Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

Казан биш елдан үзендә жәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын кабул итү хокукын яулады Универсиада өчен көрәшкән Испаниянең Виго һәм Кореянын Гван- Джу шәһәрләрен артта калдырып. Казан 27 мөмкинлектән 20 тавыш җыя алды. 31 май. Кичке сәгать 10. Дулкынландыргыч мизгелләр: FISU президенты Джордж Киллиан конвертны ачты һәм 2013 елгы жәйге Универсиаданың башкаласы итеп Казанны игълан итте. Брюссельгә Россия һәм Татарстан делегациясе булып ТР Премьер-министры Рөстәм Миннеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр һәм спорт министры Марат Бариев белән бергә, олимпия чемпионнары—Алинә Ка-баева, Елена Кисилева. Ирина Роднина, Николай Гуляев, Ильгар Мамедов. Россиянең теннис Федерациясенең баш тренеры Шамил Тарпищев, Дәүләт Думасының вице-спикеры Олег Морозов та килгән иде Бер мизгелдә барысы берьюлы “Без жин- дек!!!”—дип, бөтен дөньяга белдерделәр
ТР Премьер-министры Рөстәм Миннеханов FISU вәкилләренә рәхмәтен җиткереп, аларны 2013 елда үтәчәк жәйге Универсиадага чакырды: "Универсиада студентлар тарихында иң яхшысы булачак".—диде ул.
Казанда хәзер яна спорт тормышы башланып китәчәк. Яна спорт корылмалары барлыкка киләчәк. Яна үзәк стадион. Су спорты үзәге, яңа Футбол стадионы, яна кунакханәләр—биш ел эчендә болар барысы да булыр дип ышанабыз.
«Казан» халыкара аэропортында Брюссельдан жинү яулап кайткан Татарстан делегациясен каршы алырга килгән Минтимер Шәймиевнен беренче сүзе «Ура!» булды. «Кадерле дуслар, бүгеннән без, татарстанлылар, 2013 елгы Универсиада хуҗалары һәм мин сезне шушының белән котлыйм. Бу—зур вакыйга һәм тарихыбызда мона охшаш хәлләрнең булганы юк иде әле. Казан үзенен икенче меңъеллыгын Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүдән башлый һәм бу бик шәп»,—дип билгеләп үтте Президент сәламләү сүзендә. «Безгә жинү жиңел бирелмәде, әмма республика җитәкчелеге һәм бөтен командабыз, студентларыбыз ярдәмендә без шушы жинүгә ирештек. Без Казанның 1000 еллык тарихында тәүге мәртәбә бөтен дөньяны кунак итәчәкбез. Бу—җаваплылык, безгә житди эшләргә туры киләчәк, һәм без мона әзер»,—дип белдерде Илсур Метшин. Рәсми өлештән сон Татарстан делегациясен каршы алган яшьләр өчен—концерт, ә журналистлар өчен уртак жинүнен баш каһарманнары белән матбугат конференциясе оештырылды.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ XVI КОРЫЛТАЕ
23 майда “Казан" милли мәдәният үзәгендә Татарстан язучыларынын XVI корылтае булып узды. Олы җыенны кереш сүз белән Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миннуллин ачты:
- Чираттагы корылтаебызга заманның үтә киеренке вакытында җыйналдык.— диде ул.—Россиянен милли яшәешебезгә янә сырты белән борылган чагы Милли мәгариф һәм матбугатыбызга чираттагы куркыныч яный. Безне тагын житди сынаулар көтә... Без—югалтулар булса да сынмаган халык Безнең язмыш гел көрәштән генә тора. Без бер мәсьәләдә бердәм: һәммә татар язучысы гамендә—татар язмышы Шуннан да изгерәк максатыбыз юк һәм булмас та! Әйдәгез, шушы рухта берләшик, бердәм көрәшкә сәләтле икәнлегебезне күрсәтик!
