Логотип Казан Утлары
Роман

ХУНВЕЙБИН


РОМАН-ЭПОПЕЯ
Утызынчы еллар башында Кытай баскынчыларына каршы башланып киткән Дөнгән сугышында уйгырлар тагын да канга батырыла. илдә иртән коммунист, кичен гоминьданчы, төнен тулаем фашистка әйләнгән Шен- Ши-сәй режимы урнашты Озакламый Көнчыгыш Кытайда коммунистлар белән гоминьданчылар арасында башланып киткән Гражданнар сугышы. Харбин, Чанчунь. Нанкин тарафларыннан жайлап тәгәри-тәгәри. Шенжан—Шәркый Төркестанга да килеп житте Төннәр буе ухылдап шартлаган туплардан тәрәзә пыялаларынын зен-зен килеп коелып төшкәннәре хәтерендә. Соныннан ачыклануынча, бу вакыйга 1936 елнын гыйнварында булган икән—иртән торып, тышка чыкса, ни күзе белән күрсен: авылны яшел киемле хәрбиләр баскан Кытайлар аларнын дөнгән күршеләре агалы-энеле Дәвер хажи белән Сәламәтне тезләре белән жиргә чәнчеткәннәр дә, сорау алалар
— Ниппун алтынын кая яшердегез9 Ниппун алтынын кая куйдыгыз9
Ул чакта нибары алты яшь өстенә баскан Иркен йөгереп кайтса, өйләре тулы сары солдат. Сиксән бер яшьлек картаталарын үлем түшәгеннән торгызганнар ла, уллары Кәррәметдин, Әгъләметдин. Галләметдин. Фәррәхетдин белән бергә бер үк аркан белән мичкә уратып бәйләп, газаплапмы газаплыйлар:
—Әйтегез, совет ышпиуннары. ниппунга дигән алтынны кая тыктыгыз9
Йортны уратып алган хатын-кыз һәм бала-чага елаша Соныннан. күзе ачыла төшкәч. Иркен анлар нәкъ шул чорда Рәсәйдә урыс совет чекисты бер татарны япун ышпионлыгында гаепләп, япун алтынын таптырган булса. Шәркый Төркестанда икенче бер татарны инде Кытайнын гоминьдан хөкүмәте чекисты шул ук япун ышпиунлыгында гаепләп, шул ук япун алтынын таптырып яткан булган икән Әмма шунысы кызык үзләре басып алган милләтләргә карата икесе дә империалист булган урыс һәм кытай чекистлары үзара көндәш булган бит
Армия хажәтенә дип болай ла йөз баш аты. йөз баш дөясе тартып алынган Кәррәметдин белән Әгъләметдин, кулларындагы кәгазьләрен селки-селки. шартына китерү һәм әтиләрен бәйдән тизрәк ычкындыруларын теләп. Гоминьданнардан тартып алынган маллары өчен акча таләп иткән булдылар Тик заяга Таләп яна талауларга юл ачып, үз башларына булып чыкты Япунга шымчылыкта гаепләп икесен дә алып киттеләр һәм алар
Дзвамы. Башы журналыбызның 5 санында.
Кизләүгә бүтән әйләнеп кайтмадылар. Икесенең дә Гоби энәләре1 өстендә жәзалап үтерелүләре турында хәбәрләре генә килеп иреште.
Шулай итеп, кайчандыр кытайларга Чин империясен төзеп биргән татар кавеме инде мен елдан сон да кытайларның энәле тактасына утыртылды.
Картаталары бу ике үлемне берьюлы күтәрә алмады. Зиһене алмашына башлап, бер елдан дөнья да куйды, мәрхүм.
Шулай итеп, Иркеннен сабый зиһененә, урыс гыйфрите, урыс коммунистыннан кала, Гоминьдан исеме белән икенче тупас көч—кытай гыйфрите, кытай коммунистлары килеп керде. Аның йөрәгенә кан сауды. Бәлки барлык төр золымга каршы көрәшергә дип ул нәкъ шул минутта ант иткәндер?
Абзыкайларынын Гоби энәләре өстендә жәзалап үтерелүе турындагы хәбәр дөрескә чыкты. 1954 елда Иркеннәрне, Әремче Милли университеты студентларын, Пекинга сәяхәткә алып бардылар. Анда алар Гоминьдан төрмәсендә дә булдылар, жәзалау коралларын, шул исәптән, мамык тарый торган ая сыман итеп тактага кагылган агулы Гоби энәләрен үз күзләре белән күрделәр. Диварда 1944 елда шул энәләр ярдәмендә жәзалап үтерелгән "Уйгыр-нугай фетнәчеләре”нен исемлеге дә эленеп тора. Иркен үз күзләренә үзе ышанмады... Аяк балтырлары камырга әйләнеп, урынында чайкалып куйды. Исемлектә уникенче һәм унөченче булып, анын ике бертуган абзыкайлары—Кәррәметдин һәм Әгъләметдин Сәлахиләр бара иде Бераз һушына килгәннән соң экскурсоводтан музейда, йә булмаса, башка архив фондларында бу мөгаззәбләрнен8 9 шәхси эшләре булуы-булмавын сорады.
— Юк, тәкъсир,—диде кытайлы, кояштай елмаеп —Кызганыч, сакланмаган...
Бу минутта кытайлының нечкә сары тешләре Иркенгә шундый ук агулы Гоби энәләре, ә кытайлы инде “интернациональ” кытай Шүрәлесе булып күренгән иде. “Әгәр Жир Шарын миллиард шүрәле басып алса?”—дип сорау бирде үзенә ул чакта. Бу сиңа Достоевский “женнәре” генә булып калмас. Хәзер килеп исенә төшсә, дөрес сиземләгәнен чамалый. Нигә, кытай шовинизмы белән котырган йөз миллионлаган хунвейбиннар шул ук шүрәлеләр булып чыкмадымени? Нәкъ шул көннәрдә Голжада гоминьданчылар татар жәмгыяте нәшрияткә әзерләгән "Чатта" журналының беренче санынын җыелмасын тараталар, һәр жомгада кулдан чыгып килгән “Читтә” гәзитәсен яптыралар. Соныннан ачыклануынча. Гоминьдан разведкасы кулына төшкән кулъязмалар арасында мәшһүр Гаяз Исхакыйнын Берлиннан җибәргән мәкаләсен, журналның Берлинда, Токиода, Оттавада, Нью-Йоркта, Истанбулда булачак хәбәрчеләренең исемлеген табалар. Гоминьдан белән коммунистлар арасында кабынып киткән сугышны, әгәр аны Рәсәй чынбарлыгына күчереп аңлаткан очракта, кызыллар белән аклар арасындагы гражданнар кырылышы дип тә атап булгандыр. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, 1927 елда Кытайда хакимияткә килгән буржуаз-демократик Гоминьдан хөкүмәтен 1917 елда Рәсәйдә гамәлгә куелган Керенский Вакытлы хөкүмәте белән чагыштырып була. Урыс коммунистларының Ленин-Сталин партиясе исә кытайларның Мао компартиясенең анасы иде. Кытайда башланып киткән инсаннар сугышы кытай мандариннары’нын кул астында изелгән уйгыр, дөңгән (саны 25 миллион чамасы булган бу кытайлы мөселманнарны икенче төрле “хуэй”
8 Кешене тереләй — жайлап.көн саен .өлешләп тиресен тунап үтерү өчен уйлап чыгарылган махсус
энәләр җайланмасы.
9 Мөгаззәб (гарәп) - газапланган.газап чиккән
’ Мандарин борынгы Кытайда эре жирбнләүчеләр
дип тә атыйлар), казакъ, үзбәк, татар кавемнәрендә моннан мен. йөз еллар элек югалткан дәүләтчелекләрен аякка бастыру теләген уятып җибәрде. Соңгы йөз ел эчендә Рәсәй гыйфритеннән качып, тугандаш, диндәш телдәш уйгыр халкынын куенына килеп сыенган, шунда ирек һәм мал тапкан, искиткеч тырыш, үзләрендә борынгы Болгар. Казан ханлыклары. Алтын Урда дәүләтеннән килгән һәвәслекне саклаган, укымышлы, мәгърифәтле, намуслы татарлар, саннары ягыннан чагыштырмача аз булсалар да. барлык Шәркый Төркестанга үрнәк санатып, уйгыр милли- азатлык корәшенен шаукымлы илһамчыларыннан берсе һәм хәл кадәре катнашчысы бурычын намус белән үтәделәр. Нәтиҗәдә уйгырларнын Кытай изүенә каршы утызынчы еллар башында янадан—инде ничәнче тапкыр!—башланган милли азатлык хәрәкәте кырыгынчы елларда башка төрки халыкларның да бердәм көрәш фронтына әверелде.
Милли азатлык өчен көрәшнен башлангыч дәверендә Мао Цзе-дун Гоминьданга каршы уйгыр хәрәкәте белән бер платформада торды Гоминьдан уйгырларны Мао кул астыннан чыгару өчен 1944 елда Уйгыр милли-демократик җөмһүриятен игълан итте. 1949 елда Гоминьданны тезләндереп, хакимияткә килгәч. Мао үзенә хас икейөзлелек һәм мөртәтлек белән яшь җөмһүриятне изеп таптады һәм кичә генә үзенә аркадаш уйгырларны һәм алар белән бер сафта көрәшкән татарларны зинданнарга ыргытты.
Чаллының “Татар ашлары" йортында уйланып яткан ватандашыбыз Иркен ага Маоның нәкъ менә шул хыянәтенең гаепсез бер корбаны иде...
Бу хакта уйланганда арка үзәге сызлый башлый. Татар баласы буларак, аны горурлыктан гайре гарьлек тә биләп ала. Нишләмәк кирәк, без бу юлы да элекке тарихларыбызны кабатладык: әйтик, ун бөртек татар яшь уйгыр дәүләтчелеге өчен кан койды, шул ук татарнын бер яна Шаһ галие табылып, аны сатты. Татарнын Фатыйх Мөслимов—"Фатыйх Батыр" бертуган Мәргуб. Әсгать Исхаклар. Гаяз Симәнәй. Үтәмеш Сәмит, агалары Кәррәмстдин белән Әгъләметдин Сәлахи кебек асыл угыллары уйгыр милли-азатлык армиясен һәм анын беренче хөкүмәтен оештыручыларның берсе булып, бу юлда шәһит китсә. Татарстанның бүгенге Буа районының Кишер Аксуы авылыннан чыккан икенче бер Борһан Шәһидуллин дигән баласы...
Бу кешене искә алу белән Иркен аганың йөрәге еш тибә башлады
Борһан Шәһиди... Бар микән татар тарихында анын белән чагыштырырлык икенче бер ифратта күпкырлы, аңлап та бетерә алмаслык катлаулы шәхес? Шаһгали катлаулы, әмма кайчакта кырык халәттә кырык иман кабул итеп, кырык халәттә кырык иманнан ваз кичә, бер-берсенә капма-каршы режимнарга хезмәт итеп тә. шуны батырлык итеп күрсәтә белгән Шәһиди тегенәрдән күпкә катлаулырак кебек. Күз алдыгызга китеренез: егерменче гасыр башларында сәүдәгәрләр җитәгендә Казаннан Шенжанга килә, милләтеннән ваз кичеп, үзен Шәркый Төркестанның Аксу каласында туып-үскән уйгыр дип оран сала. Кичә Казаннын “Мәгариф" кибетендә самавырчы малай, бүген Чүгүчәкнен сәүдә ширкәтендә хисапчы, аннан— Шенҗан губернаторы Ян-Зын-шиннын шәхси тәрҗемәчесе, юл эшләре һәм шоферлар укыту идарәсе җитәкчесе. Шенжаннын Берлиндагы коммерция вәкиле. Берлин университеты студенты. Зайсанда консул, “япон ышпионы". алты ел төрмә, төрмәдә язылган “ Уйгырча-кытаича-русча лөгать", соңыннан “Шенҗаңда үткән илле ел" китабы авторы. Шенҗан хөкүмәте башлыгы. Шенҗан КГБсына нигез салучы бөек шымчы, уйгыр милли-азатлык армиясен коралсызландырып, “халык теләге" буенча Кытай
азатлык армиясен чакырып китертеп. Шәркый Төркестан жөмһүриятен гамәлдән чыгаручы. 1949 елдан коммунист. Мао Цзе-дун урынбасары, хунвейбиннар төрмәсенең ун еллык тоткыны, кытай, уйгыр, төрки телләр буенча телче-галим, дипломат. Маоны мактап шигырьләр язган шагыйрь, публицист, дини эшлекле. Кытай мөселманнары җәмгыяте җитәкчесе, гаилә башлыгы, унлаган бала атасы... Болар барысы да Борһан Шәһиди кебек күпьяклы кабилият, сирәк талант, илаһи вә шайтани сәләтләргә ия булган шәхесне ачып бирәлми. Табылырмы уйгыр-татар тарихында аны ачар язучы? КГБ архивлары ачылмый торып, мөмкин эшме бу? Әйтегез, бу кадәр катлаулы, бормалы язмыш юлларына татарнын шул ук каһәрле язмышы куып кертмәгәнме? Кемнәргә хезмәт иткән ул? Кытай башкисәре Ян Зын-шингамы. фашист жәллад Шең-Ши-сәйгә.ме? Чан Кай-ши белән Мао Цзе-дунгамы? Сталингамы? Әллә барысына бергәме? Бу үзенчә дастани-легендар шәхес күптән түгел—1989 елда Пекинда үлә, үзе уйлап чыгарган әкиятенә тин васыять язып. Уйгырстан Аксуынын Артыш авылында җирләнә. Мамадыш ягында да бар икән андый Артыш дигән авыл...
Хәзер, еллар аша. Иркен ага үзләрен битәрли: Мао коммунизмына артык ышаныч күрсәтүдән генә кыйратылды бит ул оеша гына башлаган уйгыр дәүләтчелеге!.. Жинелү сәбәпләренең берсе Мао мәкереннән килсә, икенчесе—Сталин мәкереннән иде. Алматыдан Себер аша Пекинга Кытай- Уйгырстан сөйләшүләренә очкан уйгыр хөкүмәте делегациясенен Байкал күле өстендә кыйралып төшүе дә. татар Борһан Шәһидинен Шенжан Вакытлы хөкүмәтенең җитәкчесе итеп билгеләнүе һәм аның, яна "уйгыр" Шаһгалие ролен үтәп, утыз менлек уйгыр армиясен коралсызландыруы да. нибары бер корпуска калдырылган гаскәргә җитәкче итеп егерме өч яшьлек полковник, соңыннан Мао имзасы белән генералга күтәрелгән татар Мәргуб Исхаковнын тәгаенләнүе дә. азат Шәркый Төркестан җөмһүриятенең бетерелеп, “тыныч юл белән Кытайга куштырылу"ы да—болар барысы да Мао белән Сталинның килешеп эшләү нәтиҗәләре иде. Тарихка глобаль карасан. шушы ике “бөек" милләт—урыс һәм кытай диктатурасы арасында кысылып җан бирде егерменче гасырда уйгыр-татар милли-азатл ык демократиясе. Татарны Сталин 1918 - 1922 елларда татарсыз калган "автономия" биреп алдаса, уйгырны Мао шул ук юл белән утыз елдан сон—1949 елда кытайлаштырылган Шенжан-Уйгыр автономиясе белән алдады. Тарихлар никадәр охшаш!..Ливон походына җитәкчелек итеп Литваны кискән “генерал-фельдмаршал". Казан ханы булып алганнан сон. аннан да куылган, урыс гаскәрен Казанга өстерәп килеп, ватанын яулап биргән Шаһгалидән кайсы җире ким бу Борһан Шәһидинен? Төрки- татарны. Шаһгалидән кала, дөньякүләм саткан икенче “бөек" төрки-татар түгелме ул? Уйгырлар аны бер килеп аклармы?
Иркен аганын уйгыр милли-азатлык хәрәкәте җитәкчеләрен һәм ул хәрәкәттә шактый җаваплы урыннар биләгән татар агайларын да аклыйсы килә: башыннан аягына кадәр әмерикән һәм совет коралы белән коралланган бер миллиард кытайлыга каршы, булса, җиде корылмалы урыс винтовкасы, булмаса. аучы берданы10. чукмар белән коралланган, орышта тәҗрибәсез, юньләп оешмаган, саны ягыннан нибары ун миллионлы уйгыр, ун-унбиш мең татар белән каршы торып булыр идеме? Юк. хакыйкатән, юк. Уйгырстандагы милли харитә дә бик чуар һәм. сәяси аң дәрәҗәсе түбән вә тотрыксыз иде. Анда Кытайдагы йөз дә бер кабилә-шивәнен барчасы диярлек көн итеп, шулардан биш миллионлы дөнгәннәр. берәр миллионлы мангул. казакъ һәм кыргызлар. 200 менде төрекмәннәр, яртышар миллионлы
• Америка уйлап табучысы X Бердан системасындагы чакмалы мылтык.
“и” Һәм “ту”, 200 мейле “бу", 300 менле “ва" халыклары. ун белән сулны “печән-салам” дип тә аермыйча, уйгыр инкыйлабына бөтенләй битараф калды. Ә менә татарлар, сан ягыннан йөзләрчә тапкыр кимрәк булсалар да, карындаш уйгыр халкынын милли-азатлык көрәшендә шактый зур урын тоттылар...
Гадәтенчә. Сталин да ике фронтка Маодан ким уйнамады Үзен мескен күрсәтеп. Нанкиндагы совет консулына махсус рәвештә ямаулы кием киеп барганы саен, Мао Сталиннан хәерхаһны мулдан алды. Моны Сталин бик яхшы төшенә, әмма “күрмәмешкә" салына иде. Социализмнын бар дөньяда жинүе хакына шулай "беркатлы уйнап”, бер кулы белән мәкерле Маога коралның ин яхшысын һәм мөмкин кадәр күбрәк биргән булып кыйланса. икенче кулы белән кытайларга каршы "идән асты көрәшен" дәртләндереп торды, мөстәкыйльлек өчен баш күтәргән уйгыр милли-азатлык хәрәкәтенә дә корал белән ярдәм итеп, уйгыр сепаратизмын яклады Ул гынамы, сүздә Мао үтенече буенча Шәркый Төркестанны Гоминьданнан азат итеп. Мао кулына тапшырырга, шунын белән "бүленмәс" Кытай төзүгә ирешергә дигән булып, гамәлдә исә Кытайны эчтән бүлгәләп таркату. СССРга ышанычлы, Маога каршы булган төрки-уйгыр дәүләтен төзү һәм аны совет йогынтысына каптыру өчен Сталин Уйгырстанга бары тик татарлардан торган укчы дивизия кертте Яшерен шартларда чик аша корал, кием- салым. азык-төлек кәрваннары агылды Хәрби кинәшчеләрнен күбесе “гэбист” татарлар иде
Иркен 1940 елнын көзен Голжада каршылады. Яна уку елы башлану белән. Үктәбер түнтәрелеше чорында атаклы мәгърифәтчеләр Габдулла һәм Хоснифатыйма Бубилар ачкан татар мәктәбенен дүртенче сыйныфына сабакка бирделәр. Моннан берничә ел элек кенә кияүгә чыккан Зөлхәбирә апасы - Муса жизнәсендә урын булмаганлыктан, Кәррәметдин зуратасынын хатыны—Мохафизә зуринәсенен әтисе Садыйк муллада торып укыды
Голжаны ул үз гомерендә икенче тапкыр гына күрде һәм тан калды Беренче күрүендә анын. Сөләйман картатасы белән гает намазына килгән биш яшьлек сабыйның, шәһәргә, анын үзенчәлекләренә, билгеле, игътибар итәргә зиһене житмәгәндер. әлбәттә Бик кызыклы, бик үзенчәлекле, бик тә тәфрикълы’ кала икән ул!.. Уйгырлар, донгәннәр. казакълар яшәгән Иске Шәһәр һәм күбрәк татарлар яшәгән Яна Шәһәр “гурыты" бер- берсеннән мәгьрури аерылып торалар гуй' Төпкелдән килгән кечкәнтәй кодалары күңелсезләнмәсен дип. ахрысы. Иркенне барча кода-кодачалар буйлап миһман кылдырдылар Туган-тумачалары ла. ай-һай. бихисап икән Менә шул йорттан йортка кунакка йөргәндә. Иркен күрде дә инде тар. берьюлы ике ишәк арбасы да үтә алмаган урам якка тома сукыр, балчык дуваллар11 белән уратып алынган, тышка шылт иткән тавышлары да чыкмаган, тәпәш. яссы түбәләрендә жиләк-жимеш кипкән озынча, үзләре дә балчыктан өелгән, бер тәрәзәсез өйләр—боларда жирле халыклар яши; киресенчә.чиста урамнарында эскәк белән чүпләргә дә чүп әсәре табылмаган, төрле төсләргә буялган капкачлары—күз кабаклары белән урамга караган якты, берничә тәрәзәле, иркен, биек, еш кына беренче катлары таштан, икенче катлары шәмдәй сары, шыптагай бүрәнәләрдән салынган йортлар—боларында Рәсәй коллыгыннан ычкына алган татарлар яши Монда да ясалма ярларына суклыгып һәм сулкылдап арыклар ага. монда да тирәкләр тынгысыз яфраклары белән ярсу жилләргә ни-нәрсә пышылдый-пышылдый серләшәләр, тик барыбер, ничек кенә булмасын, алар берсе генә дә әле кичә генә Кизләвен ташлап килергә мәжбүр булган
Ьмррикълы (гареп ) ж-рылып п Думл (борЫНГЫ торкн ) койма
Иркенгә туган авылы арыкларын һәм сомгыл сынлы тирәкләрен алыштыра алмый. Әй. ничек кенәләр сагына иде беренче көннәрендә Иркен туган авылын һәм туганнарын!..
Һәм татарлык жаныма бер
Фахирәнә' көйләнә. Бар татарлык каннарым саф Алсу сөткә әйләнә.
Таш күңелем эреп бер
Чын мәхәббәткә әйләнә...
Тагын да шул Сәгыйть Рәмидән. Анын шигырьләрен Голжадагы гарәп теле укытучысы хәзрәти Габделгаскәр ярата һәм ятлата иде. Мәктәп мөдәррисе хәзрәти Габдулла Кормаши белән икәүләп алар һәр яна ел алдыннан Сәгыйть Рәми шигырьләрен нәфис уку буенча “Сызла, күнлем!” дигән ярышлар уздыралар.
Барысы да заманны бар иткән кешеләр иде алар. Габделгаскәр хәзрәтләренең үзен генә ал. Гасыр башындагы татар әдәбияты һәм матбугатының, соңыннан мөһажирлектә чыккан татар китап вә белешмәләренең иң бай көтепханәсе анарда иде. Мөхтәрәм Гаяз Исхакыйларның Берлин, Токио. Истанбул эмиграцияләрендә дөнья күргән “Милли юл", “Яна милли юл”, “Төрек йорты” кебек гәзитә- мәжмүгаларынын тулы төпләнмәләре бары тик анын киштәләрен генә бизи иде... Шәркый Төркестаннын ин укымышлы татары, яше туксанга җитүенә карамастан, унлаган баласы берлә биш гектарлык жиләк-жимеш бакчасы асрады, табигате белән сизгер табиб, барлык Шәркый Төркестанны күк чәй һәм как белән тәэмин итте. Эре сөякле, ап-ак сакаллы бу инсан, китап-каләмен өстәлгә кую белән кулына үзеннән дә зур китмәнен алып, авыр михнәттә булды. Каләмнән, белемнән тыш, абруйны, малны, азыкны һәм байлыкны менә шушы Олы Китмән дә китерде ана. Әгәр киләчәктә Шәркый Төркестанда татарга һәйкәл куелса, ул мотлак ун кулына каурый каләм, сул кулына җир шары кадәр китмән күтәргән Габделгаскәр хәзрәт булырга тиеш... Габделгаскәр хәзрәтләрен... хунвейбиннар ...................................Бу хакта
сөйлисе килми!..
Күз аллары караңгыланды.
Хунвейбин дигән сүз телгә килү белән күз алдына көрәштәшләре килеп баса. Әнвәр Локман... Үтәмеш Сәмит... Рәүф Габит... Ике туган агасы Горфан Сәлах... Мәҗит Сәфәргали... Тәлгать Биктаһир.. Зәңгәр күзле, ишелеп төшкән чәчле, кем? Рәүф Борындык... Фарук Сираҗи. . Какча гәүдәле, тиен кебек җитез үсмер, кем иде әле ул? Зыя Алдагар, әйе, нәкъ үзе!.. Гыйләҗетдин Хәйри...
