Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ҖИТДИ БЕЛДЕРҮ
2008 елнын 2 августында Казанда
Идел буе—Урал халыкларының
милли конгресслары һәм
ассоциацияләре җитәкчеләренең
очрашуы булып узды. Биредә
«Удмурт кенеш» Бөтенудмурт
ассоциациясе президенты В.
Тубылов, Бөтендөнья башкорт
корылтае башкарма комитеты рәисе
Р Азнабаев, РФ фин-угор халыклары
ассоциациясе рәисе В Мосин, Чуаш
милли конгрессы президенты Г
Архипов, Бөтен- мари шурасы рәисе
урынбасары В Воронцов, Бөтендөнья
татар конгрессы башкарма комитеты
рәисе Р Закиров катнашты
Милли оешма җитәкчеләре Идел
буе һәм Урал җирләрендә яшәүче төп
халыкларның этнокультура
үзенчәлекләрен, туган телләрен,
милли мәгарифне саклау кебек уртак
мәнфәгатьләрен искә алып,
ассимиляция, милләтләрне юкка
чыгару сәясәтенә каршы чыгып,
Россия Федерациясе халыклары
арасында бердәмлекне һәм
хезмәттәшлекне ныгыту
максатыннан, Идел буе һәм Урал
халыклары Координацион шурасын
оештырдылар
Милли хәрәкәт лидерлары Россия
һәм халыкара җәмәгатьчелеккә
мөрәҗәгать итеп, алардан милли
үзенчәлекләрне, туган телне,
мәгариф системасын саклауда те-
ләктәшлек сорап белдерү кабул
иттеләр.
«Советлар берлеге һәм
Көнчыгыш Европа илләрендә
тоталитар режимнын җимерелүе күп
халыкларның, шул исәптән Россия
Федерациясе халыкларының да
ижгимагый-сәяси,
социаль-икътисади тормышында
демократик үзгәрешләргә, милли
күтәрелешкә юл ачты Яна Россиядә
демократия һәм ачык җәмгыять
шартларында XX гасырнын 90 нчы
елларында безнең халыкларыбыз
туган тел, милли мәктәпләр,
мәдәният, ата-бабаларыбыз- нын
гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү
өлкәсендә шактый уңышларга
иреште Ул елларда милли сәясәт
федератив дәүләтнең ин әһәмиятле
мәсьәләләреннән берсе булып торды.
Ләкин соңгы елларда федерализм,
халыклар тигезлеге, аларнын милли
хокуклары саклану
принципларыннан кире кайту
күзәтелә. Болар барысы да Россия
Илнең Төп канунында «Россия
Федерациясе барлык халыкларга
туган телләрен саклау, аны өйрәнү
һәм үстерү өчен шартлар тудыру
хокукларын гарантияли» диелгән
булуга карамастан, сонгы вакытта
мәгариф өлкәсендә Россия
Федерациясе Конституциясе һәм
халыкара хокук нормаларын бозучы
кануннар кабул ителә. Хәзерге
вакытта җәмәгатьчелектә укыту стан-
дартының милли-төбәк компоненты
һәм аларны тәнгәлләштерү турында
бәхәс бара. Безнен фикеребезчә,
монда сүз уйнату гына күзәтелә Ә
асылда федератив дәүләттә һәр
халыкның туган телендә үз милли
мәгариф системасын булдыру
турында гына сүз барырга тиеш Моңа
кадәр Россия Федерациясе Мәгариф
министрлыгында милли мәктәпләр
проблемалары белән шөгыльләнүче
бүлек һәм хәтта махсус
фәнни-тикшеренү институты да бар
иде Россиядә демократиянең аякка
баскан елларында илдә Милләтләр
эшләре һәм төбәкләр сәясәте буенча
министрлык та эшләде Бу
структуратарны бетерү илнең бүгенге
җитәкчелеге Россия халыкларын тиз
арада ассимиляцияләү һәм
унификацияләнгән милләтсез халык
тудыру юнәлешендә хәрәкәт итә
башлавы турында сөйли. Бу вазгыять
бездә нигезле хәвеф уята.
