Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


Мирфатих Зәкиевкә 80 яшь
Күренекле галим Мирфатих Зәки улы Зәкиев төрки
халыкларнын этник тарихын өйрәнү өлкәсендә үз мәктәбен
булдырган галим. 1928 елнын 14 августында Татарстанның
Ютазы районы Зәйле авылында туган егет урта мәктәпне
тәмамлаганнан сон Казан университетының татар филологиясе
бүлегенә укырга керә, аны бик яхшы билгеләренә генә
тәмамлап аспирантурага кабул ителә. Сабый чагыннан
тырыш, эш сөючәнлек сыйфатына тугры калып ул биредә дә
сынатмый, кандидатлык диссертациясен тиешле вакытыннан
алдарак яклап, өлкән укытучы итеп билгеләнә. 1960 елда исә
яна гына оешкан татар тел белеме кафедрасы җитәкчесе итеп
куела, 1963 елда докторлык диссертациясен яклый
Галимнең төп гыйльми эшчәнлеге—татар теле грам-
матикасы, татар теле һәм халкы тарихы, тел сәясәте мәсьәләләре Ул татар теле
буенча мәктәп һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары
авторы. “Төрки-татар энтогенезы” (Казан-Мәскәү “Фикер”, "Инсан” 1998),
“Татар синтаксизы" (Югары уку йортлары өчен дәреслек. Казан Мәгариф. 2005),
“Проблема языка и происхождения Волжских татар.” (Казань, татар книж. издат
1986 ), “Происхождение тюрков и татар.” (Москва. Инсан 2003.), “Тюрко-татарское
письмо: История—состояние и перспективы.” (Москва. 2005.)
М 3. Зәкиев КДПИ институты ректоры (1967-1986) булып эшләгән елларында
гыйльми-педогогик кадрлар әзерләү буенча да, институтның дәрәжәсен күтәрүдә үзеннән
зур өлеш кертә, күп көч куя.
1986 елдан 2000 гә кадәр М.З. Зәкиев Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих
институты директоры итеп билгеләнә Институтта мөстәкыйль эшләүче этнография,
кулъязмалар һәм текстларны өйрәнү, лексикология һәм лексикография, татар
энциклопедиясе, экономика бүлекләре оеша.
Фәнни һәм оештыру эшләре белән берлектә М.З. Зәкиев актив җәмәгать эшләре дә алып
бара. Ун ел буе Татарстан АССР Югары Советы Рәисе булып тора. Шулай ук Татарстан
Югары Советының телләр турындагы закон проектын әзерләү комиссиясе рәисе,
ижтимагый һәм гуманитар Фәннәр буенча республика советы рәисе була. Озак еллар
филология фәннәре буенча Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы гыйльми
комиссиясен, татар теле буенча Татарстан Мәгариф министрлыгы комиссиясен житәкли.
Галимне төрле телләр арасындагы, милләтара һәм телара багланышлар, икетеллелек һәм
күптеллелек кебек мөһим мәсьәләләр дә кызыксындыра, һәм бу өлкәдә дә аның фәнни
хезмәтләре бар.
Башкарган хезмәтләре һәм фәнни эшчәнлеге өчен М.З. Зәкиев Хезмәт Кызыл Байрагы
һәм Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.
Филология фәннәре докторы, профессор Татарстан Фәннәр академиясе хакыйки
әгъзасы, гуманитар фәннәр бүлеге сәркәтип-академигы. Татарстан һәм Россия
Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе ТР Дәүләт премиясе лауреаты М.З. Зәкиевне
олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек телибез