«ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫНА ЯҢА КАРАШ
Заманында Алтын Урда дәүләте (Жүчи Олысы) составында булган халыклардан казакъларда, каракалпакларда, нугайларда, башкортларда, Кырым һәм Себер татарларында атаклы «Идегәй» дастанының төрле версияләре һәм вариантлары язылып алынган. Әлеге дастан беренче башлап Алтын Урданын Идегәй Йогынтысында булган кыпчак телле олысларында җирле риваять-легендалар нигезендә туа башлаган дип исәпләнелә. Анын тәмам формалашып җитүе һәм. төрле яктарга таралып, төрле версияләре тууы да, башлыча, шушы халыкларның бабалары биләмәләрендә соңрак барлыкка килгән Нугай Урдасы кысаларында була. Аерып әйтергә кирәк Иртыш һәм Тубыл елгаларына кадәрге Себер җирләре дә ул чорда шул ук Урда биләмәләре булып исәпләнә.
«Идегәй» дастанының Себер татарлары арасында теркәлгән вариантлары дистәдән артып китә. Аларнын тулы булмаган борынгырак ике редакниясе Кадыйр Галибәкнең «Жамигыт-тәварих» («Елъязмалар җыентыгы») әсәре аша килеп җиткән. Өченчесе XIX йөз ахырында В В Радлов тарафыннан язып алынган Ә чагыштырмача тулырак варианты укытучы, журналист һәм галим Нигъмәт Хәким тарафыннан 1919 елда Ситдыйк Зәйнетдинов исемле чичән башкаруыннан теркәлеп алынган. 1940 елда исә, әлеге текстны да, шулай ук элекке һәм совет чорында язып алынган вариантларны да кертеп, әсәрнен күренекле язучы һәм галим Нәкый Исәнбәт эшләгән жыйнама-тәнкыйди версиясе дөнья күрде Хәзерге вакытта «Идегәй» әсәре кин җәмәгатьчелеккә төрле басмаларда урын алган нәкъ шушы гомумиләштерелгән текст буенча билгеле. Шул ук вакытта Флора Әхмәтова төзегән җыентыкта (Татар эпосы. Дастаннар — К.: Раннур, 2004) дастаннын Ситдыйк бабайдан язып алынган варианты ла басылып чыкты
«Идегәй* эпос-дастанында ХГУ йөзнең ахыры—XV йөзнең башында Алтын Урда дәүләтенең таркалу чорына керүе һәм Урта Азиядә Аксак Тимер (Тимерләнк) дәүләтенең көчәеп китүе дәверендәге вакыйгалар тасвир ителә. Бу вакыйгаларның үзәгендә өч тарихи шәхес тора: Алтын Урда ханы Туктамыш, кыпчаклашкан мангыт кабиләсеннән чыккан Идегәй һәм Урта Азиядәге төрки дәүләт хөкемдары әмир Аксак Тимер. Билгеле, дастанда эпик образ рәвешендә тасвирланган геройлар белән аларнын прототиплары, ягъни әлеге реаль шәхесләр арасында тигезлек билгесе куеп булмый. Алар әсәрдә жанр эстетикасына һәм халыкнын яки чичән- җырауларнын күзаллавына бәйле рәвештә теге яки бу дәрәҗәдә төрле үзгәрешләргә, трансформацияләнүгә дә дучар ителгәннәр.
Алтын Урданын кодрәтле ханы Туктамыш шөһрәтле Чыңгыз нәселеннән чыккан хөкемдар була. Хакимияткә ул Аксак Тимер ярдәмендә килә һәм, Урданын үзенә кадәрге ханы Тимер-Мәликне үтереп, тәхеткә утыра. Ә анарчы Идегәйнең әтисе Балтычак (варианты—Котлыкыя) әлеге Тимер Мәликнең баш әмире, ә анын кызы—Идегәйнең апасы—әлеге хан хатыннарының берсе була. Үзенә хезмәт итүдән баш тартканы өчен, Туктамыш берьюлы Котлыкыяны да үтерә. Тимер-Мәликнен яшүсмер улы Тимер-Котлык исә, күпмедер вакыт сарайда торганнан сон, Идегәй
бәк ярдәмендә Аксак Тимер ягына кача.
Зур дәүләтнен хөкемдары булып алгач (1380 елда), Туктамыш мөстәкыйль сәясәт үткәрә
башлый, эчке фетнә-чуалышларга чик куя. үзенә каршы торучы Мамай гаскәрен тар-мар итә
һәм идарә итүенен баштагы жиде елы дәвамында Алтын Урданын бердәмлеген торгызуга
ирешә. 1382 елда Мәскәүне яулап алып, руслардан ясак түләтә. Шул ук елда бәйсезлеккә
омтылучы Идел буе Болгар дәүләтен, яу белән килеп, бастыра. Шуннан сон Туктамыш,
дәүләтенең шактый көчәеп-үзәкләшеп китүеннән файдаланып, сугыш юлы белән Жүчи
Олысынын элекке хәрби данын һәм куәтен кайтаруга юнәлдерелгән, тормышка ашмаслык
ниятен үтәргә алына Тарихчылар анын үзенә тәхеткә менәргә ярдәм иткән Аксак Тимергә
каршы башлап үзе һөжүм итүен һәм жинелгәннән сон да. кат-кат 200-әр мен кешелек гаскәр
жыеп, анын белән канлы сугышлар алып баруын шунын белән аңлаталар да (Д. М. Исхаков, И
Л. Измайлов. Этнополитическая история татар К. 2007 —С.206- 207; В. М. Жирмунский
Тюркский героический эпос.—Л. 1974 —С.366-367). Әмма үзенен янәшәсендә Алтын Урда
дәүләтенен көчәюен теләмәгән баскак Аксак Тимер өчен бу бәрелешләр кулай булып чыга.
1389. 1391 һәм 1395 елларда ике арада булган ин зур сугышларнын өчесендә дә Туктамыш
жинелә Сонгы сугышнын нәтижәләре аеруча фаҗигале була. Аксак Тимер гаскәрләре
Туктамышны Иделгә кадәр эзәрлекләп киләләр һәм илнен башкаласы Сарайны яндыралар Бу
жинелү тарихчылар тарафыннан Алтын Урда дәүләтенең куәте кимү һәм таркалуга йөз
тотуының башы булып исәпләнә.
Шушы җиңелүдән сон Туктамыш Литва князе Витовт ярдәмендә кабат тәхетен кире
кайтарырга тырышып караса да. хәтта сонрак. Аксак Тимер алдында гафу үтенеп, анын
куәтенә исәп тотса да. ниятенә ирешә алмый 1406 елда ул Алтын Урда ханы Шадыбәк
гаскәрләренең бер отряды тарафыннан Себердә. Төмән шәһәреннән ерак түгел урында үтерелә.
Шунда сакланган бер курганны җирле халык хәзер дә Туктамыш кабере дип исәпли.
Алда Идегәй шәхесе турында өлешчә мәгълүмат бирелде, шул исәптән анын
кыпчаклашкан мангыт нәселеннән чыкканлыгы әйтелде Ул башта Нугай Олысы бәге була.
Аннары, үзенең сәләте-таланты аркасында. Туктамыш хан сараенда карачы-бәк Вазыйфасын
башкаручы сул канат әмире дәрәҗәсенә күтәрелә Элекке тарихи чыганакларга караганда.
Идегәй үзенең әтисен үтергән усал холыклы Туктамыш алдында тыштан буйсыну һәм
түбәнчелек күрсәтеп, әмма һәрчак сакланып, качарга әзер булып яши Соңгы вакытта
Туктамышның үзенә карата үзгәрүен сизенеп һәм исерек чагында авызыннан янау сүзләре
ычкындыруын ишетеп, араны өзәргә була. Башкалар абайламаган арада чаптар аты янына чыга
да Аксак Тимер янына качып китә.
