Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘРКЕМНЕҢ... ҮЗ СУКМАГЫ


ХАТИРӘЛӘР
Безнең бәхетсезлеккә...
Әти авылга ул конне гадәттәгедән иртәрәк кайтты Безгә каршы тыкрык
буенда бер төркем ирләр җыелып сөйләшеп, гапләшеп утыралар Ни
сәбәптәндер бераз "җылынып" та азганнар. Мин — һәрвакыттагыча әти
кочагында Ара-тирә “СУГЫШ". “сугыш" диләр. Мин бернәрсә анламасам да.
ничектер куркыныч булып китә "Безне дә иртәгәләргә алып җибәрерләр инде",
диләр. Димәк мин инде, әтигә сыенып, башка болай иркәләнеп утыра
алмаячакмын—кемнәрдер әтине каядыр алып китәчәк Кайсыдыр өлкәнрәге:
"Тормышлар рәтләнә башлагач кына бит Бу сабыйлар кем кулына кала инде",
дип куя. Күзеннән эре-эре яшьләр тәгәри Мин гаҗәпләнеп ана карыйм. Ирләр
дә елый микәнни?! Монарчы мин әтинен бервакытта да елаганын күргәнем юк
иде Шул вакыттан бирле мин. ирләрнен елаганын күрсәм, әллә нишләп
китәм—ул гайре табигый хәлгә тыныч күнел белән карый алмыйм Әнә әтинен
лә күзләре дымланган—һәрвакыт көләч, мәзәкчән булса да. бу юлы чыраена
мин анламастай сагыш кунган Мин аны-моны бслештсрмәстән "Әти. мина
сугыштан мылтык алып кайтырсын. яме9" дип куям Әтинен йөзе кырыслана
Кайсыдыр “И сабый!” дип башымнан сыйпый Кызмача әти
Аргы яктан бирге якка
Кемнәр таяк ташлаган
?
Без бәхетсезлеккә каршы
Герчан сугыш башлаган -
-
дип җырлап җибәрә Әйе. менә хәзер анлыйм күнелләрне тетрәндерерлек
кайгылы һәм каһәрле кон булган бу Гариф абый кесәсенә яшерелгән “бәләкәй
генә урыс малае" телләрне дә чишеп җибәргән
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз
Сау булыгыз, туганнар
Мин әтине сугышка озатканымны чәтерзәмим Ваемсыз базачак дип
тикмәгә генә әйтмиләрдер шул Әти җир бетереп мине эхзәгән. ә мин. юләр
мазай. яшьтәшләрем белән кече елга буендагы куе таллыкта качыш-качыш
уйнап йөргәнмен Әгәр белгән булсам әгәр белгән булсаммы
Әни ул киткәч капчыкка азык-төлек, кием-салым тутырып берничә
мәртәбә капларгадыр барып га кайтты Кайткан саен "И мескеннәр, бөтенесе
ачлар, ябыгып, бетләп беткәннәр Тиреләрендә җаннары гына бар Ничскләр
генә исән калырзар инде “дип елый елый сөйли торган иде Ул яманаты чыккан
шул Суслонгер хәрби өйрәнү лагеры бузгандыр. мөгаен
Авыз моңаеп, котсызланып калды Кон саен урамнарда сыктау, зар. елаш
Нинди каты бәгырьле ир-атларда юашланган, нечкә күңеллеләнгән Әтисе
сугышка киткән һәр сабыймын башыннан сыйпап үтәләр, минем кебек
малай-шалайны да зурга
Дәвамы. Башы журналның уз/ан санында
санап, озак-озак: “Атаңнан хат-хәбәр киләме? Нәрсәләр яза?" дип
сораштырып торалар Аннан, авыр итеп көрсенәләр дә. башларын түбән иеп.