Аннары делегатлар һәм кунаклар ике корылтай арасында арабыздан киткән 24 каләмдәшне бер минут тынлык белән искә алды
Корылтайның эшче президиумында—Татарстан Президенты Минтимер Шәимиев. Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова. Россия Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Геннадий Иванов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов. Татарстанның халык язучылары—Дәүләт Советы депутаты Туфан Миннуллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин. Рабит Батулла. Татарстанның халык шагыйрьләре Шәүкәт Галиев. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннуллин. шагыйрь. Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев. “Рухият" фондының
M
башкаручы директоры Флера Шәйхетдинова һ б
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең ике корылтай арасындагы эшчәнлеге
турында хисап доклады белән идарә рәисе Илфак Ибраһимов чыкты Ул үз чыгышында сонгы 3 елда үткәрелгән күпкырлы оештыру чаралары хакында бәян итте, шушы чордагы әдәби хәрәкәткә кыскача анализ ясады, төрле жанрлардагы аерым унышлы әсәрләрне бәяләп узды, әдәби тәржемә эшен жаига салу, милләтара әдәби багланышларны ныгыту, язучыларнын ижади һәм көнкүреш шартларын яхшырту, китап сәүдәсен җанландыру буенча көнүзәк мәсьәләләргә басым ясады, шулай ук каләм әһелләре алдында торган күп кенә мәсьәләләрне чишүдә республика житәкче- лсгенен һәрдаим булышлык күрсәтүен билгеләп үтте
—Узып киткән 3 ел,—дип ассызыкла- ды ул,—республика һәм бөтен халкыбыз тормышында үгә әһәмиятле вакыйгалар га бай булды башкалабыз Казанга һәм Алабуга каласына нигез салынуга 1000 ел тулуны билгеләп үтү, Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы. Хәйрия елы кысаларында Г Тукай. М Гафури. Акмулла. М Жә- лил. Г Ибраһимов. К Тинчурин һ б бик күп шәхесләрсбезнен юбилейларына мөнәсәбәтле дистәләрчә-йөаләрчә әдәби мәдәни чаратарнын бөтен Евразия киялек- ләрендә үткәрелүе халыкны берләштерүгә, анын милли үзанын үстерүгә әйтеп бетергесез тәэсирле йогынты ясады
Ревизия комиссиясе хисабын анын рәисе Фарсель Зыятдинов ясады
Корылтайда фикер алышуларда беренче булып чыгыш ясап. Татарстанның халык шагыйре. "Казан утлары" журналынын баш мөхәррире Равил Фәйзуллин болай диде
- Әдәбиятның җәмгыятьтәге дәрәҗәсе түбәнәйде Шул нисбәттән анын тәрбияви роле лә кимеде Ягучы үзе социаль яклауга мохтаҗ категориягә әйләнде Дөнья масштабында караганда, мондый хәл һәр җирлә дә алай түгелдер, әмма Россия һәм элекке СССРнын күпчелек дәүләтләрендә ул шулай Язучынын матди хәле, класси- канын укылмавы, тиражлар кимү Ин авыры киләчәккә ышанычнын кимүе
Язучылык хезмәте гурыдан-туры халыкның тарихы, гореф-гадәтләре, теле, моны, гомумән, рухи дөньясы белән, матди байлыктан бигрәк, ата-бабалар мирас итеп калдырган рухи байлык белән бәйле Без- нсн миссия—әнә шул байлыкны мөмкин кадәр арттыру, үстерү, үз халкыңны бүтән халыклар арасында ким итмәү
Пленар утырышта, шулай ук. халкыбызның рухи яшәешендәге актуаль мәсьәләләр хакында Талгат Галиуллин (Казан). Фоат Садриев чыгыш ясады
Алла әйтелгәнчә, корылтай эшен лә Татарстан Президенты Минтимер Шаймиев катнашты һәм чыгыш ясады, язучыларнын сорауларына җавап бирле Илбаш үз чыгышында иң әүвәл көнүзәк мәсьәләләргә, шул исәптән аднятәрне нәкъ менә бүген борчыган проблемаларга басым ясады. Аерым алганда, милли-төбәк компоненты. татар-төрек лицейлары тирәсендәге ыгы-зыгы турында үз фикерләрен әйтте, мәктәятәрдә укытыла торган татар әдәбияты дәреслекләренен заман таләятәренә жавап бирмәвен ассызыклады:
— Безнен республика—сәясәт аткәсендә булсын, икътисад өлкәсендә булсын—нык алга киткән төбәк, -диде ул.—һәр тармакта тотрыклы үсеш күзәтелә Мәктәятәр. кзггап- ханәләр. спорт корылмалары төзибез Мона ничек сөенмисен ди?!
