КАЙТТЫМ ГЕРМАН ҖИРЕННӘН
СКУЛЬПТОР ЯЗМАЛАРЫ
"Кызлар исе" керде
Үз-үзенә игътибар итә башлау, кызларга гына түгел, малайларга да килә икән ул. Дөрес, “ярыйсы гына" аерма белән. Аерма безнен файдага түгел: кызлар иртәрәк өлгерүчән була бит.
Язгы хисләр, шунын нәтиҗәсендә килеп чыга торган гашыйк булулар—үсмерлек чорында табигый нәрсә. Хисләр тулып, үз-үземә игътибар итә башлау менә шушы чорга туры килде дә. Хисләр генәме—"кызлар исен" тоя башлыйсын бит! Кайчандыр, “тышкы дөнья" тынгылык бирмәгән булса, хәзер инде "кызлар дөньясы". Үзләре магнит сыман тарталар, үзләре читкә этәрәләр—менә бит нинди хикмәт! Әлбәттә, бу нәрсә мине дә әйләнеп үтмәде. Яшүсмер көннәренең берендә бер кызга гашыйк булдым мин... Үзе генә белмәде... Соңрак кына сизенде ул аны. Авыл тынганнан сон өйләре каршыннан үтә идем мин анын. Тәрәзәләрендә әле ут булса да. карамаска тырыштым. Хисләр, хисләр... Кайнап-ташып тора. Ничек кенә илтеп җиткерергә аларны үзенә? Нинди юллар белән?
Ысулы табылды.
Алда Яңа ел бәйрәме тора иде. Котларга булдым мин аны. Үзем ясаган БҮЛӘК белән. Калын китап кадәрле бизәкле “сандык" булырга тиеш иде ул. Катыргыдан ясап ак кәгазь белән тышлап чыктым мин аны. Төсле буяулар белән бизәкләдем. Фанерадан челтәрләп рам кистем дә эченә "күренеш" ясап беркеттем. Шушы “менә дигән кәртинкәне" сандык өстенә авыштырып утырттым. Булачак бүләкне камилләштерү моның белән генә чикләнмәде әле: кибеттән кечтеки генә ислемай алып кайтып "сандык" эченә урнаштырдым. Нәтиҗәдә кызыклы да. матур да бер нәрсә килеп чыкты кебек...
Күрмәсеннәр дип. мин аны күбрәк төннәрен эшләдем. Ә ислемайны... үз акчама алдым. (Язгы-көзге чорда авыл кешеләре китергән резин итекләр ямап акча эшли идем инде мин.)
Аның тагын да кыенрагы—тапшыру иде әле. Үз кулына тапшыру турында сүз дә булу мөмкин түгел. Болай да кызлардан читләшү гадәте булып, гашыйк булганнан сон мин ана якын да килә алмадым. Үзе чыгып алыр дип капка төбенә куеп китә алмыйм бит инде мин аны. Жае чыкты: шул очта яшәүче бер малайны ялладым Үзе өйдә вакытны туры китердем дә төргәгемне тоттырып кертеп җибәрдем мин ул малайны! “Бирдем" дигән сүзеннән башка берни дә белә алмадым.
Шушы бүләк-әсәрем аша җиткергән беренче яшьлек хисләремне аңлый алдынмы икән син, башымны әйләндергән зур күзле, зифа буйлы Гөлзифа?!.
Кавый абый мәктәбе!
Җидене бетергәндә укуымны дәвам итү өчен Икшермә урта мәктәбенә барасымны белгәч. “Сине анда көтәләр инде"—диде укытучы Равил абый. Әллә чынлап.
Ахыры. Башы 5. бнчы саннарда.
әллә шаяртып Мин килгәндә, андагы укучылар саны әйтеп бетергесез—меннән артык иде. Унбишләп, авылдан килеп укыйлар булып чыкты. Дөрестән дә мәктәп директоры Кавый абый Байкиев беренче күрүдә үк мине танып алды "Синен кебекләр монда бик кирәк’’,—диде ул, күпмәгънәле итеп
Кавый абыйның, олы хуҗалыгы
тыш хуҗалыкта” бер көтү хайваннар бар иде "Күп кенә атлар, хәтта дуңгызлар да. Болардан тыш, “тимер ат” лар белән үзйөрешле арбалар тупланмасы Тагын әле күпме эшче-хезмәткәрләр.
Казанышларының берсе буларак, Кавый абый эшләтә белде. Балаларны да, олыларны да. Эшләтә алуының сере—тәмле тел, кайнар азык—шушы ике нәрсәдә.. Кавый абый, һәрбер эшне үзе җитәкләп, мәсьәләне ышандырырлык итеп аңлатып бирә алды. Анын бөтен эшчәнлеге, омтылы-шы, хыялы мәктәп хуҗалыгын туктаусыз үстерепяңартып торып, аңа әлегәчә беркемдә булмаган яңалыклар кертеп, “күренекле”, “алдынгы”, “беренче” булу иде.
Аның хуҗалыгын туктаусыз үстерүгә юнәлдерелгән уй-фикерләр ташкыны кайнап торган казанны хәтерләтә иде Шунын нәтиҗәсендә үзен-үзе жәлләмәде, үз-үзенә рәхимсез булды, тынгылык күрмәде, башкаларга да тынычлык эләкмәде.
Чын егетләр эше—Кавый абыйча...
Кавый абыйнын үз җитәкчелегендә башкарыла торган “чын егетләр эше” бар иде әле ("чын егетләр эше”—аның үзе әйткән сүзләр). Урман кисү дип атала ул. Әлеге эштә дөрестән дә чын егетләр—’’тугыз”, “ун”, “унбер”ләр генә катнаша алды. Урман кисүләр утынга гураклау очен генә түгел, бүрәнә-баганалар хәстәрләү өчен дә була иде
Бу эш күбрәк кышкы чорга туры килер Урманда. Тирән кар ерып Агачны еккач, туракларга да кирәк бит әле 3-4әр метр озынлыкта итеп Аннары трактор арбасына төяргә кирәк. Кайда тәгәрәтеп, кайда өстерәп,
Дәрес әзерләүләр безнен кичен, сыйныф бүлмәләрендә бара иде. Мин—аерым бүлмәдә... Моннан икеләтә файда булды—чыкы-чыкы килүче кызлардан кача алуым үзем өчен булса, шау-шу. ыгы-зыгыдан кача алуым—мәктәп өчен рәссам эшләрен башкару өчен тыныч урын да кирәк бит.