Кайбер тарихчылар Идегәй әтисе өчен Туктамыштан үч алырга уңай вакыт җитүен генә
көткән һәм Аксак Тимер янына да асылда шул планын әзерләү очен киткән дип исәплиләр
Вакыйгаларның шуннан сонгы үсешеннән күренгәнчә, моның өчен Идегәй үзе кебек үк әтисе
үтерелгән һәм үзеннән атла Аксак Тимер янына качкан Тимер-Котлыкны үз «уенына, тартырга
тиеш була Ягъни ул Чыңгыз нәселеннән чыккан әлеге хан улын, үз йогынтысына алып,
киләчәктә аны Туктамышка каршы файдаланырга һәм аны Алтын Урда тәхетенә утыртырга
ниятли 1391 елда Туктамыш белән Аксак Тимер арасында булган сугышта әмир ягыннан
Идегәй белән Тимер-Котлыкның да катнашуы менә шунын белән аңлатыла Тарихи
чыганакларда бу сугышны ачучы, башлап җибәрүче Туктамыш шулай ук Аксак Тимер үзе
булган дигән карашлар да бар Гарәп авторы Ибне-Гарәбшаһ исә Тимерләнкне Алтын Урдага яу
белән барырга Идегәй котыртып күндергән дип язып калдырган. Алтын Урда ханы
Туктамышның көчәергә җирләрен орыш юлы белән киңәйтергә ОМТЫЛУЫН исәпкә алганда.
Сәмәрканд әмиренең исә үз иле белән янәшәдә сугышырга ашкынучы, кыдрач хан идарә итә
торган куәтле дәүләт бу луын теләмәвен күздә тотканда, сугышка ике якның да әзерләнгән
булуы шиксез
Идегәйнең күңелендә йөргән үтә кыю һәм хәтәр ният ике олуг хөкемдарның 1395 елгы
өченче зур сугышыннан соң тормышка аша Әлеге сугышта Туктамыш җиңелгәч һәм янган
Сарайны ташлап качарга мәҗбүр булгач. Алтын Урда тәхетенә
күпмедер ыгы-зыгылардан сон. Тимер-Котлык утыра. Чөнки. Чынгыз нәселеннән
чыкмаганлыктан. Идегәйнең ханлыкка хокукы булмый. Әмма ул хакимият башына үзе
мендергән хан янында олуг карачы-бәк сыйфатында фактик идарәчегә әверелә һәм шактый
еллар дәвамында аннан сон тәхеткә менгән Шадыбәк. Булат-Солтан. Тимербәк исемле урта
кул ханнар янында да асылда тулы хокуклы җитәкче булып кала. Чөнки олуг карачы-бәк
Урданын идарә системасында урнашкан тәртип буенча әмирләр әмире, гаскәрләр башлыгы,
суд һәм дипломатия эшчәнлеген үз кулында тотучы түрә б улып исәпләнгән.
Туктамыш кебек үк, Идегәй дә Алтын Урданын бердәмлеген торгызуга һәм куәтен
арттыруга алына һәм шушы юнәлештә җитди эшләр башкара. Ачыклап әйткәндә, төрле
реформалар үткәрә, шәһәрләрне төзекләндерә, сәүдәне кинәйтә, кол сатуны тыя. Шулай ук
хәрби башлык, кыю полководец буларак та үзен таныта башта тәхетен кире кайтару өчен
көрәшүче Туктамышка ярдәм итәргә дип алынган Литва князе Витовтнын әлеге хан гаскәре
белән берләштерелгән явын тар-мар итә. аннары Хәрәзмне һәм Азовны яулап ала. Хәтта
Мәскәүгә һөҗүм итеп карый. Ахыр килеп. Идегәй Аксак Тимер белән мөнәсәбәтләрне җайга
салу буенча да оста эш итә, илчеләр һәм бүләкләр җибәрү, әмирне олылавын белдерү
исәбенә аның яу белән килүен булдырмый кала. Шул рәвешле ул дәүләтне кабат аякка
бастыру, куәтен һәм абруен күтәрү буенча шактый гына эшчәнлек күрсәтә. Әмма,
тарихчыларның бик хаклы раславынча. Алтын Урда дәүләте аңа кадәр үк инде акрынлап
таркалу дәверенә кергән була. Аны Туктамыш та. Идегәй дә туктатып кала алмый. Чөнки
ханлыкка дәгъва итүче Чыңгыз оныкларының үзара көрәшүләре-тарткалашулары һәм
урыннарда сепаратизм, ягъни аерылып чыгарга омтылышның көчәюе моңа зур киртә булып
тора. Чынгыз нәселенә карамаса да. олуг әмир Идегәй дә шул фетнә- алышларнын корбаны
була: аны Туктамышның улы Кадыйр-бирде явы белән ике арада булган сугыш вакытында
үтерәләр.
Туктамыш белән Идегәйгә бәйләнешле реаль мәгълүматларга һәм вакыйгаларга болай
киң тукталуыбызның сәбәбе, һичшиксез. «Идегәй» дастанынын асыл мәгънәсен мөмкин
кадәр объектив һәм дөрес итеп анлау ихтыяҗы белән бәйле Чөнки фольклор һәм әдәбият
белемеңдә әлеге әсәрне анлау һәм аңлатуда бер-берсенә кискен каршы килә торган карашлар
яшәп килә.
Алдан ук искәртик: тарихи «Идегәй» эпос-дастаны алда сүз барган факт һәм
вакыигаларнын шактыен жанр таләбенә буйсындырып файдаланган һәм. безнеңчә, ин күзгә
бәрелгәне—аларны чичән-жырауларнын һәм—без монсын алда күрербез— социаль
заказчыларның күзаллау призмасы аша ла үткәргән. Шул ук вакытта әсәрдә эпос
традициясеннән килә торган эпик уйланма һәм әкияти-мифологик элементлар да урын
алган.
Дастан Туктамышның, атаклы лачынын бирүне сорап язган хаты өчен. Аксак Тимерне
ямьсез итеп хурлавын бәян итүдән һәм. әлеге лачын балаларын шуна сатуда гаепләп, үзенен
бөркет караучысы Котлыкыяны һәм анын гаиләсен юк иттерүен тасвирла удан башланып
китә Әмма булачак каһарман могҗиза белән исән кала. Аны әтисенең дусты Җантимер
бишектә чакта үз баласы белән алмаштырып һәм итек кунычына яшереп алып чыга, шуның
өчен исемен дә Идегәй ("Итекәй" варианты да бар) дип куша. Әмма бала Җантимерне ң ишле
гаиләсендә, елкы һәм куй көтеп. Кобогыл дигән икенче исемдә үсә. Батыр балачак һәм
яшьтән үк акыл иясе булып үсү мотивларына бәйле рәвештә, ул елдан-ел могҗизалы төстә
сәләтен һәм искиткеч сыйфатларын арттыра бара һәм «уникегә җиткәндә Алпамыштай ир"
булып җитешә, ә инде унбишенә җиткәч, көрәшеп, җәйләүдәге балаларның барсын да
берәм-берәм егып чыга да. апарнын үзе тау итеп өйгән киемнәре өстенә утырып. «Туктамыш
хан тәхетенә мин мендем» дип сөрән сала.
Менә шул рәвешле әсәрнең башлам өлешенә борынгы халыкара сюжет килеп керә: шул
традицион эпик сюжеттагы кебек, дастанда да югары катламнан чыккан герой—көтүче, янә
аның да ике исеме бар һәм ахырда ул да югары дәрәҗәгә ирешә. Белүебезчә, бу сюжет
Сөләйман пәйгамбәрнең прототибы булган яһүд патшасы
Соломон турындагы хикәяттән үк башлангыч ала.