Без. Идел буе һәм Уралнын төп
халыклары вәкилләре. Россия һәм
халыкара кин җәмәгатьчелеккә
мөрәҗәгать итеп, алардан милли
үзенчәлекләребезне, туган телебезне,
мәгариф системабызны, милли мәдә-
ниятебезне. ата-бабаларыбызның
гореф- гадәтләрен саклап калуга
омтылышыбызны яклап чыгуларын
сорыйбыз. Без халыкара
җәмәгатьчелеккә таянырга мәҗбүр,
чөнки Россия Федерациясе хакимият
структураларына күпсанлы
мөрәҗәгатьләребез тиешле җавап
алмады
Россия Федерациясе
халыкларының мәдәни һәм
цивилизацияле күптөрлелеген саклап
калыйк! Туган илебезнең прогрессив
үсешен һәм чәчәк атуын без шушы
юлда гына күрәбез»,—диелә
белдерүдә
ПРЕЗИДЕНТ ШАГЫЙРЬНЕ КОТЛЫЙ
Россия Президенты Дмитрий
Медведев Татарстанның халык
шагыйре, ТР Дәүләт Советы
яшьлегегез унаеннан эчкерсез котлау-
ларны кабул итегез.’ Талантлы
шагыйрь, публинист һәм тел белгече
буларак, сез үз әсәрләрегез белән
Россиянен мәдәни күптөрлелеген
баетасыз, татар теле һәм әдәбиятын
үстерүгә зур өлеш кертәсез, ә балалар
өчен язылган китапларыгыз белән
нәни укучыларга шигьриятнен гүзәл
дөньясын ачасыз.
Татарстанда яшәүчеләр файдасына
актив иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек
эш- чәнлегегез дә зур
ихтирам-хөрмәткә лаек.
Сезгә нык сәламәтлек, яна үрләр,
гомумән. ин изге теләкләр
телим”,—диелә котлау
телеграммасында
ШАХМАТ САРАЕ ДА БУЛЫР
Татарстан Президенты М
Шәймиев Казан Кремлендә Халыкара
шахмат федерациясе (ФИДЕ)
президенты. Калмыкия башлыгы К.
Илюмжинов белән очрашты
Сөйләшүләр барышында Татарстанда
Шахмат сарае төзү. Р151)
җитәкчелегенә, өстәмә спорт гөре
буларак, шахматны 2013 елгы
Универсиада программасына кертү
турында тәкъдим ясау, шахмат уенын
киләчәктә тагын да популярлаштыру һ
б. мәсьәләләр күтәрелде
Казанда Шахмат сарае төзелгән
очракта чыгымнарны Халыкара
шахмат федераиия се күтәрәчәк.
АЛ ТАЙГА СӘФӘР
Татарстин һәм Алтай
Республикасы тыгыз хезмәттәшлеккә
өметләнә
Рәсми визит белән Алтайда булып
кайткач. ТР Премьер-министры
урынбасары мәдәният министры Зилә
Вәлиева журналистларга әнә шулай
дип белдерде Татарстан делегациясе
составында Дәүләт Совстынын
мәдәният, фән. мәгариф һәм милли
мәсьәлатәр комитеты рәисе Разил
Вшшев. Дәүләт Советы депутаты.