Авыл жирендә олы мәктәп үзе бер хуҗалык бит ул. Тәжрибә бакчасы, мул җирле биләмәләр... Кавый абыйнын мәктәп дип исәпләнгән хуҗалыгы гадәттән тыш
хуҗалык иде. Мин “сигезгә” килгәндә әлеге “гадәттән
кайда күтәреп ДИГӘНДӘЙ... Сак-Сок 1992 et Шамот
Укучыларны үгетләп торуның кирәге юк. Әйт кенә— к җ^иитев >ш>
үзләре үк торып йөгерәчәкләр. Аларга, ни өчендер.
дәрестән азат ителү кыйммәт Анын каравы. Кавый абый атарнын мөмкинлекләрен чамалый алды Белде ул шулай ук нәрсә "ярый”, нәрсә "ярамый" Әйтик, сентябрь аенда балалар хезмәтен бәрәңге-чөгендер алуда куллану-хәтта ай буе да-ярый Шул ук балаларны трактор арбасына утыртып, дөресрәге, дыңгычлап төяп (баскан килеш!) чокырлы-аныш юллардан нинди дә булса эшкә алып йөрүләр, яисә шул ук урман кисүләр (олы-олы агачлар була дигән сүз бит) балалар өчен катгый тыелган—шу на күр.» ярамый булып чыга Шунда берәр хәл килеп чыкса'.’ Анын. дөресен әйткәндә.
ул турыда уйларга вакыты да булмагандыр Хуҗалыгын туктаусыз үстереп-янартып торып, яна үрләр яуларга кирәк иде ана. Алла саклады үзен: җинаять итеп карый алырлык хәвеф-хәтәрләр килеп чыкмады—бәхете булды.
Тирән кар ерып, агач егып утын әзерләгән чакларда, эшләп ярыйсы гына арыгач пилмән ашарга утырта иде ул безне Кышкы урманда кайнар пилмән! Пилмән дигән нәрсә миңа елына бер мәртәбә эләксә эләккәндер. Ә монда.. Югыйсәм. бәйрәм дә түгел бит—затлы ризык, аша туйганчы! Шундый сыйдан сон. ничек инде “чын егетләр эшенә” бармыйсын.
Рәсемнән... "2”ле?
Мәктәпне тәмамлагач, Казан сәнгать училищесына барасымны укытучылар белә иде инде. “Шулкадәр оста ясап, сине бернинди имтихансыз алачаклар—менә күр дә тор!”—диләр иде алар мина еш кына...
Ә мин керә алмадым.
Укытучыларның артык хуплавы мин-минлекне шулкадәр көчәйткән, анын ише уку йортына барып укырга керә алуымда бернинди шик тә калмаган иде. Бу хәл мине үтереп ташлады. "Тегеләр” ялгышканнардыр, бәлки? “Ялгышканнарын" белгәч, гауга куптардым. Имтиханда ясаган эшләремне күрсәтүләрен сорадым. "Ярамый” диделәр Ректорга киттем. Каршы килмәде, ярдәм итте... Рәсемемдә баш хәтле "2”ле (!) тора иде. Укытучыларыма мин кайгымны әйтә алмадым. Ләкин без капчыкта ятмый. Бу хәл озакламый билгеле булды. Үземә генә түгел, укытучыларым өчен дә кайгылы нәрсә булды бу...
Казан училищесына имтихан бирергә Кави абый белән барырга туры килде. Иртәгә чыгарылыш кичәсе дигән төндә утырып чыгып киттек без.
Мин капчык-капчык бәрәңгеләр өстендә, йөк машинасында. Жил ыжгыра, рәхәт. Ярый әле җәйге чорның җылы төне. Юлда ике каен үсентесен егып салдылар. Миңа түшәк булсын өчен түгел, кемгәдер мунча себеркесе итеп алып бару өчен. Тан атканда Казанга килеп җиттек: Бер апага урнаштырды мине Кави абый. Түләтмәде дә—рәхмәт
Озак вакытлардан соң шушы нәрсәне искә төшереп уйлап алдым: шул кадәр булдыклы-башлы Кавый абыйнын башына бер нәрсә барып җитмәгән. Анда керү өчен махсус әзерлек үтәргә кирәк булган бит! Ярар, гади укытучылар "бернинди имтихансыз керә” алуыма ышансыннар да. Ә күпләрне күргән-ишеткән Кавый абый “сурәт җене кагылган” егетнең язмышын бик ансат хәл итәргә уйлады микәнни?
Клуб мөдире
Кайтып керүгә, әбием әйтмешли, тынгысыз эшкә—клуб мөдире итеп куйдылар. Уйлап чыгарулар минем өчен “көндәлек” нәрсә иде. Төрле лозунг—күрсәткечләр: плакатлар ясау-язу белән беррәттән, мин кайбер нәрсәләрдә яңалык та керттем. Монача булмаган декорация дигән нәрсәне ясап, сәхнә артына элдем. Хәзер инде, тамаша вакытларында тамаша куючылар “каеннар эченнән” килеп чыга торган булды. Аннан тыш, сәхнә пәрдәсен берүк вакытта ике якка да ачыла торган иттем.
Моның ише яңалыкларны халык та хуплады, җитәкчеләр дә күрде. Үземә дә ошап, күңелемә хуш килә иде: мин бит боларны кемнең дә булса кушуы буенча түгел, күнел кушуы буенча эшли идем. Яратып. Шуңа күрәдерме, минем ул чорда кызлардан читләшү булмады да. Уеннар оештырып, гармунда уйнап, җырлатып- биетеп кенә калмадым, гармунымны куеп торып, пластинка җибәреп үзем дә уенга кушылып китә идем.
Көчебездән килгәнчә пьесалар өйрәнеп, театр да куйгалый идек. Атна ахырында кино булса, икенче атна ахырында тамаша кылу була иде. Кышларын күрше авылларга да баргаладык.