Туктамыш хан белән очрашу вакытында үзенен ифрат акыллы җаваплары белән
шаккатгырып һәм Дөрмән бинсн баласына карата чыгарган хөкеменен лә хан- төрә законы
белән ярашуын исбатлап күрсәтеп. Кобогыл (Идегәй) үзенен гажәеп талантлы һәм сәләтле
булуын таныта Аны хан сараена хезмәткә алалар Монда ул тиз арада сул канат әмире
дәрәҗәсенә күтәрелә һәм. батырлык күрсәтеп, читтән кергән дошман яуларын кыйрата. Шулай
ук ул өйләнеп тә җибәрә һәм Норалын (вариант - Морадым) исемле улы туа. Үзе кебек батыр
булып үссен дип. аны үзе белән яуларга алып йори. Гомумән, каһарман һәр җирдә үзен чын
пәһлеваннарча тота. Хәтта хан булып хан. ул килеп кергәндә, үзе дә сизмәстән урыныннан
торып баса торган була. Хатыны Йәнбикә искәрткәннән сон. итәген тәхет белән тоташтырып
чәнечкән энә шартлап сынгач. Туктамыш бу хәлгә ышанырга чәжбүр була Шуннан сон болар,
тәмам шүрләп. Кобогылны агуларга ният кылалар Әмма ниятләре барып чыкмый—Идегәй
исән кала Шулай итеп, төрле отышлы мотивлар һәм эпик алымнар ярдәмендә Идегәй образы
гаять дәрәҗәдә югары күтәрелеп, хәтта сарайнын тәхет залында күренүе белән үк. хан
гаиләсен өркетә торган алып ир итеп тасвирлана. Болар каршына. «Кобогыл исемле бу көтүче
баласы кем икән-’»—дигән борчулы сорау килеп баса.
Бу сорауга, билгеле, ханнын үз янына чакырткан тугыз кешедән торган бер генә батыры
һәм бер чичән-жыравы да. шулай ук ин якын вәзире булган Жанбай да җавап бирә алмыйлар.
Шуннан сон вәзир һәм чичән Жанбай кинәше буенча Сарайга 195 яшь яшәгән легендар
Субра-жырауны алып киләләр
Төрле халыклар ижатында чичән-жыраулар (хәтта шаманнар да!) гади җырчы гына түгел,
ә төрле яшерен серләрне белүче һәм киләчәкне алдан күрүче күрәзәчеләр итеп тә
тасвирланалар Субра-жырау да шундый ук сәләткә ия чичән була. Ул бал эчеп алгач һәм
каршында торган Кобогылны кат-кат хикмәтле сораулар биреп сынагач, ханга анын кем
икәнен һәм киләчәктә нәрсә эшләячәген дөп-дөрес итеп әйтеп бирә:
«Бар Урдаңны алыр ул.
Тәхетеңә бау салыр ул».
пКотлыкыя бу улы
Идегәй ул—Кобогыл<•
Субра-жырау шулай ук форсаттан файдаланып тиз арада качып киткән Идегәйне куып
тотарга һәм башын кисәргә куша. Күрәзәлек итеп, бу юлы ана карага кискен гаепләү сүзләре дә
әйтә
Исән-имин китсә ул.
Иделдән ары үтевул.
Шаһ Тимерне ачып кичеп.
Сарайны харап итәчәк
Идегәй, билгеле, мәкерле һәм хәйләкәр Жанбайнын хан исеменнән зур бүләкләр вәгъдә
итеп чакыруына алданмый. Җантимер малайларын ияртеп, туп-туры Аксак Гимер иленә юл
тота. Юлда барганда ул әлеге солтаннын Кара-Тиен (тегин ) Алып әсир итеп алган кызын
коткара һәм. Аксак Тимер болармы «алтын көмеш тәңкәләр чәчтереп», зур хөрмәт белән
каршы алганнан сон. Ак Беләк исемле әлеге кызга өйләнә.
Алтын Урданын һәм Туктамышның киләчәк язмышы Субра жыра\ әйткәнчә булып чыга:
Сарайны яндыруда үзе катнашмаса да. Идегәй, чыннан ла. Алтын Урла остенә Аксак Тимер
явын алып килә һәм алда әйтелгәнчә б> хәл 1391 елда бу ла Дастанда бу турыда бодай диелә
«Сансыз чирү, кара яу—Идегәй аны апкилде Үзенен туган иле Идел-йорт биләмәләренә килеп
кергәч, анын күкеле тула, туган жир туфрагын үбеп, патриотик рухтагы сүзләрен тулгап әйтә.
Әсәрнен бу гажәеп
тәэсирле һәм образлы урыны хаклы рәвештә туган жиргә багышланган мәдхия-ода булып
исәпләнә.
Ләкин туган жирен өзелеп яратса да. әтисен үтергән һәм анын үзен дә үтермәкче булган
Туктамыш ханга карата Илегәйнен үч алу. ачу-күралмаучылык тойгысы көчлерәк булып
чыга. Моңа шулай ук. Урта гасыр тарихчылары язганча, анын үзен зурга санап яки үз көчен
сизеп, хакимият башына менәргә омтылуы да. һичшиксез, килеп ялганган булырга тиеш
Аннары тагын бер сәбәп—кат-кат җиңелүенә карамастан. Туктамышның зур чыгымнар һәм
күп корбаннар таләп иткән сугышлар алып баруы, әлбәттә, халык арасында да ризасызлык
тудырган Дастанда бу тарихи факт «халкы ханнан өркә инде, татарын белән нугаен ханга
каршы купты инде» дигән сүзләр белән бирелә һәм Идегәинен Туктамышка каршы яуда
катнашуының янә бер сәбәбе итеп күрсәтелә. Димәк, үзенен шәхси дәгъваларын яки үз
мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен яуда катнашканда, булачак хөкемдар илдәге эчке
ризасызлыктан да файдаланган булып чыга
Дошман дәүләтнең гаскәрен Алтын Урдага китергәч. Идегәй баш күтәрүчеләрне
«каршы барып алам» дип вакытлыча яудан аерылып китә. Аксак Тимер исә ганимәт
(трофей) байлыгын тизрәк үз кулына төшермәкче булып, сугышка башта үз гаскәрен һәм үз
батырларын гына кертә. Әмма дастанда Туктамышның Кыпчак исемле пәһлеваны боларнын
барсыннан да көчлерәк итеп сурәтләнә һәм болар хурлыклы жинелү алдында калалар. Бу,
әлбәттә, эпик уйланмага корылган, әмма, безнеңчә, баскак Аксак Тимергә каршы башта
батырларча каршылык күрсәтелгәнлегенә ишарә итә торган бер дәлил. Менә шул киеренке
чакта яуга үзенең якыннары белән Идегәй килеп кушыла. Дастан. Кыпчак бинең
батырлыгын калку итеп сурәтләгән кебек. Идегәйнең каһарманлыгын да героик эпостан
килүче алымнар ярдәмендә гаять көчле итеп тасвирлый. Берүзе мәйдан тотып, ул
«аждаһадай сулаган булат кылычы» белән Туктамыш гаскәрләрен кыра. Соңрак ана баһадир
итеп сурәтләнгән Норадын да ярдәм итә. Кайбер хезмәтләрдә, Идегәйне акларга тырышып,
әлеге сугышны Литва князе Витовт гаскәре белән Алтын Урда арасында 1399 елда булган
сугышка кайтарып калдырырга тырышу бар. Белүебезчә. Бурсыклы елгасы буенда булган
зур сугышта Витовтнын Туктамыш гаскәре белән берләштерелгән явына каршы олуг
карачы-бәк Идегәй җитәкчелек иткән гаскәр көрәшә һәм. чыннан да. каршы якны жинә.
Әмма дастанда бу сугыш турында асылда бернинди дә сүз юк.
Чынында исә Алтын Урда җирендә булган 1391 елгы сугыш—әлбәттә инде,
гомумиләштерү максатыннан чыгып—әсәрдә Аксак Тимернең 1395 елгы икенче җимергеч
явы белән бергә кушып тасвирлана. Тарихи чыганаклардан мәгълүм булуынча, Идегәй үзе
катнашкан беренче сугыштан сон. баскынчы Аксак Тимер белән арасын тәмам өзә, биш
вакыт намазын укучы һәм гөнаһлары өчен куркучы диндар кеше буларак, әмирнең үз янына
җибәргән илчесенә болай ди: «Үзегезнен хуҗагызга барыгыз да, кулын ялап, безнең
аралашуыбызга инде чик куелуын, моннан ары минем аңа эшем-катнашлыгым юклыгын
әйтегез, чөнки мин Атлаһтан куркам» (В К. Тизенгаузен. Сборник материалов. относяшихся
к истории Золотой Орды.—Спб.. 1884.—Т1 —С. 472).