Ул бармакларын бөгеп санады. Унмы? Ун. Уйгыр туганнарның милли дәүләтен төзү өчен көрәшкә чыккан ун татар егете. Беренче мәртәбә ул дусты Әнвәр белән 1944 елның 6 ноябрендә кулга алынды. Ана нәкъ ундүрт яшь иде. Гоминьданга каршы татар, уйгыр, казакъ телләрендә өндәмәләр ябештергәндә эләктерделәр аларны. Төрмәдә тимгелле тиф йоктырды. Бары тик өч айдан, мәктәп мөдәррисе Кормаши китергән ышанычнамә кәгазеннән соң гына азат иттеләр мәхбүсләрне. Озакламый Гоминьдан уйгыр-татар яшьләрен көчләп армиягә ала башлады. Хәрби хезмәттән баш тартырга чакырып, өндәмәләр ябештергәндә Әнвәр ахирәте белән тагын да чак-чак эләкми калдылар. Ниһаять, яңа оешкан уйгыр милли-азатлык армиясе белән Гоминьдан арасында канлы сугышлар кабынып китте.
’ Фахирәнә (гарәп.) горур булып.
Голжада йорттан-йортка күчеп, яшерен яшәгән яшьләргә гимназиядә уку мөмкинлеге беткән: әгәр мәктәпкә барсалар, аларны шундук кулга алачаклар. Әнвәр белән Иркен ике дә уйламый Гаяз Сәмәнәи оештырган өч йөз кешелек татар батальонына язылдылар. Күп тә үтми, уйгыр гаскәрләре белән кушылып, уйгыр-нугай бригадасы булып йөретелә башлады
Нибары унбише белән генә барган Иркен милли-азатлык сугышында үткәргән ике елы эчендә ир-егет булып чыныкты. Нинди генә хәлләргә очрамады да, нинди генә шәхесләр белән танышмады! Алар арасында өлкән яшьтәге көрәштәшләре—уйгыр-нугай бригадасы командиры полковник Мәргуб Исхак, анын урынбасары полковник Рәфыйк Байчура, соныннан Шәркый Төркестан Жөмһүриятенен баш сәркәтибе булачак Рәхим Сабирхажиев, журналист-шагыйрь Хәмит Төхфи, телче галим Гыйләжетдин Госман барысы да татарлар иде
Егет яшь дәүләтчелекнең язмышын хәл иткән Ачалы Түбә. Шуга Тау. Озын Болак авыллары янындагы атаклы сугышларда катнашты Милли армия җитәкчелеге, корал-ядрә саега башлагач, Иркен кебек 15-18 яшьлек үсмерләрдән генә оештырылган диверсион төркемгә, Элә хәрби округына үтеп кереп, Гоминьданнын яшерен саклагычларыннан корал алып кайту бурычын куйды. Манас елгасын кичеп. Тәнре-Шәм тауларынын алты мен метрга житкән биш сыртын—Арал Түбә. Баш Түбә. Үлем Түбә. Башчыкмас Түбә, Тәңре Түбәләрне үтеп, жиде кон, жиде төн эчендә ач-ялангач булып, дошманның Бора-Таладагы цейхгаузларыннан йөз илле баш атнын сыртына төяп, корал алып кайттылар
Бу сәфәрдә мыек төкләре төртеп кенә чыга башлаган үсмерне кырлачлардан атылып төшкән чишмәләр, түбәләре болытларны тишеп чыккан тауларга караганда да ныграк таң калдырганы сүнгән борынгы учакларны үз артларыннан яңартып бару булды Моннан сигез гасыр элек кеше аягы басмаган биек тау кыяларында борынгы боек Чынгыз-хан баба, Уйгыр каһанатларыннан калган, ташландык сигнал манараларын очраттылар алар. Аңлады, мәңгелеккә үзе кичереп ашлады Иркен: ташландык ут-учакларны яңартудан, үз артыннан маяклар калдырып барудан да илаһирәк гамәл юк икән дөньяда Әйе, алар, ялангач куллы һәм ялангач йөрәкле татарлар, башлары йолдызларга орынган табигать балалары, нәкъ сигез гасырдан сон. уйгыр туганнары һәм үз азатлыклары өчен алышка чыгып барышларында борынгы манараларның серле күзәнәкләрендә утлар ялтлатып. һәр күзләүдә янган ут, янган ут янында кизү, азык һәм ягулык сумала калдырып бардылар да бардылар Карангы төннәрдә тау араларындагы көмеш томаннарда күңелләргә жылы нурлар сибеп, утлар жепселе талпына иде алар артыннан Төрки бабаларның моннан сигез гасыр элек күтәргән манаралары бүген шул ук баскынчыларга каршы корәшкән татар-уйгыр балаларына ярап куйды Әле дә. көндәлек тормышын авыр сынаулар, шик-шөбһәләр биләп алган минутларында, кайчандыр яшь күнеленә уелып калган бу хатирәләрне ул һәрчак тетрәнеп искә ала һәм Тәнре-Шәмнен Башчыкмас түбәләрендә мәнгелеккә мирас итеп шәмдәлләр божрасы яндырып калдырган бабалары белән очрашып киңәшкәндәй була.
1944 елнын язында киңәйтелгән татар мәктәбендә укучы яшьләрнең Гоминьданга каршы яшерен оешмасы оешгы Иркенне бу оешмага сыйныфташы Әнвәр Локман алып керде Ул татар яшьләрснен ин югарыдагы оешмасы җитәкчесе I аяз Сәмәнәй белән таныш икән Гаяз һәр татар мәхәлләсендә дошманга каршы шундый тәшкиләт*ләр төзүне бурыч кылган, имеш Аларнын тәшкиләтенә мәктәптән барлыгы унбиш
" Ташкнлог (гароп) оешма.бүлск
сабакташы кушылды. Уйгыр гаскәренен Гоминьданга каршы сугышы татар өчен дә изге сугышка әйләнде, чөнки уйгыр дәүләтчелеге аякка баса алмаган, Гоминьдан хакимияте җиңгән хәлдә, урыс коллыгыннан качып килгән татар кытай коллыгына кереп батачак иде. Менә хәзер, ул вакыйгаларга илле өч ел узгач, чорлар һәм дәверләр чаршавын сыдырып, ул милләтенең алтын тамырыннан пәйда булган бу сирәк егетләрне күз алдыннан үткәрә башлады. Алар тарихтан исемсез югалдылар бит... Сон аларны тарихта калдыру исән көрәштәшләре, шул исәптән Иркеннең дә бурычы түгелмени?! Юк, язарга кирәк бу китапны, язарга кирәк!.
Шәркый Төркестан гаскәре сугышчыларының кигән формалары ифрат та матур һәм уңайлы иде. Иркен дә бик яратты аларны. Көзгедәй ялтырап торган күн итек, бүлтәеп торган зәңгәр галифе һәм кайма кесәле китель, анын өстеннән аркылы-торкылы күн пәртүпи, зур йолдызлы ятма- погоннар, як-якка янтайган каракүл башлык, башлыкта кикрик, кикриктә ярымайлы йолдыз. Бу кадәр фырт һәм ыспай киемнәрне кемнәр тегә иде, дисез? Шул ук татар кызлары тегә иде аларны.
Биредәге өч менләп татар гаиләсе арасында сөт аерту сепараторы һәм атаклы “Зингер” маркалы тегү машинасы булмаган гаилә бар иде микән? Юк иде. Алар бит заманы өчен бүгеннең ин соңгы маркалы “мерседес”, “ролс-ройс”лардан да зуррак мөлкәт санала иде. Советларда мондый мөлкәте булган күпме кешенең башы катырга китте! Менә шуна күрә дә Төркестандагы һәр татар гаиләсе яшь уйгыр гаскәре өчен кием тегү фирмасына әйләнде. Гаскәргә келәтләрдән олау-олау иген, карбазлардан бал, май һәм ит агылды. Ул гынамы? Гаскәргә сугышчы бирмәгән татар гаиләсе калмады. Әнә, Голжадан унбер кыз үстергән Бәйрәмбикә түтки. малайлары булмагач, изге сугышка берьюлы өч кызын озатты. Сәлимә, Галия, Кадрия атлы иде алар. Исәннәрме? Әллә башкайлары сөргеннәрдә череде микән?
Урыс-Баскан, Тоз-Түбә, Чинга Йир тарлавыкларында берничә мәртәбә җимергеч җиңелү кичергәннән соң, артыннан СССРдан кертелгән корпус, ун тарафтан уйгыр милли гаскәре, алдан Маоның Кызыл гаскәре арасында торып калган Гоминьданга милли-азатлык хәрәкәте юлбашчылары белән сөйләшүләр башларга туры килде. Ниһаять. Маога каршы көрәштә ышанычлы арка булдырырга теләп, ул уйгыр халкының мөстәкыйль Шәркый Төркестан Җөмһүриятен (ШТҖ) төзү хыялы белән килешергә һәм 1944 елнын 12 нояберендә бу хакта бар дөньяга игълан итәргә мәҗбүр булды. Әмма монысы да чираттагы кытай хәйләсе белән типченгән иде...
1944-48 еллар сугыш шартларында аякка баса алмаган яшь җөмһүрият өчен фаҗигале, акланмаган өметләр чоры булып калды. Уйгырларның кытай изүенә каршы исәпсез-сансыз баш күтәрүләренең монысы да унышсыз тәмамланды. Дәүләт асрау тәҗрибәсе кулыннан алынган милләтнең яңадан дәүләтле булу хыялы да капчык төбендәге ком бөртекләре генә икән ул. Әйе, дәүләте хакында хыялланган милли мәнфәгатьчеләрне алдау-йолдау авыр түгел. Ничә мең еллаган дәүләтчелек тәҗрибәсенә нигезләнгән, дәүләти хәйләкәрлеге капчыгыннан тулып ашкан Гоминьдан һәм Мао Цзе-дун хөкүмәтләре, тирәннән уйланылган хәйлә нигезендә һәм нәкъ әнә шул ватандашыбыз Борһан Шәһиди ярдәмендә, имеш, үзләре тарафыннан “танылган” Шәркый Төркестан Җөмһүрияте гаскәренен искергән коралларын яңага алыштырабыз дигән булып, әүвәлдә барлык уйгыр-татар әфисәрләрен коралсызландырды да куйды. Гаскәр башсыз калды.
Иркеннәрнең диверсион төркеме, Голҗага үтеп, бу хәбәрне совет консулы Федотовка җиткергәч, консул әллә махсусан, әллә чын күңелдән “ялгышкан” булып кыйланып, ошбу хакта ачык матбугатта “кискен" нота
белән чыкты. Әмма Гоминьданнын бу нотадан сон шылт итеп керфеге дә селкенмәде. Анын контрразведкасы исә. шуны гына көтеп торгандай. Иркеннәрне төрмәгә ыргытты.
Шул ук көннәрдә Гаяз Сәмәнәй җитәкчелегендәге егерме татар каһарманы, кулга алынып, хөкемсез-нисез башлары киселде һәм коега салынды. Бу вәхшилек барлык Кытайны тетрәтте. Борәдәрләре шәһитләрнең богаулы аяк-кулларын. гәүдә кисәкләрен генә табып алып җирләделәр Башларының әле булса табылганы юк. Каиларда череде икән б\ алтынга бәрабәр татар башлары?
Унике татар егетен төрмәдә алты ай тоттылар. Сукалы сабаннарга дүртәрдән җигелеп, җир ермачлады. "Шушы мәйданны сөреп чыксагыз, үзегезне азат итәбез", дисеннәр дә. ничек ышанмыйсын9 Иркен аңлады: золым кешедән җирдә сөрдерә икән. Кайчак алтын күзләре, чокырларыннан тәгәрәп, сөрелгән кара туфракка төшкәндәй тоела иде
Алтын дигәннән. Ата-аналары. туганнар хак алтын тапшырмаган булса, аларнын алтын башлары да шул сука астындагы тупракта черер иде. бәлки. Кытай кешесенен акчага, бигрәк тә алтынга, туган ата-анасын сатарга әзер торуы борынгыдан билгеле нәрсә Татар җәмәгатьчелеге, мәхбүсләрнең ата-аналары, туганнары, ришвәт биреп, зиндан шартларын яхшырту өчен бихисап иҗтиһат кылдылар. Ахыр чиктә, гәперә торгач, килештеләр: бар татар җәмәгатеннән кеше башына берәр кило—җәмгысы унике кило алтын җыештырып, төрмә җитәкчелеген сатып ала алдылар Алтын дигәнен кытайлар кесәсенә кергәннән соң. бу унике егетнсн зиндан документлары, имеш, "янгынга очрап, юкка чыктылар" да—алар, үзләре дә. ниһаять, иреккә чыктылар.
1948 елда Гоминьдан җиңелде
1949да Кытай халык җөмһүрияте төзелде. Хакимият Мао коммунарлары кулына күчте.
Шул ук көннәрдә Мао уйгырларның 1944 елдан бирле “суверен дәүләт" исәбендә йорегән Шәркый Төркестан җөмһүриятен йотты Мондый йотыш Сталин белән Гитлер арасындагы Мюнхен килешүенен кытай-уйгыр варианты булды. Сталин мона кадәр үзе яклаган булып кыланган төркиләрне кытай авызына ыргытты да. кытайга каршы уенга мангулларны кертеп, аларны дөньякүләм күтәргән, үстергән булып уйнаклый башлады
Мао да йоклап ятмады.
Гоминьдан уйгыр дәүләтчелеген булдырмаячагын яшермәгән иде Шуна күрә җирле милли лидерларны үстермәде Атар урынына Борһан Шәһиди кебек "нугайлар" асрады Мао Цзе-дун исә уйгыр дәүләтен булдырабыз дигән уен уйнап, уенга сәяси көч булып өлгергән уйгыр вәкилләрен түгел, ә һаман да шул билгеле цирк көлкечесе—үзенең милли мәсьәләләр буенча "урынбасары" Борһан Шәһидины кертте Маога милләте ягыннан уйгырга якын, “Татарстан АксуьГнда түгел, ә ясалма рәвештә "Төркестан АксуьГнда туган" дип игълан ителгән "вакытлы исәвән" - җирлексез каһан кирәк иде. Анын исәпләвенчә, уйгырның вакытлы ханы бурычларын рухи-тарихи мәнфәгатьләре, дине, теле ягыннан уйгырга бик тә охшаган “нугай” үти алачак иде. Шәркый Төркестаннын дәүләти киләчәге турында сөйләшүләр алып бару өчен совет самолетында Пекинга юл алган ШТЖ җитәкчелеге, шулар арасында ике нугай-татар министры. Байкүл өстендә "һәлакәткә" очрап, кыйралып төшкәннән сон. Мао. уйгыр оппозициясенең каршылыгын җимереп. Шәһидины Шәркый Төркестан Жөмһүриятенен Вакытлы Хөкүмәт премьер-министры итеп тәгаенләүгә иреште 1949 елда Кытай Халык Жөмһүрияте оешкач. Борһан Шәһиди Сталин һәм Маодан төшкән “тарихи бурычын" үтәп. ШТЖ гаскәрләрен тулаем
коралсызландыра алды. Аһ. ни зар. 1949-55 елларда Шенжән хөкүмәтенең башлыгы булган ватандаш-милләттәшебез Борһан Шәһиди кулы белән кытай империалистлары уйгыр мөстәкыйльлегенең сонгы валчыкларын ашады...
Үкенеч, бик тә кызганыч иде бу хәлләр. Явыз Иванга Казанын. Арча. Мамадыш. Алабугаларын яулап биреп, татарны урыска кол иткән Шаһгалиләр, Камай морзалар. Үктәбер түнтәрелешеннән сон янараллар кылычы аша совет зинданына кертелгән Урта Азияләр аша инде шул ук татар Борһан Шәһидилар кулы белән кытай зинданына кертелгән уйгырлар—бу без. болгар-татарлар. үзебез кол була торып та. башкаларны да коллыкка илтә торган “батырлыклар” өчен яратылганбызмы әллә. Раббым?! Солтангалиевләрен төрмәгә тыгып, татар Татарстаны урынына калдыктан калган чуаш-чирмеш Татарстаны оештырган Сәедгалиевләр— безме бу?! Иркен аганың ишетеп белүенчә. Казанда кемнәрнеңдер Борһан Шәһидины бер яклы гына бәһаләп.аны бары тик "милли каһарман”лык. алты мен кытай иероглифын белгән зур телче галим-голәмәлек көрсиенә утыртасылары килә, имеш. Юк. уйгыр-татарны кытай империясенә саткан яна бер Тәфкилев кенә ул. Тагын бер "янарал". Үзе дә алданганмы9 Әллә төптән уйлап эшләгәнме? Ничек кенә булмасын. Борһан Шәһиди— татарның сирәкләрдән сирәк бер фажигаи улы. Хакимияткә хунвейбиннар килгәч, татар милләтчесе буларак, тугыз баласы белән бергә кулга алынган һәм ун ел төрмә шулпасы ашаган бу искиткеч катлаулы адәмзат. Иркен ага уйлавынча, татар милләтенең бары тик "гарьлек тупсасы”нда гына тотылырга тиеш түгел. Көн килер, татарның ачык күзле тарихчылары ана һәм башкаларга гадел бәясен бирер, иншалла!..
Соңыннан. Әмрикәгә күчкәч. Иркен ага Хәсән Туфаннын уйгырларга теләктәшлек белдереп язган шигырен укыган иде. "Кем көчлерәк" дигән бу әсәр аңа “Казан утлары” журналы аша килеп ирешкән иде.
"Кем көчлерәк илдә—шул яши",—дип.
Уйгырларны йота Маолар...
Ерткычлык бит. бабай, вәхшилек бу Күсәк белән җиңә алулар...
Кичә генә уйгыр дәүләтчелеге өчен җан атып йөрүчеләргә кара көннәр башланды. Шул чорда оешып кына маташкан Берләшкән Милләтләр Оешмасының күз алдында Шенжәң төрмәләре һәм Тәкла-Мәкан катыргалары "уйгыр-нугай сепаратчылары" белән тутырылды. Советлар Союзы һәм башка "халык демократиясе" илләренең күзен каплау өчен. Мао кичәге “мөстәкыйль" ШТЖ урынына кесә курчагы ШУАВны. ягъни “Шенжән уйгырларының автономияле вилаяте"н оештырды. Бер уйгырга ун кытай исәбеннән Уйгырстанны кытайлаштыру башланды Кытай халык армиясе әмрикән студебеккерларга төяп, көне-төне миллионлаган кытайны Шәркый Төркестанга күчерде. Ун ел эчендә кайбер вилаятьләрдән күчерелгән кытайлылар саны гомумхалык санында бер проценттан җитмеш процентка җиткерелде. Уйгырларга мал бәйләр, аяк басар урын калмады. Мона кадәр эшсезлек, ачлык, ялангачлыкның нәрсә икәнен белмәгән Шәркый Төркестан ачлык дәрьясына чумды. Бер үк вакытта Әмрикә. Бөекбритания. Франция кебек бөек мәмләкәтләр алдында төчеләрдән дә төче, чын мәгънәсен Сталин белән Мао үзләре генә аңлаган, белгән, чынлыкта исә кем кемне ныграк алдый, шомарта ала дигән принциптан чыгып оештырылган "совет-кытай дуслыгы" башланды. Ике хәйләкәр төлке чабуыннан чыккан бу “дуслыкның", кем әйтмешли, май ягып ташласаң, эттә ашамас кайбер “милли" формалары.
мәсәлән. Уйгырстанда гамәлгә ашырылды
һәм. һич тә көтелмәгәнчә. Кечкәнтәй генә мисал. 1952 елда булса кирәк. Шенжән вилаяте авыллары һәм шәһәрләрендә “Кубанские казаки" дигән совет фильмы күрсәтелә башлады Иркен аны соныннан урысчадан “Коман качаклары" дип тәржемә итергә мөмкин икәнлеген белде: Кубань— ком, команнар иле, казак—качак дигән төрки сүхтәр бит. Бу ике төрки сүздән торган урыс тәгъбиредер кү!.. Югарыдан төшкән махсус күрсәтмә боеруынча, аны карамаган кеше калмаска тиеш иде. Карар үтәлешен махсус органнар күзәтте. Кино башланыр алдыннан һәм тәмамлангач, ниндидер шикле Барый Мәрдән дигән бәндә ачыктан-ачык совет паспортлары алырга өндәде, СССРга кайтырга димләде. Голжа татарлары бу фильмны йәрминкә клубында биш көн буе карадылар Тамашачыларга татлы чәй эчерделәр. Икешәр фунт дөге тараттылар. Дөге төенчекләреннән тулган залда алма төшәрлек тә урын калмады Шунысы хәтердә: фильмны урысчадан татарчага шул ук Барый—татарларга бөтенләй таныш булмаган кеше татарчага тәржемә итеп барды. Иркен ул кешене бүтән күрмәде Соныннан аңлашылуынча, ул органнар тарафыннан махсус иөретелгән шымчы-тәржемәче булган. Совет дәүләтендә калхуз тормышынын никадәр гүзәл булуын, аш-сулардан сыгылып торган өстәлләрне, жыр-мон янгырап торган авыл мәйданнарын шәрехләгәндә ул мактауларның чиген белмәде Барысы да яхшы! Совет Ватанына кире кайтыныз! Анда сезләрне көтә- көтә котск булганнар!.. Ватанын сагынган татарлар куанычларыннан вә тан калуларыннан туктаусыз тел шартлатты. “Ничек кәттә яхшырган икән тормыш безнен илләрдә! Ничек гүзәл икән безнен ватаннарда эчке вәзгыять!"
Татарлар арасында ватанга кайту өянәге кузгалды. Теләүчеләрдән имза, акча жыю башланды. Совет һәм кытай хакимиятләренә бары шул гына кирәк булган икән. 1953 елнын язында татарларның СССРга кайтырга чыккан ике йөз кешелек төркемен кытай сакчылары мылтык уты белән каршылады. Күпме кеше үтерелде, күпмесе гомерлеккә гарип калды, күпмесс хәбәрсез югалды!
Ватанга кайтып ирешү турындагы татлы уй капкынына Иркен үзе дә капты. Ул ата-анасыннан рөхсәт алып, нәселдән беренче булып туган илгә сукмак салырга ният итте Әмма моннан алдарак булган фажигаләр кабатланмас микән дигән шөбһә тынгы бирми иде. Шуна күрә яшьләр оешмасы, бернинди һәлакәткә юл куймас очен. кытай ягы белән бу хакта алдан килешеп, татар яшьләреннән 600 кешелек тәхәшшед9 туплады Тәхәшшед ришвәт өчен шактый сумма акча вә алтын туплады Әүвәлдә аларны чәчәкләр белән кытай чик сакчылары каршылады Ришвәткә дигән акча кытайлар кулына күчкәч, капкалар ачылды, ниһаять, аларны. елмаеп вә чәчәкләр күтәреп, совет чик сакчылары каршылады Мөһажирләрнен яртысыннан күбесе Казан, Уфа. Пенза тарафларына юл алырга тиешләр иде. Әмма, совет чиген үтү белән, аларны Казанга түгел, хәтта Алматыга да үткәрмәделәр. Панфилов калачыгындагы резервациядә ип и-суда яшәтеп, алты ай буе чик буе корылмаларын төзеттеләр дә. как-сөяккә калдырып. Кытайдан чакыртылган студебеккерларга төяп, кире Шенжәнгә кайтарып ыргыттылар. Һәм “нугай сепарат-автономчылары" дигән исем тактылар Бу исем белән беркая, бернинди эшкә урнашып булмый иде Уйгыр әйтмешли, хураз"’ кайда да бер төрле кычкырды
Сәяси һәм хәрби көрәшләрдә шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплап өлгергән Иркен туган Кизләвенә кайтып төшкәндә егермесе өстендә rue
‘ T.ix.itiiiiic.i (г.»|хэ11 ) тупланма, тиркем,армия '• Хурал < уйгыр ) *»точ
Шәркый Төркестанда булып үткән инсаннар сугышы Иркеннең атасы белән ике бертуган агасы Кәррәметдин, Галләметдин белән бергә алардан туган Туганайлары Хәсәншәех белән Илбарисны, туганнан туган сылуы Зөлхиҗҗәне вакытыннан алда гүргә керткән иде. Ул авыл зиратында вакытлы-вакытсыз тормыштан үткән Сәлахиләрнең жәсәдләрен зират итеп, дога кылды.
Авыл зураеп киткән иде. Барлыгы илле алты утар. Һәр утарында атасы яктырткан электр уты бар. Ул күрмичә торган алты ел эчендә буй-сын җиткереп, башлы-күзле булып өлгергән Туганайлары һәм Сылукайлары, гаиләләреннән бүленеп, башка да чыкканнар. Бу алты ел ата-анасын да ярыйсы гына талкыган, күрәсен. Олыгаеп, тартылып калганнар. Фәррәхетдин улы кайту хөрмәтенә бар нәселен җыеп, аш мәжлесе үткәрде. Мәжлес алдыннан ул Иркен белән аерым сөйләште.
