һӘР НӘРСӘНЕҢ ИЯСЕ БАР...
Шагыйрь Разил ВӘЛИЕВнен рәссам Әхсән ФӘТХЕТДИНОВ белән әңгәмәсе.
Р- ВӘЛИЕВ: Татарстан халкы, татар халкы синен олуг рәссам икәненне күптән таныды. Дәүләт тә, хөкүмәт җитәкчеләре дә талантына югары бәя биреп, республиканың ин олы бүләген—Г Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшырды Хөкүмәт тануы, халык тануы зур нәрсә. Әмма син бит ана кадәр дә шундый ук рәссам булгансың. Бу—бүген генә иҗат белән шөгыльләнеп, бүген генә азган бәя түгел. ул синең гомерлек иҗат юлына бирелгән бәя Син инде 40 елдан артык шундый актив иҗат тормышы белән яшисен. Әмма без сине моннан егерме ел чамасы элек кенә, ә кайберәүләр исә әле күптән түгел генә таный башлады Ә син үзеннен рәссам икәненне үзең кайчан тоя. ганый башладың’
Ә. ФӘТХЕТДИНОВ: Мин аны балачакта ук сизә идем Ләкин рәссам дип саналгач та, үземне әле рәссам дип әйтергә кыенсына идем Мин Мәскәүдә укып кайтучыларга, югары сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларга табына идем, хлар инде чын рәссамнар дип уйлый идем Соңыннан күрәм—үзем дә шул ук ижат белән шөгыльләнәм. аларнын ничек шөгыльләнгәннәре—күз алдымда. Димәк, мин дә алар кебек эшли алам Вакыт-вакыт үземнең уемның кайберәүләрнекенә караганда алгарак та киткәнен сизә башладым «Мин дә рәссам була алам бит» дип. моннан чирек гасыр элек, мина кырык яшьләр тирәсендә әйткәнмендер Хәзер уйласам, мин балачактан ук рәссам булганмын икән Рәссам булып китмәсәм дә йә шагыйрь, йә язучы булыр идем.
Р. В. Әхсән агай, без синен белән бик еш очрашабыз. Син бик кызык әңгәмәдәш Син һәрвакытта онытылып китеп, күңелеңне ачып сөйләшәсен Шушы сөйләшуләр вакытында без гел сәнгать турында гына сөйләшеп утырмыйбыз бит Син бик еш кына әти-әниеңне искә төшерәсен. Мин кайвакытта "Сиңа кемнән нинди сыйфат күчкән ’"- дип сорап куям. Син инде •Тырышлыгым. үҗәтлегем Мәгъмүрә исемле әниемнән күчкәндер», —дисен. Әниегез бик иртә вафат булган—биш бала калдырып
кырык яшьтә фани дөньядан киткән. «Ә инде рәсем ясау сәләте әтием Саримнан күчкән»,—дисен. Әтиең бакчачы да. умартачы да, балта остасы да булган, эшләмәгән эше калмаган Чыннан да. һөнәрманлык әти-әнидән күчә торгандыр, кан белән күп нәрсә биреләдер, генетика дигән нәрсә бар бит Болары бер нәрсә Әмма ләкин олуг рәссам булып җитүендә синен үзеннен дә бик зур өлешен бар Кеше Аллаһы Тәгалә биргән сәләткә генә куанып утыра икән, анын бик күп эшләре барып чыкмый Язмышына, иҗатына үзен генә керткән өлешен зур дип саныйсынмы? Һәм бу өлеш нидән гыйбарәт?