Язмыш җибәргән фәрештә
Әйе. “рәссам булам" дип, биш яшемдә үк белдергән идем мин Ш\на омтылуда, язмыш кушуы нәтиҗәсендәдерме, бер көтелмәгән хәл булып куйды Клубта эшләгән вакыт иде Көзге пычрак төннәрнен берсендә язмыш мина Югары Көч аша Фәрештә жибәрде. Бер юлаучы иттереп. Авыллар арасында бизәкче эше буенча көн күрүче бер агай булып чыкты ул. Күрше авылдан—мин аны белә идем инде Ул заманда һәрбер клуб, кибет, оешма аталышын калайга бизәкләп-язып түбәгә элү бар иде Менә шушылар буенча оста иде ул, Вакыйф абый.
Тәрәзәдә ут яктысы булгач, кереп кунып чыгарга булган ул. Ә мин Ленин портретын ясап маташа идем. (Еш кына төннәр буе да утырган чаклар булды.) Рәсем белән "җенләнгәнемне" белә иде инде ул.
—Син Шәмәрдәнгә барып Вил Гарипов дигән рәссамны тап әле -диде ул мина менә-менә ясалып бетәргә тиешле соңгы "әсәремне" җентекләп карап алганнан сон —Сина анын белән танышырга кирәк. Ул кайдадыр укый.
Икенче көнне үк Шәмәрдәнгә сәфәр кылдым.
Минем кинәт кенә китеп баруымны эштә генә түгел, өйдә дә белми калдылар Илле чакрым аз ара түгел. Яртысын утырып, яртысын җәяүләп үтәргә туры килде мина ул араны.
Рәссам белән танышу
...Мәктәп ишек алдында физкультура дәресендә таптым мин аны. Дәрес беткәч, читкәрәк китеп утырдык. Таныштык. Омтылышым турында әйттем Өйдә эшләгән бер төргәк кәгазьләремне җәеп салдым. Ә ул. тиз генә күз йөртеп чыкты да. нәрсәләрдер әйтергә тотынды. Үземә карата мактау сүзләре чыкмагач, мин юньләп тыңламадым. Укытучыларымнан. күп кенә авылдаш-күршеләремнән ишетә торган "Менә булдыргансың!", "Шәп тәсоң. ә! ". "Шушы кадәр оста ясарсың икән' —ише сүзләр көткән идем мин аннан. Ә андый сүзләр ишетелмәде.
Юкка гына килеп йөргәнмен, дип уйлап алдым да таралып яткан төргәгемне җыярга тотындым.
Шөгыльләнеп карарбыз, берәр нәрсә килеп чыкмый калмас,—дип, шулай ла өметләндерде ул мине
Без икенче көнне үк эшкә керештек. Дәресләр баштан ук бик мавыктыргыч башланды иртәнге сәгатьләрдә өендә—карандаш белән ни дә булса карап ясау, кичен табигатьтә—төсле буяулар белән күренеш ясау. Башта, аңлашыла ки. ул “ясый" Мине хәйран калдырганы—анын үзе белән йөртә торган этюдник—буяулар тартмасы һәм күренеш ясау җайланмасы
. Кечкенә генә ике төрле пумаланын алмашлап эшләп торуы нәтиҗәсендә җайланмага беркетелгән кәгазьдә, акрынлап, күренеш ачыла башлады Ул күренеш торган саен тулырак-ачыграк була барды Мин мона сихерләнеп карап тордым Үзебезнең Мишә буйларын мина да шушындый ук осталык белән чагылдырасы иде! Беркемгә бер нәрсә белдермичә бер атна буе яттым мин анда Шокер, тикмәгә булмады. Карандашны дөрес тоту, акварельне дөрес куллану кагыйдәләрен өйрәндем мин шул чакта.
Даһи образы—минемчә
Даһи Лениннын “сүнмәс образын тудыру" дигән нәрсә бик нык борчый иде мине Мәктәпне тәмамлаганда булды бу
Мәсәлән. Томский (совет чорының атаклы сынчысы) ул нәрсәне искитәрлек итеп тудыра алган Шуның белән бөтен Совет халкын шаккатырган Кавый ага үзенең тарих дәресе ахырына кайтып төшеп сөйләгән иде аны
Әбиемнең искергән өстәл җәймәсен алдым да шуна Ленинны ясарга керештем Укытучым Кавын абыйнын кызыктыргыч сөйләменнән чыгып.
Лениннын аеруча акыллы булуына басым ясарга кирәк иде мина Ленин сурәте белгечләреннән Томский т ына түгел, Андреен кебекләр лә анын шушы ягын исәпкә алып, маңгаен
кирәгеннән артык биек итә торган булганнар бит
Әгәр дә акыл дигән нәрсә чиксез икән инде, дип уйлап аллым мин шунда—ул бер яклы гына үсеш ала алмый. Томскийларныкындагы кебек, оскә генә “ыргылырга” тиеш түгел, ягъни мәсәлән. Шушы төгәл фикерләүне күз алдында тотып, “артык” акылны мин башының арткы өлешенә юнәлтмәкче булдым Шулай иттереп, сурәтем нәтиҗәдә ике сарылы йомырка рәвешен алды.
Чамадан тыш акыл иңдерелгән әлеге баш җилфердәп торган кызыл байрак каршында сурәтләнде. Әле анда дүрт хәрефтән торган дәһшәтле “КПСС” бар иде Даһинын йөзен-карашын Андреев рәсеменнән алдым. Мин аны төннәрен, кеше йоклап беткәч кенә башкардым. Шуңа күрә аны беркем белмәде. Чамадан тыш сизгер әбиемнен: "Карап аны кем дә ясый”,—дип әйтүен теләмәдем мин “Тач Лилин инде, койган да куйган!”, йә булмаса: “Бу кадәр охшаса охшар икән, ә!..”—дия иде һәр күргән кеше аны. Шулай да, берәү—ә ул Ленинны бигүк яратып бетерми торган көтүче булып чыкты—сурәткә карап торды-торды да әйтеп куйды: "Ни өчен син аның башын минеке шикелле итген? Артка бүселдерден? Шулай куштылармы, әллә ул дөрестән дә шулай булып, халыкка гына белдермәгәннәрме?”
Кирәгеннән артык акыллы итсәм дә. районның һәвәскәрләр күргәзмәсендә ана икенче урынны гына бирделәр. Беренче урынны эләктерүче... Вил Гарипов үзе булып чыкты. "Мин ул Ленин башын ярты сәгать эчендә эшләп ташлыйм, ипидер!”—дип мактанганы булды. “Акылына берничек басым ясалмаган шушындый гади портретка беренче урын?!! Өстәвенә, ярты сәгать кенә ясап?..” дип гаҗәпләнеп алган идем мин шунда.
