Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖӘЙРӘП ЯТА ГОМЕР—АЛДЫБЫЗДА...


Җилләр итәгендә җәйне көтәм...
Син кайдадыр озатасың кышны...
Өметләнмим, берни өметләнмим...
Кадерлерәк җанга тынсыз бушлык...
Оясыннан кошлар бага үрелеп,
Дәрвишләрнең санын белгән төсле..
Бер пәрдәсез ялан тәрәзәләр—
Синсез көннәремнән үксез көзге...
Язлар итәгендә җәйне көтәм...
Ә ул узар безне танымый да...
Өметләнмим, берни өметләнмим...
Син кал шулай—хәтта табылмый да.
Кирмәннәрнең йөрәгендә дәһшәт— Онытылмас, тынмас, җуелмас... Тыгызлана гына бара Хәтер, Ташлар бәгыренә уелгач...
Кызлар толымына күмелгән җир Уфтанырга тора сагаеп...
Әле һаман... Күзләреңнән бага Дөнья биләмәсе—тараеп...
Күзләреңнән тора ваемланып Егерменче йөзнең аръягы. Толымнары җилнең тураклана... Әлегеме өмет? Баягы?..
Тәшвишләнә Дөнья һәр аваздан... Кан да, җан да—кыргый алышта... Ак Кирмәннәр үзәгендә—Хәтер Дәшә: “Мине генә... алышма..."
Луиза ЯНСУАР шагыйре); "Мип кцклэргэ кайтам", “Болан кызы". "Без җан оргон учак" исемле китаплар авторы. Казанда яши.
Җәйрәп ята гомер алдыбызда... Насыйп та ул безгә, тиң дә төсле... Хәрабәләр тулы Хәтер генә Гел көчлерәк бездән һәм... гел үчле...
Бу ничәнче Җәйгә алкышыбыз һәм чигенү аннан ничәнче кат? Җәйрәп ята алдыбызда Бәхет... Нигәдер ят кебек, нигәдер ят...
Хәрабәләр тулы данлы калам,
Бер фаҗигаң, моңың без дә бүген... ...Ни сүтелми, ни үрелми учта Ничә язмыш ята—бүлем-бүлем—
Тәрәзләрнең аръягында—язгы Казан... Шомыртларның җилгә очкан күләгәсе... Аида кемнәр кемне җуйган... Кемне тапкан, Һәм кемнәргә ни хак белән түләнәсе?-
Берни белмим... Мәңгелекнең өнсез мәле... Күрәзәләр—бүген түгел, түгел әле... Тәрәзләрнең бу ягында—җөйсез Язмыш... һәм... өметләр—никтер үтә күренмәле...
Бер Яшәүме?.. Әллә йөзенчесе?.. Меңенчесе?.. Өзек чылбырлар...
Без бу җирдә бер беребез өчен Сәбәп кенә... Түзсен чыгырлар...
Түзсен таш шәһәрнең тере җаны Җәйдә... яшеннәрнең явына...
Казан бүген тик икебез өчен Ничәнче кат яулап алына...
Бер кайтумы?.. Әллә меңенчесе— Кыны бушлыгына укталып?..
Без бу Җирдә—бер беребез өчен!!!— Галәм тиңлегедәй уртаклык...
Таныйсыңмы?
Мин—киләсе Көздән...
Әле яшәлмәгән гомердән... ...Тик... талпынма! "Чалымнары 1ъша Таныш төсле...”—диген. Үтенәм...
"Тавышында гына Аның чыңы
Ишетелә..."—диеп уфтан да,
Күзләремне минем Танымый уз.
Кагылмый уз...
Берүк тукталма!
...Капкалары Көзнең Ачык тора...
Җилләр исеп тора—үтәли... Тик син китмә,
Икебезнең антын Бер гомергә сузып Үтәми...
Без бергәләп тибрик Монда түгел.
Мәңге яшәлмәслек Чынлыкта... —Таныйсыңмы?
...Кылган чәчләрең бу...
һәм сулышың дымы—Тынлыкта.
Туры кара.
Бу шәһәрдә җилдән кала берни дә юк.
Й Миңнуллина
Каралама—язма битләр түгел,
Чын бу Язмыш—кагыл... сора хакын... Ачысыннан йөрәгеңә тамар Әрем тәме—хыянәткә тартым...
Бер сәбәпсез җилләр йолкыныр да, Калыр шәһәр бу уенда отып... Шомыртларның күләгәсе генә Саклап торыр бакчаларның котын...
Уяу торыр безнең тәрәзәләр—
Җиһан сулышына тәңгәл булып...
Син кайдадыр айны сүндергәндә... Мин куярмын пәрдәләрем корып...
Каралама битләр генә түгел,
Чын бу Язмыш... Сөрт корымлы эзен... Бу шәһәрдә икебездән кала Ак шомыртлар гына—җилгә түзем™
Сискәнде ярларның хәтере— Дулкыннар яу булып калыкты... Син исем табачак Хыялга Җан кадәр җан үзе зарыкты...
Җилкәнсез язмышлар эзеннән Йөгергән җил бакты—үрелеп... Бу—чоңгыл түренә ымсыну, Киереп дулкыннар күреген...
Бу—түзем хисләрне туарып. Күмелү югалту сутына...
Дерелди тамчылар керфектә һәм юрый: "Котылма... Отылма..."
—Ә Хәтер талымсыз сукбайдай Баш ия һәр каршы дулкынга... Мин исем тапмаган Хыялның Йөгәнен тапшырам кулыңа...
Меня остаяось на согрев чернил. на перекличку юдоха и конарны
Сесар йшоо
Сулыш авырлыгы кадәр гомер Сыеп бетсә шагыйрь карасына,
Бер хәсрәтсез калыр иде Җиһан. Йомылыр да соңгы ярасына...
Җиргә яткан саксыз күләгәләр Җилгә очар иде тәмам өркеп. Тамчылаган сагыш диңгезеннән Табылуга кинәт энҗе бөртек...
Җилгә очар кадере юк назлар...
Бар ялганнар, антлар—кочак кочак. Чигәдәге дөнья кайнавыннан Җан тергезер беркөн шигъри учак...
Каурый җиңеллеге кадәр язмыш Сыеп бетсә сүзләр ярасына.
Ходай тәңгәллеген тойган Шагыйрь Бакмас иде каләм-карасына...
Без
Күзгә йокы кермәс Төн бу_
Җил дә дәшми, җил дә тынган. Шигырь белән күзгә күз без— Яуга чыккан ирләр сыман.
Хис кыллары җәя булып Тартыла һәр караш, ымнан... Шигырь белән җанга җан без— Парын тапкан ярлар сыман.