КАРА БИШМӘТ
Биш яшьлек Касыймга яна бишмәт тектерделәр. Эче мамык белән
сырылган, иңбашлары чак кына күпертмәле, гәүдәсенә ятышлы
Анкара бишмәт. Малай аны бер киде, бер салды, шуны кигән килеш йоклап та алды. Их, әтисе генә күрә атмады бу коннәрне. Күрсә, сөенер иде. Сугыштан гарипләнеп кайтты ул. Шулай да йорт-хуждлык тирәсендә кыштыр-кыштыр йореп торды әле. Тик яралардан мантыи атмады, кышнын карлы-буранлы бер көнендә китеп барды. Сугышка кадәр үк Казаннан бер туганы үзенә тектергән җиләненнән калган постау биреп кайтарган иде. Касыймга әтисе: "Шуннан сина бишмәт тектерербез, улым”,—дип гел әйтә килде.
Тик тектерергә өлгерә алмады.
Әнисе Оркыя ханым көрәнсу төстәге бу постауны Чор Иле урысларыннан карага мандырып алып төште. Тектерергә исә Күкчәдән Габдулла бабайны белештеләр. Габдулла ага—ак тегүче. Кышларын өязгә чыгып, Казанда да, башкорт якларында да байларны киендереп йөргән кеше Һиммәтле җан
Беркөнне, йомышы төшеп, Солыга килгәч, үзе сугылды ул. Касыимнын иңен-буен үлчәде. Аннары постауны култык астына кыстырып кайтып китте. Бишмәтнең эченә мамыкны үзеннән вәгъдә итте.
Бер-ике атнадан Касыйм әнисенә ияреп Күкчәгә "примерка"га китте.
Дөньяда көз яшәп яткан, әбиләр чуагы яшәп яткан көн иде ул Мәрхәмәтле Җир кояшнын нурлар ташкынына кызыл-сары ялкын эчендә утырган көяз каен-юкә, өрәңгеләрнең яктысы белән җавап бирә. Кояш яна, җир яна. Шуна тагын сабыйның томрап карап торган зур, чиста, самими кү егәреннән, сөенеч тулы гөнаһсыз карашыннан агылган нурлар яктысын да остәсәң. Гаҗәеп балкыш!
Касыйм ак-көмеш тоҗымнарны өзеп алга чаба һәм ни арада күздән югала Ул да булмый, үзән буена утыртылган яшь каеннар арасыннан “һәй!”—дип әнисенең каршысына атылып чыккан була. Аннары тагын йөгереп китә. Пәрәвез җепләре аның битенә, күлмәгенә сарыла Әнә ул койма артына качып торган була. Әнисен шуннан “куркыта”.
Вакыйф НУРИЕВ (1958) прозаик: *Бщ>е кадәр бцрек». • Лна догасы*. «Җиденче патта* китаплары авторы Татар тапның атказанган ч.пһнимт хезмәткәре Казанда яши.
—Зират бу,—диде әнисе төксе генә.—Монда кычкырып сөйләшергә ярамый. Әтиен дә монда ята.
—Нишләп монда ята?
—Үлгәч, монда күмделәр.
—Нишләп күмделәл аны?
—Үлгән кешене күмәләр.
—Ничек күмәләл?
—Жирне казыйлар да күмәләр. Менә әтиеннен кабере.
—Жалкы бит.
—Бөтен кешене дә үлгәч күмәләр.
—Калале, әни, мин үлмим.
—Үләсен, син дә үләсең. Бөтен кеше үлә.
—Юк, мин үлмим! Мин белкайчан да үлмим.
—Үләсен...
—Үлмим!!!
Сары сагышка чумып утырган шомлы зиратнын тынычлыгын алып, агач башында ямьсез итеп карт козгын кычкырып куйды. Сәер, шөбһәле тавыштан Касыймнын коты алынды. Әнисе кояшта каралган, жилдә яргаланып беткән каты кулы белән анын җилкәсенә төртте:
—Нәрсәгә терәлдең?
—Кем кычкылды, әни?
—Козгын ул. Кош. Әйдә атлавыңны бел!
Бераз баргач, күңелгә шом, йөрәккә хәвеф өстәп, жанбиздергеч тавыш белән, козгын тагын кычкырып куйды.
Ике авыл арасы ерак түгел. Бер чакрым тирәсе. Күкчәгә тиз килеп җиттеләр. Бәхеткә, Габдулла бабай өйдә иде
—Дәү кунаклар килә икән. Әйдүк, өйгә! Мактап йөрисез. Кәкерәс карчык пәрәмәч (Казан артында камыр өстенә бәрәңге боламыгы ягып әзерләгән ризыкны шулай атыйлар) пешерде,—дип болдырда үзе каршы алды. Аннары киндер алъяпкычын салып, койма башына элде дә җиз комганга су сала башлады.—Әйдәгез, кулларыгызны юыгыз.