Ә. Ф. Бу чынлап та шулай. Әти-әни биргән рухи мирас булмаса, эшкә маһирлык фундамент, нигез, геннар белән бирелмәсә. үзеннән генә әллә ни өстәп тә булмый торгандыр. Ләкин һәрбер язмыш шул биргәннәргә нәрсәдер өсти ала. Минем әти- әниемә укырга туры килмәгән, укый-яза белсәләр дә, зур мәктәп үтмәгәннәр. Мина ул өстәлде—мин күп укыдым. Бөтендөнья сәнгатен дә өйрәнергә туры килде Татар авылыннан чыккан малайга бөтендөнья сәнгате белән та н ы шуны н бәясен мин хәзер дә әйтеп бетерә алмыйм Шушылар әти белән әни биргәннәргә өстәлә, күрәмсең Мин бөтен нәрсәне укырга, кешеләр белән аралашырга, танышырга ярата идем Шулар да өстәлгәндер инде. Монысын инде үземнен өлеш тә дип әйтергә ярый Чөнки кеше укырга, алга омтылырга, кызыксынырга тиеш.
Р. В. Син Чирмешән районының Урманасты Үтәмеше дигән авылда туып- үскәнсен. Анда балачагын үткән. Камышлыда. Югары Осланда яшәп алгансың Урал якларына барып чыгып. Түбән Тагилда педагогика институтында сәнгать-графика факультетында укып, анда эшләп тә калгансың—өлкән укытучы булгансың Шуннан сон дөньяны урап, чын мәгънәсендә акыл утыртып, шәхес булып җитлеккәч кенә Татарстанга әйләнеп кайткансын. Син кайчакта шаяртып кына әйтәсең. «Минем язмыш шундый булды инде—Урманасты Үтәмешеннән китеп, Казанга Владивосток аша килдем».—дисең. Нинди җилләр сине дөнья буйлап куып йөртте? Нигә турыдан- туры Түбән Камага яисә Казанга килеп урнашмадың9
Ә. Ф. Чынлап та. күпләрнең язмышы бик гади була—мәктәптә укый, югары уку йортын тәмамлый һәм 20 яшендә гомер буе шөгыльләнә торган эшен таба. Минем алай булмады. Язмыш шулай кушты. Читкә чыгып китүем—рус телен белергә, аннан сон югары уку йортларына барырга кирәк иде Авылдан чыгып кына теләсә кайсы уку йортына кереп булмый иде. русча белмәсән. бигрәк тә Минем яшьтә кайда укырга мөмкин, мин шул җиргә бардым. Бәлки башка уку йортына керергә дә җай булгандыр. Әмма мин пединститутта укуымны кызганмыйм. Ул мина бик зур тәҗрибә, рухи байлык бирде. Институтта өлкән укытучы булып эшләгәч, анда калырга да мөмкин иде, ләкин минем иҗат белән шөгыльләнәсем килде. Шуннан инде туп-туры ижат эшенә кереп киттем. Рәссамнарның сәнгать фондына эшкә кердем Бу инде минем беренче иҗади пристанем, тукталышым булды Шушы фонд иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинчелек бирде. Мина күбрәк бизәкләү белән шөгыльләнергә туры килде. Үткән чорым шактый төссез иде, аны да бизәкләү белән мәшгуль булдым. Дөрес, бөтен нәрсәне берьюлы колачлап булмый. Тормышның, ижат юлынын кайсыбер мөһим нокталары бар. шушы нокталар тирәсендә генә кайнашырга кирәк икән. Мин теге өлкәгә, бу өлкәгә ташланмадым, үзебезнен татар халкының фольклорына, тарихына, күңеленә ныклап таянырга тырыштым.