Татарстан Республикасы
законнарының татар һәм рус
телләрендә тәнгәллеген билгеләү
буенча комиссия рәисе Роберт
Миннуллин һәм «Зенит» банкы ачык
акционерлар җәмгыяте идарәсе
рәнсенсн беренче урынбасары Рәшит
Гобәйдуллин бар иде
Татарстан делегациясе алеге визит
кысаларында Алтайнын Чемал
районында, шулай ук Таулы Аттай га
керү юлында урнаштырылган истәлек
билгесе (анда төрки халыклармын
киләчәк буыннарына мөрәҗәгате урын
алган) янында булды. Исгатск билгесе,
белгәнебезчә. ТР Президенты
Мннтимер Шәймиев ярдәмендә
урнаштырылган идс *Г>у билге әлеге
төбөкнен күренекле урынына
әйләнергә өлгергән дә инде Анын
янәшәсендә булганда, артында бик күп
КАЗАНГА ТУРИСТЛАР АГЫЛСЫН
Казан туризм тармагында
Россиянен башка шәһәрләре һәм чит
илләргә көндәш була алсын өчен
башкаланы тагын ла ныграк таныту
мөһим. Бу хакта кала мэриясендә
эшлекле сөйләшү буллы Тышкы
элемтә һәм туризм комитеты башлыгы
Владимир Леонов 2008—2011 елларда
Казанда туризмны үстерү
программасын тәкълим итте Шәһәр
җитәкчелеге киләчәктә башкалада ел
саен 1,5 миллион турист кунак булыр,
аларнын биредә сарыф иткән акча-
сы—45 процентка, ә бу тармакта
эшләүче хезмәткәрләр саны 15
процентка артыр дип өметләндерә
Программа Универсиадага әзерлек
чаралары кысаларында тормышка
ашырылырга тиеш
ЛЕРЖАВИН-ДЕРЖАВА ШАГЫЙРЕ
Сонгы елларда күренекле шагыйрь
һәм дәүләт эшлеклссс. якташыбыз Г
Дср- жавиннын туган көне
республикакүләм бәйрәм рәвешендә
билгеләп үтелә Күркәм традиция быел
да дәвам итте
Бәйрәм Казанда -Г Державин һәй-
кәле янында башланып китте Шигырь
сөючеләр, язучылар шагыйрь
һәйкәленә чәчәкләр саллы Аннары бер
төркем әдипләр. Мәдәният
министрлыгы. Мил- ли китапханә һәм
Милли музей хезмәт кәрләре. югары
уку Йортлары галимнәре шагыйрьнен
туган төбәгенә—Ласшка юл тотты һәм
анда башкала кунакларына район
мәктәпләре укытучылары, укучылар
килеп кушылды Лаешнын үзәк
мәйданын да бәйрәмне кереш сү з
белән Татарстан Язучылар берлеге
рәисе Илфак Ибраһммов ачып
җибәрде
Каләм әһелләренә Г Державин
исемендәге әдәби бүләкләр гапшыру
мөгаен, бәйрәмнен төп бизәге
булгандыр 2000 елда Татарстан
Язучылар берлеге һәм Ласш районы
хакимияте тарафыннан булдырылган
прсмиянен дәрәҗәсе тагын ла үсте
Аны гамәлгә куючыларга былтыр
Татарстан Мәдәният министрлыгы ла
КУШЫЛЫП ул республика күләмендәге
әдәби бүләк статусын алды
Лауреатларга махсус танык лык һәм
исгалек медале тапшырыла
Быел Г Державин исемендәге алеге
бүләккә шагыйрь һәм прозаик Рөстәм
Сабиров (“Беглец” дигән китабы очен)
һәм моннан 20 ел элек драбы пан
киткән шагыйрь Геннадий Капранои
("Я чнет. как родниковая йола исемле
китабы өчен) лаек булды Даһн Пу
шкннга шигъри фа тыйхасын биргән
бөек нкташыбы > исемен дәгс
мәртәбәле бүләкне Премьер-министр
урынбасары -мәдәният министры Зилә
В^алнева тапшырды Аннары Ласш
районы мәктәпләрендә укучыларнын
традицион шигъри конкурсында
Жыр, музыка, театрлаштырыпган
тамаша белән аралашып барган
бәйрәмдә Татарстанның халык
шагыйрьләре Равил Фәйзуллин,
Ренат Харис, Роберт Миннул- лин,
күренекле галим Хатыйп
Миннегулов, шагыйрьләр Николай
Алешков, Ольга Левалная, Наилә
Ахунова, Борис Вайнер һ. б. чыгыш
ясады
Шигъри җыенны Г. Державин
исемендәге әдәби бүләк иясе,
шагыйрә Лилия Газизова алып
барды.