Туктамыш ханнын. Сарай шәһәрен һәм тәхетен ташлап, яраннары һәм исән калган
яугирләре белән качып китәргә мәҗбүр булуы да Аксак Тимернең Идегәй бөтенләй
катнашмаган икенче явы вакытына—1395 елга туры килә. Киткәндә ул. илен дошман
кулына калдыруы өчен уфтанып һәм «ерактан сине күрә алмам, тиз генә әйләнеп кайта
алмам инде» дип. туган йорт-җире һәм халкы белән саубуллаша. Шушы уңайдан
Туктамышның Идел-йортка багышлап тулгап әйткән мәдхиясе шулай ук гаҗәеп образлы
һәм лирик-эмоциональ булуы белән аерылып тора. Чөнки бердәмлеген һәм куәтен кайтару
өчен үзе күп көч салган дәүләте анын өчен дә бик якын һәм кадерле була.
Идегәй исә. Сарайда Аксак Тимерне калдырып, улы Норадын һәм яугирләре белән
бергә шунда ук Туктамыш эзеннән киткән итеп тасвирлана. Димәк, монда да сәнгати-эпик
гомумиләштерү, уйланма һәм булган хәлләрне бергә үрү дәвам итә. Әсәрдә хан. төньяк
тарафка юл тотканда, үз артыннан җимерек хәрабәләр калдырып барды, «әзгәри суккан
Әтрәчне эргәсеннән куптарып, нократ (көмеш акча)
суккан Болгарны нөргәсеннән куптарып төнгә үтте Туктамыш* дип күрсәтелә һәм шушыннан
алда гына Туктамышның әлеге текст белән аваздаш булган «айлык юлым алдан алырмын.
Болгардаен калам бар. Болгар йортын алырмын, дигән сүзләре дә китерелә. Белгечләрнең
раславынча, мондый урын дастанның башка вариантларында юк Жыйнама версияне төзегән
Нәкый Исәнбәт үзе атеге урынны бер укытучы вариантыннан алдым дип күрсәткән. Ничек кенә
булмасын. Туктамыш хан Болгар каласын җимерүче итеп күрсәтелгән сүзләрдә фактларны
бутау, анахронизм ярылып ята Чонки Туктамыш гаскәрләренең баш бирергә теләмәгән Болгар
җирен яу белән бастырып китүе 1382 елга туры килә. Ә инде Болгар каласы асылда. Туктамыш
та. Идегәй лә дөнья куйганнан сон гына, ягъни 1431 елда Мәскәү князе Василий Темныйнын
гаскәр башлыгы Федор Пестрый тарафыннан җимерелә Бу мәгълүмат исә дастанда «урыснын
бер гавере—авызы төкле княжы» изге шәһре Болгарны һәм башка калаларны «яндырып һәм
көлгә-ташка болгап* кипе рәвешендә бирелә Әмма Туктамышны эзәрлекләп барганда. Идегәй
үз адресына карата да кискен шелтә-гаепләү сүзләре ишетә. Болгар хәрабәләре арасында
утырган ил агасы Бодаиби. анын йөзенә бәреп, мондый сүзләр әйтә
Бу җиһанның фетнәсе
Аксак Тимер дошманмы
Сарайга алып китердең.
Йоз баһадир ирәннән
Йорт-җиреңне бастырдың
Күренүенчә, бу сүзләрдә туган йорт-җир белән чит илнен баскак ханы капма каршы куела.
Идегәйнең исә. халык әйтмешли, өрә белмәгән эт кебек үз оясына бүре китерүе. Аксак Тимер
белән союзга кереп, анын явын үз иле өстенә алып килүе хөкем ителә. Әмма дастанда шул ук
вакытта иленә яу килүгә Туктамыш үзе дә гаепле дигән фикер дә урыны-урыны белән чагылып
китә Мәсәлән. Аксак Тимернсн яуга чыгар алдыннан «минем куллан нан жыеп. такка (тәхеткә)
менгәч мас булган (масайган) Туйгужа улы Туктамыш* дип әйткән сүхларс һәм анын үз иленә
(Сәмәрканлка) басып керүен гаепләп телгә алуы—мона бер мисал Икенче бер урында исә
Туктамыш «Идегәйнсн башын алам дип үз башыма яу алдым* дип үз гаебен хәлта үзе дә таный
Идегәй качып киткән ханны тота алмый Шуннан сон ул әлеге эшне улы Норадынгл
тапшырып. Сарайга әйләнеп кайта. Һәм монда, башкаланы Аксак Тимернсн көлгә әйләндереп
китүен күреп, олешчә үзе дә сәбәпче булган баскынчылык сәясәтенен аянычлы бер нәтиҗәсенә
тап була Җитмәсә. Аксак Тимер элекке хан урынына Алтын Урдага «курчак хан» итеп
Кыйгырчык исемле үз кешесен дә куеп киткән булып чыга. Үзен хан дип исәпләүче бу тәкәббер
бәкне Идегәй шундук аягыннан тотып җиргә бәрә дә берочтан анын яранын, якыннарын да
кырып сала. Ниһаять, вакытлыча булса да дошман як белән килешүгә, хыянәткә бару һәм күпме
кан кою исәбенә әлеге үтә хәйләкәр, әмма һәрьяклап талант һәм акыл иясе булган каһарман
Алтын Урда дәүләтенең идарә башына менеп утыруга иреш.*
Яастаннын татар версиясендә Идегәй хан итеп куйган Тимер-Котлык образы богенләй
тасвирланмый, ә аннан сон тәхеткә утырган һәм гаскәре Туктамышны эзәрлекләүдә катнашкан
Шлдыбәк (1400-08) исеме генә телгә алына Анын клравы Идегәйнен әлеге ханнар заманында
Алтын Урданын икътисади куәтен һәм сәяси абруен күтәрергә юнәлдерелгән эшчәнлеге
бер-бер артлы тезеп күрсәтелә
Тарихи чыганаклардан аермалы буларак, әсәрдә Туктамыш Идегәйнен улы Норадын
кулыннан үлгән итеп тасвирлана Әтисеннән аерылып калгач, ул ханны куып тота һәм аларнын
икесе арасында эпос геройларына хас сүз бәйгесе булып ала. Туктамыш «мин Чыңгызмын.
бсләмсен. хан улымын. ханынмын* дип үэснен кем булуына басым ясый, «халыгыма, илемә
өлге булган морзамын* ди. Норадын исә анын үзен Сарайдан мәсхәрәләп куып җибәрүен исенә
төшерә Һәм нн ахырда, «казак булып җиреннән, куылып йөрсен иленнән» дигән каргышыннан
сон, монын башын чабып озә дә әтисенен каршына кайтарып сала
Моннан арысы хан һәм Кара-Тиен Алып каргаганча булып чыга. Үзенә дип ниятләгән
Туктамыш кызы Ханәкәнен. мәкерле Жанбай котыртуына бирелеп, эченә киез бәйләп
каршылавын күргәч һәм моның өчен әтиен гаепле дигән сүзләрен ишеткәч. Норадын түзми,
кулындагы думбрасын атып. Идегәйнең ун күзен чыгара. Шул рәвешле ул әтисен рәнҗетеп
Һәм кунеленә охшаган башка бер җиргә барып урнашырга өмет итеп, казак булып («каз»
борынгы төрки телдә күчеп йөрү мәгънәсендә) ил гизәргә чыгып китә. Ләкин, төпләнеп
калырга урын тапмыйча, бераздан кире әйләнеп кайта һәм атасының чакыруы буенча болар
янә Сарайда очрашалар. Бу юлы Норадын үзе юк чакта тәхеткә әтисе ярдәмендә Шадыбәк
утырганын белеп, эчендәгесен тышка чыгарып сала. «Йә син үзен хан булгыл. йә син мине
хан кылгыл!» дип атасына хәл итмәслек сәяси дәгъва белдерә. Чыңгыз нәселеннән
чыкмаганлыгын айлап һәм «падишаһлык сөрә алмам—Алла үземә бирмәсә» дип аек акыл
белән яшәгән Идегәй, әлбәттә мона риза булмый Нәтиҗәдә, ике арадагы конфликт тагын да
кискенләшеп, ата кеше казак булып читкә (тарихи чыганакта Хәрәземгә) чыгып китәргә
мәҗбүр була.
