Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ


Габдрәшит Ибраһимов укыган авылда
Тара шәһәреннән 30 чакрымнар ераклыкта кыйбла тарафында бер татар авылы
бар. Уыш дип атала Заманында кечкенә Габдрәшит бирегә әтисе белән килеп йөргән,
аның беренче белем алган мәдрәсәсе дә шушы авылда булган Бер караганда, үзе дә
Тарада имам булып торган Гомөр хәзрәткә улын шәһәрдә генә укытса да булыр иде,
әмма ул аны Уышка кайтарган Безнең фикеребезчә моның сәбәбе Гомәр хәзрәт
Ибраһимовның нәсел җепләре шушы Уыш авылы белән бәйле булганга күрәдер,
чөнки биредә аның бабасы ягыннан кардәшләре Габделҗөлилнең балалары яшәгән
("Гасырлар авазы' журналы. 2002 ел 1/2 саннар. 193 б ) Тарихи мәгълүматлардан
күренгәнчә Уыш авылы 1650 елда барлыкка килгән һәм ул урыс чыганакларында
Туралы дип атала Әмма авыл күпкә алданрак, Күчем хан заманында ук барлыкка
килгән булырга тиеш. Уышта бохарлы нәселләре яшәгәнлеге шул турыда сөйли
Авылга Казаннан килгән татарлар нигез салган дигән фаразлар да бар бу хакта Омск
галимнәре менә нәрсә яза
•По другой версии деревню основали татары Поволжья. которых при Иване
Грозном хотели крестить. и они бежали в Сибирь Здесь они основали д Большие
Туралы, причем еще раньше города Тары Местные жители называюг деревню Оулуш
’ (Сибирские дөревни история Современное состояние. перспективы развития Омск.
2006. с 83 )
Авыл Уыш елгасы буена урнашкан һәм шуңа күрә Уыш дип аталган, руслар исә
елга исемен Оша дип язалар Туралы атамасына килгәндә, бу якларда Тара тирәсендә
яшәүче татарларның бер өлеше шулай дип атала Ә авылының Олы һәм Кече
Уышларга аерылуы бары тик егерменче гасыр башында гына булган булырга тиеш,
чөнки аңа кадәр тарихи белешмәләрдә бер генә авыл—Туралы/Уж/ гына күрсәтелгән
Авылның икегә аерылу сәбәбен төрлечә аңлаталар Беренче сәбәп казанлы һәм
бохарлы җирле татарлар тыныша алмаганнар имеш. Курманбай исемле байның
малын талаганнар, шуннан соң каракларны авылдан куганнар алар Кече Уышка
барып урнашканнар, дип языла югарыда телгә алган китапта Бу дөреслеккә бик туры
килеп бетми, шуңа күрә китапта икенче версия дә бирелә, шуны ук безгә авылда да
ишетергә туры килде Ягъни күрше авыл урыслары Уыш тирәсендәге яхшы җирләргә
кызыгалар һөм шунда күчәргә уйлыйлар Урысларны анда күчермәс өчен. Уыш
халкының бер өлеше бер төн эчендә шунда күчә һөм Кече Уыш дигән авыл барлыкка
килә Бу хакта миңа Олы Уышта 80 яшьлек Әхмәт өкө Сөлөйманов та сөйләде, бу хакта
югарыда телгә алынган китапта менә нәрсә языла
"В другом варианте в начале XX века русские из д Вознесенка присмотрели
Лмммы. Бчшы уман сашһ
себе земли недалеко от Больших Туралов и привезли лес для строительства домов
В 1905 году, чтобы место не заняли русские, туда переехали татары с Больших
Туралов Сейчас деревни Вознесенка нет, а в Малых Туралах живут татары
Планировка деревни стех порне изменилась (одна улица)." (Күрсәтелгән хезмәт, 84
б.)
Бу ике авылның аерылу тарихына шулай җентекләп тукталуымның сәбәбе шул
Кече Уышка күчеп китүчеләр, нигездә, бохарлылар булган, ә казанлылар төп
Уышта калган Хәер, бу ике авыл хәзер инде яңадан кушылып беткән дияргә була.