үз эшләре белән китеп баралар. Бәлки алар да йә үләргә, йә гарипләнергә
чират көтәләрдер—бүген булмаса. иртәгә военкоматтан менә-менә повестка
килеп житәр дә. алар шаулап үскән иген кырларын, гөлчәчәкле болыннарны,
газиз ата-аналарын. сөйгән ярларын, назласан назлап туймастай
нарасыйларын язмыш кулына калдырып, җәһәннәм уты эченә кереп
китәрләр. Ә алда—билгесезлек. Ә монда—авылда жыен гарип-гораба белән
теләсә нинди судан коры чыгарга сәләтле үтә хәйләкәр әтрәк-әләмнәр генә,
гүр иясе булыр вакытлары җиткән карт абзыйлар гына калачак. Әнә безнен
күрше Сәлимгәрәй абзый ике көннең берендә кәнсәләр тирәсендә, районнан
килгән хәрбиләр янында чуала. Алар ана игътибар итсәләр, кул биреп
күрешсәләр, мөгаен, атналар буе кулын да юмый йөрер иде Каргалган утыз
җиденче елларда НКВД кешеләренә хәбәр җиткереп торучы авыл
куштаннарының берсе, һичшиксез, шул үзе инде. Хәер, ул моны беркемнән
яшермәде дә бугай, киресенчә, күкрәк киереп гел-гел: "Милитсегә явить
итәм" дип шапырына гына иде. Куркалар иде аннан Беренче бөтендөнья
сугышы вакытында, немецләргә әсирлеккә төшеп, байтак вакыт Германиядә
яшәгән Сәлимгәрәй абзый бик еш кына татарчаны, урысчаны, немецчәне
буташтырып сөйли, хәтта безгә, малайларга ачуы килгәндә “Фарфлюхтер.
шлихтер" дип кенә җибәрә иде. Шул "шлихтер" сүзе ана сонрак кушамат
булып та ябышты. Ул. әсирлектән кайткач, тол хатын Маһисәрвәр абыстайга
Йортка кергән һәм гомер буе бер генә күршесе белән дә тыныша алмый,
гел-гел талашып, гаугалашып яши иде Белмим, әтигә ничек теше үтмәгәндер
(бәлки авыл советында эшләгәнгә, ана сагаеп, куркыбрак карагандыр), ул
куркыныч елларда безгә зыян сала алмады. Бәлки әтинеңме, абыйныңмы
аның турында:
Мин бит кәнсәләргә барам,
Маһисәрвәр, эшли тор.
Кеше ни әйтсә дә әйтер,
Сәлимгәрәй—Шлихтер.—
дип такмак чыгаруы сәбәп булгандыр Шулай да әти аннан шикләнә иде
булса кирәк—әнинең: • Атаңның китаплары байтак иде. Кайберләрен.
чүпрәккә кат- кат төреп, үзебезнең арт бакчага күмде бугай" дип сөйләгәне
истә калган Хәзер кайдан эзләп табасын инде аларны! Андый югалган
хәзинәләр аз булганмыни ул заманнарда.
Әти китте. Ул вакыттагы газеталарда язылганча, “явыз немец-фашист
илбасарларын аяусыз кырырга", дип. “бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга
биргән антыбызга турылыклы булырга".—дип тантаналы вәгъдәләр биреп,
изге сугышка китте. Ачлыклардан, ялангачлыклардан котыла башлаган
авыз, ертык-тишекләрне ямаштырганына шөкрана кылып, нәрсәләргәдер
өмет итеп, бушап калды. Әтинең әле миче дә чыгарылмаган, биниһая зур
йорты калды да. без—күз яше ул чакларда бер көн дә кибеп тормаган әни,
биш яшьлек мин, әле юньләп тәпи дә йөри башламаган сеңлем Фәүзия калды
Шуларнын бөтенесе өстенә өелеп мен-мен төрле мәшәкатьләр калды. Әни:
“Ах, атаң булса..." дип көрсенә һәм үҗәтләнеп, ул җиренә җиткерергә
өлгерми калган, ирләр генә башкарырга тиешле авыр эшләргә тотына иде Яу
кырыннан исә хәбәрләр никтер сирәк килде. Ә ике хатның берендә: “Улыма
операцияне Туруновский ясасын, башкаларына ышаныч юк" дип кат-кат
әнинең исенә төшерә иде. “Операция" дигәннән—бөтенесе тагын шул минем
тик тормаслыгым. шаян-шук булуым аркасында булган инде Морҗа
тирәсендә шырпы тартмалары күргәнмен дә. шуларны алам дип бүлмә
такталары буйлап үрмәләп югарыга менгәнмен Ә анда җиткәч, аякларым
шуып китеп, башым өстәге түшәм белән ике арага кысылып, муеныма
асылынып калганмын. Әле ярый, бәхетемә күрә, кайсыдыр өйгә килеп
кергән дә мине үлемнән коткарган Сыдырылып бетүләрем бер хәл. иң
куркынычы—миңа бүсер төшкән. Врачларга күрсәткәч, алар операциясез
булмас дигәннәр. Ул Туруновский дигән кешенен бушаганын көтә- көтә. көн
артыннан көн үтә торган Күрәсең, әти дә. үзе утлар эчендә булуына
карамастан, һаман минем турыда борчылып торгандыр. Әни Туруновский
дигән ул атаклы хирургны, мине икенче (Карман карурманындагы
адашуыбыз турында әйткән идем инде!) котылгысыз үлемнән коткарып
калачак Михаил Андреевичны, әллә каплардагы кыр госпитальләреннән
әйләнеп кайткач кына туры китерә алган
Ә әтинен хатлары сугышнын икенче елынла тәмам килүдән туктады Без
билгесезлек боҗрасында катлык. Кайда, ничек, ни булганын белә атмадык.