ГАЗЕТА ЮБИЛЕЕ
Моннан 15 ел элек Мәскәүдә
“Татар- ские новости" дип
исемләнгән яңа газета нәшер ителә
башлады. Ул татар энтузиастлары
көче белән татар эшкуарлары
акчасына басылып чыкты,
Мәскәүнең Жәмигь мәчете дә ярдәм
күрсәтте. Әмма басма озак еллар
җәмәгать башлангычында гына
чыгып килде.
Газетанын хәле берничә елдан
сон, “Папирус” фирмасын
оештыручылар һәм анын
җитәкчеләре—яшь татар
эшкуарлары Р Абдуллин һәм И
Мөслимов аны үз канаты астына
алгач кына унай якка үзгәрде. Алар
аны гомумроссия ижтимагый-сәяси
һәм мәдәни-агарту басмасы буларак
теркәтте, үз офисларында редакция
өчен бүлмә бирде, логотибын
үзгәртте, төсле итеп чыгара
башлады. Шуннан сон “Татарские
новости” газетасының популярлыгы
сан- нан-санга арта, эчтәлеге
яхшыра, авторлар даирәсе кинәя,
тиражы да үсә барды
Дәүләт Думасы депутаты И
Гыйль- метдинов җитәкләгән
федераль татар милли-мәдәни
мохтәрияте. Төбәк татар
милли-мәдәни мохтәрияте
тарафыннан газетанын 15 еллыгы
уңаеннан оештырылган бәйрәм чын
мәгънәсендә федераль дәрәҗәдәге
вакыйгага әйләнде Бәйрәмгә илнең
төрле төбәкләреннән—Свердловск,
Астрахань, Волгоград,
Санкт-Петербург һәм Татарстаннан
газетаның укучылары һәм аны
ихтирам итүчеләр җыелды Редакция
коллективын Татарстан Президенты
М. Шәймиев. Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин, Мәскәү мэры Ю
Лужков, Россия Федерациясенең
Үзбәкстанда- гы илчесе Ф
Мөхәммәтшин, РФ Матбугат һәм
гаммәви коммуникацияләр
агентлыгы. Төбәк үсеше
министрлыгы җитәкчеләре,
Мәскәүдә чыга торган милли
басмаларның мөхәррирләре тәбрик
итте.
Газета бәйрәмендә ТР Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары. ТР
Журналистлар берлеге рәисе Р
узды. Анда халыкларны берләштерү,
тынычлыкны һәм дуслыкны
ныгытуда милли матбугатның роле
хакында сүз барды. Чыгышлар
редакцияләрнең тәбрикләү хатларын
уку, “Татарские новости газетасынын
ветераннары һәм бүгенге
хезмәткәрләренә бүләкләр, Рәхмәт
хатлары тапшыру белән үрелеп
барды И Шакиров, А. Әсәдуллин С.
Фәтхетдинов, Р Хәби- буллина, Н
Фатехова, бию ансамбльләре һ. б
чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь
өстәде.
БӨЕК ӘДИПНЕ ХӨРМӘТЛӘП
4 июль көнне Чистай районынын
Яу- ширмә авылы республикабызның
әдәбият- сәнгать әһелләрен "Исхакый
уку”ларына җыйды. Бу чара 1999
елдан алып быел дүртенче тапкыр
үткәрелде. Бәйрәмне Татарстан
Республикасы мәдәният министры
урынбасары Айрат Жаббаров ачып
җибәрде.