Кече Уышның бер өлеш халкы Олы Уышка күчеп килгән, чөнки мәктәп, мәчет
Мәдәният йорты кебек милли-рухи учаклар барысы да Олы Уышта, ә Кече Уышта
исә егермеләп йорт һәм кырыклап кеше калган, мәчет тә мәктәп тә юк Аның
каравы, заманында Габдрөшит Ибраһимовның бабалары йөрткән Ахун фамилиясе
шушы кечкенә авылда, бохарлы Шөгеровлар, Кучаковлар да шушыннан, димәк,
әгәр бар икән, Габдрәшит Ибраһимовның ерак туганнары да шушында яши. әмма
алар инде берни хәтерләми .
авылдыр Шул заман юлда киткәч, кар-буран булып, юлны күрмәс булдык, кич
буена кар астында калдык Ул заман, Алланың рәхмәтендә булсын, атам кар
астында бер кат җиңел киемнәре белән булган хәлдә "Алла кешене мондый
хәлдә саклар", дип шуның белән бер заманда “догалар кабул ителер" диярәк.
һич тоткарлыксыз азан Мөхәммәди укыр иде Иртәсе көн шул җирдән узып
барган адәмнәр, азан тавышын ишетеп, безне кар астыннан чыгардылар Ул
азан тавышы хәзер дә колагыма килә." (Габдрәшит Ибраһимов Дәүре галәм
Тәрҗемәи хәлем —Казан, 2001, 137-138 б.)
Аллаһның рәхмәте белән, Габдрәшит Ибраһимов та. аның әтисе дә Уыш
юлында исән кала, без дә төнгә таба исән-имин авылга килеп кердек Безне
киң урамнары, нык йортлары белән ак карга чумып утырган Уыш каршы алды, өй
алларында чыршы-карагайлар чайкала, алар исә авылны тагы да серле һәм матур
итеп күрсәтәләр иде Әйе. йортлардан ук күренеп тора—монда халык бай, хәлле
яши, тәрәзә-капкаларның бизәлеше Казан арты авылларын да хәтерләтә, әмма
монда Себер икәнлеген искә төшереп, йөз еллык чыршы-наратлар шаулаша..
Авылга ямь өстәп, мәчет балкып утыра, манара башына әйтерсең лә төнге ярымай
төшеп утырган Әмма бу Габдрәшит Ибраһимов укыган мәчет-мәдрәсә түгел,
анысы бераз читтәрәк булган, совет чорында ул озак еллар мәктәп вазифасын
башкарган, хәзер исә юкка чыккан Уышта укыган елларын Габдрәшит Ибраһимов
менә ничек тасвирлый:
"Җиденче яшьләрем булса кирәк, атам мине кабат Уыш карьясына китереп,
мәктәпкә бирде,—дип яза ул —Ул заман югарыда әйтелгән карьяда Зәйн-әл-бәшир
исемле зат мөгаллим иде. Мәктәптә миннән башка кичен беркемдә юк иде Карья
балалары бөтенесе көндезге: көндез мәктәпкә киләләр, кояш баеганнан соң
ханәләренә китәләр иде, мин ялгыз буларак, мәктәптә кала идем '(Күрсәтелгән
хезмәт, 138 6.)
Шулай итеп, кайчандыр
кечкенә Габдрәшит әтисе белән
җәяүләп үткән кышкы юлдан
без төн ката машина белән
узабыз Ул вакытта Уыш бер генә
булганлыктан, төп авылга
барабыз, машинабыз нигәдер
начар тарта, туктар- туктамас
бара Тирә-юньдә шундый ук
кышкы салкын төн,
җилләп-буранлап тора, тышта
ник бер ут яктысы булсын
Шулчак күңелемә Габдрәшит
Ибраһимовның Уышка сәфәре
турында язган юллары килә.
