ТӘНКЫЙТЬНЕ КЕМ ЯРАТА?
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Әйе. без бүген әдәбиятыбыздагы бер генә жанрдан да тулысынча канәгать була алмыйбыз. Проза дисәк, анда үзенен катлаулы язмышы, көчле характеры белән укучыга нык тәэсир ясый алырдай колоритлы геройлар җитешми. Шигъриятебезнең поэма дигән өлеше заман мөмкинлек биргән, укучы күңеле көткән таләпләрне акламый. Драматургиябездәге җитешсезлекләр турында да матбугатта сүз булгалап тора.
Әйе. бер генә жанр да кимчелексез түгел.
Әмма бүген безне барыннан да элек әдәби тәнкыйтебезнең торышы борчый.
Дөресен әйтергә кирәк: бүгенге әдәби тәнкыйтьнең хәленнән хәтта тәнкыйтьчеләр үзләре дә канәгать түгел!
Ни өчен?
Бүген безнен иҗади берлегебездә ЗОдан артык әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче әгъза булып тора—ягъни якынча 10 язучыга берәү дигән сүз бу
Ләкин шул ук вакытта искәртеп үтик: аларның һәммәсе казна эшендә эшли— институтта укыта яки редакциядә хезмәт итә. Безнен бары тик әдәби тәнкыйть белән генә шөгыльләнүче профессиональ әдәби тәнкыйтьчеләребез юк. Шуна күрә, аларнын чынлап та вакытлары бик кысан булганга күрә, теге яки бу җыелышка докладчылар эзләгәндә яки остаханә утырышлары уздырганда кыенлыклар да
яисә фәлән темага языйм әле" дип әйтүгә үк. барыбер басмыйбыз дип торалар "
Р. Рахманнын дөрес фикерен дәвам итеп тагын шуны әйтәсе килә усал.принципиаль, гадел әдәби тәнкыйть, болай караганда, һәммәбезгә кирәк, барыбыз да “әдәби тәнкыйть юк ул" дияргә әзер, ләкин әйдәгез ате. шуны йөрәк турына куеп сөйләшик: гадел, принципиаль, хәтта усал тәнкыйтьне язучыларыбызнын кайсылары чын егетләрчә кабул итә ала? Матбугатта аз гына тәнкыйть булса да шундук күсәккә тотынабыз бит! Шәхси үпкәне инде әйткән дә юк!
Бу хәлдән чыгу юлы бармы сон?
Минемчә, бар!
Без ин якын арада үзебезнен “Мәдәни жомга" газетабызны жанлы тәнкыйть мәйданына әверелдерергә тиешбез
Ни өчен нәкъ менә "Мәдәни жомга”ны? Чөнки ул атна саен чыга һәм анда әдәбият-сәнгать мәсьәләләре үзәктә торырга тиеш. Димәк, бары тик шушы басма гына безгә оператив һәм кыю әдәби тәнкыйтьне җанландыру мәйданы була ала!
Ике корылтай арасында эшләнгән эшләргә килсәк, без бу чорда әдәби тәнкыйтьнең актив формаларына, ягъни дискуссияләргә, түгәрәк өстәл сөйләшүләренә, төрле характердагы әңгәмәләргә күбрәк игътибар бирергә тырыштык
“Казан утлары" битләрендә барган һәм ике елдан артык вакыт дәвам иткән “Безнен заман герое” дигән дискуссия озак елларга хәтердә калырдай вакыйга булды. Анда күпләгән язучылар, тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият сөючеләр катнашты Әгәр дә бу дискуссия материалларын бергә туплап китап итеп бастырсак—саллы- саллы берничә том хасил булыр иде.
Шулай ук 2006 елда Язучылар берлеге бинасында проза остаханәсе белән берлектә > тырылган “Бүгенге хикәя турында сөйләшү" дә бик мәгьнате үтте Анда төп докладчы итеп бу жанрның остасы Мәгъсүм ага Хужин билгеләнгән иде Анын доклады мәсьәләне тирәннән алып тикшерүе, бүгенге көн өчен үтә дә актуаль булган сөземтәләр чыгаруы, кайбер әсәрләргә конкрет анализ ясап ышандыруы белән яхшы тәэсир калдырды. Сөйләшүдә яшь иҗатчылар аеруча күп иде. остазнын фикерләре алар өчен бигрәк тә файдалы булгандыр.