Мин—шәкерт
Ижауда укырга кергәндә имтихан бирү үзе бер тамаша булды. Башлангыч сыйныфларда укыганда үз телем ничек авыр булса, монда урыс теле... (Удмурт җирендә минем татар мәктәбен бетерүем исәпкә алынмый бит.) Урыс теле чын мәгънәсендә минем өчен чит тел булды. Язмача гына да түгел бит... Тагын физикасы, тарихы бар. Ярый әле һөнәрем буенча телдән булмады. Язмачаны яздым. Күчереп булса да. Тарихын да бирә алдым. Ә физиканы... Имтихан алучы үзе дә аптырашта. Бер мина карый, бер—өстәлендәге кенәгәсенә.
—Мина син кызганыч, Замитов. Менә бит. һөнәрен буенча гел “5”леләр. Болай эшләп карыйк. Күрше аудиториядә “физиклар” бирә. Шунда кер дә әйт Петр Петровичтан диген. Ул сиңа билет бирер.
Белмим, әллә сорауның җиңелрәге эләкте, әллә соңгы көчем-кыюлыгымны җыепмы—пупаладым Әлбәттә, минем максат—һөнәрем буенча укып, биргәнне мөмкин кадәр күбрәк үзләштереп рәссам булу. Тик. шунысы гына урысча укыйсы бар! Беренче ел—беренче курс минем өчен аеруча авыр ел булды “Чит” тел мина озак вакытлар киртә булып торды Рәхмәт мөгаллим-педагогларга—тырышканны күреп хәлемә керәләр иде. Ә Барковская... сәнгать тарихыннан... Урыс телен су урынына эчкәннәрне дә борып чыгара иде ул. Белмим, кайдан андый явызлык— үзен егетләр яратмауданмы?. Яше инде барса да, ялгыз гомер итүен белә идек без аның.
Кызлар дигән нәрсә монда да бар бит. Бар гына түгел, шыгрым тулы. Ниндиләре генә юк... Авылны кыл ардан тыш... шәһәрнекеләр күпме бит!
Беренче курс минем “чит тел” үзләштерү белән үтте.
Пычаксыз операция
Белмим, ничек килеп чыккандыр, көннәрнең берендә үзәк урамдагы стоматологиягә килеп эләктем. Бөтен кыюлыгымны җыеп барын да ачып салдым. Мине карадылар... Берәрләп тә, берничәләп тә. Ахырдан "доктор АЙболит”ка охшашлы бер агай килеп чыкты. Карады, янак сөяген капшады,
этге-таргты, каергалады.. Авыртты—түздем Бер генә дә капшап карамаган җире калмагач, болай диде:
—Иртәрәк килергә иде, егет, иртәрәк... Жиле яшьләрдә һич югы—ун-унике яшьләрдә. Хәзер инде сон. Беләсеңме ни өчен? Сөякләрен каткан инде. Бөгеп булмый, аңлыйсыңмы? .
Юк. мин аны аңларлык түгел идем. Доктор булып, ул да ярдәм итмәсә. кем ярдәм итә алыр мина?
Текәлеп аңа карыйм Сүз белән берни әйтә алмыйм. Яшьле күз карашым аша укый алгандыр ахрысы ул үтенү, ялвару сүзләремне... Зур бәлагә килеп эләккәндә генә була торган бәгырь сыкрануын тоймый калмагандыр...
—Ярый. ярый... Аялыйм,—диде ул беразга уйга калып.—Мин консилиум җыеп карыйм. Ягъни, үзебездәге барлык белгечләрне... Киңәшү өчен Нинди килешүгә килсәк, шулай булыр. Мона ризамы син. егет?
Ничек инде риза булмыйм ди—ни дә булса эшләсеннәр генә!
Өч-дүрт сәгать вакыт үткәннән соң ап-ак халат-калфаклардан килеп керделәр.
Санап чыктым: җидәү иле алар Икесе—хатын-кыз. Мине махсус урынга яткырып көчле яктырткычлар кабыздылар. Җидесе җиде яктан чорнап алдылар. Мина төбәлгән игътибар шулкадәр көчле иде ки. миллионнарча ел элек яшәгән ниндидер "төрнең" сакланып калган бердәнбер табылдыгы итеп хис иттем үземне Вакыт- вакыт нәрсәдер әйтеп, минем тирәли әле бер. әле икенче якка күченеп йөрделәр. Башымны капшадылар, авызымны туктаусыз ачтырып тордылар. Арып, ачып тота алмас хәлгә җиткәч, берсе каерып ачып тотты
Байтак кына азаплаганнан сон әүвәлге доктор, барысының игътибарын үзенә юнәлтеп, нидер сөйләп алды. Калганнары да берәм-берәм нәрсәдер әйтте Мин тыңларлык түгел идем. Тынлаган булсам да анламас идем: алар, анлашылса кирәк, латин сүзләрен кулланып сөйләштеләр. Ин ахырдан нәтиҗә ясау максаты беләнлер инде, шул ук күзлекле доктор... озаклап кына үз фикерен әйтте Консилиум дигән нәрсә ике сәгатьтән артык барды.
Икенче конне "балалар бүлеге“ндә кабул иттеләр. Япь-яшь кенә практикант кызлар иле алар. Аңлавым буенча, алар теш тезмәсенең калыбын салдыру өчен үлчәм алырга тиешләр иле. Алар алдында авызымны ачып зәгыйфь тешләремне күрсәтү тагын ла кыенрак булды. Кызарынлым-бүртенлем Ә аларнын йөзләре шатлык белән тулы: үзара сөйләшәләр-көлешәләр “Моннан сон алар мине беркайчан да күрмәсләр бит. әйдә көлсеннәр "—дип үз-үземне тынычландырырга тырыштым
Ниһаять, озак ясалган җайланма әзер... бер яктан куанычлы, икенче яктан аны туктаусыз киеп йөртәсе була... Кеше күз алдында Икенчесе (әле анысы ла бар) ярый күренми, авыз эчендә.