Олы Уыш авылы мәчете Автор фотосы
“Бер тапкыр кыш кыямәт
суык, ата белән Уыш карьясына
киттек,—дип яза ул.—Безнең
булганыбыз шәһәрдән утыз
чакрымда кечкенә бер
Менә без хәзер шул карья балалары—мәктәп укучылары белән очрашырга
барабыз Кулымда Габдрәшит Ибраһимовның "Дәуре галәм' һәм үземнең 'Күчем хан"
китаплары, татарча матбугат, күңелемдә бераз борчылу да бар, чөнки мин авыл
халкы белән бераз аралашып. биредә Г абдрәшит Ибраһимовны белмәүләрен
аңлаган идем инде Без авылның иң карт кешеләре Шәмсия апа Тугушева һәм Әхмәт
әкәСөләймановлар белән очрашып болар турында бераз сорашкан идек инде Алар
икесе дә токымнары белән Казан ягыннан булып чыктылар Әхмәт өкәнең әнисе Саба
районының Юлбат авылыннан булган революциягә хәтле үк монда килеп. Себер
егетенә кияүгә чыгып калган
—Әниебез Мәмдүхә бирегә 1914 елда килгән,—диде ул,—Ул килгәндә биредә
инде ике Уыш булган Бохарлыларның елга аръягында печәнлек җирләре булган
шуны урыслар ала дип бер төн эчендә бөтен бохарлылар шунда күчеп киткәннәр
Әнинең Габдрөшит хаҗи дип сөйләгәне бар иде алар үзбәк ягыннан килгән
Ахуновлар булган булырга тиеш
Авыл интеллигенциясе дә Г абдрәшит Ибраһимовның биредә укуы турында берни
белми иде аның узе турында белүчеләр дә юк дәрәҗәсендә булып чакты Димәк,
аңлатырга туры килә, алар миңа Габдрәшит Ибраһимов турында берни әйтә
алмыйлар икән, бу бөек шәхесебез турында миңа сөйләргә туры килә Әмма
балаларның татарча аңлаулары ни дәрәҗәдә булыр—мине монысы да бераз борчый
иде Чөнки инде сорашып белүемчә татар теле биредә атнага бер сәгать факультатив
рәвештә генә керә икән, әдәбиятка бөтенләй вакыт бирелмәгән калган бөтен
дәресләр тоташ рус телендә үтә икән Мәктәп коридорларында мин татарча язылган
бер генә сүз дә күрмәдем ә мәктәп китапханәсендә исә тау-тау булып Библия,
христиан дине турында китаплар өелеп тора иде Дөрес. Казаннан, 'Мәгариф'
нәшриятыннан кайтарылган өр-яңа татарча китаплар да бар иде монда, әмма
кап-кара тышлы библияләр мине хафага салды чөнки нигездә татар балалары гына
укыган мәктәпкә нигә кирәк алар9
Әле очрашу башланганчы ук мин шушы сорауны китапханәче Сафия ханым
Таштимеровага бирдем
—Бу библияләрне һәм христиан дине турындагы китапларны Тарадан мәгариф
бүлегеннән биреп кайтардылар, күргәзмә уздырырга,—диде ул
—Ө нигә Библия янында Коръән дә юк ислам дине турында китаплар юк мәктәптә
укучы балаларның 90 проценттан артыгы татарлар икән бит'—дидем мин.
—Аларны Тарадан бирмәделәр,—диде китапханәче ханым —Өеңнән китереп
куярга иде!—дидем мин, эчтән кайнавымны тыярга тырышып
—Алай буламы?—диде Сафия ханым, чын күңеленнән гаҗәпләнеп —Ярамас бит'
—Библия ярагач, нигә Коръән ярамасын,—дидем мин —Мәктәптәге өч урыс-
марҗа өчен тау кадәр Библия тотасыз, ә йөзәрләгән татар өчен берни юк'
Аннан, миемне телеп, бер фикер килде, соң. бу библияләр татар балалары өчен
тотыла бит1 Алар өчен оештырыла бит бу христиан дине күргәзмәсе' һәм шулай
булган да. китапханәче ханым махсус дәресләр оештырып балаларга Библияне
аңлаткан, чөнки аңа Тарадан шулай кушканнар1 Болар турында ишеткәч мәктәптән
генә түгел, авылдан ук чыгып китәсем килде татарның татар арасында Библия
аңлатып йөрүен мин кабул итә алмый идем чөнки бу мәктәпләрдә Коръән турында,
ислам дине турында берни сөйләнми иде!