—Ярар, угьлым. Булыр-булмас җөмһүрият өчен җитәрлек көрәштең. Хәзер үзен турында кайгырырырга вакыттыр Коммунистлар динне тоттырмыйлар. Без, Сәлахиләр, ары таба мулла булалмабыздыр кеби... Муллалыкны яшертен кылыш кирәк..
Аны өйләндермиләрмени? Атасы нидер әйтеп бетермәде. Кардәш-ыру җыелган мәҗлеснең һәр тын алышында Иркен атасы авызыннан теге хикмәтле сүзне көтте. Бу сүз анын өйләнергә тиешлеге хакында булырга тиеш иде кебек. Булды хикмәтле сүз. Тик, ни гаҗәп, өйләнү турында түгел иде.
—Монда чит кеше юк,—дип сүзен башлады Фәррәхетдин. —Барыгызга да мәгълүмдер ки, минем угьлым Иркен бу—күпме быгырдаса да пешмәс җөмһүрият өчен алты ел сугышты, канын түкте, саулыгын сарыф итте. Әлхәмделиллаһ, исән-аман илләребезгә кайтты. Вәләкин, бик теләсәм дә, мин аны әлегә өйләндерми торырга карар иттем...
Табын авыр тын алды. Иркеннең сулышы кысылды. Мич арасында йөрегән әнкәсе каз бәпкәсе сыман нечкә генә итеп “кһе” дигән аваз чыгарып куюдан ары узмады.
—Әйе, Иркен угълыма әлегә өйләнү кирәк имәс. Бераз иртәрәктер. Ана Голҗадагы яңа татар мәктәбендә укышын дәвам итү зарур. Авылыбызны саклыйсыбыз килсә, минем угълыма мөгаллимлеккә укыш кирәк... Укыш! —Атасы агара төшкән кашларын сикертеп, бу сүзне кәррә-кәррә кабатлады. —Иртәгәдән!.. Мин гимназия мөдәррисе Габдулла әфәнде Кормашига хат язып, аны тәкъдир итәчәкмен. Ил өчен көрәштә укыштан аерылган угълымны кабул кыл, диячәкмен. Кытайда—укымаган татар кем ул? —Ул үткер карашы белән Иркенгә карады. Егетне гүя булат кылыч айкап үтте. —Кытай мәмләкәтендә... укымаган татар—кол ул!.. Арба-кәш" ул!.. Минем угълыма укышка сезләр дә фатихагызны бирерсез, иншаллаһ Авылыбызнын мөгаллимәсе Фатыйха тутакайга да алмаш кирәк, шулай бит? Угълыбыз авылга мөгаллим булып кайтса, начар имәс иде, ә?
Ниһаять, барысы да Иркенгә карап, иркен тын алды. Алар куанган иде. Авылларына үзләренең мөгаллиме болады!..
—Токиода яшәп яткан шагыйремез Фәрит хәзрәтләре Ибраһим нәрсә дигән?—дип дәвам итте атасы.—
Башка бернәрсә кирәкми. Халкым какмый караса. Сызган кара буявым Татарыма яраса,—
дигәнме? Безгә әнә шул кара буяунын өзлексез сызылып торуы зарури
'1 Арба-кәш (фарсы ) — "арбалы кеше". арбада йөк ташучы. күчәрбашы.
гамәлдер, кардәшләр...
Табындагы һава тагын да сафлангандай итте
—Аннан Без. —Ул озак итеп сүзен алып китә алмый торды. —Без. Сәлахиләр, үзегез беләсез. Явыз Иван Казанны аударган көннәрдә Колшәриф мәсҗиде түбәсеннән орыс сөнгесенә сикергән арыслан—имам Колшәриф нәселен дәвам иткән дин әһелләребез. Муллалар, имам- хатыйплар. ягъни мәсәлән. Әмма бүгенге коммун Кытаенда дин тыелган, мөселман дине—аеруча зур золым астында. Бәс. шулай булгач, минем угълым... —Атасы як-ягына каранды. —Тыелып кына яшерен генә булса да сабыйларыбызга дөньяви галәмәтләр берлән бергә дин аслы-тамырларын да бирә алган булыр иде. Аннан. Голжа татары—телен бозмаган татар'
—Картая төшмәсме, Фәррәхетдин?—дип сак кына сорап куйды кемдер.
—Ирләр картаймый,—диде Фәррәхетдин тавыш килгән якка башын да борып азапланмыйча. —Ирләр йә ир була, йә ир булмый
Иркеннен миендә ниндидер кояш ялт яктырып куйды. Гүя табынга нур балыкты. күк йөзенә яна йолдыз вакыйгь булды. Тар урыннар кинәйде Мона кадәр кысылып утырган табын таманланды да куйды Һәркем үз алдына канәгатьлек белән тамак кырып алса да. ризасызлык күрсәтү, борын астыннан мыгырдану кебек нәрсәләр колакка чалынмады
Атасынын шушы сүзләреннән сон Иркен нәкъ менә шушы мизгелдә ир-егет һәм мөселман ир-егете булып җитеште кебек Ул атасына каралы Атасы да. барлык табын да. хәтта әнкәсенен тәрәзә кашагаларына элгән чүпләм тастымаллары да нурлы иле Ул бәлки гомерендә менә шулай анлы рәвештә беренче тапкыр җирдә көч. сугыш, суеш исәбенә яшәүне, тупас кочне чит-ят күргән мөселман иманында яратылуына куанды Ул шушы мәҗлестән сон әтисен бар күкрәге, бар тын алышы белән яратты. Ул шушы мәҗлестән сон татар шигъриятенең нинди көчкә ия булуына тагын бер кәррә инанды
1951 елнын көзендә, бер сыйныфка артка чигертеп. аны Голҗанын сонгы елларда зурайтылып, “гимназия" дип тә атала торган татар мәктәбенең алтынчы сыйныфына укырга алдылар Голжа татарларында туган телләренең яхшы саклануына бик тә куанды Иркен Үзенен татарчасы өчен дә ул шул Голҗага бурычлы Атасы бер нәрсәдә бихәбәр булган: татарнын сирәк тәрбияче-галимнәренен күбесе, шул исәптән атаклы педагог Габдулла Кормаши да Голжада юк иде инде Соңыннан, бик күп еллар узгач, күпләр кебек, анын да “Кубанские казаки" кебек тамашаларга алданып Союзга кайткач. ГУЛАГта җәзаланып үтерелүе мәгълүм булыр Гимназияне мактаулы шәһадәтнамә белән тәмамлаган Иркенне, “аз санлы кавем" вәкилләренә атап бүленгән Мао вакансиясе нигезендә. Әремче Милли университетының биология бүлегенә имтихансыз кабул иттеләр
Уку уйгыр һәм кытай телләрендә алып барылды. Укытучылар арасында татарлар да бар иде. Алты мен иероглифтан мен иероглифны белсәк, кытайча укып-язып була Шунысы гажәп бер иероглиф ун төрле укыла Бу Пекин диалекты белән Шанхай сөйләшен, боларын башка җирле сөйләшләр белән бутамаска ярдәм итә.
Университетта укыган чорда ул булачак хәләле—Мәдинәсе белән танышты. Әремче мөселман җәмгыяте мөтәвәлие Зариф хәзрәт кызы иде ул Бик тә диндар, бик тә тәкъва Зариф хәзрәт намазларын күбесенчә мәчеткә килеп укыган Иркенне ифрат кыналарда яратты Кызын жиле сыйныфтан ары укытмаган иде ул. Өендә генә калфаклар, кәләпүшләр, күкрәкчәләр тегә һәм аларны путал белән каеп, энҗе белән чигеп кенә утыра Мәдинәсе И-их. аның чибәрлеген күрсәгез! Күз тимәсенгә ташлары ачык зәңгәр
Кыска буйлы, йомры тәнле. Нәкъ куен иркәсе. Нәрсә төс, кеше төсе? Ул караңгыда да күренә алган матурлык. Ул сабыр, ә менә Иркен ут иде. Алар икәүләп шушы тормышның Вакытын вә Аралыгын сабыр ут белән тутыра. Тутыруын тутыра, тик менә Мәдинәсе генә чигү чигеп утыра. Атасы Зариф хәзрәт Мәдинәне беркая, хәтта абзар артына да ялгызын җибәрми. Бер- берсен сагынышкан яшь йөрәкләргә бер генә юл—хатлашу гына калды Хатны тапшырырга да кеше кирәк бит әле, биллаһи газыйм!.. Анысыннан да чара таптылар. Кешелек тарихында Мәгъшукларның бу кадәр хәйләкәр, бу кадәр башкитәр ысул белән хат йөртү очрагы булганы булмагандыр бәлки: мәчеткә килгән Зариф хәзрәтнен ун калушасындагы олтан астына сала торган булдылар алар мәктүпләрен. Мәктүпне уку бер ләззәт китерсә, аны олтан астыннан тартып чыгару яшьләргә икеләтә ләззәт, икеләтә шигърият, икеләтә яну шәфәгате өсти иде!..
Ике мәгьшук, иркендә калгач, үзләре генә анлап, шырык-шырык көләләр иде.
Алар яратышып өйләнештеләр. Бар тирә-як, туганнары мәгьшукләрне Таһир-Зөһрә дип атый иде. Берсен-берсе бер генә көн күрми торса да, үләргә җитеп сагыныша иде.
Иркен аганың күз алдында башта Кизләүнең аргы очы барып тоташкан куе кара урман, андагы кичке кояш нурлары белән шыплап тулган Йолдызлы Чоңгыл чокыры пәйда була. Әнә алар, кияү белән кәләш, җитәкләшеп, таулардан төшәләр дә, Йолдызлы Чонгылнын корыган нарат энәләре белән түшәлгән сары сукмагыннан киләләр.. Кояш арба эзләренә сузылып төшкән шәүләләрне озынайта... Әнә алар, кияү белән кәләш, капка баганасы башына еш кидерелү-салдырудан чак кына өзелми түзгән бау боҗрасын ычкындырып, ихаталарына керәләр.. Күп тә үтми бу күренешне Сент-Льюистагы утарлары алыштыра. Анда картын көтеп-көтеп көтек булган, әмма килеп туган шартларда ике хезмәтчесе ярдәмендә менә бер елга якын инде дөньяны сөйрәп барган Мәдинәсе. . Менә ничә ел инде тын кысу—астма чире белән җәфалана мескенкәй. Дымлы Нью-Йорктан коры һавалы Висконсин штатына күченеп китүе дә шул Мәдинәнен сырхавы белән бәйле иде. Биредә көтелмәгән бәхетсезлекләре өчен ир җаны бары тик үзен гаепләп, бары тик үзен талады. Ул, уйланып, күзләрен йомды.. Юк, йомшарырга ярамый!..
Кортлары, умарталары нихәлдә икән? Аерталардыр инде. Тере гаилә булгач, аертмый була диме. Аерта күрсеннәр. Тик яшь күчләр читкә генә очып китмәсеннәр. Бер мәлне шулай, умартасы аертып, очып китәргә җыенган күч аның үзенә сарды. Умартачы язмышында сирәк күренеш диделәр моны. Басып торган җирендә коңгырт-сары баганага—кабыклы түмәр умартага әверелде ул. Бу хакта “Висконсин глоб” гәзитәсе язып та чыкты, анын кортлар сарган фотосурәтен дә бастырды.
...Институтны тәмамлар алдыннан, өйләнешеп, 1960 елда алар Кизләүгә кайтып төштеләр. Һәм мөгаллимлек итә башладылар Озакламый ике балалары—Чынгыз һәм Гөл Мәрфугалары дөньяга килде. Шулай туганнары, ата-аналары белән бергә, гүзәл табигать кочагында дөнья көтеп, мал асрап, балалар үстереп, авыл мәктәбендә сабыйларга дөньяви һәм яшерен генә булса да дини сабаклар биреп яткан вакытта, барлык континенталь Кытайны кара корым, кара болытлар, янган-көйгән кеше һәм мал тиресе, йон исләре белән биләп, Кизләү тарафларына көтелмәгән афәт килде...
Хәтерләүләр бер-берсенең өстенә менеп, туктау белми, аны торган саен үткән заманнар чоңгылына батырды. Ул хәтта Чаллы мәхкәмәсенә барасы икәнлеген дә онытты...
VI
1966 елнын май аенда ‘‘бөек ишкәкче" Мао Пзе-дун сиздереп кенә куйган “мәдәни инкыйлап”, кинәя-кинәя. яна уку елы башланып торган көннәрдә Кизләү кебек кечкенә кышлакларга да килеп җитте Бу "инкыйлап” масштабы ягыннан Сталиннын “халык дошманнары" эзләп “сыйнфый чистарынуыннан” күп тапкырга кинрәк. тирәнрәк, мәкерлерәк иде. Үзенә Алладай табындырып, чикләнмәгән диктатурага ирешү юлында төп чара итеп мәкер, миллион фанатикларнын тупас ихтыярын сайлаган Мао тегермәне аша ун ел эчендә миллиард кытайлы үтте һәм шуларнын йөз миллионы ошбу "инкыилапнын” корбаны булды Пекин университетынын җиде гыйльми хезмәткәре исеменнән “Ректор Ду Пин—антипартиячел кара юлбасар, этбаш, ревизионист!” дип диварга эленгән данзыбао' сы икенче көнне үк Кытай Компартиясенең Үзәк “Женьминь жибао" газетасында күчереп басылды һәм барлык Кытай бер көн эчендә дацзыбаолар белән чәчкә атты. Мао башлаган көрәш, имеш. Үзәк Комитеттагы "этбаш- ревизионистлар” Лю Шао-ци, Дэн Сяо-пин. Чжу Дэләр җитәкчелегендә тамыр җәйгән буржуаз-байбәтчәлеккә, “баеп черү”гә каршы көрәш иде Илнең барлык юл чатлары барабан какты, быргы кычкыртты Мао үзе “яңарырга, яшәрергә чакырып” котырткан илле миллион яшь хулиган- хунвейбин туган илен армия һәм эчке органнар ярдәмендә “буржуаз черүдән коткару” өчен һөжүмгә күчте...
...1966 елнын 18 августы. Кытайда башланган "Бөек мәдәни инкыйлап" рәсмиләштерелгән көн
Пекин Тяньаньмынь мәйданы Бар дәүләттән җыелган егерме миллионлы башыбозык хунвейбиннар массасы алдында ак китель кигән Мао—Будда үзе күренде. Егерме миллион хунвейбин аякка егылып, тәүбәдә инанды
—Коу тоу!..13
Хунвейбиннар барабан астында Маоның беләгенә "Хунвейбин" дип язылган иероглифлы бәйләвеч кидерде Ул яна Будда. Гитлер кебек, берсүзсез, ун кулын югарыга ыргытты Шундук мондый бәйләвечне илле миллион хунвейбин да беләгенә киде. Бу, гадәттә, бөек диктаторларның гына кулыннан килә торган “Яна инкыйлап"ка—Бөек Тукмауга чакырган сигнал иде.
Секунд—хунвейбиннар барлык ил буенча үзләре җыеп алып килгән һәм тәртәләргә бәйләгән "этбашлар, советчыл ревизионистлар, сатлык җаннар, шпионнар, бандитлар, буржуаз контрреволюционерлар. җинаятьчеләр"не. борыннары белән җир сөрдереп, башларына кара башлык кидерде Арттан ак экран пәйда булды. Анда "Дошманынны төртеп ек һәм ун аягын белән аның өстенә бас!" дигән әмер язылды. Шундук аны җиргә орылган кара калпаклы “ревизионист" һәм аның өстенә аягы белән басып торган хунвейбин сурәте алыштырды.
Секунд—ил буйлап парткомнарда, заводларда, кооперативларда, уку йортларында, яшьләр, балалар оешмаларында "бөек чистарыну" башланды:
— Мине таптагыз! Мине изегез! Мин агулы елан' Мин гаепле'
— Мин үләтгән калган үгез малы! Асыгыз! Кисегез'
— Мин халкыма каршы җинаять кылдым' Үтерегез, гафу гына итегез!..
Мао хакына үлү—бәхет. Үлгәннәрне крематорийда яндыруның хакы өч тиен Анысын да мәрхүмнең гаиләсе үзе түләргә тиеш Ижтнмагый алгарыш, прогресс нигезендә курку ята Шәхеслек ихтыярыннан азат
” Данзыбао (кытай) ялу .прокламация 1 * Тоүби нтобе •' < Кытай )
кеше генә алга бара ала. Мао шулай уйлый. Сәер капма-каршылык: Мао башлаган “инкыйлап” менә шушы карурман, шүрәле куркуы, кытыклап үтерелүдән куркуда тәрбияләп, бер миллиард халыкны сүзсез буйсыну аша һич тә көтмәгәндә бүгенге реформалар Кытаена китереп чыгарды. Гажәеп хәл: нәфес факторы шәхес факторына килеп ялганды.
Шенҗән-Уйгыр вилаятендә “Бөек Кытай социализмын юк итәргә маташкан уйгыр, казакъ, татар, төрекмән милләтчеләре”нен башларына кара капчык кидертергә тотындылар. “Жирле милләтчелек”не тар-мар итеп, интернационализмы нигезендәге кытай милләтчелеген чәчкә аттыру көндәлек күренешкә әйләнде. Болай “чистарынуга” түзә алмыйча, үзләрен юк итәргә теләгәннәр “хезмәт лагерьларында” электрлы чыбыкларга ыргылды, үзләре ясаган баскыч белән күккә менеп, үзләре төйнәгән элмәккә кереп асылынды, атылды, беркая да сикерә, элмәккә керә һәм атыла алмаганнар акылларыннан язып, чыпчык куа башладылар.
“Бөтен ил армиядән үрнәк алып яшәргә тиеш!”
“Галәм стихиясе никадәр тәртипсез булган булса, жәмгыятьтә дә шулкадәр тәртип һәм гармония була. Жәмгыятьтә мондый гармония булсын өчен аны һәр 7-8 елга бер тапкыр тетрәтеп, калтыратып, куркытып алырга кирәк. Рух җирне тетрәтсә, без кешене тетрәтәбез. Табигатьтәге тетрәнүләр җәмгыятьтәге тетрәнүләргә тин булганда гына бар әшәкелек, пычрак адәм җаныннан үзеннән-үзе калкып, юкка чыга. Без бу пычрактан шулай чистарынырга тиешбез”.
Мао күрсәтмәләре буенча һәр ун хунвейбиннан торган төркемгә бер хәрби цзаофань беркетелде. Хунвейбиннар белән Маонын 8341 санлы шәхси гвардиясе җитәкчелек итте. Штабның махсус элемтәсе, махсус транспорты, махсус финансы, махсус яшәү системасы булдырылды. Хунвейбиннарның кара колонналары илне нәзек кылыч белән аркылыга-буйга телгәләп чыкты. Маодан үрнәк алган һәр җирле җитәкче, анардан да арттырып җибәреп, үз хунвейбиннарыннан армия оештыра башлады. Алар арасында үзара бәрелешләр кузгалды.
Ин көчле корал—танклар да, туплар да түгел, Илаһи Мао идеялары икән Кытай компартиясе Үзәк Комитетының 1966 елның 5 августында үткән XI пленумында Мао Цзе-дун үз кулы белән диварга иң беренче дацзыбаоны язып элде: “Ревизионистик штабларга ут ачыгыз!”
Ил буйлап Мао рухнамәсе язылган миллиард бөти таратылды. Төшкә кадәр борчак өстенә тезләнгән хәлдә дога-цитат ятлыйсың. Төштән сон тез астындагы борчагыңны ашыйсың да—“этбаш, советчыл ревизионистларга, кара бандаларга каршы” һөҗүмгә күчәсең.
Классик мирас—Гомер, Шекспир, Гете, Толстой, Ван Вэй һәм Ли Болар учакларда дөрләп янды. Бер үк вакытта хунвейбиннар Тибәт башкаласы Лхасада унбер башлы, мен куллы, һәр кулында зәңгәр күз янып торган Будда һәйкәлен җимерделәр. Алар, Кытайның бөек рәссамы Ци Бай-ши каберен актарып ташлап, сөякләрен этләргә ыргыттылар. Алар Шанхайдагы Пушкин һәйкәлен җир белән тигезләделәр. Бүгеннән башлап Будда да. башка Илаһлар да кирәкми һәм була да алмый иде. Инде хәзер Мао үзе Буддага әверелде.
Шул исәптән, Голҗадагы классик татар көтепханәсе—кулъязма “Идегәй”ләр, “Йосыф вә Зөләйха”лар, Габдулла Тукайның “Шүрәле”ләре, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” лары, Газиз Әлмөхәммәд, Салих Сәйдәш җырулары язылган тәлинкәләр көлгә әйләнде.
Эш тәмам. Аш тәмам. Уку тәмам. Матур киенү, сөенү, сөелү тәмам. Китаплар, фильмнар чыгару, уку, шигырьләр сөйләү, бию—барысы да тәмам. Болар барысы да буржуаз череп чыгуның соңгы чагылышлары.
“Череп чыккан” шәһәр халкы, пролетариат, зыялылар мылтык астында авылга—коммуналардагы тормышны өйрәнергә һәм яхшыртырга дип юлга чыкты. Хәрбиләштерелгән коммуналарнын кичәге иген һәм дөге игүчеләре—крестьяннар шул ук мылтыклар сагында шәһәрләргә юнәлде. Шәһәргә авылны, авылга шәһәрне алга җибәрергә боерылды. Бер халык, бер ана-ата балалары, юл өстендә очрашып, бәрелеште һәм үзара “чистарынды" Авылга килгән эшчеләр “батрак дошманын” көтеп, яланда, урылмаган басуларда, заводка килгән крестьяннар исә, "пролетар дошманын" көтеп, бетон идәннәрдә аунады.
“Эшче дөгене игенче-дөгечедән остарак үстерә! Игенче-дөгече детальләрне эшчедән дә остарак ясый!. Эшче игенчене, игенче эшчене алыштыра алсын!..
“Шәһәрләрдәге металлургия заводлары—буржуазия калдыгы* Авыллардагы һәр керәстиән хуҗалыгын металлургия заводына әйләндерик!”
Заводлар туктады. "Буржуаз тимер станоклар” кырып җимерелде Мао күрсәтмәсе буенча керәстиән кооперативларына ун миллион тонна корыч җитештерүгә ирешү буенча социалистик салым салынды
Алар һәр адәмзатка миллион чебен-черки, мен чыпчык, мен суалчан, мен тычкан үтерү салымын салдылар. Кытайда чыпчыклар кунар чыбык тапмады. Кая барсалар да, куылып, кунар урын тапмый, хәлләре бетеп, капчыкка үзләре егылып төштеләр. Агачларны ак корт. көя. тәннәрне, чәчләрне—бар дөньяны тимрәү басты. Тәлинкәдәге шулпада селәүченнәр йөзеп йөреде. Буржуаз черүдә гаепләнгәннәрне өсләренә бүре, аю тиресе ябындырып, аренага чыгардылар һәм аларны дөге аракысында тилергән бурзайлардан талатып үтерделәр.
..Иртәнге сәгатьләр иде. Сабакка чакырып, мөәзиннен азан әйтүе булды—Голжа юлыннан авылга барабаннар кагып, мегафоннар кычкыртып, музыкалар акыртып, як-якларына кызыл комачларга чатый-ботый иероглифлар язып тутырган хәрби студебеккерлар керде Юньле хәбәрләргә сусаган шәкертләр тәрәзәләргә ябырылдылар, әмма һәр автомобильдә шыплап тулган кораллы адәмнәр, чалыш йөзләр, радиаторларына асылынган эт башлары күреп. "Китапны—утка, үзен—хезмәткә*” "Эт- баш”ларны, “сыер-аяк”ларны изәбез!” кебек һәм башка шундый ш и гарьләр укып, сабыйларның йөзләре кара янды Шундук мәктәпне башларына кызыллы-каралы яулык бәйләгән кораллы яшьләр уратып алды. Алар кытай һәм татар телендә акырып-бакырып. бар мәйданны кызыл гунсандан14 байраклары белән тутырдылар
—Гадәттән тыш игълан! Барыгыз да мәктәп мәйданына!. Сабантуй!
Мәктәп мөдәррисе Иркеннен вакыт белү өчен түш кесәсеннән сәгатен чыгаруы булды, озын буйлы, кызыл яулыгы астыннан түбәтәй читләре күренеп торган бер Олыдөрес аны чылбыры-ние белән йолкып, идәнгә томырды:
—Хезмәт кешесенә сәгать кирәк имәс! Сәгатьсез яшәргә таярланыгыз!*15— диде икенчесе. —Яшәсен Мәнгелек Сәгатебез—Мао*
—Хау!—дип куәтләде аны кытайлы —Хау хензе16!
