«Татар энциклопедиясе» битләреннән
£
ЕВГЕНЬЕВ Павел Кузьмич (20.6.1909. хәзерге Чуашстан Респ Цивильск ш — 9.2.1972, Казан), язучы. Казанда Чуаш пед техникумын тәмамлый (1927). 1930 елга кадәр балалар укыта, 1941 гә кадәр «Колхозник Татарии», «Красная Та-тария» г-таларында эшли. Бөек Ватан сугышында «Вперед, к победе!» дивизия г-тасында эшли, сугышларда катнаша. Казан губернасы Спас өязе Рус Бизнесе (хәзерге ТРнын Спас р-ны Антоновка а.) авылында 1861елгы крәстиян чыгышларын тасвирлаган «Бездна» (1951) тарихи повеете, балалар өчен «Урман табышмаклары» («Лесные загадки», 1958) хикәяләр җыентыгы; Сталинград сугышы турындагы «Ерзока» (1966) истәлекләр китабы, «Раифадагы обелиск» («Обелиск в Раифе», 1969) документаль повесте, очерклар авторы. 2 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр б-н бүләкләнә
Әдәб.: Гиниятуллина А Писатели Советского Татарстана Биобиблиогр справ К., 1970, Даутов PH, Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.
ЕВТУШЕНКО Евгений Александрович (18.7.1933, Иркутск өлкәсе. Зима ст.), язучы, публицист, тәрҗемәче «Киләчәк разведчиклары» («Разведчики грядущего», 1952), «Энтузиастлар шоссесы» («Шоссе Энтузиастов», 1956), «Наз» («Нежность», 1962), «Ак карлар ява» («Идут белые сне- ги», 1969), «Икс пар чаңгы» («Две пары лыж», 1982), «Гражданнар, тыңлагыз мине • («Граждане, послушайте меня ». 1989), «Минем үземнеке генә» («Мое са- мое-самое», 1995), «Жиләкле урыннар» («Ягодные места», 1982), «Үлемнән алда үлмә» («Не умирай прежде смерти». 1993) һ б романнар һ.б китаплар авторы, «Балалар бакчасы» («Детский сад», 1982), «Сталинны күмгәндә» («Похороны Сталина». 1993) кинофильмнарның режиссеры һәм сценарийлары авторы Е.—«алтмышынчылар» буыны вәкиле В В Маяковский юлыннан китеп, рито-рикага, югары пафоска ия. публицистик, үзенә генә хас булган стиль тудырды Шагыйрьнең күп кенә әсәрләрендә көн үзәгенә куелган заман мәсьәләләоенә битараф түгеллеге чагылыш таба 1969-70 елларда Е Казанда була, «Казан университеты» поэмасын язу максаты б-н архив материалларын өйрәнә Поэмада киң тарихи фонда Россиядә мәгариф системасының тууын, үсүен күрсәтү б-н беррәттән күп кенә әхлак мәсьәләләренә
Даишны Журналыбызның 2005 ел. 4 даныннан дә тукталып үтә: разночинецлар феномены, укуга мөнәсәбәт, милләтара каршылыклар һәм, киресенчә, рус һәм татар мәдәнияты диалогы «Казан. Казан, татар башкаласы. / күз алдына китерә алмадың / кайнап торган казанында синен / Россиянен куәт алганын» Казан шагыйре Н М Ибраһимовка багышланган: «Ни кызганыч: аз билгеле факт. / һәйкәлләргә лаек асылда: / «Во пате березонька » җырын да / татар чыгарганы ачылды. / Монын өчен сина. жан дустым. / Ибраһи- мов Нигъмәт, дан булсын!».—дигән юллар кин янгыраш ала. 1970 тә поэма Казан ун-тында укыла. Е. әсәрләре Казан матбугат битләрендә еш басылды 1993тән бирле шагыйрь АКШта яши СССРнын Дәүләт премиясе лауреаты (1984). 3 нче дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены б-н бүләкләнә
Әсәр Собр. соч В 3 т. М . 1983
Әд. Михайлов А. Поэты и портреты портреты, проблемы, тенденции военного поколения // Новый мир 1974 № 4. Сидоров Е. Евгений Евтушенко Личность и творчество М.. 1987. Агеносов В . Анкудинов К. Современные русские поэты Справ-антатогия М . 1998
А.Э Скворцов.
