Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ЯҢА ГЕРОЙ СОРЫЙ


БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Безнең татар балалар язучылары дип йөртелгән әдипләребезнең күбесе башка жанрларда күбрәк һәм нәтиҗәлерәк ижат итә. Бүген балалар өчен язган 50ләп язучыбыз булса, шулардан бары тик балалар өчен генә ижат итә дип мин нибары алты-жиде фамилияне санап үтә алам: Вакыйф Нуриев, Алмаз Гыймадиев, Ләлә
Гыймадиева. Йолдыз Шәрәпова. Сөмбел Гаффарова. Рәшит Бәшәр. Хатим Жазәй. Мөжәһит Әхмәтжанов. Вәсимә Хәйруллина. Болар—фанатлар.
Әлбәггә инде, һәрберсенен үз сәбәбе бардыр Шәүкәт Галиев. Роберт Минну.гтин. Рабит Батулла, Фәнис Яруллин кебек балалар әдипләребез өлкәннәр өчен дә шәп әсәрләр ижат итеп, Татарстаннын халык язучылары булып танылдылар Димәк, өлкәннәр өчен ижат итү аларга файдалырак. Рөстәм Мингалим. Ләбиб Лерон. Фәйрүзә Мослимова. Асия Юнысова. Мәрзия Фәизуллина. Резеда Валиевалар шулай ук өлкәннәр өчен ижат итүдән күбрәк файда күрәләр. Әйе. мин файда күрәләр дип әйтәм Чонки файда китермәгән хезмәт, ул хезмәт түгел Бигрәк тә бүгенге заманда Ә шедеврларны бары тик фанатлар гына тудырырга сәләтле һәм. әлбәттә инде, талант ияләре!
Ә безнең татар балалар әдәбиятында күптән инде шедеврлар туганы юк Димәк талант ягыбыз чамалырак. Шулай турысын ярып әйткәнгә хәтерегез калмасын
Баштан ук әйтеп китим: бездә татар балалар әдәбияты гаять бай. Кш Гатидән алып бүгенге көнгәчә 700 ләп язучы ижат иткән дип исәпләп чыгарган булсак, шунын 100дән артыгынын ижаты баталар әдәбияты белән бәйле һәр жиденен берсе дигән сүз Бу бүгенге саннар чагыштырмасына да туры килә. Димәк, гомер бакый 7 язучының берсе балалар очен ижат иткән! Ә бүгенге балалар язучыларынын әдәбиятка керткән өлеше нинди? Сонгы өч елда, ике съезд арасында нәрсәгә ирешкәнбез?
Мин санап киткән чиста балалар язучыларына килгәндә, артык һаваланырлык эшләр күренми. Дөрес. Сөмбел Гаффаровадан кала алар барысы да берәр китап чыгардылар. Ләкин ин унышлылары дип Алмаз Гыймадисв белән Вакыйф Нуриев китапларын әйтер идем. Алмаз Гыймадиев Татарстан китап нәшриятында чыккан Ниязның рекордлар китабы" дигән китабы очен берлекнен Абдулла Алиш исемендәге премиясенә лаек булды. Алмаз "Мәгариф" нәшриятында да “Без андый малай түгел” дигән китап чыгарды. Алмазнын хикәя-повестьлары укучыны кызыклы вакыйгаларга, романтик омтылышка, мажаралар дөньясына алып керә, оригиналь стильдә язылган булуы. көтслмә!ән чишелешләре белән үзләренә жәлеп итәләр Ләкин ике нәшриятта ике китап чыгарса да. Алмаз әле үзенен мөмкинлекләрен тулысыңча файдаланган, үзен 100 процентка ачып бетергән дип әйтә алмыйм Ул утырып кына эшләсә, бөтен энергиясен һәм сәләтен әдәби ижатка гына багышласа, балалар очен гениаль әсәр ижат итә алыр иде. Без аннан шундый бер шедевр көтәбез Кызганычка каршы, шундый сәләте, осталыгы белән, мөмкинлекләре белән, ул үзенен энергиясен ваграк нәрсәләргә сарыф итә.
Былтыр Вакыйф Нуриев безне “Җиденче палата" дигән, бераз Чеховчарак яңгыраган гүзәл китабы белән шатландырды һәм үзенен шулай ук бал азар өчен ижат изүче талантлы язучы икәнен күрсәтте Ләкин Вакыйф та гафу итмәслек дәрәжәдә аз яза. Үзенен икенче китабын ул бары тик 50 яшьлек юбилее якынлашканда гына дөньяга чыгара алды.