—Әгәр сез Библияне аңлатканнан соң берәр татар баласы христиан динен кабул
итсә, моның өчен Аллаһы Тәгалә каршында да җавап бирәсегез булачак бит,—дидем
мин китапханәче ханымга
—Әйе шул. анысы да бар бит әле,—дип җавап бирде ул әкрен генә Олы Уыш
мәктәбендә соңгы егерме елда Тарадан килгән марҗа хатыны директор булып
эшләгән, ул авыл халкын утлы табада биеткән, бер миллилек күрсә, "Чечня1' дип
кенә ысылдый торган булган Ул директор булып эшләгәндә татар укытучылары үз
балаларын татар теле дөресләренә йөртмәгәннәр исөм- фамилиялөрен урысча әйтүгә
җайлаштырганнар, татар теле бер почмакка куып кертелгән Марҗа киткән әмма
өрәге калган, татар теле һаман шул почмагыннан чыга алмый интегә Мәктәптә музей
юк авыл халкыннан бәет дастаннар җыелмаган әдәби түгәрәкләр эшләми Бирегә
моңа кадәр бер гөнө татар язучысының да килгәне булмаганын әйттеләр, ягъни
мәктәп балаларының зур
татар дөньясы белән элемтәләре юк иде Шуңа күрә мин, Габдрәшит Ибраһимов һәм
Күчем хан темасына күчкәнче, җыелган балаларга һәм укытучыларга татар халкы,
аның бөек һәм фаҗигале тарихы, Казаныбызның меңьеллыгы турында сөйләдем,
Уыш авылы халкының да шушы милләтнең бер өлеше булуын әйттем Аннары мин
бүгенге көндә Татарстанда халкыбызның ничек яшәвен сөйләдем, Себер белән
чагыштырганда үзебезнең бар өлкәләрдә дә ярты гасырга алда баруыбызны
әйттем. Татарстан мәктәпләрендә татар телен татар балалары гына түгел, рус
балалары да программа кысаларында укуларын белгәч, залда утыручылар гаҗәпкә
калдылар Аннан мин аларның татар телен ни дәрәҗәдә белүләре белән
кызыксындым, берәр шигырь сөйләп бирүләрен сорадым Балалар хор белән
Габдулла Тукайның "Туган тел"ен сөйли башлагач, күзләремә яшь килде, мин
үземне Татарстан мәктәпләрендә кебек хис иттем, аларга кушылып, шигырьне
дәвам иттем. Шулай итеп, Уыш балалары белән ике арада күпер салынган иде. ул
күпернең исеме татар шигыре иде
Аннан инде мин үземнең төп темама күчтем, күренекле якташлары Габдрәшит
Ибраһимов турында сөйли башладым Бу шәхесне бөтен гарәп-төрки дөньяның
тануын, алай гына түгел, хәтта Япония, Германия кебек илләрдә аның хезмәтләре
яңадан басылуын. Габдрәшит Ибраһимов иҗаты буенча фәнни хезмәтләр китаплар
язылуын әйткәч, балалар гына түгел, укытучылар да тынып калдылар, һәм шушы
кеше беренче сабакларын шушы Уыш авылы мәктәбендә алган бит. биредә укыган!
Мин Габдрәшит Ибраһимовның үз китабыннан Уыш турындагы өзекләрне укыдым,
аның балачагы һәм яшьлеге турында җан тетрәткеч вакыйгаларны сөйләдем, һәм
сизеп тордым—әле кичә генә аның кемлеген дә белмәгән авылга Г абдрәшит
Ибраһимов яңадан әйләнеп кайткан иде. ул әйтерсең лә шушы залда балалар
арасында утыра һәм үткәннәр турында үзе сөйли иде
“ Бу арада ул мәктәпне дә бераз тасвирлау бер төр файдадан хали
булмаячактыр Мәктәп исә мәсҗеднең аст каты булып, буе сигез аршин вә киңлеге
исә алты аршин бер бүлмәдән гыйбарәттер Иртә булгач та. балалар мәктәпкә
киләләр һәр бала култыгына алып, бер агач утын китерер Бу мәктәптә бер кыш,
ягъни сигез ай тарафында без иң җитешкән гыйлем алдык, әмма нәрсә укыганымны
һич хәтеремә китерә алмыйм. Соңыннан яз булды, Тарага кайттык " (Күрсәтелгән
хезмәт, 138 6.)
