КУРКУ
Бу язмаларым фәнни трактат яисә монография түгел Үз башымнан үткән вакыйгалар ҺӘМ шуларга бәйле кичерешләр чин фәкыйрегезнең игътибарын кеше психикасында була торган мөһим халәткә—төп змоцияләрнең берсенә—курку тойгысына җәлеп иткән иде
Әтиебезнең туганнан туган энесе—Рәүф абый—миннән бер-ике яшькә генә олырак. Шуңа күрәдерме, ә бәлки үзе мавыгып сөйләгән бихисап әкиятләрен яратып тыңлаганыбыз өчендер, ул безгә еш килә һәм кайчагында кунып та кала Шундый төннәрдә без «ташбаш»лар өчен әдәби кичә, ягъни әкият бәйрәме була Картәниебсз сукыр лампаны сүндереп йокларга ятканда (эштән арып кайткан әниебез күптән изрәп йоклый, әтиебез фронтта, фашистларга каршы сугыша) без малайлар сәндерәдә урнашып—төнәп беткән булабыз, кунагыбызның сүз башлап җибәрүен түземсезләнеп көтәбез. Шыпырт кына сөйләсә дә. Рәүф абый һәр сүзен диктор кебек аерымачык әйтә. Аның ике ягыңдагы энеләрем дә. аларнын берсе аша тыңлаучы мин дә колакларны тырпайтабыз Кыскасы, абыебыз сөйләгән бихисап әкиятләр хәзер телевидение аша карый торган озын сериалларны алыштыра иде Хәтеремдә калган әкиятләр һәм риваятьләрнең кайсысын Рәүф абыйдан, кайсыларын башка сүз осталарыннан ишеткәнмендер яисә китаплардан укыганмындыр, төгәл әйтә алмыйм Әмма асылында сүзем әкиятләр һәм аларнын эчтәлеге турында түгел Иң мөһиме—Рәүф абыйның әкияттәге кульминация дип атала торган киеренке җирендә, куркыныч персонажга охшарга тырышып, яман дәһшәтле пышылдап, без малайларны куркытып алуы иде Ә без, бу алымга күнегеп, шундый мизгелләрне алдан сизеп, көтеп алабыз, рәхәтләнеп куркабыз
Гади генә процессны алып карыйк—таган атынуны Бер мизгелдә ин югары ноктага күтәрелеп, хәрәкәт юнәлеше капма-каршыга- түбәнгә таба алышынган чакта, гәүдә авырлыгы юкка чыга (бу—орбитадагы космонавтларның даими халәте), бөтен тән чымырдап китә, ниндидер рәхәт һәм ләззәтле курку хисе кайдадыр янбашлар арасындагы импульс белән бергәләп югала. Текә гаудан чаңгыда шуганда да шундый ук кичерешләр була, әмма бу очракта авырлык көче бөтенләй үк юкка чыкмый, чаңгының карга ышкылуы һәм һава каршылыгы авырлык көченең реаль көч икәнлеген искәртә Барыбер рәхәтләнеп куркасың, бигрәк тә тау битендә агачлар үсеп торса
Пермь краендагы Ишем авылының бик күркәм урыны ул Чәкрә тавы Туган якларны сагынып кайтканда исләрем китеп шул тауга карыйм ничек, курыксак та, шул таудан шуып төшәргә тәвәккәлләгәнбез икән, ваемсызлыкмы ул. әллә шул курку хисен кичерү теләге булганмы, әллә дус-ишләр һәм яшьтәшләр арасында куркак түгел икәнлегеңне исбатлыйсы килүме"’ Мөгаен, барысы бергә булгандыр
Жәй көннәрендә дә шул курку ләззәтен тояр өчен чарасын таба идек Авылыбыз зур, Ирин исемле елгабыз шактый киң Елга аша бер-беренә барып йөрер өчен күпер кирәк Ишем өчен бер генә күпер һәм хәтта ике күпер дә аз булган Ирин суы башта. Ишемгә килеп кергән җирендә, иң тәбәнәк Кичү күпере астыннан агып үтә Авыл уртасында иң биек күпер—Урта күпер калкып тора
Аерым авыл кебек читтә торган Түбән Аръякны авылнын калган өлеше
белән тоташтыручы Түбән күпер бераз гына тәбәнәгрәк Анын каравы, күпер астындагы
су искиткеч тирән, күпер рәшәткәсенә басып баштүбән ыргылсан да төпкә житеп су үләннәре арасыннан ләм тырнап алу жиңел булмый. Урта күпердән чумган кешеләрне күргәнем булды булуын, әмма үзем, турысын әйтим, андый батырлык кылмадым. Күпернең биеклеге өркетми, андагы сунын бик тирән булмавы шөбһәләндерә иде Алла сакласын, су төбендә яткан ташларнын берсенә бәрелеп муеныңны сындырсан яисә ахмак башыңны ярсаң Шуна күрә. Кичү күпердә баштүбән чумарга өйрәнгәч. Түбән күпердән чумып батырлыгыңны раслау һәм шул уңайдан бераз гына булса да авырлык көченнән котылып ирекле очу халәтендә булырга омтылу бик табигый иде. Чумарга җыенган чакта көтү кайтканын көтеп күпер башына килгән халык арасында син күз аткалап йөргән кыз да күренсә, чуммый булдыра алмыйсын. Архимед ачыклаган көчне жинеп, су төбенә житә алсаң, бөке кебек су өстенә атылып чыкканда бер кулыңны күтәреп учыңны ачып җибәрәсең. Беләзеген буйлап кара ләм агып төшсә, хыялында йөргән кызыкай үзеңне игътибарсыз калдырмас дип өметләнә аласың.
Менә шундый ләззәтле куркулар өчен таудан шуганда "Чангы" дисәң “Әү!” диярлек чаңгы шәләмәтен аягыбызга мунчала бау белән бәйләп ныгыта идек. Ә суга күпердән чумганда резин башлык юк, анысы турында ишеткәнебез дә булмады. Тиешле җиһазсыз гына таудан шуу һәм суга чумулар, әлбәттә, бик хәвефле гамәл Дустым Мидхәт Сәлимхановнын әнә Түбән күпердән чумганда колак пәрдәсенә зыян килде. Озак интекте, колагыннан эренсыман сыекча агып йөрде, ахырда ул ярым чукрак булып калды, хәтта хәрби хезмәттән дә азат иттеләр үзен. Әмма шундый гыйбрәтле вакыйга да малай-шалай өчен сабак булмады, күпердән чумучылар саны кимемәде.
Безгә психика мохиткә яраклашу өчен бирелгән. Әгәр кеше курку сәләте белән «жиһазландырылган» икән, димәк, бу сәләтнең яшәү өчен әһәмияте зур булгандыр. Чыннан да. курку белмәгән жан иясе күп очракларда хәвефле хәлләрдән исән-имин чыга алмаган булыр иде. Шуна күрә курку хисе психиканың тәрәккый итүендә бик көчле этәргеч булган дип исәпләргә җирлек бар. Димәк, бу сыйфат безгә ата- бабалардан мирас булып калган кадерле бүләк дип кабул ителергә тиештер Аларны куркыта алырлык күренешләр—яшен яшьнәп күк күкрәү һәм жир тетрәү, сәбәбе билгеле булмаган жил-давыллар һәм башка шундый хәвеф-хәтәрле вакыйгалар һәрдаим булып тормаганмени? Шуның өчен курку хисе без адәм балаларына тумыштан ук. дөресрәге, ана карынында тәрәккый итә башлаганда ук ярым кыргый бабаларыбыздан мирас булып генетик хәтер аша сеңдерелгән сәләт дип бәяләнергә тиештер, мөгаен
Бу уңайдан олы улыбызга ике яшь чагында булган бер вакыйга исемә төште Обсерваториядә эшли идем ул заманда. Жәйнен бер эссе көнендә аны су коенырга дип Идел буена алып бардым Чишенеп суга керергә жыенган гына идек, каяндыр чирәм арасыннан тузбаш елан шуышып чыкты. Шуны күргән улыбыз күз ачып йомганчы жилкәмә менеп тә утырды, юкса елан затын монарчы күргәне булмады Ата-аналарнын курку тойгылары аларнын балаларына да бик тиз күчкәне билгеле, әмма бу очракта мин. тузбашның зарарсыз, юаш зат икәнен белеп, үз-үземне бик тыныч тоткан идем. Кыскасы, улымның еланнан куркуында минем бернинди катышым юк. Анын психикасы нәүрәбендә бу курку генетик хәтер мирасы буларак саклангандыр дип уйларга җирлек бар
Әмма курку сәләте аерым бер кешедә ул туган чакта көчәя, тагын да тирәнрәк тамыр җибәрә булса кирәк. Чыннан да. якты дөньяга ана карыныннан чыккандагы ин беренче кичереш—көчле курку булмыймени? Җылы һәм авырлык көче булмаган карангы дөньяда, ана организмы белән кендек аша өзлексез элемтәдә рәхәт кенә яшәгәннән сон күз чагылдырырлык якты, әмма салкын дөньяга чыгу тетрәндергеч бер хәл. Шулай итеп, ата-бабаларыбыздан калган курку хисен хәтеребез безгә мирас рәвешендә җиткерсә, дөнья күрү михнәте курку сыйфатын тагын да көчәйтеп һәм ныгытып куя шикелле. Кыскасы, курку сәләте жан иясенең яшәү программасындагы бик мөһим элементы булып тора, күрәсең.