Әни мәрхүмә, бәлки берәр хәбәр анда килгәндер, дип. шул әти эшләгән Тутай
авылына да берничә тапкыр барып кайтты. Анда ла күнелне юатырлык бер
хәбәр дә ишетә алмаган иде Өмет бөтенләй өзелмәгән булса да. нәрсәгәдер
ышанасы килә иде бит Әти язмышы, инде үзем анын яшен узып киткәч тә.
бүгенгәчә гел-гел борчып тора, җавабы табылмастай катлаулы сорау булып
йөрәкне тырный
Кай илләрдә ятып калды икән Асыл
сөякләре атамның
7
Үги улы иде
микәнни соң Рәсәй дигән юньсез
ватанның
Бер кайтмасак. бер кайтырбыз, диеп
Яулык болгый-болгый китте дә Шуннан
бирле күңел заманага "Сәер сорау биреп
интегә
Сугыш та юк... Җиңдек тә бит инде һәм
исәннәр азды орден да Тик нигә соң адәм
снякләре Җирдо аунап ята бүген дә
Рәнҗиләрдер—каберләре юкка
Көтәләрдер варис ирләрне Нинди
игелексез ил соң бу ил?—
Батырларын хәтта җирлами
Исемсезләр, билгесезләр булып
Миллионнар калган яуларда Үлгәннәргә
кадер һәм кабер юк—
Җиңдек диеп нигә шау ларга ?!
Ә колакта бер чың Сорау чырлый
Чыңлар чырлар җанны кыйратыр Кай
җирләрдә газиз әтиемнең Асыл соякләре
кем әйтер'*'
Сугыш—җәмгыятьнең авыру халәте, дип әйтсаләр дә, мин аны яшәеш
рәвешен, тормыш принципларын чагылдыручы бер могҗизаи индикаторга
тиңләр идем Ул. Сталин бабай кистереп әйткәндәй, гадел булса да. гадел
булмаса да. кемнен батыр, кемнен куркак икәнен билгеләсә дә. ахыр чиктә
кеше дигән адәми затнын әле моңарчы беркемгә дә. хәтта шәхеснен үзенә дә
билгеле булмаган яшерен сыйфатларын, ара-тирә чак кына сиздереп
куйгалаган яраларын ла ача Кемнен кемлеген ачыклау очен дә җитди имтихан
иде биг ул еллар
Без. бала-чагалар, олылар эшенә кысылырга бик атлыгып тормый идек
югыйсә Ләкин колакка керә бит Колакка кердеме, хәтергә сеңә инде
ул—кечкенә чагында гына ана бик илтифат итмисен Күнелендә—туйганчы
ашау да. яшьтәшләрен белән, бар кайгы-борчуларны онытып, көннәр буе
уйнау була Ул бер-беребездән уздырыша-уздырыша, тешләр шакы-шокы
кинәнче кат-катсу коенулар, яңгыр яуса ермакларда кәгазь көймә агызулар,
талчыбыктан дирбия ясап ат-ат уйнаулар, йоннан әвәләнгән шарга-мүскәгә
эләкмәскә тырышып әле анда, әле монда йөгерүләр, бәләкәй-бәләкәй уентылар
уртасындагы зур чокырга шар ташларга маташучы ''көтүчене" якын җибәрмәс
өчен җәһәт кенә (югыйсә ул синең уентыгынны нузап алачак!) аны үз һөҗүмен
өр-янадан башларга мәҗбүр итүләр, кыекбаш дигән, ' кара таяк" дигән качыш
уены, "ат карагы” дигән уеннар Үзебезнең күнелне күрер өчен нәрсә генә
уйлап чыгармый идек без'" Ул вакытта бит хәзерге матай дигән, велосипед
дигән нәрсәләрне күргәнебез юк Әлбәттә, кайчагында ачу ланыша,
үчекләшә-үртәшә
начар сүзләр әйтешә, хәтта кыйнаша да торган идек, ләкин кайбер
малайларның авызы-борыны канавын иртәгәсен үк оныта, озаклап үч тотып
йөрми идек.