“Быелгы очрашуыбыз аеруча
әһәмиятле: бөек язучы, җәмәгать
эшлеклесе Гаяз Исхакыйнын тууына
130 ел тулды. Шул унайдан
Татарстанда бик күп чаралар
үткәрелде. Яшьләр арасында Гаяз
Исхакый иҗатын өйрәнү максатында
оештырылган “Югалмас мирас
эзеннән” республика конкурсы,
Казан дәүләт университетында
галимнәр, укучылар катнашында
искә алу кичәсе һ б уздырылды Г
Исхакый—XX гасыр башы татар
мәдәниятендә үзәк фигура, бу чор
әдәбиятына нигез салучыларның
берсе, ижатынын байлыгы, күтәргән
проблемаларының әһәмияте буенча
ул энциклопедик масштабтагы
галимнәр белән беррәггән
тора",—диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты рәисе. Гаяз
Исхакыйнын якташы Ринат Закиров
болай диде:
“Бу бәйрәм безне киләчәккә карап
эш итәргә өнди —Без халкыбызның
үткән шанлы юлы белән горурланып,
бирегә җыелабыз Шөкер, монарчы
исемен лә атарга ярамаган әдәби
җәүһәрләр, югалып бара торган
динебез кире кайтты Авылларыбыз
өстендә мәчет манаралары, ярымай
балкый, халкыбызның рухы янара
Гаяз Исхакый шулар өчен үзенең
тормышын багышлаган... Сонгы
елларда милләтебез тарафына салкын
җилләр исә башлады Мона каршы
тору өчен гаиләләребезне, динебезне
ныгытсак иде Бүген милләтебезгә
шактый кыенга туры килсә дә.
бабаларыбызга, Исхакый
чордашларына күпкә авыррак булган
Ин мөһиме—рух ныклыгын сакларга
кирәк”
Аннан сон Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Илфак Ибраһимов,
галимнәр Хатыйп Миннегулов, Лена
Мөэминова Казаннан һәм Татарстаннын төрле
төбәкләреннән килгән кунакларга рәхмәт
әйтте, бу бәйрәмнен алга таба бездә генә
түгел, чит илләрдә дә үткәреләчәгенә ышаныч
белдерде.
«ИсхакыЙ укулары " чын мәгънәсендә
зур әдәбият-сәнгать бәйрәме булды
Язучымын музей-утары янында корылган
жәйге сәхнәдә Татар дәүләт җыр һәм бию
ансамбле. А Фәйзрахманов җитәкчелегендәге
Татар фольклор ансамбле. “Сәйдәш" бию
театры. Г Камал. Г Кариев исемендәге
театрлар артистлары. Резеда Галимова.
Рөстәм Маликов. Рафаэль һәм Нариман
Сәхәбисвләр, Салават. Илназ Минвәлиев.
Эльвира Сәләхова. һ б чыгыш ясады
Шагыйрьләр Лена Шагыйрьжан. Шәмсия
Жиһангирова. Флера Тарханова. Ркаил
Зәйдулла, яшь каләм ияләре Ленар Шәех.
Рүзәл Мөхәммәтшин. Резеда Гобәева. Рифат
Сәлахов үзләренен шигырьләрен укыды
Башкортстаннан килгән аккордеончы егетләр
Роберт Хәлилов белән Ил нур
Саттаровларнын чыгышы күпләр өчен янал
ык булды
Бәйрәмне Татарстаннын халык язучысы
Рабит Батулла һәм Татарстаннын атказанган
сәнгать эшлеклссе Луара Шакиржан алып
барды
Чирмсшәнлеләр Лашман авылында бөек
әдип Гаяз Исхакыйнын тууына 130 ел тулуга
багышланган тантаналы бәйрәм уздырды
Фәнни-гамәли конференцияне хакимият
башлыгы Минсәгыйть Шакиров ачып, юбиляр
турында тирән эчтәлекле доклад белән чыкты
Докладчы үзе дә Лашманда туып-үскән
Исхакыйлар нәселеннән.
