Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕБЕЗНЕҢ РӘССАМ


ЭРОТ ЗАРИПОВКА 70 ЯШЬ
Күренекле рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Я куб улы Зарипов 1938 елпын 20 июлендә Пермь өлкәсенең Уинск районы Иштирәк авылында туа. Башкортстаннын Янавыл районына караган Ямады авылында үсә. Урта мәктәпне биредә тәмамлаганнан сон. Пермь шәһәрендәге сәнгать студиясендә укый, аннары исә совет армиясендә хезмәт итә. 1965 елда ул Львов каласындагы И В. Федоров исемендәге Украина дәүләт полиграфия институтын тәмамлый һәм Казанга эшкә кайта. Рәссамнын шуннан сонгы гомере Татарстан китап нәшрияты белән тыгыз бәйләнә. Ул нәшриятның техник редакциясен җитәкли, бизәлеш мөхәррире һәм китап бизәлеше редакциясенең баш рәссамы вазифаларын башкара.
Житмешенче еллар уртасында Эрот Зарипов Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында укый һәм шушы институтта берничә ел дәвамында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Шул елларнын вакытлы матбугатына күз салсан. еш кына анын мәкаләләренә тап буласын. Болар—замандаш күрде
Журналыбызның, татар әдипләренең якын дусты рәссам Эрот Якуб улы Зариповны юбилее белән котлыйбыз, ана яна ижат унышлары телибез'
рәссамнарның ижат портретлары, күргәзмәләр хакында
язмалар, татар рәсем сәнгате тарихына кагылышлы тәфсилле мәкалазәр Рәссамнын тарихи портрет жанрына кереп китүе дә шушы елларга туры килә. Ул XIX гасыр ахыры һәм XV йоз башында яшәгән татар мәгърифәтчеләренең портретлар сериясен ижат итә башлый. Рәссамга иске фотосурәтләр. тарихи китаплар, сүз тасвирламалары ярдәмгә килә. Каюм Насыйри. Шиһабетдин Мәржани. Гали Чокрый портретлары әнә шулай туа. Ул чакта Татарстанның Милли китапханәсен җитәкләгән Разил Вәлиев рәссамга күренекле татар мәгърифәтчеләренең тулы сериясен эшләр!ә тәкъдим итә Бүгенге кондә Эрот Зариповнын ике йөздән артык портретны берләштергән "Тагар мәгърифәтчеләре һәм әдипләре" сериясе мәктәпләр һәм башка уку йортлары очен дә чын мәгънәсендә хәзинәгә әверелде.
Соңгы унбиш ел дәвамында Эрот Якуб улы "Багышлаулар" сериясен ижат итә Шәүкәт Галиев. Гариф Ахунов. Илдар Юзеев. Равил Фәйзуллин. Роберт Миннуллин кебек әдипләргә "багышлау"лар зыялы җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты
Эрот Зариповнын пейзаж жанрындагы әсәрләре дә байтак күргәзмәләрдә катнашып, лаеклы бәя аллы Заманында рәссам “Авыл" ижат төркемен оештыручыларның берсе булды
2006 елда Татарстан китап нәшриятында рәссамнын тулаем ижатын чагылдырган "Заман көзгесе" исемле альбом-китап (кереш сүз авторы —М Закир) дөнья КҮРДЕ.