Президент Минтимер Шаймиев сүз- ләренчә, мондый у най үзгәрешләр, күпме генә теләсәк тә. мәдәният аткәсенә дә кагыла. дип әйтеп булмый шул але Бу килеп туган проблемаларны кемдер хал итәргә теләмәгәннән түгел, юк “Без аларны хал итүнен юаларын күп очракта таба алмыйбыз але",—дип ачыктан-ачык белдерде ул Әйтик, рәссамнар, музыкантлар. М Жалил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, эстрада җырчылары һ б хәзерге заман базар таләятәренә жинелрәк. тизрәк җайлашып алган булса, әдипләр белән хәл катлаулырак тора “Еш кына шундый сүзләр ишетәсен: акча бирсәгез, һәммәсе дә яхшы булачак, янәсе Юк. алан ГЫШ түгел ул.-диде Минтимер Шаймиев —Совет заманында китаялар күп басылды, аларны укучы да күп иде Тик телне югалта бардык Элегрәк җәмәгать урыннарында үз телебездә сөйләшергә оялган булсалар, бүген моннан зарланырлык түгел инде Тик безгә тынычланырга иртә але Татар телен үстерү максатларына шактый күләмдә акча бүленә Ләкин хикмәт монда гына түгел, күрәссн Телне ничек саклап калырга, дигән сорауга мин дә төгәл генә жавап бирә алмыйм Бер нәрсәне инанып әйтәм татар телен ин әүвәл һәр татар гаиләсе сакларга тиеш Баланы кечкенәдән өйрәтмибез икән, татар телен саклагыз, дип. Президент көн саен фәрман чыгарып утырса ла. файдасы булмас"
Президент чыгышында шулай ук тәрҗемәчеләр әзерләү, китап бастыру һәм сату, мәктәпләрне оптимдльләштерү мәсьәләләре дә күтәрелде
Президент Минтимер Шаймиев язучы Мөсәгыйт Хәбибу.ллинга татар әдәбиятын үстерүдәге зур
казанышлары өчен "Татарстан Республикасының халык язучысы", язучы Борис Вайнсрга “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" билгеләрен тапшырды
Премьер- министр урынбасары мәдәни ят министры Зилә Валиева язхчы Зиннур Хөсниярга-ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г Исхакый исемендәге бүләген, язучы Әхәт Гаффар- га—Ф Хөсни исемендәге бү ләкне шагыйрь Шамил Маннаповка - Һ Такташ исемендәге бүләкне, галим Әнвәр Хәйригә—Ж Валили исемендәге бүләкне тапшырды Та-тарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова корылтай утырышында
катнашучыларны сәламләде һәм язучылар Фәүзия Бәйрәмова. Салават Юзеев, Вакыйф Нуриев, шагыйрь Рәфикъ Юнысов, драматург Данил Салиховка ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды Корылтайда шулай ук бер төркем каләм әһеленә ТР Мәдәният министрлыгы. Мәгариф һәм фән министрлыгы. Авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек министрлыгының. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
"Казан утларьГнын баш мөхәррире Равил Фәйзуллин журналда ике ел дәвамында "Яна дәвер кешесе" дигән конкурста жингән язучыларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында Рифә Рахман. Рәмзия Габделха- кова, Радик Фәизов. Марат Әмирхан һ. б. бар иде.