Кунакка чакырылган күренекле галим
нәр Казан дәүләт университеты профес соры
Хатип Миннегулов һәм Галимҗан Ибраһимов
исемеңдәге Тел. әдәбият һәм сәнгать
институтының элеккеге фәнни хезмәткәре
Лена Гайнанова Гаяз ИсхакыЙ турында тирән
эчтәлекле чытышлар ясадылар
Исхак мулла варисы, заманында Лашман
мәхәлләсе имам-хатыйбы. Сталин
репрессиясендә гомере өзелгән му тла утлы
Тал га т Исхиков чыгышын да алкышлап
каршыладылар Тантанага чакырылган
кунаклар үзләренен юлларын ин әүвәл
Лашманнан башладылар Лашман зира гынла
җирләнгән Исхакыйлар нәссленсн күренекле
заты Лотфулла хәзрәт кабере янында
тукталдылар Ул әтисе Исхак му т ладан сон
мәхәлләне җитәкләп дистәләрчә еллар буена
халыкка дин. гыйлем эсти Ку наклар шунда ук
сугыш алдыннан районда оештырылган
беренче татар урга мәктәбе белән таныштылар
Конференциядән сон районмын ү зешчән
сәнгать осталары Гая з ИсхакыЙ әсәрләреннән
төзелгән концерт
күрсәтте Конференцияне төп оештыручы-
ларның берсе “Чаян" журналынын җаваплы
сәркатибе Минвәгыйз Зәйнетдинов Гаяз
Исхакый кызы. Анкара университеты
профессоры Сәгадәт Чагатайнын тавышы
язылган кыйммәтле дискны чирмешән-
леләргә бүләк итте.
“АЛ ТЫН МӨНБӘР" ЯКЫНЛАША
16-22 октябрьдә Казанда узачак IV ха-
лыкара “Алтын мөнбәр" мөселман киносы
фестивалендә 37 ил катнашачак Бүгенге көндә
бәйгегә 196 әсәр тәкъдим ителгән. Алар
арасында нәфис, документаль фильмнар.
телепрограммалар бар
Конкурстан тыш. фестивальдә ' Стал-
кер” (Мәскәү). “Звезды Шакена" (Алма- ты),
“Арсенал"' (Рига) дигән картиналар да
күрсәтеләчәк
Кинофестивальмен жюри әгъзалары
исемлеге дә ачыклана башлады Алар
арасында танылган сценарийлар остасы һәм
кинорежиссер Болотбәк Шәмшиев
(Германия). Россия Кинематографиячеләр
берлеге әгъзасы. “Ника" киноакадемиясс
академигы Марина Разбежкнна бар Фес-
тивальгә шулай ук Голливуд актерлары.
Төркиядән. Ираннан. Һинлстаннан һәм башка
илләрдән дә кунаклар килүе көтелә Анда
шулай ук Россия кинойоддызлары Эльдар
Рязанов. Владимир Хотинснко, Алексей
Гуськов. Алексей Булдаков. Сергей Безруков
та катнашыр дип хәбәр итә оештыручылар
БӘЛӘКӘЙ ЖЫРЧЫНЫН ЗУР УҢЫШЫ
Яшь жырчыларнын Икенче халыкара
конкурсында унбер яшьлек Нариман
Сәхәбиев (күренекле жырчы Рафаэль Сәхә-
биевнсн оныгы) жинсп чыкты—лауреат
булып беренче урынны яулады Мәшһүр
жырчы Елена Образцова җитәкләгән бу
конкурста ундүрт илдән җитмешләп яшь
жырчы катнашкан булган.
Нариман Сәхәбневнен бу җинүе бе-
ренчесе генә түгел инде: ул мона кадәр дә
Австриядә һәм Чехиядә узган конкурсларда да
лауреат исеменә лаек булган иде На риманнын
таланты турында дөньякүләм билгеле
шәхесләр—Владимир Спиваков. Александр
Пахмутовалар да зур фикерләр әйткәннәр
ИСКӘР ҖЫЕНЫ
Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә һәм
районында Себер ханлыгынын 6о рынгы
башкаласы Искәртә багышланган
милли-мәдәни чаралар булып үтте Шул
уңайлан бу тарихи урында беренче халыка ра
фестиваль-Искәр Җыены уздырылды, анда
Каэакъстан һәм Россиянен төрле
тобәкләреннан галимнәр, милли-мәдәни
оешма әгъзалары, жирлс хакимият
җитәкчеләре, профессиональ һәм үзешчән
артистлар, матбугат вәкилләре катнашты Бу
чараларны Тубыл шәһәрендә урнашкан
«Мирас» татар оешмасы үткәрде Тубыл- дан
20 чакрым ераклыкта. Иртыш елгасы буенда
таралып яткан тарихи җирләргә. Себер
ханлыгының борынгы башкаласы Искәр
урынына якын-тирә авыллардан һәм
районнардан да бик күп татарлар килгән иде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма
комитеты әгъзалары, тарихчылар Дамир
Исхаков һәм Фәүзия Бәйрәмова җыелган
халыкка Себер ханлыгы турында сөйләде,
татар тарихын торгызуда мондый милли
чараларның әһәмияте турында әйтте,
милләттәшләребезне нинди шартларда да
татар-мөселман булып калырга чакырды
Дамир Исхаков шулай ук Тубыл шәһәрендә
яшәүче милли активистларга Бөтендөнья
татар конгрессы исеменнән мактау кәгазь-
ләре тапшырды.