Шагыйрәләр арасында ялтыраганы Йолдыз Шәрәпова булгандыр, мөгаен Ул Татарстан китап нәшриятында "Җавапсыз сорау " дигән китабын чыгарды Йаздыэ елдан ел остара, шигырьләре жыннаклана. кыскара бара. Ул элегрәк елларда чаманы югалтыбрак жибәрә торган иде Бер шшырьдә ике шигырьне берләштергән чаклары була иде Бу китабы белән Йолдыз 2003 елда аванс белән бирелгән Алиш исемендәге премиягә лаек икәнлеген ниһаять раслады дип әйтергә телим
Хәлим ҖәләЙ балалар очен халык әкиятләреннән поэмалар ижат итен. Татарстан китап нәшрияты анын “Пәриле күл буенда" дигән китабын бастырып чыгарды Йөгерек тел. матур бизәкләр белән язылган әкиятләр нәниләр өчен бик матур бүләк булгандыр дип уйларга кирәк
Мөжәһит Әхмәтжанов белән Вәсимә Хәйруллина китаплары беркадәр бер берсенә охшаш булып ТОСЛДЫ ир Иксч и шип.рншкә мәкып горМЫШЫН ШШ керүләре белән аерылып торалар Мәктән дәресләрендә ни укытылырга тиешлекне белеп язулары сизелә Икесснен дә базазар мавыгып укырлык кызыклырак әсәрләр язуларын күрәсе килә.
Ләлә Гыймадиева үзенен юбилеена "Мин ана бәхет телим" дигән китабын
чыгарды. Җыентыкка нигездә алдагы елларда басылган китапларына кергән әсәрләре тупланганлыктан, аерым тукталып тормаска булдым. Бары тик Ләлә апанын ижади активлыгын арттыруын гына телисе килә.
Рәшит Бәшәрнен "Мәгариф" нәшриятында чыккан “Җәй кызы" китабы бер шигырьдән торган алфавит булуы белән кызыклы.
Ике корылтай арасында балалар әдәбиятында шагыйрьләребез активлык күрсәтте. Яна шигырьләр иҗат итмәсәләр дә. Шәүкәт Галиев. Энже Мөэминова, Резеда Вәлиеваларнын шигырь китаплары дөнья күрде. Әлегә берлек әгъзалары булмасалар да. Азнакайдан Резеда Шәрипова. Түбән Камадан Илзирә Вәлиуллина кебек яшь шагыйрәләр балалар өчен шигырь китаплары чыгарып балалар әдәбиятына житди заявка ясадылар. Ләкин балалар өчен китап чыгаручы барлык авторлар да хуплауга лаек дип әйтеп булмый әлегә. Әлмәггән Роза Солтанова исемле шагыйрә- мөгаллимәнең "Балачак сукмаклары" дигән китабы, аннотациясендә “автор яшь дусларының—кызлар һәм малайларның рухи халәтләрен, фикерләү рәвешләрен, кичерешләрен яхшы белә",—дип язылса да. шул халәт-кичерешләрне шигырьгә сала, шигырь итеп тасвирлап бирә белми икән. Анын 41 язмасы арасында бер генә шигырь дә булмавы һәм шул китапны "Суз" нәшриятынын бастырып чыгарып, укучыларга тәкъдим итүе, тыйнак кына итеп әйткәндә, йөрәкне әрнетә. Ә күзгә карап, дөресен генә әйткәндә монын ише басмалар балалар әдәбиятына каршы эшли; укытучы кулы белән язылган булуы бигрәк тә әдәбият белән кызыксынучы балалар өчен зур зыян китерә. Чөнки укытучылар гадәттә үзләре язган шигырьләр үрнәгендә балада әдәбиятка карата мөнәсәбәт тәрбиялиләр, ә бу очракта ул тискәре мөнәсәбәткә әверелә, һәрхәлдә, тискәре роль уйный.
“Рухият" нәшрияты әдипләребезнең китапларын бастырып бик зур эш башкара. 2007 елда нәшрият нәниләр өчен дә бүләк ясады—"Балаларга бүләк—Подарок детям" дигән исемдә татарчалы-урысчалы китап бастырып чыгарды. Биредә шул исемдәге әдәби конкурста катнашкан каләм әһелләренең ин яхшы дип табылган әсәрләре урын алган. Арада инде исемнәре яхшы таныш Мөжәһит Әхмәтжанов, Альберт Хәсәнов. Рәмзия Габделхакова. Камил Гыйльмуллин. Резеда Шәрипова. Илүсә Нәбиуллина. Әхтәм Фәтхи. Таһир Шәмсуаров кебек авторлар белән бергә, әле янарак каләм тибрәтә башлаган яшьләрнең дә шигырь-хикәяләренә кин урын бирелгән. Шактый саллы, колачлы гына басма килеп чыккан Әмма ләкин китапны укып чыккач, кызганычка каршы, балалар өчен чын мәгънәсендә бүләк булырлык искиткеч әсәр күреп сөенә алмадым.