Әдәби жанрлар буенча Зиннур Мансуров (шигърият). Зиннур Хөснияр (проза). Рафис Корбан (балалар әдәбияты). Айдар Хәлим (публицистика). Мансур Вәлиев (әдәби тәнкыйть). Әлфәт Закиржанов (драматургия). Лилия Газизова (рус телле әдәбият) махсус докладлар белән чыкты.
Докладлар буенча фикер алышуда язучылар Рабит Батулла. Нәбирә Гый- матдинова. шагыйрьләр Ирек Сабиров (Чиләбе). Ркаил Зәйдулла. Нәҗибә Сафина. Лена Шагыирьҗан. Газинур Морат, драматург Рәдиф Сәгъди катнашты. Алар үз чыгышларында иҗтимагый тормышта әдәбиятның, һәрбер каләм әһеленең, иҗат оешмасының ролен күтәрү, китап бастыру һәм аны тарату, авторларга гонорар түләү, күренекле әсәрләрне дөньяга тагын да киңрәк таныту, язучылык хезмәтен закон тәртибендә яклау һ. б. мөһим мәсьәләләр буенча уй-теләкләрен белдерделәр.
Фикер алышу барышында әйтелгән эшлекле тәкъдимнәр нигезендә корылтай резолюция кабул итте.
Корылтай утырышларын шагыйрьләр Роберт Миннуллин. Равил Фәйзуллин. Разил Вәлиев алып барды.
Олы җыенда шулай ук Язучылар берлегенең Уставы яна редакциядә кабул ителде.
Корылтайда альтернатив нигездә зур күпчелек тавыш белән Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп кабат Илфак Ибраһимов сайланды.
Корылтай делегатлары Язучылар берлеге идарәсенен яңа составын сайлады. Яшерен тавыш бирү юлы белән яна идарәгә түбәндәге язучылар үтте: Туфан Миннуллин. Разил Вәлиев. Равил Фәйзуллин. Роберт Миннуллин. Гәрәй Рәхим. Зиннур Мансуров. Вакыйф Нуриев. Данил Салихов. Вахит Имамов. Лилия Газизова. Равил Рахмани. Искәндәр Гыйләжев. Николай Азешков. Нәбирә Гыйматдинова. Рафис Корбан. Мөдәррис Вәлиев. Рамис Аймәт. Илсөяр Иксанова. Ркаил Зәйдулла. Газинур Морат. Камил Кәримов. Ләбиб Лерон. Рөстәм Зәкуанов. Зиннур Хөснияр
Язучылар корылтаенда шулай ук ревизия комиссиясе сайланды. (Татарстан язучыларынын XVI корылтае турында материаллар журналыбызның алдагы саннарының берсендә биреләчәк.)
ЯЗУЧЫЛАР ПРЕЗИДЕНТ ХОЗУРЫНДА Татарстан язучыларынын XVI корылтае алдыннан Президент М Шаймиев Кремльдәге резиденциясендә бер төркем каләм әһелләре белән очрашты Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе И Ибраһимов. Т Миннуллин. Р Фәйзуллин. М. Хәбибуллин. Р Вәлиев. Р Миннуллин. Р Алешков, Б Вайнер, Г. Морат. И Иксанова. Л Газизова. С. Юзеев. Р Сәлах катнашты. Анда әдәбиятыбызга һәм. гомумән, рухиятебезгә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турында сүз барды.
—Без ин авыр вакытларда Язучылар берлеген саклап кала алдык.—диде Президент —Бу безнең ихтыяр көчебезнең ныклыгын күрсәтеп тора Бүген берлекне ныгыту, анын эшчәнлеген камилләштерү өчен нәрсә эшләргә кирәк—шул турыда уйланырга тиешбез. Ә эшләгән эшләребез бар. Бүген Язучылар берлеге яшь иҗатчылар белән уңышлы эшли, күренекле әдипләрнең юбилейларын үткәреп килә Әмма, мина калса, бу гына аз. әдәби җәүһәрләребез кин катлам укучыларга барып ирешсен өчен безгә аеруча зур тырышлык куярга кирәк. Әдәби әсәрләрне укучыга җиткерү җәһәтеннән газета-жур- наллар, радио-телевидениенен дә өлеше зур. Бүгенге шартларда без дөрес юлдан барабыз. дип ушлыйм Алга таба эшчәнлекне тагын да камилләштерергә кирәк.