Р. В. Әхсән агай, мин сине рәссам буларак шактый яхшы беләм. Остаханәңдә дә кат-кат булдым. Бер нәрсәгә игътибар иткәнем бар: син иҗат эше белән шөгыльләнгәндә авыз эченнән моңланырга яратасын, гел җырлап, көйләп йөрисен Сине әле җырчы буларак белми торганнардыр. Синен күңелен тулы мон. Син бер тапкыр әйткән идең: «Мине туган якларыма шул татар җыры тартып кайтарды. «Карурман»нар, «Каз канатлары. «Тәфтиләү»ләр тартып кайтарды»,—дип. Җыр турында синен шактый гына кызыклы фикерләрен дә бар
Ничек уйлыйсын, татар җырына, татар монына каян килә икән шундый илаһи көч9 Халык хәтле халыкны
саклап калган көч Милләтне бит без җыр-мон. иман саклап калган дип әйтәбез. Жыр гына сакламагандыр инде, әдәбият та саклагандыр, мәдәният та. рәсем сәнгате дә. дин дә саклагандыр. Әмма шулар арасында, синенчә. үзәк урынны жыр алып тора Ә татар җырына шундый илаһи көч каян килә икән9
Ә. Ф. Жыр турында дулкынланмыйча гына сөйләп булмый Бигрәк тә, татар кыры турында. Мин аны. бәлки, балачак елларында анлап та бетермәгәнмендер Мина жырнын сүзләрен башыннан ахырына кадәр белү бик мөһим дә түгелдер Әмма мине жыр. көй. мон ниндидер бер халәткә кертә. Шуңа күрә, минемчә, әдәбиятка, мәдәнияткә, рәсем сәнгатенә караганда татар кешесен жыр күбрәк саклап калгандыр Әйтик, мәсәлән, китапны яндырырга була, театрга бина төземәскә, рәсемгә күргәзмә заллары ясамаска була. Ә менә жырны берничек тә тыеп булмый Аны авыл эчендә жырламасан. урманга барып, кырга чыгып җырлап була. Жыр беркайчан да туктый торган әйбер түгел. Тагын шунысы да бар: башка төр сәнгатьләрдә ялганлап та. фальш ясап та була, ә менә чын җырга ялган керә алмый Кеше үзенен күнеленә мон килгәч кенә җырлый Мин кайвакыт «Гөлжамал» кебек борынгы җырлар хәтта мәҗүсилек чорларында җырлангандыр дип уйлап куям, һәм менә шушы җыр бүгенгә кадәр сакланган бит Әгәр дә хәзерге заман җырларында «Гөлжамал»да сакланган кечкенә генә өзекләрне, ноталарны очратсам, шул җырлар да миндә ләззәтле хисләр уята. Шуна күрә, тарихчы-археологларга иске корылмалар кадерле булган кебек, җыр да татар халкынын күнеленә керү өчен мөһим әйбердер Хәзерге көндә дә җырчылар, җыр язучылар жырнын нәрсә икәнен, анын кадерен белсеннәр иде дип әйтәсем килә. «Кара урман». «Каз канаты». «Тәфтиләү» һәм башка шундый җырлар тыңлаганда, кеше үз максатына, үз хыялына якынлаша дип уйлыйм Жыр кешегә юнәлеш, көч бирә.
Р. В. Әхсән агай, син бу дөньяны рәсемнәр, буяулар, төсләр аша ачарга, гомумән, дөньяны үзенчә аңларга тырышып яшисен. Бу һәр рәссамнын. һәр шагыйрьнсн. һәр язучынын. гомумән. һәр сәнгать кешесенен төп максатыдыр Әмма, ни кызганыч, бөтен кешедә бу максатка ирешә алмый Менә син рәссамнар арасында табигатънен бәгыренә үтеп кергән, табигатьнең серен аңлаган сирәк шәхесләрнең берседер Кайсы гына әсәреңне карасак та. аларнын барысында да—табигать Син табигатънен матурлыгын гына күреп калмыйсын, ә анын эчке мәгънәсен, төрле халәтен трагик, сөенечле, куанычлы, сагышлы чагын да тирәнтен анлыйсын Шуна күрә мин сине чын мәгънәсендә табигать баласы дип уйлыйм Минемчә, табигатьне аңлаган. аны яраткан кеше табигатьнең ин гүзәл җирендә яшәргә тиеш шикелле Урманасты Үтәмештәме ул. урман уртасында чишмә буендамы, йә башка җирдәме—тик гүзәл бер урында. Ә менә син 1969 елдан бирле Түбән Кама шәһәрендә гомер итәссн Ул минем дә яраткан туган шәһәрем Әмма Түбән Кама бит. ни әйтсән дә, нефтехимия башкаласы Андагы төтен ургыган завод торбалары, нефтехимия мәшхәрләре. җирнең кара туфрагын кызыл балчыкка кадәр ашап бара торган замана афәтләре Ә син шунда яшисен Бәлки рәссам өчен шулар кирәктер дә Шушы трагедия, афәт күнеленне тырнап, ярана тоз сибеп, сина ижат дәрте биреп тора торгандыр, син шулар белән көрәшергә тели торгансыңдыр Әллә Түбән Камада яшәүнен башка сәбәпләре дә бармы ?