Әдәби-тәнкыйть остаханәсе инициативасы белән редакцияләргә барып күчмә утырышлар үткәрү гадәткә кереп китте дияргә була. Шундый утырышларны без "Ватаным Татарстан" газетасында. “Казан утлары" журналында үткәрдек. Шулай ук “Мәдәни жомга" редакциясендә җыелып әдәби тәнкыйтьне ничек җанландыру турында кинәшергә уйлап торабыз.
Аерым авторларның иҗатларын үзәккә куеп сөйләшүләр дә тулаем ижади процессны җанландыруга һәм шул исәптән тәнкыйть фикерен үстерүгә ярдәм итә Ике корылтай арасында андый күнелле вакыйгалар да байтак булды.
Мәсәлән, яшь язучы Халисә Ширмәннен бер хикәясен укып тикшерүдә прозаиклар да, тәнкыйтьчеләр дә актив катнашты Биредә әлеге бер әсәр ту рында ла. тулаем хикәя жанры хакында да бик кызыклы күзәтүләр әйтелде, ижади бәхәс минутлары да булды.
Тәнкыйтьче Илшат Вәлиулла иҗатын тикшерү исә анын сонгы елларда басылып чыккан ике китабы нигезендә барды, профессиональ дәрәжәлә барды Нәтиҗәдә, ул ижади берлеккә тәкъдим ителде һәм соңрак бертавыштан узды да. Сүз унаеннан берлеккә ике корылтай арасында 4 тәнкыйтьче алынды И. Вәлиулла. X Бәдигый. Г Арсланов. Ф Бәширов
Әйе, тәнкыйтьнең төрле жанрларын җанландыру өчен байтак көч куела, ләкин безнен вакытлы матбугатта әдәби тәнкыйтькә тиешенчә игътибар бирелми Сонгы елларда без “Халыкның китапка, әдәбиятка игътибары нык кимеде" дип сш әйтәбез, әмма газета-журналларыбыз үзләре дә китап һәм әдәби әсәр турында аз язгач—бу нәрсә була сон инде-’! Безнен матбугат телевидение шаукымына бирелеп, шундый ук шау шул ы темалар агымына иярде түгелме1 Ә безнен матбугат нигә ате тормышмын, яшәешмен ин төп. ин асыл кыйммәтләре турында аз яза' Шушы житешссзлскне бетерүдә әдәбият, әдәби әсәр—ин әйбәт мөмкинлек бит инде ул'
Әдәбият бит ул мәңгелек кыйммәтләр, рухи хәзинә турында сүз йоретә Теге яки бу китап чыгу унас белән матбугатта әнә шул мәсьататәр турында язу—халык.
укучы көткән җан азыгы булыр иде.
Сүз уңаенда шунысын да әйтеп китик: без элегрәк "халыкнын игътибарын телевизор тарта" дип кабатлый идек, "шуна күрә халыкнын китап укырга вакыты калмый” дип әйтә идек. Әмма торган саен шул ачыклана бара—телевидениенең дә мөмкинлекләре чиксез түгел икән! Андагы тоташ шаулар, сугыш-үтереш кешене туйдыра икән! Китапны, әдәби әсәрне телевизор һич кенә дә алмаштыра алмый икән! Бу сабак безнен газета-журналларга да дөрес юл табуда ярдәм итәр дип ышаныйк. Китап турында язудан курыккан газетаны да якын киләчәктә кризис көтеп тора.
Ике корылтай арасында безнен өлкән буын тәнкыйтьчеләребез актив ижаг итте Кабатлап әйтәм: алар бит әле бер үк вакытта югары уку йорты укытучылары да.
Фәрит ага Хатиповның "Әсәрнең эстетик жегәре" һәм "Нахактан аралау юнәлешендә". Тәлгать ага Галиуллиннын Сибгат Хәким ижатын өр-яна яктылыкта карау үзенчәлеге белән аерылып торган "Бәрелде жан. сугылды жан ярсып” мәкаләсе. Фатих ага Урманчеевнын “Фәрештәләр санап бара күз яшен". Азат ага Әхмәдуллиннын Тәлгат Галиуллин иҗатына кагылган мәкаләсе. Рифат ага Сверигиннын Ф. Хөсни һәм М. Әмир иҗатлары турындагы мәкаләләре яшь каләм ияләренә күп яктан үрнәк булырлык әдәби тәнкыйть әсәрләре.
Шулай ук бу чорда өлкән буын авторларыбыздан Фоат ага Галимуллиннын. Азат ага Әхмәдуллиннын. Фатих Урманчеевнын, Тәлгат Галиуллиннын саллы китаплары да дөнья күрде.