Мондый "бәләкәй-бәләкәй гражданнар сугышы" бик еш кабатлана
башлагач, үзе эшкә киткәндә, әни мине өйдә бикләп калдыра торган булды.
"Әнә. сенленне кара, югыйсә, әнә мич акшарын да кимереп бетерде".—дип
мина каты-каты күрсәтмәләр бирә дә. икебезне калдырып, эшкә чыгып китә
иде. Мин инде: "Ярый, әни. ярый",—дигән булам, аннан, ул күздән
югалуга—чорма башына үрмәлим, аннан үзем әллә кайчан кадакларыннан
ычкындырып куйган тактаны каерып, лапас башына төшәм һәм мин иректә.
Урамда, малайлар янында. Әнинен. кояш кайсы җиргә жяткәч кайтасын
чамалыйм Безнен сәгать шәүләбезнен ничә адым озынлыкта булуы белән
үлчәнә. Мин. берни булмагандай, шул ук юл белән нәкъ үз вакытында өйдә
булам, нәрсәләрдер биреп, елап-шешенеп беткән сеңелне юмалыйм. Сатмый
тагын үзе мине.
Шулай да минем ин мавыкканым—самолетлар. Чын самолетларны
китапларда яки ара-тирә авыл клубында “бисплат" күрсәтелгән
киножурналларда гына күрсәм дә. “стрибителен" дә. “бамбардировшигын"
да ясыйм Өй кыегында да минем “самалүт", лапас башында да Агачтан төп
өлешен юынам, канатлары өчен өстәл капкачындагы фанерларны каерам.
Әнидән бу тәртипсезлегем өчен еш эләгә инде эләгүен. Ләкин анысына
түзәргә була. Анын каруы малайлар алдында үз "самалүтен" белән мактану
үзе ни тора.
Ара-тирә авыл өстеннән чын “самалүтләр" дә очып үтә. Кайчагында
биектә, бик биектә бәләкәй генә булып тәрәзә рамын хәтерләткән тагын
ниндидер очкыч күренә Безнен шуңа ис китеп караганны күрсә, әлеге дә
баягы шул күрше Сәлимгәрәй абзый: 'Малайлар, качыгыз тизрәк, бу нимец
самалүте. Разведчик., бөтенесен күреп тора..." дип безнен котларны ала
Сәлимгәрәй абый белә торгандыр инде Әнә ул нимесчә дә сөйләшә",—дип
төрлебез төрле якка шылу ягын карый.
Ә шулай да ин кызыгы—"парашут". Кайдан башыма килгәндер инде ул
жүләрлек. Әни әрли тора, мин анын сүзен колакка да элмим. Ул әйткәнне
чыгып китүенә онытам. Өстәл жәймәсенен оч-очына юкә җепләр белән таш
кисәге бәйлим дә як-ягын бөкләп көчем җиткән кадәр биеккә ыргытам
Жәймә һавада кабарып, нәкъ парашют кебек акрын гына җиргә төшә. Үзем
якын күргән малайларга да "парашут төшерергә" рөхсәт итәм. Аларнын
сөенеченә, ах-вахына чик-чама юк. Әни күрше хатыннарына гел-гел зарлана:
"Әллә юләр инде бу малай..." ди. Аннан “Әрләсәм лә тыңламый, кыйнасам да
файдасы юк Шул атасы гына артык иркәләп азындырды " дип уфтанып куя.
Эләгә әнидән, шактый еш эләгә. Ә минем төзәлергә уемда да юк. Ваемсыз
балачак бит—бер колактан керә, икенчесеннән шунда ук чыгып та китә.
Сугыш сугыштыр да инде ул—ә безгә, малайларга кызык кына. Авылыбыз
зур булгангамы, тирә-якның—Тәүгелденен, Әхмәтнең, Кужакнын. Лашчы
Башының. Исәкнен егетләре сугышка китәр алдыннан беренче хәрби
күнекмәләр үтәргә безгә җыелалар. Һәрберсендә—агач мылтык, көн саен
командирларның: "На плечо". "К ноге". "Штыком коли" дигән тавышлары
яңгырап тора. Ул абыйлар юан агач ботакларына беркетелгән
карачкыларга—салам тутырылган капчыкларга ике-өч тапкыр тиз-тиз генә
төртеп алалар да. шулай "немец фашистын үтереп", янадан чиратның соңына
китеп басалар. Көннәр буе шулай дәвам итә
Без бигрәк тә “әфисәр" абыйларның бөтен гәүдәсен урап алган
каешларга— тимерләре елтыр-елтыр килеп торган портупеяларына, наганы
булмаса да уң якларында кабарып торган кобураларына, погоннарына,
йолдыз сурәте төшерелгән бил "риминнәренә". билләренә кадәр асылынып
төшкән сумкаларына кызыгабыз. Кайчагында үзара шул тәтиләрне чәлдерү
турында баш ватабыз. Чәлдердең ди Әнә олылар: "Аның өчен катыр
җибәрәләр икән",—дип сөйлиләр. Бик куркыныч җирдер ул “катыр" дигән
нәрсә—безнең беребезнең дә "катыр китәсе" килми. Бу авылыбызда “сугыш
уены" уйнаган йөзләрчә егетләрнең соңыннан күпмесе генә туган якларга
әйләнеп кайтты. Ә ул вакытта "үлем" дигән нәрсәләр безнен ике ятып бер
төшебезгә дә керми иде бит!