Ә. Ф. Кызганыч. без еш кына бу тормышта яшәр җиребезне үзебез сайлап ала алмыйбыз Мин. дөнья урап кайткач. Казанда да кала алган булыр идем Монда егерме елдан сон гына фатир алырсың, дигәч. Түбән Камага киттем Мин бәхет эзләп йөрмәдем. Кешегә, бигрәк тә ижат кешесенә баш өстеңдә кояш. ай. күк булса, жил иссә, торырга йорты, ә мина, рәссам буларак, остаханәм булса—шул җиткән Түбән Камада кояш та. ай да бар. йортлары да матур. Минем монда остаханәм. анда ижат итәргә мөмкинлегем бар Бәлки. Казанда калсам, бәхетлерәк тә булган булыр идем Әмма мин бу урынымны да үземчә кызыкты итәсем килә
Түбән Кама ул үзенчәлекле, яңа. матур шәһәр Казан белән чагыштырганда
монда традицияләр әллә ни күп. бай түгел Дөньяда һәр нәрсәнен башлангыч чоры була
Менә шул башлангыч чорнын рухын сизсән, бар дөньяны да, олылыкны да аңларга була. Шуңа күрә мин шушы яшь шәһәрдә яшәп тә, бай традицияле шәһәрләрне сизеп, аларны читтән күзәтеп яшим.
Миңа күп кеше «Нишләп Түбән Камада яшисен, рәтле кеше перифериядә калмый»,—дип сорау бирә. Бәлки бу шулайдыр да. Шуна күрә күп кеше Казанга китәдер дә инде...
Р. В. Кемнәрдер шикелле, Казан кебек зур шәһәрнен кечкенә генә бер рәссамы булганчы, Түбән Каманын олы рәссамы булуы зуррак бәхеттер Ә син бит Түбән Каманын олы рәссамы булып кына калмамын, бөтен республиканың, бөтен татар халкынын олы рәссамы дәрәҗәсенә ирештең Аннары, үзен әйткәнчә, монда сина шартлар тудырдылар, монда синең кадерен бар. Ә кеше кайда кадере бар—шунда яшәргә тиеш. Бу дөньяда безгә ин җитмәгән нәрсәләрнең берсе—ул кеше кадере Сина бу кадерне Түбән Камада күрсәтә башладылар. Иҗат итәр өчен сина остаханә дә, фатир да бирделәр. Шәһәр үзәгендә нинди матур галереян бар. Казанда кайсы рәссамның шундый бәхете бар әле?! Бөтен Татарстанга сез андыйлар 2-3 кенә кешедер.
Бүген менә без синен Түбән Камадагы галереяңда утырабыз. Синен персонажларына карап торам да. исемә төшә: элек син башка геройлар белән яши имен. Син табигатьне дә. шәһәр пейзажларын да тасвирлап сурәткә төшерә идең. Сонгы дистә елда персонажларын үзгәрде син убырлар, албастылар, пәриләр белән хыялланып яши башладың. Әкренләп кенә реаль дөньядан читләшә барасын кебек Үзенә яна бер дөнья тудырдың Шунын сәбәбен үзеннән ишетәсем килә. Син әллә хәзерге фани дөньядан арыдынмы, туйдыңмы, һәм үзенә яна дөнья уйлап табып шунда яши башладыңмы? Монын сәбәбе нидә?