Сәгатьнең күзгә күренмәс бер сиртмәсе, корпустан очып чыгып, тәрәзә пыяласына орылды да, зенләп куйды
Халыктан таланган сәгатьләр учакка очты Анда йорттан-йортка йөреп җыелган дивар сәгатьләре, кайчылар, эскәкләр, тимер-томыр, алтын
'* Гуцсандан(кытай) коммунист
” Таярлану (гомумтерки) хаэерлвнү
'• Яхшы' Булдырдык! (кытай >
көмештән ясалган һәммә әйбер-сәйбер, тормыш, бизәнү кирәк-яраклары яна иде инде...
Иркен тирәннән, бик тирәннән ниндидер бер алтынчы тоемы белән тойды—бу көтелмәгән гыйсъянның, көтелмәгән Бөек Җимерелүнең башлангыч минутлары гына иде. Бу башыбозык гыйсъянчылар Тормыш Сәгатен йөрешеннән туктата алмасалар да, ошбу минуттан башлап Сәгатьнең күчәренә аркылы таяк тыгып, аны алга түгел, бары тик артка гына йөртә башлаячаклар икән. Безнең эрага кадәр биш мен ел элек шумерлар гамәлгә куйган Кояш Сәгате дә, безнен эрага кадәр ике мен ел элек хәяткә кытайлар үзләре алып килгән Су Сәгате дә, моннан мен ел элек дөньяга гарәпләр бүләк иткән Ком Сәгате, Җил Сәгате, Шәүлә Сәгате. Җир Сәгатьләре барысы да Кешелеккә һич кирәкмәгән нәгъләт кенә булганнар икән, тәүбә вә әтәүби!.. Кешелек уйлап табып жәфаланган шул барлык төр сәгатьләрнең бүген без кулланган бөек варисы—моннан дүрт гасыр элек милләте белән һолланд Христиан Гюйгенс уйлап тапкан Маятниклы, ягъни Телле Сәгать бүгеннән башлап Вакыт исәбен түгел, Җинаятьләр исәбен генә исәпләячәк икән...
Хунвейбиннар халыкны һәм укучы сабыйларны мәктәп мәйданына дүрт почмаклап тезде. Җәмәгать уратып алган мәйдан уртасына сәхнә итеп куелган ачык әржәле студебеккерны кораллы хәрбиләр божрага алып ураткан. Шулчак репродуктордан Кытай Халык Җөмһүрияте гимны яңгырады.
Моңа кадәр гимнны мен тапкыр тыңлаган һәм мен тапкыр кушылып җырлаган гавам бу юлы да, гадәтенчә, көйне эченнән генә көйли башлаган иде, хәрбиләр кулларындагы эрзин таяклар белән халыкнын тезләрен чүки башлады:
—Тезләнергә! Тезләнергә!..
Тезләнүнең нәрсә икәнен күптән белгән өлкәннәр кушканны шундук үтәде, ә менә әлегә аның нәрсә икәнен белеп өлгермәгән, кушканга куштан булып бармаган сабыйлар тегеләр эрзин таякларын тез башларында фортепиано уйнап чыкмыйча, тезләнүне бар дип тә белмәделәр.
— Мәктәпләрне ябу лязим! Укыш бүгеннән туктатыла!—дип үкерде калай репродуктор. —Хезмәтчәннәрдән байбәтчә тәрбияләгән буржуй китаплар утта үртәлә!17
Кемдер мөгаллимәләрнең өстенә савыты белән кара сипте. Мәдинәсе кайда? Ул да алар арасында булырга тиеш!.
Шул мизгелдә мәйдан уртасыннан алтын телле ялкыннар күтәрелде һәм хәрбиләр кочагыннан кочак-кочак китап учакка очты. Анда чормалардан, мәктәп көтепханәсеннән җыелган әсбаплар, тарихи Ватанда яндырылудан исән калып, туган ил, чит мәмләкәтләрдән мөһажирләрнен арка капчыкларында, ат йөкләрендә, паровоз идәннәре астында качырып- постырып ташылган изге “Коръән”, “Кыйсса—әль-әнбия”, “Һәфтияк"ләр. барлык иске вә яңа мәгьрифәти байлык—Тукайлар, Исхакыйлар, Кәримиләр. Тинчуриннар, Такташларның китаплары, биредә бердәнбер данәдә булса да саклана алган “Ил”, “Тормыш”, “Яшь юксыл”, "Эшче”, “Яшь көрәшче” һәм башка бик күп билгеле һәм билгесез басмалар, алардагы меңләгән авазлар, аһәңнәр, аһылдаулар, пышылдаулар, каргышлар һәм лаф орулар кеше тавышлары чыгарып яна башлады...
Һәм—яндыручылар татарлар, татар хунвейбиннары иде.
—Нәсел тикшереп, милләтчелек белән шөгыльләнү—буржуйларга хас сыйфат! Нәсел-нәсәп дигән искелекне онытыгыз! Нәсел шәҗәрәгезне— утка!..
17 Үртәү (гомумтөрки)—яндыру.ут төртү.
хунвайвин _________________________________________
Иркен үз күзләренә үзе ышанмады: картатасы кулында берничә генә тапкыр күрә алган нәсел агачы-шәжәрәне—махсус иләнеп. махсус үлән сыгынтыларында тотылып, кәгазь калынлыгына калган һәм ана көрән каләм белән буыннар исемлеге язылган бозау тиресен-пергамонны бу тукмак борынлы Олыдөрес. ике дә уйламый, утка томырды Каян, кайсы Сәлахи чормасыннан кулга төшергәннәр аны0'
Аһ' Иркен учакка таба тартылды.
Әмма ул хәрбиләрнен тимер кыршавы эчендә иде.
Күрмәсеннәр, дигәндәй, күзләрен чытыртатып йомды. Ул арада— абайлап та өлгермәде—Бораганский боерыгы белән шәжәрәне уттан алып чыктылар Каяндыр адашып килеп чыккан юлчы янгыр сибәләп алды Яңгыр тамчылары чыжылдап, фасоль борчагы кебек, ут өстендә шартлый башладылар.
Авазлар үксеп елый иде Тәкате бетеп, күзләрен ачты Янгыр туктаган, учак дорли иде. Ул тагын алга ыргылды. Кыршау нык. бик тә нык иде
—Менә ул сезгә кирәкле бердәнбер әсбап—бөек ишкәкчебез Маонын үлемсез “Тәгълимат”ы!—дип каркылдады татарча калай тавыш —Иртә таңнан кичкә кадәр без юлбашчыбызның шушы “Иман шарты” буенча яшиячәкбез! Иртәгәдән тан белән бөек Маонын “Иман шартьГн яттан сөйләми торып, сез хәтта йомырка да сата һәм сатып ала алмаячаксыз'
Хәрбиләр Мао кыяфәте төшерелгән кечкенә бөти сыман кызыл китапчыклар таратып чыкты Автомобиль әржәсенә бер төркем кызыл яулыклы яшьләр сикереп менде Араларыннан озын буйлы, бака уылдыгы кебек чүмечбашлы, шыксыз озын куллары өстендәге аклы-каралы кителе буйлап тезеннән дә аска төшкән, шунын аркасында төсе-башы арба күчәре тиеп дегетләнгән башакны хәтерләткән егет ишарәте алга чыкты һәм нотык тота башлады. Икенчесе анын авызына мегафон китереп тыкты Чүмечбаш бер авазда да ялгышмады, гүя язманы төне буе ятлаган иде
—Мин бөек ишкәкчебез Мао башлаган мәдәни инкыйлабның Голжа төрки-татар хунвейбиннары шурасының рәисе Хажгали Бораганский булам! Аркадашларым белә, мин Бораганский гына түгел, мин барча шайтаннарны кимергәнский вә жимергәнский! . Бүгеннән биредәге татар тормышы Голжа торки-татар хунвейбиннары шурасына буйсыначак! Мина. аңлашылдымы0 Мин бүгеннән татарнын казанчысы да. казначысы да. каһаны да! Кытай социализмын жимереп. совет ревизионистларының тегермәннәренә су койган уйгыр-татар сепаратистларының тамырын корытачакбыз! Шылдымы?
— Шылды! Шылды!..—дип шуылдашты халыкны уратып алган хунвейбиннар. — Шылмаса, шылдырырбыз' Яшәсен бүленмәс Кытай җөмһүрияте!..
Теге табан борынлы Олыдөрес шушы Бораганский үзе икән Ул каяндыр үз тирәсеннән, кесәсеннән чыгарган сыман, бер лилипут-кешечекне остерәп чыгарды.
— Менә бу Голжадан сатлык жан. этбаш-ревизионист Рәхимжан булыр' Без аны күргәзмәгә үзебез белән жөртәбез! Ул былтыр Советлар мәмләкәтендә сәяхәттә булганда Идел парахутларыннан Казанга сокланып карап торган, патшабикә Сөембикә манарасын манзара кыйлып. Татаристанны тарихи ватаныбыз дип атаган' Кичә Голжа канткомы анын эт-башын вә сыер-аягын бөек Мао Цзе-дун хәзрәтләренең коммунистлар фиркасеннән чыгарып, чүплеккә ыргытты' Ул үзенең бүленмәс Кытай мәмләкәтенә хыянәт итте Әйт. рәхимсез Рәхимжан. син бердәм Кытай мәмләкәтенә хыянәт иттеңме0
— Иттем, иттем!—дип елан сыман сыргаланды Рәхимжан —Бүгеннән
башлап, тарихи ватаным Татаристан да, Магулистан да түгел! Ун мен еллык тарихы булган Цинь вә Хань мәмләкәте!..
—Ишеттегезме, жәмәгать?!—дип дәвам итте сүзен Бораганский. — Рәхимжан кебек һәр сатлыкҗан белән шулай булачак. Хәзер мин сезләргә "Хунвейбиннар Манифесты’^ житкерәм! Тыңлагыз! Без—яна ислахчылар”, кызыл хакимиятне кара көчләрдән саклаучылар! Бөтендөнья пролетариатын буржуаз ревизионистлардан азат итү—безнен бурыч! Мао тәгълиматын тормышка ашыруда... сонгы тамчы каныбызны да кызганмаска ант итәбез! Хәзер нотык—Кашгар яшьләре лидеры Жирән Сафага!. Кайда төртенеп йөрисең, Жирән Сафа?
—Мин монда, каһаным!
—Гәпер, Жирән Сафа!..
—Мин даһи Маоның тугры шәкерте—“Мәдәни тазарыну инкыйлабьГнын Кашгар Татар Ширкәте рәисе Сафа Галимәрдән булам...—дип сөйләп китте Жирән. —Ул мине сезләргә вәхи18 19 кылды. Шенжән татарлары өстеннән хакимлек итү безнең кулга күчә. Без—күмәк. Бүген без йөз, иртәгә мен булачакбыз. Бүгеннән башлап без татарлар арасында Маога тугрылык буенча сәтсиәлистик ярыш ачабыз. Безнең рөхсәттән башка яшәгән урыннарыгыздан кузгалу түгел, базарда хураз да сата алмаячаксыз!.. Яшәсен Мао!..
—Болар Кашгардан да, Голжадан да түгел...—диде кемдер. —Болар Борһан Шәһидинең Пекиннән китерткән сатлык татарлары ди!.. Халкымызны моннан кудырту өчен бик зур акча алганнар ди...
—Советлар мәмләкәтендә, безнен тарихи ватаныбыз Идел-Урал штатларында тормыш ифрат та начарайды кү,—дип дәвам итте Жирән Сафа. —Өч тапкыр Советлар Союзы каһарманы очучы Муса Гәрәй кардәшемез бүген Уфа базарында катык сатадыр кү!.. Советлар Союзы каһарманы шагыйрь Муса Жәлилнен китаплары яңадан чыгарылмай башлады, Әминә дигән ясалма исем астында йөргән жәмәгате—керәшен хатыны Нина Константиновна төрмәдә утырады!.. Кем Советларга кайтырга теләй? Рәхимегез!
Сафаның башы утынлык түмәре кебек тумпак, чәчләре кызыл-жирән һәм анын кызыл-жирән чәчләре маңгаенда урын калдырмый кашларына кадәр үскән иде.
—Безне Төркестанның барлык жәмәгате мәсьүл күрә һәм инана Хунвейбиннар тәшәббесе20 сезгә тамаша алып килде. Аның беренче кыйсемендә Голҗа хунвейбиннары концерты, икенче кыйсемендә Кизләү авылы халаегынын Бөек ишкәкчебез Маоны котлау сабантуе булачак! Коу тоу!..
—Коу тоу!—дип кабатлады өер.
Автомобиль әржәсенә бәбәй итәкле ак күлмәк кигән, чәчләренә калфак кадаган татар кызы атылып чыкты һәм өзелеп-өзелеп шигырь укый башлады:
И арышым, арышым, сәндә бәнем, табышым.
Сәндин башка юктыр, бәнем, бу дөньяда тормышым. Мао Зе вансуй!..
—Яшәсен Мао!—дип кабатлады өер. —Мао Зе, вансуй!..
И богдаем, богдаем, бирде сәни Ходаем.
Башың тулуб усүб йитсәң, үзем килеб ураем.
Ислах (гарәп.) —яңарыш.реформа
19 Вәхи кылу (гарәп.)- күнелгә иңдерү,югарыдан тешерү
10 Тәшәббес - (гарәп.) - башлангыч.инициатива
Алтын сәнин сакалын, күмүш сәнин саламын. Ходай сәни бирсен дийүб яхшый йиргә салаем Мао Зе вансуй!
—Мао Зе ун, вансуй!—дип җикерде хунвейбиннар. —Яшәсен Мао'
—Яшәсен Мао!—дип кабатлады сәхнә.
—Мао Зе ун, вансуй!..—дип җикерде хунвейбиннар
—Яшәсен Мао!—дип үкерде мәйдан
Чакырылмый килгән гүзәлләр гөсләләр, кубызлар һәм мандолиннар чене астында Маоны данлаган татар биюе башланды. Аларны аларган күхте. әллә анаша ашап, әллә аракы эчеп юнәлешен югалткан, торганы белән шыр тилене хәтерләткән кыз алыштырды. Ул сары сарафанынын гармун итәген җилләрдә өерелдереп, ыштансыз шәрә ботларын алдан да. арттан да күрсәтә-күрсәтә, саф урыс телендә җырлап биеп алды
На столе стоит стакан.
А под ним тарелочка Мой миленок нзаофань, А я—хунвейбиночка!
—Ас-са-а-а-а!—дип гөрләп кул чапты сәхнә. —Ас-са-а-а!.
Иркен шәрә хатын өчен укучыларыннан оялып, карашын җиргә төшерде Каян тапканнар? Үзләре белән йөртәләрме9 Шәркый Төркестанда иске имандагы старовср-дутовчылар гомер кичерә. Ай-Һай, аларнын балаларын болай йөртеп вә җырлатып булырмы9
—Хәзер тамашаның икенче кисәгенә күчәмездер кү,—дип сүзен дәвам итте Жирән Сафа. — Бондагы халкымыз дүрт парәгә бүленер, сабантуй күрсәтер кү: кыз вә ир балалар, оныклар вә онычкалар—ике парә' Ирләр вә хатын-кызлар—ике парә! Агалар вә бабалар, апалар вә әбиләр—ике парә!..
Иркен инанды алда аларны мона кадәр күрелмәгән тетрәнүләр көтә икән. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим Аллаһым, бер үзен рәхимлек күрсәт! . Хунвейбиннар этә-тортә ир-ат, хатын-кыз. ир һәм кыз балаларны торкемнәргә бүлә башлады. Кемдер мөдәрриснең борынына камчы сабы белән төртте:
—Уйгыр-татар милләтчесе—сепаратор Иркен Сәлахи үзү болады!
—Әйдә, безнең кочне күреп баксын' —Күкрәгенә шундук кара хурлык тактасы—"хэйпай" китереп тактылар Ана “Эт-баш ревизионист" дип язылган иде.
Ул кыршауның эченнән чыгарга омтылыш ясады Бу мөмкин түгел иде.
Тәртипсез халык диңгезендә үзе дә бер йомычкага әйләнгән Иркен һәркайда Сәлахиләр нәселен—1944 елда Гоминьдан зинданында җаннары кыелган Кәррәметдиннен, Әгъләметдиннсн хәләл җефетләре Мофәхафизә белән Оркыя җиңгәләрен, аларнын балаларын, балаларының балаларын абайларга тырышт ы. Чайкалган диңгез дулкыннарында Йөрәкне парә-парә телеп Сәлахиләрнең таныш чалымнары чалынып киткәндә, аларнын кем булуын ачыкларга теләп уктала, әмма дулкын кайный, бутала байтак гомерен читтә үткәргән мөгаллим авылының яртысын тәшкил иткән Сәлахиләрнең кайберләренен исемнәрен дә хәтерләп бетерми иде!
Ул хатын-кызлар төркемендә Мәдинәсен күреп калды Йә. Хода' Йөрәге жу итеп урталай теленде Аның бәбәй итәкле, ак алъяпкычлы
Гаделсез рспрсссшланган шагыйрь, тарихчы, педагог Кжыйм Биккол шигыре кулланылды (IKbB 1937)
күлмәге хунвейбиннар сипкән карадан каралган Ул бит өченчеләренә көмәнле!.. Күзләрен кан басты. Саклый күр, Ходавәндә!. Исәнлек бир!.. Шунда ук карашында бертуган апасы Фәгыйлә, ике туган энекәшләренең һәм агаларының хәләлләре Гадәния, Хәмдия, Кәшифәләр чалынды. Дүрт яшьлек Чыңгызы, ике яшьлек Гөлмәрфугасы өйдә кем кулында икән9! Галләметдин агасының хатыны Сөмбелә җиңгәсенең, аларның балаларының һәм оныкларының, аларга кушып, әнисенең, Суфия тутасынын биредә күренмәве аңарда бераз гына өмет тудырды. “Балаларны алып базга качкан булырга тиешләр,—дип уйлап алды Иркен. —Мотлак шулайдыр.”
Моңа кадәр балаларның бары тик шатлык авазларын гына ишеткән мәктәп мәйданы күз ачып йомганчы кычкырыш, елаш, тарткалаш мизанына әверелде.
—Хәзер бөек бер шаркылдык тамаша күрсәтәмез!—дип кычкырды Жирән Сафа. —Сабыйлар агузларына кашыйк кабып, йомырка чаптырырлар!..
Хунвейбиннарның бер төркеме балаларның авызларына кашык тыгып, анда эрзин йомыркалар салып, камчылый-камчылый, йөгертә башлады. Камчы астында киләчәккә йөгерүчеләр арасында Сәлахиләрнең яшь буыны—Сәрдәрләр, Мәгъфурләр, Камилләр, Фәхернисалар бар иде.
—Хәзер ир-җегетләр ике парәгә бүленеп аркан тартырлар!.. Яшәсен Мао!..
Башка хунвейбиннар, аны-моны төшенеп тә өлгермәгән ирләрен ике төркемгә бүлеп, аркан тарттыра башлады. Хунвейбиннар кыршавындагы Иркен исә. арканчыларның уртасында калды. Ике каршы якка бүленгән татар бер-берсен җиңәлми тартыша, өстери, ә Бораганскийлар аларны үзара янә дә өстереп, һау-һаулап кыйный иде:
—Сөйрә, уйгыр-татар сепараторы!.. Өстерә, этбаш-ревизионист!
Бу юлы аның сыртында да ут чәчрәтеп, камчы ялтлады.
Иркен авыр гер булып арканга асылынды. Каршы яктан арканны туганнан туган энекәшләре Сабирлар, Сәйфетдиннәр, Шакирлар тарта иде.
—Апа-жаннар вә әбиләр, нибәрә-чибәрәләр,22 аяк очларуна капчык киеп, мәйдан йөгертүрләр кү!—дип үкерде мегафон. —Агалар вә бабалар шыррак баганага шуышып менерләр кү! Яшәсен Мао!..
—Коу тоу!.. Коутоу!.. Коу-тоу!.
Аксакаллар төркемендә... ул ни күзе белән күрсен сиксән дүрт яшьлек Гыйльметдин зуратасын, җитмеш җиде яшьлек атасын күреп телсез калды. Иркен аларга таба тартылды, әмма аны һаман да җибәрмиләр иде
Дистәләгән көчәйткечләрдән кытай музыкасы яңгырады. Быргы кычкыртты. Барабан дөбердәде.
Хунвейбиннар аякларына капчык киеп алган апалар һәм әбиләрне, көмәнле киленнәрне, җиткән кызларны, ир-егетләрне камчы астында барысын бер юлы сикертеп-сикертеп йөгертә, йомырка катырып чаптыра, гер ташыттыра, аркан тарттыра, чүлмәк ваттыра, зиһеннәренә ни килсә, шунысын кыландыртып, ат кәмите башлады. Чынлап та, бу тамаша көлке булган хәлдә дә халык үзеннән көлми, көлә алмый, ә бәлки кинәттән генә өстенә ишелеп төшкән кайгысын эченә йотып, сыкрап сулкылдый иде...
Иркен үзе дә сизмәстән арканны кулыннан ычкындырды, ике ягындагы тотып торган түгәрәк йөзле яшь хунвейбиннарны селтәп очырып, өердән читкәрәк тайпылып чыкты да, бер-берсенен өстенә менеп таптый, изә башлаган ташкынга каршы китте:
—Тукта-а-а-а!. Тукта-а-агы-ыыз!..
—Шымыгыз!.. —Жирән Сафа ишарә итүгә музыка шавы да, бу ат
” Нибәрә (төрки)-онык; чибәре оныкның баласы
кәмите дә тынды. — Уйгыр-нугай милләтчесе. Кытай социалистик дәүләтен таркатып, бөек уйгыр җөмһүрияте оештыру тәкълидчесе2’ Иркен Сәлахи үзе!.. —Ул ана сөлге ыргытты —Әйдә, бик көчле булсан—көрәшәек!
—Татар көрәше—ирекле. Мин камчы астында көрәшә алмаем!
—Бәлки, камчы астында гәпләшә алырсыныз9! Без яшь буынга бөек сабак бирәчәкмез Багыныз'
Хунвейбиннар Иркенне һәм анын укучыларын өстерәп, уртага чыгардылар
—Кояшыбыз Мао төзегән социалистик жәннәттә яшәү хокукына сез тәүбә аша гына ия була аласыз!—диде Хаҗигали Бораганский. кечек Будда рәвешенә кереп —Сез бүгеннән мәдәни инкыйлапнын “кызыл сакчылары"' Toy хоу!
—Сина кояшыбыз Маонын җирдәге урынбасары Борһан Шәһид идән сәлам килтердек!.. "Мин бүленмәс Кытай дәүләтен жимереп. уйгыр дәүләтен төзүче нугай ышпиунымын".—дип Коръән үп! Мин Микиткрүчүк белән Ләнитбрижнып24 агенты, дип ант ит. этбаш!
Җирән Сафа Иркеннен башына басып, борынын Коръәнгә төртте
— Мин. татар-нугай буржуаз милләтчесе, совет ышпиуны. бүген Кытайдан Ысысысырга чыгып качам!—диген —Ант ит!
Хаҗигали Бораганский. кумтасыннан чыгарып. Җирән Сафага нәрсәдер бирде. Җирән Сафа исә аны үзенә хас гасабилык белән Иркеннен аяк астына ыргытты
—Үз аякларын берлән шәжәрәнне тапта!.. Кытайдан, атан-ватаныннан ваз кич!
