Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНА МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ИДЕ


КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ. ШӘРКЫЯТЬ ҺӘМ ИСЛАМИЯТ БЕЛГЕЧЕ
РАВИЛ ҮТӘБАЙ-КӘРИМИНЕҢ ТУУЫНА 75 ЕЛ
Милләтебезнең асыл һәм гыйлемле улларынын
берсе—күренекле галим, энциклопедик хәтергә
ия шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы
публицист Равил Кәриминен арабыздан китүенә
дә оч елдан арткан. Татарстанның Теләче районы
Казаклар авылында туган Равил ага. Гомеренең
сонгы 45 еллабын Уфада яшәде, укытты. Тарих,
тел. әдәбият институтында эшләде.
Башкортстан татарлары арасында үзен дәрманлы
җәмәгатьче итеп тә танытты Равил ага. Уфанын зур
Мәдәният сарайлары залларында анын ялкынлы
чыгышларын беренче тапкыр сиксәненче еллар
азагында тынлап рәхәтлек кичерә башлады
милләттәшләребез. Башкортстан Татар ижтимагый
үзәгенең һәм башка татар мәдәни оешматарынын
җыелышларында катнашып, милләт язмышына
кагылышлы төпле фикерләрен янгырата иде Равил
ага. Менә шунда анын ни дәрәжәдә бай эрудицияле,
кин карашлы шәхес икәнлеген анларга мөмкин
иде! Оратор иде ул. Бернинди кәгазьгә карамыйча,
сәгатьләр буе теләсә нинди темага мөнбәрләрдән чыгыш ясый ала торган зыялы
һәм дәрманлы шәхес булды Равил Үтәбай-Кәрими.
Галимне Башкортстанда да. Татарстанда да яхшы беләләр иде. Аны Казанда да. Уфада
да «аяклы энциклопедия» дип йөрттеләр. Белмәгәне юк иде шул. Уфада профессор,
академик дәрәҗәләрен йөрткән галимнәр дә аңа теге яки бу мәгълүматны алырга, киңәш
сорарга килә торган булды. Динебез ислам һәм шәрык дөньясы турында тирән белемгә ия
иде Равил ага. Гарәп, төрек һәм алман телләрендә иркен сөйләште ул Шулай ук төрки
телләрнең һәммәсен су урынына эчте.
Равил Үтәбай-Кәрими үзенең татар һәм башкорт мәдәниятен, театр сәнгате тарихын
яхшы белүе белән дә сокландырды. Күренекле шәхесләребез турында сөйли башласа, әллә
нинди вакыйгаларны искә төшереп, бай мәгълүмат бирә иде ул. Аксакал галимебез язган
фәнни хезмәтләрнең исәбе-хисабы юк. Аларны туплап нәшер итсән. берничә китап булачак.
Равил ага гомере буена Татарстан һәм Башкортстан вакытлы матбугат басмалары белән
тыгыз хезмәттәшлек итте Анын газета-журналларда төрле темаларга дөнья күргән
мәкаләләре генә дә менләгән.
Татар һәм башкорт дөньясында бүгенге көндә Равил ага кебек чын галимнәр, халык
академиклары бик аз дип уйлыйм. Дөрес, галим буларак зур дәрәжаләр алмады. Чөнки
терсәкләрен тырпайтып, дан-дәрәжә артыннан кумады да. Күбрәк белем туплау өчен, фән
дөньясына чумды Рәсми танылу урынына, киресенчә, еш кына эзәрлекләделәр дә әле аны
Чөнки дин турында сөйләргә ярамаган елларда ук исламны, шәрык дөньясын ныклап
өйрәнүе, гыйльми хезмәтләр язуы күпләргә ошамый иде. Хәтта Казаннан татар матбугатын
алдыруы өчен генә дә күпләр ана дошман итеп карый иде. Бар иде шундый еллар. Иминлек
оешмаларының даими күзәтүе астында яшәргә туры килде ана. Ләкин бернигә дә карамый,
үз эшендә булды, үз кыйбласын ныклы тотты чын галим. Ә соңыннан барыбер гаделлек
җиңде, динебез ирек алды.