Соңрак чорга карый торган Кырымга бәйләнешле төрек чыганакларында Норадыннын
тәхеткә дәгъва белдерүе Шадыбәк үлгәч, ягъни Булат-Солтан хан булыр алдыннан булган хәл
итеп күрсәтелә. Дастан ата белән ул арасындагы низагны үзенчә файдалана һәм. аларның
иҗтимагый-сәяси карашларын ачу белән бергә, вакыйгаларның драматик киеренкелеген,
тәэсирлелеген дә арттыруга ирешә. Ләкин, вакыйгалар үсеше күрсәткәнчә. Норадыннын
идарәче булырга омтылу теләге барып чыкмый. Икейөзле Жанбай корган хәйләле тозакка
эләгеп, ул Туктамышның улы Кадыйрбирде кулына әсир төшә. Үтерелгән әтисе өчен үч алып,
бу Норадынны ерткычларча җәзалый, һәм газаплауларны чын батырларча кичергән герой
соңыннан үзенен атасы Идегәй алдында жан бирә. Үлгәндә ул бозылышканнары өчен
әтисеннән, кулын үбеп, гафу үтенергә өлгерә. Норадыннын үлеме дә драматик киеренкелекне
көчәйтү максатына буйсындырылган. Чынында исә ул исән кала һәм әтисе һәлак булганнан
сон Нугай урдасында хөкемдар була.
Ә хәзер моннан алда булган хәлләргә—Туктамыш ханнын ничек үтерелгәнлегенә кабат
әйләнеп кайтыйк. Әлеге хәлгә бәйле рәвештә әсәрдә гадәттән тыш күренеш тасвирлана:
Норадын кылычы белән. Туктамыш ханнын башын чабып өзгәч, аннан кан урынына сөт ага.
Бу гажәп хәлнең мәгънәсе Идегәйнен үлеме белән чагыштыргач һәм ике үлемне боларнын
кылган эшләре белән тәңгәл куеп карагач кына ачыла.
Тарихтан билгеле булуынча. Туктамышның уллары, берәм-берәм сафтан чыга- чыга.
Алтын Урда тәхетен үз кулларына төшерергә тырышып озак кына көрәш алып баралар
Шулардан бердәнбер диярлек исән калган Кадыйрбирде исемлесе. алда күрсәтелгәнчә
Норадынны үтергәне, үзенен һөҗүмнәре белән Идегәйне кат- кат борчып тора. Әмма 1419
елда ике арада булган ин соңгы сугышта ул. ниһаять. Идегәй кулыннан һәлак була. 67 яшьлек
каһарман моны «арыслан хәлдән тайса да. бер сарыклык көче бар» дип, «алты батман
чукмар»ы белән сугып үтерә Шул рәвешле Туктамыш нәселе тәмам киселә.
Ләкин бу канлы сугыш яраланып берүзе калган Идегәй өчен дә һәлакәт белән тәмамлана.
Ахырда ул Кадыйрбирденен үзен чолгап алган «унике түрә, атты би»ен кырып бетерсә дә,
хәлсезләнеп калгач. Барын морза монын башын чабып өзә Тәгәрәгәндә баш мондый сүзләр
әйтә:
Сөт урынына кан койдың,
Каныңны түгеп ни кылдың?
Казан. Кырьш, Аҗдаркан.
Кунымны сорап купканда.
Ни булганын анда күрерсең.
Менә монда инде без киселгән баштан кан агуы белән очрашабыз. Беренче очракта сөт
ага. икенче очракта—кан. монын сере нәрсәдә соң? Дөрес җавапны табарга безгә «кунымны
сорап купканда» дигән юл ярдәм итә. Борынгы төрки телдә «кын» җә за, үч дигән мәгънәне
белдерә. Татар сузлекләрендә «кун» (дастанның
Нигъмәт Хәким язып алган вариантында «кон») йолым, уч дигән төшенчәләргә туры килә дип
күрсәтелә. Ә инде кыргыз телендә әлеге сүзнен мәгънәсе—«үтергән һәм гарипләгән өчен түләнә
торган хак» Туктамышның Алтын Урда тәхетен яулаганда Идегәйнен әтисе Котлыкыяны
үтерүен, ягъни кан коюын исәпкә алганда, аннары Идегәй улы Норадыннын. Туктамышны
үтереп, кан үчен кайтаруын истә тотканда, элекке ырулар йола-гадәте буенча «үтерү хакы»
түләнгән булып чыга. Сөт образы исә шушы бурыч яки йолымнын кайтарылганын белдерә дә
инде, һәм бу Норадыннын корбанына «үз кылганын үзенә кайта* дип әйткән сүзләре белән дә
раслана. Шул ук вакытта ак сөт символы—монысы инде аеруча мөһим—кан коеш тукталырга,
иминлек белән алышынырга тиеш дигән мәгънәне дә анлата. Әмма каршы як. кабат кан коеп,
«кан канны тарта торган» юлга баса. Моннан тыш. әсәрнен берничә урынында «кызыл канлы
кылычны ак сөт белән юу» мотивы яки шунын киресе кабатлана, шулай ук «сауры к бия
(кырыкмыш тай) сөтенен тыныч йортка кот» булуы турында әйтелә. Монда да сөтнен кан
коешка чик куярга яки тынычлык-иминлек урнаштыруга чакыру мәгънәсендә килгәнлеген
сиземләү кыен түгел
Гомумән. «Идегәй» дастанының бөтен композициясе канга кан. явызлыкка явызлык,
яхшылыкка яхшылык булып кайта дигән фәлсәфи принципка корылган Идегәй авызыннан
шушы принципны раслый торган сүзләр төрле вариантларда, шул исәптән контраст парлар
рәвешендә дә әйттерелә
«Мин яхшыга яхшымын.
Мич яманга яманмын»
«Дустым утын сүндермом.
Дошман утын яндырмам»
Ошбу фәлсәфи канун күпчелек геройларның төрле вариантларда пар-пар итеп яки
капма-каршы куеп сурәтләүләрендә дә. шулай ук аларнын үзара мөнәсәбәтләрендә һәм кылган
эшләрендә дә чагылыш таба. Әйтик. Котлыкыя Туктамышның атаклы ау бөркете балаларын
Аксак Тимергә сата, бу хәл исә үзенсн һәм гаилөсенен юк ителүенә китерә, әлеге гаилә Дөрмән
би кулы белән һәлак ителә, әмма тиздән анын үз улына әжәл килә. Идегәй туганнан ту ганы Кара
Тиен Алыпнын йөрәгенә ух белән ата. шунын каргышы төшеп, үз улы моны ахырда яртылаш
сукыр итеп калдыра. Шаһ Тимер Алтын Урдага басын керә, җавабы—анын гаскәрен, эгшк
уйланмага корылган бәрелештә булса да. Туктамыш ханнын пәһлеваны Кыпчак би кыйратып
сала; әлеге баскак әмирне Идел-йорт өстенә алып килүче Идегәй була, нәтиҗәдә ул ил агасынын
(халыкнын) бәддогасын ала һәм Сарайсыз, улсыз кала: Кадыйрбирдс Норадынны җәзалап үтерә,
әмма Идегәй соныннан улын утерүченен үзен һәлак игә һ б Кайбер антипод буыннарны
башкачарак та төркемләргә мөмкин Мәсәлән Идегәйнен әтисе Туктамыш тарафыннан үтерелә,
тик ахырда үзе дә Идегәйнен улы кулыннан үтә. Кыскасы, башкаларга карага эшләнгән һәр
ярамаган эш яки фажиы тудыра торган гамәл дастанда шуна ук бәрабәр жднапка дучар була, һәр
начарлык тиешле жазасын ала.