1942 ел авылга зәмһәрир суыклар алып килде. Колхозның жиләк-жимеш
бакчасы, без качып-посып угрылыкка йөрергә яраткан алмагачлар өшеп
харап булды. Терлек- туар. кош-корт абзар-кураларда җылыга тилмергәнне
әйткән дә юк. кешеләр дә. бик ашыгыч эшләре булмаса. урамга чыкмау ягын
карыйлар, баштанаяк чүпрәк- чапракка төренеп, өшеп-күшегеп җан
асрыйлар иде. Безнен әтидән калган зур йортны да салам белән генә
һәм сенлемне кат-кат юрганга төреп, урын өстендә калдырырга тырыша иде
Колхоз идарәсендә дә. күрәсен. жылы дигән нәрсә аз булгандыр, жктәкче
абыйлар бер заман үз утырышларын безнен өйдә үткәрергә күнектеләр Иркен
дә. якты да Ягарга да ул кадәр үк күп кирәкми Әмма җыелышлары булып
ике-өч көн үтүгә өй кабаттан суынып, тагын шул каһәр суккан салкын кереп
оялый иде .Аптырагач, әни каршы яктагы күршегә өйдәшкә керәсе итте
Аларнын бәләкәй генә ызбасында инде ничә еллар урыныннан кузгала
алмыйча чирләп яткан Шамил абый һәм яше илледән узган Әминә абтый.
алтынчыдамы-җиденчедәме укучы Садыйк исемле төпчекләре белән торалар
Кысан инде, кысан Без дә өч жан бит але. Ләкин нишлисен Һавалар үзәккә
үтәрлек булып суыткач, түзәр хәлләр калмагач, кызы Наилә белән Халисә
абтый да шул бәләкәй почмакка кереп сыенды Күңелен кин булса, торган
җирен тар дип зарланмыйсын икән ул. Хәзер генә мәдәният Сарайлары кебек
колледжларга хәтта газиз ата-аналарын сыйдырырга теләмәгән игелексез
балалар күбәйде. Монысын гыйбрәт өчен, сабак өчен язам
Шул зәмһәрир суыклар да. бәлки кирәге чыгар, дип окоплар, траншеялар
казып йөргән карт-корылар, хатын-кызлар турында шигырь чыгарганымны
хәтерлим
Күптоннөн үткәннәр ул көннәр—
Уйларга, аңларга накыт бар
Кояшта күз яшен киптерә Әниләр
казыган окоплар.
Окоплар әйтерсең яз саен Йөрәктә
яралар уяна Туасы таңнарга
өметтәй Мөлдерәп карыйлар
дөньяга
Хәтердә,
Солдатка аналар Бәгырен кискәләп
җил исте Моң иде күңелләр
түрендә,
Туң иде. туң иде җир өсте
Тик ломнар, кәйләләр, көрәкләр
Җырлады бер көйгә тәкрарлап —
Юлбасар дошманнар якында.
Илеңне, өеңне кал саклап.
Онытылды арулар-талулир.
Онытылды назланыр вакытлар
Шәһәрләр, авыглар читендә
Ишәйде дотлар һәм окоплар
Хәтердә терелтеп үткәнне Ничә ел
тоташтан һәр таңда Таглар һәм
ятимнәр шикелле Ятсынып
карыйлар дөньяга
Ә бит бу шигырьне озак еллар буе бер җирдә дә басмадылар Ул турыда
язарга ярамый, диделәр Бу-дәүләт сере, омын турында але хәзер дә тел тибрәтү
тыела, диделәр Заманнар үзгәреп, ул “ярамыйлар*' үз көчендә калган булса,
мөгаен, бөтенләй дөнья да күрмәгән булыр иде Андый шигырьләр тагын бар
бит але минем
Дмачы киләсе саннарда