Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫШЛАРНЫ ҖИЛЛӘР ТАРАТА


ЛИРИК ДӘФТӘРДӘН
Еллар оча, аргамактай чаба,
Һәркөн шулай алсу таң ата. Онытмадым сине, онытмадым,— Сагышларны җилләр тарата...
Елга ташый, ярларына сыймый, Болыннарга иртән чык ята. Йөрәгемдә мәңгелек ут дөрли,— Сагышларны җилләр тарата.
Вакыт мине әсир итә алмый,
Күңел бары сине ярата.
Күктә йолдыз беркайчан да сүнми,— Сагышларны җилләр тарата...
Уйна, тальян!
Уйна тальян, уйна әйдә Йөрәкләрне җилкетеп!
Яшь кызларның күңеленә Сөю хисе бөркетен.
Әй, таралсын моңлы көйләр, Кушылып таң җиленә.
Алып китсен алар безне Татлы сөю иленә.
Уйный гармун, җырлый гармун Хисләргә ялкын биреп; Гашыйкларның учагына Кайнар очкыннар сибеп...
Альберт КАШАЕВ (1946) Татарстанның атказанган юристы Юстиция влкзн кицыичесе. Журналыбызда шигырычаре беренче тапкыр басыча Казанда яши
Синең күзләр
Өй каршында сирень үсә, Чәчәкләре хуш исле.
Тамчы тамчы кыңгыраулар,— Синең күзләрең төсле.
Күзләр, күзләр, зәңгәр күзләр— Диңгездәй тирән алар. Дулкыныңа кереп баттым,
Мине аннан кем табар?..
Йөзәм, чумам, чыга алмыйм, Дулкының әсир итте.
Зәңгәр күзләр йөрәгемә Сөю ялкыны сипте!..
Синең гөлләр исән
Күзләреңнән көмеш яшең тама, Сагыш баскан нурлы йөзеңне. Әйтче миңа, иркәм, газаплама. Юатырга ничек үзеңне?
Син ишеткән хәбәр дөрес түгел! Хыянәтем сиңа булмады. Йөрәгемдә син утырткан гөлләр Чәчәк ата, алар сулмады.
Яшең кипсен, иркәм, күзләреңдә, Кире кайтсын сөю чаткысы. Йөзләреңә кунган сагыш төсен Сөртеп алсын күңел яктысы.
"