Әсарнек .умыртка баганасын, нки үтенчалекле эпик чылбыр таш кил итүче мондый парлы
контраст буыннарнын бер олешс. һичшиксе.. героик эпос традицияләре яки каһарманлык
мотивлары белән да үрелеп кила МӘсален, үтара сугыш һам чатта баш киселер ашыннан ла ике
якмын бер-берсе белан батырларча сут кораштеруе дошманын үткер тел белан өркетергә
тырышуы, аерым каһарманнарның каршы як батырлары яки гаскаре белан орышканда акияти
пәһлеванга әверелүе, үлемссэ батырның -Кара -Тиен Алыпның һожүмгэ бирешә торган култык
астына ук белан атып һәлак ителүе Каһарманлык мотнмарынын ин тур күпчелеге әлбәттә.
Идегәй
һәм анын улы Норад..........обрашары белән бәйле Туктамыш ягына «шанда, мондый
могикяар теге яки бу дәрәжалә Кыпчак би һам чап улы Кадыйрбирле шешенә туры килә
Туктамыш чан үте исә. ягъни дәһшәтче Аксак Тимергә каршы кат кат яу белән барган кодрәт
иясе, әсәргә ботенләй ябышмый торган Болгарны жимерү эпизодын исәпкә алмаганда, шактый
пассив, кыкгсы г һәм «апа куркачрак та итеп тасвирлама. Хәлбуки, бик сш .агамат ир., -олуг хан.
дигән «орматлаү эпитетлары
белән аталса да һәм бабасы Чынгызнын абруена кат-кат таянылса да.
Монын. безнең уебызча, ике сәбәбе бар. Беренчедән. Туктамыш башта Алтын Урданын
бердәмлеген торгызуга ирешсә дә. Жүчи Олысынын элгәреге куәтен кайтаруга алынуы
акрынлап илнен зәгыйфьләнүенә, ә үзенен тәхеттән качып китүенә китерә. Икенчедән, үзен
акламаган бу сәясәттән файдаланып һәм хәтта дошман як көченә таянып, хакимият башына
сыгылмалырак һәм остарак сәясәт алып бара торган яна идарәче килә. Бу хәл, үз
чиратында, тарихи аннын һәм халык рухының үзгәрешенә китерә.
Табигый инде. Чынгыз токымына караган олуг хан Туктамышны тәхеттән төшерүдә
якыннан торып катнашкан һәм Алтын Урданын фактик идарәчесе булып киткән Идегәйгә,
һичшиксез, өстен катламнар һәм халык алдында үзенен хөкемдар булырга хокукы
барлыгын расларга кирәк булгандыр. Шулай ук Алтын Урданын бер өлешендә барлыкка
килгән Нугай Урдасы башында, аннан сон да озак еллар буена утырган Нуретдин
(Норадын) исемле улы һәм оныклары да мона мохтаж булгандыр Дастаннын
«Жамигыт-тәварих» исемле Кадыйр Галибәк җыентыгындагы бер вариантында бирелгән
«Идегәй»нең «изге нәсел» шәҗәрәсен тарихчы Миркасыйм Госманов нәкъ шушына бәйләп
аңлата да (МЛ.Усманов. Татарские исторические источники ХУП-ХУШ вв.-К.. 1972.-С.
82-83). Әлеге шәжәрә буенча. Идегәйнен нәсел башы. имеш. Мөхәммәд пәйгамбәрнең
хәлифәсе-көрәштәше һәм каенатасы булган Әбүбәкердән башлангыч ала. ә кайсыдыр
буында мөселман изгесе һәм кыпчакларның героик эпос геройларын яклаучы легендар
Баба Төкләскә (Төкле Бабага) барып тоташа. Реалистик төсмер бирелеп, әлеге шәхес XII
йөздә яшәгән атаклы суфый шагыйре Әхмәт Ясәви белән дә тиңләштерелә һәм әсәрдә
Идегәйнен бабасы Баба Төкләс Хуҗа Әхмәт булган дип күрсәтелә дә.
Дастан герое Кара-Тиен Алып сүзләре буенча, без Идегәйнен әнисе, имеш, пәри (гехр.
аккош) булган дигән әкияти-мифик мәгълүмат белән дә очрашабыз. Янәсе. Баба Төкләс
үзенен аккош «тире-киемен» салып күлдә су коенган чибәр кызга өйләнгән һәм. Котлыкыя
исемле балалары тугач, әлеге кыз-аккош боларны ташлап киткән. Котлыкыя исә, үсеп
җиткәч, гүзәл пәри кыз белән кавышкан һәм шул никахтан Идегәй туган, имеш.
Югарыда китерелгән шәҗәрәләрнең икенчесе, тотемистик катламнан арындырылып
һәм ислам дөньясынын «алтын баганалары» белән бәйләп мөселманлаштырылганы,
соңрак барлыкка килгән дип исәпләнә. В. Жирмунский фикеренчә. бу изгеләштерелгән
«фәнни» шәҗәрә Идегәйнен Алтын Урда башында утырырга хакы барлыгын раслау
максатында ул үзе исән вакытта ук туа башлаган булырга тиеш, һәм ул төрле каналлар аша.
шул исәптән «социаль заказ» буенча аерым чичән-җыраулар ярдәмендә дә. Алтын
Урданын ислам дине тоткан халкы арасына максатчан рәвештә таратылгандыр да.
Идегәйдән сон Нугай Урдасы башында калган нәселе-варислары да. әлбәттә, бу эштән
читтә калмагандыр.
Дөрес, шәхси дәгъвасын гамәлгә ашырганда. Идегәй үзе илдә хан булып Чынгыз
нәселеннән чыккан бәк яки әмир генә утырырга тиеш дигән канунга да ярашырга мәҗбүр
булган. Әмма шул ук вакытта ул «изге нәсел* шәҗәрәсен дә бик оста эшкә җиккән булуга
охшый. Дастанда турыдан-туры анын үз авызыннан әйтелгән сүзләр нәкъ шуны раслап
тора да:
«Туксан байны Урдага
Тунамый ия булмасам
«Әйткәнемне кылмасач.
Мин үчемне аямасам.
Баба Төкләс бабам биргән
Идегәй атым корысын'и
Бу гына да түгел, каһарман гаять эреләнеп һәм масаеп, хәтта «борындагы Чыңгызның
үзе белән тиндермен» дип тә әйтеп сала. Шушы ук фикерне «Чынгызнын кайсы улыннан
кимдермен?» рәвешендә Идегәйнен улы Норадын да әйтә.
Ин мөһиме. «Идегәй» дастанында ил-дәүләт тотучы хөкемдарның дәрәҗәсе
Чыңгыз нәселеннән чыгу-чыкмавына карап кына түгел, ә анын идарә итү осталыгы, ягъни
күрсәткән эш-гамәлләре белән билгеләнергә тиеш дигән гадел фикер үткәрелә Менә шуна күрә
дә Чынгыз токымына бәйле «законлы хан Туктамыш* (гәрчә баштагы чорда зур уңышларга
ирешкән булса да!) ясаган җитди хаталары өчен әсәрдә урынлы тәнкыйть ителә. Жөмләдән.
