Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ ГАЛӘМЕНДӘГЕ ДӘРВИШ


Райнер Мария Рильке—немей телендә язучы Австрия шагыйре 1875 елда Прагада туган һәм 1926 елда Швейцариядә вафат булган Рус теленә тәрҗемәләре 1955 елда гына басылып чыга Соңгы берничә дистә ел дәвамында аның әсәрләрен русчага тәржемә итү шактый активлашып китте Әйтергә кирәк, аны тәржемә итү аерым бер җитлегүне таләп итә, дип саный Рилькены русча яңгыратучы танылган рус шагыйре Вячеслав Куприянов үзенен 1998 елда Мәскәүдә басылып чыккан китабында. Анда Рилькенын төрле елларда ижат иткән шигырьләре кертелгән Шунысы үзенчәлекле, шигырьләр немец һәм рус телләрендә янәшә бирелеп бара, һәм татарчага тәрҗемә кылганда, үзара чагыштыру өчен, зур унайлык тудыра Дөрес, минем бу тәрҗемәләрем—Рилькенын ижат диңгезеннән чумырып алган "бер уймак" кына Шулай да татар укучысына әлеге шагыйрь турында бераз гына күзалларга һәм кызыксыну уятырга ярдәм итәр дип уйлыйм
Рилькенын язмышы бик гыйбрәтле Аның турында мин Ганс Эгон Хольтхузен китабыннан укып белдем (Русчага Николай Болдырев тәржемә иткән 1998 ел.) Нәрсәсе белән җәлеп итте сон мине Райнер Мария Рильке9 Беренчедән, үзенен әсәрләре һәм шигъри образлары белән Икенчедән, аның дөньяга карашлары һәм иҗат принциплары гаҗәеп үзенчәлекле Аннары, ул үзе гәрчә христиан булса да. Ислам диненә күңеле белән бик якын торган һәм аны бик хөрмәт иткән Изге Коръән белән ул Испаниягә һәм гарәп илләренә сәяхәтләре вакытында якыннан таныша. Аның Ислам динен бик нечкә тоюы һәм христиан линенең инде искерүе турында әйткән фикерләре бик кызыклы. Бу хакта ул үзенен химаячесе һәм ин якын дусларыннан берсе—княгиня Таксиска язган хатында ачыктан-ачык әйтә: "Мин тәмам мөселманга әйләнеп бетәм бугай инде Алла белән һәр иртәдә рәхәтләнеп сөйләшергә, ана арадашчысыз-фәләнсез. турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ".—дип үзенен тәэсирләрен уртаклаша ул Анын Исламга хөрмәте юрган саен арта бара. Чөнки ул дингә ниндидер күрсәтмәләрне үтәү дип түгел, бәлки җаның-тәнсн белән кабул иткән эчке бер тормыш-яшәеш чарасы итеп карый Шулар өстенә Рилькенын гомере буе диярлек "ватан эзләве" дә бик гыйбрәгле Дөрес, ул бу хакта ачыктан-ачык кычкырып йөрми, әмма анын иҗатында шушы тема пәрәвездәй нечкә һәм өзелмәс бер жеп булып сузыла
Ул шау-шулы вакыйгаларда катнашырга бик атлыгып тормый Шу тай да дөньядагы сәяси вакыйгаларны игътибар белән күзәтеп бара, аларга үз бәясен бирә Мәсәлән, ул Беренче бөтендөнья сугышын, кешелек җәмгыятенен әхлакый дәрәҗәсе коточкыч түбән булудан килеп чыккан дәһшәт дип саный Бу сугышта ул турыдан-туры катнашмаса да, берара хәрби архивта хезмәт иткәннән соң. нерв авыруы көчәеп, әлеге вазифадан азат ителә
Рильке бик йөремсәк кеше була Сугышка кадәрге 4 ел дәвамында 50 дән артык яшәү урынын алыштыра, ягъни бер илдән бер илгә күчеп йөри Нигездә—Европа буйлап Кешеләр белән аралашса да, гел ялгызлыкка, үзаерымлыкка омтыла Бу анын шагыйрьлеге белән бәйләнгән булса да. үзен гаепле итеп тә сизә башлый Чөнки хатыны белән кызы була торып, гомере бут алардан аерым яши Ялгызлыкны ул кемнәрдер ташлап киткән яки кемнәндер аерылып калган кеше ялгыныгы итеп түгел, бәлки Күкләрдән, үзе әйтмешли, "ачык киңлектән" ышанып тапшырылган бер Миссия буларак кабул итә Шагыйрь өчен тынлыкны, уйларга комачау итмәгән урын табуны ин мөһим шарт дип саный, шул рәвешчә генә Аллага якыная баруын тоя Француз шагыйре Поль Валери
