БӘХЕТ УЛ ИШЕК ШАКЫМЫЙ
"Бәхет ул җиңел аяклы— Килгәне сизелми дә!.." Йокласаң, йоклап каласың— Уятып интекми лә...
Бәхет ул җитез йөрәкле— Килә дә китә тизрәк... Артыннан йөгереп тотсаң да, Кайтмас ул сиңа теләп...
Бәхет ул күзгә күренми— Күңелең генә тоя.
Күңел күзең сукыр икән - Кояш та яңгыр коя...
Бәхет ул ишек шакымый— Ачык тот күңелеңне... Меңнәр арасыннан, бәлки, Сайлар ул ... бүгенгеңне...
Көзләрнең язларга. Язларның көзләргә Керергә хакы юк...
Кавышыр мизгелләр, Тагын шул мизгелләр...— Вакытның саны юк...
Көннәрнең төннәргә һичкайчан сарылып Сыенган чагы юк...
Елларның юлларда, Юлларның елларда Еларга хакы юк...
Син миндә адаштың. Мин синдә адаштым... Хакың юк, хакым юк.
Мәңгелек—танылган... Кануннар—язылган... Чикләрдән узарга Беркемнең хакы юк... Хакы юк.
Алинә БИКМУЛЛИНА — яшь шагыйрә: шигырьләре көндәлек матбугатта еш басыла. Казан дэцләт университетының татар әдәбияты һәм тарихы факультеты студенты.
Мин сине хыялга чакырам... Юлларга ак теләк җәелгән... Уйларым чуалды Офыкта... Мин синдә яшимен бүгеннән...
Бүгеннән мин синдә яшимен... Эримен мин синең караштан... Киләчәк, үткәнем томанда...— Мин синдә мәңгегә адашкан..
Офыклар да бәхет көтә сыман,
Чиксез күкләр алсуланып кинәт тынган. Хыял күкрәгенә бик сак кына Чынга ашмас ак теләкләр кунган... Йолдызлардан без түшәгән күпер— Килеп җитәр-җитмәс никтер сынган... Офыклар да бәхет көтә сыман... Араларда гына хыял-томан...
Вакытның ватылган мәле бу— Дәвернең дивары алдында... Сагышның саргайган асылы— Арада адашып калдым ла...
Әллә соң мизгелдән мизгелгә Ялгышып атлаган адым ла... - Ялкынсыз ялкынлы хисләрем. Сөюем тамыздым алдыңа...
Юк, кирәкми артык адымнар! Еллар кушса, юллар барырлар... Фанилыкта әгәр язмаса - Мәңгелектә, бәлки, танырлар...
Юк, кирәкми артык сүзләр дә... Мин адаштым, бугай, көзләрдә.. Сине эзләү гадәтемә керде Үтеп барган һәрбер йөздән дә...
Юк, кирәкми хәтта син үзең! Тыелып була, булыйк без түзем. Ялгыз офыкларда мин калам, Сннсез калам, калам берүзем...
Юк, кирәкми артык адымнар...
Җәйге томан арасыннан Бергә әле күп үтәсе...— Безгә әле бу тормышны Мең җыеп, мең сүтәсе...
Айсыз төндә сукмак эзләп Адашып югаласы...
Мең сыналып, мең соңарып Максатларга барагы...
Ялгышларга мең абынып, Мең тапкыр төзәләсе...
Э Һадига
Елларның юлларын айкап, Киләчәкне үрәсе...
Олы юлда кайчак туктап, Үткәнгә сарыласы...
Кара төндә йолдыз булып, Мең тапкыр кабынасы...
Җилләрдә ачы сыналып, Хыялда югаласы...
Иңгә иң салып, бик ерак Барасы да барасы...