Башкортстанда һәм Татарстанда Ризаэддин Фәхреддин хакында тәүге мәгълүматларны
халыкка һәм матбугатка җиткерә башлаучыларның да берсе Равил Үтәбай-Кәрими булды
1984 елнын гыйнварында Башкортстан Фәннәр академиясендә чыгыш ясап. Равил ага
Ризаэддин Фәхреддиннен исемен кин җәмәгатьчелек хозурына чыгарды, барлык төрки
халыклар галимнәренә мөрәҗәгать итеп, Р. Фәхреддиннен гыйльми хезмәтләрен бөртекләп
өйрәнергә чакырды. Равил ага үзе дә шул юнатештә биниһая зур эшләр башкарды. Әле исеме
телгә алынырга рөхсәт ителмәгән елларда ук Ризаэддин Фәхреддиннен рухи мирасын
җентекләп өйрәнгән Равил агабыз анын дөньякүләм дәрәҗәдәге зур галим булуын кин
җәмәгатьчелеккә күрсәтә һәм исбат итә алды. Р Фәхреддиннен архивын айлар, еллар буе
берәмтекләп өйрәнеп, анын байтак хезмәтләрен татар, башкорт, рус телләренә тәржемә итеп
матбу гатка тәкъдим итте. Оренбургта гомер иткән танылган милләттәшебез, халык галимәсе
Мәдинә Рәхимкулова белән берлектә “Жәвәмигул кат им шәрхе"н тәржемә кылып нәшер итү
дә шул тырышлыкнын бер татлы җимеше булды. Казанда шушы китапны бастырып чыгару
бәхетенә ирешкән Равил ага сонрак аны башкортчага да тәрҗемә иттереп. "Агыйдел”
журналында да ташка бастырды. Гомумән алганда. Равил Үтәбай- Кәриминен бай рухи
мирасы арасында Ризаэддин Фәхреддингә багышланганнары гына да кырыктан артык.
Уфада Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсәдә мөдәррис һәм мөгаллим булып
эшләгән елларында Равил ага бу олуг эатнын каберен эзләп табып, аны һәрдаим тәрбияләп
торды, анда үзенен шәкертләрен дә гел йөртә, атарга мәшһүр мәгърифәтчебезнең,
галимебезнең тормышы һәм хезмәтләре хакында бай мәгълүмат бирә торган иде
Равил ага үз фикерен кычкырып әйтергә курыкмаган батыр йөрәкле шәхес иде Менә шул
туры сүзлелеген, акны—ак дип. караны кара дип әйтә ату сатәтен сонгы көннәренә кадәр
саклый алды олуг галим. Үз-үзенә хыянәт итмичә, милләтебезгә тугры калып, бакыйлыкка саф
күнеле белән күчте Равил ага Үзенен васыятендә әйткәнчә, күренекле галим туган ягына
-Татарстанның Теләче районы Казаклар авылына алып кайтып җирләнде Анын рухына баш
ию өчен Уфадан да, Казаннан да киләләр бирегә.
Равил Үтәбай-Кәриминсн шәкертләре, фикердәшләре булган затлар арасында
Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәмәт хәзрәт Нигьмәтуллин.
“Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм. Башкортстан дәүләт
университетының татар теле бүлеге профессоры Алмаз Шәйхулов. танылган журналист һәм
язучы Фәрит Фәтхуллин һәм башка зыялылар бар Нурмөхәмәт Нигьмәтуллин фикеренчә,
Равил Үтәбай-Кәрими замана мәгърифәтчесе иле “Ул үзе генә бал кортыдай гыйлем туплап
калмады, ә шул гыйлемнәрне башкаларга ла юмарт өләште".—ди мөфти хәзрәт Мөхәммәт
Галләм әйтүенчә. Равил ага ана сонгы егерме елга якын чор дәвамында рухи остаз һәм
тәҗрибәле мөгаллим булып торган «Мин динебез исламны өйрәнә башлаган көннән алып.
Равил агабыз шушы әткәдәге белемемне үстерүгә биниһая зур өлеш кертте,—ди Мөхәммәт
хәзрәт — Анын алтынга бәрабәр һәр сүзен йотып бара идем Инде үзем дә динебез исламда
шактый ан- зиһен туплауга карамастан, һәрдаим мәшһүр галимебезнең рухи таянычын һәм
бәяләп бетергесез ярдәмен тоеп яшәдем мин һәм шулай ук күп имамнарга, шәкертләргә, динне
өйрәнүче галимнәргә дә уртак остаз булды Равил ага
Әйе, мөрәҗәгать иткән һәркемгә риясыз ярдәм итәры атлыгып горлы атаклы галимебез.
Хәзер инде безгә анын бай рухи мирасын җентекле өйрәнергә, гыйльми хезмәтләрен туплап,
ал арны киләчәк буыннарга да тапшыру хәстәрлеген күрергә кирәк