Курку кичерешенең аерым бер шәхескә генә хас булганы да билгеле. Ә мин үзем, мәсәлән, ата казлардан курка идем. Шунысы гажәп: ата каз тарафыннан
кыйналганымны хәтерләмим, ә менә күкәй басып утыручы ана казыбыз мин аны оясыннан, кухня шкафынын аскы ишеген ачып, һава суларга чыгарып җибәргәндә
дә, кире кереп урынына урнашканда да ботымны шактый авырттырып чукып үтә иде (чукып кынамы әле. чукыганда башын кинәт борып, тиремне шактый күгәртә иле). Ә мин барыбер шул ана каздан курыкмадым. Ата каздан нигә курыкканымны әнием анлатып бирде ике яшем тулгач, мине ата каз яхшы гына дөмбәсләгән булган, хәтта аркама басып авыр томшыгы белән башыма да бәргәләгән Шунысы да гажәп. әнием бу турыда сөйләгәч, мин ата казлардан курыкмас булдым, ысылдап яныма килсәләр, имән һәм урта бармакларымны аерып кулымны гына суза идем Гаилә башлыгы шунда ук кирегә борыла, балалары янына кайтып, гайрәтләнеп канат кагып ала иде (янәсе, дошманны куган, аларны яклаган)
Бу җәһәттән ике ир-ат исемә төште. Берсе типсә тимер өзәрлек яшь егет. аучы, чит илләрдән килгән һәвәскәр аучыларны озатып йөри, аюдан да. бүредән дә курыкмый. буе. ачуым килмәгәе, ике метрга җитәдер. Туган якларга алга кайтканда очрашабыз үзе белән. Бервакыт ул безнен капкабыз янында тукталды, ниндидер йомышы бар иле. Исәнләшеп кенә өлгергән иле танышым, кинәт чүгәләде лә. шулай чүгәләгән килеш, украин егетләре гопак биегән шикелле, верандабызга чабып кереп тә китте. Хәйран калып, мин дә тиз генә анын артыннан кердем Бал корты безнен тирәдә очып йөри башлаган икән, шуннан курыккан имеш. Хәтта йомышын да исенә төшерә алмый аптырады (балык кармакларга чакырам дип килгән булган) Ни хәл итәсен инде, ул да берәр нәрсәдән куркырга хаклыдыр бит Икенче ир-ат күптән инде гүр иясе, ул әтиемнән дә олырак иде. Колхозда печән әзерләү вакытында берничә җәй аның белән бергә эшләү насыйп булды Шул абзыйнын. фронттан күкрәк тутырып орден-медальләр тагып кайткан каһарман разведчикның, тычкан яисә бака күрсә коты алына иде; ул, кулындагы эш коралын (балтамы анда, яисә чалгымы) ташлап, кая туры килсә шунда чабып китә иде Анын шундый гадәтен яхшы белгән малай-шалай шаярырга ярата иде Беркөнне, аштан сон корсак шиңдереп аз-маз ял иткәндә бер яшьтәшем, тычкан тотып алган да. койрыгыннан күтәреп ана якынлаша башлады. Кибән астында яткан абзыебыз сикереп торды, кулына сәнәк тотты. Имансыз малай, тычканны бераз чайкалдырып торганнан сон. Галләм абзыйга таба ташлаган иде. ул. үзенә таба очып килгән тычканны читкә бору теләге беләндерме. сәнәген алга этәрде «Уеннан—уймак» дигәнне раслап, сәнәк очы малайнын корсагына төртелде Ярый әле җәрәхәте тирән булмады, тиресеннән генә кан катыш сүл агып тора иде. Кемгә ничектер, минем өчен бу вакыйга бик гыйбрәтле булды Кешенен ниндидер житешсезлеген файдаланып шаяру бик начар һәм хәтга куркыныч гамәл икәнлегенә шул чакта инандым
Хәтеремдә яхшы сакланып калган тәүге куркуларым бер җәйдә, мина өч яшь ярым чакта булды (мина ул чакта ничә яшь булганын әнием әйтте) Беренчесен табигый күренештән, калган икесен техникадан курку дип атарга була Өйдә үзем генә чакта соры җанварлар һөҗүм итте Яфраклары коелып беткән себерке шаләмәтен ничек кулыма эләктергәнмен дә. ничек сандык өстенә менеп өлгергәнмен, анысы хәтеремдә калмаган, мөгаен, бик каты курыкканнандыр инде Ә менә бу серле җан ияләренең (күсе дип аталулары мина соңыннан мәгълүм булды), яныма кмлеп һәм алгы тәпиләрен сандыкка терәп, мина таба очлы борыннарын сузуларын, үземнен сандык өстендә чаба-чаба. шәрә себерке белән бар көчемә аларнын танауларына сугуымны һич онытасым юк. Шулай «бөтен яклап оборона» тоткач, ишек алдыннан кергән әниемдерме, әтиемдерме коткарган иде. тәгаен кемлеген хәтерләмим Шунысы гаҗәпләндерә: бу вакыйгадан сон күседән курку күңелемә сенеп калмады ниндидер җирәнү генә туа аларны күрсәм Балки беренче очрашуда ук агрессиягә актив каршы торуым нәтиҗәсе булгандыр
Техникадан беренче куркуым урамда күрше балалары белән уйнаган чакта булды Кинәт малай-шалай, шау-гөр килеп, төрлесе төрле якка таралып-сибелеп бетте берүзем торып калдым Ин якын капка безнеке булгач, тиз генә ишегалдыбызга кереп качтым Йортыбыз каршысына автомобиль килеп туктады Кабинасыннан бер абзый чыкты, брезент (хәзер анлавымча) чиләген күгәреп инешкә чапты Аннан кирегә килеп, мина ифрат зур булып күренгән
бөкесен алып, радиаторына су салды Бу абый ни өчендер машинасының тәгәрмәчләренә тнпкаләп алды (мин аны ачу тана дип уйладым), янә кабинасына кереп утырды Машина кузгалып авылыбыздан чыгын киткәч кенә тынычландым Шулай атсыз йөри торган зур әржалс арбаны беренче күрүем мин сабыйны тетрәндергән иде
Икенче куркуым тагын да көчлерәк булды. Ишек алдында үзем генә идем. Чирәм арасындагы төрле бөжәкләрнен тормышын күзәтәм, тирә-якка күз салу да юк, бөтенләй дөньямны онытканмын. Чалт аяз көн уртасында кинәт караңгы сыман булып китте. Башымны күтәреп караган идем, котым алынды: нур чәчеп торган кояшны ниндидер килбәтсез зур, озынча кара жисем каплаган Ярый әле адәм баласына курку хисләреннән тыш башка эмоцияләр дә бирелгән. Шуларнын берсе—кызыксыну. Мине биләгән ике кичереш (курку белән кызыксыну) арасында барган көрәш мине урынымнан кузгалмый гына бу сәер күренешне күзәтергә мәжбур итте. Жисемнен авылыбыз өстендә хәрәкәт итүе ачыкланды. Үзе бик югары да түгел. Мин аны авылдан китеп офык кырыенда юк булганчы карап калдым. Күктә самолетлар очып йөргәнен күргәли идем, ә мондый зур, дирижабль дип аталган очкычны якыннан күрү минем өчен куркыныч та, кызыклы да һәм сокландыргыч та булды. Бу вакыйгадан сон үскәч очучы булу теләге туган иде, әниемә, зур үсеп очучы булгач, сине мунчага самолетта гына алып йөртермен, дия идем (мунчабыз өйдән еракта, утарыбызның инешкә якын очында иде). Очучы булып булмады, чөнки, сукыр лампа яктысында китап уку белән бик мавыгып, күзгә зыян китергәнмен.