Иркеннен аяк астына аккош сыман канатланып, аксыл-саргылт тукыма очып килеп төште Янә дә күзенә күренәме әллә: бу—иләнә-иләнә. махсус үлән төнәтмәләрендә тотыла-тотыла, киптерелеп, аяда киерелеп, кәгазь калынлыгына калган, актан-ак. якты йөзенә көрән каләм белән бар нәсел тарихы язылган, бая, күз алдында инде бер тапкыр учакка ыргытылып, гүя көлдән очып чыккан һөдһөд кошы кебек, уттан исән чыккан бозау тиресе-пергамон—Сәлахиләрнең нәсел шәҗәрәсе иде Картатасы үлгәннән сон йола буенча ин өлкән агалары—Кәррәметдин гаиләсендә яшерен сакланган сөекле истәлекне үз гомерендә берничә тапкыр гына күргән, хәзер исә күрү белән Иркеннен йөрәге чыгып ычкынырдай булып типте Каян тапканнар? Ничек белгәннәр?! Агыйдел. Тубыл, Иртеш елгалары. Бараба далалары. Алтай таулары аша ат арбасында һәм жәяүле бабаларынын җылы култыгында Төркестаннарга килеп җитеп, нәселгә тарихи барлык вә борәдәрлек биреп, илаһият эстәгән бу Бөек Тамыр тарихы—Олуг Шәжәрә юкка чыгу алдында иде
— Иманына кил' —Иркен хунвейбиннар арасыннан Будда сыны сымак күтәрелеп каткан Бораганскийнын алдына барып техзәнле —Син бит бөек Туран баласы! Әле безнен эрага кадәр барлык Чин империясен дер калтыратып торган халык син түгел идекме?! Алтай-Хинган тауларын урталай ярып, дөнья могҗизасы булган Бөек Кытай диварын жужаннар синнән котылу өчен төземәгәннәр идеме” Үзенне түбәнсетмә, борәдәрем' Син—гатар баласы'
— Мин татар да. нугай да түгел' Мин Мао баласы—хунвейбин' Кызыл сакчы! Боргычлагыз үзен!, —диде Бораганский —Сез уйгырлар берлән Бүленмәс Кытай мәмләкәтенә кул күтәргән иденезме. менә алыньн' Без. халыкара бәйнәлмиләлчеләр. татар милләтчелеген тамырыннан корытамыз' Яшәсен Мао'
•’ Такълндче (гарип > мклиучы.6ашка.’1Я|иа ияреп шгыүчсЛу урынла 'башкаларның кормитате' МОГЫҺК ендо
'• (Ь<мып нПтү) СССР житакчелорс Никита Хрущев.Леонид Брежнев
Бораганский, Жирән Сафа һәм башка хунвейбиннар Сәлахиләрнең нәсел шәҗәрәсе өстендә алмашлап бии башладылар. Көрән кына гөле калдырган гарәби эзләр өстендә шәйтан туе башланды. Иркен карашын ташламаска тырышкан саен күзгә керә иде бу манзара. Гөпе-гөпе бииләр, биегән саен шәжәрә тиресенен көрән каләм язган канатлы гыйбарәләреннән утлы күзләр чәчрәп чыга. Гөпе-гөпе: әнә, иң ерак бабасы Сәлах-карачның күзләре! Гөпе-гөпе: әнә, Сәлах-карачнын угылы Җиһанголның утлы күзләре! Гөпе-гөпе: әнә, Җиһангол угылы Ходайколнын күзләре чәчрәп оча!.. Иркенгә билгеле булган унөч буын—Ходайкол угылы Айтуганның, Айтуганның угылы Таңтуганның, Таңтуган угылы Көнтуганның, Көнтуган угылы Хәсәнбәкнең, Хәсәнбәк угылы Касыймның, Касыймның угылы Габделһадиның, Габделһади угылы Мөхәммәдиен, Мөхәммәд угылы Ягькубның, Ягькуб угылы Сөләйманның, Сөләймән угылы Фәррәхетдиннен күзләре көлтә-көлтә нур булып чәчрәп чыга да, бу чәчрәп чыккан күзләр һаваларга очып, йолдызларга әверелә...
—Кызганыныз! —Ул канатларын жәеп, Шәжәрәне каплап, җиргә ятарга омтылды.
Бирмәделәр. Өстенә ташландылар. Укытучыларын яклап, Иркен артыннан Кизләү мәктәбенең йөзгә якын укучысы ябырылды.
—Бола күт-тәрәсезме? Фетнә?!
Дистәләгән куллар шакарып алып, мөгаллимне баганага боргычлап бәйләде.
Кулында картатасыннан калган бүре суккан чукмар юк иде шул.
Әйе, болар кайчандыр дөньяның санитары бурычын үтәп, илләргә илләр, дәүләтләргә дәүләтләр биргән, әмма бердәмлек житмәү аркасында, бөек төрки-һуннуларнын нәселе булудан туктаган корт-паразитлар иде; әйе, болар төрки-һуннарның туры варислары булган төрки-татарлар түгел, болар инде төрки-татарның чит-ят җирләрдә гарипләнеп, үзенә каршы үрчеп өлгергән шәйтаннары—хунвейбиннары болады.
Болар—һунну-төрки һәм чин кавемнәре арасында моннан өч мен ел элек башланып киткән низагның бүгенге дәвамы, бу—кайчандыр тугыз йөз туксан тугыз хань кәбиләсен буйсындырган тугыз йөз дә туксан тугыз меңлек һунну-төркиләрнең, үз гайрәтләренә урын таба алмыйча, Манжур, Амур, Орхон-Йәнәсәй җәйләүләреннән һау-һаулап чыгып, Адриатика ярларына кадәр барып житеп, илсез-дәүләтсез калып чигенгән, инде тора- бара үзләре тугыз йөз туксан тугыз меңгә калып, үзләре үк миллиардка җиткереп үрчеткән ханьнәр арасында торып калып, жужан мәкере, жужан шымчылыгы, жужан вәсвәсәсенен коллары сыйфатында инде үзләренә каршы яна кырылышны башлаган төрки-татар курчаклар иде..
Болар—Ленин-Сталин һәм Мао коммунизмнары арасында илсез, динсез, телсез калдырылып, инде Никита Хрущев, Леонид Брежнев һәм Мао коммунизмнары арасында йоласыз, бәйрәмсез дә калырга тиешле татар балалары—Иркеннең үз энекәшләре иде...
Шәжәрә инде юк иде. Үзен хурлык баганасына өстерәгән арада ул аны күзеннән яздырды. Шулчак күзеннән язып барган Төп Шәжәрәне ул Җир Шарынын теләсә нинди почмагында эзләп табарга, нәсел агачы—Шәжәрә белән бергә нәселнен исән тармакларын, чыбык очларын барларга, бәйләргә, төйнәргә, бер чыбыркы итеп үрергә ант итте...
—Кизләү мәктәбе сабакыларына мәңге онытылмас сабак!.. Яшьләрне буржуаз тәкәбберлек һәм дини горафатка батыруда карт буын—аксакаллар гаепле. Болардан чистарыну йоласын аларнын “сәтсиәлистик ярышын"нан башлыйбыз!..
—Хи-хо-хо-хи!—дип хырылдап җавап бирде күк гөмбәзе Җирән Сафанын
гырылдык боерыкларына
Кая карама, казан асканнар. Әгәр биредә мона кадәр биредә бу аксакаллар бар тирә-якка суган-сарымсак, асыл тәмләткеч, гөреч-’- исләре анкытып. итле пылау кылган булсалар, бүген исә хунвейбиннар бу казаннарда халыкны пешекләү өчен су кайната иделәр... Кытайлар коткысы буенча үз милләттәшләрен җәзалаудан ләззәт тапкан татар хунвейбиннары аркаларыннан төрткәли-төрткәли, сакалларыннан сөйрәп, каяндыр Голжа татар гимназиясенең гарәп теле мөгаллиме Габделәскәр хәзрәтне, әтисен, зурәтисе Галләметдинне, аннан тагын да ике аксакал—Җамалетдин белән Зөлфәкәр абзыйларны алып килделәр һәм бишесен дә баганаларга терәтеп куеп, балакларын сызгандырдылар
Габделәскәр хәзрәт Ничәмә-ничә еллар узуына карамастан, оныта алмый Габделәскәр хәзрәтне Иркен. Бу вакыйгаларны оныта алмый Онытырлыкмы шушы бөек Шәжәрәнен бер очкыны булган мондый ил бәһасе кешене?!
Кешегә ифрат дәрәжәдә йомшак мөгамәләдә иде ул. Мөлаем иде Иркәләп, кем әйтмешли, “ислемай сибеп" кенә үстергән мөслимин сакал- мыегыннан бар тирә-якка нурлар чәчелеп тора Күзләре анын кытай ефәге кебек яшелсу-сөрмәле иде Карашы да ниндидер серле, шаукымлы Балаларына түгел, хатынына да “ ых” дип әйтмәс бер гүзәл чолыклы инсан иде Анын гавам халкындагы ләкабе “Чү-чү. Хәкимә" булды Әгәр Хәкимәсе, шәт. төшенгәнсездер, хәләл жефете. балаларына аз гына булса да тавышын күтәрә башладымы. Габделәскәр хәзрәт шундук үзенен барлыгын сиздерә: “Чү-чү. Хәкимә!" Шуннан да катырак әйтә алмый Анын бар дорфалыгы—яп»ни "сүгенүе" шуннан гыйбарәт болады Хәзрәтнен икенче бер кызык сыйфаты—ул хатын-кызны ир-ат күзеннән яшерде Юк. бу ниндидер бер очсызлы конләшү касафаты гына түгел иде Бу сыйфат хатын кызны ислам тәгълиматы кушканча илаһилаштырудан килгән, күрәссн Бер генә мисал. Иркен Габделәскәр хәзрәтнен үз йорты ихатасында гаиләсе белән фотога төшүен хәтерли. Хәзрәтнен холык-фигылсн яхшы белгән яшь фотосурәтче Сәлимхан абзый, күрәсең. эшенә тотынырга жөръәт итмичә, тәүдә аппарат өчаягын, аннан карый торган көзгесен—объективын озак кына рәткә китергән булып азапланды Әмма хәзрәт Сазимхан абзыйны “Чү-чү. Хәкимәләргә" хәтта объектив көзгесе аша да караттырмады Аппарат чәкстмәсен урам себерүчеләре Нигъмәтулладан чәкеттерде
Җирән Сафа “сәтсиәлистик ярышын" хәзрәт белән зурәтисе Галләметдиннән башлады Әүвәл аларны Мао алдындагы “гаепләрен" танырга һәм гафу үтенергә мәжбүр итеп маташты Нинди гаеп9 Нинди жинаять?!
—Дуңгызлар, этбашлар' Сезгә Боек ишкәкче алдындагы гаепләрегезне йолу очен келт-’6 табарга кирәк' Ошбу сүзләрне безнен арттан тәкрарлагыз' — дип җикерде Җирән Сафа —Без мона кадәр Председатель Мао турында әшәке уй уйлый идек, хәзер асыл уй уйлыйбыз, диегез' Кабатлагыз'
Җирән Сафа карт мөгаллимгә кадаклары чыгып торган таяк белән сукты
—Хи-хо-хо-хи!—дип шаркылдап шартлады хунвейбиннар көтүе
Җирән Сафа зурәтисенә сукты
Иркеннең күз аллары караңгыланды
— Мин ялгышканмын, диген' Тезләнеп сәҗдә кылам, диген! Моннан сон Председатель Мао турында беркайчан да әшәке уй уйлау түгел, бу хакта уйлый алу турында уй ла уйлаштырмаячакмын, диген' Мао-безнен
■ Гврсч (үлбвк) длгг
* Келт (уйгыр гагар) ачкыч
Ай! Мао—безнең Кояш! Мао—безнен күктән төшкән Тәкъдиребез! Сәждә кыл!..
Сафа тагын да сукты.
—Хи-хо-хо-хи!—дип яңадан шартлады шайтаннар өере.
Көтелмәгән халәттән йөзләре агарган, күзләре аларган, нәрсә булганын, нинди афәт килгәнен әлегә аңлап өлгермәгән картлар үзләрен каты ихтыярда тоттылар.
—Хәзер без аксакалларның яшьләр өчен үрнәк сабантуен башлыйбыз! Кем дә кем багана башына алдан менеп җитә, шул “сәтсиәлистик ярыш алдынгысы” итеп игълан ителә һәм аңардан “буржуазия бурзае” атамасы алып ыргытыла! Төшкәч, намазын укый! Анда сезне, әнә, нинди бүләк көтә! —“Кызыл сакчы” Сафа багана башына ымлап күрсәтте. —Әйдәгез, бер яшьлектә, бер картлыкта, бабакайлар!
Багана башындагы "бүләк” исә—ул СССРның урак-чүкечле әләме иде. Аны жинүче алып төшеп яндырырга тиеш.
Аксакаллар мондый гарьлекле гамәлне үтәргә теләмәде. Боерылганны үгәтгерү максатында хунвейбиннар хатын-кыз, бала-чаганы чыр-чу китереп, кайнаган су белән пешекләргә тотынды. Гаепсез халыкның елашы астында Габделәскәр хәзрәтне, Галләметдин зурәтисе белән әтисен, кыйный- кыйный баганага менгезә башладылар.
—Әйдә, әйдә! Кем тизрәк? Кем тизрәк?
Арттан сумала сылап, баганаларга ут төрттеләр. Күпмедер үрләгәннән сон, беренче булып, читекләре, ыштан балакларыннан ак сакалларына кадәр янган, үзе дә сумалаланган "шүрәле” рәвешенә китерелгән хәзрәт багана төбенә капчык кебек лапылдап килеп төште. Мәйданда китапханәсе янган Габделәскәр инде килеп, сабантуй баганасында үзе янды. Татар Төркестанынын Бөек Бакчачысы, Бөек Китапчысы, Бөек Китмәнчесе— туксанга житеп барган аксакал йөрәге шартлап жан тәслим кылган иде... Шунда ук, баганадан ычкынып китеп, зурәтисе жиргә капланды. Бу татардан беренче ике корбанны "ирекле” Кытайның үз хунвейбиннары— татарлар жәзалап үтергән иде.
Берничә минуттан ялкынланып янган баганадан көеккә әйләнеп, жиргә ком капчыгы булып атасы лапылдады. Ана ярдәм кулы суза алмау гарьлегеннән бәргәләнгән Иркенне хунвейбиннар студебеккер әржәсенә ыргыттылар һәм Голҗа төрмәсенә илтеп тыктылар.
"Багана ярышьГннан ярымүлек булып чыккан әтисе озак яшәмәгән. Иркен Тәкла Мәкан катыртасында сука тартканда алды ул атасынын вафаты хәбәрен. Хәзрәтне, зурәтисе белән әтисен сонгы тапкыр күрүе булган икән. Хунвейбиннар Шәркый Төркестаннын акыл иясе, асыл тәрбиячесе Габделәскәр хәзрәтне, Галләметдин зурәтисен һәм Шәркый Төркестаннын беренче электрик-яктыртучысы булган атасы—Фәррәхетдинне Кизләү зиратында җирләргә рөхсәт итмәгәннәр. Халык аларнын жәсадын жиде чакрым күтәреп барып, күрше уйгыр кышлагы Сарыкамышта дәфен кыйлган. Атаклы казакъ акыны Сарбай бу корбаннар хакына өч көн үлән әйткән.
Болардан тыш, шатлыклы хәбәр дә килеп тапты Иркенне төрмәдә: хунвейбиннар үткәргән сабантуйда капчык кидереп йөгертелгән Мәдинәсе, Аллага шөкер, бәбиеннән исән-сау котылган икән. Яңа туган кыз балага, Иркен теләгәнчә. Гөлфаный дип исем кушканнар.
Хунвейбиннар Иркенне әүвәле “СССР файдасына шымчылыкта, уйгыр җөмһүриятен оештыру”да гаепләп, Кашгар төрмәсендә тоттылар. Анда татарлар һәм уйгырлар белән бергә шундый ук гаептә гаепләнгән казакъ, алтайлы, кыргыз, дөңгән милләтчеләре утырды. "Мин Бөек Туран
империясенең премьер-министры булырга тиеш идем" дип раслату өчен Иркеннен үкчәләрен резин таяклар белән төйделәр
Бу төрмә әле урта гасырларда французлар тарафыннан төзелгән классик ж.ир асты зинданы - төрбә иде. Үлгән кешеләрнең табутларын саклау өчен яртылаш жир астына салына торган төрбәнен һәр хөжрәсендә унбиш- егерме кеше утыра. Бәдрәфләре дә шунда. Ашаган ризыклары—тозсыз дөге, тозлы балык, алабута өйрәсе. Сорау алыр алдыннан өсләренә бүре тиресе кидереп, төрмә мәйданына чыгаралар һәм бурзайлардан талаталар Хәтердә калганы шул—этләр кече телләренә кадәр кызыл авыхты иде Бурзайлардан талатканнан сон, сорау алып тормыйча, янадан ябалар. Аны эттән генә талатып, сорау алмыйча, бер ел интектерделәр. Жир асты зинданыннан качу мөмкин булмаса да. алар богаулы иде “Гадел хөкем сәгате"нә барып житә алмаган йөз мәхбүснең өчтән берен—суык, өчтән берен—ачлык, өчтән берен бет талап үтерде. Төрмәнең биек дуваллары эчендәге бердәнбер радиотапшыргыч “Огиньский полонезы ~н уйный башласа, көт тә тор—жәзалаулар башланды...
“Огиньский полонезы" Иркен аны хәзер дә тыныч кына тыңлый алмый. “Полонез"нын беренче авазларын ишетү белән тамагына төер, күзләренә яшь тыгыла. Күнелен авыр, каршылыклы, үкенечле хисләр биләп ала. Ул Огиньскийнын һәм үзләренең заяга үткән гомерләрен кызганып үкси башлый. Ул бу иляһи моннын авторы атаклы ләх композиторы, ләх азатлыгы өчен башын салган бөек демократ Михал Клеофас Огиньский икәнлеген иреккә чыгып. Штатларда яши башлагач кына белде Ижаты бу кадәр дә үкенечле максатларда—кешене җәзалаган чакта кулланылган башка берәр композитор бар микән жир йөзендә? Бу әсәрен генә түгел, барлык иҗатын Рәсәй төрмәләрендә иҗат иткән боек ләх инкыйлабчысы Михал Огиньский, әгәр хунвейбин дип аталачак бу кыргыйларның, дөньяның барча азатлык көрәшчеләре гимнына әйләнгән “Полонез”ын. үзе үлгәч 133 елдан соң. мондый кешелексез, хөсет максатларда—кеше аһын, әрнешләргә түзә алмыйча, жан ачуы белән кычкырган тавышларын каплап тору чарасына әйләндерелеп кулланылачагын белсә, аны язган, яза алган булыр иде микән-’ Хунвейбиннар моны анлап кулландымы, әллә аңламыйчамы9 Вәлякин тагын да мәзәге шул иде нинди шартларда, нинди максатларда файдаланылуына карамастан, иляһи музыка, иҗатчысына хыянәт итмичә, хәтта дарда да корбаннарның түзә алмаслык газапларын җиңеләйтеп, залимнәргә каршы эшли иде.
Огиньский музыкасының чөгермәкле чоңгыллары астында тәннәре туналган Эстәрлетамак татарлары бертуган Ильяс һәм Наил Габитовларны онытырга момкинме?! Советлардан качып килеп, монда “совет ышпиуньГна әйләнгән һәм гәүдәсе тәгәрмәчләрдә урталай ярдырылган Нижгар мишәре Ташбулат Үмәровны ничек онытырсың9' Жәзаланырыннан алда Иркеннен хөҗрәсенә атаклы уйгыр шагыйре Үткер Теләшне керттеләр Мао режимына каршы көрәшкәне өчен “акылдан язуда гаепләнгән" бу даһины анын белән бергә утыртулары Иркенне сындыру һәм үзен дә акылдан яздыру өчен соңгы чара иде. күрәсең. Сәгатьләр буе Тукайны һәм Жалилне яттан укыган Үткер Теләшне так алдыннан алып чыктылар. Ул үзенең Гоби энәләренә утыртыласын белә иде Ихатада Огиньский полонезы яңгырады Үткер Теләш, ишекне атлап чыгардан алда. Иркеннен күзләренә текәлде дә. гүя бу күзләр аша бар дөньяга аваз салды
— Иркен бавырдасым! Без үлемсездер туй' Жасасын уйгыр-нугай туганлы! ы вә озодлиги! Жасасын бүйүк тагар әдәбияты-устадл ик мәктәби' Жасасын
И, туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнен тели!..
Соңыннан, Татарстаннан магнит язмалар алдыра башлагач, ул ләхләр кебек урыслар тарафыннан изелгән татарларда “Огиньский полонезьГна тиң ике музыкаль әсәр—Заһидулла Яруллиннын “Тукай маршы” һәм Салих Сәйдәшевнен “ Кызыл Армия маршьГдигән әсәрләре барлыгын белде. Ләкин ул аларнын икесенең дә “марш” дип аталулары белән килешеп бетми. Алар шул ук полонез, шул ук кайгылы мәрсия Татарлар аларны куркудан гына “марш" дип атарга мәжбүр булганнар. Урыс күзлегеннән татар бары тик марш язарга һәм шул марш астында урыс өчен үләргә генә хокуклы. Әйе, тетрәткеч-моңлы илаһият илә тулы бу мәрсияләр. Татар полонезлары. Азатлык парвәрләре. “Татар, азат буласы килсә, иртәсен дә кичен шушы ике маршны тыңларга тиеш,”—дип уйлый Иркен ага шушы көнгә кадәр. Ул Татарстан радиосының әле һаман Казан артыннан арырак яңгырамавына шаклар ката һәм радиодан ошбу иляһи маршларның сонгы елларда бөтенләй яңгырамавы серен аңлый алмый җәфалана...
Аларны тыңлаганда Иркеннең күз алдына, нишләптер, карурман, каезланмаган ярык бүрәнә һәм башын-күзен йон баскан Шүрәле пәйда була. Ләкин ул Шүрәле Казан арты Шүрәлесе түгел, имеш, ниндидер табак битле Пекин арты Шүрәлесе, китайоз, хунвейбиноз Шүрәле, имеш. Ул Казан арты Шүрәлесе кебек ике күзле, ике мүгезле түгел, бер күзле, бер мүгезле—Иркенне кети-кетигә чакыра. Гүя Иркен—Казан арты Батыры, ә менә китайоз Шүрәле—Пекин арты хунвейбины, имеш. Йә Иркен хәзер хунвейбиноз Шүрәленен кулын бүрәнә ярыгына кыстырып кала, йә хунвейбиноз Шүрәле хәзер аның үзен кытыклап үлтерергә өлгерә...
Үткер Теләш кебек асыл затлар да корбан булганнан сон, Иркен яшәүнең мәгънәсен югалта язып куйды. Ул сорау вакытларында каршы торудан туктады һәм сорау алучы нәрсә теләсә, шундый шаһитлык күрсәтә, ягъни үзенә-үзе каршы сөйли башлады. Инде анын өчен барыбер иде. Ахыр чиктә, биргән җавапларында ул үзе генә түгел, хәтта сорау алучылар үзләре дә буталып бетте. Аны өч мәртәбә атарга алып чыгып, атмыйча калдырдылар. Хунвейбиннарда шундый җәза бар иде. Мәйданга чыгарып тезәләр, исемлекне укыйлар, әмма һәр икәүне атып, өченчене исән калдырып, борчак өстенә тезләндерәләр дә, хәлдән тайганчы Мао бөтиен ятлаталар. Тәүбә иттереп, әсирдә теңкә өянәге кузгаталар. Бу өянәктән әсир җир тырнап елый башлый. Боларның барысын да исән-аман үткән Иркенне, ниһаять, хунвейбиннарның кыр хөкеме, тәгаен ун ел биреп. Эчке Төркестанның тәмугы саналган Тәкла-Мәканга—"Лаучой дюй", ягъни “хезмәт тәрбиясе" концлагерьларына сөрде.
Тәкла-Мәкан—борынгы уйгырчадан “бездән түбәндә яткан туидыручымыз”, “җир астындагы байлыгымыз" дигәнне аңлата. Андагы комлык катламнары шыплап нәфт-газ белән тулган. Аны Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөселманга җир йөзенең һәр почмагында бүләк иткән Нәфт-газы белән генә түгел, Кызыл-Ком, Кара-Ком, Бетмәк (Битбак) Дала кебек чүллекләре белән дә атаклы төрки-мөселман дөньясында иң хәтәр, ин куркыныч булып саналган Тәкла-Мәкан чүллеге илнең көньяк-көнбатышында аркылыга биш йөз, буйга мен чакрымга сузылган, туфрактагы кышкы(төнге) һәм җәйге (көндезге) температура урыны-урыны белән минус җитмеш белән плюс җитмеш арасында тирбәлгән үтә дә континенталь чүллек иде.
Тәкла-Мәкан!.. Күчкән комнар моңы!.. Монда табигать һәм һава торышы кешене юкка чыгару өчен яратылган.
Концлагерь төзелгән казанлык жир дингез өсте тигезлегеннән мен метрга түбәндә урнашкан. Тамырлар кан басымынын кирегә сикерүенә түзә алмыйча шартлый. Биредә жәен янгыр. кышын кар яумый Анда жәе жәи. кышы кыш булмаенча. адәм баласын мәгънәсез хафага батыра. Нибары биш миллиметр тәшкил иткән еллык явым-төшем чыпчык томшыгына да кунып өлгерә алмыйча юкка чыга. Андагы җил-давыл. үзәк өзгеч гарасатлар тереклекнең әллә нинди сәер мәхлукларын бар итә. Февральнен илле дәрәжәгә житкән ыжгыр суык жилендә дә бармак башы кадәрле чебен-черкиләрнен була алуын, аларнын адәмзатны ничек кенәләр итеп үтереп талавын күз алдына китерергә момкинме9 Алар сөяккә җиткереп чеметә, алар чеметкән төш кан чыгарып шешә. Андагы ком бураннары тын юлларын дынгычлап тутыра, ашказаны күбенә һәм син укшып ауный башлыйсын.