үлемгә хөкем ителгән Котлыкыя авызыннан •Били белсән. ханиям. икселмәс (кимемәс,
какшамас) дәүләт иде бу* —дип. хан адресына илне зәгыйфьләндергәне өчен кискен гаепләү
сүзләре әйттерелә Шулай ук заманында бай төбәктә яшәгән жирле халыкнын каласы юкка
чыгу һәм үзенсн •кола чүлгә* күченергә мәжбүр ителүе өчен дә гаеп ташлана Сонгы очракта
сүт Аксак Тимер белән алып барылган мәгънәсез сугышларның аянычлы нәтижәсе хакында
бара. Бу турыда галим Марсель Әхмәтжанов. 1395 елгы сугышны да кертеп, болай яза: «Алтын
Урла халкы арасында моңарчы күрелмәгән күченү-бугалу хәрәкәте башлана. Әлеге дә баягы
1391. 1395 еллардагы мәхшәрдән сон икътисад, һөнәрчелек, мәдәният үзәге булган шәһәрләр
һәм утрак тормыш хөкем сөргән төбәкләр бушап кала, дөресрәге, хәрабәләр өеменә әйләнә*
(Марсель дхчәтжанов Нугай Урдасы — К.. 2002 —Б. 178). Нәкъ шушы фажигате хәлләр
Котлыкыяда гына түгел, ә халыкнын төрле катламнарында ризасызлык тудырган ла инде Ә
сонгы сугыш аеруча зур корбаннарга, җитди югалтуларга китергән һәм хакимият алмашыну
белән тәмамланган Калганы инде безгә билгеле
Димәк, алда сөйләнгәннәрдән күренүенчә. Алтын Урда тормышына һәм Туктамыш белән
Идегәй шәхесләренә бәйләнешле вакыйгалар гаять катлаулы, киеренке һәм кискен булган
икән «Идегәй* дастаны әлеге вакыйгаларны төрле үзгәртүләргә һәм сәнгати-эстетик
эшкәртүгә дучар итсә дә. аларнын реаль юнәлешен һәм рухын сакларга тырыша Шул ук
вакытта, бигрәк тә Идегәй образынын шактый нык идеаллаштырып, калку итеп
тасвирлануында, билгеле бер дәрәжәлә социаль заказга нигезләнгән субъектив-тенденииоз
бәяләмә дә катнаша Һәм басым ясап әйтергә кирәк: әлеге бәяләмә, һичшиксез, халыкнын гадел
хөкемдар образында үзе күрергә теләгән гаделлек, туган җирне ярату, коллыкта яшәүчеләрне
азат итү. төрә-кануннарны саклау, бала җайлык кебек сыйфатлар белән дә үрелеп килә
Өстәвенә, дастанда каһарманны гадел халыкка һәрчак ярдәм итүче чын кеше итеп сурәтли һәм
данлый торган берничә вариантлы рефрен да бар Ошбу рефренда саналган кешелек
сыйфатлары Идегәйдә көтү көтеп үскән вакытында ук инде тернәкләнгән һәм акрынлап аны
гади халык арасында таныткан итеп тасвирлана Менә ул рефреннын Колчура тарафыннан
әйтелгән варианты
Ятимнәргә—яр буяган.
Колчурага—дус булган.
Аты юкка—ат булган.
Чүпләгәнгә—су булган.
Адашканга—юл булган.
Ялгылга ясак булган.
Җояугә—таяк булган.
Карны ачканга тамак булган
Идегәй ир бар икән
Ләкин искә төшерик халык үзе идеаллаштырган Идегәйне, иле өстенә дошман гаскәрен
алып килгәне һәм Сарайны җимерттергәне очен. үзе үк ачыктан-ачык гаепли, кискен рәвештә
хөкем дә итә Монда инде дастан авторлары-чичән жырауларнын. үзләре тудырган һәм соииапь
заказ йогынтысын .ы чаналлырелн идеал, романтик, ягъни героик-эпик образ кысалары белән
генә чикләнмичә, тарихи-реаль Идегәйнең халык күңелендә тирән эз калдырган \ыянәгкә6ар\
фактын да кертеп җибәрүе, димәк, объектив дөреслеккә баруы күренеп тора Нәкъ менә
җимерек Сарай символы аша һәм Идегәйнен хәтта үз гаиләсендә шау-шу чыгуын тасвирлау
ярдәмендә халык Аксак Тимер явынын илгә иксез-чиксез бәла-казалар китергәнлегенә дә
ишарә итә
Югарыда сөйләнгәннәрдән үзеннән-үзе соралып торган бер нәтиҗә шул шик
Идегәй, берьяктан, идеапь-героик итеп сурәтләнгән образ булса, икенче яктан, ул
драматик-трагик каһарман да икән. Һәм бу, һичшиксез, анын тормышта да героик
табигатьле, әмма каршылыклы трагик шәхес булганлыгы белән бәйле икән Әмма Идегәйнең
үз иленә мөнәсәбәтле ялгыш һәм мәкерле адымын аклап булмаса да, шуннан чыгып аны,
узган чорнын олы галиме Ризаэтдин Фәхретдинов кебек, «Тимерләнне бу мәмләкәткә алып
килеп, Дәште Кыпчак дәүләтен харап иттерде Бу көндә ошбу жир мөселманнарының түбән
вә хур булып калуларынын сәбәпчесе Тимерлән вә анын да мондый һәлакәтне җиренә
житкерүгә сәбәпче Идегәй мирза булды» (Ризаэтдин Фәхретдин. Идегәй мирза // •Шура»
журналы. 1908, Ш- Б.231 >дип, гаепләү һәм бу ике шәхесне үзара тәңгәл кую белән килешеп
булмый торгандыр. Шулай ук, бүгенге кайбер галимнәр кебек үк, Идегәй образына яки
шәхесенә Алтын Урданың таркала һәм җимерелә башлавына нигез салучы дип мөһер сугу
да акланмыйдыр. Чөнки мондый үтә берьяклы карашлар Алтын Урда тарихын монографик
планда өйрәнгән мәшһүр галимнәрнен—Б. Д. Греков белән А. Ю. Якубовскийнын объектив
һәм гадел нәтижәсе белән бөтенләй ярашмый Менә ул нәтиҗә: «Идегәй иң соңгы Алтын
Урда хөкемдарларының берсе иде Ул Көнчыгыш Европада татар хакимиятенең элекке бөек
державачылыгын булдырырга омтылып кына калмады, ә билгеле бер вакытта аны гамәлдә
дә тормышка ашырды* (Б Д Греков. А. Ю Якубовский Золотая Орда и его падение —М.
1975.—С. 104). Аерым галимнәр Идегәйнең күпкырлы эшчәнлегенә бүгенге фән
биеклегеннән торып та шундый ук бәя бирәләр: «Бурсыклы буендагы бөек җиңүеннән сон
Идегәй, бөтен властьны үз кулына туплап һәм үзенә ошамаган ханнарны алмаштыра-
алмаштыра, титаник тырышлык салу исәбенә Алтын Урданын таркалуын янә ун ел буена
диярлек тоткарлап-туктатып килә, ирешелгән бердәмлекне саклый» (Искандер Измайлов
Звездный час Идегея // Идель. —1991— №8-9 — С. 70). Белүебезчә, бүгенге фольклор һәм
әдәбият белемендә янә Туктамышнын унай якларына һәм казанышларына күз йомып, яисә
әлеге ике шәхесне капма-каршы куеп, Идегәйне генә күккә чөеп мактаган өченче төрле
карашлар да бар.
Без үзебез, объектив анализыбыздан күренгәнчә, әлеге берьяклы карашлар белән
килешмибез һәм, тарихи фактларга нигезләнеп, алар белән ярашмый торган «алтын
урталык» ягында торабыз. Гаепләү юлыннан китсәң, һәр ике тарихи шәхеснен дә гаепләрен
табарга мөмкин. Асылда Туктамыш та, хөкемдар булу һәм әтисе өчен үч алу өчен, туган иле
Алтын Урда җиренә кат-кат Аксак Тимер гаскәрләре белән керә һәм дәүләт башына да, нәкъ
Идегәй кебек үк. Аксак Тимернең хәрби көченә- ярдәменә таянып, хәтта Урданың законлы
ханы Тимер Мәликне үтереп менә. Монда да, димәк, шәхси дәгъва катнашканлыгы шиксез.