—Күрәсез, балалар, башлангыч белемне Уыш авылы мәктәбендә татарча алып
та, калган мәдрәсәләрдә укуны татарча дәвам итеп тә. Японияләргә барып җитәргә,
япон принцларын ислам диненә кертергә. Төркиядә төрек солтаннары белән бер
өстәл артына утырып, дөнья проблемаларын хәл итәргә була икән! Шуңа күрә
үзебезнең ана телебезгә зур игътибар бирегез, татар дәресләренә йөрегез, татар
китаплары укыгыз, татарлыкның, мөселманлыкның кадерен белегез, сез дә
якташыгыз Габдрәшит Ибраһимов кебек дөньяга танылган бөек зат булырсыз,
иншаллаһ!
Очрашу ахырында мин балаларга Күчем хан турында сөйләдем.
шигырьләремне укыдым, сорауларына җавап бирдем һәм китапларымны бүләк
иттем кайберләре соңыннан Интернет адресымны да сорап алдылар. Мәктәптә,
бигрәк тә бу балаларның күңелендә татар рухы уянып калуын сиздем, Г абдрәшит
Ибраһимов та. Күчем хан да, әле генә алар каршына басып шушы хакта сөйләгән
язучы апалары да аларга инде ят түгел иде Соңыннан исә, мәктәп директоры
Эдуард Алиарбак улы Муратов белән аерым сөйләшкәндә, мин татар теленә аерым
игътибар кирәклеген әйттем, шулай ук Тарадан кушалар дип христиан дине белән
мавыкмаска, киресенчә, татар балаларында исламга мәхәббәт уятырга чакырдым
Олы Уыш авылы Тара районында иң зур татар авылы икән, анда меңгә якын
кеше яши. төп халык—татарлар. Дөрес, моннан берничә дистә ел элек янәшәдәге
Солдатово авылы белән кушылгач, авылга урыс теле һәм урыс рухы үтеп керә,
урамда үзара русча сөйләшкән кешеләрне очратып, имәнеп китәсең Кыскасы
заманында бармак башы хәтле урыс авылы Олы Уышны йота яза, мәктәп, почтада
Солдатово исеме белән йөртелә башлый. Ә шул вакытта Кече Уышлар Солдатовога
кушылмыйча, үзләре булып калалар, хәтта шактый еллар мәктәпләрен дә саклап
киләләр. Әмма Олы Уыш халкында элек-электән килгән мәгърифәтлелек барыбер
җиңә авыл үзенең мәдәнияте һәм гыйлемгә омтылышы белән барыбер алга чыга
һәм урыс авылын үзе йота Авылда гөрләп Мәдәният йорты эшләп тора, анда
берьюлы дүрт милли ансамбль эшли һәм шуларның өчесе балаларныкы һәм 172
үсмерләрнеке Әйтик. “Кояш" ансамблендә кечкенә кызлар җырлый 'Сәлам"дә—
яшүсмерләр. “Рузалина" ансамбле Уышның иң гүзәл кызларыннан тора ә иңде
“Дуслык"та авылның хатын-кызлары җырлый Махсус белемле Гөлнур ханым
Рахмангулова Олы Уышны менә шулай җанландырып җибәрә, хәзер үзешчән
артистлары Тара шәһәрендә уздырылган барлык җыр бәйгеләрендә катнашып,
алдынгы урыннарны яулап киләләр икән
Авыл китапханәсе турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтерлек, ул чын
мәгънәсендә мәгърифәт учагына әйләнгән Киштәләрендә 11 мең китап булган Олы
Уыш китапханәсенә соңгы вакытта Казаннан да йөз данә иң яхшы китап
җибәргәннәр, әмма мәктәптәгеләр бу бүләктән үзләренә аз өлеш тиюен әйттеләр