Кешегә күренмәскә тырышып, әйләнгеч-аулак юллар белән кайтып киттем Кача- поса... Кайтып җиткәндә башым үтереп сызлый иде Богаулап куйганнармени
Ә ул дөрестән дә богауланган иле. Кыяфәтемне мин торакка кайткач кына күрә аллым.. Ияктән баш түбәсенә тарттырылган көчле путалар Тоюым буенча, һәрбер пута эчендә күпсанлы будыргычлар булырга тиеш Ияктә һәм баш түбәсендә шуларны беркетеп торучы “чокырлар" "Богау'нын төсе дә очкычларда гына була торган алюмин төсендә. Көзгедән күргәч, үземнән куркып куйдым икенче дөньядан очып төшкән җан иясен хәтерләтә идем мин. Тешләр лә “богаулап” куелгач, авыз эчендә әйтерсең кадак катыш ком Будыргычларны тарттырып торучы ыргаклар иле ул. Кайтып керүгә, мондый хәлдә күреп, дустым куркып һушсыз кала язлы
— Кем сине болай итте, дус! ’—диде ул. мине кочып алып
Авызымны ачып әйтергә җыенган идем, ботка килеп чыкты Өстәвенә, авызым тулы кан икән Тырпаеп торган ике баштагы ыргаклары авыз эчен ерткан булган
Атналар, айлар үтә торды. Баштарак, авырту-сытавына түзә алмыйча ул нәрсәне салып ыргыткан вакытлар булды Икесен лә Әллә ничек иттереп баш авыртты Кайвакытларны, башымны тимер богау эченә кыстырып куйган кебек була иде Каты тартылудан алгы тешләр сызлады-сыкранды
Атна-ун көнгә бер юынуны исәпкә алмаганда, бер дә салмадым мин аларны
Ашаганда-утырганда. конлез-тонлә дә Баштарак, сөйләшү генә түгел, сүз әйтү дә мөмкин гүгсл иле Бу хакта бернәрсә белмәгән курсташларым миңа башта саклык белән, аннары шикләнеп карый башладылар. Әллә ниләр уйлап чыгардылар
в* lft3
Докторның кушуы буенча баштарак атнага бер мәртәбә, сонрак айга бер күренеп тордым.
Ярты ел үткәндә нәтижәсе күренә башлады. Аскы тешләр бик авырлык белән булса да эчкә авыша башладылар. Чыгып торган ияк тә каты тарттыру нәтижәсендә урынына “угыра" башлады. Ярты елдан ул богаулар янага алышынды. Болары инде тагын да катырак булып чыктылар. Нәкъ бер ел да бер айдан сон богауларның кирәге булмады инде—салып ташладым... бөтенләйгә.
Монын белән генә әле эш бетмәде.
Аскы-өске тешләр арасында бармак сыярлык аралык кала бирде. Шунлыктан, сүзләр элеккегечә үк булмаса да "азапланып" чыгалар иде әле. Бу нәрсә докторның үзен дә уйландырган. Аралыкны ябу өчен тешләрне үстереп булмый Моны мин үзем дә анлый идем. Моның өчен доктор үзенен ниндидер авырттырмый торган ысулын кулланды: мин моны сонрак аңладым. Гади генә булса да, бу нәрсә атна буена барды. Әйе, ияк сизелерлек артка чигенде Тешләр ярыйсы гына турыланды, ике арада булган аралык бетте дияргә була. Әлбәттә, болар белән генә “коеп куйган” егет кыяфәте була алмады. Шулай да..
Ин куанычлысы—сөйләшкәндә телем элеккечә бүселеп чыкмас булды. Бу мина кызлар янында үземне кыюрак тотарга мөмкинлек бирде. "Миннән көләләр” дигән уй да кими төште. Ә оялу дигән нәрсә, гадәт буенча дәвам итте Үземне егетләрчә ышанычлы итеп тота алу өчен тагын күпмедер вакытлар кирәк булды. Шуннан соң гына кызлар дигән көйдергеч тә, сөйдергеч тә токымга курыкмыйча якыная башладым...
Мин—тәҗрибә кролигы?..
Богауларны салып ташлап иркен сулыш алгач, коньяк кыстырып докторга килдем. Алмады. Эшли башлагыз әле, аннары килерсез, диде.
Мин аны башкача күрмәдем. Эшли башлагач, ә ул өч елдан сон иде—килдем. .. Инфаркт белән китеп барды, диделәр. Тагын берничә елдан шул якларга килеп чыккач, дустым белән очрашып бер ашханәгә кердек. Күрше өстәл артында ике ханым утыра. Иптәшем аларга игътибар итеп өлгергән икән инде. Матурлык ияләре булганга түгел, үзләрен сәер тотканга...
—Кара әле, кара, тегеләр гел сина карап-карап алалар,—ди бу миңа.
—Кит әле, булмаганны,—дим.—Ни өчен алар син барында мина карасыннар.
—Ышанмасаң, әнә үзен кара.
Игътибар иттем. Дөрестән дә... Нәрсә булыр бу, дип гажәпсенеп яннарына ук киләм.
—Сез минем дустыма карап-карап аласыз, танышырга телисезме әллә,—дигән булам.
— Юк, без Сезгә карап-карап куйдык.
—Ярар, минем белән дә танышырга була...
—Ә без Сезнең белән таныш инде...—дип серле генә елмаеп та куйдылар.
Аларның шаяртуларына бернинди дә шик юк иде миндә.
—Хәтерлисезме , —дип сөйләп китте шунда берсе.
Теге вакытта көлешә-сөйләшә мине калыплаган шат күңелле практикант кызлар булып чыкты алар. Вакыт агышы аларны олыгайта төшкән, тулыландырган, өлкән ханымнар кыяфәте керткән үзләренә... Мина уңайсыз булып куйды. Кызарынып та киттем. Менә сиңа, мә! Уйламаганда... Аларның хәрәкәтчән кечтеки генә куллары астында утырганда, “алар мине башка беркайчан да күрми бит”, дип үземне тынычландырып утырган идем бит. “Тау белән тау гына очрашмый”, дип тикмәгә генә әйтмәгән икән борынгылар. Тора-бара төсмерләдем мин аларны. Әйе, мине бар иде берсенең...
Беренче эш иттереп докторны сорашмый булдыра алмадым.