Өйдә май исе, таба исе, пәрәмәч исе. Хөрлек, иминлек, бәрәкәт тантанасы.
Табын янына утырдылар. Касыймны да утырттылар. Анын янында— хужанын оныгы. Касыймнан ярты башка озынрак, җәлпәк борынлы, зур авызлы бер малай. Үзе бертуктаусыз аягын селки.
—Өстәл янында аяк селкелгә яламый.—диде ана кунак малай
Хужабикәнен майлы пәрәмәчләрне табынга китереп куюы булды, җәлпәк борын ин зур кисәкне эләктерде һәм томырып ашый башлады. Касыйм, карыны бик ачса да, ризыкка кагылмады
—Әйдә, кунак малай, ал, җитеш,—диде хуҗа.
—Юк, башта әни алсын.
—Менә нинди акыллы, әдәпле малай!—дип мактады аны тегүче бабай.— Мондый малайга бишмәтнең ин шәбен текмичә булмас.
Чәйдән сон ак өйгә чыктылар. Әнә почмакта хужанын тегү машинасы. Шунда ук үтүк, аршын, кайчы, тегәрҗеп киләбе, балавыз, акбур.
Бәй, бишмәт пачти әзер икән бит инде. Һәрхәлдә калыбы бар. Җин очларын, итәген бөреп чыгасы гына калган түгелме соң. Менә аны Касыймга киертеп тә куйдылар.
—Тәк. тәк,—диде Габдулла бабай резинка белән бәйләп башына тарттырган, күпне күргән күзлеген бер күтәреп, бер борын очына төшереп.— Өстеңә ипсез түгелме? Кулларыңны күгәреп кара әле. Иңбашлары таман. Озынлыгы шулай ярый. Һи, кәкерәс булган бу.
...Бүген бишмәтне алып кайттылар. Касыймнын аны киеп урамга чыгасы килә. Кешеләргә күрсәтәсе килә. Тышта янгыр. Бер ява. бер туктый. Менә тагын яварга кыжрап тора. Аягасты быкырдык.
—Беркая бармыйсын,—диде әнисе кистереп —Өендә генә утыр. Өр-яна бишмәтне пычратып кайтыргамы?! Мондый көндә юньле хуҗа этен дә чыгармый.
—Күлсе Кәлимә әбигә генә күлсәтеп чыгыйм инде, әни.
—Өстенә пычрак тидерсән..
—Юк, әни, тиделмим. Валлаһи.
—Кәримә әбиен бишмәтеңне күрми калыр дип куркасын мәллә?
—Котлатып кына чыгам.
— Көн аязгач, жир кипкәч котлатырсын.
—И әни, бүген котлатасым килә.
Оркыя ханым улынын ихлас, самими күзләрен, үтенүле, ялварулы карашын күргәч ризалашты. “Ярар инде. Кәримә әбисенә генә кереп чыксын инде. Сабый бит..."
—Бар алайса, Кәримә әбиенә кереп чык. Түлке кара аны, бишмәтеннен берәр җиренә пычрак тидерсән—үтерәм!
Касыйм капкадан чыгуга, икенче яктагы күршесе, конюх Тимерхан абыйсы очрады. Дворга ат тугарырга менеп барышыдыр Сабый анын бишмәтне күреп, шаккатып калуын жылы күзләрен текәп көтте. Тик Тимерхан абыйсы шаккатмады. Күзен чайпалдырып карап куйды да атына чөңгерде.
Икенче күршесе, тавыкларга бодай сибәргә чыккан Кәримә әби Касыймны капкадан керүгә каршы алды
—О-о-о Күршем кереп килә икән. Әбәү! Ни күрәм? Бишмәт! Өр-яна бишмәт!! Кил әле монда, кил әле. О-о-о... күрше, бик килешле, бик фасунлы булган бу. Каян алдыгыз?
—Алмадык, тектелдек.
—Кем текте?
—Күксәнең Габдулла бабае.
—О-о-о... Габдулла бабан тексә, тегә инде ул.
—Менә монна. каптылмасы да бал.
—Бәрәкалла! Каптырмасы да бар. И-и-и. әйдәле, күрше, өйгә керик әле. Синен бишмәтеңне котларга кирәктер ич инде. име.