аны нәкъ менә “Аллаһка якынайган инсан” дип
атый да. Ялгызлык анын өчен—дөнья көтүнен исәпсез-хисапсыз мәшәкатьләре белән тыгызланмаган иҗат киңлеге, вакыт иркенлеге, үзенә-үзе баш булу мөмкинлеге... “Мин ялгызлык иленнән",—дип яза ул бер шигырендә. Бу эгоистлык түгел, бу шагыйрьнең асылы турында яшермичә әйтеп бирү. Бу хакта ул үзенен "Васыять" эссесында да язып калдыра. Шагыйрь хезмәте өчен вөҗданын газапламый торган тыныч ижат ялгызлыгының ничек мөһим булуын аңлатып, эссесын ул менә нинди сүзләр белән тәмамлый: “ әйе, бүген мин, тезләнеп, үземне яратучылардан бераз гына мәрхәмәт сорыйм. Алар миннән үзләрен бәхетле итүче кеше эзләмәсеннәр, бары тик минем теләктәшләрем генә булып калсыннар иде. " Хәлбуки, ялгызлыкка омтылса да, байтак кына зур шәхесләр белән аралаша, алар аша үз дөньясын да баета. Яшь чагында ул биш ел буена Парижда атаклы скульптор Роден йортында яшәп, анын шәхси секретаре булып тора һәм зур гыйбрәтләр ала. Әйтик, бөтен бер сынны хасил итү өчен аерым-аерым кисәкләрне берләштерү зарурлыгына зур мәгънә салынганын төшенә, иҗатында һәм яшәештә Бербөтенне җыю идеясен үзләштерә...
..Ана кадәр, әле 24-25 яшьләрендә ул Россиягә дә сәяхәт ясый. Әйтергә кирәк. Рильке Россияне бик яраткан һәм әле Лев Толстой исән чагында ук Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә ике тапкыр булып киткән Толстой янына Ясная Полянага да барып чыккан. 1900 елның җәендә Киевта. Петербургта була, хәтта Идел буйлап пароходта Сембер, Казан. Новгород аша да уза... Россиягә килер алдыннан ул бик тырышып рус телен һәм әдәбиятын өйрәнә, күп укый. Россия тормышы һәм анын кешеләре аңа бик нык тәэсир итә. Шунын нәтиҗәсе буларак, ул рус язучыларын тәрҗемә итү белән дә мавыгып китә. Чехов. Лермонтов әсәрләрен, хәтта “Слово о полку Игореве"ны немец теленә тәрҗемәли, һәм бу әсәрләр анын үз иҗатына да уңай йогынты ясый. Достоевскийны укып, үзе әйтмешли, рухи катарсис кичерә... Рильке Праганы да. Мюнхенны да. Берлинны да үз ватаны итеп хис итми Россияне исә үзенең эчке бер рухи ватаны итеп тоя. аның киңлеге һәм табигыйлыгына соклана, “мин бу илдә яши алыр идем",—ди... "Россиягә барганчы күреп яшәгәннәрем ул җир. елга, күк йөзенең образы гына булган икән. Ә монда мин аларнын үзен күрдем",—дип яза. Шунысы кызык. Рим шәһәренең ул күгенә кадәр яратмый . анда үзен тыны кысылган кебек хис итә. .
Гомеренең сонгы елында Рильке М Цветаева белән хат языша. Аларны Борис Пастернак таныштыра. (Заманында Рильке Пастернакның әтисе белән якыннан таныш булган). Кызганыч, аларнын хатлары турында бер сүз башында гына әйтеп бетерүе мөмкин түгел. Әмма алар бик гыйбрәтле, һәм ике шагыйрьнен дөньяда яшәү рәвеше никадәр аермалы булуын күрсәтеп тора. Рус шагыйрәсе аннан ниндидер коткаручы эзләгән кебек, ә Рилькенын үз хәле хәл: ул савыкмаслык чиргә дучар. Шулай булса да ул М Цветаеваның үтә көчле шагыйрә булуын анлый һәм ана багышлап элегия яза. Алар очраша алмыйлар. Рильке вафат була.
Мин Рильке иҗатына бәя бирүче түгел, фәкать аңлаган һәм иңләгән кадәре генә булса да ана сокланучы, гыйбрәт алучы гына Ул. татар әйтмешли, шигырьнең дә. яшәешнең дә тәмам “аръягына" барып чыккан шагыйрь. Гомумән алганда. Рильке иҗатында экзистенциаль карашлар, ягъни тереклек-яшәешнен “аргы ягына" күз салу, “теге дөнья" белән “тере дөнья" серләрен берләштерү хас. Ул шушы юналештә шигъри ачышлар ясый, кешенең эчке дөньясы белән тышкы дөнья арасында мәңге өзелмәс бәйләнеш булуын хәбәр итә...