Рәфыйк ага Шәрәфиев вакытлы матбугат битләрендә үзенең актуаль эчтәлекле, кызыклы язылган язмаларын еш бастырды.
Үзләре саф тәнкыйтьче булмасалар да тәнкыйди язмалар белән Равил ФәИзуллин. Рәдиф Гаташ. Айдар Хәлим. Роберт Әхмәтжанов һ. б. әфәнделәр истә качырдай чыгышлар ясадылар.
Ике корылтай арасында башка авторларның да җитди хезмәтләре дөнья күрде Дания ханым Заһидуллинаның “Мәгариф" нәшриятында "Дөнья сурәте үзгәрү" исемле монографиясе үзе житди бер сөйләшүгә лаек иде Һәм бу хезмәт турында халык шагыйре Ренат Харис "Мәдәни җомга" газетасында тәфсилле мәкалә дә бастырды. Дания ханымның бу чорда бүтән китаплары да (мәсәлән. “Яна дулкында") һәм мәкаләләре дә дөнья күрде. Факил Сафин иҗатына багышланган “Яңа юллар бәхете" исемле күләмле мәкаләсе исә иҗат портретлары тудыру юнәлешендәге житди уныш булып тора.
Нәкъ менә шушы урында безнең шигъри җанлы тәнкыйтьчебез Мөдәррис Вәлиевнен “Милли китап" нәшриятында басылып чыккан “Визит карточкасы" исемле һәммә яктан матур китабын искә алмый үтсәк һич тә дөрес булмас. Чөнки бу китапта (ул рус телендә) милли китап тарихы да. анын авыр язмышы да. милли китапның бүгенге хәле өчен чын йөрәктән борчылу һәм эшлекле кайгырту да. шулай ук әдәбиятыбызның үткен проблемалары һәм аерым язучыларыбыз иҗаты да чагылдырыла. Әлеге китапны авторның гына түгел, ә тулаем милли китапның, халкыбызның "визит карточкасы" дип әйтергә мөмкин
Ике корылтай арасында Илшат Вәлиулла үзенең “Һәр шагыйрь—бер дәрья" исемле тәүге җыентыгын чыгарды. “Казан утлары" журналында Равил Фәйзуллин. Мөдәррис Әгъләм. Газинур Морат һәм Марат Закиров турындагы әдәби тәнкыйть язмаларын бастырды.
Филология фәннәре докторы Фәрит Бәширов бу чорда шулай ук актив иҗат итте Анын Фәнис Яруллин әсәрләре турындагы язмасы мавыгып укыла, автор язмышы һәм иҗаты турында мул мәгълүмат бирә.
Хәнәфи Бәдигый һәм Әлфәт Закиржановнын житди эчтәлекле тәнкыйди язмалары бу чорда матбугатта шактый басылды, әдәби тормышыбызның яна якларын ачты.
Яна исемнәрдән сонгы елларда безне Фәридә Хәсәнова аеруча сөендерде. Анын матбугатта төрле проблемага багышланган төпле мәкаләләре дөнья күрде, шулай ук ул Ренат Харис шигъриятенә багышланган житди эчтәлекле китабын да
бастырды.
Әйе. никадәр генә зарлансак та. бүгенге әдәби тәнкыйтьнең унышлары
түгел. Алда әйтеп үткәнебезчә, әзерлекле һәм актив рухи тормыш белән яшәүче тәнкыйтьчеләребез дә җитәрлек.
Ә тагын да ачыграк итеп әйтсәк: бездә житди проблемаларга багышланган әдәби тәнкыйть бар. югарыда күрсәтеп узганыбызча, саллы-саллы әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне буенча китаплар байтак кына чыга тора Болары—әйбәт'
Әмма бездә оператив тәнкыйть бик аксый.
Мона ин топ сәбәпләрдән берсе—әдәби тәнкыйть үсүне чынлап та теләгән газета юк! Чын тәнкыйтьне үз иткән, аны оештырган оператив басма юк!
Без ин якын киләчәктә матбугат битләрен әдәби тәнкыйтъчеләребезнен ялкынлы һәм тирән эчтәлекле язмалары белән баетырга тиешбез.
Ә мона ирешү ул укучы, халык күнелен. рухын тәрбияләүдә көтелгән һәм мөһим адым булачак. Халыкны рухи һәм әхлакый тәрбияләү буенча башланырга тиешле зур эшнен бер мөһим өлеше булачак'