ЗАТЛЫ БИНАДА-ЗАТЛЫ ЭШЛӘР
«Кол Шәриф» мәчетенең «Ислам»
музеенда Татарстан Рәссамнар берлеге
әгъзасы, каллиграф Нәжип Нәккашнын
«Коръән-Кәрим һәм Тукайдан илһам алып»
дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды.
60 яшьлек юбилее унаеннан
рәссам-хаттатны тәбрикләргә гаиләсе, ул
эшләгән Татарстан Фәннәр академиясенең Г.
Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият, сәнгать
институтыннан хезмәттәшләре. Рәссамнар
берлегеннән иҗатташлары, сәнгать
белгечләре, бик күп дуслары, якыннары
җыелган иде. Алар ижатчынын татар
сәнгатендә үзгә бер урын алып торуын
ассызыклап әйттеләр.
Затлы күргәзмәнең шундый ук затлы
бинада үтүе үзе үк шәмаилләр, тугралар
ясауда үз иҗат мәктәбен булдырган останың
иҗатына зур бәя.
ТӨРЕК КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ БҮЛӘГЕ
Казанның Мәскәү районындагы
«Сөләйман» мәчете күрүдән мәхрүм булган
дин кардәшләребезгә рухи белем бирү
юнәлешендә эш алып бара. Биредә ел
әйләнәсендә махсус курслар оештырыла
һәм анда Татарстанның шәһәр-районна-
рыннан. шулай ук Россиянен күп кенә
төбәкләреннән мөселманнар җыела.
Күптән түгел “Сөләйман" мәчетенә
Төркмядән 30 Коръән кайтарылды. Брайль
системасында нәшер ителгән бу басмалар
мәчеткә бүләк игеп бирелде. Изге Китапның
һәр комплекты 6 томнан гыйбарәт Төркиядән
җибәрелгән әлеге Коръәннәр Татарстанда
гына түгел. Россиядә дә сирәк очрый торган
басмалардан санала.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасы дәүләтен һәм
мәдәниятен үстерү өлкәсендәге зур каза-
нышлары. нәтиҗәле әдәби һәм җәмәгать
эшчәнлеге өчен шагыйрь. Татарстан Рес-
публикасы Дәүләт Советы Президиумы
әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт
Советынын Татарстан Республикасы
законнарының татар һәм рус телләрендәге
текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе
рәисе Миннуллин Роберт Мөгаллим улы
“Фидакарь хезмәт өчен” медале белән
бүләкләнде.
Татарстан Республикасы дәүләтен, со-
циаль өлкәсен һәм мәдәниятен үстерүдәге зур
казанышлары, нәтижәле җәмәгать эшчәнлеге
өчен "Бөтендөнья татар конгрессы"
иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара
берлеге башкарма комитеты рәисе. Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы депутаты
Закиров Ринат Зиннур улы "Фидакарь хезмәт
өчен" медале белән бүләкләнде
Фәнни һәм җәмәгать эшчәнлегендәге
казанышлары өчен "Татарстан Республикасы
Фәннәр академиясенең Татар энцик-
лопедиясе институты" дәүләт учреждениесе
директоры урынбасары Сабиржанов Гомәр
Салих улына "Татарстан Республикасының
атказанган фән эшлеклесе" дигән мактаулы
исем бирелде.
^