—Ул чын мәгънәсендә доктор иде. Табиб булган өчен генә түгел. Галим.. Туктаусыз экспериментлар алып барды.—дип сөйләп китте алар бер-бер артлы.— Анын өчен сез күпмедер дәрәжәдә кролик булдыгыз... анысын беләсезме? Ул бит
медицина тарихына мәгълүм булмаган яна ысул белән эш итте. Сез. иә “кеше” булырга тиеш идегез, йә.
—Йә. кем ’!—дидем мин шундук, кабынып
—Тәҗрибәсе барып чыкмаган кролик... Үзегез аңлыйсыз инде Сезгә ул вакытта унсигез яшьләр бар иде бугай
— Егерме бер ярым.-дип "өстәп" куйдым, ачыклык кертеп
Мина эсселе-суыклы булып куйды
—Анысын беләсездер, елдан артык диссертация язды бит ул Шулар нигезендә Аннары . Башыгызга кидерелгән тасмаларның нәрсә икәнен чамалагансыздыр? Анын эчендә, будыргычтан тыш. “каткан" сөяккә тәэсир итә ала торган ниндидер нәрсә булырга тиеш иде Әйе. каткан сөякне "бөгә" алуны исбатлар иде анын максаты. Шунын нигезендә докторлыкны яклау өчен керешкән иде дә. Якларга өлгергәндерме—анысын без белмибез
Нәгъләт төшкән Кремль...
Авылыма каникулга кайтуга, кышынмы, җәенме, кая да булса алып китәләр иде мине. Бизәкләү эшенә..
Бер җәйге кайтуымда күрше авыл мәктәбендә зур гына бер сурәт ясарга туры килде Мәскәү Кремле сурәте иде ул. Урам якка эленергә тиешле, юк-бар буяу белән генә ярамый Гадәттә, мондый нәрсәләр киндер тарттырып, яисә фанерага ясала. Эзләделәр-эзләделәр, анын ише нәрсәне тапмадылар "Мә. яса шушыңа— чыдамлырак булыр", дип кара яшел тукыма (сукно) китереп бирә миңа хуҗа Ярар, дим. Әле мондыйга ясап караганым юк үзе.
Яшел төсне юк итү өчен ак буяу яздырып алдым (Анын нигезе ак булырга тиеш иде.) “Буяу шушы гына. . буйыйсы нәрсәләр әле күп. яртысын калдырырсың",—дип. миңа бер чиләк иттереп бирделәр Ясыйсы сурәт тә кечкенәдән түгел буе—ике. иңе—бер метр чамасы.
Эшкә керештем Яшелне капларга дип әйтүем Нәрсә бу? Буяп барам, буяу юкка чыга бара Калынрак иттереп сылыйм—шундый ук хәл. Гел сенеп бара Бәлки, кипкәндә ачылыр, дим Сылый торгач бер чиләк буявым юкка чыкты Үзем дә шаккаттым Ә хужа белсә шаккатып кына калмас әле Булса булыр инде, дидем дә киггем кибеткә. Кая ул андый нәрсә булу—булганы ла юк. лиләр Рәхмәт кибетчегә, бөтенләй буш чыгарып җибәрмәде, киңәшен булса да бирле Теге бер чиләк буяуны биргән мөдиргә барырга Бер ярты кыстырып
“Кара аны. беркемгә дә әйтәсе булма, белсә хуҗа мине асып куячак",—дип яртыны алды да өч килолы буявын биреп җибәрле Киләм. Бер чиләк буяуны йоткан тукымам сон көзге уҗымны хәтерләтә иде. Әйтерсен. ут “ужым"га беренче кар бөртекләре төшкән Кыймылдатып карыйм—балчык белән сылап куйган мени күтәрерлек булмаган! Кипсен әле бу ике-өч көн гнрәсе. дип китеп бардым Өлгертү өчен әле вакыт бар Берничә көннән сон киләм лә капшарга керешәм кипкән' Ничек кипмәсен ди. җәйнең коры вакыты бит Икенче кат буярга керештем Күнел күтәренке Буяу да табылды бит Үлчәп биргәнмени мөдир- гаман гына булды
Үзем белән алып килгән кысып чыгара торган нәфис буяуларым белән тиешле сурәтне ясарга керештем. Вакьпны әрәм итмим, дип кичкә кадәр ясадым да ясадым . Ясалган төшкә игътибар итеп карасам, тагын "уҗым" бәреп чыккан Берәр әфсенләгән-каргаган нәрсә булып чыктымы сон әллә бу. дип уйлап алдым Нишләргә’ Киттем кабат буяу эзләргә Берәр атна эчендә җитәрлек кадәр ничек тә буявын да табармын, “уҗым" бәреп чыга алмаслык таш булып сурәт ла катар Рәхмәт Клвый абыйга (авыр туфрагы жинел булсын), ул коткарды Дөрес, бер атна эчендә ана үзем дә ярдәм иттем Ниндидер альбом бизәкләргә кирәк иде ана
Кабат килгәндә полотнам дөрестән дә шакыраеп каткан иде Өч кон эчендә дүртме бишме йолдызы балкып торган Кремль сурәтен ясап ташладым Директор канәгать иде. Ә буяунын артыгын кайтарып бирмәвем өчен сүкми булдыра алмалы Чакыртып "гонорар" бирделәр Артык тоткан буяу бәясен
исәпкә алып, әлбәттә Акчаны яхшылап төреп эчкә үк тыгып куеп, кайтырга чыктым Коеп янгыр яварга
тотынды... Ара—җиде чакрым... Өстә күлмәк-ыштан да, чүпрәк халат. Яңгыр орды да орды! Кайтып җиткәнче. Ул яңгыр әллә кай җирләремә үтеп керде. Куен кесәсенә тыгып куйган кечкенә кәгазь төргәге генә дәрт өстәп, юл буе мине җылытып кайтты. Үзем эшләп тапкан акча бит!
Тик, шунысы... Кайтып кергәндә танымаслык булып буялып беткән иде ул акчалар... Кесәмдә... бакыр купоросы булган икән (буяуга кушу өчен куллана идем мин аны).
Икенче вакыт кайтуымда—ә ул кышкы каникулда иде—беренче булып шул ук мәктәпкә чакыру алдым. Алайсам, ошатканнардыр, нигә бармаска: бераз булса да акча эшләп алу зыян итмәс!
