Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ—ЯРУЛЛИННАР ЙОЛДЫЗЛЫГЫННАН


МИРСӘЕТ ЯРУЛЛИНГА 70 ЯШЬ
Болай дип әйтү һич тә арттыру түгелдер. Чөнки татар музыка дөньясында бу мәгълүм фамилиядән танылган вә исем алган шәхесләр, музыкантлар чыккан һәм. Ходайның рәхмәте белән, анарның һәркайсына да "беренчелек пальмасы" насыйп булган.
Бу фикеребезне мисаллар белән раслап китик Заһидулла Яруллин (1988-1964) татар профессиональ музыкасына нигез салуда катнашкан талантларның берсе. Аның өлкән улы Фәрит Яруллин (1914-1943) беренче татар балеты "Шүрәле 'не ижат иткән композитор буларак билгеле Мирсәет Яруллин исә КЕШЕ" дип аталган беренче татар ораториясе (шагыйрь Ренат Харис сүзләренә) белән үзенең талантын күрсәтеп бирде.
Мирсәет Яруллин 1938 елның 12 июнендә Мамадыш районы Кече Сон авылында туа. Аның беренче укытучысы, остазы-халык музыканты, данлыклы “Тукай маршы"ның авторы, әтисе Заһидулла агай була, билгеле. Композиция остасы А. Леман җитәкчелегендә Казан музыка училищесын (1955-58). консерваторияне (1958- 63) һәм аспирантураны (1964-67) тәмамлый. Укыган елларында ук, скрипка белән окестр өчен концерт язып (1962), ул инде үзенең җитди композитор икәнлеген белгертә Диплом эше сыйфатында Муса Җәлилнең "Сандугач һәм чишмә’ шигыренә Вокаль-симфоник поэма ижат итә. Консерватория студенты буларак, республика җыр конкурсларында берничә тапкыр дәрәҗәле урыннарны яулый.
М Яруллинның күп кенә әсәрләренә татар музыка фольклоры белән заманча композицион техник алымнарны кушу, берләштерү хас. Аның музыкасы халыкчан да. шул ук вакытта үзенә генә хас бизәкләр белән дә аерылып тора.
Композиторның җырлары халыкта бик популяр. Аларның күбесе татар җыр сәнгатендә үзенең урынын тапты һәм инде дистәләрчә еллардан сон да радио, телевидение, аудиокассеталарда үзләренең яңгырашын табалар.
Мирсәет Яруллин композитор буларак абруй казанды һәм 1977-1989 елларда Татарстан композиторлар союзының рәисе буларак җәмәгать эшләрен үз җилкәсендә тартып барды. Ул- бүгенге көндә дә композиторлар союзының идарә әгъзасы. Идел буе һәм Урал композиторларының берләштерелгән төбәк рәисе.
1967 елдан бирле композитор Казан дәүләт консерваториясендә полифония һәм аранжировка дәресләре алып бара. Педагог булу өстенә. инде менә ун ел буе татар музыка сәнгате факультетының декан вазифаларын да үти.
Ул-Татарстанның (1970). Каракалпак АССРның (1980). Россия Федерациясенең (1985) атказанган сәнгать эшлеклесе. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.