Хәер, сүзем курку кичерешләре турында бит әле. Курку белмәгән кеше бар микән ул? Шундый кичерештән мәхрүм шәхес мохиткә ничек яраклашкан булыр иде икән? Курку белми торган кеше чынбарлыкта куркуын жинә торган кеше түгелмени? Мәсәлән, мин үземне һич кенә дә батырлар затыннан дип исәпләмим. Күп мәртәбә бик куркыныч хәлләрдә булдым, сабый чаклардагы кебек машинадан яисә ата каздан курку гына түгел иде болары. Шуларнын берничәсен сөйләсәм, укучыларым өчен гыйбрәтле дә, файдалы да булыр дип уйлыйм.
1956 елның көзе бу Обсерваториягә яна килгән чагыбыз, әлегә фатирыбыз да юк. Чираттагы ялга чыккан бер фәнни хезмәткәребез шул бер айдан үз фатирында яшәргә тәкъдим итте. Без, әлбәттә, рәхмәтләр укып ризалаштык Ин башта жыештыру-чистарту белән мәшгуль булдык, чөнки бер ялгызы яшәгән хужабикә өендәге тәртипкә бөтенләй игътибар итмәгән иде шикелле Һажәр зур кухняны чистартты, андагы тау кебек өелгән иске газеталарны яндырганда күптән ягылмаган зур мич төтен чыгарды. Шуна күрә, салкын булса да ишекләрне ачып, һаваны сафландыру кирәк булды. Үзем зур бүлмәдә тәртип урнаштырып чуалдым, борынгы пианино янында өелеп яткан шундый ук борынгы нота альбомнарын тәртипкә керттем, кайбер әсәрләрне уйнап та карадым әле. Кыскасы, йокларга ятканда сон да, бик арылган да иде. Башым мендәргә тию белән изрәп киткәмен. Күпме йоклау насыйп булгандыр, тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма һажәрнен бик каты кычкыруы котымны алып уятты. Ул нәрсәдән курыкканын ничек тә шәйлидер, ә мин моның сәбәбен белмим, шуна күрә катырак та куркам. Өстәвенә ут кабыза алмый интегәм, Һажәр исә кычкыруыннан туктамый. Ниһаять, ут янды, паникерым бераз тынычланды, сүзсез генә мендәренә ишарәли. Якынрак иелеп караган идем, исләрем китте—мендәрләр һәм жәймә өстендә ап-ак кортлар шуышып йөри, чебен кортына охшаганнар, тик нечкәрәк һәм озынраклар Аларнын кайдан килеп чыгуын ачыклау кыен булмады. Карават астында такта чәй ята икән, зурлыгы белән өстәл тактасының яртысыннан ким булмас, әлеге ноталар шикеле үк борынгы чәйдер инде, һава дымлылыгы һәм температура унай булгандыр да, чәйдәге файдалы матдәләр тәэсирендә чебен кортынын яна токымы тугандыр, бәлки. Әмма ул чакта моны ачыклау кайгысы түгел иде. кортлардан арыну белән мәшгуль идек. Ниһаять, бераз тынычланып, янә йокларга яттык. Әмма бер булмаса булмый икән, тагын да ниндидер аңлашылмый торган куркыныч нәрсә йокыбызны бүлде Теге борынгы пианино үзлегеннән уйный башлады. Юньле музыка булса бер хәер әле. юк бит, имәндергеч. котны ала торган музыка иде бу. Башта бик көчле итеп субконтроктава өлкәсендә, аккорд дисәң, аккорд түгел, тавыш боткасы яңгырап китте, аннан сон кварта һәм квинталар аралашып барган иблис арпеджиосы башкарылды, ин ахырда югары
регистрдагы тавыш боткасы ишетелде. Ниһаять, шул ук тавышлар кире юнәлештә, нечкә тавышлардан ин калыннарына чаклы, акрын гына, салмак кына янгырап үттеләр. Ин ахырда кемнеңдер идәнгә типкән тавышы ишетелде Чәчләрем үрә торганын, ә чәч тамырлары боз кристаллары кебек катып калганын яхшы хәтерлим Үземнен шулай да бу галәмәтне Һажәр дә ишетте микән, әллә үземдә генә шундый саташу башланды микән дип уйларлык рухым калган имеш.
Шулай нишләргә белми ятканда Һажәр мина:
—Ишеттенме?—дип пышылдады
—Ишеттем.—дип. шыпырт кына жавап бирәм. Димәк, шайтан музыкасы чыннан да янгыраган булып чыга, психикамда гаеп юк икән, шөкер
—Тор. ут кабыз,—диде Һажәр.
Нишлисен бит. сер бирергә ярамый иде. Яна гына бергә яши башладык бит әле. Тәвәккәлләп урынымнан тордым да бу юлы утны тиз генә кабыздым, беренче курыкканда кнопканын кайда икәнен хәтеремә яхшы сеңдергәнмен икән. Әлбәттә инде, башта ук пианино ягына бактым Чукынган жан. пианиноның клавиатурасы астында, педальләренә таба борынын сузып, зур гына бер мәче утыра иде Пианино корпусы эчендә чабып йөргән тычкан затын ауларга тырышып клавиатура өстендә ул биегән икән. Ана нинди «ягымлы сүзләр» әйтүемне чамалау кыен түгелдер Хәер, үзем дә инде, клавиатура капкачын ябып куярга онытканмын. Ә песи төтен чыккач бүлмәләрне җилләтәбез дип ишек ачканда кереп калган икән
Пианино яңгыравыннан куркуны күзгә күренми торган һәм серле, табигате билгеле булмаган нәрсәдән курку дип атарга буладыр. Нәрсә куркытканны белмичә курку ай-йәй куркыныч була икән1 Бу вакыйгалардан сон унөч ел үткәч тагын шулай билгесез нәрсәдән курыккан илем Бу очракта шул мине куркыткан нәрсәне күрдем дә. тавышын да ишеттем, ул минем артымнан куып бик зур тизлек белән килә дә иде. Шул нәрсәдән котылам дип бик нык чабып та. ераклыкка һәм биеклеккә сикереп тә берьюлы өч рекорд куйганмындыр, билләһи.