Ә. Ф. Узган гасырның 70-90нчы елларында, минем ныклап торып ижат итә торган чорымда, әхлак мәсьәләсенең бик түбән төшүен сиздем. Мине кайчакта рәсем ясау да бик кызыксындырмый, ә әхлаксызлыкка каршы нинди сюжетлар, нинди темалар белән чыгарга, нинди мәсьәләне рәссам буларак ничегрәк күтәрергә икән дип уйлана идем. Шулай итеп, рәсем ясау миңа фикер йөртүнен бер формасы гына иде.
Хәзерге заманда мин тормыштан үземә тәм таба алмыйм Ислам дине чорына килгәндә, атеистик пропаганда аша үткән кеше буларак, мин анда күп нәрсәләр белмәгәнемне сиздем. Белмәгән нәрсә белән эш итеп булмый. Мин тарихта арткы якка таба барам һәм хәзер мәҗүсилек чорына килеп җиттем. Мәҗүсилек чоры ни өчен кызыксындырды? Мин бит, диннәр янадан күтәрелгән чорда, мәҗүсилеккә китеп бардым. Яхшы чормы, начармы—бу тарихның бер чоры. Мине монда кызыксындырган нәрсә—кешеләрнең бу чорда табигатькә якын булулары. Алар агачларга, күккә табынганнар, табигать кочагында күбрәк яшәгәннәр. Ә табигать эчендә яшәгән кеше чистарак була. Мәҗүси чорны хайванлык чоры дип әйтсәләр дә. минем уйлавымча, хәзерге заман чорынын хайванлыгы мәҗүси чор хайванлыгыннан мең мәртәбә артыграктыр.
Бу чорларда матур-матур легендалар, риваятьләр туган. Ислам диненә каршы килерлек нәрсә дә юк кебек аларда. Ипине идәнгә ташлама, суны пычратма, тегеләй итмә, болай итмә кебек кешелекне саклый торган тәрбияви тыюлар булган. Минемчә. «Кара урман», «Гөлҗамал» кебек татарнын матур монлы җырлары мәҗүсилек чорында тугандыр. Шул чорда һәр нәрсәнең иясе булуы мине бик кызыксындырды Хәзерге заманда иясезлек сизелә, хәтта кайбер халыкнын да иясе юк, вакытның да иясе юк
Р. В. Әхсән агай, синен белән сөйләшкәндә, мин фикерләү юнәлешенә, фикерләү мөмкинлекләренә шаккатам. Син рәссамнар арасында фикер белән яши торган сирәк затларның берсе Рәссамнарның күбесе матурлыкны, гүзәллекне күрсә дә. ана фикер салырга тырышмый. Әмма син иң беренче итеп фикерне алга куясын. Кешене хайваннан аера торган нәрсә ул—фикер йөртү, уйлый белү. Син менә шуны алга
куясын, ижатында ачык чагылдырасын Әмма Европадагы бер бөек кеше •Рәссам чын мәгънәсендә рәссам булсын өчен, анын телен кисәргә кирәк*. —дигән Ягъни, ул сөйләшмәсен һәм бөтен фикерен, галантын төсләр аша. буяулар аша гына бирсен, дигән. Ә син үзеннен иҗат талантыңны сүз аша да. җыр аша да бирә беләсен Шуна күрә мин әллә теге кешенен сүзләре сина кагылмый микән дип уйлап куям
Ә. Ф- Анын сүзләре белән килешәм Мин бит эшләгән вакытта сөйләшмим Остаханәдә торганда айлар буена, хәтта өйгә кайткач та күп сөйләшмим Әмма кайчакта кешеләрнен күнсле тулган була. Аны монлы жыр. мәгънәле сүз белән генә бушатып була. Күнеле тулган чакларында шагыйрь шигырьләр язып аны бушата, мин сөйләп бушатам Сөйләшеп, фикер әйтеп син үзеннен позицияңне белгертеп, җәмгыятькә чыгарып тикшерәсен Анын өчен сине йә мактыйлар, йә башына сугалар. Кайвакытта бөтенләй сөйлисе килми, кайвакыт, киресенчә, сөйлисе килә, бигрәк тә сине аңлаучы, тыңлаучы булганда.