ЕМЕЛЬЯНОВ Яков Емельянович (16.8 (?). 1848, Казан губ. Лаеш өязе Алан-Полян а —3.2.1893. ш.у өяз Үри а.), шагыйрь Чыгышы б-н керәшен татарлардан, дәүләт крәстияннәреннән 1864 елдан Казанда яна ачылган Үзәк керәшен татарлар мәктәбендә укый 1867 дән Е Үри авылында изге Гурий борадәрлегс мәктәбендә, 1873 тән Казанда Үзәк керәшен татарлар мәктәбендә, 1874 тән Әрнәш авылында Дини борадәрлск мәктәбендә укыта (сонгысында дьякон да булып тора) 1880 нән—Юкәче авылында, 1882 дән—Югары Чура. 1888—Танькино . 1891 дән—Үри авылларында рухани вазифаларын (священник) башкара
Беренче шигырьләрен мәктәптә укыган елларда яза башлый Бер үк «Стихи на крещено-татарском языке Дьякон Я Емельянов стихлары» (1879. 2 нче басма. 1888) дигән исемдә кириллицада басылган ике шигъри
җыентык авторы Һәр җыентыкта 12 шәр шигырь, шуның 7 се кабатлана Арада ин уны шл ыс ы булган «Ярлы тормыш» шигырендә крәс- тняннәрнен авыр тормышы тасвирлана Шигырьләренең күбесендә крәстиян тормышы чагылыш таба. Социаль тигезсезлек. шөһрәт ярату, карунлык, икейөзлелек һ 6 кимчелекләр шагыйрьне рәнҗетә
асьиыл кизә
(«Олысыманлык», «Әләк», «Саран бай» һ.б ) Е. күңел сыкравы б-н наданлык турында яза, кряшеннәр арасында кин таралган им-том итүдән көлә («Күремчене хөрмәтләү»). Ләкин бернигә карамастан Е.нын лирик герое тормышка оптимистик карашта, авырлыкларга түзем, якты киләчәккә өмет б-н яши. Шагыйрь укучыны яхшылыкка, ярдәмчел булырга өнди. Аерым шигырьләрендә православие динен мактый («Ходай сине илдән алган», «Саташканны уяту»). Моның сәбә-бе—рухи остазы Н.И.Ильминскийнын көчле йогынтысы. Кайбер шигырьләре—рус шагыйрьләре, ш и. И.С.Никитин шигырьләренең тәрҗемәсе. Е.нын шигъри теле сөйләм теленә якын, шигырь төзелеше фольклор традицияләренә нигезләнә. Мәс., шагыйрь еш кына «ялгау» алымын файдалана (шигъри юлның яки строфаның соңгы сүзен киләсе шигъри юлның яки строфаның башында кабатлана). Шигырьләрдә сюжет өстенлек итә. Әсәрләренең аһәңлеге һәм кәйлелеге өчен Е.ны халык арасында «жырчы Жәкәү» дип йөрткәннәр.
Әсәр.: Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979; Татар поэзиясе антологиясе. К . 1992. 1 кит
Әд : Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. К., 1979; Сафин С. Гражданским духом осиянный И Аргамак 1998. № 5/6; Глухов М. «Егылмас иде сыналган жан » // Казан утлары. 1973 №3; Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. 2 том. Фәйзуллин Р Шагыйрь, поп һәм якташ // Казан утлары. 1998. № 10.
Авторлар: X . Й . М и ңне гул о в, Е.В.Липаков.
ЕНИКИ (Еникисв) Әмирхан Нигъмәтҗан улы (17.2.1909, Уфа губ Бәләбәй өязе Яңа Каргалы а.—16.2.2000, Казан), язучы, ТАССРның халык язучысы (1989). Морзалар нәселеннән. 1911 елда гаиләләре б-н Дәүләкән авылына күчеп киләләр. Е. авыл мәдрәсәсендә укый. 1925 тән Е. Казанда яши. 1926 да Казан, ун-ты рабфагына укырга керә. 1927 дә Донбасска китә, татар шахтерларын ликбез курсларында укыта 1941 гә кадәр Казанда һәм Бакуда төрле оешмаларда һәм пр-тиеләрдә эшли, Маргелан шәһәрендә (Үзбәкстан ССР) балалар укыта, 1931-33 тә Казанда Хезмәтне фәнни оештыру ин-тында читтән торып укый. Боек Ва-тан сугышында катнаша. Сугыштан сон «Совет әдәбияты» ж-лында, ТАССР МС каршындагы радиофикация комитетында эшли. Казан авиация техникумында укыта.