Бер башлагач, тәртибе белән сөйлим инде. Татарстаннан читтә, бер институтта эшләгән чагым Ректорыбызның шундый гадәте бар иде жәй житү белән укытучыларның барысын да чираттагы ялга чыгара да. вакыты җиткәч, кабул итү имтиханнарына алдан билгеләнгән укытучылар тәркемен ялдан чакыртып ала. Имтиханнар тәмамлангач, ялы бүленгән укытучылар төркеме ике атнага ял йортына җибәрелә. Шул елда мин фәкыйрегез дә алдан билгеләнгән укытучылар арасында идем Кыскасы, калабыздан ерак булмаган бик матур урында ял итү насыйп булды. Ял йорты санаторий түгел, анда дәвалау процедураларына йөрисе юк. Тиешле вакытта ашка килергә онытма да тәртип бозып йөрмә, калган вакытынны теләсәң ничек сарыф итә аласын Көннәрнең берсендә әнә шул вакыт сарыф иткәндә ярдәм өчен ялланган, культмассовик дип атала торган яшь ир-ат мина, сер итеп кенә, бер җирдә кара бөрлегән күп. дигән иле Бик шәрехләп юлын да аңлатып бирде Мин эзли торган җиргә. Агыйделнен су кырыена барып җитәр өчен анын чәнечкеле куе куаклар белән капланган. Чәкрә тавыннан да биек һәм текә ярыннан төшәргә кирәк. Уңайлырак сукмак булмас микән дип шактый барганнан сон бер ерганакка килеп чыктым Шул ерганак төбеннән түбәнгә сукмак дисәң сукмак түгел (кин). юл дисәң юл түгел (тар) бер нәрсә суга таба алып бара иле Шул ком белән капланган текә ярлы ерганак буйлап гүбәнгә таба атлыйм Ничә минут баргамындыр. анысын әйтә алмыйм, кинәт артымда бик көчле үкергән тавыш ишетелде. Борылып карагач, котым очты ниндидер куе тузан өере мина таба тәгәрәп төшеп килә, тизлеге шактый зур Мине куып җитәр өчен күп вакыт га кирәкмәс ул пәригә Унга яисә сулга, ерганакның текә ярына күтәрелеп качарга маташып караган идем, барып чыкмады, ком белән кирегә ишелеп кенә төшәм Бердәнбер котылу чарасы-бар көчемә алга чабу Ничек чапканымны күрсәгез иде. дөнья чемпионнары да бодай чаба алмыйлардыр Әмма барыбер теге нәрсәнең тавышы көчәя бит. димәк, арабыз кыскара дигән сүз бу Борылып карыйм дип вакыт сарыф итә алмыйм, бар көчемә чабам, бәлки су кырыена, иркен җиргә элегрәк барып җитәрмен дигән өмет коч бирә Ләкин энергиям дә чиксез түгел бит әле. җитәр микән Уф. шөкер, алла күземә куак күренде Ерганак ярында үскән шул куакка чаклы сикереп, готына алсам Хәзер исемә төшкәндә шул гамәлләремә реконструкция ясап карыйм ла. у л чакта башымда бернинди анлы уй да булмагандыр сыман Хәер, котыла алмасам. оч улым ятим ә Һажәрем тол калачак бит. дигәнгә охшаш уй чагылып үтте бугай ансы Кылган гамәлләрем үзеннән-үзе. механик рәвештә бухты Шунысы хәтеремдә уелып калган: әлеге куакка якынлаша башлагач,
тизлегемне тагын да арттырдым горизонт яссылыгына 45 градус чамасындагы почмак тәшкил иткән юнәтештә ераклыкка да. биеклеккә дә берьюлы сикердем һәм әтеге куакка тотынып калдым Ә теге бүки мин торган җирдән аста. ерганак тобендәге тар юл буйлап түбәнгә
үкереп узып китте. Эсседән алҗыган һәм кигәвен һөҗүменнән ярсыган сыер көтүе Агыйдел ярына чабып төшә икән ләбаса!
Шундый, сәбәбе күренеп тормаган куркулар гадәттә кыска вакыт эчендә булып үтәләр Ә менә анлы курку кичерешләренең, вазгыятенә карап, төрле вакыт биләп торуы мөмкин. 1969 елнын июль аенда Севастопольдә кунакта булган идек Поезд төн уртасында килде дә, гүзәл дингез манзарасын иртән торып урамга чыккач кына күрдем. Кара дингез дип юкка әйтәләр икән, күм-күк икән ул, кабарынкы гөмбәз кебек өслегендәге суы шәһәр өстенә агып төшәрдәй булып күренә иде Аңлашыладыр ки, утыз дүрт яшен узып кына дингезне беренче кат күргән ир-атка ин яхшы кәефләнү су коенудан гыйбарәт иде. Әмма пляжда шыгрым тулы халык, комда ятып кызыныр өчен дә урын эзлисен, суы да быкырдап беткән. Уралнын кыргый табигатендә туып-үскән кешегә шундый хәл ничек ошасын ди инде? Минем күңелсез йөргәнемне сиземләгән хуҗа, дустым Рәмиз Гыймаев—ул чакта капитан-лейтенант, хәрби табиб, госпиталь башлыгы урынбасары—пароход белән Инкерман аша чыгарга һәм Софья Перовская исемендәге совхозга барып кайтырга кинәш бирде:
—Андагы пляжларда кеше дә юк, совхоз белән дә танышырсыз, бәлки әле киләсе җәйгә студентларыгызны стройотрядка да җибәрерсез. Виноград җыйганда эшче күп кирәк була.
Икенче көнне иртүк торып шул совхозга киттек. Менә кайда икән ул хозурлык! Озакка сузмадым, чишенеп, тәбәнәк кенә текә ярдан суга чумдым. Һаҗәр ашыкмады, яр кырыена утырып, кояшта кызынган арада груша ашап калды. Ә мин чиста җылы суда йөзеп тә, чумып та, мәтәлчек атып та сабыйлар кебек уйнадым, аруымны сизә башлаганчы рәхәтләндем. Кояшта кызынып алу да зыян итмәс дип ярга чыгарга уйлаган идем, ни хикмәт, дингез мине җибәрергә теләми иде—ярдан килүче дулкыннар (мин ярдан чумганда кайларда булганнардыр, күзгә чалынмаганнар иде), бер-бер артлы бәреп, мине дингез уртасына таба өстери башладылар. Яхшы йөзгәнемне белгән һажәр апагыз мине көлемсерәп күзәтә, шаяра дип уйлый Бу вазгыять мине бик куркытты. Үзем өчен курку түгел иде бу. Хәлгә төшенә калса. Һажәр бер генә мизгел дә икеләнеп тормас, ярдәмгә ташланыр, сәер тозакка минем шикелле эләгер дә, икәүләп юкка чыгарбыз, балалар бөтенләй ятим калырлар дип курыктым. Курку хисе фикерләүгә ярдәм итми, әлбәттә. Көчле куркудан паникага биреләсең, акыл параличына дучар буласың. Бик тиз берәр төрле ният кылырга кирәк иде Баш эшләмәгәч, иң гади ният—берүзем генә һәлак булу. Балаларыбыз хет әнисез калмас дидем. Шуннан ничектер тынычландым һәм көтмәгәндә кыен хәлдән чыгу ысулы да башыма килде. Ярдан кайтарылып лингезгә баручы мәкерле дулкыннарның астына чума, ярга баручы дулкыннарның исә өстенә күтәрелә башладым Бу маневр нәтиҗәсен бик тиз бирде, ярга баручы шаян дулкыннарның чираттагы берсе мине чуерташ белән капланган текә һәм тәбәнәк ярга чыгарып атты, һажәр апагызга якын гына җиргә дүрт аякланып барып төштем.
Кич белән дустым Рәмиз аңлатмаларын бирде:
—Гамәлләрен бик дөрес булган, андый күренеш «тягун» дип атала.—диде ул.— Аны аңламаган кешеләрнең күбесе, бик оста һәм көчле йөзүче булсалар да. паникага бирелә, мәгънәсез хәрәкәтләр кыла. Нәтиҗәдә маҗара фаҗига белән тәмамлана.
(Муса Жәлил дә нәкъ шундый маҗарага юлыккан булган икән бит. Әмма ул дулкыннар белән хәлдән тайганчы тартышкан. Иптәшләре коткармаса. бөек каһарманыбыз гыйбрәтле язмыш сынаулары аша үткәнче үк дөнья куясы булган икән. Шунысы да кызык: Жәлил дә. мин дә—15 февраль көнне туганбыз, димәк. Сукоярлар, икебезне дә су дөньясынын үзенә тартып алырга тырышуы очраклы хәл микән?).
Бу вакыйгадан соң суга атлап керә башлаганда беркайчан ла курку кичерешләренә юлыкмадым, һәрчак тыныч булдым. Сәбәбен хәтәр һәм гыйбрәтле сынауны үтә алу нәтиҗәседер дип анлыйм.
