Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРДӘМ БУЛСАК—ЮГАЛМАБЫЗ


Әгәр Әмирхан Еники исән булып, бу трибунадан чыгыш ясаса, мондый
сүзләр
әйтер иде шикелле: "Так сказать. (нигәдер бу сүзтезмәне ул еш әйтә иде)
язучылык
хезмәтенең кызыгы бетеп бара..." Ихтимал, бу фикергә Аяз Гыйләжев.
Мөхәммәт
Мәһдиев. Гариф Ахунов кебек классик әдипләр дә кушылыр иде Чыннан
да. үткән
дистә еллар белән чагыштырганда вәзгыять безнең файдага түгел.
Әдәбиятның
җәмгыятьтәге дәрәжәсе түбәнәйде, шул нисбәттән, тәрбияви роле дә кими
төште.
Язучы үзе дә социаль яклауга мохтаж категориягә әйләнде Дөньяви
масштабтан
караганда, һәр җирдә дә бәлки алай түгелдер, әмма Россия һәм элеккеге
СССРнын
күпчелек дәүләтләрендә хәл нәкъ әйтеп үтелгәнчә. Житди классик
әдәбиятны аз
уку. тиражлар кимү, шул ук матди бөлгенлек... Кеше өчен, бигрәк тә нечкә
тоемга
ия талантлы кеше өчен иң авыры—киләчәккә ышанычнын кимүе
Конфуций дигән акыл иясе әйткән, диләр. “Дәүләт тоту өчен өч нәрсә
кирәк:
ашар-эчәр ризык, ил сакларлык корал һәм халык ышанычы" Шуларнын
берәрсе
булмаса Дәүләт тора аламы? дип сораганнар аннан. "Коралсыз да була,
чөнки
кеше үзе корал." Әгәр шул өчнең тагын берсе булмаса? "Хәтта ризыксыз да
була,
кешегә барыбер бер үләсе. Ә менә халык ышанычын югалтса, бернинди
Дәүләт тә
яши алмый."
Язучылык хезмәте турыдан-туры халыкның тарихы, гореф-гадәтләре,
теле-моны.
гомумән, рухи дөньясы белән, матди байлыктан бигрәк, ата-бабаларыбыз
әйтә алмас монлый сүзләрне. Өстәвенә, күреп торабыз, безнен телгә Ак
патшанын империячел даирәләреннән сонгы вакытта эзлекле һөжүм бара.
Мәктәпләрдә укыту процессыннан милли компонентны бетерү буенча
кануннар чыгардылар Ана кадәр нинди имляда язу хокукын бездән тартып
алдылар Әгәр ктассик мирас һәм синен язганнарын укылмый, укытылмый,
өйрәнелми икән, ничектәр итеп илһамланып язмак кирәк Менә шундый, алда
әйтелгән Ышаныч дигәнен офыкта югала барган, еш кына, “колмак батып, таш
йөзгән” дәвердә безнен азучыларыбыз але дә менә дигән талантлы әсәрләр
ижат итәләр. Сокланырлык хат Рәхмәт аларга' Шөкер, без бүген үзебезнен
арада берничә дистә классик мәгънәдәге зур язучы, шагыйрь, драматург бар
дип әйтә алабыз, зур көч. зур хәзинә бу алегә
Нинди хәлләр, гамәлләр булды сон бу 3-4 ел эчендә? Аянычларыннан
башлыйм.
Кабатланмас зур талантлар арабыздан китте. Алар урынын тутырырлык
яңа көчләр килдеме? Кистереп әйтү кыен.
Ана телебездә укучылар кимеде. Китап, газета-журналларнын тиражы
шуны раслый Без 300 язучыбыз бар дибез, ә киләчәктә, берәребезнен китабы
чыккач, ябырылып укучы ЗООләп укучы табылырмы1
Мөгаен, сонгы еллардагы зур яналык шул республика басматарының
статусы үзгәрүе—алар ААЖга (үз көнен үзе күреп, булдыра алса, табыш алып
яшәүче берләшмә) керделәр, дөресрәге кертелде Милли басмаларнын абсолют
күпчелеге рәсми яктан дәүләтнеке саналмый хәзер Ярый ла алегә без күпмедер
дәрәжәдә дәүләт заказын үтәүче саналабыз Ә алга таба9 Гарантия юк бит'
Өстәвенә, матбугат белән идарә итүчеләр арасында татар тарихын,
әдәбият-сәнгатен. телен белүчеләр юк дәрәҗәсендә Безнен мохиттә генә түгел,
бүтән җитәкче структураларда да шулай бу. Шунадыр да. Казанда татар
тарихына кагылышлы жисми тарихи ядкарьләр бетеп бара. Ә болай читтән
күзәтүчегә хәрәкәт бөтенләй юк түгел түгелен Боратынский яшәгән йорт
янартылды. Аксенов йорты торгызыла Ә менә Тукай яшәгән Болгар
номерлары һаман хәрабә хәлендә..
Безнен хезмәт нәтижәсс—китап, һәр хезмәт бәһаләнергә тиеш Безгә
кагылышлы гонорар-каләмхак турында уйланганда моннан күп еллар элек
язылган сүзләр искә төшә.