Е.нең беренче «Озын көй тыңлаганда» исемле хикәясе 1926 да «Безнең юл» ж-лында басыла. Соңрак башка хикәяләре, «Дус кеше» (1929) повесте языла. Әдәби тәнкыйть яшь язучы иҗатының уңай (геройларның эчке дөньясына игътибар) һәм тискәре (китапчылык йогынтысы, артык хиссилек) якларына да игътибар итә. Зур әдәбиятка Е. үзенең сугыш елларында язылган хикәяләре б-н килеп керә. Анын «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Мәк чәчәге» (1944), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады?» (1956), «Әйтелмәгән васыять» (1965) һ.б. хикәяләренә тирән психологизм. лирик һәм фәлсәфи әһәмиятлелек хас. Авторның фәлсәфәсе тормышка, хал-кының киләчәгенә оптимистик карашка нигезләнә. Е. әсәрләрендә аталар һәм балалар мөнәсәбәте анык һәм принципиаль идея-эстетик концепциягә нигезләнә. Язучынын традицион милли сыйфатларга ия булган өлкән яшьтәге кешеләр образ-лары аеруча уңышлы тудырыла. Милли характерлы олы буын кешеләр образы—Е. казанышларының берсе булып тора Алар арасында Галимжан абзый б-н Мәрьям абыстай («Бер генә сәгатькә»), Хәмидә («Тауларга карап»), Акъәби, Миңлебай карт («Әйтелмәгән васыять»). Бу герой-ларга чын мәгънәсендә кешенен ин яхшы сыйфатлары тупланган. Шуна күрә Е. буыннар арасындагы өзелмәс чылбыр идеясен алар б-н бәйли.
Мәхәббәткә багышланган әсәрләрендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр җентекләп, уйчан караш б-н тикшерелә. Язучы мәхәббәткә карата җавапсызлык көтелмәгән авыр кичерешләргә китереп чыгарырга мөмкин дип кисәтә. «Ялгызлык» (1957). «Төнге тамчылар» (1964) хикәяләрендә, «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957). «Рәшә» (1962). «Вөҗдан» (1968) повестьларында катлаулы кеше язмышлары аеруча тормышчан сыйфат б-н тасвирлана.
Язучыны, беренче чиратта, кешенен эчке дөньясын, анын хисси, әхлакый сфераларын өйрәнү кызыксындыра. Е. әсәрләрендә ачык чагылган «эш-хезмәт сферасында конфликтлар», ясалма актуальлек артыннан куу, әзер чишелешләр, тормышны катгый әдәби схемага буйсындыру юк. Язучы үз идеясен туры- дан-туры белдерми, үзенең мөнәсәбәтен персонажларына такмый. Теге яки бу күренешләрне объектив рәвештә тасвирлап. ул нәтиҗәне укучының үзенә ясарга калдыра. «Рәхмәт, иптәшләр» (1952), «Саз чәчәге», «Рәшә», «Вөҗдан»
повестьларында әхлакый мәсьәләләрне яктырту укучыга көчле эмоциональ тәэсир итүгә буйсынган; психологик ситуацияләр зәргәрчелек остачыгы б-н анализланган; барлык дәлилләр төгәл һәм җентекләп эшләнгән. Е. әсәрләре тирән психоло-гизм б-н сугарылган Аның повестьларында мещанлыкны, байлык җыюны, икейөзлелекне һәм эгоизмны фаш итү заманында төрлечә бәяләүләр, заманында каты бәхәсләр һәм дискуссияләр тудырды. Ләкин тормыш һәрвакыт автор карашларының дөреслеген раслап килде.
Е. геройларының кичерешләре музыка, жыр б-н кушылып бара Бу авторнын эзлекле рәвештә тралииион романтик нигезләмәсенә (концепциясенә) тугры булып калуы турында сөйли. Сәнгати стиль үзенчәлекләрен чагылдырган ирония. сатира һәм юмор язучы иҗатында зур урын алып тора. Тасвирлы, мәгънәле теле, кайвакыт сарказмга гин юморы, хикәяләренә кабатланмас тәэсир көче өсти (•Чәнечкеле хикәяләр». 1962; «Салават күпере». 1966. «Шило в мешке». 1967 җыентыклары) Композитор С Сәйдәшев тормышындагы бер мәхәббәт тарихына •Гөләндәм туташ хатирәсе» (1978) романы багышланган
Гомеренен сонгы елларында язылган «Хәтердәге төеннәр» (1983). «Сонгы китап» (1986), «Кояш баер алдыннан» (1996) әсәрләрендә автор үзенә генә хас булган җентеклелек б-н гомеренә һәм иҗатына нәтижә ясый, үтеп барган гасырнын сәяси, иҗти-магый ләм әдәби вакыйгаларын анализлый, аларга үзенен объектив бәясен бирә, татар халкынын. бөтен илнең тарихы һәм киләчәге турында уйлана Аларны киләчәк буын укучыларына мөрәҗәгать, азар б-н сөйләшү дип тә. бер үк вакытта өлкән буыннын хаталарын кабатламас өчен ясаган кисәтү дип тә кабул итәргә мөмкин
Е. актив рәвештә тәрҗемә өлкәсендә дә эшләп килде. Татар теленә Н В Гоголь. А Н Островский. М С.Бубеннов. ОГончар, К Г Паустовский. Э Г Казакевич, Ч Айтматов әсәрләрен тәрҗемә итте Ул—ТАССРнын Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1984), 2 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы. Хезмәт Кызыл Байрагы. «Почет билгесе» орден нары һәм медальләре б-н бүләкләнә
Әсәр.: Әсәрләр 5 томда К . 2000-2004. Юлчы К., 1979; Глядя на горы М . 1974; Страницы прошлого К . 1998.