Дингездә булган курку кичерешен уртача тизлектәге курку дип атар идем. Чагыштырып карар өчен үз башымнан узган тагын ике маҗараны искә алырга туры килә. Аларнын икесе дә бала чакта ук йоккан «чир»—балык кармаклау һәвәслеге аркасында булган иде Шул шөгылем үз гаиләмдә чатаклыкларга сәбәпче дә булгалады. чөнки һажәр апагызның кәефе кулыма кармак очраклы рәвештә генә
эләксә дә бозыла торган иде. Үзгәртеп кору давыллары һәм лаеклы дип атала торган ялга чыгуыбыз һәм пенсиямнен ташка үлчим генә булуы анын әлеге һәвәслегемә мөнәсәбәтен дә капма-каршы якка үзгәртте дә куйды. Апагыз мине елга буйларына үзе үк юллый башлады. Сылтавы да табылып кына тора бит әле: йә кызыбыз Яна ел бәйрәменә, йә студент оныгыбыз кышкы каникулга киләм дип хәбәр итәләр Барысына да ин яхшы сый—елга балыгы Тирә-юньдәге сулыкларны яхшы белгән балыкчылар белән дуслаштым. Алар арасында Чулпанда яшәгән Александр Афонин белән Рафаэль Зарипов бигрәк осталар. Елганын кайсы урынында, ярдан ничә метр ераклыкта нинди балык кабасын төгәл әйтеп бирәләр. Алар белән барсан. балыксыз кайтмыйсын инде. Әмма алар гел бара алмыйлар шул, хуҗалыклары да бар бит Кайчагында берүземә генә дә чыгып китәргә туры килә
Шундый очракларнын берсендә, Пермьдә яшәп яткан кызыбыздан телеграмма килгәч. 1998 елнын 28 декабрендә, электр поезды белән ярты сәгать барып һәм илле минут жәяү атлап, кайчандыр Пустошь авылы булган җирдә кичке энгер- менгергә чаклы балык кармакладым Карангы төшкәнче станциягә барып җитим дип кармакларымны җыйдым да кайтырга чыктым. Шактый озак атлагач кына ялгыш сукмактан киткәнемә төшендем Капма-каршы юнәлештә барганмын икән, монысын урманчыкка җиткәч агач кәүсәләрендәге мүкне капшап белдем, болыт арасында күренеп алган ай да шуны раслады. Бик үк карангы да түгел, тулы аи вакыты. Әмма сәгатькә карап вакытны билгеләп булмый, яктылык җитми Ин аянычы—кирегә кайтасы юл агач араларында юкка чыкты. Бердәнбер ориентир— электр линиясе, юлы булмаса да, шуннан тайпылмый гына атларга кирәк. Юеш кар ерып, тирән чокырлар аша тимер юл ягына ничек өстерәлеп килеп чыгуым турында шәрехләп сөйләүнен кирәге юктыр. Юл буена миемне өзлексез курку, бер заман хәлдән таярмын да кар өстендә туңып калырмын дигән уй бораулый иде. Өстәвенә агач төпләре дә кайбер юнәлешләрдән караганда нәкъ бүре булып күренәләр. Монысы инде төп куркуны бераз басып, киметеп куя. Әйтәсе дә юк, курку парчалары белән би зәкләнгән сәяхәт булып чыкты бу Авылга җиткәндә төнге сәгать бер тулган иде. Поездлар йөрми, сирәк-мирәк машинада узучылар туктарга уйламый да—кыяфәтем карачкыныкы кебек булгач, кем туктасын ди Шөкер, ялт итеп үтеп киткән бер машина кинәт кылт туктады да тиз генә мина таба чигенеп килде Шунда ук машинадан милиция подполковнигы пистолетын тотып сикереп чыкты, мине машинасына төрткәләп кертә башлады (үзе әйтүенчә, мине исерек дип уйлаган, ә соныннан, гәпләшә башлагач, ачыкланды кибет ярдәм иткән, аны басканнар икән, шуңа күрә мине дә шул юлбасарларның берсе дип уйлаган инде подполковник, рәхмәт яугыры). Юл унаенда аңлаштык, иртәнгә тиклем Коркачыкта милиция бүлегендә киемемне киптереп, участковыйлар кабинетында бик кайнар һәм бик татлы чәй эчеп ял иттем (кизү торган егетләр сыйлады). Өй1ә кайтуым ничек каршы алулары турында сөйләп тормыйм, болай да аңлашыладыр, өйдән чыгып киткәннән сон бер тәүлектән артык вакыт үткән иде бит инде
2002 елның 1Ыйнвар ахырында Кировтан, каникулга киләм дип студент оныгыбыз телеграмма суккан иде Аны сыйларга иң яхшы нәрсә һаман да шул балык инде, чөнки ул бәләкәй чагында, әтисе хәрби табиб булып хезмәт иткәндә Курилдагы Итуруп утравында, тәэминат начар булгач, күбесенчә балык ашап үсте (бәлки шу на албасты кебек зур. Тарзан кебек көчледер дә әле) Сөекле оныгын сыйларга теләгән әбисе, аңлашыладыр инде, янә мине балык тотарга җибәрде Бу юлы ү зебезгә якын җиргә генә юнәлдем Боз өстендәге балыкчылар сукмагы буйлап ашыкмыйча гына барганда кинәт боз ишелеп китте дә. боз кисәкләренең бер берсенә бәрелешүе ксилофон тавышлары чыгарды Шул мизгелдә боз боравын һәм фанер тартмамны сулга, үзем чыгасы ярга таба ташлап өлгердем, сул терсәгем белән бозның ярылмый калган калынрак җиренә асылынып калдым Аяк белән капшап караган илем дә яхшы таныш киртләч кырыенда икәнемне анладым Коч кодрәт кайдан килгәндер, хәзер дә исем китә, бозны җимерә-на га ярга ыргылдым, сай урынга житеп, боз өстенә күтәрелдем Гер кебек авырайган ботинкаларымны ехтып суын агызып тормадым, тиз генә
өйгә элдердем Очып кайткан кебек булдым Барысы да шулкадәрле тиз баштан кичте, курку-фәлән әллә булмаган, әллә булып та бөтенләй онытылган Әмма онытылмый икән шул Кич белән йокымсырый башлаганда ксилофон тавышы берничә кабат уятты Курку хисе күңел төбенә гурыдан-туры и игән, аң сферасы
аша рикошет биреп кенә үткәндер. Ашыкмыйча, анлы рәвештә вакыйганы кино кебек яңадан карап үткәч кенә тынычлап йокыга киттем.
Курку тизлеге турында сүз кузгалган икән, куркунын башка төрләрен дә карап үтү урынлы булыр. Аларнын берсен өзлексез, даими яисә тизлеге булмаган курку дип атарга була. Анын кайчан башланганын да, кайчан тәмамланачагын да күп очракларда билгеләү мөмкин түгелдер. Кайберәүләр андый курку кичерешен кадерләп саклыйлар, гомере буена рәхәтләнеп куркалар. Психотерапевт яисә психиатр ярдәме кирәк була.
Күрәбез ки, курку өчен сәбәпләре чыгып кына тора. Әмма без аннан башка да куркырга жаен табабыз. Ниләрдән генә курыкмый адәм баласы9 Карангы урамнарда йөрүдән, картаюдан, үлемнән, имтихан бирүдән, йогышлы чирләрдән, зур залда халык күп җыелганда чыгыш ясаудан, җитәкче белән бәхәсләшүдән, кирәк чагында турысын әйтүдән, һич югында үзен уйлап чыгарган мифик заттан (бүкидән) куркабыз. Калада сирәк була торган кешегә тротуарда очраган һәркем шикле күренә, авылда сирәк булган шәһәр баласын басуда жан иясе булмавы шөбһәләндерә. АКШнын 1801—1809 еллардагы президенты Т. Джеферсон әйтмешли, безне беркайчан да булмый торган күнелсез вакыйгалар күбрәк борчый. Бу унайдан күптән ишеткән мәзәк исемә төште. Бер хатын басмада кер чайкый, ә янында нәни кызы елап утыра икән. Әнисе.
—Ник елыйсын, кызым, ни булды сина?—дип сорагач, бала:
—Аһ, әнием, менә мин үсәрмен дә кияүгә чыгармын, балам булыр, менә шулай кер чайкаганда ул суга батып үлсә, нишләрмен дип уйладым да. йөрәгем жу итеп китте, шуңа елыйм,—дип җавап биргән имеш. Менә шулай ул. куркасын килсә, сәбәбе булмаса да, сылтавы табыла.