Очрашуда Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры 3. Вәлиева. Президентның эчке сәяси мәсьәләләр буенча идарә башлыгы А. Терентьев. "Татмедиа" ачык акционерлар җәмгыятенең директор-лар советы рәисе М. Моратов катнашты.
БЕРЕНЧЕ УТЫРЫШ
Татарстан язучыларынын XVI съездында сайланган яңа идарәнең беренче утырышы булды. Аны Татарстан Язучылар берлегенең яңадан сайлап куелган рәисе Илфак Ибраһимов алып барды Утырышта катнашучылар Татарстан
язучыларынын XVI съездының оешкан төстә, эшлекле узуын билгеләп үттеләр, анда күтәрелгән мөһим мәсьәләләрнең, файдалы тәкъдим- кинәшләрнен даими игътибар үзәгендә булырга тиешлеген искәрттеләр.
Утырышта оештыру мәсьәләләре каралды Яна идарәнен җиде кешедән торган президиумы сайланды (Илфак Ибраһимов. Туфан Миннуллин. Равил Фәйзуллин. Разил Вәлиев. Роберт Миннуллин. Вакыйф Нуриев. Искәндәр Гыйләжев) Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасарлары Вазыйфаларына янадан Вакыйф Нуриев.
Лилия И маена, берлекнен Чаллы бүлеге жаваплы сәркатибе итеп Вахит Имамов. Әлмәт бүлегенә Данил Салихов расланды Татарстан Ятучылар берлегенә Кабул итү коллегиясе рәисе итеп яналан Равил Фәи- зуллин. әләби консультант Луиза Янсуар. ижат остаханәләренен җитәкчеләре итеп Камил Кәримов (проза). Зиннур Мансуров (шигърият). Ркаил Зәйдулла (драматургия). Равил Рахмани (әләби тәнкыйть). Рафис Корбан (балалар әдәбияты). Газинур Морат (публицистика). Лилия Газизова (рус әдәбияты һәм тәрҗемә) тәгаенләнде
Утырышта прозаик Рөстәм Сабиров, шагыйрь Геннадии Капранов (үлгәннән сон) Г Державин исемендәге әләби премиягә тәкъдим ителде.
МИРАСЫБЫЗНЫ БАРЛАП
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш Мәржани исемендәге Тарих институты ТР Министрлар Кабинеты белән берлектә Казанда татар тарихы үсешенә һәм тел фәненә зур өлеш керткән күренекле фикер иясе, дин эшлсклссс, мәгърифәте галим - энциклопедист Шиһабетдин Мәржанинен тууына 190 ел тулуга багышлап «Шиһабетдин Мәржани мирасы һәм хәзерге заман» дигән Халыкара фәнни конференция уздырды Конференциядә катнашучылар тарафыннан бертавыштан кабул ителгән резолюция текстында болай диелә
I. Ш. Мәржанинен ижади мирасын өйрәнү буенча махсус фәнни-тикшеренү төркемен булдыру Төркемнең максаты татар галименең хезмәтләрен бастырып чыгаруга әзерлек эшләре белән шөгыльләнү
2 Ш Мәржани истәлегенә ел саен Евразия киңлегендә ислам дине мәсьәләләренә багышланган укулар оештыру
3. Ш. Мәржани яшәгән йортта музей ясау (Казан шәһәрендә)
4 ТР Министрлар Кабинетының 1998 елның 30 сентябрендәге • 1998 - 2001 елларда Татарстан Республикасында мәдәният үсеше республика программасын раслау турыпда»гы 586 нчы карарын гамәлгә ашыру (19 нчы пункты Ш Мәржанигә һәйкәл проектын әзерләү һәм төзү турында)
5 ТР Мәдәният министрлыгына тарихи ядкарьләрне торгызу планына кертергә тәкъдим итәргә:
а) ТРнын Арча районы Ташкичү авылындагы тарихи мәчетне төзекләндерү.