Килсәм—ясаган Кремлем тагын “яшәреп” чыккан бит! Бу юлы инде язгы чирәм кыяфәте иде анда. “Нәгъләт төшкән Кремль” дип уйлап алдым да, киттем авылыма. Киндер булмаса, фанер табарга да, яңабаштан керешергә... Башкача булмый. Бәлки, эш анда гына да түгелдер?.. Гыйлем иясе Жомабикә әби янына кереп бу хикмәтне сөйләп бирим дидем.
“Керәмәл дисеңме? Теге... патшалар утыра торган җирме әле ул? Ә-ә, элекке заманда Явыз Иван явызлыклар уйлап утырган анда, безнең чорда—Ысталин... Явызлык оясы ул, карале. Шуна күрә дә синең Керәмәл сурәтең барып чыкмаган. Әле тагын йөз ел утырсаң да чыкмас. Әйтимме? Мине кайсыдыр сиезгә дәлихәт иттереп җибәрмәкчеләр ие... Кәмунис булмасам да. Бармадым. Ул сиезләре нәкъ шул керәмәл эчендә булганга күрә... Баш тарт син аннан. Як-ягына каранып өч мәртәбә төкер дә икенче сурәт яса да куй”.—дип тынычландырды ул мине.
Жома әбинен әйткәненә колак салмый булдыра алмадым, ни булса булыр дидем дә... Казан Кремлен ясап куйдым. Беркемгә әйтмичә генә... Барыбер Кремль бит Йолдызы гына бер. Анын каравы, азаплану булмады—бер көн эчендә ясап куйдым.
Дистәләрчә еллар үтте. Кабат чакыручы булмады. Димәк, кабул ителгән дигән сүз.
Язмыш мине сын сәнгатенә китерде...
Сын сәнгате белән мин икенче курста укыганда гына таныштым. Аңынчы бу өлкәне бөтенләй белмәдем дип әйтергә дә була. Бала чакны исәпкә алмаганда... Учак янып торганда әбиемнең камырын чеметеп алып, төрле “казлар" әвәләп кызган кирпечкә ябыштыра идем. Кызарып пешә дә алып ашыйм. Тәмле була иде ул...
Өченче курс ахырында укытучыбыз яртыеллык дәверендә башкарылган эшләребезгә нәтиҗә ясап чыкты. Ахырдан мина килде дә:
—Бирә алганын бирдем. Алга таба сиңа монда вакыт үткәрү генә булачак. Худфондта Мәскәүдән килеп эшләүче бер сынчы бар. Шунын белән танышырга кирәк сиңа,—диде.
Икенче көнне юк инде мин анда. Үземне белдергәннән сон, әйтәм: “Сынчы булырга телим”,—дим. “Әгәр дә син монда акчаны күп бирәләр дип уйлап кына сынчы булырга уйласаң, ялгышасын. Сынчы һөнәре мавыктыргыч булса да, гадәттән тыш авыр һөнәр. Талантка ия булудан тыш. бик нык тырышуны, аны яратуны, вакытың-көчең белән дә санашмауны гына түгел, бөтен тормышыңны багышлауны таләп итә”,—дип кисәтте ул мине.
Икенче очрашуга бер күтәрәм эшләремне алып килдем Алар өч-дүрт ел дәверендә тупланган нәрсәләрем иде. "Менә хәзер сынчы булырга кирәклеген күрәм...—диде ул, игътибар белән карап чыкканнан соң.—Белеп тор, алмаска да мөмкиннәр... Ни өчен дисеңме?—Яшең унҗиде түгел...”
Көннәрнең берендә имтихан бирергә дип мин Мәскәү каласына юл тоттым. Мин керәсе уку йортында минем кебекләр уйлаганымнан да күбрәк иде. Шулардан җидәү (!) генә алынырга тиеш. Аңлашыла: сынчы һөнәре табиб-мөгаллим һөнәре түгел—күп була алмый. Аларнын да өчесе-дүртесе конкурска кагылышсыз керә. Дуслык-туганлык аша—без моны белә идек
инде.
Владимир Табахмахер (сонрак Табах), мин танышкан сынчынын аты шулай
иде—үзе дә авырлык белән генә керә алган. “Коммунист булуым гына коткарды".— дигәне булды анын ахырдан. Менә нәрсә көтә иде мине алда.
Документларны тапшырып, имтиханнарга үтә алдым Әлеге уку йортынын (Московское высшее художественное училище) никадәрлегә дәрәжале икәнлеге күренеп тора: Союзный төрле почмагыннан килгәннәр анда..
Имтиханнарны бирдем... Тиешле балл җыелмады Һөнәр буенча “өч”ледән артык куймадылар Диктант (милли мәктәп бетергәнне исәпкә алып) буенча "5”ле иде. Тарихтан "4"ле... Икенче елга тагын бардым—шундый ук нәрсә Өченчесендә инде укуны ташлап киттем. Керә алмасам. шунда ук урам себерүче булып урнашам да. ныклап ел буе хәзерләнеп, икенче елга керәм дидем Әзерләндем . Кереп карадым тагын керә алмадым. Урам себерүче булып урнашу дигән нәрсә дә. милициягә урнашу нияте дә барып чыкмады—Мәскәүдә калып мондый эшләргә урнашу өчен армиядә хезмәт итеп кайту кирәк икән. Дүртенче мәртәбә дә талпынып карадым Һәр очрактагыча бер балл җитми кала.
Ижауга җибәрелгән Володя Табах. кабат Мәскәүенә китеп барды Фатир бирмәделәр... Ә мин хезмәткә—армиягә алындым. Көннәрнең берендә телеграмма алам. Володядан. “Манежда бөтенсоюз рәссамнар Күргәзмәсе ачылды. Ана син дә “эләктен" Котлыйм Алга табан да иҗади уңышлар теләп. В Табах" Берни аныша алмый аптырашта калдым. Манеж кадәр манежга—ә ул Бөтенрәсәй рәссамнары Берлегенен Үзәк күргәзмә залы—мин нәрсәм белән эләгергә мөмкинмен’ Дипломсыз... Союзда да булмаган килеш..