Кәримә әби самавырын янартып җибәрде. Өстәлгә шикәр куйды. Бер шакмагын яңа бишмәтне котлап. Касыймның кесәсенә салды. Аннары әби белән малай—ике дус. ике күрше тирләп-пешеп чәй эчтеләр.
Кәримә әбисеннән Касыйм, һөмәй кошы тоткандай, сөенеп чыкты Тик менә Тимерхан абыйсына гына күнеле китек калды анын. Күрше малае өр-яңа бишмәт киеп басып торсын. Шуны күрмичә узып китәргә мөмкинме инде. жә. Бишмәтне көн саен тегеп тормыйлар бит Юк. сабый күнеле мондый битарафлык белән килешергә теләмәде. Үз капкаларын узып Тимерханнар капкасына килде ул Бишмәтенә берәр кәнфиг-мазар омет итеп тә килүе иде Аларнын малае гел кәнфит суырып йөри
Малай капкага килде Әмма ачып керергә кыймады. Үхтәре чыкмасмы әле. Ул песи-песи генә койма ярыгыннан ишегалдын күзәтә башлады.
Тимерхан исә бу вакытта үзе Касыймнарда иде. Байталын тугарып төшкәндә, кулына канюшнида атларга су ташый торган зур, иләмсез чиләген тотып, бастырып килеп керде ул:
—һе-һе Малаена бишмәт тектергәнсең икән. Беэнен кыз да бер кияү күрсен, дигән, ди. берәү
—Тектердем шул. Бездә юкәдән тегелмәгән. Бишмәте үзенә бик килешеп тора.
—һе-һе. . Киендерсәң, киндер таягы да кияү була, ди. Тектерүен тектергәнсең дә, кәжәнә расчут ясамадык бит әле син.
Тимерханның акылга таман бер малае бар. Быел сарык көтүен көтте. Әтисе шунын өчен кәжә башына—бер пот. сарык башына ярты чиләк исәбеннән бәрәнге җыйды. Оркыянын кәжәсе жәй уртасында көтүдә аягын сындырды. Аны Артель тавыннан җәймәгә салып алып кайттылар. Көтүгә чыга алмыйча абзарда ятарга мәҗбүр булды бичаракай. Тилмереп, җылап ятты. Кайчан кермә, күзендә яшь. Аптырагач, чалдырдылар. Менә шул кәжә өчен бу комсыз, йөзен дә чытмый, бәрәнге сорап кергән бит.
Әстәгьфирулла!
Ул кәҗәне Тимерханның үз малае харап итте югыйсә. Тау башыннан көтү өстенә таш тәгәрәткән бит.
Юк, бәрәңгесеннән бигрәк, кеп-кечкенә малайнын кеп-кечкенә бишмәтен күпсенеп кергән бу хөсетле тәре.
Тимерханның чигә тамырларының зәңгәрләнеп бүртеп чыгуын, күзләренең кызарганнан-кызара баруын күреп торган Оркыя чирканып куйды. Теләсә, ул аның иманын киеп, буш чиләкне башына каплап чыгара ала. Тик бу адәм актыгы белән әчелешле буласы килми. Бу үчле нәгъләтнең йортка зыян-зәүрәт салуы да мөмкин. Күрше-күләннен тавык- чебешен шул гына кырыштырып тора. Кулыннан тоткан кеше булмагач, әйбер әйтүче юк. Сугышка да бармады ул. Башын юләргә салып котылды. Военкоматка каралырга баргач, комиссия утырган бүлмәне бәдрәф белән бутаган, дип сөйләделәр. Булыр-булыр ул оятсызлан. Бәрәңгене бирергә дә котылырга бөрмәсеннән бет чәйнәгән ул кабахәттән. Анын белән каберен янәшә булмасын. Оркыя чоланда утырган, базга салмыйча хәзер ашарга дип калдырган ярты капчык бәрәңгене Тимерхан алдына утыртты:
—Мә ал шуннан... Тамагыннан үтәрлек булса...
Тимерхан капчыкны күтәреп чиләккә бушата башлады. Чиләк чөмәкәй тулды. Бер бәрәнге сыймады, җиргә тәгәрәп төште. Сирәк очрый торган эре, шәмәхә бәрәнге. Нишләтергә аны? Чиләктә урын юк. Калсын инде... Күзе кызган Тимерханмы сон аны калдыручы. Ул кесәсеннән сөяк саплы пәке чыгарды һәм әлеге бәрәнгене урталай ярды. Ярты бәрәңгене чиләгенә ничек тә сыйдыру җаен тапты ул. Көтүдә ике генә ай йөргән кәжә өчен ярты чиләктән дә күп алмас, дип уйлаган Оркыя анын бу кыланмышын җирәнеп карап торды.