б) ТРнын Әтнә районы Ябынчы авылында 111 Мәржани беләм бәйле тарихи корылмаларны;
в) ТРнын Әтнә районы Комыргужд урта мәктәбендә Ш Мәржани мәктәп музеен финанслау мөмкинлеге табу
ТӨРЕК КАРДӘШЛӘР БЕЛӘН ОЧРАШУ
Быел Россиядә Төркия елы билгеләп үтелә Ул апрель аенда Мәскәүдә Төркия мәдәнияте фестивале белән башланып китте. Ә 22 майда “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә "TL'RK DUNYAST дәүләт музыка төркеменен концерты белән Татарстанда Төркия көннәре старт алды
“TURK DUNYAS!" төркеме—борынгы чорларда ижат ителгән милли музыканы ноталаштыру, аудио, видео-тәлинкәләргә яздыру, концертларда башкару аша саклау популярлаштыру максатыннан моннан 8 ел элек Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы каршында оешкан коллектив Музыкантлар көйләр башкарып кына калмый, юкка чыгып торган бик борынгы музыка уен коралларын торгызу белән дә шөгыльләнә Коллектив репертуарында төрек музыкасыннан тыш. бөтен төрки халыкларның музыка әсәрләре, шул исәптән татар җырлары да бар
Концертны Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры 3 Валиева да тамаша кылды Ул Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Эргинга мәдәни мирасны саклаудагы зур тырышлыгы өчен махсус диплом тапшырды
Татарстанда Төркия көннәре кысала рында Казанда күп кенә чаралар үткәрү каралган Июнь аенда аларнын байтагы үтте лә инде Көзгә кергәч. 6-16 октябрьдә Казан кино сөючеләре игътибарына төрек кинофильмнары тәкъдим ителәчәк Ә 9 октябрьдә торек пианисты Гөлсин Онай башкаруында классик музыка тышларга мөмкин булачак
МУЗЕЙЛАР ХАЛЫКАРА ОЕШМАЛАРГА “ЧЫГА"
9 июньдә “Казан" милли-мәдәният үзәгендә ТР Мәдәният министрлыгы белән Халыкара музейлар советы арасында килешүгә кул куелды
Республика музейларының йогынтылы халыкара оешмалар белән хезмәттәшлеген күздә тотучы әлеге документка ТР Прс мьер- министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Валиева һәм Халыкара шәһәрләр музейлары комитеты президенты Галина Ведерникова кул куйды
“Халыкара шәһәрләр музейлары
комитс - ты -ЮНЕСКО каршындагы ин абруйлы консультация оешмаларының берсе Утырышның Казанда үткәрелүе республика музейларының абруен тану турында сөйли һәм безгә дөньякү ләм тәҗрибәдән файдалану мөмкинлеге бирә -дип ас сызыклалы Зилә Вәлиена, журналистлар сорауларына җавап биреп
Бүген Татарстан музейлары өчен дөнья күләм тәҗрибәгә таянып эш итү —бик мөһим мәсьәлә Моны республика музейда рында булган башкалабыз кунаклары ла таный "Утырышта катнашучылар күп кенә музейларыбызнын дөньякүләм әһәмият кә ия булуын искәртә Шуна күрә безгә аларнын ннфраструктурасын үстерү буенча зур эш башкарырга туры киләчәк4 -диде 3 Валиева
Аның фикереңчә, хәзер музейларыбыз өчен эшнең асылын үзгәргү һәм иман
ча технологияләрдән файдалану мөһим. “Безнен музейлар күз алдында борынгы әйберләрне саклау урыннарыннан мәдәни- агарту учреждениеләренә әйләнә Ә бу яна эш тәҗрибәсенең пәйда булуын, фәнни тикшеренүләрнең дәвам итгерелүен, интерактив ысуллардан файдаланыла башлавын күрсәтә",—дип искәртте мәдәният министры.