Ә менә реаль куркынычлар арасында моңарчы искә алынмаган тагын бер төре бар, ул да булса—шәхесара багланышларда була торган кискен каршылык, дошманнарча бәрелешләр. Бер заман электр поездында кердем, буш урыннар күп иде. Вахитов тукталышында бер хатын-кыз керде, минем белән рәттән сул якта, кырыйдагы буш урынга утырды, ниндидер әйберләрен сул аягы янында идәнгә куйды «Компрессор заводы» тукталышында шыгрым тулып халык керде, басып баручылар да күбәеп китте. Ничә тукталыш үткәнбездер, игътибар итмәдем, бу хатын, миннән әйберләренә күз-колак булуымны үтенеп, ниндидер танышларын эзләп бугай, алгы вагоннарның берсенә китеп барды. Нинди әйбер икәнлеген карап-нитеп тормыйча, ваемсыз гына каравылчы булырга ризалык биреп калдым. Бик озак күренми торды бу очраклы юлдашым «Чыпчык» тукталышына җиткәндә тамбурга чыгып баручы бер егет мин каравыллаган әйберләр арасыннан бер сумка күтәреп китте. Шулчак каршымда утырган бер карт пассажир, теге егеткә ымлап, мина күз кысты. Мин, тиз генә сикереп тордым да, егетне тамбурда куып җиттем, әлеге сумкага чытырдатып ябыштым:
—Мина бу әйберләрне сакларга кушылган, кая өстерисең әле бу сумканы?— дидем. Егет шашкандай акыра башлады:
—Бу минем сумкам, ал кулыңны, мина »Чыпчык»та төшеп калырга кирәк!—ди. Ә мин, тыныч булырга тырышып:
—Менә минем белән рәттән утырган хатын килер, кем сумкасы икәнен шунда ачыкларбыз,—дип җавап бирәм. Егет бар көченә чинап кычкыра башлады:
—Мин ул хатынны көтә алмыйм, миңа төшәргә вакыт, җибәр сумкамны!
Вагонның бу очындагы пассажирлар өчен тамаша булды. Егет чын күңелдән акыра кебек, ярый әле сугышмый-нитми. Үз-үземнән шикләнеп, аның күзенә карыйм, бер дә карак күзенә охшамаган төсле, ихлас күңелдән ярсый кебек. Нишләргә? Ярый, дим эчемнән генә. Чыпчык зур авыл түгел, алдаласа, барыбер табармын мин аны, күзем талганчы, фотога төшергән кебек, чыраен хәтеремә сеңдерим әле. Шактый күп пассажирлар да шаһит булырлар дип уйлыйм. Шулай күзгә-күз карашканда егет ничектер ошый башлады, бер генә дә карак заты димәссең. Поезд туктый башлагач, тәвәккәлләп, кулымны сумкадан алдым. Егет, бераз тынычланып,
платформага чыкты. Мин урыныма кире килгәндә әлеге хатын да килеп җиткән иде. Бераз гына элегрәк әйләнеп кайткан булса ни булыр иде соң ул юньсезгә? Ана пассажирлар маҗараны тасвирлап та өлгергән. Ә сумка чыннан да аныкы булмаган, теге егет үз сумкасын анын әйберләре белән янәшә куйган
икән. Пассажирлар рәхәтләнеп көлештеләр Мина көлке түгел иде шул. Ни дисән дә егет базык бәдәнле һәм бик тыгыз йодрыклы иде. сумкага тотыну батырлыгым сугыш-жәнжалдан курку кичереше белән сугарылган иде Сугышып гарип булып калсан. пенсиягә чыккан олы кешене бу хат һич кенә дә бизәмәячәк иде
Ә моннан утыз елдан артык элек булып узган бер вакыйга мине бик нык тетрәндергән иде. Ул заманда әлеге институтта проректор булып эшли идем Кичләрнен берсендә соңарып кайтып киләм. Фатирыбызга якын бер урында, микрорайонның басу кебек иркен, аулак җирендә табиблар карары нигезендә химия кафедрасының мөдире вазифаларыннан азат ителгән иптәшем туктатты
—Мин сине күптәннән бирле сагалап йөрим, менә, ниһаять, бергә-бер очраштык Беркем юк, мин сине хәзер үтерермен, гәүдәңне бик яхшылап юк итәрмен, эт белән эзләсәләр дә таба алмаслар,—диде.
Яшермим, бик курыктым, анарчы булган куркуларым чүп кенә булып калды. Шулай да үземне мөмкин кадәр тыныч тотарга тырыштым:
—Ярый, үтерерсең дә ди. гәүдәмне дә яшерерсен. вакыты да. урыны да бик уңайлы. Башта, ниятеңне тормышка ашыра башлаганчы, шәхсән мина булган дәгъваларыңны әйтсәң, миңа да, үзенә дә жинелрәк булыр,—дидем
—Башыңны юләргә салма әле. синен аркада хәерчелектә яшим бит. ректорнын иҗади ялда булуыннан файдаланып, мине эшемнән азат итәргә ашыктын
Без Гасыйм белән Казан университетында бер елларда укыдык Төрле факультетларда булсак та, бер тулай торакта яшәгәч, көн саен диярлек очраша, волейбол уйнаганда йә бер, йә көндәш командаларда була идек Арабызда дуслык мөнәсәбәтләре туып тернәкләнмәде анысы Шулай да. университетны тәмамлап төрле төбәкләрдә эшләгәннән сон бормалы юлларыбыз безне янә бер институтта очраштыргач, ничектер үзара уртаклык хисләре туды. Дуслашып ук китмәсәк тә. еш кына очрашып гәпләшә торган булдык. Ахири дуслар булып китә алмаунын. аңлавымча, сәбәбе бер генә иде бугай: мин дүрт бала агасы (өч малай һәм көтеп алынган кыз-төпчегебез бар), ә ул. минем шикелле дүртенче дистәсен ваклап килүче ир-ат. һаман әле буйдак сыйфатында йөри. Дөрес, ул берьялгызы түгел, анын янына колхозда эшләп пенсиягә чыккан әнисе күчеп килде. Бәлки бу фактор да егетнен гаилә корып яшәмәвенә сәбәпче булгандыр, әмма Гасыймнын бер кыз белән ике мәртәбә никахлашуы һәм туй үткәрүе, туйдан сон килен затынын әти-әнисенә кайтып китүе барыбызны да аптырашта калдырган иде Тыштан күренми торган көчле кичерешләр аркасындадыр, бәлки, егетнен үз-үэен тотуында сәер нәрсәләр чагыла башлады Тора-бара процесс көчәйде, ул психиатрия белгечләре өчен пациент булды. Хастаханәдә берничә ай дәвалануының нәтиҗәсе—инвалид таныклыгы Икенче группа билгеләгәннәр Аерым конвертта ректор исеменә табиблардан махсус хат та килгән, докторлык диссертациясен язар өчен ярты еллык иждди ялга киткәндә бихисап күрсәтмәләре белән бергә ул мина шунысын да әйтеп куйды
—Гасыйм Лагыйповичны. озакка сузмыйча, эшеннән азат итегез, не дай бог. ул- бу килеп чыкса, мәсәлән, имтиханда начар җавап бирүче студентка ачуланып аны кыйнап ташласа яисә берәрсенен күзенә кислота-фәлән сипсә. бел—администрация гаепле булачакбыз.