Тәкла-Мәкан! Күчкән комнар жыруы!. Бу исемне ишетү белән арка үзәгеннән суык үтә. Баракларда кышын ин җылы температура—минус биш. жәен исә—плюс кырык. Тырнак астында жәлладләр керткән бамбук шырпысы каный. Кичтән кадыйлар. Йокла. Иртән суырып чыгаралар
Нинди йокы?! Иртән аякка басу—сәгать биштә. Инкыйлаби кытай музыкасы астында тән язу. һаман да шул борчак өстенә тезләнеп. Мао бөтиен ятлау.
Ундүртенче цитат: “Бөек Мао әйтте: безне ач итүчеләр—чыпчыклар Ләкин без чыпчыклардан да күбрәк Шуна күрә без чыпчыкларны Вагансыз итәргә һәм алардан Ватанны коткарырга тиешбез."
Егерме жиденче цитат. “Зур елгалар шау-шусыз ага Кытай компартиясенсн, тарихның ин зур елгасы буларак, ревизионистик маякларга мохтажлыгы юк. Безнен кораблар дингездә маяксыз да йөзәргә тиеш"
Утыз алтынчы цитат: “Бөек ишкәкчебез алтмыш чакрым ераклыкка йөзә! Һәркем, алтмыш чакрымга йөзеп, имтихан тапшырырга тиеш'"
Аннан—черегән балык шулпасы белән тамак ялгыйсын Аннан—ун кулына көрәк-кәйлә тотып, сул кулына даһи Мао сурәтен күтәрәсен дә. "Мао безнен кояшыбыз" дигән жыру җырлап, кораллы сак астында “хезмәт дәресләре"нә юнәләсен. Ошбу жыруны жырлап. кулларына кечкенә кызыл әләмчек тотып. Тәкла-Мәкан концлагеренен ин карт тоткыны—йөз дә ике яшьлек уйгыр карты Сәрдәретдин дә, Сәрдәретдин бабасы аркасында бирегә эләккән ин яшь тоткын Сәрвәретдин дә бара Анда һәркемне җирнең өстендә дә, жирнен астында да уф-алла арбасы, камыш тырыслар көтә Кемдер. Лобнор күленнән чүл буйлап мәнге булмаячак арык-каналлар казый ла. казып беткәч, каналны су белән тутырасы урында аны янадан ком белән тутыра башлый һәм бу Сизиф хезмәте тагын да кабатлана; кемдер, кәрзингә салып, кон саен ике кубометр туфракны биш йөз метрга ташый да. иртәгә шул ук туфракны кире урынына күчерә
Соңыннан совет коннлагерьләре тоткыны татар шагыйре /Хәсән Туфан иҗатыннан эзләп тапты ул Тәкла-Мәкан чүлләрендәге кеше ихтыярын сындыру ысулларын шул кадәр кыска вә дорес итеп сурәтләгән менә бу юлларны:
Муеннар түгел монда—
Чуеннар шартлап сына
Иркен бер тапкыр исәпләп тә маташкан тис аркылысы-бус. биеклеге уртача утызар сантиметр булган тырыс күтәреп, ике кубометр туфракны 500 метрга күчерү өчен тоткыннар бу араны кон саен уртача 300 тапкыр ураганнар, ягъни илле кило авырлык күтәреп, унбиш чакрым юл үткәннәр
икән. Әгәр кушканны үтәүдән баш тартасын, аеруча, Маоның даһи әйтемнәрен ятлаганда тырышлык күрсәтмисен икән, сине чүлгә чыгарып ыргыталар: анда мыжлап торган чаяннар, каракортлар, тарантуллардан беркем дә берничек тә котыла алмый. Бигрәк тә тарантул агуыннан исән калу мөмкин түгел диярлек. Ана дәва да, дару да юк. Иркен бу бәладән дә котылырга өйрәнде: тарантул агуын кеше тәненнән эһ дигәнче авызын белән суырып чыгарып төкерү өчен, ана секундның нинди микъдары җиткән икән? Әгәр кайнап торган пыяла сыман тарантул агуын телендә тоеп өлгерсән—үзең үләсен, димәк. Мондый адымга барыр өчен сирәк дуслар кирәк шул. Бар иде андыйлар Иркеннен дуслары арасында, бар иде алар!..
Шундый дусларының берсе үзе белән бергә хөкем ителеп, төрмә шартларында хәбәрсез югалган Үтәмеш Сәмит иде. Алар. Голжада кулга алынып, сәер шартларда төрмәдә югалган атаклы татар фотографы Сәрвәр Хисаметдинның язмышын ачыклау өчен, Мао Цзе-дун исеменә алты тапкыр гозер яздылар. Бу алты гозер өчен аларны алты тапкыр кыйнап, алты тапкыр чүлгә тарантулларга азык итеп ыргыттылар. Тәкла-Мәкан катыртасында карцер дигән нәрсә юк. чүлгә чыгарып ыргытылу ябык бинада карцерга утыртылудан күпкә хәтәр иде.
Аларны төрмәнен баш каравылчысына чакырттылар.
—Ц зан ю27 Сәмит! Ц зан ю Сәлах!—дип мөрәҗәгать итте ал арга төрмә хакиме гүя бөтенләйгә ябылган күз кабаклары аша —Сезгә, ташбаш кинд за дзотларга, инде өч ел утыруыгызга карамастан, һаман акыл керми. Сез һаман Председатель Мао исеменә хатлар язасыз һәм төрмәләр арасында үрнәк сәтсиәлистик тәртип өчен көрәштә безләрне артка өстерисез. Әгәр тагын бер тапкыр мондый гозер җибәрсәгез, сезләргә тагын унар ел өстәргә дә күп сорамабыз...
—Әйе, без ташбаш кинд-за-дзолар, уйгыр-нугай азатлыгы өчен, кирәк икән, тагын да йөз ел утырырга да әзербез!—дип жавап бирде аларга Үтәмеш Сәмит —Сез Бөек Кытай диварын безгә каршы безнең үзебездән салдыргансыз бит!..
—Зма доу шау хуа, кинд за дзо!—дип ырылдады хытайча төрмә каравылчысы ачуыннан. —Зма лау дау ни, кинд за дзо2’!..
Шушы сөйләшүдән сон озак та үтми, Үтәмеш Сәмит мәңгелеккә югалды. Кичке тикшерүләрнең берсендә исемен атауга җавап бирмәде.
Чират Иркенгә килеп туктады.Аны көтелмәгән хәл. сәяси уен коткарып калды. ... 1969 елнын көзендә икенче тапкыр президентлыкка чыгып маташкан АКШ Президенты Линдон Джонсоннын Кытай Халык җөмһүриятенә сәяхәте әзерләнә башланды. Бу унайдан. Әмрикәнен демократик оешмалары Кытайда кеше хокукларын бозу, Тәкла-Мәкан катыргасында сәяси тоткыннарга карата адәм ышанмас җәзалаулар кулланылу уңаеннан, ифрат та зур халыкара гауга күтәрде. Мао үткәргән ахмакый эчке һәм тышкы сәясәт нәтиҗәсендә төп башына утырган кытай икътисадын, ничек кенә булса да, ничек булса да җиргә төшерергә кирәк иде. Сәяси тоткыннарны коткарган хәлдә, Әмрикәнен акча бирергә әзер булуын һәм икътисадны җанландыру Әмрикә инвестицияләреннән башка мөмкин түгел икәнне “анлаган” Мао, бу юлы да үз хәйләкәрлегенә тугры калып, мондый мөмкинчелектән файдаланып калырга, “эт-баш-сыер-аяк империалистлар” белән сөйләшүләр алып барырга мәҗбүр булды. Сөйләшүләрнең уртасында
” Ц зан ю (кытай) тоткын
№ Кинд за дзо (кытай) татарларга карата мыскыллы агама
® Зма доу шау хуа.кинд за дзо! Зма лау дау ни.кинд за дзо! (кытай) Артыгын сойлисен.татар! һаман буйсынмас татар! .
Маонын генераль даирәсеннән туп-туры хунвейбиннар төрмәсенә барып кергән кытай базарчысы—икътисад реформаторы Дэн Сяо-пинны һәм “колониаль коллыктан котылу өчен көрәшкән” күпмилләтле Кытаинын кытай, вьетнам, кореян. уйгыр, нугай-татар. дөнгән. казакъ, төрекмән диссидентларын коткару мәсьәләсе торды. Нәтижәдә. "Әмрикә шымчысы”. “СССР шымчысы”, “милләтче-сепаратор” намы астында гаепләнгән мәхбүсләр иреккә чыгарыла башлады. Дэн Сяо-пин белән башланган шундыйлар исемлегендә торган Иркен Сэлах та азат ителде
1970 елнын августы иде. Әремчедә эшли генә башлаган Әмрикә вәкиллегенә алып килеп, анын кул-аякларыннан богауларын салдырдылар.
Хуш, Тәкла-Мәкан! Уйгыр-татар сөякләрен чаяннар сырып алган Тәкла-Мәкан, хуш!..Татар угылы Иркен синен төнлә бозга каткан, көндез корыч булып эрегән чүллек базларында ташкүмер чыгарды. Татар угылы Иркен синен тозлы комнарын эчендә әкәм-токәм булып боргаланып арыклар, каналлар казыды. Татар угылы Иркен синен далаларыңда сабаннарга җигелеп. җир сөрде, ком бөртегеннән дөге бөртеге җитештерде Кайда гына булмасын, ниләр генә эшләмәсен. Аллаһы Тәгалә аны кем белән генә очраштырмасын, ул—Кеше. Адәм угылы Кеше булып калды, анын теле, һәрдаим табигатьнең якты яфрагы булып, күңеленә балачагыннан сеңеп калган шушы сүзләрне тәкърарлады:
Сөт калыр, Ватан китәр!
Сөт калыр. Ватан китәр'
Ватан китте. Тарихи ватанның кулдан киткәненә биш гасыр булып киләдер гуй.
Туган-яшәгән ватан да кулдан китәргә торадыр, гуй
Әмма ирендә ана күкрәгеннән имгән сөт тәме калды. Ул—Туган Тел.
Яшәсен Ана Сөтенең тәме—Туган Тел!.. Кайда да сакланган тел!.
...Чүл сәхрәләрендә көл төсенә кереп саргайган, ябыккан, яңаклары ат яңаклары сымак тартылып какланган, колаклары исә. шиңгән яфрак сыман, бәлҗерәп, шул какланган яңаклары буйлап сузылып төшкән Иркенне анасы беразга танымый торды. Атасының вафатыннан сон. ул бирешкән иде Аны күрү белән Мәдинәсе чак аңын югалтмады Күз аллары караңгыланып, талчыбык кебек, кочагына сыгылып төште. Балалары исә бөтенләй диярлек бер атнадан гына ияләшә башладылар. Ул сөргендә чакта дөньяга килеп, инде өч яшькә җиткән кызлары Гөлфаныйга исә ул бөтенләй ят кеше иде.
Үзенең рәвеше белән кешеләрне куркытырмын дип. ун көн чамасы өеннән чыкмыйча ятты. Мәдинәсенең ана эчермәгән үләне, каптырмаган җиләге, авыз иттермәгән азыгы калмады.
Кайчандыр атларның бер-берсен чакырып кешнәүләре, кешеләрнең шат тавышлары белән яңгырап торган Элә үзәнлегендәге Кизләү авылы дөнья ахырын көткән сыман тынып, кайгыга төшкән иде Ул сөргендә чакта Шәркый Торкестанны кытайлар баскан
Үзе дә хунвейбиннар карцеры аша үткән казакъ акыны Сарбай Иркеннең исән-сау котылуы хөрмәтенә өч көн буе үлән әйтте Әмма үләннең кытайчага тәрҗемәсен алдан кытайлы хакимгә күрсәтергә тиеш булдылар Хунвейбиннар сабантуенда баганада йөрәге ярылган Габделәскәр хәзрәтнең ике улы әлс булса сөргеннән кайтмаганнар Исәннәрме ’ Хәзрәтнең бар Шснҗәнгә атаклы жиләк-жимеш бакчасы караучысыз калган Кайчандыр үзенән дә зур китмән күтәреп, арыклар үткәргән, комлыкны сугарып, тәкый гаҗәп бакчалар үстергән Габделәскәр хәзрәт, бар татар дөньясына үзе койган как белән үлән чәе эчергән Габделәскәр хәзрәт, бер кулына
Коръән, икенче кулына зур китмән тоткан Габделәскәр хәзрәт—туарлар микән янадан татар дөньясына анын кебек рухи Алыплар?
Иркен сөргендә вакытта бер ата-анадан туган балалар, туганнан туганнар кайсы кайда тарала башлаган. Шулай булса да, Сөләйман хәзрәтнен нәселе әле авылда шактый тамырлы, шактый жегәрле иде. Бу хәл аны, бер яктан, куандырса, икенче яктан, шөбһәгә дә салды—нәселдән исән калганнарның аның аркасында гына да җирле хунвейбиннар золымына эләгәчәге көн кебек ачык. Тик... үз башыңны гына түгел, өч бала, хатыныннын башларын да алып, кая таба олагырга? Аларны кем, кайда көтә'* Советлар Рәсәенә, Татарстанга качып чыгу турында уйларга да ярамый. Җитмәсә, аннан бик тә әшәке хәбәрләр килә. Чынмы, ялганмы?
Ул гаиләсен альт качарга әзерләнә башлады. Мондый эшне бу шартларда бер ялгызын гына үтәп чыгу мөмкин түгел иде, әлбәттә. Хатын-кыз булса да, бу хакта ул беренче итеп анасы белән киңәшергә булды.
Анасы аны ярты сүздән аңлады.
—Дөрес уйлыйсын, балам,—диде ул монсу караш ташлап.—Борынгылар "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” дисәләр дә, сезгә, яшьләргә, әле исән чакта, биредән ычкынып өлгерергә кирәк... Илне сарылар басты. Әнә бит, гаеткә дип симертелгән сарыкларыбызны гурты белән талап алдылар, имансызлар... Барча уйгыр, дөнгән, татар, казакъларны көчләп чүллекләргә күчерәләр... Без инде—картлар, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаганбыз.. Бары тик шушында гына гүр иясе булырга насыйп итсен...
—Серемне әйтсәм, үз нәселемнән кемнәр күтәрер, анам?
—Серенне. үз нәселең булса да, хатын-кызга ачарга ашыкма,—диде анасы.—Мондый эштә хатын-кызга ышаныч юк. Уйгырда "Яман хатун үзүлмәс тасма, андак тасмани билинга асма”, дигән мәкаль бар. Ир-ат туганнарың белән генә эш ит. Хәтта мине дә кыстырма. "Каты булса да жир яхшы, алама булса да ир яхшы,” дигән борынгылар...
Иркен үзенә ярдәмгә ышанычлы туганнан туган карындашлары Сабир белән Шакирны сайлап алды. Бу жегетләр белән ат урлап та, кыз урлап та була. Алар тулы теләктәшлек күрсәттеләр. Ул сак кына итеп Мәдинәсенә дә чишелде, чөнки хатын белән киңәшми торып, гаиләне бу авыр юлга алып чыгу мөмкин түгел эш иде. Иркен тан калды: ул аны белми икән! Мәдинәсе анын ин тәэсирле илһамчысы булып чыкты ләбаса!
—Иртәгәдән, иртәгәдән башлаек, җаным!..— диде ул Иркенне назлы куллары белән иркәләп.—Болар безне монда бетерәде' Чик аша үзебез үтә алсак, иншалла, аннан, бу җәһәннәмнән, берәм-берәм туганнарны да суырып чыгарырбыз, Иркен!.. Үземезгә, балаларымызга кием-салым, юлга жылы юрган-толыплар, азык-төлек, башка кирәк-яраклар өчен—энәсеннән жебенә кадәр үзем җаваплыдыр!..
Ул ашыга-ашыга колагыннан алтын алкаларын, кулларындагы йөзек- беләзекләрен сала башлады.
—Голҗа базарында сатарсың! Болар гына җитмәс... Сафьян читекләрем, юфты итекләрем бар!..
—Син нәрсә?! —Иркен аны кискен хәрәкәт белән туктатты. —Кыз акчасы—тоз акчасы! Сәлахиләрнең хатын-кыз колагында асылынып торган алтын-көмешкә калган көне юктыр!.. Болар сина, иркәгем, мин биргән бүләкләрдер гуй! Алар синен белән бергә гүргә керергә тиеш, ишеттеңме, Зариф хәзрәт кызы?!..
—Чик сакчыларына ришвәткә!—дип үрсәләнде колакларына алкаларын яңадан кияргә теләмәгән Мәдинә.—Сары халык акча дигәндә кадалып барады!
—Теленнән җил алсын, Мәдинәм!..
Мөһаҗирлеккә әзерлек ярты елдан артыгракка барды. Юлга төп азык итеп киптерелгән, какланган, ысланган ит һәм шулай ук киптергән сөт- корыт. озак искерми торган табикмәкләр хәстәрләнде. Мәдинә-иркәге балалары өчен кара каен боресенен сутында кайнатылган махсус казылык ясады. Мондый казылык үтә дә майлы булуына карамастан, сабыйларнын эчләрен дә китәрми, күнелне дә биздерми иде. Учак ягып, пешеренеп-нитеп тормыйча, ат-дөя өстендә барышлый бу казылыкның кәгазь калынлык, үтә күренмәле бер генә калҗасын теленә салдынмы—димәк, көне буе туксын Азык капчыгына кипкән инҗир, йөзем, уйгыр хөрмәсен дә салдылар Үркәч өстендә мавыгып барыр өчен балаларга курчак, уенчыклар алырга да онытмадылар. Хаста, тау бизгәге тота калса дип. Мәдинә балаларына вакцин да кадатты, дарулар, үләннәр, төрле төнәтмәләр дә хәстәрләде Биектә, һава җитмәгән очракта, янганда тын азышын җиңеләйтә торган төтенлек—артыш утыны аздылар. Мәдинә үазәренә. базазарга һәм озата баручыларга дөя йоныннан махсус сырмазар сырды. Бер-бер хәл чыгып, туктаган очракларда кирәге чыгар дип шул ук дөя ионыннан сырып, җылы тирмәләр дә әтмәлләде. Киеләсе киемнәрне, юлда очраячак зарарлы бөҗәкләрдән саклану өчен, дарулы суга сазып тотты
Юлга чыгу сәгате тау елгалары тынып. Тәнре Шәм. Һинде кышларны и бозлы сыртлары язгы яшь дәрьялар белән ярсып күбенүдән туктагач, ягъни кояшның җәйге фазасы магнит бураннарыннан Айнын тынычлык фазасына кергән чорга—июль башларына тәгаенләнде Тәгаенләнгән көннсн икс-өч көнгә алга-артка күчерелүе бернинди әһәмияткә ия түгел иде.
Озата баручылар, дөресрәге, тиешле урынга чыгарып куючылар булып барырга, туган-тумачалары Сабир белән Шакирдан тыш. бу тирәдәге тауларны, тау үзәннәрендәге юлларны, андагы һава алмашын, табигать шартларын биш бармагы кебек яхшы белгән егет—борынгы дуслары, хунвейбиннар тарафыннан үтерелгән Нургали-әкәнен ике туган энесе Фәхрелназыйм теләк белдерде.
Үзләре белән юлга биек таулардагы кислород ачлыгына чыдый торган зур үпкәле Тәбәт дөяләре һәм атларын алырга булдылар Башта алар йөкнең күп өлешен Озын Болак. Туккүз. Сары Сөмбә кебек татарлар яшәгән кышлакларга илтеп куярга булганнар иде Фәхрелназыйм мона каршы төште Җирле хакимияттә бернинди шик тудырмау максатында анын тәкъдиме белән йөкләрне күрше уйгыр кышлагы Сарыкамышка алып барып урнаштырдылар һәм ике дөяне шунда калдырып кайттылар
Иртәгә юлга кузгаласы көнне, өйләдән сон. ул Кизләү зиратындагы ата-баба. ага-эне. әби-апа. бәби-сәби—барча туган-тумачаларының каберләрен зират кылды. Картатасы Сөләйман хәзрәт, картинәсе Бибикамал абыстайдан башлап, һәркайсына исме-әгьзам атап укыды ул догаларын Сенлесе Өммерәйханнын жәсаде дә биредә бит! Кем белә, бәлки хушлашу мәңгегә булыр дип. күзләреннән аккан яшьләре белән сугарылган тупрак га алды үзе белән Кичләтеп. Мәдинәсе белән икәүләп яшьлекләре у зәне- Элә буйларын. Чыңгызлары яратылган Йолдызлы Чонгыл әрәмәләрен урап килделәр. Туктап тыңладылар: колак төпләрендә генә пар сандугач ярыша- ярыша сайрады.
—Тегесе бабай былбыл—син буласындыр кү Монысы-әби сандугач, мин буламдыр кү! —Баласымаклыгын югалтмаган Мәдинә ана сыенды —Сайрап та сайрайлар!..
Мәдинәнең “әби сандугач" дигәне артык сузалмый. тыны кысылгандай, еш өзелеп өздерә иде
һаман да шул кеше шикләндермәс өчен хушлашу мәжлесе җыеп тормадылар Чиг-ят күзләргә артык чалынмыйча. Иркен үзе генә
Кәррәметдин агасы белән Мөхафизә жингәсе, Әгъләметдин агасы белән Оркыя жингәсе, Галләметдин зуратасы белән Сөмбелә жингәсе, Гөлҗанын Шәрәфетдин атлы кибетчесенә тормышка чыккан бертуган Фәгыйлә апаларына барып саубулашып кайтты. Әлбәттә, әнисен сонгы мәртәбә күрәмдер дип уйламады ул чакта. Анын каберен, туган авылын, якын туганнарын Мао Цзе-дун үлеп, бу вакыйгаларга унбишләп ел үткәч, Кытай җитәкчелегенә Дэн Сяо-пин реформаторлары килгәч кенә кайтып күрә алачагын уйлый ала идеме? Әтисенен жәсәден Сарыкамыштан газиз әнкәсе янына—Кизләү зиратына күчереп күмәрмен дип хыяллана ала идеме? Ул чакта, сиксәненче еллар азагында, менә тагын да унбишләп ел үтәр һәм ул Татарстан дигән дәүләт тарафыннан Казанның үзенә—Бөек Татар Корылтаена чакырылырмын дип фараз кыла ала идеме?!
...Әлегә—күк йөзендә 1971 елнын 5 июле кояшы яна иде.
Бу ураза гаете көне һәм шуна күрә дә махсус сайланган иде.
Бәйрәм көнне, аеруча гает намазыннан сон, туганнар, барча гаилә белән сәхрага сәйранга чыгу табигый йола булганлыктан, үркәченә палас-киез, юрган-корган, аш-су казаны һәм башка кирәк-яраклар төялгән дөя, атларда авылдан чыгып баручыларга беркем дә аптырамаслык иде.
Сау бул, Яна Кизләү!.. Аллаһка әманәт!..
Артка борылып карамаска! Бары тик алга!..
Картатасыннан калган чукмар беренче дөя үркәчендәге киез астында иде.
Шулай итеп, нәкъ йөз элек Мәккәгә дип Рәсәйдән Шәркый Төркестанга мөһажирлек кылган Сөләйман хәзрәт Сәлахиен оныгы Иркен Сәлах нәкъ йөз елдан сон Шәркый Төркестаннан яна мөһажирлеккә (кая юл тотканлыгын үзе һәм аны озата баручылар гына гөманлый!) чыкты. Ничекләр генә тап килүен кара: әгәр каргатасы гаиләсен урыс хунвейбиннары коллыгыннан Шәркый Төркестанга “Бөек Ефәк ЮльГнын Каракорымнан Бохарага илткән Төньяк боҗрасы буйлап чыгарган булса, оныгына гаиләсен Шәркый Төркестандагы кытай хунвейбиннары коллыгыннан Һиндстан тарафларына нәкъ йөз елдан сон шул ук бабайларның “Бөек Ефәк Юлы”нын инде Ханбалыктан Хотан, Тизнаф кәнд,оләре аша Тарыйм иңкүлекләре, Тәкла-Мәкан чүллекләре астыннан Фәйзабадларга илткән Көньяк боҗрасы буйлап алып чыгарга туры киләчәк. Сулда—Һималай, унда—Памир, каршыда Һиндекыш сыртлары басып торачак. Бөек сынау Әйтерен бармы!.. Әйе, кире тарихи ватанга—Рәсәйгә, төньяк-көнчыгышка түгел, киресенчә-көньяк-көнбатышка! Тарихи ватанга юл ерагайганнан- ерагая барып якыная. Әйе, Аллаһу насыйп итсә, Һиндстанга чыгып, түбәнгә. Һинд океанына ... Бу хакта шаулама, мондагы җилләр уенны да ишетә!..