ПУШКИН ҺӘРЧАК ХӘТЕРДӘ
Һәр елның 6 июнендә поэзия сөю-челәр бөек рус шагыйре А. С. Пушкинны искә алалар Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева татарстанлыларны Шигырь бәйрәме белән тәбрикләде. «Пушкин поэзиясе үз ватанына, халкына мәхәббәт белән сугарылган. Ул татар әдәбияты үсешенә дә йогынты ясаган Бөек шагыйребез Г. Тукай халкыбызга Пушкин шигъриятенең хозурлыгын ачып бирде. Тикмәгә генә ул ижат иткән чорны поэзиянең алтын гасыры дип атамыйлар. Безгә А. С Пушкин белән бәйле урыннар кадерле Казанга ул үзенең тарихи романын язар алдыннан килгән. Мәскәү урамында ул К. Фукс белән очрашкан йорт бар»,—диде.
Башкалабызда шагыйрь һәйкәле янында узган Шигырь бәйрәмендә В Нуриев, Л. Газизова, Л Шагыйрьжан. Б. Вайнер, А. Әпсәләмова, А. Каримовалар чыгыш ясады. Владимир Васильев, Ольга Кузмичева башкарган җырлар кичәне тагын да ямьләде. Артист Любовь Лукина А. С. Пушкин шигырьләрен кабат хәтердә яңартты
КИТАП ЯРАТУЧЫЛАР БӘЙРӘМЕ
ТР Премьер-министры урынбаса-ры—мәдәният министры Зилә Вәлиева Бөтенроссия китапханәләр көне унаеннан җөмһүриятебез халкына котлау юллады “Бу бәйрәм—китап яратучы һәркемнеке,—диелгән анда —Шул ук вакытта ул югары үсештәге җәмгыять төзү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда, бәһасез мәдәни һәм фәнни мирасны саклау һәм арттыруда иң мөһим тармакларның берсе булган китапханәләргә игътибарны җәлеп итү мөмкинлеген дә бирә.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнен Дәүләт Советына Юлла-масында республика китапханәләр системасын заманча мәгьлумати технологияләр кулланып янарту максат итеп куелды Әлеге эш моңарчы да алып барылды, әмма бүген китапханәләрне заманчалаштыруны тизләтү аеруча мөһим Китап йортлары базасында әдәби музейлар, хокук һәм мәгариф үзәкләре, виртуаль уку заллары булдырыла. ТР Милли китапханәсендә хәзерге заман язучылары иҗатын популяр-лаштыруга юнәлтелгән “Зур уку” Россия -Америка проекты гамәлгә ашырыла
Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Сез инде белемле һәм укымышлы берничә буын үстергән китапханәчеләрнең фидакяр хезмәтен дәвам итәсез. Бүген сезнең алда яна зур максатлар тора. Аларны тор-мышка ашыру көн саен үзен дә укыганда һәм һөнәри яктан камилләшкәндә генә мөмкин Игелекле хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне кабул итегез. Сәламәт булыгыз, мул тормышта яшәгез, яна иҗади уңышларга ирешегез”,—диелә юлламада.
ТАТАР БИЮЕ ҖИҢДЕ!
1-11 май көннәрендә Мәскәү шәһәренең Крокус үзәгендә Бөтендөнья олимпиадасы узган. Әлеге чарада 21 илдән барлыгы 10 мен кеше катнашкан Олимпиада кысаларында халык биюләре бәйгесе дә үткән Финалга чыгучылар арасында Татарстан кызы да бар Мөслимдә яшәүче Айназ Ялалова Владивосток һәм Белоруссиядән килгән биючеләрдән аз гына калышып өченче урынга лаек булган.
Матбугатны, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары өчен Балык Бистәсе районының “Авыл офыклары" газетасы редакциясе дәүләт учреждениесе баш мөхәррире Фатыйхов Минневазыйх Хажип улына Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.