Чыннан да. бәлки Казан китапларын урталай, тигез итеп бүләргә кирәк булгандыр ул
вакытта мәктәптә библияләргә урын азрак калыр иде
Авылда Габдулла Тукай, Муса Җәлил исемендәге урамнар барлыгын да әйтеп
үтәргә кирәк, мәчет тә Муса Җәлил урамына урнашкан Авылда Хаҗга баручылар да
бар икән, җомга көн картлар мәчеткә йөри ә Рамазан аенда шактый кеше ураза тота
Авылны алай бик дини дип әйтеп булмый әмма күзгә ташланып торган динсезлек тә
күренми Дөрес, монда да эчкечеләр шактый шул сәбәпле үлүчеләр дә бар. хәтта
хатын-кызлар арасында да эчүчеләр бар икән Югыйсә саф табигатьтә, җәннәт кебек
матур җирләрдә үз туфрагыңда яшәп ничек эчкече булырга мөмкин9 Элек Олы
Уышны 'ризыклы авыл" дип йөрткәннәр чөнки монда барысы да бар—тирө-якта
урманнар, урманнар тулы җиләк чикләвек, гөмбә, көз җитсә—мүк җиләге, нарат
җиләге Елга тулы балык болынлыклар тулы чәчкә-үлән, кырларда иген үсә. мал
йөртергә дә урын күп Халыкта, игенчелек һәм терлекчелектән тыш, нинди һөнәрләр
булуы белән кызыксындым Безнең яклардагы кебек, монда да шәл бәйлиләр икән,
хатын-кызлар, гомумән, бәйләү эшенә осталар, элек палас сукканнар, ирләр ат
чаналары ясаганнар Кыскасы үзләренә кирәк нәрсәне Уыш халкы үзе ясаган, үзе
тапкан
Авылда иң күп таралган фамилияләр белән кызыксындым—Сөлөймановлар
Аширбаевлар. Аширмөмөтовлар. Авазовлар. Ганиевлар. Баратовлар икән Кече
Уыштан килгәннәрдә Ахуновлар һәм Шөгеровлар күп Казанлы белән бохарлылар
фамилиядә генә түгел, төс-биткә, холык-фигыльдә дә шактый аерыла Казан ягыннан
килгән татарлар ак йөзле, зәңгәр күзле, озын буйлы булсалар бохарлы Себер
татарлары бераз кысыграк күзле каратут йөзле һәм кыскарак буйлылар Казан
татарлары яраклашырга яраталар, ә себерлелөр үз сүзле дигөнрөк фикер калды
Бәлки ялгышамдыр да. чөнки бер килеп кенә халыкның холкына тулы бәя биреп
булмый
Соңгы елларда Уыштан югары уку йортларына керүчеләр дә шактый Ә Уыш
суында коенып үскән Гариф һәм Кәшиф Тухмөхөммөтовлар хәрби диңгез
офицерлары булып, диңгез-океаннарны гизгән ир-егетләр Петербургта аларның
уллары да шушы юлны дәвам итә Бүгенге көндә Омск һәм Тара шәһәрләрендә дө
Уыштан чыккан күп белгечләр, талант ияләре эшләп ята Әмма төп көч барыбер
авылда кала, авылны яшәтә Дөрес, биредә әле табигый газ да кертелмәгән юл да
асфальт түгел, күтөртелгөн генә, халыкка эш тә юк дәрәҗәсендә Әмма күпләр үз
хуҗалыгын тәртиптә тотып, хезмәт сөючөн балалар үстереп, бөтен нөсел- токымның
тырышлыгы белән. авылда да менә дигән итеп яшәп ята Әгәр бу авылга иман белән
бергә ислам әхлагы да кайтса, бөтен тирә-юньгә үрнәк булып яшисе Уыш бу' Чөнки
биредә Габдрөшит Ибраһимов кебек изге затлар намаз укыган дога кылган, теләк
теләгән бит
.1.1ыры ки-ысе санда