
тәкъдирдә, диелгән.
Кояшны каплады,
көннең уртасында..
Адәм баласына
Тулган Ай. кисәтеп.
нидер әйтте сыман.
Боек яралышның
даһи иҗатчысы
Адәм ба чагының
ҖИРенә төшергән
беренче яктысын...
Котып бозы ipeii,
җирне туфан басар.
Адәм баласының
кем атлысы тагын
нинди көим » KapIL
Чиксез мәңгелектә
ТЫГЫЗ ЯНӘ111.1МҺ
Адәм баласының
куышы—ГВЭШ Җир
оҗмахтай яшәрлек...