Ике корылтай арасында прозаикларыбыз да балалар өчен азмы-күпме иҗат итте. Вакыйф Нуриев белән Алмаз Гыймадиевтан кала Эльмира Шәрифуллина. Фирдәвес Зариф. Әмирҗан Моталлапов. Әнәс Хәсәнов. Флера Тарханова. Нәкыйп Каштанов нәниләрне хикәя һәм әкият китаплары белән сөендерде. Ләкин бу китаплар берсе дә балаларның, нәниләрнең үз тормышын сурәтләгән әсәрләр түгел иде. Һәм. әйтергә кирәк, барысы да икенчел, инде әдәбиятта булган, укылган әсәрләр тәэсирендә ижат ителгән булулары белән кызыксыз тоелдылар. Ә менә яшь язучылар, әлегә берлеккә кабул ителмәгән Лилия Закирова. Илшат Сәйфуллин. Айгөл Әхмәтгалиеваларнын китаплары укучылар күңелендә бары тик җылы тәэсирләр генә уяткандыр Азарнын хикәяләрендә мәктәп укучыларының, балаларнын үз тормышларыннан алынган вакыйгалар тасвирлана, балаларнын үз күзәтүләре нигезендә туган сюжетлар бәян ителә. Һәм шунын белән бу авторлар китап укучыларны битараф калдырмыйча, аларнын яна әсәрләрен төрле гәзит-журнал битләреннән эзлисен, күреп сөенәсен. йотлыгып укыйсың. Нәкъ менә шушы авторларны мин киләчәктә Ләбибә Ихсанова. Роза Хафизова кебек балалар язучыларынын алмашчылары булыр дип өметләнәм.
Яшь алмаш дигәннән, соңгы елларда балалар әдәбиятына өметле яшь каләм ияләре житди заявка ясады дип әйтергә мөмкин.
"Шәһри Казан'' гәзитенең узган елгы 29 июнь санында Резеда Вәлиева һәм Галимжан Гыильманов бик житди кайгыртучанлык белән "балалар
исемнәрен мин инде алда санап үттем. Әле болардан тыш та әдәбиятыбызның киләчәге булырдай өметле яшь каләм ияләре үсә. Ленар Шәех. Айсылу Имамиева. Рөстәм Галиуллиннарнын ижатлары балалар әдәбияты секциясендә тикшерелеп, китаплары басмага тәкъдим ителде. Ленар Шәех инде ике китап чыгарырга өлгерде һәм Язучылар берлегенә кабул ителде. Ижевскидан Гүзәл Исхакова Татарстан китап нәшриятында “Керпе—Ежик" һәм “Сөенеч—Радость” исемле татарчалы-урысчалы китаплар чыгарып, шулай ук берлеккә тәкъдим ителде. Чаллыда Булат Садретдинов. Азнакайда Римма Шәехова исемле өметле шагыйрьләребез үсеп килә
Аннары. Абдулла Алишнын туган көне уңаеннан татар балалар китабы атналыгы уздыруны традициягә кертә баруыбыз да яшь алмаш әзерләүгә эшли Атналыкнын беренче көнендә менә өч ел инде ижат итүче яшь каләм ияләрен—укучыларны Казан дәүләт курчак театрына жыеп. балалар китабы бәйрәме уздырдык. Балалар язучылары белән очрашу укучыларның үз ижат үрнәкләрен таныштырулар белән аралаштырып уза. Ин яхшы дип табылган язмаларны сайлап 2006 елда Татарстан китап нәшриятында “Алмаш” дигән китап та бастырып чыгардык
Ике съезд арасында балалар китабына игътибар артуны билгеләп үтәргә кирәк. Матбугатта татар балалар китабы турында, дөресрәге татар балалар китабынын юклыгы хакында күп бәхәсләр булып алды Проблеманы белгәне дә. белмәгәне дә язды. “Татарстан яшьләре" гәзитендә Гөлнара Сабирова исемле журналистлары хәтта абсурд дәрәжәсенләге. мәгънәсез һәм хәтәр фикерләр язып чыгуга кадәр барып җитте Анын өчен инде матур итеп бизәп чыгарылган Тукай әкиятләре дә. Роберт Миннуллин шигырьләре дә. татарча тәржемәдә чыккан "Робинзон Крузо”. “Винни Пух маҗаралары” да кызык түгел, балалар өчен искергән булып санала. "Тукай әкиятләре. “Таңбатыр”. “Үги кыз" кебек халык әкиятләре матур, әмма вакыт та алга бара бит. жәмәгать. Элек бу бала жиде класс бетереп туган дип