Башын күршесенең койма ярыгына терәгән Касыймны күргәндә Тимерханның чиләк белән бәрәнге күтәреп алардан чыгып килеше иде.
—Ах, син, башын беткере, нәрсә тикшерәсең безнен койма ярыгыннан?!— диде ул һәм, карасына коелып, сабыйны якасыннан эләктереп алды. Эләктереп алды да, тешләрен кысып, этеп җибәрде. Бичара малай пычракка капланды. *
Һай, бишмәт!
Һай, бала!!
Касыйм өйгә керергә курыкты. Әнисе аны карангы төшкәч кәҗә яткан ятим абзардан эзләп тапты. Жилтерәтеп өйгә алып керде.
Керүгә пычрак бишмәтне салдырып алды да шунын белән жан көченә малайның башына кундырды. Касыйм жан ачысы белән кычкырды:
—Әнием, тимә минә, тия күлмә. Авылттыла бит, әнием.
—Мин, азапланып, көн күреп яшәүче тол хатын, тырышып-тырмашып сиңа бишмәт тектереп йөргән булам. Ә син, паразит, дуңгыз кебек җирдә
аунагансын. Пычракта аунарга дип тектердемме мин аны?! Быкырдарга дип тектердемме?!
—Әнием, сукма!
— Кидерермен мин сина моннан сон ул бишмәтне Кырыен да күрмәссең.
—Әнием, мин аны бүтән кимим Мин аны өйдә генә саклап тотам.
— Ник баттын?—ана кеше Касыймга тагын берне сылады.
— М-м-м-м-мине Тимелхан абый э-э-этеп жибәлде.
—Тимерхан! Ыштыр битнен монда кереп йөрәк бозуы җитмәгән...
Ул арада хатын ташый башлаган камырын күреп, почмакъякка ыргылды Ипи саласы иде бит ул. Тик мичнен бер кисәве янып бетми. Ул стенага сөяп куелган кисәү таягын алды да күмерләнеп беткән ярканы төяргә тотынды. Юк, ул яркага сукмый. Ул. гүя, Тимерханны дөмбәсли. Ул, гүя, Тимерханны тукмый. "Мә, сволочь! Мә, кабахәт!"
Тимерханга булган бөтен ачуын Оркыя ханым янып бетмәгән чи усак яркасыннан ала. Шулай итеп, үзенен парын чыгара. Ул үжәт кисәүне жәт кенә кече учакка эшермәкче булды. Жан көченә, кискен селтәнү. Кисәү таягы нәрсәгәдер бик каты килеп төртелде.
—Ай!—үзәк өзгеч тавыш.
Оркыя ханым кулындагы таякнын очлы башы (нигә очларга кирәк инде?), әнисенен артыннан шыпан-шыпан гына узып баручы Касыймның чигәсенә кадалган иде.
Малай идәнгә ауды.
Чигәдән кан тибеп чыкты.
Өнсез хәлендәге ана башта ни булганын аңлый алмыйча торды.
Аннары күзләрен акайтып түшәмгә текәлгән улынын өстенә капланды.
— Һай, улым, ни булды? Улым! Улым!. Ник дәшмисен’’
Оркыя ханым аны селкетергә-жилтерәтергә тотынды Йөрәге жу итте Үзе дә хәлсезләнде
—Улым бәгърем!
Касыйм дәшмәде
—Улым, җаным!
Малай күзләрен тагын да зуррак итеп ачты да тынып калды
Нишләп йөрде икән соң ул мич каршында’’ Хәер, гамагы ач бит. ипи кайчан пешеп чыгар икән, дип көтеп йөрүе булгандыр инде.
Кара көзнең җепшек кары тын зиратның тын почмагындагы суынырга да өлгермәгән вак кәсләр арасына тула, әле беркөнне генә “һәй” дип әнисе каршына атылып чыккан малайны хәтерләүче сагышлы каеннарга сарыла.
Атна-ун көннән Тимерханны паралич сукты.
Өйдә, дивардагы кәтүкле чөйдә балчык-пычрагы кагылган, өр-яна, чип-чиста бишмәт эленеп тора.
Анага улынын истәлеге булып эленеп торамы ул. әллә йөрәк ярасы булыпмы?
Улынын төсе булып эленеп торамы ул, әллә гыйбрәт булыпмы ’!
Редакциядән: Бу көннәрлә каләмдәшебез Вакыйф Нуриев үзенен 50 яшьлек юбилеен А»нр,ш итә. Без аны чын күңелдән коглыйбыз, ижалн сөенечләр һәм гакы
бахеге теләп калабыз.