Әнә алар—хатыны, өч баласы, өч озата баручысы, барлык кирәк-ярагы өч дөя (икесендә—йөк, берсе алмашка ял итеп бара), биш атка төялгән кәрван—Сарыкамыштан юлга чыкты. Әүвәлдә Жунгар, аннан Тарыйм иңкүлекләре буйлап туктый-туктый килеп, дистәләгән зур вә кечкенә инеш-иделләрне кичеп, бер ай дигәндә, Голжа-Аксу-Караболаклар аша Кашгарларны үгтс Ниһаять, Һиндстан, Пакистан, Әфганстан араларындагы дәүләт чикләрен сакчылардан бигрәк, бербөтен төен итеп төйнәп, биек таулар сагында яткан Ташкорганга исән-аман килеп җитте.
Алда юлның ин хәтәр, сынауның иң куркыныч өлеше иде.
Үзен юлдаш итеп алуларының никадәр хак булуын Фәхрелназыйм тагын бер тапкыр раслады. Ул тыныч, сабыр вә тыйнак, кеше белән мөлаем мөгамәләдә була белә. Әле яшьлекләре белән күп нәрсәне анлап
“ Канд (гарәп.) шәһәр,утрак бистә,кальга.ныгытма 72
бетермәгән, еш кына каудар кыйланган Сабир һәм Шакир белән дә уртак тел таба ул. Фәхрелназыйм мондагы халыкнын күпчелеге сарт'1 булуын, сөйләшкәндә алар телендә гәперергә тырышуларын үтенде. Ул мөһажирләрне Ташкоргандагы бер "чыбык очы" булган Ислам әкәсендә өч көн буе миһман кылдырып, әл-хәл иттерә алды. Кинәшә торгач, шул элекке фикердә туктадылар: әйе, юллары бердәнбер һәм ул бары тик Кашмир аша гына Дөрес, бер өлеше Пакистан, икенче. Жәмму-Кашмир дип аталган өлеше Һиндстан йогынтысы астында булган вилаятьтә тулы хакимлекләрен урнаштыру өчен бу мәмләкәтләр вакыт-вакыт чәкәләшеп торалар. Бу өстәмә куркыныч тудырмасмы? МондыИ буталчык вәзгыять, киресенчә, сезнен файдага гына, диде Фәхрелназыймнын әкәсе. Сугыш тауларда түгел, кышлак-калаларда бара. Бадахшан тау-түбәнлекләреннән Кашмир башкаласы Сринагарга сугарга кирәк.
Мәдинә табиблар белән кинәшеп. алда көткән хаътәрнен барысына да әзер иде. Әмма анын ин курыкканы “тау бизгәге" иде Фәхрелназыймнын алар туктаган әкәсе Ислам, рәхмәт төшкере, чиктә бары тик Кытай ягыннан гына сак торуын, үзара сугыш халәтендә көн күргән Пакистан-Һиндстан ягыннан чикнен әлегә бөтенләй диярлек ачык калып, ике аралан елышып. Кашмирга үтеп булуын, кытай сакчыларынын гамәл-гадәт. үхзәрен тотышлары, яту-тору тәртипләре турында бәйнә-бәйнә анлатгы Иркен белән Фәхрелназыйм үзләре белән алган географик атласларны кат-кат өйрәнде, тикшерде
Кытай белән Пакистан, Әфганстан арасында халыкара рәсми чикне бар да, юк та дип әйтергә мөмкин Алар бар. тик күбрәк юридик сурәттә Анда Европа очен хас гамәли чик сызыклары үтми. Гамәлдә бу чик Памир, һиндскыш, Һималай таулары белән генә билгеләнә. Чикне сакчылар түгел, таулар саклый Тунып, адашып үлмичә үтә алсан, чик аша үттем, дигән сүз. Һиндстан Кашмирына үтәргә теләгән адәмзат Пакистан Памиры аша атлаганнан сон гына тәртәләрен Кашмирга таба бора ала. Һиндстан. Пакистан, Кытай арасында талаш сөягенә әйләнгән һәм географик харитәдә масштабларын хәтта күрсәтергә дә мөмкин булмаган бу чик Һиндстаннын Жамму-Кашмир вилаятенә очлы чөй булып килеп төртелә Бары тик биек таулар гына тудыра алган, кеше үтәлмәс дәрәҗәдә табигыи каршылыклы мондый чикне география фәнендә орографик чик. диләр. Иркеннәр нәкъ менә шул “орографик чөйгә" килеп төртеләләр дә иде. Биредә юллар түгел, сукмаклар гына Адарын да гөрзә еланнар, тау кәҗәләре һәм арысланнар салган. Сукмак—бөек табыш Язмыш. Сукмак кая алып чыга, син шул ил мөһаҗире саналасын.
Кытай чиге аша ришвәтсез чыгуның мөмкин түгеллеге китап аныклыгы белән аныкланды Фәхрелназыйм Ташкорган хакименнән үзе озата барган гаиләнен милләте ягыннан сарт булуын. Кашмир ягында яткан сарт кышлагы Сөләйман иядәге кардәшләрен күреп кайту өчен бер атнага кунакка барулары турында шаһәдәтнамә дә яхтырып алды Буш кәгазь кисәге, әлбәттә Әмма юлчыларга мондый “ кәгазь кисәге", чиктә мотлак ришвәт алулары билгеле булганга күрә, сакчылар алдында йөз суын каплап сүз куерту очен аеруча кирәк шарт иде.
Алар Ташкорганнан борыңгы Ефәк Юлыннан Шайман-Ментәкә-Мисгар аша Кашмирга юнәлеш алып, иртәнге намаздан сон кузгалдылар
Дөяләр өстенә ясалган бишекләренә йокыларында килеш салынган сабыйлар, күзләрен дә ачарга өлгермичә, йокыларын инде дөяләр өстендә тирбәлә-тирбәлә дәвам иттеләр
" Сарт (миллог ара торки) үзбок
u Әко (узбек .) ага.агай.ир туган
_ ___ _ ____________________________ АЙДАР ХӘЛИМ
Таулардагы юлнынтөп авырлыгы кояш кагыйдәсе—табигать шартларына бәйле булуы көн кебек ачык иде. Биредә, алар килгән “Тарыйм иңкүлеге” каршында, гүя Жир Шарының үзәге иде. Таулар—жирнен бораулап ныгыткан үзәкләре ул. Дөньяның иң биек һәм иң бөек өч таулыклар тезмәсе—Һиндекышның тугыз мен метр биеклегендәге Чамаланма (Эверест), Тәңре-Шәмнең җиде мен ярым метр биеклегендәге Тәнре-Тау, Һималайнын жиде-сигез мең метр биеклегендәге Олуг-Музтау. Алтын- тау түбәләре күгәреп ятып, ак башлы борау булып шул Жир Шарына бормаланып-бормаланып керәләр дә, урыны-урыны белән ике мең метрга кадәр түбәнәеп, бер тау тезмәсе икенчесе белән гармун күрекләре сыман ярыша-ярыша буталышып, кайнашып, мул сулы, матур табигатьле үзәнлекләр хасыйл итеп, безнен Мөһаҗирләрне үзләре максат итеп куйган тарлавыкларга китереп чыгардылар.
Әнә. кояш!..Тан-сабах кояшы!. Таулардагы беренче кояш чыгыш! Таулардагы таң, таулардагы сабах, таулардагы иртә иманлы, якты һәм садә иде. Кояш ун тарафтан Чамаланма. Тәңре-Шәмнен, сул тарафтан мәгърүр Һималайнын Каракорым. алдан Памирның ак вулкан сыман өскә таба тарая барып күтәрелгән түбәләрен алтын сөт белән коендырды. Алар шулкадәр чиста ак. шулкадәр дә чиста алсу иде ки. алма чәчкәсен хәтерләткән бу төсләргә текәлеп карасан. күзләр әчетә башлый. Сарт. юк. ныграк казакъ- кыргыз хатыннарына охшап ак тукымага уранган. башына да ак төрбән киеп, ин арттагы дөя үркәчендәге әрҗәгә менеп кунаклаган Мәдинә үзе дә нәкъ Чамаланманын кечкенә ак уймак вулканын хәтерләтә иде.
Чик буена илткән таш юлда әлегә тан салкыны хөкем сөрә. Сафлыкта үлән кыяклары сөңге булып тырпайган. Төн эчендә кичәге көннен утлы тузаны басылган, сирәк-саяк кына очраган ишәкле. Иркеннәр кебек атлы- дөяле мөсафирләрне санамаганда, хәрәкәт сүлпән, бөтенләй дә юк диярлек. Чиккә кадәр җитмеш чакрым бар әле. Озакламый балалар да уянды. Тәгам җыюлары дөя үркәчендә булса да, алар озакламый, сынык сәгать теле сыман, болай селкенеп барудан ялыктылар—җир буйлап йөгерәселәре, уйныйсылары килә башлады. Ун яшенә чыгып килгән Чынгыз үзе белән бер әржә-бишектә утырган җиде яшьлек сылуы Гөлмәрфуганы. инәләре исә өч яшьлек Гөлфаныйны сабыйларда адым саен яңарган бу теләктән тыеп карасалар да. кулларыннан килмәде, шуңа күрә Иркен ешрак туктап, кунып, тәннәре белән бергә күңелләре дә оеп. шешенеп китмәсен дип. балаларны күбрәк ял иттерергә тырышты. Моңа озатучы егетләр дә каршы булмады. Шакир белән Сабир гына, бүген юлда кунып, иртәгә кичкә, карангы төшкәнче чикне үтеп өлгерергә теләп, кәрванны ашыктыруны мәгъкуль күрделәр.
Ә жир йөзендәге тормыш дөя үркәченә артмакланган бишеккә караганда күпкә мавыктыргыч иде шул! Һәр нәрсәгә тартылып, зиһеннәре ачылу чорына кергән сабыйлар анда нинди генә үсемлекләр, нинди генә агачлар, нинди генә бөҗәкләр, кошлар, җанварлар күрми иде! Һәр тарлавыгында үз яктылыгы, үз кояшы, үз ае-йолдызлары булган карлы тауларда төсләрнең уйналышы, андагы ташларның, мәгъдәни кыяларның катламнан катламга үкси-үкси төсләрен, рәвешләрен үзгәртеп яңара баруы алар өчен гүя бер мәктәп, табигать сабагы, өстәвенә шушы гади, бер караганда, “аяк астында аунаган” төсләр үзгәреше аларның алдагы көннәрендә, киләчәк тормышларында кешеләр хәятенә әйләнәчәк диңгезнең тере бер дастаны иде. Һәр туктаган саен Сабир белән Шакир абыйлары балаларга төрле матур ташлар, киптереп, һушын китәрлек бөҗәкләр, чәчкә таҗлары бүләк итә. Чынгыз исә, атларга, дөяләргә болай да авыр дип. ташларны сабыйлар күрмәгәндә генә юл буена ташлап бара... Нишләмәк кирәк: гомер хакына
матурлыктан ваз кичү—үзе батырлык! ..
Көндезен таш юлдагы хәрәкәт ярыйсы гына җанланып куя икән. Чик алды хәрбиләренен бер тапкыр бәйләнеп маташуларын исәпләмәгәндә, сәфәр болай хафасыз үтте.
Төн куну өчен туктар урын итеп Зур Таган дигән тау елгасы ярын сайладылар. Кичке ашны, учак ягып, шушында ашадылар. Мондагы урман-сәхрәдә балалар беренче тапкыр Һиндекыш тәвәсен, һөдһөд кошын, күк гөмбәзенә нокта булып эленеп, сәгатьләр буе канатын да какмыйча асылынып тора ала торган тау бөркетләрен күрделәр. Иркен соныннан аңлады: анын балаларындагы төркилек тойгысын шушы тауларда яккан учаклар тәрбияләгән булган икән. Бу төркилек гомумкешелек туганлыгының иң югары чагылышы, аның шовинизм, череп чыккан милләтчелеккә бернинди дә катнашы юк. Мәдинәнең юлга дип сырган җылы киемнәре әлегә кирәкмәсә дә, сырган җылы тирмәләре төнге тау һавасы шартларында йоклаганда бик тә кирәк булды. Гомергә ишетмәгән кошларның гажәеп моңлы сайраулары, җанварларның гаҗәеп серле итеп бер-берсенә аваз салулары, якында гына керт-керт үлән кимереп йөргән атларнын. дөяләрнен хәерле мыштырдау тавышлары астында, инәләренең әкиятләрен тынлый- тынлый. балалар изрәп йоклап та киттеләр. Фәхрелназыйм. Сабир һәм Шакир табырны саксыз калдырмадылар. Кәрванны озата баручылар гаиләгә тулы ял бирделәр, алмашлап сакта торып, алмашлап черем иттеләр.
Бу сәяхәттә Иркен Мәдинә-иркәсе белән гомер итүнең никадәр җинел булуына куанып бетәлмәде. Ул синен уенны, теләгеңне әле әйтеп өлгермәстән аңлый. Монысы кадимгедән шулай иде шулаен. Әммәбу кадәр дә авыр, сынаулы юлда хәләлеңнең синен өчен сөйкемле сөяк кенә түгел, ә бәлки камил акыллы, камил хиссиятле булуы алтын бәрабәренә тиң сыйфат икән. Мондый камил зат һәр халәттә яңадан туа. янадан ачыла икән. Әлегә өч бала белән ат-дөя өстендә бара торган юлның бер авырлыгын да тоймый кебек. Гүяки ул балаларын күрми, аларнын үзе белән бергә булуын сизми Алар юктыр. Әмма алар бар. Сиздерми генә. Бу шулай булырга тиеш Иркен борынгы төркиләрнең "Изге хатун—оҗмах хуры, яман хатун—дөнья гүре”, дигәннәрен төптән аңлап күрде.
Иртәнге чәйдән сон кузгалдылар. Сабыйларны, бигрәк тә кечкенәләре Гөлмәрфуга белән Гөлфаныйны. тарлавыктагы тере тормыштан, андагы кошлар, эре яфраклы, камыш сабаклы үләннәрдән, бихисап бөҗәкләрдән, алар өчен җиргә түшәк булып түшәлгән яшел ментармак-мүктән аерып алып китеп булмады. Соңыннан, үсеп җиткәч, Чыңгызының сирәк ташлар һәм минераллар буенча укып, гранит-мәрмәрче. Гөл мәрфугасын ы н кошлар фәне—орнитология буенча белгеч (Гөлфаные исенә төшкәч. Иркен ага күзләрен челт-челт йомды) булып китүләрендә шушы сәяхәттә—Һиндекыш тауларының башлангыч тупсасында алган беренче тәэсоратлары хәлиткеч роль уйнагандыр дип уйлый иде..
Чик сызыгына өченче көннең ахшам намазы алдыннан килеп терәлделәр. Балалар йоклавын дәвам итте. Ниндидер кискен әхваль килеп чыккан очракта, өстәвенә вакытсыз да уянып китеп, юктан гына слый- борчыла башламасыннар, начар кәеф белән олыларның тенкаләренә тиеп, шуның белән генә дә көтелмәгән кыенлыклар китереп чыгармасыннар дип, чиккә җитәрәк, беразга туктап алып, туйганчы йоклатырга булдылар Иркен, хәлнең көтелмәгән ызаннардан кереп китүенә әзер булып, ришвәтне ике бүлемгә бүлде: йөз мен юаньне алгы, йөз мен юаньне арткы кесәсенә салды. Мәдинә сары гаскәрләрнең комсызлыгы турында дөрес әйткән булган. Әгәр дә болар җитенкерәмәгән очракта хатыны кумтасына керергә мәҗбүр булачак иде
Кытай чиге дигән нәрсә соры таш юлны ике яктан алкага алган тәбәш кенә биналардан, сакчыларны кояштан, явым-төшемнән саклаучы япмадан һәм аклы-карага буялган аркылы агач—шлагбаумнан гыйбарәт иде.
Дүрт сарыгаскәр аларнын барлык йөген кайсын дөяләр өстендә, кайсын юлдан бер читкәрәк чыгарып, энәсеннән-жебенә кадәр күздән үткәрде. Бер күзенә монокль кигән әфисәр зур игътибар белән кадалып, дүкәмәтләрен тикшерде. Ул Кашгар хакименен мөһерен, имзасын үзендә булган оригинал басма белән тикшереп карады. Сарт гаиләсенең сарт авылы Сөләймания авылына бер атналык миһманлыкка баруына шиге калмаган да иде бугай. Кинәттән генә ул сорап куйды:
—Үзегез белән азык-төлек, әйбер-сәйберне нигә бу кадәр күп алдыгыз? Качарга уйлыйсыз, димәк?!
—Ходай сакласын!—диде Иркен, эчкерсез елмаеп. —Туган ватаныбыз Кытайдан, Боек Ишкәкчебез Мао Цзе-дун кул астыннан читкә китәргә башыбызга дөя типмәгән ләбаса! Әйберләргә килгәндә... Болар белән баеп булмастыр, гуй... Сөләйманиядә бертуган абзабыз яши. Күптән түгел йорты-курасы белән утырып янды. Иске-москыларны аз булса да ярдәм булмасмы дип алып барган көндәбез...
Әфисәр Иркенгә—һәм нишләптер Мәдинәгә дә!—анын артыннан барырга ымлап, штабларына юнәлде.
Штабның эче Мао сүрәтләре һәм аның бөтиләреннән хикмәтле өндәмәләр белән тулган иде.
Әфисәр якын килеп, монокльле күзен Иркеннең күзенә текәде
—Сезгә кире кайтырга туры киләчәк. Мөһерегез искергән Кашгар хакиме кичә генә яңа мөһер ясатып алды.
Иркенгә эсселе-суыклы булып китте. Әмма ул тиз генә анына килде. Бу—аңа ым һәм бу ым аңлашыла иде.
Иркен әфисәрнен монокленнән күзен алмыйча кулын кесәсенә тыкты. Тегененең керфеге дә селкенмәде. Ул акчаны өстәлгә куйды. Әфисәр аны санап тормыйча, күләменнән генә чамалап, өстәл тартмасына ышырып төшерде.
—Аз. —Әфисәр Мао сүрәтенә караш ташлады. —Кашгар хакименен мөһере кичә чынлап та үзгәрде...
Иркен арт кесәсеннән чыгарып, өстәлгә тагын да йөз мен юань салды.
—Аз. —Әфисәр Мәдинәнең алтын алкаларына ымлады. —Гей во33!.
Иркеннең йөзе Тәкла-Мәкан чүленең ком төсе кереп бүртенде. Ул әфисәрне чәйнәп ыргытырдай кыяфәткә керде.
—Син нәрсә? Тиле бәрән орлыгы ашадың мәллә? —Аларга ияреп кергән Сабир әфисәргә таба омтылды.
—Сабир, акылыңа кил!.. —Мәдинә иренә таба борылды, ашыга-ашыга колагыннан Иркененең туй бүләкләре булган алтын алкаларын сала башлады. —Әйе, әйе, әфисәр иптәш!. Мао Зе вансуй!..
Иркен идәннән күзен алмады.
— Мао Зе вансуй!.. —Алкаларны да өстәл тартмасына ышырып төшергәч, әфисәр сирәк тешле авызын колакларына кадәр ерып елмайды. —Кашмирдагы кардәшләрегезгә бөек ишкәкчебез Мао Цзе-дун сурәтләрен һәм анын үлемсез фикерләрен алып барыгыз! —Ул идәннән өстәлгә ике зур төргәк күтәреп куйды. —Хау?
—Хау! Хау!—дип кабатлады Иркен төргәкләрне алып.—Яхшы, яхшы!..
Чиктәге сират күперен алар шулай таланып үттеләр. Шулай да куанычлары эченә сыймады.
в Гей во! (Кытай )—бир!
Кытай ягыннан шактый киң булып килгән таш юл үрдән үргә күчеп күтәрелә, тарая башлады, һиндекышнын Ментәкә сыртларына җиткәч. Фәхрелназыйм Мөһаҗирләрне Фәйзабад. Талуканга алып барган Ефәк юлыннан кискен сулга, көньякка—Кашмир тарафларына борды. Ул гаиләне максатка Һиндекыш белән Тәнре-Шәм арасында яткан тарлаудан—ин биек түбәләре чагыштырмача түбән—дүрт мең ярым метрдан артмаган Сөләйман платосынын Карлыгаш сырты аша алып чыгарга булды.
Көне буе селкенеп килүдән, күрәсен. Гөлфаныилары күңеле уйнап укшый башлады. Кичекмәстән туктарга кирәк иде. Карангы да төшеп килә. Тауларда еш кабатлана торган ташлы өермәдән, аннан, бигрәк тә эттән, кош-корттан, арыслан-юлбарыстан сакланырга теләп, алар төнгелеккә куну урынын ачык жирдәнрәк сайладылар Иркен канәгать иде Ул төнге учакны кытай әфисәре биргән Мао сурәтләре һәм анын хикмәтле фикерләре язылган кәгазьләр белән кабызып жибәрде Мәдинә кызыл кәнәфер төнәтмәсе эчергәннән сон Гөлфаныйнын укшуы басылгандай итте Йокысызлыктан интеккән Сабир белән Шакир җанварларны оркетеп кую өчен берничә тапкыр кушкөбәкле мылтыктан шартлатып алдылар
Юлга чыгуларына, кайда кышлакларда туктап, кайда яланда кунып, утыз тәүлек дигәндә, күз алдында Карлыгаш сыртынын мәһабәт сыны ачылды Ул, чынлап та. карлыгач кебек аеры канатлы, мәңгелек бозлар һәм карлар белән капланганлыктан, аклы-каралы. якты-чуар канатлы иде
Ул галибәнә куркыныч һәм галибәнә мәгърур иле
Юл тар сукмакка, тар сукмак нибары эзләргә әйләнеп калды.
Югарыга үрләгән саен, дөнья яктырды, күз аллары караңгыланды.
Тауларда күк күкрәгәндәй итте. Озакламый тын җитмәве сизелә башлады.
Мона кадәр бер-бер артлы килгән дөяләр һәм атлар хәзер тар сукмактан берсенең койрыгына икенчесе борынын төртеп, таярга тотынды Мона кадәр чагыштырмача тигез җирдә алга карап утырып барган балаларны хәзер йөзләре белән артка каратып һәм әрҗәләргә бәйләп утыртырга гуры килде.
Фәхрелназыйм әйтүенчә, алда әле тагын да ике тәүлеклек юл бар иде. Иркеннең "Гаиләмне үлемгә алып чыкмадым микән ’’ дигән фикер еш борчый башлады. Вәлякин ул аны беркемгә, хәтта Мәдинәсенә дә сиздермәде.
Озакламый, төнге ялга тукталыр алдыннан, мәңгелек бозлавыкка аяк бастылар. Дөяләрнең, атларның тояклары котылгысыз тая башлады. Фәхрелназыймнын әйтүенчә, алар менә-менә Карлыгаш сыртынын түбәсенә менеп җитәргә тиешләр. Мәдинә үзенең казнасыннан җиргә чүпрәкләр ыргытты Ирләр малкайларның тоякларына чүпрәкләр бәйләделәр Ләкин алар тиз онтада, тетелеп юкка чыга иде
Ир-егетләр, киңәшкәннән сон. төнгелеккә сыртта түгел, ә сыртны бераз булса да үтеп, түбәнгәрәк төшеп, тын алышы җиңеләя башлагач туктарга кирәк, дигән фикергә килделәр. Әмма, күрәчәген алдына килсә, уйгырлар әйтмешли. “Дәрьяларда кара улмаз. әҗәл килсә чара улмаз икән шул
Тын җитмәүдән йөрәкләр Йорт куяны кебек сикеренә. колаклар дөпелдәп гөжли башлады. Балаларның йөзе агарып калды Гөлмәрфута туктаусыз косарга тотынды. Кечкенә кулларының алсу бармакларына тау мумиесыннан ясалган шәмне кысып тоткан, шуны иснән тын алышын җиңеләйтергә тырышкан балалар өчесе бер булып төчкерергә кереште
Дөяләр, атларнын атламы чеметемгә калды Иркен. Сабир. Шакир өчесе оч кәйлә готын, кыяларның бозлы тунын чокый-чокый малкайларга юл сапты. Фәхрелназыйм исә аларны арттан һау-һаулап барды Дөясеннән
төшеп, ун яшьлек Чынгыз да кулына кәйлә алды. Ир-егетләр инде бишәү булдылар. Иркен җитди карашлы угылына карап сокланмый булдыра алмады.
Бу һиҗрәт34 иде. Бу—картатасы Сөләйман хәзрәттән сон йөз ел эчендә Сәлахиләр нәселе кичергән икенче бөек һиҗрәт болады. Аларнын беренчесе Уралтау-Иделдән Алтын Ай далалары аша Шәркый Төркестанны Ватан итсә, икенчесе—монысыннан инде өченче ватанны эзләп һиҗрәт кичү иде...