Якты йөзе Мәгънәле
сүзе Талант—үзе!
Илһамлы кашне өстеннән
ганере буе
карап торды ипи күзе
Без. нигездә, ипи телеменә ялманып ижат итә торган кавем Кызганычка
каршы. Мохтаж кешегә масштаблы фикер йөртү кыен Әдәбият тарихына
баксан.-гарептә булсын, шәрскътә булсын—классик әдәбиятны матди житеш.
хәтта әйтер идем бай катлам тудырган Бездә чагыштырмача мул яши торган
язучылар бер кул бармакларына сыеп бетә бугай
Мин бу трибунадан, язучы булудан тыш. "Казан утлары" журналынын баш
мөхәррире һәм Кабул итү коллегиясе рәисе сыйфатында да чыгыш
ясаганлыктан, журнал һәм берлеккә әгъза итеп алынганнар турында берничә
сүз
"Казан утлары" турында тәфсилләп сөйләп тормыйм аны һәркем белә,
чөнки журналны бер!ә чыгарабыз, бөтенебезнен тиярлек яңа яхшы әсәрләре
анда дөнья күрә Журналнын сонгы еллардагы эшчәнлеге турында корылтай
делегатларына
таратылган белешмәдә дә шактый тулы мәгълүмат бирелгән. Өстәп шуны
гына әитәм 2006 елда Россиядә һәм элеккеге СССРда әдәби журналлар
арасында беренче булып 1000нче санны чыгардык. Бу безнен өчен, һәммәбез
өчен горурлык! Мең сан хәзинәсеннән үзебезчә яхшы һәм гыйбрәтле дип
санаган әсәрләрне туплап “Сүнмәс утлар балкышы" дигән күләмле (90 басма
табак) антологик характердагы китап чыгардык. Мондый басма әдәбиятыбыз
тарихында юк иде дип беләм. Бу китапны тәкъдир итү кичәләре.
Татарстаннан тыш. Мәскәүдә. Пермьдә. Ижау һәм башка шәһәрләрдә гөрләп
узды. Кайбер данәләре чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез кулына да
барып иреште. Белгән кешеләр “Казан утларьГн Россиядәге ин яхшы әдәби
журналларның берсе дип әйтәләр. Ышанасы килә. Безнен бу корылтайда да.
докладларда булсын, чыгышларда булсын, асылда, безнең журналда
басылып чыккан әсәрләр анализлана.
Кабул итү коллегиясе эшчәнлеге турында. Коллегия
әгъзалары—күренекле, тәжрибәле язучылар. Күпсанлы каләм ияләре
арасыннан ин өметлеләрен сайлап алырга тырышабыз. Ике корылтай
арасында 39 кеше берлеккә кабул ителде (23 язучы вафат булды) Шулар
арасында яше ЗОга җитмәгәннәре фәкать 5 кенә. Дөресен әйтергә кирәк:
балкып торган талант ияләре сирәк. Язучылар берлеге—ижтимагый оешма.
Анардан массоннарныкы кебек ябык оешма ясап булмый һәм кирәкми дә
Максат—талант очкыны булган кешеләргә ярдәм итү. Татарстаннан читтә
яшәүче каләм ияләре аерым игътибар үзәгендә. Бу еллар эчендә читтән 10
кешене әгъза итеп алдык. Сүз дә юк. киләчәктә таләпләрне, критерийларны
көчәйтү кирәк Безнең өлкәдә сан дигәннәре гел генә сыйфатны билгели
алмый. Шунсы да борчый: Россиядә әлегә кадәр ижат оешмалары турында
закон кабул ителмәгән. Кануни тәртипләр булмау аерым әдәбият өчен дә.
халыкара аралашу, бердәм туплану өчен дә һич тә файдага түгел.
Сүземне йомгаклап болай дияр идем: әлбәттә, татар язучысы алдында
проблемалар хәттин ашкан. Тарих шаһит: язучылар кавеме нинди генә
чорларда нинди генә авырлыклар кичермәгән, әмма көрәшкән, кулыннан
каләмен төшермәгән, жинеп килгән... Язучыга бүген дә жинел түгел.
Әдәбиятыбызның мен еллык тарихы бар дип күкрәк кагу гына аз.
Кемнәргәдер бер көч куеп алынганны безгә ун көч куеп алырга кирәк.
Шунсыз булмый. Шөкер, булган куәткә көч бирүчеләр бар. Республика
җитәкчелеге әлегә безнен хәлләрне анлый. булдыра алганча ярдәм итә
(нәшриятлар исән-сау яшәп килә, классик әдипләребез мирасы чыгарыла.
Берлек эшчәнлеге финанслана. төрле юбилей чаралары үтә. китапларыбызны
төрле төбәкләрдә таратуда булыша.. Өстәп кенә әйтәсе килә: СССР Язучылар
берлегенең 70 еллык бәйрәме дәүләти масштабта Татарстаннан тыш тагын
кайсы илдә яки республикада үткәрелде икән?). Аңлашып, бергә-бергә