Рилькенын Элегияләре һәм Сонетлары шулай ук үзара эчке бөтенлекне хасил итә “Орфейга сонетлар"ында ул Орфейны җыры белән космосны коткаручы шагыйрь итеп күзаллый. Ул тереләр һәм үлеләр дөньясын берләштерүче итеп сурәтләнә. Әлеге әсәрләрне бер утыруда гына укып, колачлап бетерү мөмкин түгел, аларны шагыйрьләр үзләре өчен бер дәреслек итеп тотарга тиештер дип уйлыйм Кайтып- кайтып укыр, уйланыр һәм илһамланыр өчен
Райнер Мария Рилькенын кайбер фикерләрен киңәш сыйфатында яшь
шагыйрьләргә дә җиткерәсем килә. Тема сайлау турында ул болай ди: реаль чынбарлыкка җавап бирсен, заманча һәм зарур булсын.. ("Васыять". 1921 ел.)
Аннары ул “Ижади эшеңнең колы булу кирәк" дигән фикерне алга сөрә.
Шагыйрьгә ул “әзер” сүзләрне язып утыручы итеп түгел, ә үз эшенә буйсынган, димәк ки, хужа да булган, үз эшен үзе башкаручы Хезмәт иясе итеп карый Шулай ук ул шагыйрьне үзенен обрагтары һәм геройларының "тарихын"—үсешен күрсәтә белергә өнди Рильке дөньяда барган һәр фәнни ачышка, вакыйга-яналыкка бик сизгер була. Беренче бөтендөнья сугышыннан сон ул “Яна дөнья сәгате сукты”, дип яза “Эон белән эон гәпләшә" дигән юллары Лермонтовның “Йолдыз белән йолдыз сөйләшә”сен хәтерләтсә дә. бу инде конкретрак, фәннирәк һәм заманчарак, әмма шигъри нечкәлеген һич җуймый Гомумән, ул Алла биргән саләтне төрле чыганаклар аша бертуктаусыз туендырып, үстереп тору кирәклеген искәртә.
Бу җәһәттән, ул үзен “автодидакт” дип саный Чөнки күбесенчә үзлегеннән укып өйрәнә, үзен-үзе тәрбияли Шулай ук ул мәхәббәт һәм секс өлкәсендә дә үзенчәлекле карашлары белән аерылып тора Мәсәлән. яратса да. яратудан качу Чөнки ул Поэзияне, иҗат эшен үзенә бер тулы мәхәббәт дип исәпли
Рильке һич кенә дә “коры хыялый” шагыйрь түгел, киресенчә, гаять нечкә реалист. Ул шигърияткә “аналитик эш” дип караган, ин нечкә хисләрне дә аналитик акыл аша күзәткән Ул берьюлы реалист та. романтик та...
...Әлеге кереш сүз ахырында мин янәдән Рилькенын күнеле белән изге Коръәнгә якын торуы хакында әйткән сүзләрен искә төшердем Баштарак телгә алынган княгиня Таксиска хатында ул: “Мин Коръәнне укыйм һәм анда үзем өчен бик тә таныш тавышны ишетәм " дип яза Яшерен-батырын түгел, мин дә Рильке белән якыннанрак танышкач, гаҗәпләнү катыш сөенү кичердем
Чөнки аны укыганда, үзем өчен бик тә “таныш тавышны ишеткән" кебек булдым Әйтерсен лә, мин аны яшьтән укып өйрәнгәнмен дә. ана ияргәнмен Минемчә, шигърият галәмендәге аһәңдәшлек һич тә очраклы хәл түгел. Бу—безнен бер Жир шарында яшәвебез, бер Кояш вә Ай астында уйланып моңлануыбыз һәм башка бик күп уртак сыйфатларыбыз белән дә бәйләнгәндер һәм бу. бәлки безнен бер Аллаһ сулышын тоеп яшәвебезнен шигырь телендә чагылыш тапкан ышандыргыч бер гүзәл дәлиледер...
Кереш сүземне Рилькега багышлап язган сонет белән тәмамлыйм
Рилькега Сонет
Гомерең буе "ватан ззлән, үзватаннан мәхрүм килеш. әзерләнгәч Үлемең».
Күкләр гембәзе астында иң гүзәл җир
сайлап алган сине соеп Күңелеңә
Сыендырып һәр шобһәне. һәр Әйберне.
җан сәфәрен дәвам итеп кабергәчә.
Шул җаныңны озаткансың шигъри җилдә җилләр исә исеп тора хәзергәчә
Син Дәньяның зчен-тышын бер күргәнсең, бер Ботенгә җыя барып Вак серләрен һәрбер диңгез, һәрбер инеш сине коткән чайкасын дип безнең суда пакь керләрен
Коръән кичеп кергәнсең син Үлемеңә.
хыянәтсез- беркемгә ьам Лрңдои»
гыйнвар. 2008