Тауларны төнге караңгылык били, өерелтеп кар ява башлады. Туктап калу да. алга бару да үлем белән бер иде.
Тау-таш бозлавыкны кәйләсе белән чокып, алдан беренче булып баскыч ясап барган Иркен нәселенең язмышын бер Аллаһ кулына тапшырды. Хәер, ул язмыш болай да Аллаһ кулында Вәлякин анын хәтта Тәкла- Мәкан катыргасында да әҗәл белән бу кадәр бер-берсенә күзгә-күз текәлеп калганы юк иде...
Бер адым алга атлау белән аның артыннан нәселе дә бер адым алга атлый. Татарнын хәйләсез кәйләсе белән чокылган бу жайпак баскычлар гүя анын җир өстендәге кабере, гүре, татарнын атаклы Донбасс. Лодзь, Силезия шахталарыннан Тәкла-Мәканнарга кадәр чокып өйрәнгән шахтасы иде. Әнә борынгыдан калган кәрван сукмагының гамәлдә бер генә адәмзат. бер генә кәрван малы үтәрлек таш сукмагыннан, боз эченнән, гүя ак салган чучка күзләре сыман, анын милләтен, өммәтен, нәселен, гаиләсен, балаларын, анын үзен бу кадәр җәфаларга дучар иткән урыс баскынчыларының, кытай хунвейбиннарының күзләре карап тора. Чокый, ат тоягы, адәмзат табаны баса, нәселе алга бара алсын өчен чукый аларны Иркен кәйлә очы белән—әмма алар ыжламый да! Бу күзләр каный да белми. Алар кан эчеп кансыз калган. Ә ул. төрки юлбарыс, үзен кол иткән дошманын юк итү. талау түгел, хәтта тырнак белән дә чиертми, киресенчә, барысын да тиз онытып, яхшатланып, аларны яклый, аклый, аркаларыннан сыйпый. Нишләп шулай бу? Һиндекыш-Тәнре-Шәм-Сөләймантау сыртларында боздан баскыч ясап гаиләсенә сукмак салган Иркен шушы көннәрдән сон нәкъ егерме ел үткәч мөстәкыйльлек игълан иткән Татарстан җөмһүрияте туграсындагы акбарысны беренче тапкыр күргәч, аның мондый шома кролик йөзле, нәзәкатьле. йомшак аяклы-куллы булуына аптыраган иде. Нишләп ауропалы чехларның, ләхләрнен һәм башкаларның туграларындагы җанварлар үзен уратып алган тирә-ягына карата горурлык белән ыжгырып карап тора да. безнен Татарстанның туграсындагы акбарыс йомшак, шома ал аягы белән дошманының аркасыннан сыйпарга әзерләнә? Ул хәзер генә килеп аңлады: без. төркиләр, гарьлекне, кайтарыр үчне онытабыз, тиз гафу итәбез, үзебезне басып алган дошманны кыйныйсы, орасы, тарихи җәзага тарттырасы урында, анын аркасыннан сөябез, сыйпыйбыз. Әйе. с ы й п ы й б ы з. Нигә хәзер бозлар астыннан урыс ушкуйниклары. кытай хунвейбиннары түгел, ә аптыраштан акайган күзләре белән үз бабалары карап тора?! Әйе. алар аптырашта. Әллә ул биш мең ярым метр биеклектәге тау кырлачында үз бабаларының күзләрен чукыймы?! Ий. Аллаһ!.. Монын гөнаһларын кая куяр?! Төркиләр, шушы сыйфатлары аркасында, үз дәүләтләрен әләф-тәләф итеп бетереп, башкаларга дәүләт- тел ясап биреп, үзләре дәүләтсез-телсез, башкаларны иркәләп-кадерләп, көйләп-чөйләп, үзләре иркәсез-кадерсез, үзе көйсез-чөйсез калган түгелме?! Беренче тапкыр—Казанны алганда һәм алгач, икенче тапкыр—тереләй тунап чукындырганда, өченче тапкыр—Питыр падишаһ көчләп әрмегә
34 Һиҗрәт (гарәп ) күчү,күченү.качып китү. Иҗтимагый төшенчә буларак.ул Мөхәммәт Пәй- гамбәрнен милади буенча 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә качып китүе белән бәйләнгән
куганда һәм лашман тарттырганда, дүртенче тапкыр—ата-бабаларынын Коръәнле арбаларын тау астына аударып, туган авылларында чиркәү төзеткәндә, бишенче тапкыр—большевиклар мәсҗедләрне җимергәндә чукытмадымы, алтынчы тапкыр—инде менә бүген килеп, кытай хунвейбиннарыннан таланганда—чукытмыймы үз күзләрен бу бөек түзем иясе булган төрки кавем? Кайчанга кадәр? Билгеле: тарих белән бергә яралган хунвейбинлыкның милләте юк. Ана каршы чара тапмаган милләтнен киләчәге юк. Менә бит ул нинди ике канатлы көянтә: кайда хунвейбинлык—шунда тупас көч, үтереш, кайда тупас көч. үтереш—шунда хунвейбинлык...
Җитмәсә, тауларда кар көчәеп, давыл көчәйде Балалар, бигрәк тә кечкәнтәй Гөлфаный, кислород кытлыгыннан ютәлләп, тагын буыла, укшый, бәргәләнә башлады. Мәдинә, аны ютәл бумасыннан коткару өчен, нәрсә генә эшләмәде!..
—Әф-фарин, Сөләйман-тау!..Без өч мен ярым метр биеклектәге Карлыгаш сыртындамыздыр!—дип кычкырып җибәрде кинәт Фәхрелназыйм —Без таутюпенин кыраз35ындамыздыр!..
Алар төнгелеккә туктадылар. Ирләр кешене дә очырып алып китәрлек җил-давылдан тамырларга тотынып, бер-берсенә баулар белән бәйләнеп, көч-хәл белән тун тауга казыклар каккалап, җылы тирмәләрне урнаштыра алдылар. Мәдинәнең үз акылы белән тегелгән бу тирмәләрнең никадәр кирәк булачагын Иркен җир түбәнендә чакта күз алдына да китермәгән иде югыйсә. Мәдинә белән балаларны тирмәләргә керттеләр. Чынгыз сылуларының сулышын җиңеләйтү өчен тирмә авызында артыш утыныннан учак тергезде. Төтен беренче карашка тын алышны бераз иркенәйткән кебек тоелса да, файдасы артык зур булмады шул.
Буран аша күк йөзенә нәзек урак булып ай сызылды. Сызылды да. тауларга төшеп, атларның көзге кебек ялтырап тирләгән янбашларына кәкре кылыч булып ятты. Җирдә, тауларда күз ачкысыз буран, юеш. төшкәндә үк туңып, боз элпәсенә әверелә барган карлы давыл котырды
һиндекыш белән Тәңре-Шәм арасындагы ин төнәш саналган Сөләйман- тауның Карлыгаш сыртында гаиләсе, туганнары. Фәхрелназыйм атлы уйгыр кардәше, туганнан туганнары Сабир һәм Шакир белән үлемгә барган Иркен котырган давыл астында, беркем дә ишетмәсен дигәндәй, пышын-пышын килеп Аллага ялварды. Күктә якты Ай, җирдә—кара каза иде Тауларга - ташлардан инабәт ялварды ул.
Күктә сөннәтле Ай, җирдә—һәлакәт иде "Исән калдыр!"—дип ялварды ул Айның үзенә. Күктә—нурлы Ай. җирдә—өметсез мәхшәр иде
Төн уртасы булгандыр, йокысыз табыр яна бер бәлагә тарыды пычак кебек күккә кадалган кыя ышыгына куелган өч тирмәнең икесен давыл ботарлап ыргытты.
Бу кара өермәдә атсыз да. дөясез дә калмас өчен алар малкайларның барысын бергә бәйләделәр, аларга күз-колак булсынга Сабирны тәгаенләделәр.
Җылы сырмаларга тиенеп алган ирләрнен топ бурычы Мәдинә белән балаларны коткарып калу иде. Фәхрелназыйм. Шакир һәм Иркен Мәдинә белән балалар утырган соңгы тирмәне дә очырып алып китмәсен өчен, аның итәген ташлар белән ныгыттылар. Аннан өчесе өч таш булып үхтәрс дә яттылар. Чыңгыз белән Гөл мәрфуга кислород кытлыгыннан бәргәләнде. Гөлфаныйнын хәле ботенләй дә авырлашты. Сабыинын үпкәләренә тауларның артык саф, кискен, салкын һавасы ярамады, суык тилерен, җилсенде Тәне шешенеп, кызыша башлады. Тын җитмәүдән атлар, кешни
« Kt.ip.ii (|<>м\чп>|»кн) тау түбоо очы Таутүбчнсн очы
дә алмый, үзара тешләшә, дөяләр дә һавада һавасыз өзгәләнеп, уфыра, йөрәк ертып, кычкыра иделәр.
Тан алдыннан Гөлфаный инде буыла башлады. Үзләренә урын таба алмаган Иркен белән Мәдинә шәмне кабызып, тирмә эчендә буталдылар. Баланын йөзен, йөзенең төсен күреп булмый иде Озакламый кызчык сорауларга жавап та бирми башлады. Саташты.
Тирмәдәге шәм түнүгә—тәндәге жан сүнүгә бара иде. Мәдинәнен шушы минутта чигә чәчләре агарды. Иркеннен чәчләре сөргеннән кайтканда ук ап-ак иде инде.
Таң да сызылды, Гөлфаный да үтте.
Күк йөзендә чыкта юынган урак булып Ай сызылды. Давыл да басылды. Бу давыл, бу сызылган Ай, бу үзәкләргә үткән жил монлы мәрсия, таулар гына уйный алган мең торбалы полонез булып мәнгелеккә хәтердә калды.
Тауларда шылт иткән тавыш ишетелмәде. Ай Карлыгаш сыртына төшеп үк утырды.
Бу кайгыны кичерерлек сабырлык, аңлатырлык сүзләр юк иде.
Акылдан язмас, үзен нәрсә белән булса да мавыктырыр өчен Иркен тирә-ягына күз салды. Әкәмәт: баш өстенә ап-ачык Ай сүрәте сызылган, аны сузылып өзеп тә алырга мөмкин. Шул ук вакытта кар да ява. Ул мондый манзараны табигать жәннәте буларак танылган Элә буйларында да күргәне юк иде. Кар юеш, жепшек булса да, салкын җилдә шундук бар дөньяны бозга катыра. Мондый өч капма-каршылыкны бары тик Һиндекыш сыртлары гына бар итә ала шул...
Иркен елый да алмыйча үкседе. Өч яшьлек Гөлфаныйнын җеназасына табигать шундый матур манзараны саваплы Һәдия итеп бирде.
Мәдинә диңгез өсте тигезлегеннән өч мен ярым метр биеклектә баласын югалткан беренче төрки ана булгандыр, бәлки. Бәлки кешелек тарихында меңенче шундый ана булгандыр. Дөньялык чиратында беренче гел сонгыга, соңгы гел беренчегә әйләнә икән. Рухы, жаны-тәне белән саф мөслимә Мәдинә бары тик шуны андый алганы өчен генә акылыннан язмады. Ире кебек, ул да елый алмады. Сабые өстенә сыгылып та төште—һәм тавышын да югалтты.
Бары тик Гөлмәрфуга гына үксеп елады да елады. Аны тыючы булмады.
Ала канатлары белән киләчәккә очып барган Карлыгаш сыртын җиде яшьлек сабыйның әрнеше басты.
Күздән пылт итеп сытылган яшь кебек. Иркен тирмәдән чыкты. Ул сүзсез генә урын күрсәтте. Фәхрелназыйм, Сабир, Шакир ата кешенең ихтыярын үтәп, күрсәтелгән төштә кабер казый башладылар. Кабер дигәннәре боз, ләхет дигәннәре боз, тупрак дигәннәре боз иде.
Сабыйнын гәүдәсен үзләре белән юлга алырга кирәкми микән дигән уй аларны шактый бимазалады. Башта бу хакта һәркайсы аерым уйлап шөбһәләнде. Аннан, фикерне уртага салгач, бәхәсләшеп тә алдылар. Мәдинә сүзсез катып калган иде. Гүя анын теләген башкаларга инде ун яшендә үсмер-ир корына кереп барган улы Чыңгыз житкерде. Атларга, дөяләргә ипи. шикәр каптырып, күңелләрен күреп азапланган малай, шашкан күзләре белән тирә-якны айкап, буыла-буыла, әтисенен янына килде дә, изүеннән талкый башлады:
—Әгәр сылуымны биредә калдырсагыз, мин дә биредә калачакмын.
—Ашыкмачы, угълым,—диде Иркен. —Әйдә бергәләп уйлашыйк. Максатыбызга кайчан барып җитәчәгебез анык билгелеме'.’ Юктыр. Сылуыңның гәүдәсен үзебез белән дөягә йөкләп китеп, без аны пакь,
садә килеш саклап калып, ислам кушканча кабергә тапшыра алырбызмы0 Юктыр Аны үзебез белән алып, без үзебезне һәм аны кая алып барачакбыз’’ Ожмахкамы? Әллә тәмугъкамы? Мәетне вакытында һәм мөселманча җиргә тапшырмау—үзе зур гөнаһ, балам. Изге Китабыбыз Коръәнкәримдә мондый гамәл бидгать. ягъни мәрхүмәнен фәрештәдәй жәсады өстеннән көлү булып бәяләнәдер... Без аны йоласын үтәп, тупракка индерик. киләчәктә Аллаһы кушса, без аны тарихи Ватаныбызга алып кайтып җирләрбез, иншаллаһ...
Нинди җирләү, кемне, кая җирләү?! Иркен ул чакта үзенен Татарстанга кайтып, туган тупрагын үбә алачагы турында хыяллана да алмый иде. Бу хакта Аллаһу үзе әйттерде түгелме?!
Чынгыз монын белән килеште кебек Яшь җепшеген күрсәтмәде. Күзләреннән ут- яшен уйнатып тирмәгә—әхирәткә үткән сенлесе янына кереп китте.
Мәдинә кар суын эретеп, сабыйнын мәетен юды Чынгыз белән әтисе исә, тешләрен кысып, һәр соралган нәрсәне сузарга әзер булып, тирмәнен тышкы ягында кизүдә торды. Булды дигәч. Мәдинә гәүдәне, үз йөрәгеннән өзелеп төшкән ит кисәген, дүртенче катка—инде хуш исле үлән шифасы белән—сөннәтләде. Юлга алган ак җәймәсеннән төпчек кызына кәфенлек— әхирәт күлмәге тегелер дип уйлаган идеме?
Әлегә кадәр шушы шартларда, таш йөрәк кебек, бер тамчы яшь чыгармыйча, бу кадәр дә авыр, бу кадәр дә газаплы, бу кадәр дә үкенечле гамәлне ана буларак үти алуын үзенен кешелек сыйфаты итеп бәяләргә акылы җитте. Юкса акылдан язарга мөмкин болады' Инде сабыйны җылы гүрләренә керткәнче шундый ихтыяр көче бирсә иде Аллаһы1
Кабер әзер иде. Гөлфаныйнын ап-ак кәфенгә төрелгән бер кушуч гәүдәсен кыйблага каратып, тирмә алдына куйдылар Ирләр—Фәхрел назыйм. Сабир. Шакир. Чынгыз сул канатка, хатын-кызлар—Мәдинә белән Гөлмәрфуга ун канатка. Иркен исә кызынын күкрәк турына басып, изге догага керде Һавада бүленә-бүленә Коръәнкәрим аваъзары—ясин сүрәсенен аятьләре янгырады.
Ясин укылып, җеназа догалары кылынганчы көн тәмам яктырды Мәет тиз арада ап-ак боз белән капланып өлгерде.
Иркен юлдашларына баш какты.
Сабир белән Шакир, бер-бер хәл була күрмәсен дип. җиңгәчиләрен култыкладылар.
Иркен сабыйнын жәсаден күтәреп һәм бозда таеп егылудан куркып, аяклары белән капшана-капшана. тирмәдән бер ун адым чамасында чокылган соңгы куышына таба китте. Башкалар да анын артыннан кузгалдылар.
—Аллаһы Тәгалә, миңа һәм юлдашларыма сабырлык бир!
—Соңгы тапкыр , —дип пышылдады бер мизгелгә сабыр төененнән чишелә язган Мәдинә —Соңгы тапкыр, йөзкәйләрен күрсәт'
—Ярамый. Мәдинә иркәм . Кабер өстендә тыелган Син бит анын анасыдыр, гуй!..
—Ә син... аның атасыдыр! Кызган. Иркен Сонгы тапкыр'
Мәрхүмәнең кәфенен сыдыра биреп, анасына сонгы тапкыр сабыеның йөзен күрсәттеләр
Күзләрен йомган Мәдинә эһ иткән аваз да чыгармыйча урынында таш булып каткан, ул үзе дә бу һич туктамас карлы җилдә, мәет һәм аны җирләүчеләр кебек, боз кабырчагына әйләнгән иде
Кабер дигәннәре пыяла сыман үтә күренмәле куыш, боз сүрүс-якты табут, агымсудай көмеш саркофаг иде
Жәсәдне табутка куйдылар. Табутны ләхеткә керттеләр. Боз ләхетеннән ул тагын да яктыра төште. Догалар укып, өстен бары тик нур катламыннан гына торган боз кыйпылчыклары белән капладылар. Боз кисәкләреннән кечкенә таучык өйгәндәй иттеләр. Иркен гүя бер хиссиятсез тимер ихтыяр төененә әйләнгән иде. Жаны-тәне белән тетрәнеп, ул Аллаһы Тәгалә каршында, бу бәлаләрдән котылгач, кайчан да булса бер килеп, мөмкинлекләр һәм сәяси һавалар ачылгач, үзе һәм балалары аякка баскач, шушы сабыенын якты гәүдәсен бу бозтауларыннан табып, тарихи Ватаны булган Татарстанга алып кайтып җирләячәгенә нәзер китерде. Ул хәтерендә калдырырга тырышты: “Һиндыкыш, анын көньяк-көнбатышындагы Сөләйман таулары, Карлыгаш сырты, Ташкорган-Аскүл сукмагы буйлап 3521нче биеклек.”
Женазада беркем дә үксү өне чыгармады. Мышык-мышык та килмәде. Мылтыктан да атмады. Ниндидер галәми кайгы тойган, әле телләрендә Чыңгыз энекәшләре каптырган кара ипине чәйнәп, телләрендә әвәләгән атлар һәм дөяләр генә, тыныч пошкырынып һәм сыскылдашып теләктәшлекләрен белдерделәр.
Диңгез өсте тигезлегеннән өч мең ярым метр биеклектә, Сәлахиләр нәселенең тарихи Ватаннарыннан куылуларына нәкъ йөз елдан сон, алар чит-ят туфракта тагын бер корбаннарын калдырды. Бу юлы алар биргән корбанның кабере Идел буенда да, мангул Алтын Аенын Күлтәгин бабамыз кабере итәгендә яткан Баян-Элге комлыкларында да, Элә буйларында да түгел, галәм Һималайлары, галәм Тәнре-Шәмнәре, галәм Һиндекышларынын ин биек түбәсе Чамаланма даирәсендә иде...
Кабер өстендә атаның соңгы хушлашу догасы яңгырады.
Мәдинә күзен ачты. Әүвәлдә ул кабер өстеннән тырпаеп торган озын таякны күрде. Ул дөя куа торган артыш таягы иде. Аннан, һушына килеп, күзләрен ачса—ябык күзләре алдында әле генә күмелә генә башлаган йөрәк парәсе Гөлфаные, күзләрен ачуга, инде күмелгән килеш тә, гүя ап-ак бишек, якты тирмә, үтә күренмәле пыяла табут, агымсудай көмеш боз саркофагы эченнән йәшмә ташы шикелле зәңгәр күзләре белән дөньяга карап ята...
Мәдинәнең соңгы чиккә җитеп тартылган сабырлык җебе өзелгәндәй итте һәм ул үзен култыклаган кайнешләрен читкә җилпеп ташлап, баласының үгә күренмәле ак бишегенә ташланды:
—Китмим! Монда калдырыгыз! Китмим! Монда калам!..
Ул, акылыннан язгандай, бәргәләнеп-бәргәләнеп елый башлады.
Анардан күреп балалар да елаша башлады.
Иркен аларны бу мәҗүси халәттән чыгара алмады.
Нишләргә? Кинәт ул үзе дә сизмәстән азан әйтә башлады;
—Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!.. Лә иләәһә иллаллаһү!..
Гүя бу югарыдан төшкән фәтва иде. Мәңгелек бозтаулар киңлегендә яңгыраган иляһи азаннан елау тавышлары тынып калды.
Ул Мәдинә иркәсенең бер төн эчендә суырылып калган йөзен, эчкә баткан күзләрен, агарган чигә чәчләрен үбәргә, теленә килгән һәммә фикерне тәкърарларга тотынды:
—Жаныем! Иманга кил... Сәлахиләр хакына!.. Син—мөселман хатыны!.. Сабыебыз—оҗмахта! Ул безне янына алачак! Фәрештәләр анын ак биләүдәге ак сөякләрен Ватаныбызга үзләре алып кайтачак! Анын жәсаде биредә мәңге тере сакланачак!.. Тыңла, әнә атлар да, дөяләр дә җырлый!..
Тыны беткән Мәдинә, колагын искәртеп, бераз тынычлана төште. Ул йөзе белән Иркеннең күкрәгенә капланды.
—Гафу ит, Иркен җан... Авыр бит, жаныем, читен бит.
—Ишетәсеңме, атлар җырлый!.. Безнең атлар!..
Иркеннен колагында чынлап та җырулар янгырады. Ул Илһам Шакир башкаруындагы "Карурман" иде. Әмма ана бу җыруны әле Илһаметдин балакай Шакир түгел, ә атлар, дөресрәге, атларнын, алар белән бергә ДвЯДОрНСВ ҖҢЛЛӘрДӘ какланган, бурадай кин күкрәкләре—йөрәкләре җырлый иде. Анын кайдандыр атларнын күкрәкләре белән җырлый белүе турында укыганы-ишеткәне бар иде.
Атлар хәзер Мәдинәнең колакларына да җырлый иде.Кызын калдырып киткән таулар анын өчен инде үз фатыйры, үз йорты, үз оҗмахы булып тоелды. Ана җылы керде Бу йорт оҗмах-йорт иде һәм анда анын төпчеге Гөлфаный мәнгелек фәрештә булып калачак иде. Кинәт тауларның саф һавасында унай серкәләр артып китеп. Мәдинәнен дә тын алуы авырлашкандай булды Ул читкә карап, янтайды
— Күземә кара!. Мин сине яратам!.. Яратам'
Иркен Мәдинәсенен карашын үзеннән читкә җибәрмичә, сөйләде дә. сөйләде. Бу сүзләр сөю хакында иде Ул бу кискен мизгелдә хатынын бары тик ярату тойгысы—сөю хисләре белән генә коткарып кала ала иде.
Соңыннан алар Гөлфаныйларынын һиндекыш таулары түбәсендә калган ак биләве дөньянын ин чиста, ин якты төрбәсе, ин садә мавзолеедыр, дигән фикергә килделәр: бөек фиргавен Хеопслар. Навуходоносорлар, кансыз диктаторлар Сталин. Димитров. Чайболсан. Мао Цзе-дун. Ким Ир- сеннарның сөякләре череп яткан төрбәләрендәге торгын һаваны җилләтеп булмый, аларны бары тик тарих үзе генә җилләтә ала. аларда гына ярала торган йогышлы көч микроблары Жир шарын агулап йөрүдән туктамый торып, кешелек халәтендә кайгы-әрнсш беркайчан да бетмәячәк.
.. Карлыгаш сыртында яна кабер калдырып, һавадагы кислородны соңгы байлык, мәнгелек шифа итеп йота-йота, Сәлахиләр янадан юлга кузгалды.
Тагын да өч тәүлектән аларнын кәрваны Жамму-Кашмир чиген үтеп, аска, раузагөлләр белән чәчкәләнеп утырган Зәркән үзәнлегенә килеп керде Аннан юл Кашмир башкаласы Сринагар. Лахор. Суккур. Хәйдәрабадлар аша Гарәп диңгезе. Һинд океаннары аша Әмрикә Кушма Штатларына юнәлә иде...
Алар белән бергә биш иллә биш декларация язылып. Штатларга картатасынын чукмары да үтәчәк иде...
... Кемдер сак кына ишекне шакыды
Уйлар белән уйганып, урынында оеган, хәтта үзенсн кайда, нишләп ятуын да исләп җибәргән Иркен ага. тәмам һушсыз-ихтыярсьв калып, ишек шакучыга аваз да сала алмады
Тагын шакыдылар.
— Керенез. —диде ул, хәлсез генә урыныннан күтәрелә төшеп -Кем анда?