Р. В Минем анлавымча. синен уй-фикерләрен шулкадәр күп. алар рәсем сәнгатенә генә сыеп бетә алмый Пушкин да бит шигырь язган, шигырьгә сыймаганын прозага салган, прозага сыймаган фикерләрен көндәлекләргә төшергән Ә аларга да сыймаганнарын кәгазь читенә рәсемнәр итеп ясаган Анын эчендә уй- фикерләр шулкадәр кайнап торган, алар бер генә төрле формага сыя алмаган
Без бәләкәй чакта Шүрәлене Тукай буенча гына белә идек, ә хәзер без аны Әхсән Фәтхетдинов рәсемнәре аша да өйрәнәбез. Тукайның шүрәлесе бер генә иде бармаклары бүрәнәгә кыстырылган, хәйләкәр генә урман сарыгы Әхсән Фәтхетдинов шүрәлеләрнең бөтен төрләрен барлыкка китерде монсу. шатлыклы, усал—барлыгы 50-60 шүрәлен бар синен. Хәтта синен шүрәлеләрен яши-яшн үсеп җитеп, гаилә корып та җибәрделәр, аларнын балалары да туа башлады Шулай берзаман Түбән Камада депутатлыкка кандидат булып йөргән чакта син галереяңда шаяртып әйтеп тә куйган идең: *Менә без депутатлыкка әллә кемнәрне тәкъдим итәбез, ул депутатлар сайланганнан сон сессияләрдә гәҗит укып, йоклап утыралар Тагар халкы мәнфәгатьләре аларнын уйларына да кереп карамый Әллә сон. Разнл туган, татар халкы мәнфәгатьләрен яклар өчен депутатлыкка шүрәлене тәкъдим итикме? Ул бит татар җанлы шүрәле* Мин соңыннан бу сүзләрдә шактый тирән фикер ята бит дип. уйланып та йөрдем. Чынлап та. татар халкы өчен шүрәле кем ул. синен өчен шүрәле нинди зат ул?
Ә. Ф. Мин шүрәле белән Тукай аша балачактан ук таныш. Элек ана ничектер исем китми иде Ә гора-бара ул мине шулкадәр эләктереп, күнелемне биләп алды, шүрәле аша тагар халкынын символик образына чыгасым килде Башка бер халыкта да андый образ сакланмаган. Шүрәле татар халкы белән бергә барган. бер!Ә яшәгән Ул кимсетелү чорын да үткән ана мөгез такканнар. Аны җитди булмаган бер образга да әйләндергәннәре бар Шүрәлене кайчакта. бер ахмат зат. дип әйтүчеләр дә бар Әмма бу алай түгел. Менә без барыбыз да үләчәкбез, ә шүрәле калачак Анын турында киләчәк буыннар кат кат язачак. Тукай бит анын бер фрагментын гына алган Анын шүрәле турында язарга вакыты гына җитмәгәндер, чөнки гомере кыска булган, бәлки әле әллә нәрсәләр язган булыр иде Тагар халкы шундый мәнге яши торган образ тудыра алган икән, димәк, монда нәрсәдер бар Безгә моны айларга гына кирәк Ана халык ү зенсн бөтен эчке хисен салган Көләсе килгән икән —шүрәлегә бәйләнгән, ачуланасы килсә дә- шүрәлене эзләп тапкан Ул халыкның эчен бу шага торган ниндидер бер образга әйләнгән Янәшәдә шундый образ булганда, халык үлмәячәк Менә шүрәле үлсә, халык га үлгән була инде
I’. В. Әхсән агай, син шүрәлене урман иясе дип әйттен Мин монын белән килешәм Урман—безнен табигатебез. без-табигать балалары Без бәләкәй чакта әби-бабаларыбыз урман иясе Шүрәле турында, абзар иясе, йорт иясе, су иясе-Су
анасы, тазын берничә ия хакында сөйлиләр иде дә. шунын белән бетә нде Менә мин синен әсәрләреңне карыйм да. синдә нинди генә ия юк!? Синен әсәртәрен
аша мин тора-бара һәр нәрсәнен иясе бар дигән фикергә килдем. Ә сина андый фикер кайчан килгән иде?