Бу нәрсә ярты елдан сон кунакка кайткач ачыкланды Туп-туры Мәскәүгә. Володяга.. Килеп керүгә үк ул мина калын гына альбом-китап тоттырды "Мә. актарып кара, бәлки үзенне дә табарсын. " Актара торгач, дөрестән дә таптым бит ташта утырып курайда уйнаучы “Бабай “сурәте.
—Сынчы булырлык синдә төп нәрсәләр бар пластика. фантазия, композиция Синдә натураны ныклы белү генә җитми — Бераз тынып торды, аннары дәвам итте—Беләсеңме. анысын мин үзем дә бирә алам Дөрес, дипломсыз Әйдә, бергәләп әзерләнеп карыйк. Дипломсыз художниклар союзына керү тарихта әле булмаган хәл Белеп тор: монын күпчелеге үзеннән торачак Мин булдыра алганын бирермен. Ә кирәк булганда син мина булышырсың Моны жинсп чыга алсаң, сина Олы Сәнгатькә юл ачык дигән сүз. Беләсеңме. “Берлеккә" эләгү—кандидатлыкка минимумны яклаган белән бер—дипломнан югарырак Биш ел чамасы тырышу кирәк булачак. "
Хезмәтемне бетергәч, сөйләшкән буенча Мәскәүгә кайтырга тиеш булдым мин Эшкә урнашырга да әзерләнергә, әзерләнергә Эштән соң Кичләрен, төннәрен
Мәскәүгә килүләрем...
Шулай итеп, армия хезмәтен тәмамлауга, ныклы уй-хыяллар белән Мәскәүгә юл тоттым 1973 елнын август ахыры иде ул
Башкала Серле дә. шомлы да Тарта ла. өркетә дә Володя Табахның энесе Валера тәкъдиме белән эшкә урнаштым Кара эшкә-башкача юл юк иде Анысы да лимит белән Вакытлыча урнашу дигән сүз. Әгәр биш ел буе үзенне үрнәк тотсаң, сине Мәскәү кешесе дә итәргә момкиннәр. бүлмәле дә була аласын Валера үзе лимит белән килеп кергән кеше Ул мине үзе эшли торган оешмага-“Мослифт’ка урнаштырды Мин килгәнче үк ул анда оеткы салып куйган булган инде
Безнен төзү төзекләндерү идарәсе иске йортларга тышкы яктан йөри горган кабиналы лифтлар урнаштыру белән шөгыльләнә иде Астан алып өскә кадәр гел пыяла шахта Андый шахталарны унике катлы йортларга да куярга туры килде Менә шул шахталарны пыялалау иде минем алдагы вазыйфам Аннары “балта остасы” да булырга туры килде әле. эретеп ябыштыручы ла
Ничек итеп булса да мина үземне рәссам буларак күрсәтергә кирәк иде Шул уй белән ниндидер бәйрәм алдыннан идарәнең бөтен коридорын бизәкләп чыктым Дәһшәтле 1917 елгы революциядән алып беренче космонавт Гагаринга
кадәр булган вакыйгаларны чагылдыра торган “кәртинкә"ләр булды ул. Ошады-мине рәссам
итеп билгеләделәр- Шунда ук үз почмагым да оешты.
Үз почмагым дигәч тә... Кем дә булса идарәдән килеп шакый икән, кертми хәлең юк. Еш кына төркем булып керәләр иде. Аулакта утырып “салу” өчен. Андый салып утырулар сәгатьләр буена сузыла... Түзсәң—аларга кушыласың, түзмәсәң читкәрәк посып, эшләгән булып кыланасың, яисә чыгып торасын. Аларны кертми дә ярамый, куып чыгарып та булмый: чөнки алдагы көнем—алар кулында... Ярый инде аракыга йөгермәс өчен горурлык дигән көч таптым үземдә.
Гомуми торак... Мин аның нәрсә икәнен белсәм дә. мондагысы тамырдан аерылып тора иде шул. Монда инде эшче сыйныфы вәкилләре: эчүгә әвәс, тавыш- орышка батыр халык.
Остазым, иҗат өлкәсендә зур уңышларга ирешә алмаса да, яхшы мөгаллим була алды. Ул үзе күпкырлы гыйлем иясе. Сәнгать тирәсендәге күп нәрсәләрне тирәнтен анлап-белеп эш итте. Симфоник, орган әсәрләрен тыңлый белде ул: һәрбер әсәрнең аталышын, аның авторын ялгышсыз атый алды. Поэзия, проза кебек нәрсәләрне яхшы белде. Театрда куела торган әсәрләрнең үзенчәлекле ягына игътибар итте. Совет чорындагы тыелган нәрсәләрне бик бирелеп укып-өйрәнеп барды. Аеруча ошаган урыннарын кычкырып укып та ала иде. Күпме шигырь-поэмаларны яттан белде!.. Сәясәт өлкәсендә көчле бәхәсләр алып барыр иде.
Аның белән аралашып, үзем дә җитди музыкаль әсәрләрне тыңларга-үзләштерергә керештем. Болары да, сын-һәйкәл әсәрләре кебек үк. катлаулы нәрсәләр булып чыкты. Шуна күрә, аларны үзләштерү дә җиңел генә бармады.
Остазыма рәхмәт йөзеннән мин үзем өчен Андрей Платонов, Леонид Андреев. Михаил Зощенко, Валентин Катаев, Илья Эренбург кебек каләм осталарын ачтым. Болар бары да—музыка-театр да. проза-поэзия дә анын “өйрәтү программасына” керә иде. Сын сәнгате, гомумән, Олы Сәнгать болардан тыш аерым яши алмый икән дигән фикергә килдем мин.
Орган...
Нинди куәтле серле көч анда! Күктән килә торган көчле галәм яңгырашы... Гаҗәеп тә тылсымлы авазлар тупланмасы.
“Имтиханнар' ны уңышлы биреп. 1978 елда СССР Рәссамнар Берлегенә кандидат итеп алындым (Ә ул, остазым билгеләгәнчә—нәкъ биш елдан соң булды.) Олы Сәнгатькә юл ачылды... Лимит белән саубуллашырга вакыт житге. (Бу вакытта өйләнеп, мәскәүле булган идем инде.) Ул саубуллашуны мин үзенә күрә бер истәлек иттереп, идарәдә мәҗлес оештырдым.
Минем барасы юлларым, максатым шактый нык ачыкланган иде инде.