Бу четерекле эшен үзе хәл итмичә мина калдыруына ризасызлыгымны белдереп
—Аның больницадан чыгуына ике ай үтте бит инде, нигә бу кыен мәсьәләне күптән бергәләп хәл итмәдек?—дидем
—Табиблардан рәсми хат әле күптән түгел генә килгән иде шул. тиз генә хәл ителә торган эш түгел бит. үпкәләмәгез инде
—Ярар инде, алайса, тик ул хатны калдырыгыз, кирәк булачак
—Яхшы. яхшы, мин обязательно калдырырмын, тик бүген аны кәгазьләр арасыннан эаләп утырырга вакытым юк. Сез. бу кабинетка кереп ректор вазифаларын үти башлагач, барлык кирәкле документлар белән бергә, шушы эш өстәленең ун тумбасында, өске гартмада әлеге хатны да табарсы л. -диде
ректорыбыз
Сүзендә торды да ул үзе. өстәл тартмасында теге хат бар иде Әмма у л инде күптән килгән икән Димәк, четерекле мәсьәләне хәл итүне минем карамакка калдыру алдан ук планлаштырылган булып чыкты Монысы да куркуның бер гөрс инде—җаваплы карар кылудан курку Менә шулай итеп мина, бергә укыган иптәшемне эшеннән азат
итү турында приказ язып, үземә кул куярга да туры киләчәк. Мондый кыен хәлдә калганым юк иде әле. Әлбәттә, моны берүземә генә хәл итәргә ярамаганын анлый идем Партком секретаре, профком рәисе белән киңәшләштем, институтның кече шурасын (факультет һәм кафедра җитәкчеләрен) Гасыймның үзенә белдермичә генә утырышка җыйдым. Кыскасы, бу кыен карарнын күмәк карар икәнен раслар өчен мөмкин кадәр күбрәк документ тупларга тырыштым. Бик кыен булды Фаҗига бит эш хакы 384 сум булган кешене 40 сумлык пенсиягә күчереп карагыз әле. өстәвенә әнисенен пенсиясе дә 12 сум гына (ул заманда бичара колхозчылар шундый гына пенсия алалар иде). Авыруы башка төрле булса, икенче группадагы инвалидларга эшләргә дә ярый, әмма психика чире булган очракта бу һич мөмкин түгел иде шул Приказны иптәшемә укыту, анын белән күзгә-күз карап сөйләшүнен нинди кыен булганын аңлыйсыздыр. Гасыйм табиблар күрсәтүе буенча кылынган күмәк карарны һәм аның нигезендә дөнья күргән приказны тыныч кабул иткән иде Ә менә бит. бераз вакыт үткәч мөнәсәбәте үзгәргән, мине генә гаепли. Берәрсе котырткандыр, мөгаен.
Үземне мөмкин кадәр тыныч тотарга тырышып, сүземне дәвам итәм.
—Тынла әле, Гасыйм. барлык протоколларны, табибларнын хатын үзен карап чыккан идең бит, ә приказ соңгы штрих кына, мин булмасам, аны минем урында утырган башка берәү язган булыр иде. Бу вазгыятьтә бердәнбер юл—сина дәваланырга һәм табиблар комиссиясе аша реабилитация үтәргә кирәк. Шуннан сон сине мин булсам мин, мин булмасам минем урында кем булса шул, эшкә ике куллап кабул итәчәкбез. Әгәр инде мине чыннан да бу фаҗигадә гаепле дип исәплисен икән, минем берни эшләр хәлем юк. үтерерсең, мин үлемнән курыкмыйм, үлем күзенә караган чакларым да булды. Шактый эшләр дә башкарып өлгердем инде, диссертация дә якладым, фәнни ачышларым да бар. зур тикшеренүләрдә дә катнашу насыйп булды, китаплар да яздым, берсен үзен дә укыдын. Кыскасы, бер уйлаганда, тормыш программамның күп өлеше чынбарлыкка ашты да бугай. Шунысы гына жәл: дүрт балам тернәкләнеп аякка басмаган әле. Әгәр дә мине, үзен әйткәнчә, үтереп гәүдәмне яшерсән, минем кая олакканымны белә алмый аптыраган кешеләр мине шыпырт кына чит илгә кыяклаган дип уйлаячаклар. «Ватанын ташлап качкән» кешенен балаларына алар үскәнче пенсия бирерләрме-юкмы. шикле. Мөгаен, Һаҗәргә тин ир дә табылыр әле ул, үзен дә әйтәсең бит, яшь чагындагы чибәрлеген җуймаган. Әмма балалар өчен әти булыр микән ул кеше, анысын кем белә? Ләкин бу гамәлеңнең үзен өчен бер файдасы да булмаячак: мин үтерелгәннән соң минем урынга килгән башка кеше дә сине реабилитациясез эшенә кире кабул итә алмас. Мине үтерүеңнең мәгънәсе булмас диюем монысы. Мин әйтәсемне әйттем. Калганы—синең ихтыярында.
Шундый озын монологымны бүлдерми тынлавы Гасыймнын бераз тынычлануын, ничектер акылы сафланып китүен раслый иде бугай. Жәл. күзләрен күреп булмый, карангы. Шулай да вазгыятьнең уңай якка үзгәрүен сиземлим. Үзем дә тәмам тынычландым. Башта булган көчле куркуым да гаиләм ятим кала дип курку иде бит.
Гасыймны ашыктыру, сүз башларга кыстауның ярамаганын анлый идем Анын күнел төбендәге өермәләр, көчле кичерешләр ничек һәм кая борылачагын кем белгән Ниһаять, ул сүз башлады:
—Гафу ит, туган, мин бөтенләй башымны җуйганмын бугай, нинди җинаятьчел уйлар белән килгәнмен бит Минем бүгенге хәлемдә гаебен булмаганны элек яхшы анлаган идем бит югыйсә. Соңгы көннәрдә, бик күп уйлана торгач, акылым караңгыланып китте кебек.
—Анлаша алуыбыз өчен мин бик шатмын, әйдә, керик, чәй эчеп утырырбыз
—Юу-ук, рәхмәт, хатынын һәм балаларын күзенә ничек карый алырмын? Үпкәләмә миңа, зинһар. Ә мин тизрәк әнием янына кайтыйм инде, аңлыйсындыр, мин кая барганымны аңа әйтми генә чыгып киткән идем, югалткандыр, бик борчыладыр, бәлки эзләп тә чыккандыр әле. хуш, сау бул.
ачу саклама мина, зинһар,—дип, иптәшем октябрь аеның кичке караңгысында юкка чыкты.
Бу хатирәләремне ашыкмыйча гына, берничә ай буена яздым мин. Тикмәгә түгел икән. Кайчан да булса курку темасына кагылышлы китаплар дөнья күрәчәген күнелем сизгән диярсең. Казанга бер барганда үземә кирәкле өч китап сатып алдым. Курку
турында үзлегемнән язган нәрсәләрем фән күрсәтмәләренә каршы килми микән, дигән сорау борчый иде. Шуна күрә бу китапларны жентекләп өйрәнә башладым Икесе кирпеч калынлык, форматлары да шактый зур. Аларны тикшергән арада китап кибетләрендә дүртенчесе дә пәйда булды. Анысын да өйрәнү зарур иде Шөкер, бу китапларда фикерләремне инкяр итә торган берни күренмәде. Бердәнбер борчыган нәрсә—улымнын еланнан куркуын анлавымнын галимнәр фикеренә тәңгәл килмәве иде. Алар маймыл халкын зоопаркларда өйрәнәләр икән Андый зоопарк шартларында туып-үскән маймыллар еланнан курыкмыйлар имеш Ә табигый шартларда яшәгән маймылларның еланга юлыкканда котлары алына икән Зоопарк маймыллары, шул маймылларнын елан күргәч паникага бирелүләрен күзәтеп, шулай ук курка башлыйлар имеш Шундый күзәтүләр нигезендә тикшеренүчеләр, кеше дөньяга курка торган булып килми, тормыш тәҗрибәсе ана шартлы рефлекс сыйфатындагы курку сәләте бирә, дип расларга тырышалар. Бу фикергә таянып кына улыбызның беренче күрүдә үк тузбаш еланнан бик каты куркуын аңлату мөмкин түгел Шактый озак уйланып йөргәннән сон шундыйрак фикергә килдем кеше маймыл түгел бит әле. геномнарыбыз арасында да бер процент чамасында аерма бар Шулай булгач, курку механизмнары туу кешедә дә. маймылда да бертөрле үк булырга тиешмени ’ Ул гынамы әле. Бәлки бу аерма кешенен маймылдан килеп чыкмаганлыгы на. анын эволюция юлларында үзенен аерым траекториясе булганына да ишарәлидер