Әмма, бу шәхесләр Алтын Урданын бердәмлеген һәм куәтен торгызуга һәм үстерүгә
икесе дә күп көч салалар һәм. ниһаять, аларнын үлемнәре дә әсәрдә генә түгел, тормышта да
якынча бер үк төрле. Орыш-сугышларда Аксак Тимердән жинелүе һәм социаль заказ
катнашуы аркасында Туктамыш дастанда түбәнсетелебрәк тасвирланса да, асылда ул да,
Идегәй кебек үк, героик-трагик шәхес. Ике хөкемдарнын тормыш юлы һәм үлеме шактый
охшаш булуга һич тә гаҗәпләнергә кирәкми Урта гасырларда, бигрәк тә тынгысыз һәм
гаугалы чорларда, властька дәгъва итүче төрле нәсел яки кланнар арасында гына түгел, ә бер
үк ата балаларының яки кан- кардәшләрнен дә бер-берсен үтерә-үтерә хакимият башына
үрмәләве, яисә шул ук юл белән көрәш мәйданыннан китүе кин таралган гадәти күренеш
булган. Бу исә, үз чиратында, күп кан коелуга һәм зур корбаннарга китергән, ил һәм халык
өстенә иксез-чиксез кайгы-хәсрәт һәм бәла-каза булып төшкән
«Идегәй» эпос-дастанында да без нәкъ шул хәлне күрәбез. Әсәрнең композицион
төзелеше нигезендә ятучы, алда сүз барган күпчелек парлы яки капма-каршы буыннарның
үтереш-кан коешка корылуы һәм үзенчәлекле канлы чылбыр тәшкил итүе—моның кире
каккысыз дәлиле. Алтын Урданын таркалуына да асылда (әлбәттә, илдә башланган
икътисадый һәм демографик кризисны да кертеп) морза-бәкләрнен нәкъ менә дәүләт
тәхетенә утыру яки, киресенчә, аерылып-бүленеп чыгу өчен бертуктаусыз тарткалашуы һәм,
күп меннәрчә халыкны үлем-сугыш яланына кертеп, үзара кырышу-кан коешуга мәҗбүр
итүе сәбәп булган да инде. Чөнки бу дәүләтне
тотып торучы бердәмлекнең һәм ил куәтенен юкка чыгуына китергән. Дастаннын
мәрсия-сыктау характерындагы соңгы юллары нәкъ шуны раслап тора һәм киләчәк буыннарга
гыйбрәтле кисәтү булып яңгырый
Идел-йортны дау алды.
Яу өстенә яу килде.
Идегәй әйткән көн килде.
Чыңгызның куйган хан тагы Кан тагы
булып әверелде Хан сарае камалды
Кырым. Казан. Аҗдаркан
Башлы-башлы ил булды.
Алтын Урда таралды
Әгәр ике бәланен зуррагын атап күрсәтик дисәк, бу мәшһүр дәүләтнең таркалуына,
Туктамыш һәм Идегәй кебек илне берләштерергә һәм үзәкләштерергә омтылучы олуг
шәхесләрдән бигрәк, мөстәкыйльлеккә һәм аерылып чыгарга омтылучы «ыбыр-чыбырның»,
ягъни ваграк көчләрнең акрынлап өстенлек алуы ин зур сәбәп булган дигән нәтижәгә дә
килергә буладыр Туктамыш белән Идегәй көчле шәхесләр булуларын үзләре дә аңлаганнар.
Беренчесснен киселгән башы сөңге очында өскә күтәрелгәннән сон да. һаваланып. Норадынга
«баш әле дә синнән югары* дип әйткән булса, Идегәйнең соңгы сүзләре төбендә «киләчәк
артка чигенмәсә дә, минем хөрмәт белән телгә алыначак исемем алдагы көннәргә барачак»
дигән мәгънә ята. Түбәндәге хикмәтле сүзләрне башкачарак та. әмма, һичшиксез, батырларча
һәлак булган Идегәйнең үзен читтә калдырмыйча анлау вариантлары да юк түгел, әлбәттә:
Алдагы кон агырга (кадер-хөрмәтко)
Без барабыз, ул килмәс
Үз халкы белән киләчәккә барачагына һәм тарихта калачагына каһарманның менә шулай
өмет баглавы, әлбәттә, бик урынлы һәм табигый. Чөнки ул үләр алдыннан үзенен эшчәнлеге
һәм көрәше иленә, туган җиренә һәм халкына багышлаганлыгы турында искәртә, һәм шушыны
халкым аңласын, белсен иде дигән теләк һәм ышаныч белдерә.
Илем өчен илсенеп.
Җирем өчен җирсенеп.
Халыгым өчен яхшы уем Күкрәк тулып,
җилсенеп,
Көрәшкәнне халыгым
Аңладымы—белапмаи.
Аңламас:а халыгым.
Аңлатмастан үяаямам!
Дастанның җыйнама версиясендә дә. шулай ук Ситдыйк чичән-жырау вариантында да
чагылыш тапкан бу сүзләрдә Идегәйнең төп яшәү мәгънәсе ачыла һәм ана карата халыкның
чын. гадел бәяләмәсе дә нәкъ шуннан чыгып бирелергә тиеш дигән инсани фикер ярылып ята
Җыеп әйткәндә, дастанда, олуг Кыпчак дәүләтенең юкка чыгуына зур аяныч һәм әрнү
белдерелү белән бергә, фаҗигале нәтиҗәгә китергән канлы сугышларга карата ризасызлык
идеясе дә үткәрелә Тынычлык һәм иминлекне белдерүче сөт символының, алда әйтелгәнчә,
әсәрдә кат-кат калкып чыгуы һәм канды кылычны сөт белән юарга чакыру менә шуны раслап
тора Бу очракта әлеге образлы гыйбарәнең гаҗәеп көчле һәм матур яңгырашлы булуына аеруча
игътибар итәргә кирәк. Татар халкы тудырган бу кинаяле образ Библиядәге «перскуем мечи на
орала»
(«кылычларны эретеп сабан ясыйк*) дигән саллы гыйбарә белән аваздаш.
Дастанның поэтикасы, ягъни төзелеше һәм сәнгатьчә эшләнеше турында алда өлешчә
сүз булды инде. Шуларга өстәп, янә түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин Әсәрнең теле гаять
халыкчан һәм борынгы төрки-кыпчак диалектларыннан килүче сүхләргә дә шактый бай.
Шунын өстенә. поэтик сөйләм гажәп дәрәжәдә образлы да. Шигъри текст урыны-урыны
белән бер-бер артлы тезелеп киткән афоризмнардан, мәкаль кебек хикмәтле һәм фәлсәфи
итеп әйтелгән җор гыйбарәләрдән тора Бер мисал:
Кол сагышын би белмәс.
Би сагышын хан белмәс.
Ярлы көнен бай белмәс.
Яуның серен яу белмәс.
Ач кадерен тук белмәс.
Сырхау кадерен сау белмәс.
Ым белмәгән тел белмәс.
Тел белмәгән ил белмәс.
Зир(алтын) кадерен зирәкләр белер.
Ир кадерен ирәннәр белер;
Күп яшәгән ни белер.
Күп кыдырган(йөргән) ул белер'
Дастанда символларның роле аеруча зур. Жөмләдән. Идел-йорт—Алтын Урда яки
Кыпчак дәүләтен, канлы тәхет-власть өчен барган фегнә-сугышларны. бай тирәк
егылу—ханның тәхеттән төшүен, ил агасы Бодайби—гомумиләштерелгән халык образын.
17 саны борынгы төркиләрнең мифологик ышануларыннан ук килүче иң кулай берләшмәне
яки магик бербөтенне белдерә. Әсәр текстының шигырь төзелеше нигезендә күбесенчә 7-7.
8-7. 8-8 ижекләр арасында тирбәлүче традицион такмаза-дастан үлчәме ята. Поэтик
тезмәләр яки юллар язма шигырьдәге кебек икешәр-икешәр яки дүртәр-дүртәр юллык
строфаларга бүленми, чөнки алар, чичән-җыраунын бер тын белән ярым көйләп, ярым
такмаклап уку алымына буйсынып, төрле зурлыктагы строфаларга берләшәләр. Туктаусыз
үзгәреп торучы һәм егермешәр-егерме бишәр юлга житүче мондый эпик строфа төре
әдәбият белемендә тирада (французчадан, «сузу» мәгънәсендә) яки. татарчалатып, сарын
дип йөртелә. Урыны -урыны белән байтак янәшә юллар, бер үк төрле сузык яки тартык
авазларга башланып, ягъни үзенчәлекле юл башы «рифмалары»на корылып, аллитерацион
шигырь төре тәшкил итәләр. Кыскасы, поэтикасы, шигъри- сәнгати эшләнеше ягыннан да
«Идегәй» әсәре—татар фольклорындагы эпос-дастан жанрынын ин гүзәл һәм классик
үрнәге.