Әд.. Мустафин Р Целебное озеро // Образ времени К , 1981, Халит Г С любовью к человеку // Портреты и про-блемы. К . 1985. (. верш ин Р . Хатипов Ф Рәшәле дөнья // Мирас 1999 № 3—4
Р.Х.Сверигин
ЕРИКӘЙ (Ерикесв) Әхмәт Фазыл улы (16 12 1902. Уфа губсрнясы Златоуст өязе Илкенле ав. - 15 9 1967. Мәскәү). шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. 1920 елдан Уфа губернясы оешмаларында эшли 1927 дә Мәскәүгә килә Журналистика ин-тын- да укый. Оер үк вакытта "Эшче". "Иген челөр" газетасы. “Ударниклар" ж-лы редакцияләрендә эшли; СССР халыклары иҗат секторын һәм 1932 елдан Гослитиздат каршында милли сектор оешты ра Мәскәү консерваториясе каршында эшләп килгән татар опера студиясе эшендә катнаша җыр. опералар өчен либретто текстлары яза. рус һәм башка чит ил опера әсәрләрен гагар теленә тәрҗемә итә 1942 дән "За честь Родины" дигән фронт газетасында редактор урынбасары 1945-50 дә ТАССР Язучылар берлеге рәисе "Ташлы дулкыннар" исемле беренче китабы 1930 елда Мәскәүдә басыла Е - татар жыр поэзиясен башлап жибәрү- челәрнен берсе, зур популярлык казанган 300 дән артык лирик җырлар, романслар текстлары (С.Сәйдәшев. Р Яхин. Ж.Фәйзи, А.Ключарев. М Мозаффаров. 3 Хабибуллин. Н.Жиһанов көйләренә) авторы Үзенен әсәрләрендә Е мәхәббәткә. ирекле хезмәт романтикасына, туган як матурлыгына дан җырлый Табигый яңгырашлы, эчкерсехтек, ягымлы аһәңле шигырьләр анын поэзиясен характерлаучы билгеләр Бөек Ватан сугышы елларында Е вакытлы матбугатта фашист илбасарларына каршы көрәшкә өндәүче, дошманны жинәргә рухландырган шигырьләр яза Сугыш темасына багышланган “Сугыш җырлары" (1941) шигырьләр җыентыгы, сугыш геройлары турында "Салават Кәримов" (1943) һәм "Геннадий Гобәйдуллин” (1943) очерклары бар Лирика" (1934), "Язгы җырлар" (1941). "Мәхәббәт җырлары" (1949). рус теленә тәрҗемәдә “О дружбе, о любви" (М . 1955), “Судьбы и люди" (М . 1974). "Энже чәчәк" (1959 русча тэрж "Жемчужина". 1961). "Ике йөз жыр" (1982). •Җырланмаган әле безнең жыр» (2002) исемле шигъри җыентыклары укучыларга яхшы таныш "Кечкенәләр өчен әкиятләр" (1938), "Нәниләргә шигырьләр" (1938). "Весенний гром" (1948. татарчага тәрж "Язгы күкрәү". 1950) китаплары ба-лаларга адресланган А Твапдовскийнын "Василий Теркин" (1946) поэмасын татарчага тәрҗемә итә Рус композиторлары. шагыйрьләре тәрҗемәчеләре белән тирән элемтәдә була Композиторлар А Шапорин. Н Мясковский, С.Кац белән берлектә Е сүзләренә романслар ижат ителә Е.нең шигырь һәм поэмалары П. Васильев. П Антокольский. С Васильев. Д Бедный. М Исаковский. Б Ахмадуллина, В Рождественский. В Тушнова. А Жаров, В Державин. С.Липкин. Е Евтушенко. В Ганиев тәрҗемәләрендә рус укучыларына да билгеле 1946-54 елларда СССР ЮС делу - таты Хезмәт Кызыл Байрагы,
ике тапкыр "Почет билгесе" орденнары, медальләр белән бүләкләнгән
Әсәр Әсәрләр Шигырьләр, җырлар К . 1950. Сайланма әсәрләр Поэмалар, шигырьләр, җырлар К . 1971. Избранное Стихи М . 1982
Әд. Хусаин М Песенный взлет // Советская Татария 1982 19 дек . Хәйри X Әхмәт Ерикәй шигырьләре //Язучы һәм тормыш К . 1979. Сафин Ф Җырчы шагыйрь / Казан утлары 1982 №12. Миннуллин К Ах. җырларым ' Вата-ным Татарстан 1993 5 гыйн
В.Х Ганнев.
Дәвамы киләсе саннарда