әйткәннәр, аннан ун класс бетереп туган дия башладылар, хәзер вуз бетереп туган дисән дә ярыйдыр Димәк, аларнын ихтыяжлары. мәнфәгатьләре, кызыксынулары да күтткә югары -ли Гөлнара,— Заманчалык җигешмәү генә түгел, ул бөтенләй юк әдәбиятта Әгәр булса, балалар китап укыр иле “Нечкәбил". “Камырша". “Кәжә белән Сарык” никадәр генә кызык булса да. туйдыра бит ул. Минем әти-әнием шуны укып үскән, мин шуны укыдым, хәзер минем балам да шуны укырга тиешме?" Мин бу юлларны әлеге шул Гөлнара Сабированын “Татарстан яшьләре"нен 2006 елгы 26 гыйнвар санында чыккан "Кем булырсың син бала'.’" дигән мәкаләсеннән китерәм. жәмәгать Бу язманы укыгач, мин безнең гәзитләрдә татар әдәбиятын, фольклорын белми торган гына түгел, бәлки яратмый торган журналистлар эшли икән дигән фикергә килдем һәм куркуга калдым "Гарри Поттер кирәк безнен заман баласына!"—ди Г Сабирова Ә үзе Гарри Поттернын шул ук татар әкиятләрендәге Тан батырлар. Дутан батырлар. Турай. Камыр батырлар. Дию пәриләре, убырлы карчыклар ясаган могҗизаларның яңача. язучы фантазиясендә туган, заман технологияләрен файдаланып язылган варианты икәнен аңламый
“Балалар китабы юк. балалар китабын чыгарырга теләүчеләргә нәшриятта аяк чалып утыралар" дигән сүз бары тик проблеманы һәм хатнсн бүгенге торышын белмәүче, сенсация артыннан куучы журналистлар тарафыннан уйлап чыгарылган нәрсә генә. Чөнки Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы китап кибетенә генә керен карасаң да балалар китабынын күплегенә, төрлелегенә һәм затлылыгына сокланасын! Ә инде картон китаплар булмау, картоннан ясалган уенчык формасындагы китаплар күренмәү ул бары гик Татарстанда андый китап ясау технологиясенең җитешмәвенә генә бәйле Игътибар итсәгез, андый китаплар хәтта Мәскәүдә дә басылмаган, бәлки Росговта яисә Кытайда >к эшләнгәнлеген күрерсез Заман өкияти тнхлектә алга бара Безлә лә картон китап ясау машиналары барлыкка килер. Атла боерса! Ләкин бер нәрсә күңелне борчый һәм бик җитди нәрсә' Ул да булса, балалар өчен әйбәт әсәрләрнең аз язылуы Язучыларыбызда фантазия җитеп бетми Соңгы өч елда әдәбиятта вакыйга булырлык яна әсәр ижат ителмәде, яна геройлар тумады Мамадышта яшәп ижат итүче Рафазль Газнювка “Бүләгем" китабы өчен Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы диплом бирелде бирелүен, ләкин ул да анын 2003 елда чыккан китабы һәм күпкә элегрәк язган
шигырьләре өчен булды. Әйе. сонгы еллар балалар әдәбиятында яна Шәвәлиләр дә тумады. Кирлемәннәр дә барлыкка килмәде. Камыршалар да язылмады. Мин беркемнең дә исемен атарга теләмим. Үзем дә шул исемлектә булыр идем. Бар бит дөнья балалар әдәбиятында мавыктыргыч геройлар. Пиноккио. Буратино. Карлсон. Маугли. Микки-Маус, Чипполино, Крокодил Гена. Чебурашка. Муха-Цокотуха. Айболит. Мойдодыр. Бармалей. Бибигон. Дндя Степа, Кот Матроскин. Винни- Пух. Золушка. Красная Шапочка. Белмәмеш һәм башка бик күп әкият геройлары ижат ителгән бит Безнен балалар китабы юк дип чан сугучы Гөлнара Сабировалар бәлки әнә шундый геройлар юк дип әйтергә телидер. Әгәр шулай булса, алар сүзендә хаклык бар. жәмәгать. Чыгышымны шушы урында түгәрәкләп, мин сезне, кадерле каләмдәшләрем, әнә шундый берәр герой уйлап табарга, шунын турында мажаралы әсәр ижат итәргә чакырам Әйдәгез әле. күрсәтик үзебезне. Бәлки бу эш безнен хәлдән киләдер.