Ярый, монысы галимнәр карамагында калсын. Әлеге китапларны уку бик күнелле булды. Күп кенә очракларда «Американы яңадан ачу* белән дә шөгыльләнгәнмен Анысы да яхшы бит. фикерләү сәләтен җуймаганыңны аңлау күнелне күтәрә икән Кыскасы, барысы бергә ике мен бит тәшкил иткән дүрт китапны жентекләп өйрәнү өчен шактый күп вакыт кирәк булса да. һич жәлләмим Бу китапларда үз башымнан узган хәвефле хәлләр һәм шулар нәтиҗәсендә булган кичерешләргә тиешле аңлатмалар да таптым. Аларнын барысы турында сөйләп торунын хаҗәте юктыр Китапларның берсендә минем сабый чакта дирижабльдән куркуымның кызыксыну хисе белән сугарылуын аңлатырлык язмага да юлыктым. Кинәт була торган кискен вакыйгада аңлы рәвештә куркырга өлгерми калып, соңарып курку очраклары да галимнәр тарафыннан тикшерелгән, андый куркуны кичектерелгән курку дип атаганнар. Хәер, андый атама белән тулысыңча килешмәс идем, уйлавымча, бу терминның ялгыш фикерләүгә юнәлтүе ихтимал. Курку һич кенә дә кичектерелми, курку кичереше булып үтә. әмма ул ан сферасында эз калдырып өлгерми, нәтиҗәсе күнел төбенә сенә Соңыннан, ретроспектив анализ нигезендә генә, курку хәлендә булып өлгергәненне аңлыйсын. Бу очракта кичектерелгән курку түгел, ә бәлки куркуыңны кичегеп аңлау дисәк, хакыйкатькә якынрак булыр кебек
Курку кичерешләрен төрләргә бүлеп тикшерүдә исә төрле юнәлешләр бар икән Куркыткан күренеш буенча тикшерә башласаң, курку төрләре ифрат күп була ябык урыннардан, мәсәлән, лифт кабинасыннан, яисә, киресенчә, бик иркен, басу кебек ачык урыннардан курку; беренчесе клаустрофобия, икенчесе агорафобия дип аталган Үрмәкүчтән куркунын да үз исеме бар имеш (арахнофобия) Йөрәк авыруыннан курку кардиофобия дип атала Әмма куркуны шундый нигездә классларга бүлеп карау уңышлы юнәлеш түгел дип уйлыйм Чыннан да. кешене куркыта алырлык күренешләр бихисап түгелмени'’ Алай булгач, курку төрләре дә бихисап булып чыга бит Нәрсәдән куркасың, шуның атамасын куллан да. вәссәлам’ Бакадан куркуны фротофобия. күседәен куркуны ратофобия (инглиз телендә бака-frog. ә күсе rat) дип агарга була, судан куркуга рус телендә водобоязнь дип исем бирелгән, аквафобия дип атасан да ярый
Шәхсән үземне кәефләндергән нәрсә дә бар курку кичерешләрен тизлекләре буенча бүлеп карау мин фәкыйрегезнең казанышы булды, бу китапларны укыганда андый фикерләргә юлыкмадым Шуна күрә галимнәргә курку кичерешләрен классларга бүлеп карау өчен яна критерий да тәкъдим итәргә булдым Кичереш тизлеге буенча түбәндәге классларны аерып карарга була
кинәт курку (боз ишелеп, салкын суга чумгандагы шикелле);
тиз курку (ашыктыргыч вазгыятьтә, сыер көтүеннән чабып качкандагы кебек);
уртача тизлектә курку (уйланырга бераз вакыт була, диңгездәге вакыйга кебек);
акрын курку (вакыт запасы зур, адашып йөргәндәге шикелле);
даими курку (куркуга салган күренеш яисә уйлар өзлексез дәвам итә, андый курку фобия дип атала);
вакытлыча даими курку (курку чыганагы тәэсиренең яисә шул тәэсир булган мохитгә тору вакытына бәйле).
Соңгы, алтынчы төр курку турында аңлатма бирү кирәктер. Мәсәлән, кемдер биек урыннардан курка, түбәнгә караса, анын башы әйләнә, күңеле болгана. Андый урыннан ераклашкач, курку хисе юкка чыга. Кайбер очракларда мондый вакытлыча куркуның сәбәбе дә билгеле булмый. Бәлки укучыларым арасында шундый тойгыларга юлыкканнары да бардыр. Мәсәлән, текә тау битендәге зур кыя. шарлавык, урманның кискен тар почмак тәшкил иткән чигендә үзендә анлап җиткерми торган шомлану борчый. Андый шомлы урыннар кала шартларында да еш очрый, тәртипсез өелеп яткан металл җиһазлар, тимер юл өстендәге жәяүлеләр күпере, тоннельгә керү урыннары һ.б. Шундый урыннарда нигә шомлануымны аңламый идем. Ниһаять, бер лаборатория яныннан үткәндә, шулай ук шомлана башлавымны тоеп, анда ни эшләгәннәрен белештем. Инфратавыш белән тәҗрибә үткәрәләр икән. Лаборатория ишеге яныннан мөмкин кадәр ераккарак китәсе килә. Пермь өлкәсенең Молёбка авылы янындагы аномаль зонасының кайбер урыннарында да шундый кичерешләр булганын яхшы хәтерлим Бермуд өчпочмагында кораблар һәм очкычларның һәлакәткә юлыгуын да кайбер галимнәр экипажның һәм пассажирларның паникага бирелүе белән, ә паниканың сәбәбен Атлантик океан төбенең физик һәм геометрик үзенчәлекләре аркасында туа торган инфратавыш тәэсире дип аңлаталар. Шуңа күрә югарыда аталган шомлы урыннарда да тереклек иясен куркытырлык инфратавыш чыганаклары пәйда буладыр дияргә жирлек бар. Көчле булмаган аз ешлыклы (7—15 герц) дулкыннар, эчке органнарнын үз ешлыкларына тәңгәл килеп, резонанс күренешен тудыралар. Ә жир тетрәвеннән алдарак туа торган инфрадулкыннар бик зәгыйфь була, кеше организмы аны сиземләми, югыйсә шундый катастрофага кадәр үк паника башланыр иде Кайбер җанварлар андый дулкыннарны сизәләр Ашхабадта 1948 елда жир тетри башлар алдыннан бер этнен бишектә яткан баланы алып чабып чыгуы һәм баланы эттән коткарабыз дип анын артыннан чабып чыккан олыларны да коткаруы билгеле. Мин фәкыйрегезгә 1956 елда Уралда һәм 1968 елда Кавказда андый дәһшәтле күренештә «катнашу» насыйп булган иде. Янадан туры килмәсен дип кенә әйтер идем. Заманча әйтсәк, стресс дип атарга була моны. Югарыда аталган «шомлы» урыннарда тибрәнү амплитудалары зуррак һәм шуна күрә дулкын энергиясе дә зуррак була. Нәтиҗәдә, организмга резонанслы тәэсир сизелерлек дәрәҗәдә булып, бу хәлне без субъектив яктан борчылу, шомлану һәм хәгга курку кичереше дип кабул итәбез. Болардан чыгып, кала һәм сала кешеләренен психикасында була торган аерманы да аңлау кыен түгелдер. Шәһәр халкының авыл халкына караганда тәшвишләнүчәнрәк икәне күптән билгеле. Бу аермага сәбәпче факторлар (шул исәптән социаль факторлар) арасында колак ишетми торган, әмма организмга тискәре тәэсир ясаучы инфратавышлар да зур роль уйный Чыннан да. инфратавыш тудырырлык корылмалар калада бик күп бит: лифтлар, балкон яисә лоджия рәшәткәләре, трамвай һәм троллейбусларга энергия бирүче җайланмалар, чүп чыгару торбалары, начар ябылган яисә бөтенләй ачык калган канализация люклары Матбугатта инфратавышны кайбер илләрдә демонстрантларны куркытып таратыр өчен кулланалар дип тә язганнар иде. Булмас димә. Яшелчә базыннан күсе- тычканнарны куып чыгарыр өчен дә кулланалар бит андый чыганакларны
Әгәр бу язмаларым укучыларда кызыксыну уятса һәм алар, кибернетиклар әйтмешли, унай кире элемтә рәвешендә мина бу турыда җиткерсәләр, бу темага яңадан мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин булыр Куркуның асылына төшенү, аны җиңәргә өйрәнү тормышыбызның сыйфатын күтәрәчәк дигән өметтә калам Укучыларыма изге теләкләр юллыйм. Яшәүдән курыкмыйк, акыл безгә шуңа
дип. куркуны җиңәр һәм яшәр өчен бирелгән.