Ә. Ф. Мин моны беркаян да укымадым. Әллә берәрсеннән ишеттемме, әллә ул минем үземдә тудымы, тик бу минем өчен алтын фикер: «Дөньяда һәрбер нәрсәнен иясе бар» Ничек инде урман кебек урманның, тау кебек таунын ияләре булмасын1'’ Без йорт, абзар ияләрен ишетеп үскән кешеләргә, ни өчен урам, тыкрык ияләре булмасын!? Алар һәрберсе үзенчәдер, аерымрактыр, һәр агачнын, һәр ботакнын, һәрбер яфракнын да беркемгә дә охшамаган иясе бардыр. Чөнки һәр яфракнын—үз язмышы Аларнын кайсы кышка агачта эленеп кала, кайсы жил белән очып китә, кайсы агач астында калып чери. Аларнын язмышлары бер-берсенә охшамаган, үзенчәлекле, һәрбер үзенчәлекле нәрсәнен иясе бар Мин башта кырык ия ясыйм, дип әйттем, ник алай башка килгәндер. Аннары ул күбрәк булды. Соңыннан шатланып куйдым: картаеп беткән “ия” сүзен бераз яшәрттем кебек, хәзер "ия” сүзе газета-журналларда да күбрәк кулланыла башлады.
Р. В. Әхсән агай, синен Түбән Камада да, Казанда да, башка җирдә дә дусларын бар. Әмма дусларың арасында шагыйрьләр аерата күп. Чөнки үзен дә шагыйрь җанлы кеше бит. Син кайвакыт, илаһи дулкынга күчеп, шигырь белән дә сөйләшә башлыйсын. Шагыйрьләр дә синен белән очрашканда битараф калмыйлар, рәсемнәренә, үзенә сокланып шигырьләр дә язалар. Әсәрләренә исемнәр куйганда да син шагыйрьләребезнең шигъри юлларына мөрәҗәгать итәсен. Әйтик, синен байтак әсәрләрендә шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗатыннан алынган шигъри юллар файдаланылган. Күптән түгел арабыздан киткән шагыйрь Зөлфәтнең сина багышланган шигыреннән берничә юл искә төшереп китим әле:
Зөлфәт тә синең остаханәңдә булган, минем дә булганым, хәтта кунып та чыкканым бар Мина ул шулкадәр ошады, әсәрләреңне бөтенесен бергә күргәч шаккаттым, аерыла алмыйча алар белән төне буе сөйләшеп чыктым Чөнки анда шүрәлеләр, албастылар, карачкылар—нәрсә генә, кемнәр генә юк?' Әле үзенең чиратын көтеп яткан агач ботаклары да җитәрлек. Карыйм-карыйм. күзгә йокы керми Алар мине куркыта, шомландыра да, алар шактый ук килбәтсез, ямьсез дә күренәләр Тан атып, йөзләренә кояш нурлары төшә башлагач, алар шулкадәр матураеп киттеләр ки. Мин шунда аңлый башлаган кебек булдым—әлеге шүрәлеләр, албастылар, өрәкләр үзләре аерым, башка дөнья түгел, алар бит без үзебез икән ләбаса..
Ә. Ф. Кеше үзенен бу дөньяда кем икәнлеген аңларга тиеш Менә киләчәктә кешенең үзен дә бик каты гына ремонтлыйсы, төзәтәсе бар Чөнки анын баш миләре бераз бозылган, күңеле буталган кебек тоела, кеше тормыш карурманында адашкан кебек күренә. Ләкин һәрчак алай була алмас, табигать яңа кешеләрне тудырып торыр, начарлыклар әкренләп онытыла барыр Мин уйлыйм, кеше барыбер терелер, моңа бары вакыт һәм тырышлык кына кирәк. Ул. һичшиксез, шулай булачак...